Бүген Әдипләр: Зөфәр Галиуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөфәр Галиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев
Зөфәр Галиуллин

Зөфәр хәзрәт Галиуллин – Русия мөфтие Тәлгать Таҗетдин шәкерте, берничә китап авторы, мәчетен төзүдә башлап йөргән кешеләрнең берсе. Быел бүләге мәчетен иҗат итүчеләргә бирелде, шулар арасында Зөфәр хәзрәт тә бар.

– Зөфәр хәзрәт, сезне иң элек Тукай бүләгенә ия булуыгыз белән котлыйбыз. Сез бу бүләкне алган беренче имам. Бу бүләк сезнең өчен нәрсә ул?

– Зур рәхмәт. Тукай бүләге минем өчен халык хезмәтен тану, хөрмәтләү булды. Кол Шәриф мәчетен төзүдә аерым кешеләр генә катнашмады, ул халык акчасына төзелде. Әле үткән гасырда гына «Этләргә һәм татарларга керү тыела» дип язылган Казан кирмәне эчендә гүзәл үсеп чыкты.

Сез Кол Шәриф мәчете төзелү башында торган кеше. Бу эш ничек башланды?

– Кол Шәриф мәчетен төзү – ул халык һәм хөкүмәтнең максаты, уй-фикере, киләчәккә өмете тәңгәл килүе. Кол Шәриф мәчете тарихыбыз өчен горурлык әсәре дә. Без, курыкмыйча, халкыбызның ул-кызларын искә ала башладык. Кол Гали, Мәүлә Колый, Шиһабетдин Мәрҗани, Зыя Камали, Утыз Имәни, Батырша, Гаяз Исхакыйлар сүзләре-гамәлләре, батырлыклары белән безгә үрнәк булып кире кайтты.

Казан ханлыгы, Кол Шәриф мәчетенең җимерелү сәбәбе – татар халкының таркаулыгы. Башта Айвар Саттаров, аннан Искәндәр Сәйфуллин проекты кабул ителде. Кол Шәриф мәчете манарасы, аның күренеше хакында архитекторлар арасында берничә фикер булып, әле уртаклык та юк иде. Безне мәчет төзү берләштерде. Проектта Минтимер Шәймиев өлеше зур булды. Бервакыт ул манараның биеклеге турында сорады. Мәчет архитекторы Искәндәр Сәйфуллин аның ничә метр булачагын әйтте. Минтимер Шәрип улы географик тигезлектә аның күренеше ничек булуын, Сөембикә манарасы белән чагыштырганда ничегрәк күренәчәген сорады. Соңрак, эскиз каршында берникадәр уйланып торганнан соң: «Егетләр, манара менә болайрак торса, ыспайрак, мәгъруррак булыр», – дип, эскиздагы манарадан өстәрәк бер нокта куйды. Шулай итеп, Кол Шәриф мәчете манаралары тагын җиде метр биеклеккә күтәрелде.

– Зөфәр хәзрәт, мәчет төзелеше вакытында нинди вакыйгалар истә калган?

– Интерьер күренеше раслангач, мәчет эченә Аллаһның 99 исемен язарга кирәк, аның өчен 99 тиңдәш урын табып, шунда Аллаһның 99 сыйфатын язу мәслихәт иде. Күпме генә тырышып та, уртак фикергә килә алмагач, мәчет архитекторлары Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров белән Уфага, мөфти Тәлгать Таҗетдин янына киттек.

Тәлгать Таҗетдин нинди гозер белән килүебезне белгәч, бөтен эшен туктатып, алдыбызда торган әлеге мәсьәләне чишү эшенә кереште. Кичкә кадәр утырдык, юк, булмый. Шунда Тәлгать Таҗетдин: «Ниятебез мәчеттә Аллаһ сыйфатларын язу, шулаймы? Бу ният – ялгыш. Без язарга түгел, язылганны табарга тиеш. Аллаһ инде Кол Шәриф мәчетенә үз исемнәрен билгеләгән, аның урыны да, фикере дә бар. Безгә шул Аллаһы Тәгалә белгеләгән урыннарын табарга кирәк», – дип эшебезне туктатты. Ял итеп, иртәбезне гыйбадәт белән башладык. Һәм нинди фикергә килүебезне, мәсьәләнең ничек чишелеш табуын хәзер Кол Шәриф мәчетенә килгән һәркем үзе күрә ала.

– Кол Шәриф мәчете һәр татар өчен берләштерүче, яңартучы символга әйләнде. Анда серлелек тә күп, һәрбер урыны нәрсәдер хакында сөйли. Шулар турында да берничә сүз әйтә алмассызмы?

– Кол Шәриф мәчете лалә чәчәгенә охшаган. Лалә чәчәге – төрки халыклар символы. Татарлар төрки халыклар белән бердәм булып, башка халыклар белән әдәп-әхлак алмашып яшәргә омтыла. Мәчетнең сигез манарасы бар. Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка тарихчыларның истәлеге буенча, Казан ханлыгындагы Явыз Иван әмере белән җимерелгән мәчетнең сигез манарасы булган. Мәчет сигез почмаклы йолдыз өстенә нигезләнгән. Бу Аллаһ йорты дибез, ә Коръәндә «Аллаһы Тәгаләнең тәхетен сигез яктан сигез фәрештә күтәреп бара» дигән аять бар. Сигез почмаклы йолдыз – Ислам дөньясында еш очрый торган билге. Мәчет архитектурасы киселешләрен аркалар тәшкил итә. Бу шәрык архитектурасына хас алым. Хәтта арка сүзе дә татардан арка, ягъни сырт сүзеннән алынган, дип әйтәләр. Әлеге ысул бик отышлы булып, догага күтәрелгән кулларны хәтерләтә. Казан ханлыгы алынгач, Казан ханнары таҗы Мәскәүгә алып кителә. Бүген ул «Оружейная палата»да экспонат буларак күргәзмәгә куелган. Кол Шәриф мәчетенең гөмбәзе шул Казан ханнары таҗына охшатып эшләнде, ягъни үзебезнең җиребездә иманыбызны да, тарихыбызны да, намусыбызны да саклап калдык – таҗыбыз шулар бизәге. Мәчеткә кергән һәр кешенең баш өстендә ул. Фойеда безне Кәгъбәтулла һәм шәһри Болгар сурәтләре каршы ала. Берсе – кыйблабыз, рухи мәркәзебез. Шәһри Болгар исә халкыбызның бөтен дөньяга: «Без – мөселманнар», дип игълан иткән урыны. Гарәбстаннан кала икенче Ислам дәүләте төзегән халык – ул татарлар! Мәчетне төзүдә ярдәм күрсәткән оешмаларның, кешеләрнең исемлеге алты китапка җыйналган. Ул фойеда тора. Иганәчеләрнең исемлеге китапта булса да әҗере Аллаһыдан. Тату-дустанә, күршеңне күрше итеп гомер итүнең исбаты да ул Кол Шәриф! Америка, Германия, Грузия, Әзербәйҗан, Төрекмәнстан, Япония… татар, урыс, чуаш, мари… бар халыклар да ярдәм кулы сузды бу мәчетне төзүдә. Толерантлык сүздә түгел, гамәлдә була ул.

Мәчет диварларында Коръән аятьләре һәм Адәм галәйһивәссәләмнең Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә, Мөхәммәд пәйгамбәрләрнең (Аллаһы Тәгалә алар белән разый булсын, сәламнәре ирешсен) исемнәре язылган. Без барыбыз да атабыз Адәм, анабыз Һава балалары. Рухыбыз илаһтан кайтыр, урыныбыз Аллаһның хозурында. Шушы кыска гына гомеребездә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын.

– Бүген милләтчеләр, Казанны яклап шәһит киткәннәр өчен һәйкәл юк, дип зарлана. Дөрес фикерме бу?

– Аллаһы Тәгалә ирек өчен изге көрәштә шәһит китүчеләрнең рухларын шат итсен, урыннары җәннәттә булып, бездән разый булсалар иде. Дошман шәһәребезне алгач, иң элек мәчетләребезне җимерә. Шәһитләрнең бүген каберләре юк, исемнәре генә бар. Татар халкы, мөселманнар өчен гыйбадәт йортыннан да зуррак нәрсә юк!

Һәйкәл урысларга хас, алар куйсыннар. Без бит мөселманнар, сынга табынмыйбыз, татарда һәйкәл кую гадәте булмаган. Бөекләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк, билгеле. Әмма Салих Сәйдәшевның һәйкәлен алтыннан ясап куйсак та, без аңа җан өрә алмыйбыз. Ә менә С.Сәйдәшев исемендәге мәктәп салсак, аның эшен дәвам итүчеләрне тәрбияләсәк, моннан да зур истәлек булырмы? Шуңа да Кол Шәриф мәчете – ул шәһитләр өчен иң зур һәйкәл.

– Апрель башында Кол Шәриф тирәсендә җәнҗал чыкты, аның чаткылары бүген дә дәвам итә. Сез бу күренешне ничек бәялисез?

– Тавыш-гауга белән түгел, бисмилла әйтеп төзелде мәчет. Тарткалашу, низаг, бәддогалар күрмәде Кол Шәриф мәчете. Инде халкыбыз 500 ел буе көткән, шәһитләр каны тамган җиргә төзелгән шушы мәчетне «Аллаһу Әкбәр!» – дип, сезнең кулга дин әһелләре олылап тапшырды. Бүген нишлиләр? Нинди тавыш-гауга бу Аллаһ йортында, нинди митинглар?! Мәчет бу, эш урыны түгел. Гыйбадәт урыны. Эш урыны дип саныйлар икән, димәк, алар ишек белән ялгышкан. «Завод», «Фабрика» дип язылган ишекне шакысыннар. Ә мәчеткә тәкъвалык, итагатьлек, әхлак белән керергә кирәк.

Узган ел китабыгыз чыкты, Корылтай алдыннан үзегезне мөфтилеккә нәмзәт итеп чыгару теләген белдергән идегез. Соңгы вакытта Татарстанда барган дини вәзгыятьне ничек бәялисез?

– Бәхәс чыкса, Коръән татулаштырырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Арагызда низаг чыкса, Аллаһыга һәм пәйгамбәргә әйләнеп кайтыгыз», – ди. Бу – Аллаһының әмере, аны ник оныттылар?! Нигә дә, та кара-каршы утырып, урталарына Аллаһы сүзе – Корьән Кәримне тотып, бер фикер – Аллаһы фикере өстенлеген танырга теләми? Берәр бәхәс чыкса, аны казый хәл итәргә тиеш. Ләкин никтер аның тыны да чыкмый.

Мөхтәрәм Илдус Фәиз һәм Рамил Юныс, мөхтәрәм хәзрәтләр. Еллар буе бер-берегезне мөселман, имам дип таныдыгыз. Күрешкәндә бер-берегезгә «Әссәламәгаләйкем!» – дип елмаеп кул биреп күрешә идегез. Рамил хәзрәт, Корылтайда үзең кул күтәреп, Илдус хәзрәткә мөфтилеккә тавыш бирдең. Нәрсә булды сезнең белән?! Иң аянычы: ник ул шайтаныгызны күпертеп, симертеп, халыкка чыгарасыз? Пәйгамбәребез әйтә: «Әгәр мөселман мөселманга кылыч күтәрә икән, икесе дә утта», – ди. Ник сез утка үзегез генә якынлашмый, халыкны да өстерисез?!

Казан ханлыгы, мәчетнең җимерелү сәбәбе – татар халкының үзендә. Бу – Коръәни Кәримдә килгән бер аятьнең, ягьни «Аллаһы Тәгалә җебенә ябышыгыз һәм таркалмагыз», – дигән сүзләрне онытуның ачы нәтиҗәсе. Безнең буынга шәһитләр истәлегенә төзергә насыйп булган Кол Шәриф мәчетен таркаулык үзәгенә әйләндермик. Чишелмәгән мәсьәләләр, каршылыклар юк түгел, ләкин мөселман өчен чишү юлы бер: Аллаһының сүзе һәм пәйгамбәребезнең сөннәте, ачкычы – тәкъвалык, юл башы – әһле булган кешеләр.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДАН.

www.Beznen.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013