Бүген Әдипләр: Зөлфия Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлфия Шәрипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова

Зөлфия Әнвәр кызы Шәрипова (Хәмзина) 1964 елның 5 декабрендә Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә туа. Балачагы, үсмер еллары Актаныш районының Татар Суыксуы авылында үтә. Шигырьләре шул вакытта ук «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә басыла башлый. Урта мәктәпне Түбән Кама шәһәрендә тәмамлый. Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллинҗитәкләгән «Каматаңнары» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 1987 елдан Сарманда яши. «Сарман» газетасы корреспонденты, журналист. Шигырьләре һәм язмалары «Ватаным Татарстан» газетасы, «Сөембикә» журналы битләрендә, «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» альманахында дөнья күрә. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе белән аралашып, ярдәмләшеп яши, иҗат итә.

Кашкарыйлар

Көзге җилне алып кочагына, 
Җәй җылысын сала күңелгә -
Җилләренә көзнең бирешмәүче 
Кашкарыйлар бакча түремдә.

Чәчәкләрдән балкый күңел бакчам, 
Соң көзләргә атлап кергәндә. 
Аллары бар, кызыл, зәңгәрләре... 
Җан җылысы бирә кемгә дә. 

Ямьсез уйлар, зәһәр карашлардан Җаным туңса, телсә бәгырьне -
Бакчам тулы гөлләр һәм мин беләм: 
Кашкарыйлар озын гомерле. 

Янар утка әверелер төсле, 
Соң сулышын алар алганда. 
Тирә-якка якты моң таратып, 
Кашкарыйлар үсә бакчамда. 

Исәр-исмәс зәгыйфь җилләр генә 
Сүндералмый утлы күмерне -
Җилне, суны, назны, утны кичкән 
Кашкарыйлар озын гомерле.

Мин эле яшәмим

Мин әле яшәмим, хөр җаным 
Бу җиргә килмәгән, китмәгән. 
Җиде кат күкләрдә, җиде кат 
Тирәнгә бу җаным бикләнгән. 

Мин әле яшәмим, бары тик 
Адашып чыкканмын тирмәмнән, 
Үз чорым түгел бу. Үз җырым, 
Үз моңым тирәндә, тирәндә.

Ят гамьнәр, ят фигыль, ят гамәл 
Җаныма иш түгел, иш түгел. 
Сез минем йөрәгем авазын 
Йолдызлар җырыннан ишетегез.

Мин әле яшәмим, ялгышып
Орындым бу шыксыз җиһанга.
Йокламыйм, мин уяу, әйтерсең
Куенымда тирбәлә Җир-ана. 

Мәңгелек чигеннән өзелгән 
Җаныма урын юк, урын юк. 
Мин агам ерак бер галәмнән 
Моң булып ургылып, ургылып.

Мин әле яшәмим, яшәргә
Очынып талпынган бер мәлем.
Мәңгегә югалыр, ахры, дип,
Үзеннән җибәрми күкләрем.
<>h4>Яратам
Мин сине шулкадәр сагындым, 
Мин сине шулкадәр яратам. 
Йолдызлы төннән соң әйтерсең 
Син булып ата бу җәйге таң. 

Күкләрдә нур чәчеп яндың да 
Йөрәктә ут булып кабындың. 
Мин сине шулкадәр яратам, 
Мин сине шулкадәр сагындым. 

Һәм еллар җуйса да төсеңне, 
Томаннар сарса да буй-сының. 
Син - кояш, зәңгәр төн, искән җил, 
Мин сиңа җыр итеп табындым. 

Мин хәтта бу җирне син булган, 
Яшәгән өчен бит яратам.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013