Бүген Әдипләр: Шакир Закиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шакир Закиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Шакир Закиров
1893 елда урта хәлле крестьяннар Әхмәтзакир белән Сәгыйдәбану гаиләсендә көтеп алынган малай дөньяга килә. Аңа авыл мулласы Мөхәммәтшакир дип исем куша. Ул заман өчен бу гаилә укымышлылардан санала. Шуңа күрә Мөхәммәтшакир яшьтән үк Коръәнне яттан белә, математик гамәлләр башкара, счет салырга өйрәнә. Берзаман Байлар Сабасыннан килгән Хуҗахмәт сәүдәгәр 14 яшьлек малайны, үзе белән алып китеп, кибеткә сатучы итеп куя. Бай гадел егетне тиз үз итә. Мөхәммәтшакир 1913 елга, ягъни 20 яшькә кадәр кибеттә сатучылык итә һәм шуннан патша хезмәтенә алына, берәр елдан Россия армиясе составында Франциягә җибәрелә.
...Тарихтан билгеле булганча, 1914 елның җәендә Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Моның төп сәбәбе иң эре империалистик дәүләтләр һәм дәүләт группалары арасындагы каршылыклар көчәю була. Империалистик державалар арасындагы дошманлашу ике группировка китереп чыгара. Ягъни бер яктан — Германия, Австрия-Венгрия һәм Италия хәрби берлеге (союзы), икенче яктан Россия, Франция һәм Англия составында өчлек килешүе (Антанта) барлыкка килә. Империалистик даирәләр басымы астында 1915 елның октябрь аенда Болгария дә Германия, Австрия-Венгрия ягында сугышка тартыла. Бу сугыш Балкан ярымутравы дәүләтләрен дә чолгап ала. Антанта гаскәрләре, шул исәптән Россия армиясе дә, Грециянең Салоники порты аша үтеп, Австрия-Венгрия, Болгариягә каршы сугыш хәрәкәтләрен җәелдерә. Менә «Сугыш бәете»нең авторы Мөхәммәтшакир солдат, шушы яудагы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәреп, Балкан ярымутравындагы хәрәкәтләрне һәм Россиядәге февраль буржуаз-демократик революция чорындагы армиядәге революцион үзгәрешләрне шигъри строфалар аша чагылдыра. Ул, әлбәттә, әти-әнисе өчен суга төшеп югалгандай була, өйдә аның рухына инде дога кыла башлыйлар. Бераздан ниндидер бер газетаның читенә «Мамадыш өязендәге Татар Икшермәсенең «Әхмәтзакир улы Мөхәммәтшакир исән дип белегез», дип язылган хәбәр килеп төшә.
Шулай итеп, «Сугыш бәете» чит җирләрдә бик авыр шартларда иҗат ителә. «Бу җыентыкка урнаштырыла торган «Сугыш бәете», — дип яза Гомәр Толымбай үзенең кереш сүзендә, - хезмәт ияләре арасыннан чыккан солдатларның империалистик сугышка һәм царизмга ничек карауларын шактый гына күрсәтеп тора»:
Балкан тавы башыннан 
Орудие таптылар, 
Йөзе кара Николайны 
Казаматка яптылар. 
Сараевтан хәбәр булды
 Афинага барырга, 
Офисәрләр разый булган 
Позикада [позициядә] калырга. 
Позикада утырганда, 
Күп жалонъе алалар.

Тәлгат Нәҗмиев,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

СУГЫШ БӘЕТЕ

Балкан тавын мендекмез, 
Болгарларны күрдекмез, 
Болгарларны күргәчтән, 
Мылтыкларны кордыкмыз.

Балкан тавы биек икән 
Ат менә алмый башына, 
Болгар дигән йөзе кара 
Җитә лә адәм башына.

Биек тауга мендем исә 
Күренә Болгар казагы, 
Безнең хәлне сорасагыз, 
Мисле кабер газабы.

Бүген төштә суга кердем, 
Тезгә тиде салкыны. 
Бу дөньяны ут чолгаган, 
Безгә тиде ялкыны.

Болгарлар туп аталар, 
Биек тауны ваталар, 
Солдат мескен окопларда 
Тилмерешеп яталар.

Бу бәетне без яздык 
Ничә солдат җыелып, 
Көне-төне жылаганга 
Бетте яшем коелып.

Башымдагы картузым 
Ничә җирдән тишелде, 
Без Болгарга аткан чакта 
Балкан тавы ишелде.

Балкан тавы башында 
Орудие торадыр, 
Болгар дигән йөзе кара 
Мылтыкларын корадыр.

Балкан тавы өсләрендә 
Аршин ярым кар булды, 
Без атарга керешкәч, 
Болгарларга тар булды.

Болгарлар туп атадыр, 
Төтене җиргә ятадыр, 
Безнең газиз башларымыз 
Тау башында ятадыр.

Балкан тавы биек тау, 
Менеп булмый дагасыз, 
Әткәй, әнкәй, искә төшәр, 
Калдырмагыз догасыз.

Балкан тавына килдек 
Ничә диңгез аркылы, 
Снарядлар ярылганда 
Җөмлә тәнем калтырый.

Безнең башта тимер каска, 
Талдырадыр муенымны, 
Ходай үзе кыска кылсын 
Бәнем [минем] йөргән юлымны.

Төрле җиргә йөгерәмен 
Балкан тавы башында, 
Әткәй, әнкәй, туганнарым 
Гел торадыр каршымда.

Тауга менеп карасам, 
Тау артында тау тора, 
Окоптан торып карасам, 
Болгарлар мылтык кора.

Иртә торсам, эшем шулдыр: 
Болгарга мылтык атам. 
Тар ләхеттән тар окопта 
Әҗәлләр көтеп ятам.

Брус [рус] белән француз 
Катыш бара атакка [атакага]. 
Безнең бәхет юкка каршы 
Сугыш китте озакка.

Ничә диңгез үтәмез, 
Океанга җитәмез, 
Төнге сәгать уникедә 
Без атакка китәмез.

Алты кораб [корабль] чыгып киттек 
Архангель дигән порттан, 
Ходаның рәхмәте берлән 
Котылырбыз микән уттан?

Чылтырап су агадыр 
Балкан тавы башыннан, 
һич тә файда итә алмыйм 
Ашый торган ашымнан.

Ничә патша аркылы 
Китте безнең бу башлар. 
Кара-каршы атышканда 
Тетридер тау-ташлар.

Сербиянең гаскәре 
Көне-төне туп ата, 
Аяк атлап йөреп булмый, 
Болгар үлесе ята.

Шау-шау итеп торадыр 
Орудие тавышы. 
Кырык чакрымга барадыр 
Орудие тавышы.

Болгарларның окобы 
Биек тауның башында. 
Болгарларның солдатлары 
Бар да кырык яшендә.

Болгарлар туп атканда, 
Атлар башын иядер, 
Безнең баштагы каскага 
Пулялар килеп тиядер.

Аккош очар, йонын кояр, 
Аның йонын кем җыяр? 
Балкан тавында вафат булсам, 
Җеназа укып кем куяр?

Аэроплан җибәрәләр 
һавада очып йөрергә, 
Безгә Ходай язган микән 
Туган илне күрергә?

Тау башлары уймалы, 
Басып торып булмады. 
Туып-үскән кеше булдым, 
Рәхәт көннәр булмады.

Татлы йокың арасында 
Уйганамын [уянамын] калтырап, 
Тау артыннан без чыгабыз 
Тулган ай тик [күк] ялтырап.

Мендем тауның башына 
Язу яздым ташына, 
Иртә торсам, пулялар ява 
Шул кайгылы башыма.

һавада очкан кошлар
Җылы җирләрдә була, 
Онытмамын туганнарым, 
Уйлап күңелем тула.

һавада йолдыз ничәдер, 
Ничә баксаң күчәдер. 
Ничә айлар, ничә еллар 
Башым газап чигәдер.

Чын мирас № 6, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013