Бүген Әдипләр: Зөмәрә Җиһаншина
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөмәрә Җиһаншина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рифат Җамал
Хәйдәр Җамал
Рәдиф Җамалетдинов
Кәрим Җаманаклы
Тәҗрия Җәләева
Латыйф Җәләй
Хәбиб Җәләлов
Фәнзилә Җәүһәрова
Зөмәрә Җиһаншина
Рәшидә Җиһаншина

Акчаң булса, китап чыга­руның бер авырлыгы да юк, диярләр кайберәүләр. Әмма Кукмара районында туып үсеп, алга таба сәхнә йолдызы булып киткән артистлар турында “Әйдә, халыкка хезмәткә!” китабының авторы язу­чы да, гомере буе артистлар арасында кайнап яшәүче театр белгече дә түгел, ә Кукмараның 2 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы Зөмәрә Җиһаншина.
Ул берничә ел элек Кукмарада туып үскән язучы-шагыйрьләр турында да китап чыгарган иде. Ул китапка егермегә якын әдипнең биографиясе, иҗат җимешләре тупланган. Иң кызыгы, китапны әзерләүдә Зөмәрә ханым укучыларын да җәлеп итә. Рус мәктәбендә укучы кызлар-егетләр бик теләп язу­чыларның биографиясен өйрәнә, аны яза, китапка кертергә дип шигырьләр барлый. Нә­тиҗәдә, китап та әзер, укучылар да якташ язучылар иҗаты белән кызыксына, өйрәнә. Артистлар турындагы китапны да Зөмәрә ханым укучылары белән берлектә чыгарган. Китап берничә еллык хезмәтнең нәтиҗәсе. Тырыша торгач, татарча гына түгел, русча вариант та әзерләнә. Аклы-каралы дип планлаштырылган басманы төсле иттереп тә чыгару ниятләнә. Аны тәкъдим итү кичәсен дә зурлап, район күләмендә үткәрделәр.

Алсу МӘҖИТОВА
"Ватаным Татарстан"

Якташ язучылар иҗатында фольклор элементлары

Әдәбиятта фольклор элементларын куллану төрле яссылыкларда бара. Каләм ияләре халык авыз иҗатындагы теге яки бу әсәрнең сюжетын, персонажларын, борынгыдан килгән архетип-ларны, ягъни баба образларны, тел-су-рәтләү чараларын, сюжет-композиция алымнарын, укучыга материалны җиткерү юлларын кулланырга мөмкин. Фольклор элементларыннан файдалану максатчан да, табигый рәвештә дә бара, чөнки халык иҗатыннан үсеп чыккан әдәбиятның һәрбер формасы фольклор жанрлары белән тыгыз бәйләнештә, аларның эзлекле үсеш нәтиҗәсе булып тора.

Прозада, эпик шигърияттә кулланылган фольклор элементларын табу укучылар өчен зур авырлык тудырмый, әйтик, әкиятнең башламына, тәмамланышына охшаган урыннар, дини-ми-фологик образлар, моңа кадәр таныш сюжетлар, кече формалар саналган мәкаль-әйтемнәр һәм җырлар аларның игътибарын шунда ук җәлеп итә. Абстрактлылыкка, метафоралылык-ка нигезләнгән поэзияне анализлау, гомумән дә, авыррак булган кебек, аеруча кыска шигырьләргә еш кына төрле әверелешләр кичереп кергән фольклор элементларын табу да мәктәп укучысы өчен җиңел түгел, һәм аңа көндәлек гамәлләр аша гына күнегергә мөмкин.

Кукмара районында туып үскән һәм бүгенге көндә татар әдәбиятында әйдәп баручы көчкә әверелгән каләм ияләре байтак. Без детективлар остасы М.Насыйбуллинны да, хәзерге поэма жанрының үсешендә өлеше зур булган Рәниф Шәриповны да, сиксәненче елларда әдәбиятка көчле агым булып килеп кергән талантлы яшьләрнең берсе Газинур Моратны да, бүгенге балалар әдәбиятының алгы сафларында атлаган Рәшит Бәшәрне дә, фантастик прозада үз юлын тапкан Заһид Мәхмүдине дә, һәм аеруча мәхәббәт поэзиясендә моңарчы татар шигъриятендә күренмәгәнчә ачылып киткән, интим тормышны бөтен нечкәлекләре белән, әмма үтә дә зәвыклы тасвирлаган Рифә Рахманны да горурланып телгә алабыз.

Кечкенә бер докладта һәр шагыйрьгә махсус тукталу мөмкин түгел, шунлыктан аны әдәби тәнкыйтьтә һәрвакыт игътибар үзәгеннән читтә калып килүче хатын-шагыйрәләргә, бу урында якташыбыз Рифә Рахман иҗатына юнәлтсәк, дөресрәк булыр дип саныйбыз.

Фольклор элементлары матур әдәбиятның эчтәлегендә дә, формасында да чагылыш таба. Форма күчемлелегенә мисал итеп, шигъри калыпларны китерергә мөмкин. Рифә Рахман поэзиясендә төрле үлчәмнәр очрый. Алар арасында фольклордан килгәннәре дә бар.

Син мине яратмыйсың дип,
Туйдым битәрләвеңнән,
һәм сине аттым сызып ук
Күңелем дәфтәреннән,


- ди шагыйрә.

Төрки поэзиянең килеп чыгуын өйрәнгән М.Бакиров хезмәтләрендә 8-7 үлчәмендәге җырларны шулай ук очратырга мөмкин:

Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне,
Зәңгәр һавалардан эзлим
Бик сагынганда сезне.


(Бакиров М. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары.-Казан: Мәгариф, 2001. - 272 б.)

Яисә «Хушлашабыз» (Сиңа) кебек бәетләрдән торган әсәрләр дә яза шагыйрә:

Хушлашабыз. Юк сөю дә.
Юк нәфрәт тә.
Син үзең дә - мәвет кенә бу сәгатьтә.


Шигырь калыплары турында сүз йөрткәндә, Р.Рахман шигъриятендә ирекле формаларның шулай ук киң кулланылуын, аларның бигрәк тә «Ничек хәлләрегез?», «Кемнеке?», «Яшьлек дәфтәре»ннән тибындагы сюжетлы әсәрләр өчен сайлануын әйтеп узарга кирәк. Х.Госман, Ф.Урманчиев һәм МБакиров кебек галимнәр фикереңчә, ирекле форма бик борынгы заманнардан ук килә, димәк, фольклор әсәрләребезгә хас (Бакиров М. Иң борынгы шигырь нинди булган? // Казан утлары, 2005. - 2 сан. -1616.; Госман X. Яшьләр һәм остазлар // Казан утлары. - 1978. - №5. -153-162 б.; Курбатов X. Татар әдәбиятында ирекле шигырь // Метод, стиль, жанр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. -12-30 б.; Урманчеев Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь // Казан утлары. - №6. - 129-141 б;). Шушы рәвешчә фикер йөртеп, без башка уртак үлчәмнәрне дә барлый алыр идек.

Шагыйрә еш кына рифма калыпларын да фольклордагыча ала. Татар халык авыз иҗатында - көйле текстта һәр юлны охшаш яңгырашлы тәмамлау, шуның белән әсәргә санау интонациясе бирү гадәти бер күренеш, ә кайвакыт халыкның сүз осталары, өч юлны үзара яраштырып, берсен үзенчәлекле калдырганнар. Рифә Рахманның «Әйтелмәгән уй» шигыре, мәсәлән, ааба рәвешендә рифмалаша:

Узар юлчы, ник кулыма кагыласың?
Беләм, беләм,
син кемнедер сагынасың.
Минем кара күзләремә карыйсың да
Кем күзләрен күргән төсле абынасың?
(Шук алма, моңсу алма)


Тәүге китергән .мисалда зәңгәр төс сүзтезмәсе бар, шул ук М.Бакиров аның башта төркиләрдә изгелек мәгънәсен белдерүен, соңрак поэтик сүз сәнгатендә аларның этно-психологик билгесе-сыйфаты буларак туктавын, символик мәгънәдә очрый башлавын әйтә (Бакиров М. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. - Казан: Мәгариф, 2001- 272 б.). Димәк, без шагыйрьләр кулланган эпитетларның, шул исәптән төсләрнең поэтикада куллану тарихын тикшерсәк тә, фольклорга барып чыгачакбыз. Әлбәттә, алар кеше психологиясен ачу остасы булган Рифә Рахманда да мулдан.

Шагыйрә сагыш билгесен белдергән сары, мөселман халыклары өчен аеруча кадерле һәм яшьлекне, яшәрүне аңлатканда телгә килә торган яшел төсләрен куллана, күңелдәге эчпо-шыргычлыкны күрсәтергә теләгәндә, сорырак, тоныграк буяуларга мөрәҗәгать итә, әмма тышкы тәэсир көче зур булган, кайнар холыкны, хисләр җетелеген аңлаткан кызыл төс һәм антитезалы сурәт тудыру чараларыннан булган ак-кара аның иҗатында күбрәк очрый шикелле. Шулай да, Рифә Рахман шигъриятендә теләсә кайсы эпитетның артык күп тапталмавын билгеләргә кирәк, шунлыктан ул әсәрдән-әсәргә үзенчәлекле булып ачылган лирик минне иҗат итүгә ирешә дә. Ул төсләрне тиктомалдан, үлчәм тутыру өчен генә язып үтми, аларны махсус сайланган интонацияләр, санаулар юлы белән ассызыклый, көтелмәгән-рәк сыйфатланмышлар янәшәсенә куя, һәрвакытта да аларга игътибарга алынырга тиешле мәгънә йөкли.

Халык авыз иҗаты - тел-сурәтләү чараларының төпсез коесы. Үзе гадимә дә булган Рифә Рахман аларның килеп чыгышы хакында уйланган, ерак гасырларга барып тоташкан мәгънәләрен төгәл белә дип уйларга кирәк. Әйтик, шагыйрәнең лирик мине ялгызлык утларында янса, парын югалтса, пар бәхет, пар ишкәк, көймә кебек сүз-тезмәләр, традицион образлар килеп керә, димәк, автор аларны һәрвакыт психологик мотивлаштыра.

Татар фольклорында көймә образы еш кына ялгызлык, юл эзләү мотивларын белдерә, Рифә Рахман иҗатында да күпчелек очракта бу шулай. Дөрес, фольклор һәм көнчыгыш әдәбиятларда килгән көймә образы үзенчәлекле трансформацияләр дә кичерергә, әйтик, гомер мәгънәсен аңлатырга мөмкин:

Чалкан яткан карт көймәнең
Янына ятты оеп.
Таралган гомер көймәсе...
Кайда яр булган элек?
Таралган гомер көймәсе...
(Карт. Көймә)


Р.Рахман фольклорда мулдан кулланылган алма образын ярата. Әлеге төшенчә аның «Шук алма, моңсу алма» исемле китабының атамасына да кергән һәм, шагыйрәнең әйтүенә караганда, аның лирик минен, һәм хәтта шагыйрәнең үзен дә характерлаучы образ булып тора.

Фольклорда мәхәббәт темасына зур өстенлек бирелә, ул тема шагыйрә иҗатының төп юнәлешен тәшкил итә, шунлыктан без гөл-күбәләк, тирәк-былбыл, мәхәббәт бакчасы, ай-кояш кебек образлар белән еш очрашабыз, әмма алар шигырьдән шигырьгә төрле мәгънә йөге алып киләләр, төрле контекстларда урын алалар. Мисаллар китереп узыйк:

Ханымнарның Мәгъшугы!
Әй, сал колак!
Кызыйның гашыйклык
дәрденә син бак!
Мәхәббәт бакчасының түрендә ул -
Атларга сукмак тапмый торган куак.
(Ханымнарның Мәгъшугы // Сиңа)


Яисә:

Кун гөлемнең иң-иң матурына,
Бул былбылым минем түтәлдәге.
Син сайрасаң җанны телеп-телеп,
Учларыма алып китәргәме?
(Былбылым бул // Сиңа)


Халыкта агачта калган соңгы алмага бәйле бәхет алмасы дигән гыйбарә бар, әсәрдән-әсәргә шагыйрә аны гел яңача ача. Әйтик, без алманың мәңгелек түгеллеген беләбез, Рифә Рахман:

Бәхет татлы алма булса,
Таты җитсен гомерегезгә,-


дип, укучыларына үтмәс тәмнәр тели. Яисә:

Татлы төш үтеп китәр дә
Булмас күк яңадан ул:
Бакчада коеп йөрибез
Мәхәббәт алмаларын.
Җилкәләрне уйнаклатып
Коела ул шып та шып.
Алмагачның юк ышыгы,
Торабыз кочаклашып.
Бәреләләр авырттырып
Эп-эре бу тамчылар.
Мәхәббәтнең алмалары
Ява, ява камчылап...
(Шук алма, моңсу алма)


Китерелгән соңгы мисалдан күренгәнчә, шагыйрә образларны фольклор әсәрләрендәгечә абстракт мәгънәдә генә кулланмый, ике планлы итә, шунлыктан тәгаен бер күренеш сурәте дә барлыкка килә.

Рифә Рахман эпиграфлардан сирәк файдалана. Әгәр сайлаган эпиграфы халык авыз иҗатыннан алынса, андагы үлчәүне саклауны хуп күрә. «Раифкә» дип аталган әсәрендә ул эпиграфта китерелгән җөмләне тәүге строфаның башламы иткән һәм беренче ике юлны халык җырындагыча калдырган:

Минем атам - аючы,
Аю сатып баючы.
Минем анам - читекче,
Шуңа көнен итүче.


Әлеге шигырьдә, фольклордагыча, раслау юлы белән җиңел генә баю кире кагыла. Шагыйрә иҗатында борынгыдан килгән Су кызы, Урман кызы, Шүрәле (Син кач миннән // Шук алма, моңсу алма), Пәри кызы (Айлану // Сиңа) кебек мифик образлар да, дини эчтәлектәге әдәбияттан килгән пәйгамбәр, шәйтан, Алла, Адәм кебекләре дә еш очрый. Ул хәтта грек мифологиясендәге Руфь, Рафаэль кебек персонажларга да мөрәҗәгать итә, һәм аларның яшәү рәвешен, холык сыйфатларын, биографик детальләрен аерым геройларның психологиясен, тормышын чагылдыру өчен куллана:

О Руфь! Сине кешеләрне яратуның
Изгелекнең чагылышы
дип белгәннәр.
Гашыйк булган
синнән күзен алалмаган,
Җан җылысы тапкан синнән
сөелгәннәр.
(Шук алма, моңсу алма)


Икенче төрле, без ул интертекстлар белән эш итә дип әйтә алыр идек. Грек фольклорын безнең, татар тормышын чагылдыруда уңышлы куллану зур талант сорый. Шагыйрә кайвакыт аңа социаль-иҗтимагый проблемаларны ачканда мөрәҗәгать итә. «Элек һәм хәзер» («Болытка ятып йокласаң») әсәрендә ул Аллалар арасындагы мөнәсәбәтләрне хатын-кыз җенесеннән өстен булырга омтылган, аларга хәтта иҗатта да юл бирергә теләмәгән ир-атларга үрнәк итеп куя, иерархик баскычтагы иң югары алла Зевска бары тик кызы Афинаның гына тиң булуын әйтә һәм грек мифологиясен әдәби калыпка салганда шуны әйтергә ирлеге җиткән гадел Гомер алдында баш ия.

Рифә Рахман иҗатына бик оригиналь рәвештә мәкаль-әйтемнәр үтеп керә. Ул кайвакыт аларның бер өлешен халык авыз иҗатындагыча калдыра, ә икенчесен үзгәртә. Мәсәлән, «Балыкчының тамагы ач...» («Сиңа»), шигырендә шул рәвешчә башланган мәкальнең икенче өлешен «ыштаны лач» дип язмый, ә «юпь-юеш балаклары» формасында бирә.

Кайвакытта шагыйрәнең әсәренә теге яисә бу әйтемне мотив итеп алуын тоту теләсә кайсы укучы өчен җиңел дә түгел. Мәсәлән, аның «Бохарада гына...» («Шук алма, моңсу алма») шигыре халыкның ерак барасы юк мәгънәсен аңлаткан «Орлыгы Бохарада түгел» әйтеменә нигезләнә, ул әсәргә тулы текст буларак керми. Р.Рахман әлеге әйтемнең мәгънә чикләрен киңәйтә, һәм әсәренең төп фикере итеп бирә, ягъни безнең тирәлегебездә предметларның гына түгел, кайгы-хәсрәтләр-нең бөтен төрлесе бар, әмма аларга юлыкмыйча яши белергә кирәк, ди:

Тигез юлда менә икәү сөрлектек бит,
Бохарада гына түгел икән кайгы.


Р.Рахманның кайбер әсәрләрендә халык ырымнары, ышанулары да чагылыш таба. «Бабай печән чаба», «Яр карлыгачлары», «Сәях җан» (Көзге төн күбәләге) шигырендә шундый юллар бар:

«Уф дигән шайтан булыр», дип,
Кабатлый: «Уфалла»сын.


һәм:

Елтыр кашык яткан ярда
Шактый гына эзләр бар.
Бездә: «карлыгач көймәсен
Ватма!» дигән сүзләр бар.


Кара мәченең юлны уңдырмавы белән бәйле ышануга нигезләнгән «Сәях җан» (Көзге төн күбәләге) шигырендәге мисалга игътибар итик әле:

Кара төндә юлыгызны киссә,
Курыкмагыз, кара мәче чинап.
Шәүләм булып, тәннән качкан җаным
Бәхетемне йөрер сагалап.


Р.Рахман бу әсәрдә берьюлы ике төрле ышануларны бергә кушуга ирешә алган. Бердән, ул кара мәчеләр очравын һәрвакыт начарлыкка юрамаска кирәклеген белгерткән, икенчедән халыкның мәҗүсилек чорындагы ышануларыңча, җаннарның бер предметтан икенчесенә күчә алуын күрсәткән.

Р.Рахманда башка бер генә шагыйрьдә очрамаган ышанулар да күп чагылыш тапкан. Кайвакыт ул ике төрле ышануларны бер образга куша. Мәсәлән: өзелгән керфек буенча юрау бар, яисә чәй өстендә йөзгән бөртекләрне сөенечкә дип култык астына кыстыралар. Р. Рахман «Сөенеч хәбә-ре»ндә (Сиңа) аларны бик оста итеп берләштерә һәм әдәби детальләрне үзенчә интерпретацияли алган:

Өзелеп төште
кеше көткән бер керфегем,
Сөтле чәйне иренемә тидергәндә.
Сөенечкә (!) диеп куйдым өстәлемә
Чынаякны - эчәрбез, дип, сөенгәндә...


Болардан тыш, без әлеге строфада сынландыру күренеше белән дә очрашабыз, шагыйрә керфеккә кешеләргә хас көтү сәләте бирә, һәм героиняның бөтен тәне, һәр күзәнәге белән көтү халәтендә яшәгәнен күрсәтүгә ирешә.

Рифә Рахманда халыкның начар мәгънәле юрауларын кире каккан әсәрләр күп, шуның белән, әйтерсең, лирик минен бәхетле итәргә, күңеленә рух өрергә тырыша. Кайвакыт шагыйрә ислам дине өйрәтмәләренә каршы килгән ырым, юрау кебек нәрсәләргә каршы фикерләрне турыдан-туры да уздыра:

Кипкән чәчәк киптерә дип
Юрамагыз начарга.
Башларыма кайгы алып
Сөймим фаллар ачарга.
Сөймим төшләр юраганны,
Сөймим сүзләр йөрткәнне.
Өзмәгез миңа дип гөл дә:
Кадерле бик кипкәне.
(Кипкән чәчәк - киптерә // Сиңа)


Әлеге әсәрдә шагыйрәнең лирик мине «юраганның юш килүе»ннән куркуын әйтә. Кайбер әсәрләрендә исә сихердән ырымнар ярдәмендә саклану юлларын да күрсәтеп бирә. Мәсәлән шундый эчтәлектәге «Сихердән саклан» әсәрендә (Шук алма, моңсу алма) ул яктылык образларына, ягъни предметларына туры карап сихерләнү кебек ышану, чәч ярдәмендә әфсенләү кебек фольклор мотивларын, агар суны болгаткан таш кебек шигъри яңгырашлы гыйбарәләрне файдалана.

Әйткәнебезчә, нинди генә фольклор элементын кулланмасын, шагыйрә аны лирик миннең уйларын чагылдырырдай итә. Мәсәлән, «Саный күке» әсәрендә еш кабатланып килгән җанлы табигать образы гомер елларыннан хәбәр бирми, ул самолет кузгалыр вакытны, кичерәсе сагышларны, сагыныр көннәрне, сөешкән көннәрне белдерә, башка әсәрләрендә шул ук күке бөтенләй көтелмәгән әйберләрне дә, әйтик, сөйгән ярның ялганын (Синең ялган // Сиңа) санарга яисә башка кызыклы табышлар буларак очрарга мөмкин.

Шагыйрә фольклор әсәрләрендәгечә төш алымын яратып куллана. Ул, гадәттә, хәбәр бирүче төшләрне тасвирлый, һәм аның лирик мине көчле интуициягә ия, ул төш ярдәмендә башкалар белән аралаша, киләчәкне белә, хәсрәт-кайгыларьшнан бушана, үткәненә кайта («Вәгъдә», «Син - гадәтем...»)

Р.Рахман поэзиясендә серле көчкә ия предметлар да очраштыра. Мәсәлән, ул «Алтын баскыч» (Көзге төн күбәләге) әсәрендә ул кояш нурларын күккә алып менә алучы баскыч итеп бирә. Хәзергә китапларында урын алган берничә әсәрендә генә Р.Рахман язган шигырьләрдә әкияти башлам очратырга мөмкин. Әйтик, бер әсәрен ул: Яшәгән ди бер кыз -Мәрьямбикә, - дип башлый (Яшәгән ди бер кыз... // Сиңа), шунда ук күңелгә әкиятнең «Яшәгән ди, булган ди...» дип башланган тәүге юллары килә. Шагыйрәнең «Син кач миннән» әсәрендә (Шук алма, моңсу алма) әкият мотивлары бик күп, эчтәлеге һәм төзелеше белән дә ул фольклорның шул жанр формасы-, на якын тора. Без монда шүрәлеләр белән җиләк җыеп йөргән, чәчләрен керәшәләргә үрдергән, әмма җир кешесенә гашыйк булган серле чибәркәй белән очрашабыз.

Шунысы кызык: Рифә Рахман үзенең мәхәббәт турындагы шигырьләрен матур бер әкияткә тиңли, халыкның беркатлы ышанулары янәшәсенә куя, әмма аннан аерылырга теләми, ул үзен мәхәббәт дәрьясында бәхетле сизә. Юкка гына кызы белән булган шигъри диалогын чагылдырган «Бишек җыры»нда ул болай дип язмый:

Йокламаса күзләр, иртәләрдә
Сүзләр оеп тора булырлар.
- Әкият! - дисең. Минем әкиятләрем
Бер төслеләр - сөю турында.
...Бишек җыры сиңа кирәкме соң (?)
-Йоклыйсың һич килми, сөйкемлем. -
Әкият! -дисең...
Әкият йөгерек бит ул!
Синең керфекләрең шикелле...


Әйе, шагыйрә тудырган иҗат халык мирасының бөтен матур якларын үзенә җыйган, аның йөгерек теленә ия, ә образларын үзенчә яңарта, аларга яңа заман яшьләренең күңелендә урын бирергә омтыла.

"Мәйдан" № 9, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018