Бүген Әдипләр: Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"З" хәрефенә язмалар

Илшат ВӘЛИУЛЛА. Илче (Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.)
Марс Гаитов. ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР (Гөлшат Зәйнашева турында)
Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА. Мең кыллы күңел (Гөлшат Зәйнашева турында)
М.Гайнетдинов. Шәмсетдин ЗӘКИ
Марат Кәбиров. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ БӘХЕТЕНӘ БУЛСЫН! (Айдар Зәкиев турында)
Шәрифҗан АСЫЛГӘРӘЕВ. ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ (Мирфатыйх Зәкиев турында)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ (Ләис Зөлкарнәйгә 50 яшь)
Марат ЗАКИР. Игелек иясе (Фәиз Зөлкарнәй)
Факил Сафин. Кеше итсен безне бу тылсым... (Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар
Нурфия Юсупова. ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ (Зөлфәт)
«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...» (Зөлфәт)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ

Ләис Зөлкарнәй
Синнән өркә көзгедәге чагылышың — 
Канатларың кысаларга сыймый калган.
	Ләис Зөлкарнай
Шагыйрьлекнең төп хикмәте нидә? Беренче шигырьләрендә үк игълан иткән мәсләгенә гомер дәвамында тугры калудыр ул, мөгаен. Тугрылык бер үк сүзне өзлексез кабатлап тору түгел. Еллар белән бергә шагыйрь дә үзгәрә, олпатлана, әверелешләр кичерә. Хәтта Ләис Зөлкарнәй кебек шактый еллар дәвамында матбугатта тавышы-тыны да ишетелмәскә мөмкин. Поэзия тарихында гайре табигый хәл түгел. Унтугыз яшендә шигырь язудан туктап, Гарәбстанга сәүдә эшенә киткән Артюр Рембоны искә төшерик. Хакыйкать шул — шагыйрьләр элекке була алмый! Кайчагында тынлык та шагыйрь иҗатында серле бер музыка булып яңгырарга мөмкин.
1979 елның июле. Без — университетка имтиханнар бирергә әзерләнеп йөргән ике үсмер — Кызыл Позиция урамында, ул вакыттагы каләм әһелләре өчен атаклы чал өянке төбендә танышкан идек. Атаклы — чөнки аны Роберт Әхмәтҗан «О, яшел генератор!» — дип эндәшеп шигырьгә әверелдергән булган. Кайчандыр иң өске ботагына Равил Фәйзуллинның чөелгән кәпәче дә эләгеп калган дип сөйлиләр иде. Без Казанга килгәндә өянкедә кәпәч юк иде иңде, әллә җил алып киткән, әллә берәр студент үзләштергән... Безнең өчен әле дә тарихи урыннар — студентларның бу шәһәрчегендә күпме яшь шагыйрь яшәп киткән, бөеклеккә имтихан тоткан...
Ләис Зөлкарнәйнең исеме миңа таныш иде — нәкъ бер ел элек «Яшь ленинчы» гәзитендә аның шигырьләр бәйләме дөнья күрде. Фотосурәте белән. Мәктәп укучыларын болай сирәк нәшер итәләр, моның өчен Зөлфәтнең дикъкатен җәлеп итү кирәк иде. Чыннан да, Ләис шигырьләре ихласлык белән дә, сурәтле фикерләве белән дә башкалардан аерылып тора. Болынны сәнәк очына эләктереп офык читенә аткан малай әле дә күз алдымда. Менә шул ук малай бәйгегә чыга:
Учлап-учлап туфрак ата 
Тояклар кыеп кына. 
Тезгеннәр зыңлап тартылган, 
Киләбез тыеп кына.
Шәһәрдә ничә еллар гомер кичерсәк тә, без барыбер авыл малайлары булып калабыз, анда алган тәэсирләр, тойгылар беркайчан да югалмый. Күзнең төсе уңса да, без дөньяга, табигатькә авыл малае булып карыйбыз, аныңча гаҗәпләнәбез: «болын кебек сусыл болытларда сутлы сүсән үсә, нәзек тары...» Шагыйрь шәһәр өстендәге болытны шулай күрә, аның да үзен тануына, күңелен сихәтләп китүенә өметләнә:
Бу тарылар мине таный бугай. 
Бу сүсәннәр коча мине төреп. 
Болыт түгел лә бу, болын бит бу — 
Ык буеннан килгән күтәрелеп.
Әлбәттә, шагыйрьнең баш өстендә күкләр дә бүтәнчә күкри, яшеннәр дә башкача яшьни: әйтерсең лә, «авылдашлар күктә печән чаба, ялт-йолт килә үткер чалгылары»...
Беренче китабын Ләис «Җилкәнле утрау» дип атарга теләгән иде. Нәшриятта бу исемне артык катлаулы, дәгъвалы дип исәпләделәрме, алмаштырдылар. Япь-яшь егетнең китабы, — өстәвенә, андагы шигырьләрнең күбесе мәктәптә укыганда язылган, — ничек аталырга тиеш? Әлбәттә, «Балачак күге!» (Минем дә беренче җыентыгым «Давыл күләгәсе» урынына «Кояшлы күзләр» дип нәшер ителгән иде). Ләис «Кар өстендә алмалар» китабының беренче бүлеген барыбер «Җилкәнле утрау» дип атады. Әйе, аның утравы гади атау гына түгел, ул комга терәлгән караб булып күзаллана. Монда инде ничек Дәрдемәңдңең атаклы шигырен искә төшермисең?! Яшь шагыйрь шулай ассоциатив рәвештә укучының уен Ватан язмышына китереп тоташтыра. Ул аның аянычлы язмышы өчен әрни:
Борынгыдан, Болгардан ук килгән караб 
Комга утырып калган мәллә утрау булып? 
Өянкеләр давыл даулый, 
Китсен өчен 
Сәях атау
	тоткынлыктан кубарылып.
Дәрдемәнднең карабын упкыннар сагаласа, Ләиснеке бөтенләй тоткынлыкта икән ич! Аныкы гына түгел, безнеке... Торгынлык елларында үз язмышларыбызны нәкъ шулай кабул иттек тә. Безне нәрсә коткара ала иде соң? Комга терәлгән көймәбезне ни генә кузгата ала иде? Шигырь, әлбәттә! Яшь шагыйрь, ышанып, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә:
Синдә икән дәверләрне кичәр көчем. 
Тормыш заман комнарына терәлгәндә, 
Давыл даула Кубарылып китәр өчен.
Ул елларда без барыбыз да давыл теләдек.
Давыл купса, гасырлар дәвамында халкыбыз хыялланган ирек килер сыман иде. Ул сүз Ләиснең «Кояш оясы» әсәрен укыганда бертуктаусыз колакта сулкылдап тора. Батыршаның өзелгән теле кычкыра аны: «Киерелеп сукты тавыш — зинадан да иске зиндан бер таш аска китте иңеп — И-И-РЕК!» Әлеге әсәрендә шагыйрь Тел, Ил язмышыннан Җир язмышына (менә ни өчен «Кояш оясы!») күчә. Телеңне, илеңне югалтканда, барыбызга да уртак бу җир шарында бәхетле яшәп буламы? Шәҗәрә агачын корыганда, токымыңның гомерен санаучы Кәккүк тынып калганда, шагыйрь җанында нинди шигырьләр туа? Халкың комга терәлгән көймәдә, язмышына риза булып, җырлап-көлеп сабантуй (сабанның ни икәнен белмәгән килеш) үткәргәндә, шагыйрь җанында шигырьгә урын бармы? Әллә трюмга төшеп, юеш нүештә (почмакта) ул тын гына сулкылдарга тиешме?
Җанына дәваны шагыйрь үткәннәрдән таба. Үзәк Азия далаларына барып чыккач, аның күңелендә тагын өмет уяна:
Дәште Кыпчак, бәлки, таныр безне — 
Киләчәкне эзләп табу өчен 
Узганнарга китә арба эзе.
	«Дүңгәләк»
Ничек инде монда Акмулла арбасын искә төшермисең? Милләтнең шагыйре берәү генә, ул тик тарих дулкыннарында төрле исемнәр белән калкып кына чыга. Тик... «Өркәч-өркәч калкулыклар монда — коммы күмгән кәрван дөяләрен?»
Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Ләис Зөлкарнәй шигырь төзелешенең ислахчысы, шәкел җәһәтеннән төрле алымнарны кулланучы шагыйрь. Ул маңгайга бәреп әйтми, аның фикерләре катлаулы метафораларга (шигырь белгече метаметафоралар дип әйтер иде) өртелгән. Шуңа күрә аның әсәрләрен үз вакытында аңлап җиткермәүчеләр дә булды. Мансур Вәлиев, мәсәлән, аларга: «томанлы «мин» исеменнән сөйләүче, гомуми төстә генә сүз алып баручы шигырьләр», — дип бәя биргән иде. Янәсе, «Дүңгәләк» һәм «Төнге бизмән» шигырьләре (боларның беренчесе шигырьләр циклы, икенчесе «әйтеш» формасында язылган — Р.З.) мәгънәви бушлык белән бигрәк тә аерылып тора».
Эпик киңлек белән иҗат ителгән, шигырь калыбында бәргәләнгән ихлас хис-тойгыларны өзлексез бер стихиягә әйләндергән әсәрләрне «мәгънәви бушлык»ка тиңләр өчен чыннан да чын тәнкыйтьче булырга кирәк, мөгаен. Әлбәттә, Ләис Зөлкарнәйне укыр өчен күпмедер әзерлек зарур. Ул еш кына дөнья мифологиясеннән файдалана, татар фольклорына мөрәҗәгать итә.
Шагыйрьнең «Түбәсез остаханә» шәлкеме дә туксанынчы еллар татар поэзиясендә үзенә лаек урын тота. Хатын-кызга мәхәббәтнең төрле әверелешләрен мондый поэтик югарылыкта сурәтләгән әсәрләр бездә сирәк. Әлеге шәлкемне хасил иткән биш шигырьне Ләис «цикл» дип атаса да, миңа калса, бу әсәр поэма жанрына да дәгъва итә ала. Гомумән, шагыйрь әсәрләрен «поэма» дип атаудан саклана, аларны йә цикл, йә әйтеш, йә мозаика дип исемли. Соңгы елларда кайберәүләр «поэма» дип озын шигырьләрне дә атый башлады. Бу җәһәттән Ләиснең жанрларны билгеләү мәсьәләсендә сак булуы шулай ук аның шигърият алдындагы җаваплылыгы турында сөйли.
Ләис Зөлкарнәй прозада да үзен сынап карады. «Кыргын», «Сафа», «Ком сәгате», «Ая» һәм башка хикәяләре аның әлеге жанрда да үзенчәлекле автор икәнлеген раслап тора. Болар гадәти хикәяләр түгел, болар — шагыйрь прозасы.
Әлбәттә, илле яше тулган елда шагыйрьнең барлык әсәрләрен туплаган китап нәшер ителсә әдәбият сөючеләр өчен бер вакыйга булыр иде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
"Казан утлары" № 4, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013