Бүген Әдипләр: Марат ЗАКИР. Игелек иясе
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"З" хәрефенә язмалар

Илшат ВӘЛИУЛЛА. Илче (Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.)
Марс Гаитов. ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР (Гөлшат Зәйнашева турында)
Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА. Мең кыллы күңел (Гөлшат Зәйнашева турында)
М.Гайнетдинов. Шәмсетдин ЗӘКИ
Марат Кәбиров. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ БӘХЕТЕНӘ БУЛСЫН! (Айдар Зәкиев турында)
Шәрифҗан АСЫЛГӘРӘЕВ. ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ (Мирфатыйх Зәкиев турында)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ (Ләис Зөлкарнәйгә 50 яшь)
Марат ЗАКИР. Игелек иясе (Фәиз Зөлкарнәй)
Факил Сафин. Кеше итсен безне бу тылсым... (Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар
Нурфия Юсупова. ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ (Зөлфәт)
«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...» (Зөлфәт)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Марат ЗАКИР

Игелек иясе

Фәиз Зөлкарнәй
...Фәиз абый белән хушлашканга да инде 14 елдан артык вакыт үтеп киткән. Тәнкыйтьче, әдәбият белгече, публицист, шагыйрь, «Идел» журналының баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй нибары кырык алты яшендә фаҗигале төстә һәлак булды...
Яңа гасырда яшәүче буын әдип хакында ни-нәрсә белә ала икән дип интернетка күз салдым, ике язма таптым.
«Фәиз Мәүлит улы Зөлкарнәй 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында туа. Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, авылда клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970-1972 елларда армиядә хезмәт итә. Аннары колхозда механизатор, соңыннан Азнакайда янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974 елда Казан дәүләт университетының та¬тар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1979 елда аны тәмамлап, берникадәр вакыт Мәдәният министрлыгының ха¬лык ижаты йортында социолог, 1980—1983 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә. 1987 елда Мәскәүгә Югары әдәби курсларга укырга китә. 1989 елда татар яшьләренең әдәби-иҗтимагый-сәяси «Идел» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли башлый. 1991 елдан журналның баш мөхәррире итеп сайлана...»
Икенчесе—торгынлык дип аталган дәвердә Фәиз Зөлкарнәйнең Уфада татар яшьләре өчен әдәби журнал чыгаруны сорап-дәгъваләп КПССның Генераль Секретаре Л.И.Брежневка язган хаты һәм шул хаттан соң башына төшкән бәлаләр хакындагы язма. Монысы «Тулпар» җурналы сайтына урнаштырылган.
Бары тик ике язма... Алгарышлы һәр яңалыкка—шул исәптән интернетка да—хәерхак караган, «Идел» журналын да татар яшьләренең маягы итеп күзаллаган, шул хакка хәл кадәри гомерен багышлаган шәхескә карата бик аз түгелме соң бу мәгълүматлар?!

***
Узган гасырның туксанынчы еллар әдәбиятын укып, татарның мәдәни вә иҗтимагый хәл-халәтеннән хәбәрдар кешеләр белә торгандыр: бу дәвердә милләтнең рухи язмышын кайгырткан галим-голәмә, әдәбият-сәнгать әһелләренең бер төркеме «Идел» журналы тирәсенә берләште, аларның фикере, әйтер сүзләре «Идел» аша халыкка иреште.
Шәхсән үзем дә «Идел»нең Фәиз Зөлкарнәй дәверендә эшләдем. Аның урынбасары, аркадашы вә мәсләктәше, фидакарь зат—Рәфикъ Юныс, ә журналның шигаре—«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!»—иде. Менә хәзер шул еллардагы саннарны актарып утырам. Инде уңа-саргая да башлаган «Идел» ул заманнарда үз кыйбласына—шигаренә тугры булган! Янәшәдә генә—журналның узган елгы, быелгы саннары... Җентекләп актарып карасам, сискәнеп киттем: затлы кәгазьдә басылган, һәр бите төсле сурәтләр белән бизәлгән «Идел»дә мәгънәле маяк-шигарьгә урын калмаган икән инде...
Әйе, зыялы затларны үзенә тарту сәләте, оештыру көче зур иде Фәиз Зөлкарнәйдә. Ил агасы—олпат әдипләр белән дә, әле яңарак кына каләм чарлый башлаган яшьләр белән дә үз итеп гәп кора, бәхәсләшә, аралаша иде ул. Яшьләр дигәннән... Цензура кайчысыннан зарланган Равил Сабырга (бүгенге көндә—талантлы хикәяче, танылган драматург) ул мондый киңәш биргән иде: «Баш мөхәррир дә кабул итәрдәй, укучы да ни әйтергә теләгәнеңне аңлардай итеп тә язып була ич кыю әйберне. Бер уйласаң, болай язуы читен, икенче яктан исә—кызыклы, язу кимәлеңне сынап карыйсың». Кыскасы, Эзоп теле—мәңгелек.
Безнең өчен Фәиз абый чын мәгънәсендә остаз булды. Хәер, белүемчә, өлкәнрәк Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Ләис Зөлкарнәй, Заһид Мәхмүди һәм Зөлфәт Хәкимнәр дә әсәрләрен иң әүвәл аның хөкеменә тапшыралар, ә инде остазның: «Булган бу!»—дип ике генә сүз белән югары бәһа куюы исә бик сирәк хәл иде. Чөнки юк-бар мактау сүзләренә гаять дәрәҗәдә сак-саран иде ул. «Казан утлары» һәм «Идел»нең әдәби юнәлеш, рухият сагында торуын, кем-кем, ә менә зыялы зәвык иясе, милләтпәрвәр Зөлкарнәй бик яхшы белә иде.
Үз иҗатына ул аеруча таләпчәнлек белән карады. Исән чагында аның фәкать өч кенә китабы чыгып калган: «Кешем, асылың кем?»—әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар (ТКН. 1984.). «Әверелеш: шигырь парадокслары (ТКН. 1988) һәм «Чакма чакмый ут чыкмый»—әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар (ТКН. 1991).
Күренекле шагыйрьләребез Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар иҗаты яисә яшьрәк буын әдипләрнең әдәби эзләнүләре турында язамы—ул һәрвакыт әсәрнең төп асылын тирәннән аңлап анализлый, һәр әһле каләмнең үзенчәлеген тоя белә иде. Мәсәлән, Равил Фәйзуллин шигъриятенә багышланган «Күзләрем һаман шулмы?..» мәкалә-эссесы—әнә шундый саллы хезмәтләренең берсе. «Өлешеңә тигән көмешең», «Милли гамь ярында уйланулар» исә—эссе жанрының асыл үрнәкләре. Әдәби тәнкыйтьне Көнбатыш үрнәгендә эссе жанрына тарту, шул рәвешле нәфис әдәбият төренә әверелдерү омтылышын бездә иң әүвәле Фәиз Зөлкарнәй ясады. Тора-бара бу юнәлешкә Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев), Наис Гамбәр һәм Марсель Галиләр дә ныклап торып юл салдылар.
Менә Фәиз Зөлкарнәйнең «Мәңгелек учак» эссесыннан бер генә җөмлә-гыйбарә: «Моң—гүя үтә нәзек ефәк җеп, һәм шагыйрь шул җепкә сәйлән-сәйлән сүзләр тезә...» Янә бер мисал: «Сүзләрнең гаҗәеп табигый янәшәлеге белән хисләрнең көтелмәгәнчә тансык янәшәлеге бергә туры килүне шигърият диләр!»—кыска, төгәл бәяләмә...
«Әверелеш: шигырь парадокслары» инде менә чирек гасырга якын шигырь, әдәбият теориясе белән шөгыльләнүчеләргә, студентларга файдалы вә игелекле китап буларак хезмәт итә.
Игелек дигәннән... Фәиз Зөлкарнәй төзегән «Татарча борынгы хәрби терминнар сүзлеге»ннән тарихи әсәрләр язучы әдипләребез һәрдаим файдалана дип беләм. Аның «Заманча иҗтимагый-мәдәни мәгънәләр сүзлеге» исә «Идел» журналында 1995 елда дөнья күргән иде. Ни кызганыч, бу сүзлекләрнең берсе дә аерым китап рәвешендә чыгып өлгермәде...

***
Алтыннары булмаса да, Дәрдемәндкә охшатам мин аны. Аз сандагы фәлсәфи-сагышлы шигырьләре белән. Милләт мәнфәгатьләренә багланган тугры максаты белән. Зыялы зәвыгы белән. Фани дөньяда бик аз яшәп тә, татарга китергән игелеге белән...
—Миңа мизгел кирәк!—
Бар дөньяны яктыртырга—
ди Фәиз Зөлкарнәй соңгы шигырьләренең берсендә. Ни аяныч, гомере дә мизгел сыман гына булды. Әмма шул мизгелдә дә ул рухи халәтебезне савыктыруга үз өлешен кертеп өлгерде. Игелек иясе иде ул.

Марат ЗАКИР
Казан утлары № 12, 2011.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013