Бүген Әдипләр: Зөлфия Сираева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлфия Сираева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Тәнзилә Солтанова
Зөлфия Сираева
Зөлфия Дәүләт кызы Сираева (Муллаянова) 1958 елның 4 февралендә Мөслим районы Баек авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Туган авылында укытучы булып эшли һәм, читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1980-1986 елларда Көнчыгыш Себернең Ямал-Ненец автономияле округында, 1986-1989 елларда Новгород өлкәсендә балалар укыта. Гаиләсе белән 1989 елны Әлмәт якларына кайта. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә эшли. 2008 елда «Гел сагынып яшим» китабы дөнья күргән. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Йолдыз булып кабын, Зөлфия!

Зөлфия Сираева - Баек кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы дипломы ала.

Педагогик хезмәт юлын ул, мәктәп директоры чакыруы буенча, туган авылында башлап җибәрә. Үзе белем алган мөгаллим-мөгалимәләре белән бергә эшләү аңа икеләтә, өчләтә җаваплылык өсти. Яшь белгеч тиз арада укытучыларның да, укучыларның да мәхәббәтен яулый.

Яшь мөгаллимә эзләнә, камиллеккә омтыла. Хезмәт белән бергә укуын да дәвам итә . Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих факультетында укып тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге ала. Язмыш Зөлфияне Әлмәт якларында туып үскән Хәниф белән очраштыра. Алар гаилә корып, Себер якларына чыгып китәләр. Анда да Зөлфия Дәүләтовна балаларга белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә.

1989 елда гаиләләре белән Әлмәт районы Колшәрип авылына кайтып төпләнгәч тә яшьтән сайлаган һөнәренә тугры кала. Озакламый ул урта мәктәптә укыта башлый. Мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Әлмәт шәһәрендәге Ризаэтдин Фәхретддин исемендәге татар гимназиясенә эшкә килә. Тәҗрибәле укытучы, оста оештыручы гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Оештыру эшләре белән беррәттән югары сыйныф укучыларына тарих дәресләрен дә укыта. Ун елга якын әнә шушы җаваплы да, мәшәкатьле дә вазыйфаны алып бара.

Нечкә күңелле, җыр-биюгә һәвәс Зөлфия кечкенәдән үк шигырьриятәкә гашыйк. Башта күңеле тулышканда үзе өчен генә яза. Аннан туганнарына, дусларына багышлап шигырьләрен туган көн, юбилейлар уңаеннан да яза башлый. Шулай итеп, аны иҗат җимешләренең беренче укучылары, беренче тыңлаучылары табыла.

Матурлыкка гашыйк, романтик күңелле җан күбрәк мәхәббәт, табигать, матурлык турында яза. Шигырьләре күңеле кебек үк чиста, алардан аклык, самимилек бөркелеп тора. Без киләчәктә дә Зөлфия Дәүләтовнага иҗади уңышлар гына телибез. Аның яңадан-яңа шигырьләрен көтеп калабыз.

Илүсә Нәбиуллина,
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Шигырьләре

Соңгы туй

Күрше кызы Рәмзия дустым рухына багышлыйм.

Юллар ерак иде, күрешә алмадык, 
Еллар узды җепкә тезелеп. 
Бәхиллекләр алып калмадым шул, 
Йөрәк әрни бүген өзелеп.
Очрашулар, кат-кат күрешүләр 
Нигә икән насыйп булмаган. 
Әллә гомерләре озын булсын диеп 
Әнкәң сорамаган Алладан.
Хатлар аша да бит серләшмәдек, 
Күрешербез, дидек, яз үткәч. 
Ә җәй саен тагын күрешә алмадык, 
Нишлисең бит, әҗәл бер җиткәч.
Бергә-бергә бәбкә саклый идек, 
Сарашлының яшел болнында, 
Ќилләрдән дә җитез чаба идек, 
Узып китеп хәтта колынын да.
Урам буйлап төшеп китә идек, 
Югары оч безгә тар иде. 
Атауларга барып бала карау 
Әллә ничек, рәхәт наз иде.
Әллә нинди авыр чакларда да 
Барчабызны тарттың, үз иттең. 
Нигә шулай яшьлек дусларыңны 
Иртә ташлап киттең, тиз киттең.
Үзенә генә ягымлы бер тавыш 
Яңгырап китә колак төбендә. 
Яхшылыгың белән бик күпләрнең 
Кабындың син күңел түрендә.
Балачакта алган тәрбияне 
Беркем үзгәртә алмас, дигәннәр. 
Баек авылының һәр йортыннан  
Соңгы туеңа дип килгәннәр.
Џәркем өчен Ходай гомерләрне 
Үзе билгели шул, хәл итә. 
Салкын гүргә кереп ятканнарның 
Ќаннары бит гел дога көтә.
Дога булып барсын шушы шигырь,
Күрше кызым чая Рәмзия.
Тибешкәндә диләр тиңең кирәк
Нигә синең нурлы йөзең аңа, 
Диңгез кебек серле күзләрең?! 
Ак ябалак сөте күреп күзе тонгач, 
Кирәкме соң назлы сүзләрең?!
Шау чәчәкле болын кебек түгел 
Синең күңелең инде керләнгән 
Матур киләчәкне көтә-көтә, 
Сылуыңның рухы имгәнгән
Ник, Ходаем, шундый бәндәләрең 
Чәчәкләрне таптый, имгәтә? 
Дөньядагы гүзәлекне күрми 
Яши бирә шундый имгәк тә.

Оланнарга

Кыйблаларга карап аккан сулар, 
Изгеләрдән булып санала. 
Үткәннәрне хәтерләсәк кенә 
Киләчәккә бездән эз кала. 
Искә алырсызмы, әй оланнар, 
Туган якның шанлы дәверен, 
Эзләрсезме дәү әтиләр юлын, 
Дәү әниләр куйган әвенен? 
Табарсызмы риваятькә күчкән 
Җәмиләнең тирән коесын, 
Кәҗә, Куян, Бистә тауларында 
Күрерсезме бурсык оясын. 
Көтү йөрткән Җәйләү әрәмәсен, 
Сакларсызмы килер елларга, 
Без утырткан тупыл яннарыннан, 
Чыгарсызмы олы юлларга? 
Әй оланнар, кичерегез безне, 
Югалтканга Изге Актауны. 
Чүплекләргә әверелеп бара, 
Көтеп тора сезнең яклауны. 
Морат, Дөмәй кебек инешнәрне,
 Коткарыгыз зинһар афәттән, 
Сакланыгыз Җиһан рәнҗешеннән, 
Сак булыгыз олы нәфрәттән.
Авылым - нурлы балкышым
Менә тагын сиңа кайтып килдем, 
Туган авылым - нурлы балкышым, 
Азга гына диеп киткән идем, 
Чит җирләрдә булган язмышым. 
Туган якта бар да җанга якын, 
Таныш сөйләм, гореф - гадәтләр. 
Анда гына бары үзгә тормыш. 
Минут кына кебек сәгатьләр. 
Мәшәкатьләр чыгып кайтмый торсам, 
Җаным сусый татлы сүзләргә. 
Атна кичләр кабат җиткән саен, 
Юлга чыкмый ничек түзәргә. 
Атна кичләр кабат җиткән саен, 
Чапкан аттай сиңа җан ярсый.
Туган ягын миндәй сөймәгәннәр
Ничек итеп икән җан асрый?

Балама

Гомерем буе җиде ятлар өчен
 Җаным атып йөрдем эшемдә. 
Ә үз балам һаман читтә калды, 
Утлар яна әл дә эчемдә. 
Кеше кебек сөеп озатмадым, 
Чәчәк тотып каршы алмадым. 
Гел "бишле"ләр белән кайтканда да, 
Булдырдың, дип котлый алмадым. 
Рәхмәт сиңа балам, җиңеп уздың 
Сикәлтәле тормыш үзәнен. 
Үҗәтлегең, тырышлыгың аша 
Яулый алдың сәнгать үрләрен.

Туган ягым 
(җыр)

Мин яшимен синнән бик еракта,
Киткән идем күптән аерылып.
Туган ягым, кичер, зинһар, мине,
Сыңар канат булдым каерылып.

Кушымта:
Өзелмәсен юллар туган якка,
Суынмасын кайнар кочаклар.
Калмасыннар ятка сөйгән ярлар,
 Бергә яккан кайнар учаклар. 
Сәлам килә синнән кай чагында,
Көтәм сине, диеп язасың.
Китмәс идем дә бит аерылып,
Белмәдем бит болай янасың. 

Кушымта шул ук.

Туган ягым, җыеп гүзәллегең         
Бүләк итең дөнья рәхәтен. 
Бәхетлемен, әгәр кайтаралсам, 
Җырым белән сиңа рәхмәтем.

Кушымта шул ук.

Үз иткән як

Басу юлы буйлап кайтып киләм,
Еракларга китә уйларым.
Хәтер тәрәзәсе аша күрәм, 
Җыен үткән Дөмәй буйларын.
Бу якларның сихри матурлыгы
Бик күпләрне җәлеп иткәндер.
Кайберләре аннан илһам алып,
Сәнгать үрләренә җиткәндер.
Зур яуларга барган гаярь ирләр,
Шушы сукмак буйлап узгандыр.
Күрешүләр насыйп булырмы дип,
Йөрәкләре тәмам сызгандыр.
Зәңгәр томан сарган Бүре тауда
Ишетәм күк чалгы тавышын,
Әсәрләнеп туктап тыңлап торам
Дөмәй чишмәсенең агышын...   
Ташкүпергә инде җитеп киләм
Уйларымның очы күренми,      
Ярсу күңел һаман тынычланмый,
Ап-ак чәчәкләргә үрелми.
Ромашканың ак таҗлары тузган,
Ярын көтеп кем ул төн кунган?
Әрәмәгә таба юл сузылган
Чыклы үлән таптап кем узган? 
Бу дөньяда бар да камил түгел,
Берәү таба, берәү югалта.
Табигатьтә генә серләр кала
Әнә шулар безне юата. 
Ни дисәң дә, тормыш дәвам итә,
Түгәрәк җир әл дә әйләнә.
Үз тиңнәрен тапканнарның гына
Чәчкәйләре чәчкә бәйләнә... 
Басу юлы буйлап кабат атлыйм,
Үз эчемнән җырлар кабатлыйм.
Гүзәллектән әсәрләнеп китәм
Бу якларны шулай үз итәм.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018