Бүген Әдипләр: Зөлфәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлфәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Зөлфәт

(1947-2007)

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965— 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.
Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.
Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.
1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Юсенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.
Зөлфәт—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды.
Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май.
Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр.
Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйрәданованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б.
А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...»


Борынгы Греция философлары дөнья яратылуны җир, һава, ут һәм судан килә дип фараз кылганнар. Әлеге табигый хисләр стихиясе шагыйрь Зөлфәт шигъриятенен дә төп тукымасын тәшкил итә.
Җир—аның шигъри орлыклары чәчелгән туфрак ул. Бу—Мөслим төбәгендәге иркен басу-кырлар, көмеш сулы чишмәләр, тыныч-имин урманнар, яшел үзәннәр һәм кылганлы үрләр һәм, иң мөһиме, якташлар, кешеләр, аларның язмышлары... Зөлфәтнең туган авылы, ягъни Яна Сәет, исеменнән үк күренгәнчә, чагыштырмача яңа авыл. Заманында Иске Сәеттән аерылып башка чыккан һәм табигатьнең ифрат та гүзәл җиренә урнашкан. Аның ындыр артыннан ук «кара урман» башланып китә: болын-сулары да матур. Зөлфәткә шигъри орлык, шигъри имезлек биргән җир бу.
Исемең-чайяр! Әйтерсең лә,
анда
Кем каядыр ярсып ыргылды!
И Коргылды!
Минем өчен бит син
Керсез яшәтердәй сер булдың.                                             "
Син карыйсың һаман
мөлдерәп.
Күкрәгемә кулым куям—
Бушлык—
Синдә калган бугай бу йөрәк.
Менә шулай, урман ешлыкларыннан, «Коргылды»лардан моң алган Зөлфәт татар шигъриятендә мең тавышлы урман кебек гүләп яшәде;-аның ухылдап эндәшкән йөрәк тавышы ерак киңлекләргә сибелгән бөтен татар халкы күңелендә яңгыраш тапты. Юк, бу матур сүз уйнату гына түгел, бәлки Зөлфәт шигъриятенең асыл сыйфатын ачыклаучы символик сурәт, хакыйкый чынбарлык. Шагыйрь юкка гынамы шигырь турындагы ин саф, иң эчкерсез хисләрен, күз яше белән сугарылган иманга тиң уйлануларын «Чытырманда былбыл сайрый» дип атаган?! Әллә юкка гынамы аның иҗатын ин әтрафлы чагылдырган китабы «Ике урман арасы» дип исемләнгән?! «Юкка түгел, юкка түгелдер...»
Нинди генә агач-үләннәр үсми анда, нинди генә кош-корт җанварлар яшәми... Анда—бу Галәми киңлектә—кемнәр генә фидаи гомер кичерми... Ике урман арасы—ике Чик арасы ул!
Яудым йолдыз яңгырлары
булып
Татар җанына мин киң
күктән—
һәр иҗегем, һәр сулышым
канлы,
Җәрәхәтле килеш мин китәм...
Әйе, Зөлфәт иҗатында—шагыйрь, философ, табигать баласы иҗатында— дөньялыкның һәр күзәнәге, һәр сулышы халык язмышына барып тоташа. «Татар теленең каргышы», «цирктагы уен», «үлемгә мәхкүм ителгән сазлык ыңгырашуы», «кайнар кәлтә эзе», «йодрык һәм ат турыңдагы балладалар», «өн» һәм «нигез»ләр һәм башка меңнәрчә төрле төс-сурәтләргә барып тоташа ул. Илаһият аша! Язмышлар аша!
Шагыйрьне тыңлыйк: «Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә. Артканы—яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куак—чикләвек бирә алмый. Милләтләр—әнкәбез, табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары. Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә—гашыйклар сыман назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә. Имән—тарихның үзе сыман тирәннән, җир күкрәгеннән гүли». (Гамбәр Н. Яшьлек хатирәсе. Ватаным Татарстан.—1997.—10 гыйнвар.)
Болай дип, безнеңчә, «урман»—халык язмышын тирәнтен аңлый алган, күзәтүчән һәм уйчан фикер иясе генә әйтә ала.
Зөлфәт шигъриятеңдә өч әдәби образ: ат, болыт һәм кош образлары өстенлек итә. Бу, беренче карашка, кабатлау булып яңгыраса да, һич тә борчылырга, шагыйрьгә үпкә белдерергә, аны шелтәләргә кирәкмәс. Чөнки ул образлар: ат—сагыну, ат—иртә чикләнгән язмыш, ат—тамырын корыткан буын; болыт—өмет, болыт—ышаныч, болыт—намус кебек төрле-төрле төшенчәләрне белдереп киләләр. Мәгънә төрлелеген ишәйтәләр һәм аларга яңа төсмерләр, яңа аһәңнәр өстиләр. «Шундый чагы әле җанымның» шигыреңдә ул намус, ышаныч, өмет дәрәҗәсенә җиткерелә; гомернең, яшьлекнең агышы белән бәйле сагыш фәлсәфәсе «Мәңгелек» шигырендә болыт символы аша чагыла; « Тезлән дә бер», «Адашкан болыт», «Соңгы томан» шигырьләрендә ул илнең авыр язмышын, сагыштан туган авыр уйларны белдерүгә юнәлтә.
Ерактан ук атлар таный идек— 
Бар иде бит безнең шундый чак! 
Төшләремдә җилә чабышкылар, 
Юргалый ак юрга-аргамак.
Чыннан да, татарда ир-егетләргә борын-борыннан «ат җене» кагылган. Көмеш тояк, тулпар атлар турында халык җырларында җырлана, әкиятләрдә сөйләнә. Ләкин шагыйрь бу образны башкача борып җибәрә:
Һаман ат уйнаклый шигыремдә... 
Уйнакласын... сулыш ачылсын... 
Толпар тоткан малай—мин үзем бит! 
Хет шигырьдә күңел басылсын!
Безнеңчә, бу сүзләрдә Зөлфәт шигъриятенең төп сыйфаты ачыла. Аның юллары сүлпән-тымызык түгел, һәр әсәреңдә пыр туздырып толпар уйнап тора, чабышкылар җилдерә. Менә шушы хис кайнарлыгы, романтик пафос Зөлфәт шигырен башкалардан аерып, аның төп үзенчәлеге булып тора.
«Мин бит—авыл малае. Урман эчендәге авылда үскән малай. Бәләкәй чакта көтүче булып йөргән идем. Ул урман-кырлар, басу-иңкүлекләрнең кечкенә хуҗасы мин үзем идем. Шуларның серләре миңа да күчкәндер... Бәләкәй чакларымда коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз, яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым. Шул хыялым шигырьгә кош образы булып күчкәндер»,—ди Зөлфәт бу хакта. (Сабирова А. Тукайҗанлы шагыйрь. Шәһри Казан.—2000.—7 апрель.)
«Йөрәгемне былбыл чакты» китабында шагыйрь кошның үз теле белән сөйли, гаҗәп күп сөйли... «Бәхет кошы өркеп очмасын», «Кош канаты кыеп*язганы», «Сандугач оясы», «Канатлы былбыл», «Былбыл», «Бер сайрар тан» һәм, ниһаять, «Тан кошың...» шигырьләре шуңа дәлил:
Сәлам, дөньям!
Мин уяндым, сайрыйм
Купса, уянса да җил-давыл!
«Ялгыз сандугач» шигырендә дә кош җиһандагы ялгыз шагыйрь образы:
Безнең өскә гүя ниндидер көч 
Авыр, кара йолдыз кабызды— 
Өер-өер ач бүреләр улый 
һәм сандугач сайрый—ялгызы...
Сандугачның ялгыз сайравында замана фаҗигасе да тасвирлана кебек. Шагыйрь Зөлфәтнең шигъриятендәге кара йолдыз фәлсәфәсенә, фикер киңлегенә, хисләрнең тирәнлегенә сокланасын. Аның шигърияте тормыш, яшәү көе белән тулган.
Шагыйрьнең дөньяга карашы киңәйгән саен, сурәтләү объекты конкретлаша, фикер агышы эзлеклерәк була бара. Зөлфәт иҗатында бер-берсенә үрелгән өч яссылыкны тоярга була. Беренчесе—гомумкешелек кыйммәтләрен яклап нәгърә ору («Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе—шигърият»), икенчесе—конкрет ил, халык язмышы хакында уйланулар, өзгәләнүләр:
Тәңре үзе җәзалыймы әллә 
Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? 
Ничә гасыр кайный кара буран!— 
Ачыласы юктыр бу көннәрнең.
Өметсезлек һәм өмет, шом һәм сизелер-сизелмәс яктылык, шөбһә һәм ышаныч, ачыну һәм сөенеч чаткылары белән сугарылган шигырьләр алар. Өченче яссылык—җан-күңел кичерешләре аша яшәешенең бөтен төсмерләрен ачып бирергә омтылу. Үзәктә шәхес тора. Ул шигырьләргә Туфан һәм Бабич булып та, Есенин, Пушкин булып та, Каюм һәм Кандыр карты булып та киле"п керә, Әгъләм булып та чагыла, шагыйрьнең шашкын хисләреннән туган сөю булып та кәгазьгә түгелә. Күп шигырьләрдә Ходай иҗат иткән Бөек Табигать бердәмлеге төсмерләнә. Кеше—шуның бер кисәге.
Киләчәктән кемдер бар канымда, 
Бу җанымда кемдер җылына. 
... Киләчәктән искән кайнар җилдә 
Борынгы гөл тибри болында...
«Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) поэмасына игътибар итик. Поэмада әкият символы—Алты бархан ыруы турындагы легенда—халык язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы уйлануларны җиткерүче булып тәңгәлләшә, вакыйгалар бәйләме еш кына лирик кичерешләр, уйланулар белән аралаша. Мифик сюжет аркылы автор яңа яшәеш моделен төзи; шартлы алым—үткән һәм бүгенгене кушу аша—мифологик һәм бүгенге чынбарлыкны бер ноктага җыя, фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә бәя-мөнәсәбәт белдерергә омтыла.
Әсәрдә, хакыйкать темасы белән янәшә, шәхеснең үз-үзен һәм яшәешне танып-белү фәлсәфәсе үткәрелә. Гомумән, Зөлфәт иҗаты хакыйкать, халыкны табигатьтә, матурлыкта таба. Шуның белән бәйләнештә әдип иҗатына табигать һәм цивилизация, кеше яшәеше һәм табигать каршылыгы үтеп керә. Илаһи табигать белән цивилизация каршылыгы лирик герой күңелендәге конфликтны ачуга да таяныч хезмәтен үти.
Поэмада шагыйрь күрергә теләгән яшәеш сыйфатларын бергә туплаучы идеал итеп әкият күтәрелә, андагы аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк буларак куя, чынбарлык исә хәзерге вакытта кешелек тырышлыгы белән барлыкка килгән ЭВМнар, машиналар, кеше катнашында барган сугыш кебек вакыйгалардан төзелә. Әсәр чынбарлыгы әнә шул реальлек белән әкиятне берләштерә. Зөлфәтнең идеал-үрнәк рәвешендә әкияткә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Гадәттә, әкиятләрдә халыкның яхшы тормыш турындагы гасырлар буена барган, ләкин тормышка ашмаган якты хыяллары чагылыш таба. Ягъни әкиятнең максаты, чынбарлыктан бигрәк, халык хыялын чагылдырудан гыйбарәт. Билгеле булганча, борынгы Шәрык, һинд, иран, грек, рим халыкларының мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры—Аллалар тормышын хәтерләткән Җир кешеләренең яшәеше турында мифлар сакланып калган. Зөлфәтнең әкиятеңдәге яшәештә әнә шундый күзаллаулар да төсмерләнә.
Поэманың һәр бүлеге лирик геройның хис-кичереш күчешенә бәйләп, әкиятнең бер сыйфатын аерып чыгара. Кереш өлеше үк аерым хасиятләрне укучыга җиткерә, аның Шәрык әдәбиятыннан килгән әкияти элементлар (әфсен-төфсен, сим-сим һ.б.) белән баетылуы әсәргә романтик төсмер бирә. Әкиятнең сыйфатлары төсендә миһербанлык, бердәмлек, Җир һәм Күк гармониясе, Намус, Вөҗдан аерып чыгарыла; аңа «Джанни Родари варианты» бүлегендә балачакка хас самимилек, сафлык, «Тукай догасы» бүлегендә халык бәхете, аның өчен көрәш сыйфатлары үрелә; әкият кызы белән бәйле тагын бер хасият билгеләнә. Кыз символы—романтик әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Шуңа мөнәсәбәттә субъектив эчтәлектә әкиятнең янә бер сыйфаты Матурлык булып аңлашыла.
Әнә шул рәвешле әкият үз эченә бик күп сыйфат-хасиятләрне туплый, Зөлфәт алардан «җыелган» яшәешне үрнәк итеп күтәрә. Әкият кызының кешеләр тарафыннан учакка ;алып яндырылуы аша әдип укучыны бәхетле яшәеш хыялын кешелек үзе үк юкка чыгара дигән фикергә китерә. Учак биредә явыз көч символы булып аңлашыла. Поэманың хис катламында чагылыш тапкан лирик геройның борчылу хисе әнә шул сәбәпкә барып тоташа. Әсәрнең буеннан-буена:
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар 
һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: 
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
Әкиятне саклап калу кирәк...
Бу шигъри юлларының даими кабатланып килүе, авторның идея-теләге белән янәшә хис-кичереш сызыгында хиснең дәрәҗәсен дә көчәйтә. Зөлфәт чынбарлыкның ямьсезлеге белән Матурлык, Бөеклек, Намус, Мәхәббәт, Тигезлек символы булган әкиятнең сихрилеген каршылыкта бирә.
Лирик геройның әрнү төсмере белән өртелгән борчылу хисенә икенче сәбәп булып әкиятнең үткән буыннар яшәешендә калуы тәңгәлләшә. «Дәшегез!» бүлегендә әкиятнең «карурманда—ботак тишегендә, ишек-тәрәзәләре такта белән кадакланган йортта, экипажы күптән һәлак булган космик корабларда, кара савытларыңда, Җидегәннең көмеш чүмечендә..» генә яшәве бүгенге тормыштан бөтенләй читтә торуын искәртә. Кешелек алга барган саен, үзенең табигый сизгерлегеннән, табигый сыйфатларыннан аерыла барган, ахыр чиктә аларны бөтенләй җуйган. Шунын аша автор акылга сыймас «цивилизация»не кире кага, кешелекнең бүген «космик йокы»да булуын искәртә.
Ләкин поэманың соңгы строфасы юану төсен ала һәм киләчәк буыннарга өмет булып яңгырый. Канатлы ат метафорасы әнә шул өмет чаткысына беркетелә:
...Канатлы ат чаба җир буйлатып— 
Азат җан—Хыял һәм Өмет! 
Йөрәгендә—үлмәс дастан—Бәхет! 
Ул булырга тиеш мәңгелек...
Кешелекнең табигый башлангычына кайту теләге белән бәйләнештә Зөлфәтнең «Яшәгән идем» шигыренә дә кабиләләр тормышы килеп керә. Лирик герой, мәңгелектән уянып, үз яшәешенең башлангычына—кабиләләр чорына—әйләнеп кайта. Автор шигырь чынбарлыгында үткәнне һәм бүгенгене бергә үреп бирә. Вакытларның кушылуы шагыйрьгә мәсьәләне гомумкешелек югарылыгына күтәрергә ярдәм итә. Кабиләләр чоры шигырь тукымасында лирик герой күңелендәге сафлыкка, матурлыкка омтылыш булып тәңгәлләшә. Лирик геройны борчуга салган сөйгән ярның ташлавы, кабиләнең яуга күтәрелүе исә сафлыкка, матурлыкка каршы көрәш булып гәүдәләнә.
«Тыным бетте...» (1976) шигырендә дә Зөлфәт халык телендә сакланып калган легенда-риваять сюжетыннан файдалана. Шуның ярдәмендә әсәр матурлыктан аерылуның яшәешне караңгылыкка китерүе турындагы идея белән баетыла. Әсәрнең сюжеты Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылуы турындагы риваятьне колачлый. Шушы кыз, аның язмышы бүгенге яшәешкә үзенчәлекле бәя бирүгә юнәлтелә. Югарыда искәртелгәнчә, кыз образы әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Чибәр кызның бикләп калдырылуы ярдәмендә әдип хәзерге көндә матурлыкның «бикләп калдырылуы» турында сөйли, матурлыкның цивилизация колы булуы хакында фикер үткәрә. Шул рәвешле лирик героинын әрнү, борчылу хисе кешелекнең көч-куәт, матди байлык артыннан кууы нәтиҗәсендә чын, нәфис матурлыктан аерылуына бәйләнә. Табигый, илаһи сафлык кешеләр тормышыннан ерак, матди яшәеш аны каплап киткән. Шигырьдә чынбарлык белән хыял каршылыгы лирик герой күңелендәге каршылыкны да гәүдәләндерә. «Сездә кайсы гасыр?» дигән риторик сорау, даими кабатланып, композицион яктан шигырьне туплап тору белән бергә, төп фәлсәфи фикерне—матурлыкның югалуы белән чын яшәешнең туктап калуы турындагы идеяне—гәүдәләндерә.
Зөлфәт иҗатында төп мотивларның берсе булган заман мәхшәренең гүзәл табигать дөньясына китергән зыяны өчен борчылу «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигырендә дә үстерелә, табигый башлангычтан аерылуның рухи яшәешне юкка чыгаруы хакында фикер раслана. Кешенең табигатьне, үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне җимереп, киләчәккә юл яруы сәбәпле туган әрнү хисе фаҗигале язмышка дучар сазлыкның «үлем»е белән иң югары ноктага күтәрелә. Сазлык үзенә сердәшче итеп төнне, ә кеше исә көнне юлдаш иткән. Төннең романтик әдәбиятта серлелекне аңлатуын исәпкә алганда, әсәр тукымасында ул, бердән, сазлыкның авыр кичерешләрен, язмышының караңгылыгын күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, кеше затының төн серләренә төшенә алмавы аның табигатькә дошманлыгыннан килә дигән фикерне үткәрә. Зөлфәтнең теләге—кешене табигатькә якынайту.
Зөлфәт иҗатыңда еш кулланылган образларының бер төркемен космогоник символлар тәшкил итә. Шундый символларның берсе—йолдыз—шагыйрь өчен илһам чыганагы булып тора. Традицион кулланылышта ул—моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, сөйгән яр символы да. Ә Зөлфәт аны еш кына мәхәббәт, сагыну, мәңгелек, язмыш, ә соңгы чорда язылган шигырьләрендә ялгызлык, гомер агышы кебек мәгънә төсмерләре белән баета. Күпчелек әсәрләрдә йолдыз-мәхәббәт янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә йолдыз символы мәхәббәтнең матурлыгын да, яктылыгын да,бөеклеген дә искәртә. Мәхәббәт кебек изге һәм мәңгелек хисне илаһи Күктәге йолдыз белән чагыштыру, гомумиләштерү аша шагыйрь мәхәббәт фәлсәфәсен үткәрә һәм күтәрә. «Төнге гөлләр» шигырендә мәхәббәтнең җылысын, кайнарлыгын бирүче йолдыз капма-каршы якка—Галәмнең салкынлыгын ачуга—юнәлтелә. Шуның аша автор Кеше йөрәгенең җылысы белән Галәм җанының салкынлыгы контрастлыгын тудыра һәм Кешенең бөеклеге, Мәхәббәтнең таулар күчерердәй чиксез көче турындагы фәлсәфәгә килә. Сөю, сөйгән ярны сагыну мотивлары үзәккә алынган «Бар килеш...» һәм мәхәббәтнең көчен йолдыз нурының яктысы аша чагылдырган «Бул гына!» шигырьләрендә дә йолдыз-мәхәббәт янәшәлеге күзәтелә.
Йолдызның кеше тормышында юнәлеш билгеләүче изге нокта булуына бәйләп икенче мәгънәсе дә үстерелә: йолдыз—язмыш, йолдыз—гомер агышы. Мондый концепция белән «Шулай икән...» әсәре фәлсәфи уйланулар үткәрә. «Татар теленең каргышы» шигырендә исә йолдыз символы—өмет чаткылары, ышаныч билгесе буларак яңгырый. Яшь буынны караңгылык, наданлык биләп алуы, аларнын иманы, әхлагы, намусы юклыгы лирик герой күңелендә сызлану тудыра. Зөлфәтнең кайбер шигырьләрендә йолдыз-фаҗига янәшәлеген күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Ялгыз сандугач» шигырендә кара йолдыз афәт, фаҗига, икенчедән—илнең караңгы язмышы, өченчедән—өметсезлек, чарасызлык билгесе булып чагыла. Йолдызның кара төстә бирелүе дә фаҗигане, ил өстенә килгән афәтне билгели.
Зөлфәт иҗатында җил образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә җил-фаҗига янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, Тукайга багышлаган «Ялгызлык» шигыреңдә беренче строфа ук шигырьгә «ил өстендә айкалган җил, тәрәзәләргә каткан боз» тудырган борчылу хисен алып килә. Шагыйрьнең бөтен яшәешен томалап торучы, илдәге изү сәясәтен символлаштырган җил, боз образлары чорны күз алдына бастыра. Алдагы строфалардагы шәм уты, яшен уты, шәүлә кебек образлар да фаҗигане көчәйтә. Икенче строфада әлеге хискә Тукайның гомерен, язмышын берләштергән юлның билгесезлегенә, шагыйрь кичергән көннәрнең ямьсезлегенә бәйле рәнҗү төсмере дә кушыла. Шигырьнең өченче строфасында аңа шом өстәлә. Каршылык тудырган риторик сорау белән риторик җавап хисне тагын да үстерә, шәмнең утын сүндерергә омтылуның көчәя баруына ишарәли. Идеологик кануннар дип аңлашылган мистик кара шәүлә образы кешелекне җимерүче көчләрне символлаштыра. Әнә шулай мистикага сәяси фикер үрелеп китә, шәм өстеңдә басып торучы көч ачыла. Суфичылык традицияләрен яңартып, шәм шагыйрь шәхесен дә символлаштыра. Ут исә аның яшәеше, гомер агышы белән бәйли. Салкын җил белән җылы каршылыгы яшәү һәм үлем, ак һәм кара, мәхәббәт һәм рәнҗү кебек капма-каршы төшенчәләргә тоташа. Салкын җил—Тукайсыз калган татар халкының мәңге «җылы» таба алмаячагына ишарә. «Караңгы җил», «Ялта тыкрыгында», «Игенче», «Эт тоту көне», «Тамыр көлләре» һ.б. шигырьләрендә дә җил символы сәясәт тудырган фаҗигане ачуга юнәлтеп, чорга бәя бирүгә хезмәт итә.
Зөлфәтнең «Кайчан, кайда?», «Сөйләшик бер, гомер, синең белән» кебек шигырьләрендә җил-язмыш, гомер агышы концепциясен дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, соңгысында җил әсәргә гомернең, яшьлекнең үтүе белән бәйле сызлану фәлсәфәсен алып килә. Гомумән, җилнең моңсулык, күңелсезлек төсмеренә баеп килүе халык җырлары традицияләрен яңарта.
«Буранның бураны» шигырендә җил битарафлык төсен ала. Лирик геройның үпкә хисе дә җилнең битарафлыгы белән үрелә. Җилнең дәшмәве, гамьсезлеге исә юанычның була алмавын искәртә.
Шагыйрьнең аерым шигырьләрендә җил-шатлык янәшәлеге тудырыла. «Җилләр чиртә сары камылларга» шигыреңдә ул табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыкны гәүдәләндерсә, «Баш очында...» шигырендә лирик геройның Мәңгелек серенә төшенүдән туган шатлыгына әверелә. «Син уемда...» шигырендә җил мәхәббәтнең матурлыгын да, сөйгән ярдан аерылуның сагышын да, сагыну сагышын да гәүдәләндерүче күпмәгънәле образга әверелә, җил—сагыш—мәхәббәт бердәмлеген барлыкка китерә.
«Илем» шигырендә җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманны вакыт кысасында берләштерүче образ буларак бирелә. Илнең авыр, яралы язмышы, өметләрнең акланмавы, чарасызлык лирик геройның күңелен биләп алган борчылу катыш әрнү хисен тудыра. Хиснең шушы сәбәпләрен җил образы бер бәйләмгә туплый.
Зөлфәт космогоник символлардан булган ай образын да төрле мәгънә төсмерләренә тулыландырып баета: ул табигатьнең матурлыгын, мәхәббәтнең сафлыгын, көчен белдереп кенә калмый, афәт, фаҗига булачагын хәбәр итүче күпмәгънәле символ буларак та чагыла. Мәсәлән, «Сүтелгән дә айның томаннары», «Ай һаман дәү» кебек шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын, аның сихри мизгелләрен чагылдырган ай образы «Кара күбәләк», «Изге ялвару» һ.б. әсәрләреңдә фаҗигалелекне хәбәр итүче билгегә әйләнә. «Аулак сукмак», «Ике гашыйк», «Синең алда», «Әйтәсем килә» кебек шигырьләреңдә исә капма-каршы яссылыкта—Мәхәббәтнең изгелеген, сафлыгын, мәңгелеген белдерүче буларак—күренә.
Зөлфәт шигырьләрендә киң кулланылган символик образларның тагын берсе— кояш образы да—төрле мәгънә төсмерләрендә тәкъдим ителә. Халык иҗатында кояш—бәхетле тормыш, якты киләчәк, тирән мәхәббәт, сөйгәнеңнең гүзәллеге һәм башка бик күп якты күренешләрнең символы. Ә Зөлфәт шигырьләрендә ул бәхетле тормый, шатлык, хакыйкатьне белдерү белән беррәттән, бәхетсезлек, начарлык, тирән фаҗига ролен дә үти. Мәсәлән, «Күз тимәсен берүк», «И яраткан еллар...» әсәрләрендә яктылык, матур киләчәк кояш символы аша чагылыш таба; «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә әлеге символ туган як матурлыгын, аның гүзәллеген белдерергә ярдәм итә; «Яулар идем», «Сандугач оясы» шигырьләрендә кояш—шатлык буларак чишелә һәм лирик геройның табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыгы белән бәйләнә; «Ялта тыкрыгыңда» шигырендә һәм «Җирдән кайтышлый» поэмасында кояш символы хакыйкатьне ачуга юнәлтелә. Зөлфәт әсәрләрендә яхшы, бәхетле, имин, шатлыклы тормыш символы булган Кояш образына кайчак капма-каршы вазифа да йөкләнә: шагыйрьнең хис-тойгылары, тирән кичерешләре, җиһандагы язмышы белән бәйләнештә кара кояш образы үтеп керә. Мәсәлән, « Илем» шигырендә мондый күренеш белән очрашабыз:
Ниләр көтә сине, бичара ил? 
Күз яшедәй һәр чык—таңнарда... 
Кара кояш бата офыгыңда, 
Гел карадан таңың уяна.
Чиксез киңлек, мәңгелек, биеклек билгесе булып йөргән күк образын да Зөлфәт яңа төсмерләр белән баета. Күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген дә, шул ук вакытта фаҗига, афәтне дә белдереп килә. Мисал өчен «Ай һаман дәү» шигырендә ул табигатьнең матурлыгын ачарга ярдәм итә; күкнең бөеклеге «Күк тамчысы», «Көтелмәгән тәэссорат» шигырендә чагылыш таба; «Нигә кирәк», «Кайнар кәлтә юлы», «Гозер» шигырьләрендә күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген ачып бирүче символга әйләнә.
Шул рәвешле, Зөлфәт иҗатында чагылыш тапкан символик образлар, төрле мәгънә төсмерләре белән баеп, хәтта бер әсәр чикләрендә дә язмыш фаҗигасен, сәясәт китергән хәсрәт-кайгыны, чарасызлыктан туган сызлану тойгысын чагылдырудан алып, битарафлыкны һәм сагыш аша шатлыкны, Мәхәббәтнең бөеклеген ачуга кадәр үстерелә. Зөлфәт иҗаты хәзерге татар поэзиясендә традицияләрнең көчәюен раслый һәм милли сүз сәнгатен яңа сәнгати чаралар, фәлсәфи фикерләр белән баета.

Гөлүсә НИЗАМЕТДИНОВА,
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты
"Казан утлары" № 9, 2010.

ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллары милли сүз сәнгатендә үзенчәлекле чорларның берсен тәшкил итә. Гомумкешелек мәсьәләләренә игътибар арту, дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю, рухи тормышның активлашуы, фикер хөрлеге һ. б. сыйфатлар хас бу елларга. Лирика исә иҗтимагый-әдәби барыштагы мондый үзгәрешләрне тиз тоеп ала һәм аны лирик геройның хис-кичереше, символ-метафоралар аша укучыга җиткерергә омтыла.

Зөлфәтнең лирик герое да иҗатының буеннан-буена хакыйкатьне эзли, 1970 нче елда язылган «Дүрт җыр» шигырендә Зөлфәт үзе дә дүрт «җырын» атап, шигъриятенең тематикасын ачыклый. Аның шигърияте халыкның үткән традицияләрен яңартырга омтылу, фәнни-техник алгарыштан, «европалашудан» табигый яшәешкә борылырга чакыру мотивлары белән сугарыла, легенда, мифлардан килгән образларны үзәккә ала; эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик хасияте, тема-проблемалар яктыртылышы ягыннан да, сүз-сурәт үзенчәлеге җәһәтеннән дә аерым урын тота. Зөлфәт иҗатының тагын бер үзенчәлеге, һичшиксез, хәзерге татар поэзиясендә символларга аеруча еш мөрәҗәгать итүе, аларны төрле мәгънә төсмерләренә баетуы белән бәйләнә. Заманга бәяне, үз фикер-кичерешләрен шагыйрь символ-метафораларга төреп бирергә ярата, әдипнең иҗатын әнә шул символларны «чишеп» укыганда гына бөтен тулылыгында аңларга була. Бу яктан аны гасыр башындагы символист шагыйрьләрнең иҗади мирасы белән янәшә куярга да мөмкин. Әлбәттә, бер мәкалә чикләрендә генә шагыйрь иҗатын бөтен нечкәлекләре белән тулаем күзаллап бетерү, бигрәк тә тәфсилле бәя бирү—шактый авыр эш. Без исә бу язмабызда төп игътибарны бер якка—аның лирик шигырьләрендә, романтик рухлы поэма-балладаларында символлар бирелешен күздән кичерүгә юнәлтәбез, легенда, риваять сюжетлары, җил, йолдыз, ай, кояш кебек космогоник һәм мифологик образларның мәгънәви төрлелеген ачыклау аша Зөлфәт шигъриятенең фикер һәм шәкел байлыгын, фәлсәфи һәм мәгънәви киңлеген бәяләү-билгеләү белән чикләнәбез.

Әдәбият белемендә символларның ике яссылыкта кулланылуы билгеле: бер яктан символизм иҗат агымына мөнәсәбәтле әсәрләрдә төп терәк төшенчә ролен башкарса, романтик һәм реалистик әсәрләрдә аерым мәгънәне җиткерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, XX йөз башында символизм агымы аерым сүз-образларны гына түгел, Сөембикә, Чыңгыз хан, Идегәй, Чура батыр кебек билгеле тарихи шәхесләрне, табигать бирелешен, мифик сюжетларны да символик югарылыкка күтәрә (Д. Заһидуллина). Язучылар, үз фикерләрен укучыга җиткерү ниятеннән, әзер мифик сюжетлардан гына файдаланып калмыйча, яңа «миф»лар да иҗат итә. Алар традицион мифны «уйнату»дан бигрәк, «сүтеп коралар», аның аша билгеле бер мәгънә, бәя үткәрергә омтылалар. Әлеге символлар романтик әдипләр тарафыннан да яратып кулланыла. Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) поэмасында да шундый символларның берсе белән очрашабыз. Шагыйрь үзе дә бу турыда искәртеп, болай дип яза: «Киресен түгел, киредән уйларга өйрән!»

Поэмада әкият символы—Алты бархан ыруы турындагы легенда—халык язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы уйлануларны җиткерүче булып төгәлләшә, вакыйгалар бәйләме еш кына лирик кичерешләр, уйланулар белән аралаша. Мифик сюжет аркылы автор яңа яшәеш моделен төзи; шартлы алым— үткән һәм бүгенгене кушу аша—мифологик һәм бүгенге чынбарлыкны бер ноктага җыя, фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә бәя-мөнәсәбәт белдерергә омтыла.

Әсәрдә, хакыйкать темасы белән янәшә, шәхеснең үз-үзен һәм яшәешне танып-белү фәлсәфәсе үткәрелә. Гомумән, Зөлфәт иҗаты хакыйкать, хаклыкны табигатьтә, матурлыкта таба. Шуның белән бәйләнештә әдип иҗатына табигать һәм цивилизация, кеше яшәеше һәм табигать каршылыгы үтеп керә. Илаһи табигать белән цивилизация каршылыгы лирик герой күңелендәге конфликтны ачуга да таяныч хезмәтен үти.

Поэмада шагыйрь күрергә теләгән яшәеш сыйфатларын бергә туплаучы идеал итеп әкият күтәрелә, андагы аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк буларак куя, чынбарлык исә хәзерге вакытта кешелек тырышлыгы белән барлыкка килгән ЭВМнар, машиналар, кеше катнашында барган сугыш кебек вакыйгалардан төзелә. Әсәр чынбарлыгы исә әнә шул реаль чынбарлык белән әкиятне берләштерә. Зөлфәтнең идеал-үрнәк рәвешендә әкияткә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Гадәттә, әкиятләрдә халыкның яхшы тормыш турындагы гасырлар буена барган, ләкин тормышка ашмаган якты хыяллары чагылыш таба. Ягъни әкиятнең максаты, тормыш чынбарлыктан бигрәк, халык хыялын чагылдырудан гыйбарәт. Билгеле булганча, борынгы Шәрык, һинд, иран, грек, рим халыкларының мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры—Аллалар тормышын хәтерләткән Җир кешеләренең яшәеше турында мифлар сакланып калган. Зөлфәтнең әкиятендәге яшәештә әнә шундый күзаллаулар да төсмерләнә.

Поэманың һәр бүлеге лирик геройның хис-кичереш күчешенә бәйләп, әкиятнең бер сыйфатын аерып чыгара. Кереш өлеше үк аерым хасиятләрне укучыга җиткерә, аның Шәрык әдәбиятыннан килгән әкияти элементлар (әфсен-төфсен, сим-сим һ. б.) белән баетылуы әсәргә романтик төсмер бирә. Әкиятнең сыйфатлары төсендә миһербанлык, эчкерсезлек, игелек, рухи, камил әхлак, буыннар бәйләнеше, тарихи хәтер, мәхәббәт, бердәмлек, Җир һәм Күк гармониясе, Намус, Вөҗдан аерып чыгарыла; аңа «Джанни Родари варианты» бүлегендә балачакка хас самимилек, сафлык, «Тукай догасы» бүлегендә халык бәхете, аның өчен көрәш сыйфатлары үрелә; әкият кызы белән бәйле төстә тагын бер хасият билгеләнә. Кыз символы символик һәм романтик әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Шуңа мөнәсәбәттә субъектив эчтәлектә әкиятнең янә бер сыйфаты Матурлык булып аңлашыла.

Әнә шул рәвешле әкият үз эченә бик күп сыйфат-хасиятләрне туплый, Зөлфәт алардан «җыелган» яшәешне үрнәк итеп күтәрә. Әкият кызының кешеләр тарафыннан учакка салып яндырылуы аша әдип укучыны бәхетле яшәеш хыялын кешелек үзе үк юкка чыгара дигән фикергә китерә. Учак биредә явыз көч символы булып аңлашыла. Поэманың хис катламында чагылыш тапкан лирик геройның борчылу хисе әнә шул сәбәпкә тоташа. Әсәрнең буеннан-буена:
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар 
һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: 
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
Әкиятне саклап калу кирәк...
юлларының даими кабатланып килүе, авторның идея-теләге белән янәшә, хис-кичереш сызыгында хиснең дәрәҗәсен дә көчәйтә. Зөлфәт чынбарлыкның ямьсезлеге белән Матурлык, Бөеклек, Намус, Мәхәббәт, Тигезлек символы булган әкиятнең сихрилеген каршылыкта бирә.

Лирик геройның әрнү төсмере белән эретелгән борчылу хисенә икенче сәбәп булып әкиятнең үткән буыннар яшәешендә калуы төгәлләшә. «Дәшегез!» бүлегендә әкиятнең «карурманда—ботак тишегендә, ишек-тәрәзәләре такта белән кадакланган йортта, экипажы күптән һәлак булган космик корабларда, кара савытларында, Җидегәннең көмеш чүмечендә..» генә яшәве бүгенге тормыштан бөтенләй читтә торуын искәртә. Кешелек алга барган саен, үзенең табигый сизгерлегеннән, табигый сыйфатларыннан аерыла барган, ахыр чиктә бөтенләй җуйган. Шуның аша автор акылга сыймас «цивилизация»не кире кага, кешелекнең бүген «космик йокы»да булуын искәртә.

Ләкин поэманың соңгы строфасы юану төсендә киләчәк буыннарга өмет булып яңгырый. Канатлы ат метафорасы әнә шул өмет чаткысын беркетә:
...Канатлы ат чаба җир буйлатып— 
Азат җан ул—Хыял һәм Өмет! 
Йөрәгендә—үлмәс дастан—Бәхет! 
Ул булырга тиеш мәңгелек...
Кешелекнең табигый башлангычына кайту теләге белән бәйләнештә Зөлфәтнең «Яшәгән идем» шигыренә дә кабиләләр яшәеше килеп керә. Лирик герой мәңгелектән уянып, үз яшәешенең башлангычына—кабиләләр чорына әйләнеп кайта. Автор шигырь чынбарлыгында үткәнне һәм бүгенгене бергә үреп бирә. Вакытларның кушылуы шагыйрьгә мәсьәләне гомумкешелек югарылыгына күтәрергә ярдәм итә. Кабиләләр чоры шигырь тукымасында лирик герой күңелендәге сафлыкка, матурлыкка омтылыш булып төгәлләшә. Лирик геройны борчуга салган сөйгән ярның җирәнеп, аны ташлавы, кабиләнең яуга күтәрелүе исә сафлыкка, матурлыкка каршы көрәшне гәүдәләндерә.

«Тыным бетте...» (1976) шигырендә дә Зөлфәт халык телендә сакланып калган легенда-риваять сюжетыннан файдалана. Шуның ярдәмендә әсәр матурлыктан аерылуның яшәешне караңгылыкка китерүе турындагы идея белән баетыла. Әсәрнең сюжеты Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылуы турындагы риваятьне колачлый. Шушы кыз, аның язмышы бүгенге яшәешкә үзенчәлекле бәя бирүгә юнәлтелә. Югарыда искәртелгәнчә, кыз образы әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Чибәр кызның бикләп калдырылуы ярдәмендә әдип хәзерге көндә матурлыкның «бикләп калдырылуы» турында сөйли, матурлыкның цивилизация колы булуы хакында фикер үткәрә. Шул рәвешле лирик геройның әрнү, борчылу хисе кешелекнең көч-куәт, матди байлык артыннан куу нәтиҗәсендә чын, нәфис матурлыктан аерылуына бәйләнә. Табигый, илаһи сафлык кешеләр тормышыннан ерак, матди яшәеш аны каплап киткән. Шигырьдә чынбарлык белән хыял каршылыгы лирик герой күңелендәге каршылыкны да гәүдәләндерә. «Сездә кайсы гасыр?» дигән риторик сорау, даими кабатланып, композицион яктан шигырьне туплап тору белән бергә, төп фәлсәфи фикерне—матурлыкның югалуы белән чын яшәешнең туктап калуы турындагы идеяне гәүдәләндерә.

Зөлфәт иҗатында төп мотивларның берсе булган заман мәхшәренең гүзәл табигать дөньясына китергән зыяны өчен борчылу «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигырендә дә үстерелә, табигый башлангычтан аерылуның рухи яшәешне юкка чыгаруы хакында фикер раслана. Кешенең табигатьне, үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне җимереп, киләчәккә юл яруы сәбәпле туган әрнү хисе фаҗигале язмышка дучар сазлыкның «үлем»е белән иң югары ноктага күтәрелә. Сазлык үзенә сердәшче итеп төнне, ә кеше исә көнне юлдаш иткән. Төннең романтик әдәбиятта серлелекне аңлатуын исәпкә алганда, әсәр тукымасында ул, бердән, сазлыкның авыр кичерешләрен, язмышының караңгылыгын күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, кеше затының төн серләренә төшенә алмавы аның табигатькә дошманлыгыннан килә, дигән фикерне үткәрә. Зөлфәтнең теләге—кешене табигатькә якынайту.

Шагыйрь тарихи легенда сюжетларына да мөрәҗәгать итә, аларда, кагыйдә буларак, күренекле шәхесләр үзәккә алына, алар билгеле бер мәгънә төсмере белән сугарыла. Шундый шигырьләрнең берсе булып «Сөембикәнең хушлашу догасы» (1978) тора. Әсәрнең нигезенә Сөембикәнең Казаннан китүе турындагы риваять салынган. Шагыйрь биредә борынгы мифологик легендаларның эчтәлеген тулысынча диярлек үзгәртә һәм Казанның азатлыгын саклап калу өчен барган канлы сугыш күренешләренә бәйли. Соңгы өметләрнең дә сүнүе, шәһәр нигезенә эт күмелүе белән бәйле төстә үстерелә барган хәсрәт ахырда иң югары ноктасына күтәрелә. Лирик геройның борчылуына, хәсрәтенә икенче сәбәп булып еллар узганнан соң да халыкның акылына килмәве, сугышларның өзлексез дәвам итүе тора. Сөембикәнең китүе турьщдагы легенда-риваять сюжеты татар халкының бүгенгесенә бәя бирүгә юнәлтелә, Сөембикә образы үзе милли азатлык билгесе буларак аңлашыла.

Зөлфәт иҗатында еш кулланылган образларның тагын бер төркемен космогоник символлар тәшкил итә. Шундый символларның берсе—йолдыз—шагыйрь өчен илһам чыганагы булып тора. Традицион кулланылышта ул—моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, сөйгән яр символы да. Ә Зөлфәт аны еш кына мәхәббәт, сагыну, мәңгелек, язмыш, соңгы чорда язылган шигырьләрендә ялгызлык, гомер агышы кебек мәгънә төсмерләре белән баета. Күпчелек әсәрләрдә йолдыз— мәхәббәт янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә йолдыз символы мәхәббәтнең матурлыгын да, яктылыгын да, бөеклеген дә искәртә. Мәхәббәт кебек изге һәм мәңгелек хисне илаһи Күктәге йолдыз белән чагыштыру, гомумиләштерү аша шагыйрь мәхәббәт фәлсәфәсен үткәрә һәм Мәхәббәтне Җирне генә түгел, Галәмне гармониядә тотучы көч югарылыгына күтәрә. «Төнге гөлләр» шигырендә мәхәббәтнең җылысын, кайнарлыгын бирүче йолдыз капма-каршы—Галәмнең салкынлыгын ачуга юнәлтелә. Шуның аша автор Кеше йөрәгенең җылысы белән Галәм җанының салкынлыгы контрастлыгын тудыра һәм Кешенең бөеклеге, Мәхәббәтнең таулар күчерердәй чиксез көче турындагы фәлсәфәгә килә. Сөю, сөйгән ярны сагыну мотивлары үзәккә алынган «Бар килеш...», мәхәббәтнең көчен йолдыз нурының яктысы аша чагылдырган «Бул гына!», шигырьләрендә дә йолдыз -мәхәббәт янәшәлеге күзәтелә.

Йолдызның кеше тормышында юнәлеш билгеләүче изге нокта булуына бәйләп, икенче мәгънәсе дә үстерелә: йолдыз—язмыш, йолдыз—гомер агышы. Мондый концепция белән без «Шулай икән...» фәлсәфи шигырендә дә очрашабыз. Әсәр тукымасында автор мәңгелек һәм фани дөнья каршылыгын тудыра, аның аша мәхәббәтнең узуы белән гомернең үтүе турындагы фәлсәфи уйланулар үткәрә. «Татар теленең каргышы» шигырендә йолдыз символы—өмет чаткылары, ышаныч билгесе буларак яңгырый. Яшь буынны караңгылык, наданлык биләп алуы, аларның иманы, әхлагы, намусы юклыгы лирик герой күңелендә сызлану тудыра.

Зөлфәтнең кайбер шигырьләрендә йолдыз—фаҗига янәшәлеген күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Ялгыз сандугач» шигырендә кара йолдыз афәт, фаҗига, икенчедән, илнең караңгы язмышы, өченчедән, өметсезлек, чарасызлык билгесе булып чагыла. Йолдызның кара төстә бирелүе дә фаҗиганең, ил өстенә килгән •афәтнең көчен, дәрәҗәсен билгели.

Зөлфәт иҗатында җил образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә җил—фаҗига янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, Тукайга багышлаган «Ялгызлык» шигырендә беренче строфа ук шигырьгә «ил өстендә айкалган җил, тәрәзәләргә каткан боз» тудырган борчылу хисен алып килә. Шагыйрьнең бөтен яшәешен томалап торучы илдәге сәяси вәзгыятьне—цензура хөкемен, милләтне кысу, изү сәясәтен—символлаштырган җил, боз образлары чорны күз алдына бастыра. Алдагы строфалардагы шәм уты, яшен уты, шәүлә кебек образлар да фаҗигане көчәйтә. Икенче строфада әлеге хискә Тукайның гомерен, тормыш барышын, язмышын берләштергән юлның билгесезлегенә, шагыйрь кичергән көннәрнең ямьсезлегенә бәйле рәнҗү төсмере дә кушыла. Шигырьнең өченче строфасында аңа шом өстәлә. Каршылык тудырган риторик сорау белән риторик җавап хисне тагын да үстерә, шәмнең утын сүндерергә омтылуның көчәя баруына ишарәли. Идеологик кануннарны танырга ярдәм итүче мистик кара шәүлә образы кешелекне җимерүче көчләрне символлаштыра. Әнә шулай мистикага сәяси фикер үрелеп китә, шәм өстендә басып торучы көч ачыла. Суфичылык традицияләрен яңартып, шәм шагыйрь шәхесен символлаштырып та килә. Ут исә аның яшәеше, гомер агышы белән бәйләнешне тудыра. Салкын җил белән җылы каршылыгы яшәү һәм үлем, ак һәм кара, мәхәббәт һәм рәнҗү кебек капма-каршы төшенчәләр белән бәйләнешкә керә. Салкын җил—Тукайсыз калган татар халкының мәңге «җылы» таба алмаячагына ишарә. «Караңгы җил», «Ялта тыкрыгында», «Игенче», «Эт тоту көне», «Тамыр көлләре» һ. б. шигырьләрендә дә җил символы сәясәт тудырган фаҗигане ачуга юнәлтелеп, чорга бәя бирүгә хезмәт итә.

Зөлфәтнең «Кайчан, кайда», «Сөйләшик бер гомер синең белән» кебек шигырьләрендә җил-язмыш, гомер агышы концепциясен дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, соңгысында җил әсәргә гомернең, яшьлекнең үтүе белән бәйле сызлану фәлсәфәсен алып килә. Гомумән, җилнең моңсулык, күңелсезлек төсмеренә баеп килүе халык җырлары традицияләрен яңарта.

«Буранның бураны» шигырендә җил битарафлык символы төсен ала. Лирик геройның үпкә хисе дә җилнең битарафлыгы белән үрелә. Җилнең дәшмәве, гамьсезлеге исә юанычның була алмавын искәртә.

Шагыйрьнең аерым шигырьләрендә җил-шатлык янәшәлеге тудырыла. «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә ул табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыкны гәүдәләндерсә, «Баш очында...» шигырендә лирик геройның Мәңгелек серенә төшенүдән туган шатлыгына үрелә. «Син уемда...» шигырендә җил мәхәббәтнең матурлыгын да, сөйгән ярдан аерылуның сагышын да, сагыну сагышын да гәүдәләндерүче күпмәгьнәле образга әверелә, җил—сагыш—мәхәббәт комплексын барлыкка китерә.

«Илем» шигырендә җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманны вакыт кысасында берләштерүче образ буларак төгәлләшә. Илнең авыр, яралы язмышы, өметләрнең акланмавы, чарасызлык лирик геройның күңелен биләп алган борчылу катыш әрнү хисен тудыра. Хиснең шушы сәбәпләрен җил образы бер бәйләмгә туплый.

Зөлфәт космогоник символлардан булган ай образын да төрле мәгънә төсмерләренә баета: ул табигатьнең матурлыгын, мәхәббәтнең сафлыгын, көчен белдереп кенә калмый, афәт, фаҗига булачагын хәбәр итүче күпмәгьнәле символ буларак та чагылыш таба. Мәсәлән, «Сүтелгән дә айның толымнары», «Ай һаман дәү» кебек шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын, аның сихри мизгелләрен чагылдырган ай образы «Кара күбәләк», «Изге ялвару» һ. б. әсәрләрендә фаҗигалелекне хәбәр итүче билгегә әйләнә. «Аулак сукмак», «Ике гашыйк», «Синең алда», «Әйтәсем килә» кебек шигырьләрдә исә капма-каршы яссылыкта— Мәхәббәтнең изгелеген, сафлыгын, мәңгелеген белдерүче буларак чыгыш ясый.

Зөлфәт шигырьләрендә киң кулланылган символик образларның тагын берсе— кояш образы да—төрле мәгънә төсмерләренә төрелеп тәкъдим ителә. Халык иҗатында кояш—бәхетле тормыш, якты киләчәд, тирән мәхәббәт, сөйгәннең гүзәллеге һәм башка бик күп якты күренешләрнең символы. Ә Зөлфәт шигырьләрендә ул бәхетле тормыш, шатлык, хакыйкатьне белдерү белән беррәттән, бәхетсезлек, начарлык, тирән фаҗига ролен дә үти. Мәсәлән, «Күз тимәсен берүк», «И яраткан еллар...» әсәрләрендә яктылык, матур киләчәк кояш символы аша чагылыш таба; «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә әлеге символ туган як матурлыгын, аның гүзәллеген белдерергә ярдәм итә; «Яулар идем», «Сандугач оясы» шигырьләрендә кояш—шатлык буларак чишелә һәм лирик геройның табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыгы белән бәйләнә; «Ялта тыкрыгында» шигырендә һәм «Җирдән кайтышлый» поэмасында кояш символы хакыйкатьне ачуга юнәлтелә. Зөлфәт әсәрләрендә яхшы, бәхетле, Имин, шатлыклы тормыш символы булган Кояш образына кайчак капма-каршы вазифа да йөкләнә: шагыйрьнең хис тойгылары, тирән кичерешләре, җиһандагы язмышы белән бәйле төстә кара кояш образы үтеп керә. Мәсәлән, «Илем» шигырендә мондый күренеш белән очрашабыз:
Ниләр көтә сине, бичара ил? 
Куз яшедәй һәр чык—таңнарда... 
Кара кояш бата офыгыңда, 
Гел карадан таңың уяна.
Зөлфәтнең күп кенә шигырьләрендә болыт образы да гомер, яшьлек агышы, ышаныч, намус, ап-ак хыяллар белән бергә илнең караңгы язмышын, авыр, аянычлы тормышын да белдерүче мәгънәләргә ия. «Шундый чагы әле җанымның» шигырендә ул намус, ышаныч, өмет, дәрәҗәсенә җиткерелә; гомернең, яшьлекнең агышы белән бәйле сагыш фәлсәфәсе «Мәңгелек» шигырендә болыт символы аша чагыла; «Тезлән дә бер», «Адашкан болыт», «Соңгы томан» шигырьләрендә ул илнең авыр язмышын, сагыштан туган авыр уйларны белдерүгә юнәлтелә.

Чиксез киңлек, мәңгелек, биеклек билгесе булып йөргән күк образын да Зөлфәт яңа төсмерләр белән баета. Күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген дә, шул ук вакытта фаҗига, афәтне дә белдереп килә. Мисал өчен «Ай һаман дәү» шигырендә ул табигатьнең матурлыгын ачарга ярдәм итә; күкнең бөеклеге, биеклеге «Күк тамчысы», «Көтелмәгән тәэссорат» шигырендә чагылыш таба; «Нигә кирәк», «Кайнар кәлтә юлы», «Гозер» шигырьләрендә күк—мәхәббәтнең көчен, бөеклеген ачып бирүче символга әйләнә.

Шул рәвешле, Зөлфәт иҗатында чагылыш тапкан символик образлар, төрле мәгънә төсмерләре белән баеп, хәтта бер әсәр чикләрендә дә язмыш фаҗигасен, сәясәт китергән хәсрәт-кайгыны, чарасызлыктан туган сызлану тойгысын чагылдырудан алып, битарафлыкны һәм сагыш аша шатлыкны, Мәхәббәтнең бөеклеген ачуга кадәр үстерелә. Зөлфәт иҗаты хәзерге татар поэзиясендә бер яктан традицияләрнең көчәюен раслый һәм милли сүз сәнгатен яңа сәнгати чаралар, фәлсәфи фикерләр белән баета.

Нурфия Юсупова
"Казан утлары" № 1, 2007.

Кеше итсен безне бу тылсым...

(Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар)
1964 елның сентябрь ахырлары. Дөнья сары моңсулыктан оеп калган. Җылы көзнең кояшлы көне. Куырылып-көеп беткән бәбкә үләннәре, аяк басып өлгермәс борын, табан асларын кытыклап уала башлыйлар. Атна буе бәрәңге бакчасында мәш килеп азаплангач, шушы сүрән матурлыкка да күңел үтә сизгерләнә икән. Үзем бер уйсыз кебек йөренәм, ә шулай да җанда рәхәтлек. Йә Хода, бүген иректә мин! Мәктәптән кайтуыма бәрәңгене алып бетергәннәр икән. Алган кадәресен капчыкларга тутырып, Үрәзмәт урта мәктәбендә унберенче класста укучы олы абыйны көтеп йөрү ишек алдында. Абый - шактый гәүдәле, киң җилкәле егет. Унсигез чакрым араны җәяүләп кайта, аннан ашык-пошык тамак ялгап ала да ындырга чыга. Анда әвеш-тәвеш басып торучы капчыклар гаскәре. Абый эшкә тотына, без әнкәй белән абыйга ярдәм итмәк булып тулганабыз - тулы капчыкларны аның иңсәсенә күтәртер өчен әле бер капчык, әле икенче капчыкка ташланабыз, кая ул безне көтеп тору - күр, инде капчык җиңел генә абыйның иңенә менеп тә яткан. Без көн буе алган бәрәңге сәгать эчендә базга кереп тә тула. Андый абыең булу күңелле, әлбәттә.

Бүген абый гадәттәгедән соңрак кайтып керде. Көч-хәл белән генә мәрәләп капкадан кереп килүче абыйны күргәч, йөрәгем урыныннан купты. Нәрсә булган моңа? Бер аягына бөтенләй баса алмый бит, бахыркаем. Үзе тагын борчылганын сиздермәскә тырыша: авызын колагына кадәр ерып азаплана.

Өйгә кергәч китте сорашу, китте төпченү. Аяк сынганмы, таеп килеп чыкканмы? Берәр җиргә кысылганмы, әллә сугышып шундый хәлгә төшкәңме? Сорау алуның иң ләззәтле минутларын кичергән әнкәйне тынычландырып, абый сүрән генә елмайды. «Хафаланырлык бернәрсә дә юк», дигәндәй, кулын селтәп куйды:
- Озын тәнәфестә мәктәп ишегалдында көрәшеп азапланган идек. Аякны каймыктырдым менә...
- Кем белән көрәштең?
Абый, кем булса да бер түгелмени дигән сыман, әнкәйгә тутырып карады да шуның белән бетте.
Сыйныфташлары шул ук көнне «саттылар» - абый белән көрәшкән егет Яңа Сәетнеке икән. Дөлфәт исемле, ди.
Абый атна буе мәктәпкә бара алмады. Аягына бер гөнҗәлә язгы бәрән йоны урап, «дәва» алып ятты. Мин атна буе уйланып йөрдем. Бу Дөлфәт дигәннәре бик көчле, пырдымсыз кешедер инде. Минем абыйны шундый хәлгә төшергәч соң. Әле үткән Сабантуйда гына көрәшеп, чүттән Сабантуй батыры булып калмады. Көрәш ахырында хәрәмләшеп, үчләшә башлагач, ай-ваена карамый, әткәй аны мәйдан уртасыннан алып чыгып киткән иде бит. Беренче көнне^абый караватка кереп аугач, түзмәдем, ипләп кенә сорадым:
- Ә ул Дөлфәт абый да бик көчлемени?..
Абый көлеп җибәрде һәм вәкарь кыяфәт белән:
- Без хәлсезләр белән көрәшмибез, энекәш, - дигән булды.
Яңа Сәет авылында Дөлфәт исемле егет барлыгы хакында иң беренче шулай белдем.

Шушы Дөлфәт абый 1976 елда безнең өйгә шагыйрь Зөлфәт булып, үз аягы белән килеп керер дип кем уйлаган! Бусы инде җәй урталарында. Район газетасының төсен дә, тавышын да җуйган, таушалган, йончыган «ГАЗ»игында килделәр алар безнең авылга. Юлдашы - үз чорында Мөслимнең иң атаклы шагыйре.- Мөдәмил Әхмәтов. Ул безнең өчен Сибгат Хәким дә, Хәсән Туфан да, тагын әллә кемнәр дә. Ул - газета каршында эшләп килүче әдәби түгәрәк җитәкчесе иде. Мин исә - шигырь җене кагылган мәхлук атна саен Мөслим юлын таптыйм, Мөдәмилгә иҗат «продукциямне» ташыйм; ул китергән язмаларны алып кала, борылып чыгып киткән чагымда, ипләп кенә әйтеп куя:
- Әле тегеләрен дә укып чыгарга өлгермәгән идем...
Вәт, шул заман бу. Зөлфәт абый инде танылган шагыйрь. Авылга ялга кайткач, райондагы иҗади көчләрне барлау нияте белән сәфәр чыккан икән. Кичке эңгерләр иңгәнче минем шигырьләремне укып мәш килде. Киңәшләрен биреп, мине канатландырып, дәртләндереп китте. Хушлашкан чагында әйткән сүзләре истән чыкмый:
- Безгә Арчалардан үрнәк алырга кирәк тә бит. Күр инде, алар ничек кыланалар?! Берәрсе дүрт юллык шигырь язса, поэма язган кадәр шаулыйлар. Безнең якта туып, җан тырмашып иҗат итүчеләрне, ул поэма язса да, искә-санга алмыйбыз. Әйбәт поэма язса да... - дип өстәп тә куйган иде.
Зөлфәт абыйларны озатып җибәргәч, «мәсьәләгә ачыклык» кертәсе иттем:
- Беләсеңме, әнкәй, бу - Дөлфәт исемле егет, - мин әйтәм. - Яңа Сәетнеке. Зур кеше - шагыйрь! Казанда яши. Абый белән бер сыйныфта укыганнар иде, дуслар... Әнкәйнең бик күңеле булган иде:
- Олы башын кече итеп, шул тиклем җирдән килгән диген... Йомшак сөйләшә тагын, елмаеп кына тора. Иренмәс җан икән, балакаем.
Әгәр Зөлфәт абый район үзәгеннән бик ерак, җәһәннәм читендәге безнең авылга килеп чыкмаса, миндә үз-үземә ышаныч тудыра алмаса, язмышым нинди юллардан алып китәр иде икән?..

Шагыйрьнең иҗаты белән ныклап торып кызыксына башладым, ара-тирә Казанга барырга җай чыкканнарда үзе белән дә очрашкалап торам, аңладым, әйе, ул иҗатында да көрәшче икән бит. Бунтарь, романтик холыклы. Шул ук вакытларда, башкаларга ярдәм итүне үзенең әхлакый бурычы итеп санаучы олы йөрәкле талант иясе. Җаны-тәне белән мәңге авылныкы булып калган зур шәхес, әдип. Авылныкы, димәк, халыкныкы! Бүгенге көндә бөтенрәсәй буйлап сибелгән татар авылларының язмышы хакында уйлыйм да, йөрәк сулкылдап куя - авыллар бетсә, татар халкының тамыры корыячак, теле бетәчәк. Татарны халык буларак Татарстандагы милләттәшләребез генә саклап кала алмаячак. Көче, җегәре җитмәячәк империячел басымга. Телибезме, юкмы, танымыйча булмый, урыс мәдәнияте йогынтысы астында татарның үзаңы деформацияләнгән, аңастында татарныкыннан үзгә кодлар яши. Алар, яман вирус кебек, мең еллар формалашкан чиста геннарны ашый, йота баралар. Моңа каршы дәва. бер генә - үз дәүләтчелегебезне булдыру. Шушы чорда килеп туган вәзгыятьтән файдаланып кала алырбызмы - шикләнәм. Чөнки татар халкы «күпмилләтле» халык, интереслар күп төрле, мөнбәргә сикереп менгән милли «лидерлар»ның шикле амбицияләрен чамалап, өметсез генә читкә борылам. Милләт дигәннән, бу төшенчә хакында да ныклап уйланасы бар әле. Бармы ул, булса ни хәлдә?..

Әдәбият, әдипләр турында гәп куертканда «көрәшче» сүзен еш кулланалар. Соңгы чорда, ягъни үзгәрешләр заманында бөтенләй хутка китте бу сүз. Урамга чыгып «милләт» дип аваз салу җитә - син коеп куйган «көрәшче» инде. Шагыйрь Зөлфәткә дә карата кулланыла бу сүз. Ләкин тирән мәгънәдә. Романтик, бунтарь рухлы кешеләрне кайбер чакларда, «җил тегермәннәре» белән сугышып йөрүче Дон Кихот белән дә тиңләштереп җибәрү бар. Әмма Зөлфәт андый мәсләксез, буш куык очырулардан ерак тора. Аның җаныннан бәяләп бетергесез талант чишмәсе ургый. Канында - милләтпәрвәрлек, уенда - милләт язмышы. Иҗатының төп принцибы - халыкның киләчәген кайгырту, аны төрле афәтләрдән саклау, «адашкан болыт»лар китереп түккән шыксыз вә шифасыз яңгырлардан ышыклап калу, яшь буынны мордарлыктан һәм мөртәтлектән аралау... Бу - шагыйрьнең иҗат миссиясе. Миссия - илаһи мәҗбүрият! Язганнарында ихласлылык, бөек фикер ияләренә хас булган гадилек белән серлелек бер толымга үрелгәннәр, хәтта сөмсезләрнең дә фикерен кузгата алырлык тасвирлы сурәтлелек. Иҗаты - ярсып агучы, мул сулы елганы хәтерләтә. Анда тын култыклар юк диярлек, тоташ ашкыну, янулардан торган шигърият үрнәге.

Хәсән Туфан бер шигырендә: «Уяныр да бәлки нәсел хисе, сискәнеп бер уйга калырсың», - дип язган иде. Бу юлларны укыгач, шагыйрьнең киләчәкне шул кадәрле өметле итеп күрәсе килүен тоясың. Шул ук вакытта «нәсел хисе» уянырдай фидаиларның никадәр аз булуын, андыйларның башкаларга тәэсир итү мөмкинлегенең никадәр чикләнгән булуын да чамалыйсың. Туфан киләчәк буыннарга өметенең зәгыйфь икәнен искәртә кебек: «бәлки...» ди бит. Зөлфәт үз чордашларына караганда элегрәк уянган, гамь чишмәсе суын яшьтәшләренә караганда күпкә алданрак авыз иткән. «Кайсыгызның кулы җылы?»... Өлкән әдипнең иң әрнешле минутларында әйтелгән бу сүзләр кемнәрне генә сискәндермәгән! Кем генә ишетмәгән дә, кем генә кабатламаган бу мәгънәви бөек шигъри юлларны, әмма аларның зур күпчелеге шагыйрь чакыруы алдында чарасызлар. Яралы йөрәккә шигырь белән генә яшәү уты өстәп була, рухсыз чор тудырган рухи суык күшектергән җаннарны шигырь белән генә җылытырга мөмкин. Андый шагыйрьләр бармак белән генә санарлык. Шул сирәкләрнең берсе - Зөлфәт.
...Сынап карый безгә ил агасы, 
Карашында - зәңгәр томаннар: 
«Җыр хакына гомер багышларга 
Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»
Кешенең яшәеш, гамь һәм галәм («Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп-сулкылдап торган Хаос микән соң әллә?») турында уйлана башлавына нәрсә сәбәпче? Гомумән, ул үзен кайсы чатта, кайсы мизгелдә акыллы зат итеп тоя башлый? Шагыйрьнең иҗатын күздән кичергәч, бер нәтиҗәгә киләм: серле бер рухи сискәнү кичергән мәлдән башлана бу халәт. Әйтеп бирергә дә була - йолдызлар белән шыплап тулган төпсез күккә карап, тынсыз калган мизгелдән башлана икән шагыйрьлек.>pre> ...Капылт кына җил искәндәй Йолдызлар дертләп куйды. Җилләр хәбәр итте мәллә Тәңрегә минем утны? Күктә кабынган йолдызларга карап таң калуның мең дә бер сәбәбе бардыр, әмма шунысы мөһим: кеше җанының иң тирән катламнарына үтеп керә алган серле балкыш яңадан сүнми, шигырь уты булып яна да яна икән. Әмма шагыйрь булып танылу өчен, кулга каләм алып, ак кәгазьгә кузлы сүзләр тезү өчен бик күп нәрсәләр кирәк әле. Тирбәлешләр, өсте-өстенә килеп егылучы дуамал дулкыннар, яшәешнең дифференциал кыйммәтен дә тотып ала белү, аның интеграллар зурлыгындагы мәгънәсен төсмерләү дә мөһим. Моның өчен «үләндәге тамчыларга ымсынган каенның яшел чукларын» күреп алырга, «якты яфрак сарган урманнарның тын сулышыннан» авыз итәргә, таң кызының көлгәнен, сазлыкның рәнҗүле бәхилләшкән мәлен күңелдән кичерергә, язмышлар ярында упкынга атларга әзер Мәгъшукның кайнар хисләрен ачып салу осталыгына күтәрелергә тиештер. Яшәешнең һәр мизгелен йөрәгең аша үткәреп, шулар хакында нәкъ үз вакытында саллы һәм үтемле итеп дөньяга хәбәр салу маһирлыгы да кирәк. Шагыйрь сүзне нәкъ вакытында әйтеп бирә белергә тиеш. Вакыт ычкынгач лаф ору - шагыйрьләр эше түгел, пешмәгән сәясәтчеләр гамәле ул. Вакытны зур талант ияләре генә тоя ала. Рәссамнар пространствода, музыкантлар интонацияләрдә күзаллау сәләтенә ия булсалар, шагыйрь вакытны тоя белергә тиеш. Шушы таләп үтәлмәсә, язганнарың - ялган хиссият тасвирламасы гына.

Зөлфәтнең «Ике урман арасы» дип исемләнгән җыентыгын укып чыккач туган тәэсирләр шул булды. Бу - уникаль китап. Иң хикмәтле ягы шунда - китапта «Чытырманда былбыл сайрый» дип аталган шактый күләмле (шигърият өчен диюем) эссе урын алган. Автор шигырь, шигърият, шагыйрьнең миссиясе хакында уйлануларын бергә туплап, укучылар хөкеменә тапшырган. «Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемнәр бүтәнне суя икән, мин - тәмуг кисәве». Бу сүзләр күчерелмә мәгънәдә әйтелсәләр дә (беренче өлеше артык баналь, икенче өлеше җанны өшетер дәрәҗәдә усал булып килеп чыккан), шагыйрьнең үз иҗатына куйган таләпләрнең никадәр саллы булганын чамалап аласың.
Ә мин йөрим... Тамчы җыям 
Ишелеп явар өчен. -
Соңгы дым кипкән иренгә Өзелеп тамар өчен.
«Чытырманда былбыл сайрый» - шигъриятне өйрәнүчеләр өчен тиңсез хәзинә. Соңгы дәвердә шушы рәвешле үз җанын ихлас ачып сала алгаңөч шагыйрь барлыгын беләм: Сибгат Хәким, Лена Шагыйрь-җан һәм Зөлфәт. «Сандугачның бәхете - сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда - сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган». Талантлы булуның никадәр афәтләр, фаҗигаләр белән бәйле булуын искәртү. Язучылык эшенә керешкәнсең икән - алда сине нәрсә көткәнен белергә тиешсең. Шәхси тәҗрибәм дә бар - иң беренче әсәремне язып, Чаллы Язучылар оешмасындагы хадимнәр хөкеменә килеп баскач, бер язучы, әсәрне укып чыкканчы ук, күземә туры карап: «Син повесть күтәреп килеп кердең бу йортка, - дигән иде. - Ә беләсеңме, синең әлеге адымың гафу ителмәячәк. Күрерсең әле...» Ничек кенә күрсәттеләр әле! Бу - иҗатка яңа аяк басарга ниятләгән кешенең хәле, ә былбылларның хәлләре ничек икән?

Зөлфәтнең баштагы чор иҗатында күзгә ташланганы - дөнья гамьнәре белән яну, йолдызлы күккә ашкыну. Космополитизм дип тамга сугарга ашыгудан сак булырга кирәктер. Шагыйрь иҗаты өчен бик тә кирәкле очыш, ачышлар белән тулы талпыныш бу. Шунсыз газиз халкыңның, җиреңнең, илеңнең зурлыгын, йөрәк тибешен тоя алмаячаксың. Шундый риваять бар бит: көне-төне күк гөмбәзен күзәтеп, йолдыз санап гомерен уздырган акыл иясе Анаксагордан: «Бер генә дә кызыксындырмыймыни соң сине Туган илең, туган халкың?» - дип сорагач, борынгы акыл иясе: «Аллам сакласын, гөнаһлы итәсез бит. Нишләп кызыксындырмый, ди, бик кызыксындыра мине Туган илем», - дип, бармагы белән күккә ишарә ясаган. Мондый талпыныш Зөлфәт иҗатында да чагылыш тапты.
Нурларым күкне уяр күк, 
Күкрәгемә дөнья сыяр күк -
Үз-үземне кайчак аңламыйм, Әллә кеше, әллә Алла мин, -
дип, яшьлек чоры иҗатының никадәр ашкынулардан торганлыгын бәян итә. Әмма шагыйрь Күк улына әверелеп китә икән, аның белән укучы арасында салкын бушлык кына хасил булачак. Йолдызлар бәллүендә күпме ачыргаланып ятма, сине беркем дә ишетмәячәк, кирәкле санамаячак. «Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу - шагыйрьнең һәлакәте».

Дөньяны аңлау өчен шагыйрьгә нәрсәләр кирәк соң? Иң беренчесе, тетрәндергеч язмышка ия булмасаң да, шундый язмышлы кешеләр белән очрашу, аралашу кирәктер. Моның өчен... «Әссәлам, кәҗә, әссәлам», - дип сакалбайга сәлам биреп, маңгаен кашып киткән Туфанның кыланышына таң калу кирәктер, моның өчен Туфанга ияреп Рузаевка станцасына барып чыгарга кирәктер. Тоткыннарны күчереп мәш килгән сакчыларның шул тирәгә якынрак елышкан Туфанга приклад белән җилләнгәнен күрергә һәм әлеге мәлдә агарып каткан элекке каторжанның җанында өермәдәй күтәрелгән кичерешләрнең шаһиты да булу кирәктер. Икенчесе, дөньяны бөтенләй онытып бетермәс өчен, әледән-әле туган төбәгеңнең һавасын тату нияте белән нигезеңә кайту кирәктер. Соңгы елларда Зөлфәт үзенең кендек каны тамган туган тиягенә багышлап матур шигырьләр язды. «Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер, өшегәндә бәгырь җылынсын», - дип мөрәҗәгать итә ул бер шигырендә якташы һәм шагыйрь дусты Наис Гамбәровка. Шагыйрьләре булган төбәкнең иң зур бәхете шул - алар бер җайга гына гомер сөреп яткан туган якларын әдәбият биеклегенә, димәк, кешелек, дөнья биеклегенә күтәрергә сәләтлеләр. Бу җәһәттән Тукайның Кырлаен гына искә төшерик, С.Хәкимнең Күлле Ки-месе, С.Кудашның Келәше, Такташның Сыркыдысы... М.Мәһдиев Гөберчәкне иң югары поэзия биеклегенә күтәрде. Аның туган төбәге хакында язган һәр җөмләсе - шигърият үрнәге. Зөлфәтне дә дөньяны танып-белү иҗтиһаты кат-кат туган ягына алып кайта. Сәет болыннары, тере күлдән күтәрелгән Ык буе торналары дисеңме яки бик тә серле исемле Коргыл-ды елгасымы - барысы да шагыйрьнең иҗатында үзенчәлекле чагылыш табалар, шигъриятен бай итәләр, үзенә рухи таяныч булалар:
Тик, Коргылдым, сине чакырам мин 
Дөнья аңлашылмас чагында...
Яшәеш мәгънәсенең туган халкы, милләт язмышыннан аерылгысыз икәнлеген бик иртә аңлаган шагыйрь милләтне милләт итеп саклап калырдай асыл сыйфатларны барлый. Безгә Матур бабайларда булган яшәүгә омтылыш, рухи чисталык кирәк. Матур бабай ләхетенә дип әзерләп куйган тактадан гөл шикелле утыргыч ясап куйган. Финал тетрәндергеч: инде Матур бабай күптән вафат, йортын исерек яшьләр ишеп киткән, ул ясаган утыргычта төнбоектай кыз көчләнгән. Чор һәм заманны алга әйдәкләргә тиешле буынның портретын тудырып, шагыйрь рухи ярлылыгыбызга рәнҗүен белдерә, имансызлык, денсезлекнең тамырлары инде тирәндә. Бер-ике селтәнү белән генә мондый гарип күренешләрдән котылып булмаячак, бүгеннән үк җитди һәм нәтиҗәле эшкә күчмәсәк, безнең киләчәгебез юк. Вәхшилек тормышның төрле өлкәләренә үтеп кергән, ул халыкның якасына ябышкан, без инде бүген үк мәйсезлек сазлыгында ауныйбыз. Тик бу хәлләрне күреп торсак та, үзебезне бу хәлләрнең киресенә ышандырырга тырышабыз. Кемнәр өчендер нәкъ шулай булуы кирәк, мондый ләб-бәйкәчеллекнең ахыры ничек булыр?
Тәкъдирме бу?
Явыз ихтыярмы?
Безнең утны кемнәр сүндерде? -
Үз нәҗесе белән уйный Ватан.
Барып җиттек -
Ватан тилерде.
Шагыйрьләрнең җаннары яралырак булган саен, аларның шигырьләре шулкадәр көчлерәк була. Шагыйрь талантлырак булган саен, аңа табынучылар күбрәк була. Табынучылар күбрәк булган саен, шагыйрь иҗатын күрмәмешкә салыну көчәя. Астыртын кылынган яманлыкларга тап булып, өзгәләнәдер дә. Шагыйрь җаны шушы боҗра эчендә бәргәләнеп, җәфа чигә дә инде. Ул иҗатта ирекле, әмма үз яшәешендә ул һәрдаим сөмсезлеккә, астыртын гамәлләргә дучар булып, юк-бар ваклыкларга, интригаларга килеп керә, иҗади җегәрләрен кирәкмәгән эшкә сарыф итә. Бәхеткә, Зөлфәт андый вакланудан өстен.

Е.Евтушенко әйткәнчә, «шагыйрьләрдән табыну объекты ясау кирәкми, ләкин шагыйрь җайын аңларга тырышырга кирәк».
Күзләремдә йолдыз яши минем, 
Минем өчен йолдыз уйлана. 
Шуңа күрә дә мин балкып торам, 
Шуңа күрә дә мин - Дивана!
Кешелек тарихында акыллы башлар аз булмагандыр. Даһилар туа торган, үзләреннән соң кан дәрьялары, җимерелгән, яндырылган шәһәр һәм авыллар, мәсләксез буын калдырып китә торганнар. Дөньяда даһи дәрәҗәсенә җиткән салкын акыллы бәндәләрдән дә куркыныч кешеләр юктыр. Чөнки алар чигенүне кичерә алмыйлар, килешүгә бара алмаулары аркасында халыклар, илләр җир йөзеннән югалалар. Тарих үз хәтерендә аларны гыйбрәт алу өчен саклый. Яңа даһилар тарих сабагын җентекләп өйрәнәләр һәм элгәреләреннән дә явызрак кыяфәтле булып җитлегәләр. Кешелек үзенең Бөек Диваналарыннан беркайчан да явызлык күрмәгән. Киресенчә, алардан ул яклау, мәрхәмәтлелек тапкан, киләчәгендә өмет шәйләгән. Шагыйрь аңлавындагы диваналар - яшәешне мәгънәле итәргә омтылучылар. Алар - акыл ияләре, философлар, алар - җан яраларын дәваларга сәләтле табиблар. Акчага һәм көчкә генә табынучылар мондый кешеләрне фәкать дивана дип кенә таный алалар. Башкага аларның акыллары җитә алмый.

Шагыйрьнең шәхес буларак дөньяга карашы киңәйгән саен, сурәтләү объекты конкретлаша, фикер агышы эзлеклерәк була бара. Зөлфәт иҗатында бер-берсе-нә үрелгән өч яссылыкны тоярга була. Беренчесе - гомумкешелек кыйммәтләрен яклап нәгьрә ору («Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе - шигърият»), икенчесе - конкрет ил, халык язмышы өчен уйланулар, өзгәләнүләр.
Тәңре җәзалыймы әллә 
Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? 
Ничә гасыр кайный кара буран! -
Ачыласы юктыр бу көннәрнең.
Өметсезлек һәм өмет, шом һәм сизелер-сизелмәс яктылык, шөбһә һәм ышаныч, ачыну һәм сөенеч чаткылары белән сугарылган шигырьләр алар. Зур күпчелеге соңгы унбиш елда язылганнар. Өченче яссылык - җан-күңел кичерешләре аша яшәешнең бөтен төсмерләрен ачып бирергә омтылу. Үзәктә - шәхес тора. Бу кичереш-хиссиятләр шигырьләргә Туфан һәм Бабич булып та, Есенин, Пушкин булып та, Каюм һәм Кандыр карты булып та килеп керәләр, Әгъләм булып та чагылалар, шагыйрьнең шашкын хисләреннән туган сөю булып та кәгазьгә түгеләләр. Тагын бер хасият - шагыйрь җаны белән Ходай иҗат иткән Бөек табигать бердәмлеге үтә дә зәвыклы чигеш-сурәтләр белән тасвир кылына. Мондый бөтенлекне без Тютчев, Бунин кебек осталарда еш күрәбез. Татар поэзиясендә исә Роберт Әхмәтҗановка тиңнәр юк шикелле. Зөлфәт менә мондый үрнәкләр бүләк итә:
Киләчәктән кемдер бар канымда, 
Бу җанымда кемдер җылына -
...Киләчәктән искән кайнар җилдә 
Борынгы гөл тибри болында...
Мөдәррис Әгъләмовның сүзләре искә төшә: «Шаукымлы шигырьләр язуга артык хирыслык күрсәтмә. Бүгенге көн ыгы-зыгысы, шаукымнар үтә дә китә алар, ә зур шигърият кала. Кулыңа каләм алгансың икән, Олуг шигърият турында гына уйла. Калганы - ялган». Тирәлекне талымсызлык чорнап ала бара. Шигырь язам дип азапланучылар шулкадәр күбәйде, хәтта чүпләр белән бутамас өчен, телгә «чын шагыйрь», «шигырьдә шигырь» дигән төшенчәләр килеп керде. Чын шагыйрьләрнең иң нык курыкканнары - шигъри ялганга күнегү, укучыда шигъри зәвыкның бозылуы. Шигъри зәвык мең еллар дәвамында тәрбияләнә, аны юкка чыгару өчен дистә ел җитә. Чын шагыйрь өчен җиңел язмыш булмый. Аның язмышы - үз халкыңның язмышы хакында бар гавамгә ишетерлек итеп сөйли алу, киләчәк буыннарны афәтләрдән саклап калу, халкыңны биеклеккә күтәрү, яңадан түбәнлекләргә төшермәү хәстәрен күрү. Шагыйрь бөтен халык исеменнән сөйләргә җөрьәт иткән зат ул.
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган 
Шигырьләрне әйтер сүз көчен 
Ни өчендер Ходай миңа биргән -
Өлешемә тигән көмешем...
«Шигърият - турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү ул». Раббым, үзеңә мөрәҗәгать итәрлек затны Яңа Сәет дигән авылдан табып, ул баланың күңеленә шигъри орлык салгансың икән, монда бәхәсләшер урын юк инде - Син ялгышмыйсың!

Зөлфәт кебек шагыйрьләребезнең кадерләрен белеп җитмичә, без, адәм балалары, ялгышмыйбызмы?..

Март, 1996 ел.

Факил Сафин.
"Мәйдан" № 12, 2008

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013