Бүген Әдипләр: Нурфия Юсупова. ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"З" хәрефенә язмалар

Илшат ВӘЛИУЛЛА. Илче (Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.)
Марс Гаитов. ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР (Гөлшат Зәйнашева турында)
Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА. Мең кыллы күңел (Гөлшат Зәйнашева турында)
М.Гайнетдинов. Шәмсетдин ЗӘКИ
Марат Кәбиров. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ БӘХЕТЕНӘ БУЛСЫН! (Айдар Зәкиев турында)
Шәрифҗан АСЫЛГӘРӘЕВ. ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ (Мирфатыйх Зәкиев турында)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ (Ләис Зөлкарнәйгә 50 яшь)
Марат ЗАКИР. Игелек иясе (Фәиз Зөлкарнәй)
Факил Сафин. Кеше итсен безне бу тылсым... (Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар
Нурфия Юсупова. ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ (Зөлфәт)
«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...» (Зөлфәт)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Нурфия Юсупова

ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ

Зөлфәт
Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллары милли сүз сәнгатендә үзенчәлекле чорларның берсен тәшкил итә. Гомумкешелек мәсьәләләренә игътибар арту, дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю, рухи тормышның активлашуы, фикер хөрлеге һ. б. сыйфатлар хас бу елларга. Лирика исә иҗтимагый-әдәби барыштагы мондый үзгәрешләрне тиз тоеп ала һәм аны лирик геройның хис-кичереше, символ-метафоралар аша укучыга җиткерергә омтыла.

Зөлфәтнең лирик герое да иҗатының буеннан-буена хакыйкатьне эзли, 1970 нче елда язылган «Дүрт җыр» шигырендә Зөлфәт үзе дә дүрт «җырын» атап, шигъриятенең тематикасын ачыклый. Аның шигърияте халыкның үткән традицияләрен яңартырга омтылу, фәнни-техник алгарыштан, «европалашудан» табигый яшәешкә борылырга чакыру мотивлары белән сугарыла, легенда, мифлардан килгән образларны үзәккә ала; эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик хасияте, тема-проблемалар яктыртылышы ягыннан да, сүз-сурәт үзенчәлеге җәһәтеннән дә аерым урын тота. Зөлфәт иҗатының тагын бер үзенчәлеге, һичшиксез, хәзерге татар поэзиясендә символларга аеруча еш мөрәҗәгать итүе, аларны төрле мәгънә төсмерләренә баетуы белән бәйләнә. Заманга бәяне, үз фикер-кичерешләрен шагыйрь символ-метафораларга төреп бирергә ярата, әдипнең иҗатын әнә шул символларны «чишеп» укыганда гына бөтен тулылыгында аңларга була. Бу яктан аны гасыр башындагы символист шагыйрьләрнең иҗади мирасы белән янәшә куярга да мөмкин. Әлбәттә, бер мәкалә чикләрендә генә шагыйрь иҗатын бөтен нечкәлекләре белән тулаем күзаллап бетерү, бигрәк тә тәфсилле бәя бирү—шактый авыр эш. Без исә бу язмабызда төп игътибарны бер якка—аның лирик шигырьләрендә, романтик рухлы поэма-балладаларында символлар бирелешен күздән кичерүгә юнәлтәбез, легенда, риваять сюжетлары, җил, йолдыз, ай, кояш кебек космогоник һәм мифологик образларның мәгънәви төрлелеген ачыклау аша Зөлфәт шигъриятенең фикер һәм шәкел байлыгын, фәлсәфи һәм мәгънәви киңлеген бәяләү-билгеләү белән чикләнәбез.

Әдәбият белемендә символларның ике яссылыкта кулланылуы билгеле: бер яктан символизм иҗат агымына мөнәсәбәтле әсәрләрдә төп терәк төшенчә ролен башкарса, романтик һәм реалистик әсәрләрдә аерым мәгънәне җиткерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, XX йөз башында символизм агымы аерым сүз-образларны гына түгел, Сөембикә, Чыңгыз хан, Идегәй, Чура батыр кебек билгеле тарихи шәхесләрне, табигать бирелешен, мифик сюжетларны да символик югарылыкка күтәрә (Д. Заһидуллина). Язучылар, үз фикерләрен укучыга җиткерү ниятеннән, әзер мифик сюжетлардан гына файдаланып калмыйча, яңа «миф»лар да иҗат итә. Алар традицион мифны «уйнату»дан бигрәк, «сүтеп коралар», аның аша билгеле бер мәгънә, бәя үткәрергә омтылалар. Әлеге символлар романтик әдипләр тарафыннан да яратып кулланыла. Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) поэмасында да шундый символларның берсе белән очрашабыз. Шагыйрь үзе дә бу турыда искәртеп, болай дип яза: «Киресен түгел, киредән уйларга өйрән!»

Поэмада әкият символы—Алты бархан ыруы турындагы легенда—халык язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы уйлануларны җиткерүче булып төгәлләшә, вакыйгалар бәйләме еш кына лирик кичерешләр, уйланулар белән аралаша. Мифик сюжет аркылы автор яңа яшәеш моделен төзи; шартлы алым— үткән һәм бүгенгене кушу аша—мифологик һәм бүгенге чынбарлыкны бер ноктага җыя, фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә бәя-мөнәсәбәт белдерергә омтыла.

Әсәрдә, хакыйкать темасы белән янәшә, шәхеснең үз-үзен һәм яшәешне танып-белү фәлсәфәсе үткәрелә. Гомумән, Зөлфәт иҗаты хакыйкать, хаклыкны табигатьтә, матурлыкта таба. Шуның белән бәйләнештә әдип иҗатына табигать һәм цивилизация, кеше яшәеше һәм табигать каршылыгы үтеп керә. Илаһи табигать белән цивилизация каршылыгы лирик герой күңелендәге конфликтны ачуга да таяныч хезмәтен үти.

Поэмада шагыйрь күрергә теләгән яшәеш сыйфатларын бергә туплаучы идеал итеп әкият күтәрелә, андагы аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк буларак куя, чынбарлык исә хәзерге вакытта кешелек тырышлыгы белән барлыкка килгән ЭВМнар, машиналар, кеше катнашында барган сугыш кебек вакыйгалардан төзелә. Әсәр чынбарлыгы исә әнә шул реаль чынбарлык белән әкиятне берләштерә. Зөлфәтнең идеал-үрнәк рәвешендә әкияткә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Гадәттә, әкиятләрдә халыкның яхшы тормыш турындагы гасырлар буена барган, ләкин тормышка ашмаган якты хыяллары чагылыш таба. Ягъни әкиятнең максаты, тормыш чынбарлыктан бигрәк, халык хыялын чагылдырудан гыйбарәт. Билгеле булганча, борынгы Шәрык, һинд, иран, грек, рим халыкларының мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры—Аллалар тормышын хәтерләткән Җир кешеләренең яшәеше турында мифлар сакланып калган. Зөлфәтнең әкиятендәге яшәештә әнә шундый күзаллаулар да төсмерләнә.

Поэманың һәр бүлеге лирик геройның хис-кичереш күчешенә бәйләп, әкиятнең бер сыйфатын аерып чыгара. Кереш өлеше үк аерым хасиятләрне укучыга җиткерә, аның Шәрык әдәбиятыннан килгән әкияти элементлар (әфсен-төфсен, сим-сим һ. б.) белән баетылуы әсәргә романтик төсмер бирә. Әкиятнең сыйфатлары төсендә миһербанлык, эчкерсезлек, игелек, рухи, камил әхлак, буыннар бәйләнеше, тарихи хәтер, мәхәббәт, бердәмлек, Җир һәм Күк гармониясе, Намус, Вөҗдан аерып чыгарыла; аңа «Джанни Родари варианты» бүлегендә балачакка хас самимилек, сафлык, «Тукай догасы» бүлегендә халык бәхете, аның өчен көрәш сыйфатлары үрелә; әкият кызы белән бәйле төстә тагын бер хасият билгеләнә. Кыз символы символик һәм романтик әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Шуңа мөнәсәбәттә субъектив эчтәлектә әкиятнең янә бер сыйфаты Матурлык булып аңлашыла.

Әнә шул рәвешле әкият үз эченә бик күп сыйфат-хасиятләрне туплый, Зөлфәт алардан «җыелган» яшәешне үрнәк итеп күтәрә. Әкият кызының кешеләр тарафыннан учакка салып яндырылуы аша әдип укучыны бәхетле яшәеш хыялын кешелек үзе үк юкка чыгара дигән фикергә китерә. Учак биредә явыз көч символы булып аңлашыла. Поэманың хис катламында чагылыш тапкан лирик геройның борчылу хисе әнә шул сәбәпкә тоташа. Әсәрнең буеннан-буена:
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар 
һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: 
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
Әкиятне саклап калу кирәк...
юлларының даими кабатланып килүе, авторның идея-теләге белән янәшә, хис-кичереш сызыгында хиснең дәрәҗәсен дә көчәйтә. Зөлфәт чынбарлыкның ямьсезлеге белән Матурлык, Бөеклек, Намус, Мәхәббәт, Тигезлек символы булган әкиятнең сихрилеген каршылыкта бирә.

Лирик геройның әрнү төсмере белән эретелгән борчылу хисенә икенче сәбәп булып әкиятнең үткән буыннар яшәешендә калуы төгәлләшә. «Дәшегез!» бүлегендә әкиятнең «карурманда—ботак тишегендә, ишек-тәрәзәләре такта белән кадакланган йортта, экипажы күптән һәлак булган космик корабларда, кара савытларында, Җидегәннең көмеш чүмечендә..» генә яшәве бүгенге тормыштан бөтенләй читтә торуын искәртә. Кешелек алга барган саен, үзенең табигый сизгерлегеннән, табигый сыйфатларыннан аерыла барган, ахыр чиктә бөтенләй җуйган. Шуның аша автор акылга сыймас «цивилизация»не кире кага, кешелекнең бүген «космик йокы»да булуын искәртә.

Ләкин поэманың соңгы строфасы юану төсендә киләчәк буыннарга өмет булып яңгырый. Канатлы ат метафорасы әнә шул өмет чаткысын беркетә:
...Канатлы ат чаба җир буйлатып— 
Азат җан ул—Хыял һәм Өмет! 
Йөрәгендә—үлмәс дастан—Бәхет! 
Ул булырга тиеш мәңгелек...
Кешелекнең табигый башлангычына кайту теләге белән бәйләнештә Зөлфәтнең «Яшәгән идем» шигыренә дә кабиләләр яшәеше килеп керә. Лирик герой мәңгелектән уянып, үз яшәешенең башлангычына—кабиләләр чорына әйләнеп кайта. Автор шигырь чынбарлыгында үткәнне һәм бүгенгене бергә үреп бирә. Вакытларның кушылуы шагыйрьгә мәсьәләне гомумкешелек югарылыгына күтәрергә ярдәм итә. Кабиләләр чоры шигырь тукымасында лирик герой күңелендәге сафлыкка, матурлыкка омтылыш булып төгәлләшә. Лирик геройны борчуга салган сөйгән ярның җирәнеп, аны ташлавы, кабиләнең яуга күтәрелүе исә сафлыкка, матурлыкка каршы көрәшне гәүдәләндерә.

«Тыным бетте...» (1976) шигырендә дә Зөлфәт халык телендә сакланып калган легенда-риваять сюжетыннан файдалана. Шуның ярдәмендә әсәр матурлыктан аерылуның яшәешне караңгылыкка китерүе турындагы идея белән баетыла. Әсәрнең сюжеты Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылуы турындагы риваятьне колачлый. Шушы кыз, аның язмышы бүгенге яшәешкә үзенчәлекле бәя бирүгә юнәлтелә. Югарыда искәртелгәнчә, кыз образы әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Чибәр кызның бикләп калдырылуы ярдәмендә әдип хәзерге көндә матурлыкның «бикләп калдырылуы» турында сөйли, матурлыкның цивилизация колы булуы хакында фикер үткәрә. Шул рәвешле лирик геройның әрнү, борчылу хисе кешелекнең көч-куәт, матди байлык артыннан куу нәтиҗәсендә чын, нәфис матурлыктан аерылуына бәйләнә. Табигый, илаһи сафлык кешеләр тормышыннан ерак, матди яшәеш аны каплап киткән. Шигырьдә чынбарлык белән хыял каршылыгы лирик герой күңелендәге каршылыкны да гәүдәләндерә. «Сездә кайсы гасыр?» дигән риторик сорау, даими кабатланып, композицион яктан шигырьне туплап тору белән бергә, төп фәлсәфи фикерне—матурлыкның югалуы белән чын яшәешнең туктап калуы турындагы идеяне гәүдәләндерә.

Зөлфәт иҗатында төп мотивларның берсе булган заман мәхшәренең гүзәл табигать дөньясына китергән зыяны өчен борчылу «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигырендә дә үстерелә, табигый башлангычтан аерылуның рухи яшәешне юкка чыгаруы хакында фикер раслана. Кешенең табигатьне, үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне җимереп, киләчәккә юл яруы сәбәпле туган әрнү хисе фаҗигале язмышка дучар сазлыкның «үлем»е белән иң югары ноктага күтәрелә. Сазлык үзенә сердәшче итеп төнне, ә кеше исә көнне юлдаш иткән. Төннең романтик әдәбиятта серлелекне аңлатуын исәпкә алганда, әсәр тукымасында ул, бердән, сазлыкның авыр кичерешләрен, язмышының караңгылыгын күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, кеше затының төн серләренә төшенә алмавы аның табигатькә дошманлыгыннан килә, дигән фикерне үткәрә. Зөлфәтнең теләге—кешене табигатькә якынайту.

Шагыйрь тарихи легенда сюжетларына да мөрәҗәгать итә, аларда, кагыйдә буларак, күренекле шәхесләр үзәккә алына, алар билгеле бер мәгънә төсмере белән сугарыла. Шундый шигырьләрнең берсе булып «Сөембикәнең хушлашу догасы» (1978) тора. Әсәрнең нигезенә Сөембикәнең Казаннан китүе турындагы риваять салынган. Шагыйрь биредә борынгы мифологик легендаларның эчтәлеген тулысынча диярлек үзгәртә һәм Казанның азатлыгын саклап калу өчен барган канлы сугыш күренешләренә бәйли. Соңгы өметләрнең дә сүнүе, шәһәр нигезенә эт күмелүе белән бәйле төстә үстерелә барган хәсрәт ахырда иң югары ноктасына күтәрелә. Лирик геройның борчылуына, хәсрәтенә икенче сәбәп булып еллар узганнан соң да халыкның акылына килмәве, сугышларның өзлексез дәвам итүе тора. Сөембикәнең китүе турьщдагы легенда-риваять сюжеты татар халкының бүгенгесенә бәя бирүгә юнәлтелә, Сөембикә образы үзе милли азатлык билгесе буларак аңлашыла.

Зөлфәт иҗатында еш кулланылган образларның тагын бер төркемен космогоник символлар тәшкил итә. Шундый символларның берсе—йолдыз—шагыйрь өчен илһам чыганагы булып тора. Традицион кулланылышта ул—моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, сөйгән яр символы да. Ә Зөлфәт аны еш кына мәхәббәт, сагыну, мәңгелек, язмыш, соңгы чорда язылган шигырьләрендә ялгызлык, гомер агышы кебек мәгънә төсмерләре белән баета. Күпчелек әсәрләрдә йолдыз— мәхәббәт янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә йолдыз символы мәхәббәтнең матурлыгын да, яктылыгын да, бөеклеген дә искәртә. Мәхәббәт кебек изге һәм мәңгелек хисне илаһи Күктәге йолдыз белән чагыштыру, гомумиләштерү аша шагыйрь мәхәббәт фәлсәфәсен үткәрә һәм Мәхәббәтне Җирне генә түгел, Галәмне гармониядә тотучы көч югарылыгына күтәрә. «Төнге гөлләр» шигырендә мәхәббәтнең җылысын, кайнарлыгын бирүче йолдыз капма-каршы—Галәмнең салкынлыгын ачуга юнәлтелә. Шуның аша автор Кеше йөрәгенең җылысы белән Галәм җанының салкынлыгы контрастлыгын тудыра һәм Кешенең бөеклеге, Мәхәббәтнең таулар күчерердәй чиксез көче турындагы фәлсәфәгә килә. Сөю, сөйгән ярны сагыну мотивлары үзәккә алынган «Бар килеш...», мәхәббәтнең көчен йолдыз нурының яктысы аша чагылдырган «Бул гына!», шигырьләрендә дә йолдыз -мәхәббәт янәшәлеге күзәтелә.

Йолдызның кеше тормышында юнәлеш билгеләүче изге нокта булуына бәйләп, икенче мәгънәсе дә үстерелә: йолдыз—язмыш, йолдыз—гомер агышы. Мондый концепция белән без «Шулай икән...» фәлсәфи шигырендә дә очрашабыз. Әсәр тукымасында автор мәңгелек һәм фани дөнья каршылыгын тудыра, аның аша мәхәббәтнең узуы белән гомернең үтүе турындагы фәлсәфи уйланулар үткәрә. «Татар теленең каргышы» шигырендә йолдыз символы—өмет чаткылары, ышаныч билгесе буларак яңгырый. Яшь буынны караңгылык, наданлык биләп алуы, аларның иманы, әхлагы, намусы юклыгы лирик герой күңелендә сызлану тудыра.

Зөлфәтнең кайбер шигырьләрендә йолдыз—фаҗига янәшәлеген күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Ялгыз сандугач» шигырендә кара йолдыз афәт, фаҗига, икенчедән, илнең караңгы язмышы, өченчедән, өметсезлек, чарасызлык билгесе булып чагыла. Йолдызның кара төстә бирелүе дә фаҗиганең, ил өстенә килгән •афәтнең көчен, дәрәҗәсен билгели.

Зөлфәт иҗатында җил образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә җил—фаҗига янәшәлеге тудырыла. Мәсәлән, Тукайга багышлаган «Ялгызлык» шигырендә беренче строфа ук шигырьгә «ил өстендә айкалган җил, тәрәзәләргә каткан боз» тудырган борчылу хисен алып килә. Шагыйрьнең бөтен яшәешен томалап торучы илдәге сәяси вәзгыятьне—цензура хөкемен, милләтне кысу, изү сәясәтен—символлаштырган җил, боз образлары чорны күз алдына бастыра. Алдагы строфалардагы шәм уты, яшен уты, шәүлә кебек образлар да фаҗигане көчәйтә. Икенче строфада әлеге хискә Тукайның гомерен, тормыш барышын, язмышын берләштергән юлның билгесезлегенә, шагыйрь кичергән көннәрнең ямьсезлегенә бәйле рәнҗү төсмере дә кушыла. Шигырьнең өченче строфасында аңа шом өстәлә. Каршылык тудырган риторик сорау белән риторик җавап хисне тагын да үстерә, шәмнең утын сүндерергә омтылуның көчәя баруына ишарәли. Идеологик кануннарны танырга ярдәм итүче мистик кара шәүлә образы кешелекне җимерүче көчләрне символлаштыра. Әнә шулай мистикага сәяси фикер үрелеп китә, шәм өстендә басып торучы көч ачыла. Суфичылык традицияләрен яңартып, шәм шагыйрь шәхесен символлаштырып та килә. Ут исә аның яшәеше, гомер агышы белән бәйләнешне тудыра. Салкын җил белән җылы каршылыгы яшәү һәм үлем, ак һәм кара, мәхәббәт һәм рәнҗү кебек капма-каршы төшенчәләр белән бәйләнешкә керә. Салкын җил—Тукайсыз калган татар халкының мәңге «җылы» таба алмаячагына ишарә. «Караңгы җил», «Ялта тыкрыгында», «Игенче», «Эт тоту көне», «Тамыр көлләре» һ. б. шигырьләрендә дә җил символы сәясәт тудырган фаҗигане ачуга юнәлтелеп, чорга бәя бирүгә хезмәт итә.

Зөлфәтнең «Кайчан, кайда», «Сөйләшик бер гомер синең белән» кебек шигырьләрендә җил-язмыш, гомер агышы концепциясен дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, соңгысында җил әсәргә гомернең, яшьлекнең үтүе белән бәйле сызлану фәлсәфәсен алып килә. Гомумән, җилнең моңсулык, күңелсезлек төсмеренә баеп килүе халык җырлары традицияләрен яңарта.

«Буранның бураны» шигырендә җил битарафлык символы төсен ала. Лирик геройның үпкә хисе дә җилнең битарафлыгы белән үрелә. Җилнең дәшмәве, гамьсезлеге исә юанычның була алмавын искәртә.

Шагыйрьнең аерым шигырьләрендә җил-шатлык янәшәлеге тудырыла. «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә ул табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыкны гәүдәләндерсә, «Баш очында...» шигырендә лирик геройның Мәңгелек серенә төшенүдән туган шатлыгына үрелә. «Син уемда...» шигырендә җил мәхәббәтнең матурлыгын да, сөйгән ярдан аерылуның сагышын да, сагыну сагышын да гәүдәләндерүче күпмәгьнәле образга әверелә, җил—сагыш—мәхәббәт комплексын барлыкка китерә.

«Илем» шигырендә җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманны вакыт кысасында берләштерүче образ буларак төгәлләшә. Илнең авыр, яралы язмышы, өметләрнең акланмавы, чарасызлык лирик геройның күңелен биләп алган борчылу катыш әрнү хисен тудыра. Хиснең шушы сәбәпләрен җил образы бер бәйләмгә туплый.

Зөлфәт космогоник символлардан булган ай образын да төрле мәгънә төсмерләренә баета: ул табигатьнең матурлыгын, мәхәббәтнең сафлыгын, көчен белдереп кенә калмый, афәт, фаҗига булачагын хәбәр итүче күпмәгьнәле символ буларак та чагылыш таба. Мәсәлән, «Сүтелгән дә айның толымнары», «Ай һаман дәү» кебек шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын, аның сихри мизгелләрен чагылдырган ай образы «Кара күбәләк», «Изге ялвару» һ. б. әсәрләрендә фаҗигалелекне хәбәр итүче билгегә әйләнә. «Аулак сукмак», «Ике гашыйк», «Синең алда», «Әйтәсем килә» кебек шигырьләрдә исә капма-каршы яссылыкта— Мәхәббәтнең изгелеген, сафлыгын, мәңгелеген белдерүче буларак чыгыш ясый.

Зөлфәт шигырьләрендә киң кулланылган символик образларның тагын берсе— кояш образы да—төрле мәгънә төсмерләренә төрелеп тәкъдим ителә. Халык иҗатында кояш—бәхетле тормыш, якты киләчәд, тирән мәхәббәт, сөйгәннең гүзәллеге һәм башка бик күп якты күренешләрнең символы. Ә Зөлфәт шигырьләрендә ул бәхетле тормыш, шатлык, хакыйкатьне белдерү белән беррәттән, бәхетсезлек, начарлык, тирән фаҗига ролен дә үти. Мәсәлән, «Күз тимәсен берүк», «И яраткан еллар...» әсәрләрендә яктылык, матур киләчәк кояш символы аша чагылыш таба; «Җилләр чиртә сары камылларга» шигырендә әлеге символ туган як матурлыгын, аның гүзәллеген белдерергә ярдәм итә; «Яулар идем», «Сандугач оясы» шигырьләрендә кояш—шатлык буларак чишелә һәм лирик геройның табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыгы белән бәйләнә; «Ялта тыкрыгында» шигырендә һәм «Җирдән кайтышлый» поэмасында кояш символы хакыйкатьне ачуга юнәлтелә. Зөлфәт әсәрләрендә яхшы, бәхетле, Имин, шатлыклы тормыш символы булган Кояш образына кайчак капма-каршы вазифа да йөкләнә: шагыйрьнең хис тойгылары, тирән кичерешләре, җиһандагы язмышы белән бәйле төстә кара кояш образы үтеп керә. Мәсәлән, «Илем» шигырендә мондый күренеш белән очрашабыз:
Ниләр көтә сине, бичара ил? 
Куз яшедәй һәр чык—таңнарда... 
Кара кояш бата офыгыңда, 
Гел карадан таңың уяна.
Зөлфәтнең күп кенә шигырьләрендә болыт образы да гомер, яшьлек агышы, ышаныч, намус, ап-ак хыяллар белән бергә илнең караңгы язмышын, авыр, аянычлы тормышын да белдерүче мәгънәләргә ия. «Шундый чагы әле җанымның» шигырендә ул намус, ышаныч, өмет, дәрәҗәсенә җиткерелә; гомернең, яшьлекнең агышы белән бәйле сагыш фәлсәфәсе «Мәңгелек» шигырендә болыт символы аша чагыла; «Тезлән дә бер», «Адашкан болыт», «Соңгы томан» шигырьләрендә ул илнең авыр язмышын, сагыштан туган авыр уйларны белдерүгә юнәлтелә.

Чиксез киңлек, мәңгелек, биеклек билгесе булып йөргән күк образын да Зөлфәт яңа төсмерләр белән баета. Күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген дә, шул ук вакытта фаҗига, афәтне дә белдереп килә. Мисал өчен «Ай һаман дәү» шигырендә ул табигатьнең матурлыгын ачарга ярдәм итә; күкнең бөеклеге, биеклеге «Күк тамчысы», «Көтелмәгән тәэссорат» шигырендә чагылыш таба; «Нигә кирәк», «Кайнар кәлтә юлы», «Гозер» шигырьләрендә күк—мәхәббәтнең көчен, бөеклеген ачып бирүче символга әйләнә.

Шул рәвешле, Зөлфәт иҗатында чагылыш тапкан символик образлар, төрле мәгънә төсмерләре белән баеп, хәтта бер әсәр чикләрендә дә язмыш фаҗигасен, сәясәт китергән хәсрәт-кайгыны, чарасызлыктан туган сызлану тойгысын чагылдырудан алып, битарафлыкны һәм сагыш аша шатлыкны, Мәхәббәтнең бөеклеген ачуга кадәр үстерелә. Зөлфәт иҗаты хәзерге татар поэзиясендә бер яктан традицияләрнең көчәюен раслый һәм милли сүз сәнгатен яңа сәнгати чаралар, фәлсәфи фикерләр белән баета.

Нурфия Юсупова
"Казан утлары" № 1, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013