Бүген Әдипләр: Зөһрә КАМАЛИЕВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөһрә КАМАЛИЕВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Зөһрә Шәми кызы Камалиева Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Боерган авылында 1938 елның 1 сентябрендә туган. Балачак, үсмер еллары шатлыгы аз, михнәте күп елларга туры килсә дә, ул изге күңелле, корыч ихтыярлы, җырга, шигърияткә гашыйк булып үсә. Бик күп гамьле хикәяләр, күңелне җәлеп итәрдәй парчалар, нәсерләр, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган шигырьләр иҗат итә. Алар үзенчәлекле, яшәү матурлыгы, яшьлек ихласлыгы белән сугарылган. Ул иҗат җимешләрен балачактан алып бүгенге көнгә кадәр теркәп, көндәлек итеп алып бара, “Яңарыш” газетасы битләрендә бастыра. Авторның талантына сокланмыйча мөмкин түгел, тематика ягыннан да, әдәби алымнар куллану җәһәтеннән дә аның иҗаты күпкырлы. Зөһрә ханым тормышны, кешеләрне, туган илен һәм аның табигатен өзелеп ярата. Ә тормыш дәрьясында мәхәббәт хисләре, хыялларың, өметләрең белән канатланып, колач салып йөзү — үзе зур бәхет. Гаилә, тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, игелеклеге иҗаты белән бергә үрелеп, аның тормышын мәгънәле итә.
Зөһрә ханым милләтпәрвәр шәхес. “Үзен татар итеп хис иткән һәркем милләте өчен кулыннан килгән кадәр изге гамәлләр кылырга тиеш”, — ди ул. Моны үз үрнәгендә дәлилләп, күп еллар дәвамында яшәгән төбәгендә гомер итүче милләттәшләребезгә “Яңарыш” газетасын яздырып, атна саен тарата. Мөрәҗәгать иткән һәркемгә риясыз ярдәм итәргә атлыгып тора.
Каләмдәшебезне олуг юбилее белән чын күңелебездән котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Һәр аткан таң нурлары белән балкып торган йортыңа бәхет иңсен, илһам нуры сеңсен, Зөһрә ханым.
«Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре
АКЛЫК — ПАКЬЛЕК
 
Көзнең яфракларын каплар өчен, 
Җир өстенә ап-ак кар яткан. 
Офыкларны нурлап кояш балкый, 
Әйтерсең лә, дөнья гел актан.
 
Тик пакьлекне, тик аклыкны күреп, 
Якты хисләр килә күңелгә. 
Көзен иртә яуган кар шикелле 
Йөрәгемнән җырым түгелә.
 
Дөнья аклык белән күмелгәндә, 
Мин үзем дә бәхет кичерәм. 
Күңел түремдәге күкрәүләрне 
Шатлык нурларына яшерәм.
 
НӘРСӘ КӨТӘ
 
Ни әйтербез килер буыннарга, 
Нәрсә көтә адәм баласын? 
Һәр көн саен яманлыклар арта, 
"Бу дөньялар кая бара соң?"
 
Иртәгесен яңа көн тууга, 
Хәвеф-хәтәр тора гел көтеп. 
Үзәкләргә үтеп җилләр елый, 
Йөрәк кылларымны җилкетеп.
 
Җил-давыллар яфракларны коя, 
Җитмәсә дә ачы көзләре. 
"Барыр юлларыбыз еракмы?" — дип 
Карый безгә заман күзләре.
 
КӨЗГЕ МОҢ
 
Агачларны сары яфрак сарган — 
Көз җитүнең таныш балкышы, 
Яз кайтырмын, дип әйтә төсле, 
Торналарның канат кагышы.
 
Төннәремнең томаннарын ертып, 
Туып килер микән көннәрем. 
Кире кайтмас инде төсмерләре, 
Җәен чәчәк аткан гөлләрнең.
 
Нәрсәсе бар икән шушы көзнең, 
Нигә шулчак моңсу күңелгә. 
Тынычлыкны белми көзен күңел, 
Әсир булып йөрим бүген дә.
 
ТАБЫЛМАДЫ
 
Иң кирәкле сүзләр табалмадым, 
Күңелеңә барып җитәрлек. 
Иң кирәкле ялкын кабынмады, 
Юлларыңа нурлар сибәрлек.
 
Иң кирәкле учак ягылмады, 
Ялкыныннан җылы алырлык. 
Иң кирәкле бер җыр җырланмады, 
Хәтереңә сеңеп калырлык.
 
Иң кирәкле хисләр кабынмады, 
Йөрәгеңне ялкын итәрлек. 
Иң кирәкле бер юл табылмады, 
Гомер буе бергә үтәрлек.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013