Бүген Әдипләр: Алсу Зиннурова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алсу Зиннурова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Алсу Зиннурова Мишәр кызы Алсу Зиннурова булам. Чаллыда туып, Нурлат шә­һәрендә үс­тем. Ун ел татар сыйныфында белем алдым. Татар теленә мәхәб­бәтне сыйныф җитәкчесе Гөл­нира Наил кызы Садретдинова уятты. Башлангыч сыйныфларда ук иншалар язарга ярата идем. Нәфис сүз буенча төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яуладым.

Мәктәпне Чирмешән районы Утыз Имән авылында тәмамла­дым. Шул бер ел эчендә, туган телемә булган мәхәббәтне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Дания апа ныгытырга ярдәм итте.

Киләчәктә үземне журналис­тика, телевидение белән бәйли­се килә. Шул максаттан Казан (Идел буе) федераль университетына укырга кердем. Хәзерге вакытта шунда белем алам, туган телемне тагын да тирәнрәк өйрәнәм, журналистика серләре­нә төшенәм.

Дөрес тәрбияләмәү – үз-үзеңә хыянәт…

 Зур күзле, чем-кара чәчле кызчык автобуска йөгереп менде дә: “Ну айда уж быстрее, бабуль”, – дип автобуска таба атлаган әбигә дәште. Әйтерсең, дус кызы белән сөйләшә. Аңа бер ир урын тәкъдим итте. Шул арада оныгы менде дә утырды. Нишләсен, “утыр, кызым,” дияргә мәҗбүр булды инде.

Дөнья кая бара, дип уйга калдым. Югыйсә, олыларга урын бирегез, дип әти-әниләр кечкенәдән әйтеп килә. Бу хәлне балалар бакчасында эшләүче Гөлназ апага сөйләгән идем, ул аптырамаска кушты. Янәсе, заманасы шул. Юк, заманда түгел гаеп, барысы да гаиләдә тәрбияләнә. Моның шулай икәнлегенә, 6 яшьлек Әдилә белән күрешкәч, тагын да инандым. Кызчык әле мәктәпкә ке­рергә генә җыена. Биш вакыт намазын укый, нәрсә яхшы, нәрсә начар, дигән сорауларга мисаллар белән аңлатып бирә. Юкса, ул да заманнан калышмаган. Аның да телефоны, компьютеры бар, урамга да чыга, дуслары белән дә көлешә.

 

Чыннан да, бүген балаларга нинди тәрбия бирергә соң?

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Фаттахова фике­ренчә, балага дөрес тәрбия бир­мәү – үз-үзеңә хыянәт ул. “Өч бала әнисе һәм 25 ел эшләүче укытучы буларак шуны әйтә алам: наркотик, тәмәкенең начар икән­леген аңлатканчы, әдәп-әхлак, гореф-гадәтләр турында сөйләү күпкә отышлырак. Әл­бәттә, сүзең үтсен өчен үзең дә шул сыйфатларга ия булырга тиешсең. Балаларга хөр­мәт бе­лән карарга кирәк. Аларны бер яктан да түбәнсетергә ярамый. Аларны дөньяны матур итеп күрергә өйрәтергә кирәк”, – ди ул. 73 яшьлек Разия әби Мәх­мүдова исә бүген балаларга дин сабагы җитеп бетми дип саный. Сабыйларның хәтерләре яхшы, шуңа күрә догалар өйрәтеп үсте­рергә киңәш итә. Бала күр­гән­нәрен күңеленә күчереп бара. Шуңа күрә ата-ана үзе дә үрнәк булырга тиеш. Ә менә бала­ларның фикере ничекме? “Ата-аналар әйтәсе килгән сүзен тел белән яхшылап аңлатсын иде. Балаларны кыйнау кимсенеп үсүгә китерәчәк. Бәхетле булып үсү өчен наз кирәк”, – ди Гөлия.

www.Vatantat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013