Бүген Әдипләр: Гөлнара Зиннәтуллина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлнара Зиннәтуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Гөлнара Зиннәтуллина Гөлнара Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган

Гөлнара Зиннәтуллина: «Мин иремне Берлинны алган кебек алдым!»

Һәрвакыт яшь күңелле, позитив, хәрәкәтчән, ачык йөзле кешеләр генә озак яшиләрдер бу җирдә. Кешеләргә бары яхшылык эшләүче, гел кояш кебек нур чәчеп яшәүче, күпләрнең яраткан телетапшырулар алып баручысы Гөлнара Зиннәтуллина да 145 яшькә кадәр яшәргә җыенам, ди. Аңа апа дип дәшәргә тел дә әйләнми хәтта. Аның белән сөйләшеп утырганнан соң, бик авыру кеше дә савыгыр төсле.
– Гөлнара апа, телевидение белән дуслыгыгыз ничек башланды? Моңа этәргеч ясаган берәр кеше булдымы, әллә үзегез кечкенәдән шуның турында хыялландыгызмы?
– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанның 10нчы интернет-мәктәбенә укырга килдем. Телестудия белән мәктәпнең капкасы бергә, шуңа бер ишектән кереп йөрдек. Берсендә, мәктәпкә балалар тапшырулары режиссерлары кереп, үзләренә алып баручылар эзләде. Миннән бер текст укытып карадылар, шул ук көнне үзләре белән телевидениегә алып чыгып та киттеләр. 12 яшемнән бирле мин биредә, телевидениедә. 15 ел балалар редакциясендә эшләдем. Мәктәпне тәмамлагач, Педагогия институтына укырга кергән идем, аны ташлап, кире эшемә кайттым. Белемсез булмый инде дип, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, аны читтән торып укып бетердем.
– Журналист тормышы җиңелләрдән түгел. Хатын-кыз өчен бигрәк тә. Гаилә яисә телевидениене сайларга дигән уй булмадымы үзегездә?
– Андый уйның башыма килгәне дә булмады, чөнки мин иремнән бик уңдым!
– Ә ирегез Ренат абый белән ничек таныштыгыз, кавыштыгыз?
– Ренат белән без бер сыйныфта укыдык. Укулар башлангач, көтәбез без моны, көтәбез. Журналда Зиннәтуллин дигән егет фамилиясе тора, ә үзе укырга йөрми. Аптырадык инде барыбыз да. Сентябрь ахырларында гына укырга килде бу. Шундый озын буйлы, чибәр, спортчыларныкы кебек гәүдәле… Соңыннан белдек: Сочида ярышларда йөргән бу, шуңа укуга да соңрак килгән икән.
Физкультура дәресләрендә Ренат иң беренче булып баса иде, ә мин бәләкәй буйлы, шуңа иң ахырдан. Йөгергәндә, бер-ике генә атлый да, мине куып җитә бу. «Йөгерә дә белми, кечкенә «недорозумение» дип гел миннән көлә иде ул.
Мәктәпне тәмамлагач кайсыбыз кая таралышып беттек. Егетләр армиягә китте, без – кызлар укырга кердек, эшкә урнаштык. Армиядән 1-2 хат язды бу миңа. Болай, классташ кызга язган кебек кенә. Мин дә җавап бирдем, тик шул 1-2 хаттан артмады безнең аралашу.
Ренат армиядән кайткач, урамда минем иптәш кыз Ларисаны очраткан берсендә. Ә дус кызым миңа килергә җыенган булган. Ренат Ларисага ияреп безгә кунакка килгән иде. Күрәсең шунда күңелгә кереп калды, бу күрешүдән соң бик сагына башладым үзен. Әйдә әле Лариса мин әйтәм, Ренатны эзләштереп карыйк әле. Адресын белмәсәк тә, кай җирдәрәк торганын чамалый идек. Алар урамы тирәсендә йөрергә алып чыгып киттем иптәш кызымны. Бер спорт мәйданчыгы яныннан үткәндә, таныш тавыш «Лариса!» дип кычкырмасынмы?! Мин бәләкәй булгач, койма аша күренмәгәнмен, ә Лариса озын. Шуңа да Ренат дустымны күреп алган. Күрештек, сөйләштек. Шунда Ренат миңа кулыма әфлисун тоттырды. Әфлисуны бер генә булганлыктан: «Ларисага бирмә, яме, үзең генә аша», диде. Сихерле булган ахрысы ул, шуннан бирле Ренатымнан аерыла алмадым! (көлә).
Өйләнешү тарихыгыз ничек булды, Гөлнара апа?
– Теге сихерле әфлисуннан соң без бик озак очрашып йөрдек. Минем кияүгә чыгасы килә, ә Ренат өйләнмим, ди. Ирләр андый эштән куркалар бит инде алар. «Әле бераз аякка басыйм, гаиләне карар дәрәҗәдә акча эшли башлыйм» дигән булып, минем башны бутап йөрмәкче иде бу. Мин генә бирешмәдем! Көн дә өйләнешик, дип, тукып тордым үзенә. Янына килгән кызларны да, бөтен аны яратып йөргәннәрне дә куып җибәрә идем. (Көлә). Ничек итсәм иттем, барыбер өйләндердем үземә! Ренатны мин Берлинны алган кебек алдым!(Көлә).
– Сез һәрвакыт кеше арасында, гел экраннан балкыйсыз. Гаиләдә тынычлык булмаса, эштә карьера төзү бик кыен. Сезнең гаиләдә көнләшү дигән нәрсә булмадымы? Ирегез эшегезгә ничек карый?
– Мин иремнән бик уңдым, Аллага шөкер! Мин аны гомер буе яратып яшәдем, хәзер дә үлеп яратам! Үзенә дә көнгә мең тапкыр: «Бабаем, яратам сине!» дип кенә торам.
Мин аңа бик рәхмәтле! Ул мине гомер буе карап кына, гармониядә яшәтте. Көнләшү дигән уй безнең башка да килеп карамады. Гомумән, көн саен талашып, бер-берсен рәнҗетеп яшәгән парларны мин беркайчан да аңламадым һәм аңламам да. Аерылышырга булгач, нигә дип өйләнешергә инде ул?! Эшем буенча да борчымады, рәхмәт аңа! Яшь вакытта командировкаларга бик күп йөрдек, чит илләргә дә барырга туры килә иде. Ул миңа термоска чәйләргә кадәр ясап, аэропортка кадәр озатып, каршы алып, гел минем белән мәш килеп йөрде. Телевидение хезмәткәрләре арасында була торган корпоративлардан бер дә калмады диярлек, гел минем янәшәмдә булды. Хәзер дә бергә йөрибез! Студиядәге бар кеше Ренатны белә, диярлек. Кайчагында төнге өчләргә кадәр эшләргә туры килгәли. Шул чагында да ирем килеп алып, бар тапшыру ясау төркемен өйләренә таратып чыга. Шундый кешене яратмыйча буламы инде?!(Серле генә елмая).
– Бала тәрбияләгәндә кайсыгызның өлеше күбрәк керде?
– Мин иремнән генә түгел, улымнан да бик уңдым! Ана буларак та мин бик бәхетле кеше! Ул безгә бер вакытта да кайгы-хәсрәт китермәде. Әтисе дә, мин дә гел эштә булгач, аңа әллә ни тәрбия биреп тә булмады. Командировкаларга да еш йөргәнлектән, Илдар гел ялгызы гына кала иде. Хәзерге тәҗрибәм яшь чагымда булса, әлбәттә улыма игътибарны күбрәк биргән булыр идем.
Берсендә шулай эштән Ренат белән соң гына кайтып кердек. Илдарның беренче сыйныфта укыган чагы. Мин моңа ашарга пешерергә җыенып йөрим. Улым: «Мин ашадым инде әни, йомырка тәбәсе кыздырдым», – ди бу миңа. Карасам, табага май салмыйча гына йомырка кыздырган бу. Йомырканың агы янган, уртадагы сарысын ашаган балакай. Менә шундый мөстәкыйль булып үсәргә туры килде аңа.
– «Оясында ни күрсә, очканда шул була» ди халык. Сезнең гаиләгә сокланып туеп булмый. Ә үзегезнең әти-әниләрегез кемнәр иде?
– Әти-әнием икесе дә укытучылар иде. Әткәй, мәрхүм, мин 8нче сыйныфта укыганда ук вафат булды. Әниемнең бакыйлыкка күчкәненә дә биш ел була инде. Без гаиләдә алты бала үстек. Кызганыч, бер энем вафат. Әни дә шуның кайгысыннан гына китеп барды. Әни белән 53 ел яшәдем мин. «Лаеклы ялга чыккач, мин гел әни сине карап, тәрбияләп кенә торачакмын. Ашарга да пешерттермим, кереңне дә юдыртмыйм, рәхәттә генә, ял итеп кенә яшәтәм мин сине!» дия идем. Насыйп булмады… әниемне карап бетерә алмадым.
Аллага шөкер, туганнарым белән бик дус яшибез. Кайбер гаиләләрдә балалар юк-бар өчен дә берсен-берсе ямьсезләп, талашып яталар. Бездә андый нәрсә юк, әнинең тәрбиясе шундый булгандыр инде.
– Инде лаеклы ялда булсагыз да, сез һаман да яшь, кызлар кебек җитез, чибәр! Әле һаман алны, ялны белмичә эшлисез. Сезнең бәхет һәм бәхетле гаилә формулагыз нидән гыйбарәт? – Мин гел кешеләргә яхшылык эшләргә тырышам. Дошманыма да ачу саклаганым юк. Миңа начарлык эшләгән кеше ярдәм сорап килә икән, миңа аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Начарлык кылганнарны гафу итәргә тырышам. Кешеләргә яхшы гамәлләр кылырга яратам, бу миңа рәхәтлек бирә. Аннары мин үземдә булган борчу-мәшәкатьне йөрәгемә җыеп ятмыйм. Рауза апа Хәйретдинова: «Гөлнара, син юк-барны башыңа җыеп ятма, тышка чыгар» дия иде. Шулай эшлим дә. Минем эчке дөньям белән тышкы дөньям гел гармониядә яши, моның белән мин әлбәттә инде иремә рәхмәтле.
Гаилә формуласына килгәндә, миңа калса, ул киң күңелле була белүдәндер. Мин бер секундта бабайны (Гөлнара апа иренә яратып шулай дәшә) пыр туздырып сүгеп ташлыйм, икенче секундта инде «яратам», дим. Бер-береңә җайлаша белергә кирәк, юл куярга өйрәнгәндә генә бәхетле гаилә корып була. Кияүгә чыкканда «Мин моны барыбер үзгәртәм» дип чыгу – мәгънәсезлек. Кеше, шәхес барыбер үзгәрмәячәк, үзе булып калачак. Аны ничек яраттың, шулай кабул итәргә генә кирәк. Җирдә бер генә яшибез бит.

СҮЗ АХЫРЫ:
Гөлнара апа белән күпме генә сөйләшсәң дә, сөйләшеп туя торган түгел. Аның белән эшләгән, аның янында көнгә биш кенә минут сөйләшеп торган кешеләр, көне буена үзләренә җитәрлек энергия аладыр кебек тоелды миңа. Лаеклы ялда булуына карамастан, авторлык программалары эшли, тегә, чигә, бәйли. Өстәвенә рәсемнәр дә ясый! Орчык кадәр генә бу хатынга шуның кадәр энергия кайдан килгән дип шаклар катарсың! Көләч йөзле, киң күңелле, һәрвакыт яшь булуының сере—сөекле ире, тәрбияле улы, хөрмәт итүче килене һәм яраткан оныгының күңел җылысын тоеп яшәүдәндер, мөгаен!
Тагын шунысы – алар ире белән икесе дә Кучкарлар. Кучкарны, гадәттә, ут борчасы дип тә атыйлар. Һәм ике Кучкар бергә берничек тә туры килә алмый, диючеләр дә бар. Дөрес түгел ул йолдызнамәләр. Әнә Зиннәтуллиннарга карагыз. Ринат абый туган көнен 29нчы мартта билгеләп үтсә, ә Гөлнара апа 7 апрельдә… Атна буе кунак өзелми аларның өйләреннән.

Досье
Туган көне: 7 апрель.
Гаиләсе: ире Ренат, улы Илдар, килене Эльвира, оныгы Ләйсән.
Яраткан шөгыле: тегү, чигү, бәйләү, майлы буяулар белән рәсем ясау, кешеләргә шатлык өләшү.
Әзерләгән телетапшырулары: телевидениегә килгәч балалар тапшыруларын алып бара; «Түрдән узыгыз» ( Фердинанд Сәләхов белән бергә алып бара); «Чулпан»; «Яшәсен театр!» .

Әңгәмәдәш Лилия ЛОКМАНОВА.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018