Бүген Әдипләр: Зилә Мөдәррисова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зилә Мөдәррисова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Рәмзия Мусина

Зилә Марат кызы Мөдәррисова 1978 елның 30 ноябрендә Самара өлкәсе Шентала районы Денис авылында туа. Авыл мәктәбендә урта белем алганнан соң, Самара педагогика университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 2001 елда Лениногорск шәһәренә килеп, «Яшьлек иле» исемле балалар һәм яшьләр газетасына хәбәрче булып урнаша. Шул елларда аның иҗаты аеруча активлаша, кыска, шаян хикәяләре үзе эшләгән басмада, «Заман сулышы» һәм Самарада нәшер ителүче «Бердәмлек» газеталарында басыла.
2008 елда Зилә Мөдәррисова, республика күләмендә үткәрелгән «Иделем акчарлагы» иҗади бәйгесендә катнашып, «Шәп концерт» исемле хикәясе өчен проза номинациясендә икенче урынга лаек була. Балалар өчен язылган «Диләрә - матур кыз» хикәясе «Рухият» нәшриятында чыккан җыентыкка кертелгән. Ул Фәнис Яруллин, Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова иҗатларын үзенә үрнәк итеп куя.
Хәзерге вакытта Зилә Мөдәррисова Лениногорск шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгында эшли.

Белдерү

(Юмореска)

Эшкә чыгам әле, эшкә... Туйдым өйдә утырып, гарык булдым. Эш кирәк мина, эш... Әнә газетта минем кебек эшләргә атлыгып торучылар өчен күпме белдерү бар. Рәхәтләнеп сайла. Күз салыйм әле, бәлки, миңа насыйбы да бардыр. Тә-ә-әк... Хисапчы кирәк, эш тәҗрибәсе өч ел булсын, имеш... Юк, исәп-хисап эше минем баш өчен түгел.
Кибетчеләр кирәк, дигәннәр. Дүртне бишкә әйләндерә белмим шул, унга алып бишкә сатсам гына. Бу эш тә минем кебек мәми авызлар өчен түгел. Мәктәпкә идән юучы чакыралар, бер мең түләмәкчеләр икән. Хе! Идән юарга була анысы, авыр түгел. Ә менә хезмәт хакы бер дә күңелгә ятмый. Бер мең акчамыни? Нишлим мин аның белән?! Ай буена шундый хезмәт хакына кеше гычрагын юганчы, өйдә утыруың артык.
Туктале, кызыклы эш, хезмәт хакы да югары, дигәннәр түгелме соң? Менә монсы ярый! Хәзерге заманда кызыклы эш табу үзе бер бәхет. Акчалы да булгач, ын да кызыклырак. Тәвәккәлләп, хәзер үк шалтыратырга кирәк! Халык әйтмешли: «Ятып калганчы, атып калыйм». Газетны бер мин генә укымыйм, башкалар уянганчы, эләктереп калыйм. Тизрәк шалтыратырга кирәк, югыйсә хет кошыңның очып китүе ихтимал. Үзе кызыклы, үзе акчалы эшне көн саен тәкъдим итмәсләр.
- Алло, исәнмесез!
- Хәерле көн!
Трубканы ир-ат алды. Тавышы ягымлы, мөлаем кешегә охшаган.
- Газеттагы игъланыгыз буенча шалтыратам. Эш турында белешмәкче идем.
- Сез өйдәме?
Бәрәкалла! Анысы нигә инде аңа? Бер дә юньлегә сорамас, өйдә дип әйтмим әле, йә адресымны ук сорый башлар.
- Юк, өйдә түгел, урамда.
- Алайса, миңа кайда икәнегезне әйтегез, машинам белән хәзер үк шунда килеп җитәрмен.
Ничек инде килә?! Эш бит аңа түгел, миңа кирәк. Бер дә юньлегә булмас бу. Теләсә кемне яныма чакырырга башыма тай типмәгән лә.
- Гафу итегез, әмма мин өйгә ашыга идем шул.
- Алайса, уңайлы вакытта шалтыратыгыз, мин шундук килеп җитәрмен.
- Ә?!
Ниткән эш икән соң бу? Имеш, мин шалтыратуга килеп тә җитә... Мине кемгә саный, ни дип уйлый икән бу адәм? Юк, юньле нәрсә түгелдер бу. Барысы да бик шикле әле.
- Әйтегез әле, нинди документлар кирәк булыр икән?
- Дөресен генә әйткәндә, әлегә болар мөһим түгел. Башта шәхсән үзеге күреп сөйләшергә кирәк, аннан күз күрер.
Нәрсә, әллә минем акыл-белемем кирәк тә түгел, буй-сыныма карап к килешү төзергә җыенамы бу сәер кеше? Әйтәм бит, бер дә юньле нәрсәгә охшамаган. Юньле булса, иң беренче чират та кайда укуым, нәрсә белән шөгыльләнүем турында кызыксыныр иде.
- Белдерүдә, хезмәт хакы югары, диелгән. Шулай да күпмерәк булыр?
- Һе! Анысы инде үзегездән тора, процентлар хакында да онытмагыз. Менә сиңа кирәк булса! Сәер, бик сәер... Әле күптән түгел генә бер танышым сөйләп торды. Телефон аша яшь хатын-кызларны җыеп, күп акчалар вәгъдә итеп, башка шәһәргә фахишәлеккә урнаштырганнар. Менә шулай була теләсә нинди белдерүләргә ышансаң.
- Ханым, туташ, сезгә ничә яшь?
- Миңамы... миңа 25 яшь.
Кешегә эш кирәк, эшләргә теләге бар икән, аның ничәдә булуы бик мөһим микәнни?
- Менә монысы бик әйбәт. Безгә сезнең кебек көч-дәрте ташып торганнар кирәк. Аннан тәҗрибәгез дә бөтенләй юк түгелдер.
Кара син аны, ничек сайлана! Яшь тә, тәҗрибәле дә булсын, имеш.
- Сез аралашучанмы? Үзегез аңлыйсыз, безнең эштә кешеләр белән уртак тел таба белү беренче урында тора.
- Шулаймыни?!
Да, кызый, каптың...
- Нинди телләр беләсез? Инглиз телен өйрәндегезме?
Бәрәч! Анысын да белү кирәкмени? Әйе шул, «заграничный клиент»ларагыз да бардыр. Юк, рәхмәт, рәхәтләнеп өйдә генә утырыйм.
- Алло, алло?!.
- Әфәнде, гафу итегез, мин сезгә башка көнне шалтыратырмын.
Шалтыратаммы соң? Юньле эш булса, белдерү язып ятмаслар иде аны. Яхшы товар киштәдә озак ятмый ул.
- Туктагыз әле, тукта! Тавышыгыз бик матур, очрашып, бәлки, якыннан танышырбыз.
Имансыз! Якынрак танышыйк, тавышыгыз матур дигән була бит! Юк, юк! Кызыгы да, акчасы да үзеңә булсын, җаныкаем.
...Вәт ахмак, вәт җүләр! Белдерүне тулысынча укып бетермәгәнмен: кызыклы эш, хезмәт хакы югары, телефоны 8917... Җитди газетага ашыгыч рәвештә реклама агентлары кирәк, дип язылган икән бит монда!
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013