Бүген Әдипләр: Рәшит Заһидуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәшит Заһидуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Рәшит Заһидуллин
Рәшит Заһидуллин

Рәшит Заһидуллин, Рәшит (Рәшид) Муллагали улы Заһидуллин (1964 елның 18 ноябре, Пермь өлкәсе, Губаха) — театр педагогы һәм режиссеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театрының сәнгать җитәкчесе-баш режиссеры (1993 елдан). Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры һәм Казан театр укуханәсенең актерлык осталыгы укытучысы. РФ атказанган артисты (2008). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1998). Шекспирның «Гамлет», Мольерның «Де Пурсоньяк әфәнде», Бертольд Брехтның «Кураж анакай һәм аның балалары», М. Горькийның «Тормыш төбендә», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Туфан Миңнуллинның «Төш» һ.б. спектакльләрне сәхнәгә куйган.
1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә туган. Мәктәпне, Казан театр укуханәсенең актерлык бүлеген (башта Сергей Иванов, Петр Маслов, армиядән соң Вадим Кешнер, Юнона Карева курсы, 1988), Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр укуханәсенең режиссура факультетын (1993) тәмамлаган. 1988–1993 елларда Казан яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшли. 1993 елдан Кәрим Тинчурин театрында эшли, баш режиссер. Тинчурин театрында иҗат эшчәнлегенең башы әлеге театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килсә дә, коллективны нәтиҗәле иҗатка оста берләштерә. Театр сәхнәсендә аның тарафыннан 70 тән артык спектакль куелган. Репертуарда новаторлык, концептуальлек белән сугарылган спектакльләр: Н. Фәттахның «Итил суы ака торур», И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе», К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», П. Бомаршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», Т. Гыйззәтнең «Башмагым», Б. Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т. Миңнуллинның «Төш», М. Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм «Өзелгән өмет», Н. Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять», М. Әмирнең «Гөлшаян», Ф. Лорканың «Бернарда Альба йорты», Г. Тукайның «Сөй гомерне!», У. Шекспирның «Гамлет» һ.б. спектакльләр барлыкка килә. 2010 елның мартында Әнкара шәһәренең (Төркия) «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә К. Тинчурин белән С. Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын куя. Тинчурин театры белән Чиләбе, Уфа, Пенза, Санкт-Петербург, Мәскәү, Анталия, Әнкара, Истанбул, Брюссель кебек шәһәрләрдә гастрольдә була. Тинчурин театры сәхнәсендә тарихи драмалар (М. Маликова «Соңгы риваять», Н. Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К. Тинчурин «Назлы кияү», Х. Вахит «Кияүләр»), әдәби театр (Г. Тукай «Сөй гомерне!», М. Мәһдиев «Без - 41 нче ел балалары», Р. Вәлиев «Язмышым юллары») куя. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры, актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013