Бүген Әдипләр: Җәүдәт Юнысов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәүдәт Юнысов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җәүдәт Юнысов
Вәлиулла Якупов
Хөсәен Ямашев
Эльвира Һади
Шамил Һидиятуллин
Җәүдәт Юнысов
Түбән Кама шәһәрендә журналыбызның үз хәбәрчесе булып Җәүдәт Юнысов эшли башлады. Аның эш телефоны - 2-27-11. Җәүдәт Юныс (Җәүдәт Мәүлет улы Юнысов) 1960 елда Яңа Чишмә районының Сөлчә Баш авылында туган. 1982 елда Казан театр училищесының театр рәссамнары бүлеген тәмамлагач, ике ел Бөгелмә драма театрында сәхнәгә куючы рәссам булып эшли. 1989-92 елларда - "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы хезмәткәре. Шуннан соң яңадан Түбән Камага килеп урнаша һәм "Туган як" газетасында авыл тормышы бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1992 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган.

"Аргамак" журналы № 4-5, 1993.

Без – Тукайлы милләт баласы

Татар газетасы мөхәррире булып эшләгән кеше беләдер – хезмәткәрләрнең һәм штаттан тыш хәбәрчеләрнең күбесе еш кына урыс теленең синтаксис нормалары нигезендә иҗат итә. Дәүләт органнарының татарча интернет-сайтларын күзәткәндә дә бу хилафлык һәрдаим күзгә бәрелеп тора. Басма һәм электрон матбугат чараларында атлаган саен шундый хата тулып ята. Мәсәлән, «Urals маркалы нефтькә бәя 10 айда 4 процент төшкән» (ТР Финанс министрлыгы сайты, 5 ноябрь). Күренеп тора, урысчасы «цена на нефть» булганга күрә, татарча «нефть бәясе» булырга тиешле төшенчәне дә урыс теле таләпләренә буйсындырганнар.

«ЕГЫЛУНЫ ЧИТЛӘТЕП ҮТЕП БАРГАНДА»

Ишетмәгәнегезне ишетәсегез килсә, шәһәр маршрутларының берсендәге, мәсәлән, 72нче маршруттагы автобуска утырып, бер-ике тукталыш кына булса да сәфәр кылыгыз. Пассажирларга динамиктан игълан ителә торган «Во избежание падения держитесь за поручни!» дигән кисәтүне «Егылуны читләтеп үтү өчен тоткычларга тотыныгыз!» дип тәрҗемә кылып караган КПАТП-4 транспорт фирмасы.

Татар сүзләре белән сөйләшә белү өстенә, башы белән дә татарча уйлый торган татар болай әйтергә тиеш бит инде: «Егылмас өчен тотынгычларга (тоткычларга түгел, чөнки тоткычка тотынып булмый, ә аның белән нәрсәнедер тотып кына була. Балык тоткыч, күбәләк тоткыч…) тотыныгыз!»

Ә автобуста динамиктан ишетелгән «тәрҗемә шедевр»ын кире урысчага әйләндереп карасак, бу тәрҗемәнең «чыктым аркылы күпер» икәнлеген урыс кешесе дә аңлый: «Для того, чтобы обойти (объехать) падение, держитесь за хвататели!»

татар теле

«ГӨМБӘ АРТЫННАН ИЯРЕП ЙӨРҮЧЕЛӘР»

Урманга гөмбә артыннан барган кешеләр дә еш очрый хәзерге заманда. Алар гел шулай – урманга йә «утын артыннан», йә «җиләк артына ияреп» баралар.

«Мин тиздән килеп җитәм Сезнең арттан. Хатын мәктәпкә китте кыз артыннан» дигән җөмләне «Я скоро приеду за Вами. Жена ушла в школу за дочерью» дип урысчадан тәрҗемә итәләр, имеш. Дөрес түгеллеге ярылып ята, ләкин ничек аңлатырга? Гади! Хаталы җөмләне кире урысчага тәрҗемә итеп кенә карарга кирәк ләбаса: «Я скоро приеду вслед за Вами. Жена ушла в школу вслед за дочерью».

Шуңа күрә мондый очракларда сүзләр түгел, ә мәгънә тәрҗемә ителергә тиешлеген истән чыгармаска кирәк. Чөнки «за» бәйлеге бу очракларда «артыннан» яисә «артында» дигәнне аңлатмый, урын-вакыт килешенә туры килми, үзе ияреп килгән сүзгә карата урын мөнәсәбәтендә тормый, ә максат ачыклау өчен кулланыла. «Мин тиздән сезне алырга киләм. Хатын мәктәпкә китте кызны алырга».

Өстәл артында, руль артында, парта артында дип сөйләшүнең дөрес түгеллеге турында да күп язылды, әмма газета-журналлар һаман шулай таптаналар. Дөресендә өстәлнең дә, партаның да, рульнең дә алды яисә арты юк бит инде. За столом, за рулем дигәндәге предлог «артында» дигән мәгънәне күздә тотмый, ә янында, тирәсендә дигәнне аңлата. Ә артында дигән мәгънәдә булса, «позади стола», «сзади руля» булыр иде.

Татар теле дәресләрендә мәктәптә дә, университетта да, укытучыны тыңлау урынына, смс-хәбәрләр язышып яисә ничек итеп эшләмичә генә баеп китү турында хыялланып утырган студент «по» предлогының да бер генә тәрҗемәсен белә ләбаса – буенча!

«Перед» предлогын татар журналисты шулай ук нәрсәнең булса да алды дип кенә белә. Чөнки аңа чаклы ук шулай кабул ителгән, телебезгә кереп киткән «Перед собранием» дип башы урысча фикерләгәнгә күрә, ул җөмләне «Җыелыш алдыннан…» дип башлый. Гәрчә җыелышның алды да, арты да юк, аның башы, барышы һәм азагы булырга мөмкин. Шуңа күрә «Җыелыш башланганчы» яки «Җыелыш башында» дип язасы иде.

РӘСМИ АТАМАЛАР ЯКИ СҮЗТЕЗМӘДӘ СҮЗЛӘРНЕҢ УРЫНЫН АЛЫШТЫРУ

Игътибар иткәнегез бардыр, газеталарда «бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы» дип языла. Дөрес тә кебек, әмма ниндидер хилафлык та сизелә.

Бу нәрсә? Сан-сыйфат күрсәткече буларак, Дәүләт Советының алдыннан гына куеласы «дүртенче чакырылыш» дигән сүзләр Татарстан Республикасына кагылган кебек килеп чыга. Моның урысчадан калькаланып, урысча фикерләү ярдәмендә баш миендә формалаштырып, шуннан соң гына татарчага тәрҗемә ителгәнлеген белми һәм, гомумән, урысча уйлый белми торган саф татар кешесе өчен моның мәгънәсе болай була: «Татарстан Республикасы дүртенче тапкыр чакырылган да, шуның Дәүләт Советы бар икән».

Нигә «Татарстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы түгел соң?» дигәнгә кайберәүләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советын бербөтен төшенчә итеп карау белән җавап бирергә тырышалар. Ләкин алайса, ул мантыйк белән барсак, нигә соң «Беренче Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары» түгел, ә «Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары»? Монда да бит Татарстан Республикасы Премьер-министры бербөтен төшенчәдер ләбаса!

Кызыксынып, Башкортстан Корылтаеның рәсми сайтын ачып карадым – игез тел бит.

«2010 елның 18 мартында Өфе шәһәрендә… Корылтайның унбиш еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Башкортстан Республикасы беренче, икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай, Башкортстан Республикасы уникенче чакырылыш Югары Советы депутатлары… катнашты»

Безнекеләр гарьләнсә гарьләнсен, әмма башкорт туганнар урыстан тәрҗемә итмәгәннәр, ә «Башкортстан Республикасы уникенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы» дигән рәсми сүзтезмәне үзебезчә, ягъни төрки телләр калыбында корганнар.

Беренче Татарстан Республикасы Президенты дип тә язылмый. «Татарстан Республикасы Президенты» сүзтезмәсен бербөтен мәгънәле морфема итеп караганда, шулай куелырга тиеш ләбаса! Ләкин дөрес түгел бит инде бу! Татарстан Республикасының Беренче Президенты диелә ич! Соң, шулай булгач, безнең республиканың бишенче чакырылыш парламентын нигә, кирле-мырлы бөкләндереп, фәләненче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дип төрләндерергә икән?

«УРТА МӘКТӘП ДИП КЕНӘ ЯЗСАҢ, СТАТУСЫҢНЫ КҮРМӘСЛӘР ДИСЕҢМЕ?

ФБОУ СПО «Казанский индустриальный техникум пищевой промышленности», МБУ муниципальное общеобразовательное учреждение среднего дополнительного образования «Верхнемалевинское среднее общеобразовательное училище»…

Татарчага әйләндерә башлыйсың – тупик. Чөнки безнең аббревиатура белән тамгаласаң, гомумән, ботка килеп чыга, әллә ничә югары белем белән дә ерып чыгарлык түгел: УҺБ «Казан азык-төлек сәнәгате индустрия техникумы» ФБМУсы.

Рәсми документларда яки финанс-бухгалтерия кәгазьләрендә – аңлашыла, кирәктер. Ләкин урамдагы күрсәткеч тактада боларның барысын да язып тору нигә кирәк икән – шайтан белгән?! Атамасы юридик затның гамәлгә кую документларында күрсәтелгәнчә тулысынча язылырга тиеш дигән дәүләт законы, хөкүмәт карары яки министрлык инструкциясе дә юк лабаса! Әмма… Хәтта публицистик мәкаләләрдә дә Казан дары заводы дип кенә түгел, Казан дары заводы ФКУ дип язалар. Әйтерсең, предприятиедәге яңалыкны укый торган кешегә ул заводның милек формасы гадәттән тыш мөһим инде…

Ә предприятиенең ачык яисә ябык акционерлык җәмгыяте формасындагы юридик зат булуында аның юбилеена чакырылган кунакның ни эше бар?

«Хөрмәтле Галим Сәлмәнович! Сезне «Георгадзе исемендәге Яшел Үзән фанера заводы» ПБ» ААҖнең 45 еллык юбилеена чакырам».

Әле боларын филология белән таныш булмаганнарга сылтап була. Ләкин тел белеменең бишеге булган мәктәпләрдә дә шул ук хәл: Фәлән муниципаль районының «Сарытау гомуми урта белем бирү мәктәбе» урта белем мәгариф учреждениесенең 6нчы сыйныф укучысы, Муниципаль гомуми белем бирү мәктәбе «60нчы гомуми урта мәктәп»… Мәктәп укучыларыннан киләчәктә кәгазь үрчетүче бюрократлар әзерләү ысулымы бу, әллә юридик атамаларны да белгәнеңне күрсәтергә тырышумы? Болай статуслырак бит, янәсе!

Җәүдәт ЮНЫСОВ.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013