Бүген Әдипләр: Изаил Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Изаил Зарипов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Изаил Зарипов
(1927-1999)
Изаил Харис улы Зарипов 1927 елның 27 февралендә Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шул районның Петровка авылы мәктәбендә башлангыч, Языково авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, 1941—1944 елларда Петровка спирт заводында гади эшче, учетчик, слесарь булып эшли. 1944—1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Әлмәт шәһәрендә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, «Татбурнефть» трестында ике елга якын бораулау вышкасы эшчесе, бораулаучы ярдәмчесе хезмәтендә була.
1954 елның ноябреннән И. Зарипов журналистика эшендә: Әлмәттә чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире (1954—1957), республика яшьләре матбугат органы «Комсомо-лец Татарии» газетасының нефть төбәгендәге үзхәбәрчесе (1957—1960), «Та-тарская нефть» журналының корреспонденты (1960—1962), Лениногорск шәһәрендә чыккан «Заветы Ильича» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1962—1963), Лениногорск телевидение студиясендә иҗтимагый-политик тапшырулар редакторы (1963—1968) һәм, ниһаять, 1968—1975 елларда Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетының нефть районнарындагы кино һәм радио хәбәрчеләр пункты мөдире (өлкән редакторы) вазифаларын башкара. Төп эшеннән аерылмыйча укып, 1959 елда эшче яшьләр урта мәктәбен һәм 1968 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1975—1983 елларда И. Зарипов Бөтенсоюз нефть-газ промышленносте фәнни-тикшеренү институтының Татарстан буенча производствоны, хезмәтне фәнни оештыру лабораториясендә баш инженер, Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында хезмәтне оештыру бюросы начальнигы, «Союзнефтегазпере-работка» берләшмәсе һәм «Нижневартовскнефть» идарәсендә алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группаларының мөдире һәм баш инженеры булып эшли. 1983 елның сентябреннән ул — Бөгелмә бораулау эшләре идарәсенең Көнбатыш Себер төбәгендәге алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группасы баш инженеры хезмәтендә.
И. Зарипов әдәбиятның художестволы очерк жанрында иҗат итә. Бу жанрда аның тирәнтен белеп, кызыксынып яза торган үз темасы бар. Ул тема— Татарстан нефть промышленносте. 1957—1983 еллар арасында язучының, әлеге теманы үзәккә алып, нефть производство бригадаларының, алдынгы бораулаучы, рационализаторларның хезмәтен һәм тормышын конкрет тарихи шартлар эчендә жанлы итеп тасвирлаган алты очерк китабы чыкты. Болардан башка, республика һәм үзәк газета-журналларда, күмәк җыентык-ларда аның дистәләгән очерклары басылган.
И. Зарипов—1954 елдан КПСС члены, 1985 елдан — СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Буровики: Очерки.—Казань: Таткнигоиздат, 1957.—31 с. 2000.
Рождение рекорда: (Рассказ о делах и людях передовой бригады бурового мастера А. Журавского).—Казан: Таткнигоиздат, 1961.—32 с. 2000.
От съезда к съезду: (Управление «Бугульманефть»).— Казань: Таткнигоиздат, 1961—38 с, ил. 2000.
Рационализаторских дел мастера: (трест «Альметьевбурнефть»).— Казань: Таткнигоиздат, 1962.—48 с, ил. 1500
Коллективное творчество: Очерки.— Казань: Таткнигоиздат, 1963.—42 с. 2000.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013