Бүген Әдипләр: Марсель Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марсель Зарипов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Марсель Зарипов
Марсель Зарипов
(1931-2017)
Марсель Харис улы Зарипов 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Балалык еллары шул районның Петровка авылында уза, шунда җиде класс тәмамлап, 1946 елдан 1951 елга кадәр Петровка спирт заводында гади эшче булып эшли. 1951—1955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсе каршындагы кыска курслы бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм 1958 елның көзенә кадәр «Әлмәтнефть» идарәсендә эшли. Шушы елларда аның Әлмәт шәһәр газетасы «Знамя труда» («Хезмәт байрагы») битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1959 елда М. Зариповны газета редакциясенә хезмәткәр итеп алалар. Монда эшләү чорында (1958—1962) ул экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының, рус теле һәм әдәбияты бүлегенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1962 — 1966 елларда М. Зарипов «Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли, ә 1966 елдан «Советская Россия» газетасының Татарстан республикасы буенча корреспондент вазифаларын алып бара. Ул — 1960 елдан КПСС члены.
М. Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре («Дед Матвей», «Новенький», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц» һ. б.) республика һәм үзәк матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның «Кара алтын чишмәсе» (журналист Р. Сабиров белән бергә язылган), «И кадерле туган як» (Г. Ахунов белән бергә язылган), «Тугызынчы биеклек», «Уракчы егетләр», «Звездный час Нижнекамска», «Вершины» кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Бу китапларында автор Татарстанның үткәнен һәм бүгенгесен, аның экономика һәм культура өлкәсендәге казанышларын, кешеләр тормышындагы социаль үзгәрешләрне, әхлак, хезмәт мәсьәләләрен олы гражданлык позицияләре югарылыгыннан торып анализлый, аларга принципиаль политик мөнәсәбәтен белдерә, зур гомумиләштерүләр ясый һәм, хәл ителергә тиешле проблемаларны ачыклап, аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә тырыша.
Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен М. Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
Зарипов рус теленә Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» («Завещание»), 1966), Г. Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш», 1973), В. Нуруллинның «Аккан су юлын табар» («С ношей гору не обхоят», (1982) повестьларын, Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» («Итиль-река течет», 1978) романын һәм башка татар язучыларының аерым хикәяләрен тәрҗемә итте.
Әдәбият һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Зариповка 1981 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән макnаулы исем бирелде.
Д. Зарипов—1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

И кадерле туган як: Татарстан буйлап сәяхәт.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—256 б., ил. 7000. Г, Ахунов белән бергә язылган. Рец.: Әгъзамов Ф. Кем идек — кем булдык.— Кит.: Әгъзамов Ф. Үзәктә—кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 57—67 б. .
Кара алтын чишмәсе: Очерклар/Г. Ахунов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—224 б., ил. 2000. Р. Сабиров белән бергә язылган. Рец.: Ахунов Г. Хәзинәләр йортын карарга чакыру.— Татарстан яшьләре, 1972, 29 апр.; Шаһимөхәммәтов Ф., Камалов Б. Олы хәзинәне данлап.— Татарстан яшьләре, 1972, 13 апр.; Әгъзамов Ф. Яңалыкка юл яручылар.— Кит.: Әгъзамов Ф. Үзәктә — кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 109—125 б.
Җәйге командировка: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—160 б. 40 000.
Уракчы егетләр: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—184 б. 10000.
Үзеңнеке — үзәктә: Повесть/Я. Халитов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 120 б. 15 000.
Чужой медовый месяц: Рассказы и повесть.— Казань: Таткнигоиздат, 1968.— 132 с. 15 000.
Мы из Казани, с Волги...— М.: Сов. Россия, 1971.— 236 с. ил.— (В семье .российской, братской), 30000. Соавт.: Г. Ахунов. Рец.: Давыдов В. В семье российской, братской.— Лит. Россия, 1971, 20 авг., с. 4; Верин Л. Знакомьтесь, Татария.— В мире книг, 1972, № 5, с. 19; Гудов И. Могучий Союз.—Кн. обозрение, 1972, № 22, с. 2; Махмутов А «Где пел Сайдаш, писал Такташ».— Лит. газ., 1972, 13 дек. с. 5; Павлова Г.—Новый мир. 1972, № 12, с. 275—276; Магдеев М.— Волга, 1973, № 1, с. 180—181; Махмудов А. У книжной полки.— Сиб. огни, 1973, № 9, с. 177—179.
Девятая высота: Очерки.— Казань, Таткнигоиздат, 1973.— 119 с. 15 000. Рец,: С а л т и н а Н.— Сов. Татария, 1974, 5 апр.
Ордер на квартиру: Повесть. Рассказы.—Казань: Таткнигоиздат, 1976.— 176.— 176 с. 100 000. Рец.: Андреева Н. Его герой — нефтяники.— Сов. Татария, 1976, 6 июля; Иванов Д. Понять человека.— Лит. Россия, 1976, 8 окт., с. 20.
От Ульяновска до Казани.—М.: Искусство, 1976.—151 с., ил. 75 000. "Соавт.: Ж. Миндубаев.
Вершины: Очерки.—Казань: Татар. кн. изд-во, 1981.—320 с. 50 000. Рец.: Га би ди А. Пути к вершинам.—Сов. Татария, 1982, 11 мая. Звездный час Нижнекамска: (Докум. повествование).—Казань: Таткни-1Р3Дат, 1981.—288 с. 15000. Рец.: Мустафин Р. Партийный взгляд публициста.— Сов. Татария, 1981, 13 окт.; Мустафин Р.—Лит. обозрение, 1982, № 1, с. 80—81; Мостафин Р. Түбән Каманың бәхетле язмышы».— Казан утлары, 1982, № 3, 156—158 б.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018