Бүген Әдипләр: Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ. Зарлы "Зар-заман"
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Г" хәрефенә язмалар

Равил Әмирхан. Әмирхан хәзрәт (ӘМИРХАН ГАБДЕЛМӘННАН)
Рәниф ШӘРИПОВ. РӘМЗИЯНЕҢ «КӨМЕШ ТУН»Ы (Рәмзия Габделхакова)
М.И.Әхмәтҗанов. Габдессәлам
Ш.Ш.Абилов. Мескен Габди
Нәҗип МӘДИЯРОВ. ИҖАТЫ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК (Әзһәр Габиди)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хыял күкләрендә ак болыт (Рафаил Газиз)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Шагыйрь күңеле - серле дөнья (Рафаил Газиз)
Ләйлә Минһаҗева. Хаталар да булмаса (Рафаил Газиз)
Ркаил Зәйдулла. Карурман җанлы кеше (Хәйдәр Гайнетдинов)
Рафаэль МОСТАФИН. ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ
Ильяс Мөстәкыймов. Гасырлар аша килеп җиткән чыганак (Кадыйр-Гали бик турында)
Җәләлиева М. Үкенечле тәкъдирләр уйландыра (Гөлчәчәк Галиева)
Миркасыйм ГОСМАНОВ. Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге
Фатих Урманче. Йолдызлардан өстә — шигърият (Рәдиф Гаташ)
Рамазанов Г. Мәҗит Гафури.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 151—171 б.
ИЛДУС ДИНДАРОВ. Каберенә эзләр суынмас (Галиәсгар Гафуров-Чыгтай)
Айдар Хәлим. Язмыш (Йосыф Гәрәй турында)
Нәҗибә Сафина. Милләтең алдырмаса (Даут Гобәйди)
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ (Миркасыйм Госманов турында)
Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ. Зарлы "Зар заман" (Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр)
Фәридә ХӘСӘНОВА. ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ШИГЪРИ ДӨНЬЯСЫ
Рафаэль Мостафин. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ (Аяз Гыйләҗев)
Айдар Хәлим. Үз мәктәбе бар (Хәким Гыйләҗев иҗатына бер караш)
Алсу ШӘМСУТОВА. «Җан сурәте» (Галимҗан Гыйльманов әсәренә карарта) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ

Зарлы "Зар-заман"

Таҗи Гыйззәт

1. Туган көн "бүләге"

15 нче сентябрь - әтинең туган көне. Безнең Урта Идел-Кама җирлегендә бу гадәттә эссе җәйнең узып киткән, ә яңгырлы һәм күңелсез көзнең әле башланмаган чагы. Бу дәверне татарда "әбиләр чуагы" диләр. Табигать үзенчә матур. Басуларда ашлык җыелган инде, әмма урманнар һәм тугайлыклардагы агачларга саргылтыграк таплар төшә башласа да, алар үзләренең яшел гүзәллеген бөтенләй үк югалтырга өлгермәгән әле, һава аеруча саф. Җылы киемнәргә төренерлек салкын да түгел, җәйге бөркүлек тә каядыр китеп югалган. Күңелләр көр. Бу көннәрдә шәһәр урамнарында да тирән сулап була, гомумән, кешеләр үзләрендә физик яктан аерым бер җиңеллек тоялар. Урамнарда мәктәп яшендәге балаларның һәм студентларның ыгы-зыгысы, колакта аларның мәшәкатьле шау-шуы яңгырап тора. Бу көнне әтине якын күрүчеләр гадәттә тәбрик итәргә онытмый торган иде. Ул елларда татарлар, аеруча мәдәният өлкәсендә эшләүче кешеләр арасында Таҗи Гыйззәтне белмәгән, аны чың күңелдән олыламаган кешеләр аз булгандыр. Бу аңлашыла да: республикабызның театр сәхнәләрендә "Наемщик", "Чаткылар", "Ташкыннар", "Бишбүләк", "Мактаулы заман", "Башмагым", "Кыю кызлар" һәм башка шушындый, халык арасында шактый танылып, авторга шөһрәт, данлыклы исем китергән әсәрләр милли репертуарның төп өлешен тәшкил итәләр иде. "Чаткылар" белән "Ташкыннар" мәктәп программаларына да кертелгән. Ә Татарстан нәшрияты чыгарып килә торган календарьда 15 нче сентябрь бите елдан-ел Таҗи Гыйззәткә багышланып килә торган булды.

Әнинең искә төшерүе буенча, 1946 нчы елның 15 нче сентябрь таңы да көннең матур буласын вәгъдә иткән. Җитмәсә ул якшәмбе көнгә туры килгән. Әни иртүк колхоз базарына чыгып китә - әтинең туган көненә, махсус нәрсәдер әзерләргә җыенган инде, дус-ишләрдән кемнәрнеңдер килеп чыгуы да көтелгән булса кирәк. (Ул елларда мин Совет Армиясендә, Татарстаннан шактый читтә идем). Кыскасы, өйдә бәйрәм көтелә. Ләкин бу көн әтигә куанычлар урынына хәсрәтле мизгелләр әзерләп куйган булган икән. 15 нче сентябрьдә "Кызыл Татарстан" газетасында Г.Кашшаф белән Ф.Мөсәгыйтьнең сенсацион мәкаләсе бастырыла. Анда Таҗи Гыйззәтнең "Изге әманәт" исемле яңа гына Академия театры сәхнәсенә менгән драмасына "Бер уңышсыз спектакль турында" дигән, әсәрне тар-мар китергән рецензия урнаштырылган. Мәкалә әти өчен аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Гомерендә беренче мәртәбә шушындый кара рецензия һәм "андый-мондый" чакта гына түгел, нәкъ туган көненә! Хаклы булса иде тагын...

Кашшаф белән Мөсәгыйть мәкаләне, бик җитди эшкә керешкән осталардай тамак кырып, халыкның олы мәнфәгатьләре өчен тирән кайгыртучанлык күрсәткән булып, заманның кадагына суга торган югары яңгырашлы лозунглар белән башлап җибәрәләр. "Сәнгать эшләре идарәсе, академия театры җитәкчелеге һәм Язучылар союзы бергәләп, ВКП(б) ҮКның "Драма театрының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында"гы 26 нчы август карарлары нигезендә, бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап биргән репертуар тудыру өстендә чынлап эшкә керешергә тиешләр". Хуш. Шундук һич бәхәссез, категорик тон белән: "Быелгы сезон Таҗи Гыйззәтнең "Изге әманәт" исемле "уңышсыз драмасы белән ачылды" дигән үтергеч хөкемнәрен игълан итәләр, һәм авторны мөмкин булган хәтле кимсетү нияте белән: "Театр сезонны башлап җибәрү өчен башка әсәр таба алмаган, күрәсең", - дип куялар.

Зур бер мәкаләдә әсәр төрле яктан шәфкатьсез камчылана. Соңында авторлар, янәдән җитди генә кыяфәт белән тамак кырып: "Изге әманәт"... ВКП(б) Үзәк Комитетының "Драма театрлары..." карары куйган таләпләргә һич тә жавап бирерлек түгел (ассызу минеке - К.Г.) дигән хөкемнәрен чыгаралар.Бу "сөяк сындырырлык" каты, шәфкатьсез һөҗүм авторны гына түгел, бөтен театр коллективын, беренче чиратта спектакльдә катнашучы актерлар, әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Ш.Сарымсаковны зур борчуга сала. Эш шунда ки, Таҗи Гыйззәтнең бу әсәрен театр зарыгып көтеп алган була. "Изге әманәт" (драманың беренче исеме - "Зар заман") Донбасс татарларының немец оккупациясе вакытындагы фидакарь көрәшен чагылдыруга багышланган. Әсәрне язу процессында әти, 1944 нче елның җәй айларында, ул якларга махсус сәйар кылып, Донбасс шахтерларының көнкүрешен, анда оккупация заманында булган фаҗигале вакыйгаларны, шул җирләрдәге татарларның хәл-әхвәлен өйрәнә, күп кенә тәэсирләр, шул исәптән халыкның немец илбасарлары турында иҗат иткән җырларын өйрәнә, языла торган әсәренә җанлы, отышлы образлар таба, әсәрнең сюжетын ачыклый. Әтинең Донбасстан кайтып, алган тәэсирләре белән уртаклашуы, зур илһам белән иҗади эшкә керешүе Академия театры артистлары өчен чыннан да зур өметләр тудырган вакыйга була. Беренчедән, фашистлар Германиясе белән сугыш (1944 нче ел көзлегеннән караганда) безнең җиңү белән тәмамланачагы көн кебек ачык иде инде. Икенчедән, шушы сугышка Казан татарларының тылдагы тормышы һәм фронт өчен изге көрәше ул, ни дисәң дә, бер нәрсә булса, Украина җирләрендәге үзебезнең кан туганнарыбызның немец оккупациясе елларындагы яшәеше инде бөтенләй башка нәрсә иде. Донбасс - татар Академия театры артистлары өчен бөтенләй үк "чит" тә түгел, алар сугышка хәтле үк ул якларга гастрольләр белән баргалый иде. 1929 нчы елгы гастрольләрне мин дә хәтерлим әле. Ялгышмасам, татарның ифрат югары хисле "шахта" көе дә нәкъ шуннан алып кайтканҗырларның берсе иде.

Шулай 1946 нчы елның театр сезоны Академия театрында "Изге әманәт" спектакле белән башланып китә. Коллектив аңа зур көч куеп, заманына хас булган пафос белән (җиңү тантанасы сүрелмәгән әле) башкарып чыга, шуннан үзенә җан азыгы, тирән канәгатьләнү таба. Ул гына да түгел, спектакльне киң тамашачы алкышлап, җылы кабул итә. Бу турыда ике күренекле әдип - һәркайсы аерым рәвештә - уңай рецензияләр язып чыккан... һәм көтмәгәндә менә Г.Кашшаф белән Ф.Мөсәгыйтьнең әсәрне үтергеч рецензиясе.Бу шартларда театр бирешми, әлеге тискәре бәя белән бәхәскә керә, спектакльне сәхнәдә калдыру өчен чаралар күрә башлый.

Әмма озак та узмый, шул ук елны "Совет әдәбияты" журналының 7-8 нче кушма санында Г.Кашшафның тагын да зәһәррәк язылган, тәмам аяктан егарлык "Уңышсызлык һәм аның сәбәпләре" дигән мәкаләсе чыга. "Изге әманәт" драмасының төп кимчелеге, - диелә мәкаләдә, -ТУЛЫСЫ белән авторның ижат принципларына бәйләнгән..." ("Совет әдәбияты", 1946, N7-8, 134 б., ассызу минеке ~ К.Г.) Бу инде автор адресына чамадан тыш зур гаеп ташлау, асылда аның бөтен иҗади мирасына кизәнү булган. Кашшафның фикере прокурорларча кискен һәм катгый. "Изге әманәт" драмасы, ди ул, ВКП(б) Үзәк Комитетының 26 нчы август карарына һичбер ягы бeлән дә жавап бирә алырлык түгел... Әсәр яшьләргә коммунистик тәрбия бирүдән ерак тора.. Шуңа күрә дә аны... сәхнәдә калдыру дөрес булмас" (шунда ук, 144 б. , ассызу минеке-К.Г.).

Приговор - әйтелде. Инде аны дәлилләүгә килик. Кашшаф фикеренчә, "Изге әманәт"тәге кимчелекләр тулысы белән Таҗи Гыйззәтнең иҗат принципларына бәйләнгән. Таҗи Гыйззәт әсәрләренә нигез булып татар халкы тормышында эз калдырган вакыйгалар яталар. Тик автор тарихи вакыйгаларның үзен түгел, бәлки анда катнашырга мөмкин булган кешеләрнең реаль тормыш-көнкүрешен үзәк урынга куя. Тарихи вакыйгаларның үзеннән бигрәк, аларның тормышка ясаган йогынтысы беренче планга алына. Аның әсәрләрендә вакыйгалар, характерлар көрәше бирелми, аңа бытовизм, жанризм (?) хас, шуңа күрә Т.Гыйззәт әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары зур урын тота. Дөрес, автор геройларның эчке дөньясын (?) этнографик парчалар белән күмеп калдырмый, аларның киләчәккә омтылышларын, аң дәрәҗәләрен күрсәтә. Шулай да бу (?) гаилә трагедияләренең, нәсел маҗараларының үзәк урында торуы - вакыт-вакыт иҗтимагый- политик ситуацияләрне (?) тирәнрәк һәм киңрәк күләмдә яктыртуга комачаулый" (135 б.).

Хәзер турыдан-туры ачы тәнкыйтькә хөкем ителгән "Изге әманәт"кә килик. Кашшаф әсәрнең темасын түбәндәгечә аңлата: "Бу драма, - ди ул, - чит ил баскыннарына каршы көрәшкән партизаннар хәрәкәнең гәүдәләндерүгә "багышланган" ("Совет әдәбияты", 1949, N7-8, 135 б., ассызу минеке - К.Г.).Ә Таҗи Гыйззәт үзе, автор буларак, "Изге әманәт"нең темасын "Социалистик Ватанны немец фашистларыннан саклауда халкыбызның бөек патриотик батырлыгын гәүдәләндерү" дип саный. (Т.Гыйззәт. Әсәрләр. Дурт томда. 4 иче том. Казан, 1979, 244 б.). Шушы теманы тормышка ашыру өчен автор немец фашистлары оккупациясен, аларның ерткычлыгын турыдан-туры татыган Донбасс татарлары язмышын ала. Ләкин әсәрнең төп эчтәлеген һич тә "партизаннар хәрәкәте" тәшкил итми. Әсәрдә үзәк урын ике гаилә кешеләренә, аларның мөнәсәбәтләренә бирелгән. Әлбәттә, кешеләр - оккупация китереп чыгарган вакыйгалар чолганышында һәм анда партизаннар турында да нидер әйтелә. Ләкин төп урынны немец фашистларының шәһәрдә кылган җинаятьләрен күрсәтү алып тора. Үзәктә исә татар шахтеры Гыйният гаиләсе башына төшкән золымлыклар һәм шушы шартларда аларның Ватанга булган турылыклыгы, аны саклаудагы фидакарьлеге. Шул ук вакытта - кай-берәүләрнең (Гыйниятнец кардәше Әбүзәрләр нәселенец) түбәнлеге, хыянәтчелеге. Таҗи Гыйззәт аңлатуы буенча, "автор әнә шул коточкыч вакыйгаларны аерым кешеләрнең эчке тирән кичерешләре аша, оптимистик трагедия планында чишәргә тырыша (шунда ук, 245 б.).

Г.Кашшафның "Изге әманәт" драмасыннан ризасызлыгы авторның партизаннар хәрәкәтен тулы ачмавына кайтып кала. "Шуның" нигезендә, әсәр партия карарларына "һичбер ягы белән дә җавап бирә алырлык түгел, яшьләргә коммунистик тәрбия бирүдән ерак тора", дигән хөкемен игълан итә.

Аек акыллы кеше өчен әлеге дәлилләрнең ясалмалыгы, логик киртәгә сыймаганлыгы күренеп тора. Ләкин Кашшафның шушы әсәргә элегрәк биргән бәясе нәкъ киресенчә сөйли. Мәсәлән, Язучылар союзында "Зар заман" белән беренче танышудан соң, Г.Кашшаф, фикер алышуны башлап җибәрүче буларак, түбәндәге сүзләрне әйткән: әсәр гаять тулы, матур бирелгән образлары күп. Гыйният, Әбүзәр, Наҗия, Хәлә, Асфан һ.б. Болар катлаулы образлар: алдан сызып куйган план белән генә бармый, тормыш белән аларның характеры да үзгәрә бара. Хәлә бик кызыклы (иренә хыянәт итеп, немец офицеры белән буталып ала - К.Г.). Бу, гомумән, бездә яңа кеше (образ булса кирәк - К.Г.), ул элек советтан ризасызлык күрсәтә.., немецка кушыла, яңадан немецка нәфрәт белдерә... Гомумән, типлар табигый, тулы җанлылар.,. Әсәр матур, көчле, әһәмиятле. (Татар язучылары союзы идарәсенең тардаирәсе утырышы беркетмәсеннән. 14/XI, 1944 нче ел. Татарстан Үзәк музее архивы фондыннан. ПТГ13-12, шв. N125369, л214б, 31 б.).

Беркетмәдә Кашшафның берничә тәкъдиме дә урын тапкан, ләкин аларның берсе дә Т.Гыйззәтнең иҗат принципларына кагылмый, аларны шиккә куймый. Киресенчә, принциплар төпле дип табыла, асылда әсәргә (Кашшаф ул заманда татар язучылары союзының җитәкчесе була) идарә исеменнән фатыйха бирелә. Кашшафның "Изге әманәт"кә булган чын карашын тәнкыйтьченең шушы әсәргә 1946 нчы елны биргән тискәре бәяләреннән ваз кичүе дә чагылдыра. "Таҗи Гыйззәтнең "Изге әманәт" исемле драмасыннан кире якларны гына күрүемне... хаталарымнан саныйм", ди ул. ("Совет әдәбияты", 1949, N7, 96 б., ассызу минеке -К.Г.)

Димәк, без бер үк тәнкыйтьченең бер үк әсәргә төрле җирдә, төрле вакытта бер-берсенә капма-каршы булган төрле бәя биргәнен күрәбез. Моның сәбәпләре нидән гыйбарәт соң? Ике язучының шәхси мөнәсәбәтләрендә, аларның вакыты белән чамадан тыш начар, вакыты белән аруланып китүендәме? Яисә биредә башка ниндидер (бәлки мөһимрәк?) сәбәпләр дә булганмы?..

Бу турыда миңа әтинең үзеннән берни до ишетергә туры килмәде. Аның^ "Зар заман" ("Изге әманәт") өчен күргәннәре, аның гаҗәеп дәрәҗәдә зарлы булып чыкканлыгы турында миңа, әти дөнья куйганнан соң, әнидән генә ишетергә туры килде. Әни мәрхүмәнең әйтүенә караганда, Кашшаф (ул озак еллар буе Язучылар союзы каршындагы партоешма секретаре, идарә җитәкчесе дә булып килә) әти турында партия өлкә комитетына ялган информация биреп килгән, "Таҗи Гыйззәт күптәннән бирле бернәрсә дә язмый" дигән хәбәр ирештергән. Әнинең фикеремчә, моның сәбәпләре - әти белән Кашшаф арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр. Алар башта начар булмый да кебек, ләкин тора-бара (кемнәрнецдер хөсетлеге аркасындамы) бозылып китә. Аннан соң Кашшафның яңадан үзгәрүе, гафу үтенүе...

Әти Гази Кашшафның һөҗүмнәрен нинди булса да "аңлашылмаучылыкка" яисә аның сәнгать законнарын аңлап җиткермәвенә кайтарып калдырмаган, әлбәттә. Бу акциядә ул тенденциоз адым күрә, һәм 1946 нчы елның 16 нчы декабрендә Язучылар союзы идарәсенең моңа принципиаль бәя бирәчәгенә ышанып, идарә адресына гариза кертә. Анда: "Гази Кашшафның "Изге әманәт" әсәренә язган мәкаләсен мин;., сәнгатькә, әдәбиятка бәя бирүдә үзенең субъектив карашларын чагылдырган бер ялгыш дип саныйм... Тәнкыйтьченең бөтен теләге, тел хәзинәсендәге сүз байлыгы әсәрне ботарлауга, аны сәхнәдән алып ташлауга юнәлдерелгән.

...Гази Кашшаф һәм аның мәкаләсенә урын биргән "Совет әдәбияты" журналының редакторы Газиз Иделле дә хаталык ясаган. Алар авторга* әсәргә карата совет җәмәгатьчелеген каршы куярга тырыштылар. Күп кенә иҗади мәсьәләләрдә үзләренең субъектив карашларын җәмәгать фикере итеп күрсәтергә омтылдылар. Шуның өчен мин моны тикшереп бәя бирүне сорыйм", диелгән, (Татарстан Үзәк музее архивы фондыннан, ПТГ 13-12, иив» N125369, л 2116).

Әти "Изге әманәт"Еә булган тәнкыйтьне турыдан-туры яла ягу дип саный, Г.Кашшаф-артында ниндидер көчләр торганын да сизенгән ул. Ләкин алар, аның фикеремчә, үзеннән көнләшеп йөрүче бәндәләр генә. Алар өлкә комитетка барып, аның турында ялган хәбәр таратып йөриләр, ә "тегендәгеләр" тикшерми-нитми генә моңа ышаналар...

Уйлап карасаң, әтинең халык алдында һичнинди гаебе, хәтта сылтау итеп алырлык ялгышлары да булмады кебек. Биографиясе пакь. Чыгышы ягыннан җирсез крестьян, авыл батрагы, сезонлы эшче, аннанзавод эшчесе, гражданнар сугышында - Кызыл Армия сафында - бәйләнә алырлык түгел. Совет власте заманында "чит" хәрәкәтләрдә яисә әдәби агымнарда чуалып йөрмәгән, сәнгатьтә бернинди "измнар" белән чирләүне кичермәгән, татар совет язучыларыннан Союз күләмендә иң беренчеләрдән орден белән бүләкләнгән (Ватан сугышына хәтле орденнарның кадере чамасыз югары иде), әсәрләре эчтәлеге, иҗат принциплары ягыннан шөбһәсез һ.б. Дөрес, аның фикере буенча, партаппарат, гомумән, идарә челтәрләрендә утыручы иптәшләр арасында бюрократ һәм тинтәк кешеләр дә юк түгел.

Билгеле булганча, номенклатура әһелләре яшькә үзләреннән шактый олыраклар белән дә, "син" дип сөйләшергә күнеккәннәр иде. Аларның кешеләргә "син" дигё дәшүләре ул тигезлек мөнәсәбәтен түгел, бәлки үзләренең өстенлеген искә төшереп торучы күрсәткеч иде. Баян Гыйззәтнең сөйләвенә караганда, 40 нчы еллар азагында ул Академия театрының әдәби бүлек мөдире буларак, драматурглар белән тыгыз бәйләнештә эшләп калган кеше, әти шушындый, югарыдан гына карап сөйләшүче түрәләр белән үзе дә аларча сөйләшә торган булган. Аның фигыле түрәләргә бик үк охшап җитмәгәндер, әлбәттә.Партия аппаратында шушындый дорфа, кешеләргә югары баскычтан гына карап эш итүче әһелләр булуына карамастан, әти: "Партия -партия инде ул, кешеләрне юкка җәберләргә ирек бирмәс", - дип санаган булырга тиеш. Өлкә комитет секретарьларыннан бигрәк тә Зиннәт Ибәтович Моратов турында югары фикердә иде.

Шулаен шулай да ул, ләкин нишләп соң әтине нахакка гаепләгәндә Өлкә комитетыннан аны яклаучы булмаган? Идеология мәсьәләләре тулысынча партия кулында булган чорда Кашшаф мәкаләсе кебек "сөяк сындыргыч" чыгышлар (Өлкә комитеты) ризалыгыннан гайре булуы мөмкин түгел иде. Бигрәк тә - "Кызыл Татарстан" кебек, партия Өлкә комитетының үз матбугат органында. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, спектакль турында уңай рецензияләре дә басылып чыккан иде бит инде. Аларның авторлары да кем бит әле, берсе - танылган әдип Фатыйх Хөсни, икенчесе - киң һәм тирән белемгә ия булган, татар әдәбияты буенча зур белгеч, университет доценты Якуб агачАгишев,Г.Кашшаф үзенең мәкаләсендә Т.Гыйззәтне тәнкыйтьләү белән генә чикләнми, ул Ф.Хөсни белән Я.Агншевны каты әрли, аларны объектив булмауда гаепли, мәкаләләренең дәрәҗәсен төшерергә омтыла. "Ф.Хөсни һәм Я.Агишев иптәшләрнең тәнкыйтьләре, - ди ул, - Таҗи Гыйззәт иптәш иҗатындагы кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итмиләр һәм гомуми (?) ровет сәнгатен үстерүгә булышмыйлар. Алар бары җәмәгатьчелек фикеренә бер буталыш кына кертә". (Шунда ук, 142 б.) Хәзер инде уйлап карыйк. Г.Кашшафка Т.Гыйззәт белән конф-ликтлашу - ул әле бер нәрсә. Биредә ул тагын ике зур абруйлы кеше белән бәхәскә керә, димәк алар белән дә ара боза, дигән сүз. Нигә соң аңа мондый "сугышчанлык" кирәк булды әле?

Шөбһәсез әйтергә мөмкин, әгәр дә Г.Кашшаф артында ниндидер зур терәк, ниндидер "көчләр" булмаса, ул мондый "иҗтиһатлыкка" тотына алган булыр идеме?

Ә кемнәр булган соң ул "көчләр"? һәм нинди сәбәпләр аларны танылган драматургны эзәрлекләргә мәҗбүр иткән? Нинди гаеп, нинди хата ясаган соң Таҗи Гыйззәт шул югарыда утыручылар каршында?Әти тууының 100 еллыгына әзерләнү уңае белән архивларда эзләнергә керешкәндә, мин нәкъ шушы сорауларга да җавап табуны күздә тоткан идем. Эш "Изге әманәт" белән булган вакыйгаларда гына түгел, шушындый ук һөҗүмнәр 1950-1952 нче елларда әтинең "Алсу таң" драмасына карата да кабатлана. Әсәрнең үзәгендә "мин-минлек" беләнчирләп киткән атаклы бер колхоз рәисе образы бирелә. Яңадан - "сөяк сындырырлык" чыгыш. Бу юлы да "Кызыл Татарстан" газетасында, ләкин инде редакцион мәкалә югарылыгында.

Аңлаган кешегә билгеле, матбугатта бу бик сирәк, аерым очракларда, бары тик идеологик яктан үзендә ниндидер хәвефле тенденцияләр туплаган күренешләргә катгый бәя бирү өчен генә кулланыла торган чара иде. Ә конкрет бер әсәрне сүгү максаты белән редакцион мәкалә яздыру- ул әсәрнең җәмгыять өчен чамадан тыш зарарлы булуы очрагында гына мөмкин. Билгеле булганча, редакцион мәкаләнең авторы күрсәтелми. Димәк, бу инде аерым бер кешенең фикере генә түгел, редакция, хәтта аңардан да югарырак инстанциянең фикере, аның принципиаль позициясе, дип кабул ителә, һәм иң мөһиме шунда, редакцион мәкалә белән бәхәсләшеп булмый, ул - икеләнүләргә урын калдырмый. Анда әйтелгән сүз - соңгы хөкем. Ә кем булган соң әлеге редакцион мәкаләнең авторы? Без капчыкта ятмый бит инде. Соңрак мәкалә авторы әтигә мәгълүм була. Ул, эчеп-исереп, җанҗалларга эләгеп, төрле җирләрдән хурлыклы рәвештә куылып йөргән һидият Абдуллин дигән кеше булып чыга. Заманында мәрхүм Шәрәф Мөдәррис аның турында бик ачы формада "Абдюш Ялаягов" дигән фельетон да язып чыккан иде. Кыскасы, бу кешенең йөзе күпләргә ачык була. "Кызыл Татарстан"ның баш мөхәррире Галим Рябков редакцион мәкалә яздыру өчен рәтлерәк кеше табалмаган, күрәсең.

Шулай да, кемгә һәм нигә кирәк булган соң бу катлам-катлам гаепләүләр? Моңа төшенү өчен мин "имеш-мимеш"ләргә генә таянып эш итәргә теләмичә, архивларга мөрәҗәгать итәргә булдым.

2. "Каланча"дагыларны ачуландырма икән...

Гази Кашшафның Таҗи Гыйззәтне "фаш итүләре" "Изге әманәт" вакыйгаларына хәтле, 1944 нче елның гыйнварында ук башланган булган, Бу - әтинең татар совет азучыларының җаваплы секретарьлыгыннан (ул елларда председатель вазыйфасы булмый, идарә җитәкчесе "җаваплы секретарь" дәрәҗәсендә йөри) китеп, Кашшафның нәкъ шушы урынга кереп, идарә белән җитәкчелек итә башлаган көннәре. Г.Кашшаф үзенең "О татарской советской литературе" дигән докладында (курәсец, әти анда катнашмаган) болай дип әйткән булган: "Тази Гиззат с 1941-огр года не дал новых произведений" (чынлыкта әти, сугыш башлангач, узенец "Таймасовлар"ын тәмамлый, "Төнге сигнал" пьесасын язып бастырырга өлгерә, 1942 нче елны "Башмагым" музыкаль комедиясе өчен либретто, "Ташкыннар"ныц икенче сериясе "Даулы көннәр"не иҗат итә, 1943 нче елны "Зар заман"га ("Изге әманәт") керешә. Шуның өстенә, Академия театрында артист булып та эшли, ә 1942-1943 нче елларда (Кашшафка кадәр) Союз белән җитәкчелек итә- К.Г.). "Чем объяснить это (?) явление? Недостаточной активностыо?" дигән раторик сорау куя да Кашшаф. Катгый рәвештә анет!" дип җавабын да кайтара, һәм төп сәбәпне әйтеп тә сала: "Его мало интере-руют "возросшие требования зрителей и изменение самих зрителей..." (бу - турыдан-туры яла ягу була, чөнки Т.Гыйззәтнец әсәрләре нәкъ киресен исбатлый - К.Г.). "Задача писателя состоит именно в том, - ди Кашшаф, - чтобы в тяжелое для народа время (!) 0ыть вместе с ним". (Бусы нәрсә дигән суз инде? Әйтерсец лә, Таҗи Гыйззәт каядыр чит илгә таеп, шунда хозурланып ята. Мин Ватан сугышыныц Г.Кашшафка, аныц гаиләсенә ничек кагылганын белмим, ләкин ул лабырдаган чакта, Таҗи Гыйззәтнец уз ирке белән сугышка киткән 18 яшьлек олыулы танкист Үзбәк һәм бертуган энесе Хаҗиәхмәт сугыш кырларында һәлак булырга өлгерәләр инде, икенче улы да Кызыл Армия сафларына алынып, хәрби училище тәмамлап килә), "...постоянно дышать его (народа - К.Г.) воздухом и пойти (?) в ногу", - дип декламировать итә Кашшаф. Ниһаять, докладның Т.Гыйззәткә багышланган өлешен, М.Шолоховның Давыдовы кебек, шартлатып: "Но творческую перестройку он не показал, это - факт", - дип йомгаклый. (Научный архив Института языка, литературы и истории Казанского филиала АН СССР, фонд 100, опись 2, дело 23, с.4-5. Ассызу минеке - К.Г.)Кашшаф шушы докладын татар язучылары алдында гына түгел, ә киңрәк җыелышта сөйли. Кашшафның әти адресына ташлаган гаепләре конкрет фактларга нигезләнмәгән. Гаепләр - тезислар рәвешендә генә.

...1942 нче елның көзе. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең эшчәнлеген тикшерү документлары. Махсус төзелгән комиссия идарә һәм аның җитәкчесе Имаметдиновның эшчәнлегенә "канәгатьләнерлек түгел" ("неудовлетворителный") дигән бәя бирә. Соңыннан Имаметдиновиы финанс мәсьәләләрдә "шухыр-мухырлары" өчен партиядән дә чыгаралар. Шушы хәлдә идарәнең җитәкчесе итеп кемне сайлау мәсьәләсе килеп туа. Язучылар союзы каршындагы партоешма утырышы беркетмәләренә караганда, партоешма секретаре Мирсәй Әмир Т.Гыйззәт кандидатурасын тәкъдим итә. Шәриф Камал һәм Кави Нәҗми бу тәкъдимне хуплап чыгалар. Таҗи Гыйззәт исә, иҗади эше чамадан тыш күп булуын дәлил итеп, үз чиратында кандидатлыкка Хәсән Хәйрине тәкъдим итә. Шуннан сүзне Өлкә комитет вәкиле Г.Азовский алып: "Мы в обкоме по тем же причинам думали о кандидатуре Тази Гиззата", - ди. Сүзен дәвам итеп: "Товарищи угадали наши мысли", - дигән була. Шулай итеп партоешма идарәнең җаваплы секретаре урынына Т.Гыйззәт кандидатурасын, ә "Совет әдәбияты" журналы мөхәррире урынына Г.Кашшаф кандидатурасын тәкъдим итә. Идарәнең җаваплы секретаре булып сайланганының беренче көненнән үк әти актив эшчәнлек күрсәтә башлый.

Язучылар союзы идарәсенең ул дәвердә күрсәткән эшчәнлеге турында партия Өлкә комитеты архивында берничә әһәмиятле материал сакланган. Мәсәлән, Өлкә комитетка җаваплы секретарь Таҗи Гыйззәт исеменнән 1942 нче елның 5 нче декабрендә татар телендә чыга торган фронт газеталары өчен тәҗрибәле редакторлар, журналистлар җитенкерәмәве һәм шул ук вакытта үзебезнең кайбер язучы ларыбызның армия сафларында башка Вазыйфаларда файдаланылуы, аларны туры-дан-туры газета эшендә файдалануның зарурлыгы хакында үтенечле хат бар. Шушы документта М.Максудов, С.Хәкимов, А.Исхаков, Г.Галиев, Ф.Кәримов, А.Әхмәтов фамилияләре аталган, аларның хәрби адреслары күрсәтелгән (фонд N15, опись N5, дело 547, л.119).

Берочтан Өлкә комитетка Татарстанда туган һәм Советлар Союзы Герое исемен алган сугышчыларыбыз турында очерклар язуның зарурлыгы, шул максат белән РККАның Политуправлениесендә Татарстанның бер төркем язучысы өчен тиешле мөмкинлекләр тудыру турында үтенеч кәгазе дә бар. Бу кәгазьдә Ф.Хөсни, М.Елизарова, Б.Зернит, Г.Иделле исемнәре күрсәтелгән. Шулай ук кайбер язучылар өчен армиягә барудан броньнәрен озайту турында үтенечләр дә бар.

Татарстанның Үзәк архивы фондында Т.Гыйззәт исеменә фронттан язылган хат бар. Ул - Төньяк-көнбатыш фронтының "За родину" газетасы баш редакторы Гыйльмановтан. Мөхәррир аңардан татар әдәбияты, театры, музыка, сәнгать өлкәсендәге яңалыклар турында мәкалә язуны сорый. Хат өстендә Т.Гыйззәтнең үз кулы белән язган резолюциясе: "Ватан сугышы чорында татар әдәбияты" исемле мәкаләязылды " -диелгән. 1943 нче ел, 9 ичы февраль. (Фонд 7083, опись /, N 152). Минемчә, барыннан да бигрәк, Таҗи Гыйззәтнең Татарстан ВКП(б) Өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Колыбанов исеменә язган хаты әһәмияткә лаек. Ул машинкада басылган 7 биттән тора һәм анда Татарстан язучылар союзының хәле, еллар буе чишелә алмый килгән зур һәм катлаулы проблемалар, шулар буенча конкрет үтенечләр бар. Беренче секретарь хатны зур дикъкать белән укыган, күрәсең Бу турыда аның үзе өчен мөһим дип санаган җирләрдә кызыл карандаш белән ассызулары калган. Колыбанов хатны шул заманда пропаганда буенча секретарь Вазыйфасын алып барган Гафаровка адреслый Кәгазьнең беренче бигендә Гафаровның да "Вопросы тщательно рассмотрены на совещании у тов. Колыбанова..," сүзләре теркәлгән.

Архив материаллары арасында Татарстан язучылар союзы каршындагы партоешманың 1943 нче елның 24 нче февралендә уздырылган җыелыш беркетмәсе бар. Анда "Обсуждение заявления ответственного секретаря Тази Гиззата об освобождении его от обязанностей ответственного секретаря", диелгән (фонд 1211, опись N1, дело N1). Әти әлеге үтенечен үзенең иҗади планнары белән бәйли, "Ватан сугышы турында яза башлаган пьесамны яза алмый тйрам (биредә ул "Зар заман әсәрен куздә тоткан, (әлбәттә). Шуның өстенә, мин 20 ел инде сәхнәдә уйныйм, хәзер дә театрда калыр идем", - дигән.

Беркетмәдә күрсәтелгәнчә, Г.Кашшаф, К.Нәҗми, л.ләири, Х.Җәмил моңа каршы чыгалар. Ләкин Г.Разин (Г.Бәширов) чыгышыннан соң (күрәсең, әти партоешма секретаре Вазыйфасын алып баручы Гомәр абый белән алдан сөйләшеп куйган булгандыр), үтенечне канәгатьләндерергә дигән карар кабул итәләр, һәм бу карар язучылар даирәсе өчен муафыйк, законлы санала.

Хәлне ачыграк күзаллау өчен архив фондыннан бер материалны мисалга китерү кирәк дип саныйм. СССР язучылар союзы идарәсе секретаре Скосыревның 1943 нче елның апрелендә Хәсән Хәйри исеменә язган хатында түбәндәге мәгълүмат бар. "Совсем недавно узнал, - диелгән анда, - что на Вас возложено руководство Союзом писателей Татарии . (Центр. архив Республики Татарстан, Фонд 7083, опись N1, дело N152, 8 стр )

Күргәнебезчә, хат Татарстан язучылар союзы җитәкчесе Х.Хәйригә адресланган. Әгәр дә Хәсән Хәйринең җаваплы секретарь булуы турындагы хәбәр Мәскәүгә барып җиткән икән, димәк, Казанда ул күптән мәгълүм булган инде. Шулай булгач, Т.Гыйззәт үз үтенече канәгатьләндерелгән, үзен секретарьлык Вазыйфасыннан азат ителгән дип саный алган, һәм идарә әгъзаларына үзенең рәхмәтен белдереп, иҗат эшенә чумган. Ләкин, документлар күрсәткәнчә, эш моның белән генә тәмамланмый әле. Язучылар партоешмасының шул ук елның 21^ нче июнендә уздырылган җыелышы беркетмәсеннән күренгәнчә, Т.Гыиззәт куйган мәсьәлә яңадан тикшерелә һәм аны (ул үзе җыелышта булмый) җаваплы секретарьлыкка кире кайтарырга дигән карарга киләләр. Күрәсен, Өлкә комитет, Язучылар союзы партоешма секретарен шәп кенә пешергәләп, аңа катгый күрсәтмә бирә: "Таҗи Гыйззәтне, ай-ваена карамыйча, яңадан секретарьлыкка кайтарырга! Әгәр дә инде карыша башласа, без аны ничек югарыдагыларны ихтирам итәргә өйрәтербез .Ун көннән соң үткәрелгән җыелыштан тагын бер беркетмә. Әти, алдагы җыелышта булмаганлыктан, яңадан үзен җаваплы секретарьлыктан азат итүләрен үтенә. Кашшаф моңа каршы икәнлеген белдерә, Кави Нәҗми компромисслы тәкъдим кертә: Т.Гыйззәтйе идарәнең рәисе итеп куярга ә аңа ярдәмче итеп, җаваплы' секретарьлыкка башка берәүне сайларга . Г.Разин (Г.Бәширов), күрәсең, Өлкә комитеттан шелтә алгансәркәтип буларак, тагын бер компромисслы вариант таба: Т.Гыйззәтне конференциягә хәтле үз урынында калдырып, аңа иҗат итү өчен шартлар тудырырга"... Ләкин әти, үз сүзендә торып, һаман әле секретарьлыктан котылу ягына каера. Архив материаллары күрсәткәнчә, әти мәсьәләне яңадан шул ук 1943 нче елның 15 нче сентябрендә уздырылган җыелышта кузгата. Бу юлы инде ул мәсьәлә хакында ВКП(б)ның Өлкә комитеты секретаре (Гафаровны вакытлыча алыштырган) Шәфиков белән сөйләшүе хакында белдерә.

ӘгиҢең Шәфиков кабинетындагы "аңлашуы", минемчә, кискен формаларга барып җиткән. Әгәр дә ул милли сәнгать мәнфәгатьләрен, аның киләчәк язмышы, кайбер әдипләргә иҗат итү өчен тиешле мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләрен алга куйса, Өлкә комитет секретаре исә, партия әхлагы мәсьәләсен алга сөргәндер. Бу сүз көрәштерүләрнең нәтиҗәсе шул: 1943 нче елның 17 нче декабрендә Татарстан Өлкә комитеты бюросының "О работе правления ССП Татарской республики" дигән карары чыга. Ләкин архив материаллары арасында аның текстын табып булмады. Шулай да карар турында гыйнвар башында Язучылар союзы каршындагы партоешма җыелышында теркәлгән мәгълүмат бар. Анда Таҗи Гыйззәт масаюда гаепләнә. Рус телендә язылган беркетмәдә: "Зазнайсгво проявили Т.Гиззат, отчасти М.Амир", - диелгән (Мирсәй абыйныц "гаебе" нәрсәдә булгандыр, бу турыда мәгълумат юк). "Зазнайство" темасы гыйнварның 26 сында үткәрелгән язучылар партоешмасының отчет җыелышында да күтәрелә. Бу турыда Г.Кашшаф үзенең отчет докладында да әйтә. Беркетмәгә караганда, бу җыелышта да әти катнашмаган.

Архивтан Т.Гыйззәтнең җаваплы секретарьлыктан азат ителүе турында рәсми документ табып булмады. Ләкин башка материаллардан, язучылар мәсьәләсе Өлкә комитет бюросында каралганнан соң, җаваплы секретарьлык Вазыйфасы Г.КаШшафка тапшырылуы мәгълүм.

Әтинең айлар буе җитәкчелектән азат ителү "эпопеясы" шуның белән тәмамлана. Ул, бер яктан караганда, морадына ирешә дә, чөнки иҗат эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге арта. Ләкин бу аның өчен буш куаныч ("Пир җиңүе") белән бер булып чыга, чөнки партия Өлкә комитеты секретаре белән тартыш (кем белә, андагы әңгәмә, бәлки, "әйтешүгә" дә барып җиткәндер), аның сүзен атлап чыгу, асылда, каланчадагы агайларны ачуландыру дигән сүз иде. Ә алар моны һичкайчан онытмыйлар, һәрхәлдә аларның ачуын кузгатучылар мәңгегә "гаепле" дигән тамга ала торган иде. Шулай итеп, әти үзенең морадына Өлкә комитетының каһәрле мөһере хисабына ирешә.

Мин әтинең бу мәсьәләне шушындый кискен бәрелешүләр дәрәҗәсенә җиткерүен тулысынча аклый алмыйм. Ләкин шул ук вакытта аның хәленә керергә дә, ул замандагы халәтен аңларга да тырышам. Ул чыннан да түрәлек өчен түгел, иҗат өчен яратылган кеше иде.

Әтинең башында һәрвакыт күптөрле иҗади планнар кайнап тора. Ул бер үк дәвердә берничә әсәр өстендә; алардагы образлар, әсәрләрнең сюжет сызыклары, композиция һәм башка шушындый элементлар турында фикерли ала.

Ләкин сүз әтинең җитәкчелек эшеннән баш тартуы турында бара иде. Аның бу позициясе ни дәрәҗәдә аклана иде соң? Ул елларда әти күптән уйлаган зур әсәрен, "Ташкыннар" трилогиясенең 3 нче сериясен, язып бетерә алмый тора. Башында, шулай ук, "Ялкын" драмасының икенче сериясе. Соңрак үзенең әйтүе буенча: "Болай, бөтен вакыйгалары, геройларның язмышлары ни белән'бөгәчәге - бары да башымда эшләнгән. Бер утырып язасы гына бар, ләкин вакыт җитми". Ә барыннан да бигрәк аны шушы көн өчен иң актуаль - Ватан сугышы, халкыбызның фидакарькөрәше темасы үзенә тарга, борчый, ашыктыра.

Дөрес, әти Ватан сугышы темасына "Төнге сигнал" пьесасын язып, үзенең гражданлык бурычын үтәгән иде кебек. Ләкин ул кечерәк формада, махсус, колхоз-совхоз геагрлары өчен генә эшләнгән. Аннан инде щунысы да бар: "Төнге сигнал" дүрт елга сузылган дәһшәтле сугышның беренче айларында иҗат ителгән пьеса иде (бу темага татар драматургиясендә беренче әсәр булды ул). Анда илебез кичергән фаҗига тулысынча ачылмаган әле. Немец фашистлары башлап җибәргән сугышның халкыбыз, илебезнең һәр гаиләле өчен диярлек зур фаҗига булуын җанлы образлар аша күрсәтү - бу барлык язучыларның, шул исәптән татар әдипләренең дә, изге бурычы булып тора иде, Аннан, минемчә, әти өчен бер шәхси момент га булмады түгел.

Әйе, идеяләр, хисләр, планнар... Ләкин аларны тормышка ашыру өчен вакыт кирәк бит әле, вакыт! Әти җитәкчелекнең ниндирәк икәнен менә шушы ике-өч ай эчендә, эшкә чынлап торып җигелгәч кенә татыган. Үзе алдан күрәзәлек иткәнчә генә түгел, артыгы белән!.. Дөнья хәтле көндәлек кабинет эще: килгән кәгазьләр белән танышу, аларга җаваплар язу, планнар, отчетлар гөзү, финанс нечкәлекләренә кер, бухгалтериягә күз сал, киңәшмәләрдә (кайберләре синең эшеңә турыдан-туры кагылмаса да) сәгагтьләр буе утыр, чыгышлар әзерлә, кемнедер каядыр җибәр, кемнедер каяндыр кабул ит, урнаштыр, хәлен бел, фронтовик язучыларның гаиләләрен онытма Һ.6., һ.б. Шуның өстенә театр сәхнәсендә уйнарга өлгер, репетицияләрне калдырма. Өстәл янына утырып иҗат итү турында уйлыйсы да юк, иҗат түгел, белгәнеңне онытырсың монда.Шунлыктан әтинең административ эштән бушанырга катгый рәвештә ашкынуы юкка гына булмаган инде.

3. Фаш итү шаукымы

Партиянең Өлкә, шәһәр, район комитеты үз карамагында булган барлык җитәкчеләрнең эшчәнлеге, шул исәпгән аларның кырынрак эшләре турында да хәбәрдар булып яши иде. Кемнән, нинди чыганаклардан алалар иде соң бу хәбәрләрне? Биредә мин "штатта каралган стукачларны" күздә гогмыйм (алар "Черек кул" ведомствосы буенча бара иде). Сүз, шулай ук, үз ихгыяры белән "информация тамызып йөрүчеләр" ("капальщиклар") турында да бармый. Беренчедән, аларның тегендә-монда йөрүләре очраклы характерда гына булгандыр. Аннан кемнең инде аларга зур игътибар биргәне бар? Өлкә (шәһәр, район) комитетларының чагыштыргысыз дәрәҗәдә абруйлырак, гәплерәк хәбәрчеләре - учреждение, предприятиеләрнең партоешма секретарьлары иде.

Партоешма секрегарьлары барысы да бер калыпта яратылган түгел иде, әлбәттә. Алдан ук әйгергә кирәкгер, урыннардагы парткомнарның эшчәнлеген мин принципта һич юкка чыгару ягында түгелмен, киресенчә, аларның күп кенә уңай якларын эчкерсез тәкъдир итәм. Алар коллективларда зур тәрбия эше алып бардылар, кешеләр, администрация ягыннан төрле кысулар булганда да, гаделлеккә өметләнеп, әнә шул партоешмага мөрәҗәгагь игәләр иде. Бу очракга сүз, гомумән, партоешмалар турында түгел, ә шушы оешмалар өстенә йөкләнгән бурычларны ничек, ни рәвештә башкару мөмкинлекләре турында гына барачак, һәм бары тик җигәкче белән паргоешма секрегаре арасындагы мөнәсәбәгләр хакында, "паргоешма секрегарьлары арасында менә шушындыйлар да бар иде", дип искәрү мәгънәсендә генә. Мәсәлән, оешма секретарьларының кемгә, нәрсәгә йөз гогулары буенча. Предприягиенең, учреждение нең паргоешма секрегаре ул, бер якган караганда, урында паргия вәкиле, аның күрсәтмәләрен җиренә җиткезеп тормышка ашыруны оештыручы әгъза булса, икенче яктан, шушы коллектив әгъзасы буларак, аның "хуҗасы" кул астында эшләүче хезмәткәр дә. Димәк, берьюлы "ике хуҗаның хезмәтчесе". Мондый вазыйфа сокланырлык нәрсә түгел инде. Шуның өстенә әле ике "хуҗа" арасында ниндидер каршылыклар да була калса... Менә шунда партоешма секретарена кайвакыт ике якның берсен сайларга туры килә дә иде инде.

Партоешма секретаре, кагыйдә буларак, партиянең югары инстанциясенә үз коллективында булган хәлләр турында вакытында хәбәр итеп торырга тиеш иде. Административ җитәкче үз коллективында булган эшләр хакында (бигрәк тә анда узе яисә якынрак кешеләре катнашы була калганда) ачып салырга бик үк атлыгып тормый. Партоешма секретаре исә, нәкъ киресенчә, җәмгыять, партия интересларыннан чыгарга тырышып, һәрбер, хәтта яман күренешләрне дә югары инстанция кешеләренә җиткереп тора. Шунлыктан өлкә (шәһәр, район) комитеты җитәкчеләре кайбер мәсьәләләрдә партоешма секретарьлары мәгълүматларына ышаныбрак карыйлар. Теге яки бу коллектив турында тулырак һәм объективрак информация тупларга теләгәндә әңгәмәне "хуҗа" белән түгел, ә парторг белән алып баруны кулайрак саныйлар иде. Шуңа күрә дә төпле, принципиальлекне кире какмый, теге яки бу яман күренешләргә катгый бәя бирә ала торган парторглар турында алар: "Ул - безнең кеше", - дип әйтә торганнар иде. Андыйлар югары инстанцияләрнең кабинетларына тоткарлыксыз керә иде. Билгеле, мондый кешеләргә, кирәк булганда, югарыдан поддержка да күрсәтелә, абына-сөртенә калганда, аның хакында тиешле яклау сүзе дә әйтелергә мөмкин.

Партоешма секретарьлары арасында җитди, һәр яктан да өлгергән, дәүләт мәнфәгатьләре киңлегендә фикер йөртүчеләр дә бар иде. Алар коллектив җитәкчесенең нигездә әзерлекле, булдыклы, намуслы кеше икәнлегенә тәмам ышанган тәкъдирдә, аны югары инстанция тарафыннан мөмкин булган һөҗүмнәрдән дә яклап чыга торган иделәр. Андый секретарьлар арасында коллектив интересын күздә тотып, кирәк икән, җитәкче белән бер сафка басып, аның чын-чыннан аркадашы булып, теләсә нинди "сугышка" керергә әзер торучан, шушы "сугышта" "яралар", "имгәнүләр" алып, киләчәктә сафка яңадан кайталмаган кыю йөрәкле абзыйлар һәм апайлар да булмады түгел. Дөресен генә әйткәндә, номенклатура баскычларында андый "сугышчылар" өчен урын табылмый торган иде инде.

Ләкин партоешма секретарьлары арасында беренче көннән үк үзләрен җитәкчегә - аның кем һәм нинди булуына карамастан - оппозиция дип билгеләүчеләре дә була.

Шушы "комплекс" ниндидер формада үзен күп коллективларда танытып килде. Шунысын да әйтми булмый: күп кенә җирләрдә җитәкчеләр әнә шул партоешма секретаре басмасыннан күтәрелеп киләләр иде, бу вазыйфа аларның дәрәҗәгә күтәрелү юлында югарыга менү өчен җирлек урынына файдаланыла торган булды. Кыскасы, күп очракларда партоешма секретаре коллектив җитәкчесенең запастагы алмашчысы, "дублеры" саналды.

Шулай да, андый аеруча перспективалы секретарьлар өлкә (шәһәр, район) комитеты исәбендә бармак белән санап йөртерлек кенә булгандыр. Г.Кашшафның биографик һәм библиографик белешмәсендә шушындый юллар бар: "Газый Кашшаф, - диелгән анда, - республиканың иҗтимагый-политик тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар КПССнын Татарстан өлкә. Казан шәһәр һәм Бауман район комитеты члены итеп сайлана" ("Совет Татарстаны язучылары",Казан, 1986, 247 б.). Татар язучылары (гомумән, сәнгать, фән эшлеклеләре) арасында бу артык кабатланмас, уникаль хәл иде, әлбәттә.

Димәк, партиянең төрле инстанциядәге (өлкә, шәһәр, район) комитетлары каршында ул озак еллар дәвамында "үз кеше" булып яшәде. Аларның " колагына гына" нәрсәдер әйтә, аларны шуңа ышандыра алды, партаппарат кешеләре исә аңа инанды, "кирәкле информацияне" аның аша гына җыярга, тупларга өйрәнде. Конкрет әти вакыйгасын алганда, Г.Кашшаф, партоешма секретаре буларак, югарыда утыручы җитәкчеләрне тынычландырырга да тырышып карый алган булыр иде. Ләкин Кашшаф бөтенләй башка юл сайлый. "Каланча"дагыларның ачуын йомшарту урынына, киресенчә, аларны кабарту юлына баса.

1941-1944 нче елларда бу жанрда актив эшләүчеләрдән Т.Гыйззәт кенә түгел Н.Исәнбәт ("Җирән чичән", "Гөлҗамал", "Мәрьям"), Р.Ишморат ("Дошман лагерында", "Ватан кызлары", "Кайту"), Ә.Камал ("Буран"), М.Әмир ("Миңлекамал") да була. Бу - мин белгәннәре генә. Кыскасы, башка секцияләр белән чагыштырганда, драматургия алардан һич кенә дә ким эшләмәгән, югыйсә.

Шулай да Г.Кашшафның әтигә бертуктаусыз гаеп ташлавының төп сәбәбе нәрсәдә соң? Бәлки шәхси мөнәсәбәтләрдер? Анысыз да булмагандыр, дип уйлыйм мин. Ләкин төп сәбәпне аңа гына кайтарып калдыруны да дөрес димәс идем. Төп сәбәп, бәлки әтинең Өлкә комитет секретарьлары белән булган мөнәсәбәтендә, үзенең шәхси таланты, гаҗәеп дәрәҗәдәге тырышлыгы аркасында ирешелгән уңышын (аны сугышка хәтле ук татар драматургиясенец классигы дип таныйлар) табигый һәм ниндидер очраклы сәбәпләр аркасында какшамаслык, юкка чыгарырлык түгел, дип санавындадыр. Административ эштән бушатылырга тырышып, Өлкә комитеттагы кешеләр белән ахырга, "җиңеп чыкканчыга" хәтле тарткалашуының нигезен нәкъ шушы момент тәшкил иткән булгандыр. Өлкә комитет секретаре Шәфиков беренче планга әтинең партия дисциплинасына буйсынырга теләмәвен куя. Димәк, ул масайган, "зазнайство" күрсәткән. Андыйларны партия, кирәк икән, гомер буе истә калырлык итеп үз урыннарына утырта да белә. Менә шунда инде әтине "үз урынына утырту" өчен объектив ихтыяҗ барлыкка килә.

Билгеле булганча, мондый хәлләрдә объектив ихтыяҗ гына җитми, аны тормышка ашыру өчен субъектив сәбәп, конкрет көчләр дә сорала. Язучылар союзында андый "башкаручы" көчләр табыла да. Г.Кашшаф шушы рольне гаҗәеп дәрәҗәдә "тырышлык", "төгәллек" белән башкарып чыга. Җиренә җиткезеп эшли. Искиткеч тапкырлык күрсәтә. Моннан соң да: "Ай, бу Кашшаф, нәкъ кирәгенчә эшли белә дә инде", - дип әйтерлек булсын дип... Аның белән генә дә тукталып калмый, ул Таҗи Гыйззәтнең иҗади принципларында "чатаклар" эзләп, аны иҗади яктан компрометацияләү юлына баса. Т.Гыйззәттән идарә печатен алуга ук, ул үзенә хәтле булган җитәкчене ярсый-ярсый сүгәргә, аңа кеше башы җитмәслек гаепләр ташларга керешә. Бу урында Г.Кашшафның 1944 нче елның гыйнвар аенда ясаган чыгышының кайбер өзекләрен яңадан китерергә мәҗбүр мен. "Тази Гиззат с 1941-ого года не дал новых произведений" (әтинец шушы еллар арасында иҗат иткән әсәрләр исемлеге китерелгән иде инде); "Его мало интересуют возросшие требования зрителей и изменение самих зрителей" (Т.Гыйззәтнең шул елларда ук гөрләп барган "Таймасовлар", "Төнге сигнал", "Башмагым", "Ялкын" һәм башка әсәрләре, димәк, "берни тугел"; ә киләчәктә Кашшафныц тәнкыйть утына юлыгачак "Изге әманәт" әле язылмаган. Шулай булгач, суз нинди әсәрләр турында бара соц?). "Задача писателя состоит именно в том, чтобы в тяжелое для народа время быть вместе с ним, постоянно дышать его воздухом и пойти (?) в ногу с ним".

Күренә ки, Кашшаф ташлаган "гаепләрнең" берсе дә Өлкә комитет бюросында бирелгән бәя юнәлешендә түгел. Хәер... Докладта тагын бер "энҗе бөртеге" калган әле. Кйшшаф Т.Гыйззәтне халыкның Ватан сугышы елларындагы кичерешләре фонында "диссонанс" булып яңгыраган "эшләрен" тәнкыйтьләп лафырдаганнан соң: "Творческую перестройку он не показал, это - факт", - ди. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгән, аның подтексты булырга тиеш. Чөнки, үзегез уйлап карагыз, Т.Гыйззәткә "перестройка" дигән нәрсәне күрсәтү, татар драматургиясе классикасына керерлек әсәрләр иҗат итүдән тыелырга кирәк булды микәнни?.. Юк, Кашшаф үзенең күңелендә, һәм Т.Гыйззәт аңларлык, аңа барып җитәрлек бөтенләй башка нәрсәне күздә тоткан булырга тиеш. Ул да булса - әтинең Өлкә комитет аппаратындагы кешеләр белән килеп чыккан мөнәсәбәте. Мин беләм, әти әйткәндә, каты әйтә торган иде. Бу яктан караганда, мин аның Шәфикоз белән барган киеренке әңгәмәсендә хә1та: "Түрәләр килә дә китә, ә халык яраткан әсәрләр, аларны иҗат итүчеләр - кала", - дип әйтү мөмкинлеген истә тотам.

Югарыда Кашшафның чыгышы ул бары тик объектив ихтыяҗга җавап иде, диелде. Ләкин бит ихтыяҗга җавап бирүче, соралганны башкаручы курчак кына түгел. Ул - кеше һәм аңа фикерләү, хискә бирелү, кичереш кебек нәрсәләр, принциплар, яманлык эшләүдән тыелу, чаманы сиземләү хас» Кашшафның Т.Гыйззәткә күрә торып яла ягуының сәбәпләре нәрсәдә соң? Ни эшләп ул үзенең ялганлашуында нинди булса да вөҗдан газабы тоймаган? Нишләп ул кемнәрнеңдер: "Юк, бу бит чеп-чи ялган, моның өчен яла ягучыны җавапка тартырга кирәк", - дип кычкыруларыннан курыкмаган?..

Шушындый сорауларга мин җавап табарга тырышам. Еш кына минем күз алдыма әнә шул иҗтимагый-сәяси яктан ифрат дәрәҗәдә "актив" яшәгән кешеләр килә. Алар, һичшиксез, "нәрсәнеңдер" (ниндидер инстанциянең) члены булырга тиеш (һәм -булалар иде дә). Бер генә җирдә түгел, күп җирдә әгъза иде алар. Ләкин, беренче чиратта, әнә шул партия комитетларының берсендә! Әлбәттә, моның өчен тиешле иҗтиһатлык та күрсәтә белергә кирәк иде. Идеология өлкәсендә (һәрхәлдә 30-40 нчы елларда) беренче чиратта кемнедер, "нәрсәдәдер" фаш итеп чыгу буенча. Ул гына да түгел, "фаш итү" кампаниясендә башкаларга караганда өлгеррәк булу, катырак әйтеп калуда. Аларның фикере буенча, һәр кампания - ул объектив ихтыяҗ. Монда форсатны кулдан ычкындырырга ярамый. Ихтыяҗ дигән нәрсә кайвакыт көтмәгәндә, "аяк астыннан" да килеп чыга (азмени абынучы, сөртенүче кешеләр!). Мондый очракларда да өлгерлек сорала, мондый чакта да форсатны файдалана бел. Таҗи Гыйззәт - Шәфиков бәрелешүе нәкъ шушындый форсатларның берсе булгандыр. Мондый чакта каты әйтергә курыкма. Син башкалар әйтмәгәнне әйтә бел. Артыгы белән әйтүдән дә шүрләмә. Арттырып әйткәндә, кирәк булса, артка чигенеп тә була, аз әйтелмәсен...

Алар яшәешенең уникаль бер күренеше иде бу. Кешеләр иптәшләрен "фаш итүдә" чаманы гына түгел, элементар вөҗдан дигән нәрсәне дә оныта торган булдылар. "Фаш итү" чыгышларының өчкә яшеренгән әллә нинди сихерле көче бар иде кебек. Иван Хлестаков, алдый-алдый да, шуның ниндидер этабында алдаганына үзе үК ышана башлый. Монда да шушындыйрак хәл булгандыр. "Фаш итү"дә тирәнгә кереп киткән кеше, ничектер, үзен-үзе тоймый башлый. "Фаш итү" биниһая дәрткә, пафоска әверелә... Артыграк ычкынса да куркырга урын юк. Кылганы "югарыдагыларга" ошасын, калганы берни түгел.

1944 нче елның маенда мин әтинең Донбасска барырга, андагы татарлар тормышыннан әсәр язарга җыенганлыгы турында белдем. Әтиүзенең бик зур һәм җаваплы эшкә керешергә ниятләнгәнен сөйләгән иде.

Менә ул Донбасска "Зар заман"га материал җыярга чыгып итте. Бу сәяхәткә ул Сталинград аша барырга була. һәм немец гаскәрләре калдырган "эзләр" турында язар өчен үзенә командировка да юнәтә. Татар дәүләт музее фондында шушындый таныклык саклана:

Удостоверение
Дано писателю т.Гиззатову Тази Калимовичу в том, что он является специальным корреспондентым газеты "Кызыл Татарстан" и что ему поручается организовать материалы для нашей газеты по городу Сталинград и из Донбасса". (Фонды Гос.музея РТ. ТГ - 16, N2).

Таныклыкка җаваплы редактор Рябков һәм җаваплы секретарь Гарипов кул куйганнар. Таныклык 25 нче майда язылган.

Әти кайту белән язганнарының кайберсен газет, журнал битләрендә бастыра. Сталинград, Донбасс турында мәкаләләр, анда җыелган халык иҗаты үрнәкләре. Немецлар, итальяннар, рУмыннар (ягъни шул илләрнең баскыннары) турында татарларның хикмәтле такмаклары. Мин аларны яңадан карап чыктым. Араларында басылмаганнары да бар. Сталино һәм Макеевка шәһәрләрендә ул "Зар заман" өчен прототиплар таба. Әсәрнең төп интригасын хәрәкәткә китергән Хәзинә белән Әбүзәр прототиплары турында язмалар әле дә музей фондында саклана.

Әти Донбасстан материаллар алып кайтуга баштанаяк эшкә чума һәм әсәрне көзгә эшләп тә бетерә. Архив материалларына караганда, әти турында җәй буе "ул-бу" юк. Тынычлык. Хәтта киресенчә, ТАССР язучылар союзы каршындагы партоешма җыелышында Г.Кашшафның "ВКП(б)ның 1944 нче ел 9 нчы август карарларын үтәү барышы" турында рус телендә ясаган информациясендә: "Товарищ Тази Гиззат закончил болыную пьесу "Зар заман", освещающую период оккупации Донбасса" дигән сүзләре дә бар. Бу информациядә Кашшаф (идарә җитәкчесе буларак) Т.Гыйззәтне, гомумән, актив эшләүчеләр исемлегенә кертә. (Протокол N12 от 26.12,44. Архив Ц. фонд 1211, опись N11, дело N1.)

Менә әсәр белән танышу вакыты да килеп җитә. Гадәт буенча ул башта Язучылар союзында укыла, аннан, күрәсең инде, театрда - худсовет каршында. Хәер, әсәрне, уку худсовет белән Союз идарәсенең күмәкләшкән утырышында да мөмкин булган. Шулай, 1944 нче елның ноябрь - 1945 нче елның январь айларында әсәрне дүрт тапкыр укулары турында мәгълүмат бар. Шуларның берсе - партиянең Өлкә комитетында. Дүрт укуның өчесе буенча беркетмә сакланган.

Әсәргә биргән бәяләр аерылып тора. Язучылар һәм театр кешеләренең бәясе һәр очракта (тулаем алганда) уңай булса, аппарат вәкилләре, киресемчә, фәкать кимчелекләр турында гына сөйлиләр.

Мәсәлән, Мирсәй Әмир әсәр турында: "Яхшы тәэсир кала, - ди. - Зур иҗат. Тормыш бөтен катлаулыгы белән бирелгән... Таҗи абыйның зур уңышы". (Гос. музей Татарской Республики. ТГ13-12, инв. N125359, л 2146.) Кави Нәҗми: "Бу әсәрне без дүрт күз белән, зур өмет белән көттек, һәм өметләр акланды. Фикерләр - бердәм. Тәэсир бер яктан трагедия, икенче яктан - зур роман укып чыккан төсле калды. Әсәр плакатный булмаган, тулы канлы образлар. Әлбәттә, ышкылыйсы урыннар бар. Геройларның язмышы - төп герой Гыйният - көчле татар, дошманга караганда ун тапкыр хәйләкәр... Авторны тәбрик итәргә генә кала". (Шунда ук). Өлкә комитетта әсәр белән танышу 1944 нче елның 4 нче декабрендә уздырыла. Анда Шәфиков, Батыев, Семенов, Нәзиров, Хәсәнов, Сәйфуллин, Нәбиен, Җамалеева, Әхмәтҗанов катнашалар. Профессор К.Фасеевның әйтүенә караганда (шушы елларда ул Өлкәкомитет аппаратында эшләгән), боларның күбесе Өлкә комитет аппараты хезмәткәрләре. Шунлыктан, күрәсең, аларның замечаниеләре дә сәеррәк яңгырый. Берсенең әйтүе буенча, "Донбасс татарларын сәхнәгә күтәрү - бу беренче хәл түгел ("Козгыннар оясында"). Хәзерге көндә татар шахтерларын аерым алу кирәк булыр микән?" Икенчесе әсәрдә татар халкының иске җырларын бирү белән килешми. Моң-зар булмасын, ди. Өченчесе "татарларга русларның йогынтысы күрсәтелми", дип зарлана. "Ватан мәсьәләсе беренче урында торганда, Казанны артык символизи-ровать итү шулай ук ялгыш", дигән вердикт белдерә ул. Тагын берәү: "Немецлар Донбасска килеп, татарларга карата аерым политика алып барып, аларга таянуны күздә тота... Бу дөреслектән ерак", - дигән нәтиҗә әйтә. Гомумән, әсәрдәге "милли мәсьәлә" аппарат кешеләрен генә түгел, бәлки шушы утырышка чакырылган татар әдәбияты белеменең ике вәкиле Г.Халит белән Х.Хәйрине дә борчыган икән. Г.Халит үзенең чыгышында: "Әсәрдә рус культурасы йогынтысында руслашу тенденциясенә каршы килү бар", ~ ди. Фикер алышуда милли мәсьәләнең кинәт шулай калкып чыгуын мин ике сәбәп белән аңлатыр идем. Беренчедән, әсәрдәге вакыйгалар Татарстан җирлегендә түгел. Шулай булгач, "югарыда моңа ничек карарлар бит әле?" - дигән сорау борчымый булмаган, күрәсең. Бу инде шул, татарның гасырлар буе формалашкан гадәте: нәрсә булса да кылу алдыннан як-ягъша каранып алу. Берәр нәрсә килеп чыкмагае янәсе. Шуның өстенә күптән түгел генә ВКП(б) Үзәк Комитетының Татарстан партоешмасы буенча 1944 нче ел 9 нчы август тарихи карары... Шуның яктылыгында әллә нәрсә әйтүләре бар.

Фикер алышуга йомгаклауны өстенә алган Өлкә комитеты секретаре Шәфиков чыгышында тәнкыйтьчеләрнең барлык фикерләренә кушылып: "Әсәр рагедия итеп бирелмәск тиеш. Әгәр без аны трагедия итеп бирсәк, бу чынбарлыктан ерак китә", - ди. Әйтергә мөмкин бу замечание шушы фикер алышуның лейтмотивы булып тәмамлана.

Т.Гыйззәт, әйткән замечаниеләр өстендә уйланырга кирәк булыр дип, барысы белән килешеп бетмәгәнлеген белдерә: "Пьеса беренче мәртәбә укылганга булса кирәк (автор ӨК аппараты кешеләрен куздә тота, әлбәттә - К.Г.), иптәшләр күп урыннарны дөрес аңламыйлар, бутыйлар", - ди ул. "Үземчә, мин халыклар дуслыгың гади һәм әдәби тел белән бирә алганмын кебек... Мин, кайбер иптәшләр әйткәнчә, рус культурасына каршы түгел, ә Европадан кергән төрле ят исемнәр, татар интеллигенциясенең татар теле, татар әдәбиятыннан бизүен яздым. Әгәр татарның зур кешеләре, интеллигенциясе минем хезмәтләремне укымый икән, ул вакыт мин нигә язам соң?.." (Гос. музей Татарской Республши, ТГ 13-12. ит. N125369, л 2146).

Шушы укудан соң Т.Гыйззет әсәр өстендә берникадәр эшләгәч, аны тагын Язучылар союзы идарәсе хөкеменә тапшыра. Язучылар идарәсенең 1945 иче ел 1 нче февраль утырышы беркетмәсеннән әсәрне С.Фэйзуллина, Л.Җәләй, Алханов, Сабитов һ.б. катнашучыларның хуплап чыкканлыгы күренә. Әсәрне сәхнәгә куючы ШСарымсаков пьесаның трагедия итеп эшләнүе белән ризалыгын алуын элегрәк тә» бу юлы да белдерә. Әсәрнең кайбер кимчелекләрен әйтеп:. "Пьесаны артык борчуның кирәге юк, вак-төяген театрда эшләү "дә мөмкин", - ди. Бу фикерне Академия театрының, художество җитәкчесе Х.Уразиков та хуплый. Хөсәен ага театр сәнгате өлкәсендә зур тәҗрибәгә (узе талантлы артист, режиссер, шуның өстенә ничәмә инсценировканың авторы!), гомумән, тирән фикерләү сәләтенә ия булган кеше буларак, драма әсәрләре буенча фикер алышуларда еш кына компетентсызлык хөкем сөрүен күздә тотып булса кирәк, үзенең һәр чыгышында әсәрне театр карамагына тапшыруны тизләтергә өнди. 1944 нче елның 14 нче нояб-рендә узган утырышта ук түбәндәгене әйткән булган: "Мин бу әсәрне икенче тапкыр тыңладым (беренче уку буенча язылган беркетмә табылмады - К.Г.). Бу әсәр нигездә эшләнеп беткән... Авторга яна рецептлар биреп, янадан авторның лабораториясенә түгел, театр казанына бирүне сорар идем. Театрда эшләү процессында автор күп нәрсәне үзгәртә, төзәтә ала. Җилгә очыра торган нәрсәләр бар һәм алардан җиңел котылып була... Образлар өстендә автор күп уйлаган. Әсәрне кыскартканда, театр белән эшләсә, яхшы булыр иде".

Әти Хөсәен абыйга әсәрне Өлкә комитетта укыгач, нинди замечаниеләр алганлыгы турында сөйләгән булырга тиеш. Әлбәттә, анда файдалы киңәшләр дә ирештерелгәндер. Ләкин Х.Уразиков әйткәнчә, әсәр "театр казанына" тапшырырлык хәлгә җиткән икән, аны кайдадыр өстәмә рецептлар җыеп, тинтерәтеп йөртү файда бирми. Шул ук вакытта, Х.Уразиков, Өлкә комитет секретаре фикерләре белән санашмау ярама-ганлыгын да яхшы белә. Шунлыктан, "олылар" белән бәхәскә кермичә генә, ләкин театрның художество җитәкчесе буларак, үзенең позициясен үтемле генә итеп белдерә тора. 1944 нче елның 2 нче февралендә булып узган фикер алышуда ул: "Мин бу әсәрне өченче мәртәбә тыңлыйм инде",- ди. Бу соңгы варианты аеруча яхшы, диясем килә. Бу әсәр Ватан сугышы турында^бүгенге әсәрләр арасында иң яхшысы. Хәзер автор белән режиссер бергәләп эшләргә тиеш. Бу пьеса юбилей постановкалары арасына (Татарстанның 25 еллыгы куздә тотылган, курәсең - К.Г.) кертелде..." (Гос. музей Татарской РеспубликиПТГ 13-12, инв. N125369, Л2146).

Өлкә комитет секретаре Шәфиковның фикерен республиканың сәнгать идарәсе җитәкчеләре дә ишетми калмагандыр. Ләкин Академия театрының художество җитәкчесенең компетентлы позициясе, күрәсең, аларны да автор һәм әсәр файдасына авышуга йогынты ясый. Идарә рәисе Сабитов үзенең чыгышында: "Әсәрне язарга күп көч куелган. Яхшы әсәр, зур әсәр, татар совет халкының дошманга каршы көрәшен көчле күрсәткән... Пьесаны театрга бирергә һәм эшкә керешергә кирәк", - ди. (Шунда ук).

Шушы утырыштан соң, сәнгать идарәсенең структур элементы булган репертком боерыгы буенча репетицияләр башлана. Ләкин... Эшнең тиз бара башлавы кемгәдер ошап җитми. Күрәсең, театр һәм сәнгать идарәсе җитәкчеләренең карарларын "югары инстанция кешеләре "башбаштаклык" дип бәяли, аларга кисәтү ясый, "тиешле" күрсәтмәләр бирә. Түбәндәге документны шуның нәтиҗәсе дип карарга кирәктер инде. Реперткомның 1945 нче елның 18 нче маенда чыгарылган 137 нче номерлы боерыгында:

"Дирекции Татарского Государ. Академического театра.
Представленную вами пьесу "Зар заман" Тази Гиззатова репертком при управлении по делам искусств при СПК ТАССР может разрешить к постановке не сцене вашего театра только при следую-щих исправлениях". 14 пункттан торган боерыкта күрсәтмәләр нигездә фәкать автор һәм театр (постансвщик) функциясенә, алар вәкаләтлегенә юнәлдерелсә дә, анда "гомумирәк" пунктлар да бар, 11 пунктта, мәсәлән: "Советский народ вел беспощадную борьбу с врагом и уничтожил его, советский народ в борьбе уничтожал всякие стоны, горе и мрак (?), наша эпоха не эпоха стонов, а эпоха борьбы, следовательне, название пьесы "Зар заман" не отвечает современности. Заминит название пьесы "Зар заман" другим более подходящим названием",- диелгән.

... 13. "В интерпретация режиссера-постановщнка спектакль должен прозвучать полной патетикой и героикой".

14. "Пьеса и спектакль двлжны мобилизовать зрителя на борьбу с врагом. Учитывая все вышеизложенное, предлагается пьесу испра-вить ипридставит для оканчателыюго утверждения в репертком, а временно разрешенные мною репетиции приостановить, согласно приказа по управлению от 18 февраля за N48, 1945г.

Приложение: пьеса "Зар заман" в 1 эк. другой эк. находится в ОКВКП(б).
Уполномоченный реперткома по Татарской АССР: (имза)

Текстны укучы хөкеменә аңлы рәвештә редакцияләүсез, хаталарын төзәтмичә тапшырам. Шушы боерык авторларының аң-белем, культура дәрәҗәсенә, аларның сәнгать эше белән идарә итү мөмкинлекләренә укучы үзе дә бәя бирә алыр, дип саныйм.

Реперткомның әлеге боерыгыннан соң, "Зар заман" турында мәгълүматлар берникадәр өзелеп тора. Күрәсең, әсәрне куюдан тыю, мәзәк өчен генә әйтелгән сүзләр булмый. Боерык автор белән театрны тар кысага кертеп куя. Күрәсең, биредә "бүре дә тук, сарыклар та бөтен булсын", дигәнрәк уй белән башны аз ватмаганнардыр.

Шулай бер ел вакыт уза. Зур вәкаләтле, ләкин сәнгатьтә аз компетентлы репертком һәм аңардан да югарырак дәрәҗәдәге түрәләрнең күрсәтмәләрен үтәү өстендә эшләгәндә ни авторның, ни театрның иҗади процессына әллә ни илһам өстәлмәгәндер, дип уйлыйм. "Изге әманәт" исеме белән әсәрнең премьерасы 1946 нчы елның 15 нче маенда була Һәм сезон беткәнче, ай ярым вакыт эчендә 20 спектакль куела. Тамашачы аны алкышлап каршы ала. Фатыйх Хөсни үзенең аңа карата язган рецензиясендә түбәндәгеләрне әйтә: "Изге әманәт" әсәренең төбендә вакытлыча немец оккупациясе көннәрен, татарларның оккупантларга каршы алып барган көрәшен һәм вөҗдан сафлыгын художество чаралары аша күрсәтү мотивлары ята. "Изге әманәт"нең чын гражданлык пафосы әнә шунда... Бу спектакль тамашачыга тулысы белән барып җитә һәм, халкыбызның героик эшләре мисалында, бүгенге кешеләрнең аңын, характерын көчле итеп тәрбияләргә булыша, дип әйтә алабыз". ("Кызыл Татарстан", 1946 нчы ел, 1 нче июнь.)

Бу - Фатыйх Хөсни күзлегеннән караганда шулай. Ә менә Өлкә комитет секретареның "командасы" әлеге телгә алынган "зар"ларны типик түгел, алар чынбарлыгыбызны дөрес чагылдырмый, дигән позициядә тора. Драматик, трагик коллизияләрне әсәрдән алып ташлау автор өчен, гомумән, мөмкин булмагандыр, дип саныйм мин. Әсәрне шушы фаҗигаләрдән "чистарту" аны юкка чыгару белән бер булыр иде.Дон-басс халкы (шул исәптән татарларның) тормышында немец оккупациясе вакытындагы кайгылы вакыйгаларны күрсәтми калдыру бу чынбарлыкны дөрес чагылдырмау булыр иде. һәм әсәр сәхнәгә әнә шул фаҗигале коллизияләре белән менә дә. (Әти аныц жанрын да "оптимистик трагедия" дип атый.) Моны ничек аңларга? Реперткомның боерыгын, Өлкә комитеты секретаре күрсәтмәләрен инкяр итү юлы дипме? Бу чорда андый нәрсәләр мөмкин түгел иде. Бу чыннан да заман логикасына сыеп бетмәгән нәрсә булгандыр. Ләкин биредә бер моментны да искә алмый булмый. 1945 нче ел азагында Өлкә комитетка Шәфиков урынына Гафаров кире кайта. Мин ул елларда Академия театрының әдәби бүлек мөдире булып эшләгән Бәян Гыйззәтнең "Изге әманәт"не күтәреп Гафаров каршына баруы хакында сөйләвен хәтерлим. Аппарат кешеләре Сөләйман Шәкуровичка ансыз (ул укуда чакны) нинди үзгәрешләр булуы (шул исәптән әтинең "җәнҗал" белән җаваплы секретарьлыктан китүе, "Изге әманәт"не куюдан тыеп тору) турында сөйләгәннәрдер инде, әлбәттә. Гафаров алдында әсәрнең язмышын хәл итү мәсьәләсе тора. Ничек, нинди якка, кем файдасына аны хәл итәргә? Гафаров, әлбәттә,аппарат кешеләре (бигрәк тә узен алыштырып торган Шәфиков) фикеренә таянып, әсәрне куюдан тыя ала иде. Турыдан-туры тыюга бармаса да, театр вәкиле Бәян Гыйззәткә: "Әсәрне калдырып торыгыз, мин иптәшләр белән киңәшеп карармын", - дип әйтә алган булыр иде. Ләкин ул эшне бөтенләй башкача хәл итә. Бәян Гыйззәтнең әйтүенә караганда, ул, бераз уйланып торганнан соң, өстәлдә яткан ике яклы кызыллы-зәңгәрле карандашны ала да, зәңгәр ягы белән әсәрнең титул битенә "куярга рөхсәт итәм" дигән, ифрат кыю сүзләрне язып куя...

Димәк, рөхсәт алына, әсәр сәхнәгә куела, тамашачы тарафыннан яхшы каршы алына, уңай рецензияләр бастырыла. Әсәрнең бәхетле язмышы билгеләнә кебек. Тагы ни кирәк?..

Әмма киләчәк алай булып чыкмаган. 1946 нчы елның көзеннән башлап, Г. Кашшафның "Изге әманәт"кә язган тискәре рецензияләре аркасында, пьеса "зарарлы" әсәрләр рәтенә кертелә, аның авторы исә кара тамга алып, яңа кысуларга дучар ителә.

Г. Кашшафның мәкаләләре турында әйтеп, тик һаман әле аның сәбәбенә, төп мотивына барып җитә алганыбыз юк. Ярый, Кашшаф 1944 нче ел башында "үз вазифасын" Өлкә комитет секретаре Шафиковка ярарга тырцшып башкарды ди. Аннан соң бит инде ул "Изге әманәт"не Язучылар союзында укыганда аңа уңай бәя бирде. Документлар күрсәткәнчә, язучыларның бер җыелышында Т. Гыйззәтне, нәкъ "Изге әманәтне" язып бетерүен күздә тотып, актив эшләүчеләр рәтенә кертте... Тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителгән, уңай рецензияләр алган, гөрләп бара торган әсәрне яңадан юкка чыгару өчен тагын ни сәбәп булды соң аңа? Сәбәп әмердә генә дә түгел шул. Моны аңлау өчен, моннан 50 еллар чамасы элегрәк илебезнең идеологңя өлкәсендә булып узган шау-шулы вакыйгаларга кайтырга кирәк.

... Бөек җиңү белән тәмамланган Ватан сугышыннан соң, идеология өлкәсендә берникадәр вакыт тынычлык хөкем сөреп алды. 1946 нчы елның февраль аенда СССР Верховный Советына сайлаулар булып узды. Бу вакыйга безгә халкыбызның һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын канлы сугышта җиңеп чыгуыбызга, аның төп сәбәпләренә юнәлтү өчен сылтау да, нигез дә булды. Гомумән, Верховный Советка сайлаулар күтәренкелек рухында узган иде.һәм кинәт шул ук елның август аенда ВКП(б) Үзәк Комитетының аллы-артлы ике карары чыкты. Аның берсе "Звезда" һәм "Ленинград" журналлары, аларда М.Зощеңко һәм А.Ахматова иҗатларына бәйле тенденцияләргә үтергеч тәнкыйть булса, икенчесе "Драма театрларының репертуарлары турында", ягъни драматургия, театр сәнгате өлкәсендә чагылган кайбер күренешләрне каты тәнкыйтьләүгә юнәлдерелгән иде.

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 нчы ел август ае карарлары ( 14 нче августта "Звезда" һәм "Ленинград" журналлары хакында, 26 нчы августта "Драма театрлары репертуары турында") чыккач, көннәрнең берендә, партиянең Татарстан Өлкә комитетында булырга мөмкин хәлне шундыйрак күз алдыма китерәм мин.

Авторитетлы түрә кабинетында бер төркем "үз" кешеләр арасында киңәшмә бара. Монда Язучылар союзы җитәкчесе, союзның партоешма секретаре дә, газета, журнал редакторлары да бар. Калганнары - аппарат кешеләре. " Килеп туган хәл киеренке. Үзәк Комитет карарлары яктылыгында ниндидер җитди чаралар күрелергә тиеш, шунсыз булмый, - ди киңәшмәне алып баручы. - Үзәк Комитетның "Татарстанда политик пропаганда эшенең куелышы турында"гы карарында (1994 нче ел, 9 август) әйтелгән тәнкыйть суынып та бетмәгән әле. Бездән аеруча нык таләпчәнлек сорала. Үзәк Комитетка җибәреләчәк белешмә эчтәлекле, үзебездәге хәлләргә бәяләр принципиаль югарылыкта булырга тиеш". Бу сүзләргә каршы килүче юк, чөнки һәркем аңлый: башкача мөмкин дә түгел. "Бездә Ахматова шигырьләре яисә Зощенко хикәяләре кебек коточкыч иләмсез нәрсәләр бәлки юктыр да, ләкин барысы да ал да гөл түгел бит инде", - ди киңәшмәне алып баручы... Каян инде ул "ал да гөл" булсын, кимчелекләр, билгеле, тулып ята, ләкин... "Ярый, - ди кабинет хуҗасы, - Үзәк Комитетның Ленинград журналларында фаш иткән яман тенденцияләре күренми дә ди, ә театрлар репертуарында берәр нәрсә табып булмыймыни?.. Я, нишлибез?"

Менә шунда инде гел "алга" гына карап, акыллы фикерләр генә ишеттерергә өйрәнгән әһелләргә, әңгәмәгә актив катнашып китү өчен нәүбәт җитте дигән сүз...

"Изге әманәт"не корбан итеп сайлау, һич шөбһәсез әйтә алам, әнә шул Өлкә комитет кабиңетларында хәл ителгән булган. Бәлки, ул бәхәссез генә узмагандыр, төрле (һәм уңай, һәм тискәре) фикерләр әйтелгән булуы да мөмкин. Өлкә комитет аппаратындагы лар өчең Таҗи Гыйззәтнең Шәфиков белән булган "җәнҗаллы вакыйгасы" онытылмаган әле. Ләкин "Изге әманәт" тамашачылар тарафыннан яхшы каршы алынган бит, шуның өстенә ике авторитетлы әдипңең мактаулы рецензияләре... Шулай да Г. Кашшаф күбрәк белә, тирәнрәк аңлый, ераграк күрә. " Эш менә нәрсәдә. "Изге әманәт"тә партизаннар хәрәкәте ачылмаган - бу әсәрнең җитди политик кимчелеге. Нечкә нәрсә, әлбәттә, аны әнә рецензентлар да күреп җиткерә алмаган. Ләкин бу кимчелек очраклы түгел. Ул, гомумән, Т.Гыйззәтнең иҗат принципларыңа бәйләнгән. Хәер, бу катлаулы нәрсә, моны ике җөмлә белән генә аңлатып булмый"...

Киңәшмәне алып баручы: "Мин әдәбият, театр белгече түгел, әлбәттә. Барлык нечкәлекләрне аңлап җиткермимдер, шуңа күрә соңгы сүз - белгечләргә... Ләкин безнең максат ниндидер бер әсәрне тар-мар итеп ташлау түгел, максат - югары: әдәбият, театр репертуарларын яман нәрсәләрдән арындыру. Киләчәк өчен сабак булырлык булсын. Нәкъ Үзәк Комитет карарлары позициясеннән чыгып..." Моңа каршы килү мөмкин түгел, әлбәттә.

Калганы инде, урыс әйтмешли, "дело техники" булгандыр. Менә шулай, партия карарлары яктылыгында Г. Кашшаф "Изге әманәт" турында алды-артлы ике мәкалә бастыра. Ләкин партия карарларын тормышка ашыру мәнфәгатеннән чыгып, моның белән генә чикләнеп калмый, үзенең корбанын эзәрлекләвен дәвам итә. Укучы хозурына мин тагын бер архив материалын тапшыра алам. Ул - "Тел, әдәбият һәм тарих институты архивы фондыннан". Ниндидер русча барган җыелышта Кашшаф башта болай ди: " В постановлениях ЦК ВКП(б) затрагиваются большие вопросы, которые заставляют нас пересмотреть все наше лите-ратурное хозяйство". (Архив Казанского фшшала АЙ СССР, фонд 100, опись 2, дело 25, с. 2.) Шушы "бисмилла"ны әйткәннән соң, репертуар мәсьәләсенә күчә (тубәндәге текст оригиналдагыча бирелә - К.Г.): " Возьмите репертуар ТГАТ. Почему за 29 лет революции ни одна пьеса (татарских драматургов, булса кирәк - К.Г,) не упрочилась
Кашшаф сүзне ТГАТ репертуары турында башлый һәм "шома гына" БДТга күчә. Күрәсең, Өлкә комитетында яисә башка җирдәме, рустеатры җитәкчеләренә: "Нишләп сез татар драматургларының әсәрләрен куймыйсыз?" - дип әйтелгән булгандыр. Ләкин Кашшаф БДТ репертуарларын тәнкыйтьләми, ә аларны алдан ук кисәтеп куя, янәсе, әгәр дә инде сез татар драматурглары әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә уйлыйсыз икән, Т.Гыйззәткә генә тотына күрмәгез...
Әти шушы нәрсәләргә ничек түзеп торган булгандыр, белмим (ул БДТ артистларыннан: мәшһур Ардаров, Милова, Жилина, Гранат, Якушенко һәм башка шушындый зур сәхнә осталары белән тыгыз бәйләнештә яши иде), әмма бу хурлаулар аның яраларына бәлзәм булмаган, әлбәттә. Ул үзе төшенгәнме, юкмы, аның драматик язмышы әнә шул 1943 нче елның декабрьләрендә үк башланган, иҗатының киләчәге караңгы булачагы хәл ителгән булган инде. Шуннан бирле ул - тамгалы мөсафир.

Тамгалыдан куркалар. Җәмәгатьчелек җыелган җирдә тамгалы янына дуслар да ашыкмый, исәнләшкәндә дә элеккечә түгел - салкын гына, күзгә чалынмаслык итеп кенә. Тамгалы язучыга әсәрләрен бастыру чамадан тыш кыенлаша, басмас өчен бар җирдә дә "сәбәпләр" табыла. Драма әсәрләре өчен сәхнә капусы ябыла. Мондый чакларда аппарат кешеләре аеруча "сизгер", "уяу" булалар. "Ул-бу булмагае" дип тиешле инстанцияләргә кәгазьләр язып җибәрергә ашыгалар, хәвеф-хәтәргә юлыгудан шүрләп, үз вакытында донослар юллана.

Менә үзе турында үзе сөйли торган тагын бер документ. Бусы Татарстан Халык комиссарлары советы каршындагы сәнгать идарәсе начальнигы һәм ГУРКның (репертком -К.Г.) ТАССРдагы уполномоченныеның Өлкә комитет секретаре Гафаровка язган хаты, Анда ВКП(б)ның 1946 нчы ел август аендагы карарларына "таянып", болай диелгән: "Руководство театра (татар академия театры - К,Г.) и парторганизация не заострили внимания на пьесах "Миникамал", "Изге әманәт" и "Ялкын", которые заслуживали большого внимания в критике..." (Центральное хранилище исторических документов.Фонд 15, опись 27, дело л 636, с.20). Астарак: "В соответствни с решением ЦК ВКП(б) "О репертуаре драматических театров и мерах по его улучшению" и указа-нием ОК ВКП(б) управлением по делам искусства при СМ ТАССР проведены по очишению (!) репертуара театров и эстрады следующие мероприятия: пересмотрен весь репертуар, $няты и запрешены (!) к исполнению следующие произведения :

А. По театрам:
1. По Татарскому академическому театру: 1) "Минникамал" М.Амирова, 2) "Изге әманәт" Т.Гиззата, 3) "Ялкын" Т.Гиззата... (Шунда ук).

Каһәрле исемлеккә "Изге әманәт" кертелгән икән, бу инде моңа хәтле хөкем итеп килгән логика белән аңлатыла. Ә менә "Миңлекамал" белән "Ялкын" ни сәбәп белән?.. Мирсәй Әмирнең "Миңлекамаллы Татар академия театрының иң уңышлы спектакльләренең берсе иде югыйсә... Шунысы кызык, хәтта "Изге әманәт** белән "Миңлекамал" турында бернинди комментарий булмаса да, "Ялкьш"га искиткеч тирән фикерле комментарий бирелгән. Хәтта нәкъ "Ялкын" күрсәтелгән юлда, кәгазь битенең читендә: "Организаторам народного волнения показан народник", - диелгән. (Нишләп "большевик" туеел, янәсе. Гәрчә вакыйгалар унтугызынчы гасырныц җитмешенче елларында барса да...)

"Тамгалы мөсафир" дидек. Менә аның юлындагы кайбер "баганалар".

"1945 нче ел сентябренең унбишенче көне, әтигә - 50 яшь. Әлләни күп түгел түгелен, ләкин илле илле инде ул, ярты гасыр! һәркем аны көтеп ала. Сәнгать кешеләре өчен 50 яшь - ирешүләрне барлау, узган иҗади тормышка ниндидер йомгаклар ясау. һәм ул язучы, артист, гомумән, художникның шәхси билгесе генә түгел, бәлки җәмгыять игътибарына лаек булган, укучы, тамашачы, гомумән, сәнгать сөючеләргә ниндидер фикерләр турында белдерә торган дата. 1945 нче елның сентябрендә әти, Шәриф ага Камал дөнья куйганнан соң, исән калган күренекле татар язучылары арасында иң олы яшьтәгесе иде. Нәкый Исәнбәт, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов кебек, ул елларда ук зур абруйлы язучылар - барысы да әтидән 3-5 яшькә кечерәк. Шуңа күрә алар аңа, олылап, "Таҗи абый" дип дәшә торган булдылар. Аларның 50 яшьлек юбилейлары алда иде әле. Ә менә Т.Гыйззәтнеке килеп җиткән инде. Һәм ул, татар язучыларының "аксакалы" буларак, шуны ничектер билгеләп үтәрләр дип өметләр баглаган булгандыр инде. Ләкин дата узып китә. Ни язучыларда, ни театрда бу турыда рәсми рәвештә - ләм-мим, сүз кузгатучы булмый.

Нишләп алай?.. Бу бит 1945 нче елның сентябре. Бөек җиңү елының тантаналы айларының берсе. Шомлы көннәр - артта. Бөтен илдә җиңеп чыгу, бәйрәм пафосы. Бу айларда әле сугышта алган яралар да ябылып бетмәгән. Ләкин кешеләрнең күңеле көр, ул бөтен совет халкы өчеҢ уртак тантанага буйсынган. Халык юксызлык, хәерчелек кичергән дәверләрендә дә үзенең атаклы улларын һәм кызларын тәкъдир итә, яларга үзенең күңел юмартлыгын күрсәтә белә торган иде. Ышанам ки, әгәр дә "Таҗи Гыйззәтнең 50 яшьлеге" дигән кичә-фәлән оештырылган булса, халык аңа ихтирамын, кадер-хөрмәтен белдерә, ә үзе шушы кичәдән рухи ләззәт ала алган булыр иде.

Юбилей мәсьәләләре (конкрет шәхеснекен уздыру-уздырмау, уздырган тәкъдирдә - ничек уздыру) һәрвакытта да Өлкә комитетның позициясенә, аның фәлән шәхескә булган карашына бәйләнгән нәрсә булып килде. Әлбәттә, инициатива башлыча "урыннан", кешенең эшли торган җиреннән көтелә. Ә анда... Хәер, бусы инде хосусан мәсьәлә. Аның төбендә әнә шул каланчадагыларның ачулануы, каһәрле тамгасы булды.

Укучыда сорау туарга мөмкин: "Ничек инде ул алай? Таҗи Гыйззәт, шундый атаклы язучы булып, хурлауларга дәшми, башын иеп, түзеп тора алган? Бәлки аның башка чатаклыклары булгандыр?.. Юк икән, нишләп шул ук Өлкә комитетка барып, бәйнә-бәйнә сөйләп бирмәгән, аңлатмаган?.. Аннан, шул ук язучылар да сукыр түгел бит инде. Барысын да күрәләр: кем хаклы, кем хаксыз... Нишләп союзның идарәсенә, аның шул ук партоешмасына мөрәҗәгать итмәскә?"..

Бөтен эш тә шунда ки, Өлкә комитет секретарьларына, шул исәптән беренче секретарь З.И.Муратовка да, берничә тапкыр мөрәҗәгать итә ул (моны архивлардагы материаллар да исбатлый), ләкин, төрле вәгъдәләргә карамастан, бар нәрсә дә озак еллар буе элеккечә, үз урынында кала бирә. Моны мин ниндидер бердәнбер сәбәпкә генә кайтарып калдырмас идем. Шулай да, күп сәбәпләр арасында берсен аерып күрсәтми булдырылмыйм. Ул әнә шул югарыда әйтеп узган партия аппаратларында урнашкан тәртипләр, стереотиплар, аның конкрет чагылышы булыр.

Элеккеге КПССның Татарстан Өлкә комитеты архивында мин әтинең Язучылар союзы каршындагы партоешмага биргән гаризасына юлыктым. 1946 нчы елның уналтынчы декабрендә язылган ул. Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:

"Изге әмаңәт" исемле әсәрем сәхнәгә куелу уңае белән, Г.Кашшаф тарафыннан берничә мәкалә язылды. Ул мәкаләләрнең бик аз өлешендәге файдалы киңәшләрен алмаганда, гомумән, әсәргә карата дөрес булмаган карашларны, минем ижатым турында зарарлы фикерләрне тарата. Газый Кашшафңың бу чыгышларын принципиаль югарылыкта... дип танымыйм һәм шуны партия җыелышында тикшерүне сорыйм. Шуның белән бергә аның мәкаләләрендәге хата фикерләрне §чу буенча язылган аңлатманы тапшырам". (Централъное храншшще исто-рических документов. Фонд 1211, опись 11, дело 1)...

Шунда ук машинкада басылган 16 битлек Аңлатма бирелгән. Бусының төп нөсдәсе Татарстан Үзәк музее фондында саклана. Зур күләмле текстта Кашшафның рецензияләрендә әйтелгән замечаниеләргә җентекле анализ, дәлилле җавап бирелә. Аңлатмалы гаризаның соңгы битендә болай диелгән: ".. Газый Кашшаф һәм аның мәкаләсенә урын биргән "Совет әдәбияты" журналының редакторы Газиз Иделле иптәщ тә хаталык ясады. Алар авторга, әсәргә карата совет җәмәгатьчелеген каршы куярга тырыштылар. Күп кенә иҗади мәсьәләләрдә үзләренең субъектив карашларын җәмәгать фикере итеп күрсәтергә омтылдылар. Шуның өчен мин моны тикшереп, дөрес бәя бирүне сорыйм". (Татф-стан Үзәк музее фонды, ТГ13-9, инв. N125369, л.2116, 16 б.).

Гаризаларның язмышын элеккеге КПССның Татарстан Өлкә комитеты архивы фондларындагы материаллардан ачыкларга була. Язучылар союзы каршындагы партоешма бюросының 1946 нчы ел 21 нче декабрь утырышы беркетмәсе буенча Т.Гыйззәтнең гаризаларын җентекләп өйрәнү партоешманың яңа секретаре Кави Нәҗмигә тапшырыла. Бюро членнары гаризага 1947 нче елның гыйнвар денда (датасы күрсәтелмәгән) яңадан кайталар. Биредә Кави Нәҗминең материаллар белән танышу-танышмавы хакында мәгълүмат юк. Утырышта ул, гомумән, берни әйтмәгән. Аның урынына идарә җитәкчесе Ә.Ерикәй актив сүз алып бара. Мәсьәләнең тирәндә яткан серенә төшенгәнгә күрә, сүз куертып тормау юлың эзли. Шушы гыйнвар ае беркетмәсе буенча Ерикәй болай дигән булган: "Этот вопрос, мне кажется, не подлеҗит разбору на бюро. Есть предложение: в виде письма - в редакцию..." Ә.Ерикәйнең позициясен аңлавы читен түгел. Беренчедән, гариза һәм Кашшаф рецензияләре буенча бәхәстән котылу. Аның өчен "футбол приемы" бар! Булдыралсаң, тибеп очыр ул җәнҗаллы мәсьәләне. Аның турыңда син түгел, башкалар баш ватсын. Икенчедән, журналга олактырсаң, бигрәк тә шәп. Кайчан әле анда бу материалны бастырырлар. Иң кимендә ярты ел вакыт кирәк. Аңа хәтле күпме сулар агачак. Бастырылса да, аннан нәрсә? Әнә укучы үзенең фикерен әйтсен...

Т.Гыйззәт Ә.Ерикәйнең хәйләсен аңламый булмагандыр, шуңа күрә аның варианты белән килешми, бюро членнарының кворумы булмауны дәлил итеп, мәсьәләне киләчәк утырышта карауны үтенә. Моның белән барысы да килешәләр ("иртәгә өчен ишәк кайгырган"), мәсьәләне карау шулай "киләчәккә" күчерелә.

Язучылар партоешмасы архивының материаллары арасында Т.Гыйззәтнең гаризасын 1947 нче елда яңадан карау турында мәгълүматлар юк. Декабрьдә партоешма секретаре итеп яңадан Г.Кашшафны куялар. 1948 нче ел дәвамында да гариза буенча сүз кузгатылмый. Дөресрәге, мәсьәлә рәсми рәвештә тикшерүгә, фикер алышуга куелмый. Уйлыйм ки, әти мәсьәлә буенча бюро членңарьщ тынычлыкта калдырмаган, җиңнәреннән тартып торгандыр, ләкин мәсьәләне кан тәртибенә куеп, рәсми рәвештә тикшерүне (төрле сәбәпләр табып) һаман кичектереп килгәннәр. Шул ук вакытта Кашшаф та "Изге әманәт" мәсьәләсен хәтереннән чыгарып ташламый. Киресенчә, әтинең мәсьәләне кузгатып торуына каршы чаралар күрә тора. Моны без Г.Кашшафның "Итоги литературного года и задачи писателей на 1948-ой год" дигән документында табабыз. Ул драматургия секциясе эшенә бәя бирү уңае белән, форсатны кулдан ычкындырмый/яңадан дөнья яңгцратып: "Пьеса Т.Гиззата ("Изге әманәт" куздә тотыла - К.Г.) была неудачной, так как он хотел совместить несовместное. По его представлению, подонки обше-ства ЧУТЬ ли не доминируют в нашей жизни. Искажается действитель-ность". - дигән бәясен игълан итә. (Из фонда Централъного хранилища исторических документов, фонд 1211, опись 17, с. 16.) Күренә ки, Г.Кашшаф әсәрне тәнкыйтьләүдә акцентын үзгәрткән. Элек ул төп кимчелекне "партизаннар хәрәкәте ачылып җитмәү"дә "күреп" килгән булса, хәзер инде аерым персонажларның немец оккупациясе вакытында хьшнәтче сыйфатында гәүдәләнүләрен алга китереп куя. "Искажается действнтельность" - заманында бу усал тәнкыйтьчеләр бугазыннан еш кына атылып чыга торган һәм, әйтергә кирәк, "үтергеч" ядрә, отышлы дәлил була торган иде.

Гаризаның (шуныц белән бергә гаделлекне эзләунец) язмышы турында архивтан табылган тагын бер материал сөйли. Язучылар союзы партоешмасының 1949 нчы ел уналтынчы март беркетмәсендә теркәлгәнчә, Т.Гыйззәт җыелышта болай дигән булган: " Три года ТОМУ назад Кашшаф написал рецензию о моей драме "Священное поручение", где указывает на недостатки пьесы... Называет меня бытописателем, тогда как в "Священном поручении" - не семейная проблема, а показывается борьба с немецко-фашистскими оккупантами. Кашшаф заключает, что пьеса вредная". (Из фонда Централъного хранилища исторических документов. Фонд 1211, опись 17, с. 84-85.) Әти һаман әле Кашшафның мәкаләләрен тикшерүне үтенә. Бу дәвердә (1949 нчы ел!) Кашшаф йомшара төшкән инде, чөнки аның үзенең "астына су үтә башлаган". (Шушы елда Г.Кашшафны Ә.Фәйзинец поэзиясенә дөрес бәя бирмәвендә гаепләп чыгалар.) Шунлыктан булса кирәк, әтинең мөрәҗәгатенә ул: "Статья была написана мною с целью помощи (?) тов. Гиззатову в исправлении его пьесы. Я признаю, что в статье допущены отдельные ошибки", - ди (шул ук чыганактан). Шуны да искә алырга кирәк, бу вакытка Кашшафны юнәлтеп барган, һәрхәлдә аның фаш итүчәнлек актив "эшчәнлегенә" ышанычлы терәк булып торган ВКП(б) Өлкә комитетының пропаганда секретаре дә алышынган була.

Ләкин болар инде соңрак. Әтигә салынган "тамганың" көчен бәяләү өчен безгә яңадан 1947 нче елга кайтырга кирәк.

"Совет әдәбияты" журналының 1947 нче елгы дүртенче санында Ш.Маннурның "Тартай арбасы" дигән щигыре басыла. Аны сәяси яктан зарарлы дип табалар һәм ВКП(б) Татарстан Өлкә комитеты бюросы утырышында авторы партиядән чыгарыла. Бу вакыйга турында үзенең "Узганнарга кайтып уйланам" дигән, эчтәлеге белән бик тә әһәмиятле, теле ягыннан бик матур итеп язылган мемуарларында ("Татарстан хәбәрләре", 1993, 22-28 нче январь) профессор К.Фасеев та әйтеп китә. Ш.Маннур, шикаять белән ВКП(б)ның Үзәк комитетына җитеп, Өлкә комитет карарын юкка чыгаруга ирешә. Камил ага, ул елларда ӨК аппаратында эшләгән кеше буларак, әлбәттә, күп кенә гаделсезлекләрне үз күзе белән күргән, күп нәрсәләргә шаһит булган. Шуңа күрә аның мемуарындагы түбәндәге юллары аеруча әһәмиятле: "Кадрларга, шул җөмләдән әдәбият һәм сәнгать эшчәннәренә карата, каты куллылык очраклы күренеш түгел. Милли республикалар җитәкчеләре һәрвакыт "тотса мәскәүләр якаң" дип куркып, 30-40 нчы еллар сабагын онытмыйча эш итәргә тиеш иделәр. Милли мәнфәгатьләрне күздә тотып иҗат иткән күпме язучылар, галимнәр, сәнгать осталары һәм аларны вакытында "авызлыкламаган" партия-совет работниклары рәхимсез репрессия корбаннары булды! Милләт горурлыгы, аның акыл көче булган иң талантлы, иң актив шәхесләр һәлакәткә дучар ителде. Бетмәс-төкәнмәс рухи байлык югалды. Бу фаҗигане күреп җаны әрнемәгән кеше сирәк булгандыр" (Татарстан хәбәрләре, 1993 нче ел, 26 нчы гыйнвар).

Шулайдыр, ләкин "Тартай арбасы"н журналда бастыру аның авторы Шәйхи ага Маннур "мәсьәләсе" булып кына калмый, биредә ("уен тугел!") тагын кемнәрнедер корбан итү соралган булган икән. Кемнәрне соң? Үзеннән-үзе аңлашыла инде, шигырьгә журнал ("Совет әдәбияты") битләрендә урын биргән аның баш мөхәррире Газиз Иделле "корбан чалынырга тиеш...Аз! Тагын кемнедер кирәк, тагын! Менә шунда инде ниндидер кабинетларда тар гына төркемнәр катнашында корбанлыкка кандидатура эзләнә башлый. Эзләгәч, табыла инде...

Архивта "Совет әдәбияты" журналының редколлегия члены Т.Гыйззәтнең Өлкә комитетка биргән аңлатмасы сакланган. "Стихотворение Шайхи Маннура "Тележка Тартая", напечатанное в N4 "Совет әдәбияты" до его опубликования я не читал. По установленному в редакции распределению обязанностей мне как драматургу поручено наблюдение за драматургическими произведениями. и я читаю только драматургические произведеиия",.. (Из архива Централъного хранилища исторических документов. Фонд 1211 опись 14, дело 2).

Мин "Совет әдәбияты" журналының 1947 нче елгы редколлегия составын карыйм. Шушы елның җиденче саныннан башлап редколлегия составында Таҗи Гыйззәтнең исеме күренми инде. Димәк, чыгарганнар. "Аңлату" да ярдәм итмәгән. Хәер» "аңлату" таләп итүләре үзе үк формаль акт кына булган. Чөнки, беренчедән, архив фондында ул вакытта журналның редколлегия членнарыннан берсенең дә "аңлатмасы" табылмады (кирәк булганмы?). Икенчедән, редколлегиядә шигърият өчен турыдан-туры җаваплы әгъзалар да булгандыр бит инде. 1947 нче елгы редколлегия составында Әхмәт Ерикәй исемен күрәбез. Шушы заманда ул "әйдәп баручы" шагыйрь иде, югыйсә. Кави Нәҗми дә "Язгы җилләр" романын бастырганчы (1948) шагыйрьләр сафында санала иде. Инде Камил ага Фасеевны алыйк. Ул үзенең мемуарларында "Тартай арбасы" вакыйгасын, "ялгышмасам, 1952 нче елдан, мин Мәскәүдә укуда чакны булгандыр" дип аңлата. Күрәсең, Камил ага да онытып җибәргән (куп еллар узган бит инде), "Тартай арбасы" вакыйгасы 1952 нче елда түгел, ә 1947 нче елда, К.Фасеевның нәкъ редколлегия члены булган вакытында була. Аңа, Өлкә комитет вәкиленә, күрәсең, идеология мәсьәләләре йөкләнгән булгандыр.

Шулай да нишләп соң шушы "Тартай..." вакыйгасында "җаваплыларны" мантыйк кушканча түгел, бәлки башка ниндидер принцип буенча сайлыйлар? Сәбәбе бик җиңел табыла аның. Ерикәйгә килгәндә, беренчедән, ул Язучылар союзы җитәкчесе (1945-1950), икенчедән, СССР Верховный Советы депутаты (1946-1950). Бу - бик зур (моца хәтле татар язучыларыннан берсенә дә "тәтемәгән") дәрәҗә! Мөмкинме соң?.. Кави аганы алганда, әлбәттә, ул танылган һәм зур шагыйрь һәм, "распределение" буенча, Маңнурның шишрен укырга тиеш булгандыр. Ләкин ул бит язучылар партоешмасының сәркәтибе (1947). Үзегез аңлыйсыз, ничек инде?.. Камил агага килгәндә, әйтеп торасы да юк.

Шулай, боларга кагылырга ярамый. Ләкин "тамгалы мөсафир" бар бит әле! Аңардан (форма өчен) "аңлатма" да яздыралар; бәлки, "проработка" рәвешендә үзе белән "аңлату" әңгәмәсен дә уздырганнардыр. Ләкин мәсьәләнең асылы ачык. Мин аны бала чагымда күзәткән бер күренеш белән чагыштырыр идем. Барыбыз да качыш һәм башка шушындый уеннар уйнап үскән. "Водить итү" дигән нәрсәне дә беләбез. Гадәттә, ул көчсезрәк, үзен яклый алмый торганрак уйнаучы башына төшә иде. Әгәр дә инде берәү башка ишек алдыннан яисә башка урамнан, гомумән, шушы балалар компаниясе өчен "чит"рәк бәндә икән, бетте инде - "водить итү" моңа йөкләнә. "Водить иттерүдә" төрле санаулы шигырьләр кулланыла. Оста санаучылар шигырь текстын (алдан чамалап) нәкъ шушы "водить итәсе" бәндәгә туры китереп очлый торганнар иде. Шушындый шигырьләрнең берсе: "Буду резать, буду бить, всеравно тбе водить" - дигән сүзләр белән тәмамлана иде.

"Тартай арбасы" вакыйгасы кампаниясен уздыручыларны да мин күз алдыма шулай китерә алам. Алар да, учларын уа-уа, "кызык иттек бит әле картны" дип, тыгыла-тыгыла көлешкәннәрдер, минемчә.

Әти авыр кичерешләр аша иҗат эшен дәвам иттерә. "Изге әманәт"тән соң ул "Безнең авыл егете" әсәрен яза, "Ташкыннар" трилогиясенең өченче сериясе өстендә эшли һәм - бусы бигрәк тә күзгә ташланырлык вакыйга - 1947 нче елнң ул "Чын мәхәббәт" пьесасын яза. Аның турында әти түбәндәге истәлекләрен калдырган.

"Бу әсәрем дә "Изге әманәт" шикелле корбан була иде, бәхеткә каршы Мәскәү Язучылар союзы идарәсе секретаре А.В.Софронов кулына эләгеп, котылып калды.

Казанда Язучылар союзында беренче тапкыр укыгач, кайбер кешеләр әсәр турында фикерләрен әйтүдән баш тартып, төрле сылтаулар белән ахырда йә ул якка, йә бу якка фикер әйтүдән, тыелып килделәр. Ләкин әсәр тамашачылар тарафыннан тирән мәхәббәт белән каршы алынды. Куелган спектакльләр күтәренке рухта барды. Көннән-көн тамашачыларны үзенә җәлеп итте.

"Чын мәхәббәт" Казанда гына түгел, Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск, Уфа, Куйбышев, Ташкент шәһәрләрендә дә уңыш белән бара. Газеталарда зур мактаулы рецензияләр ала. Ике ел эчендә 92 мәртәбә уйналып, театрга иң күп доход китерүче әсәр булып исәпләнә..." ( Т.Гыйззәт. Әсәрләр дүрт томда. 4 нче том. Казан, 1978. 274 нче б.)

"Чын мәхәббәт" спектакленең триумфын миңа да күрергә насыйп булган иде. 1947 нче елның җәендә мин үземнең офицер дустым белән Казанга ялга кайткан идем. Премьерага безне дә чакырдылар. Кунагым, Балаково егете Җәүдәтнең зур уңышны күреп, күзләре дүрт булган иде. Тамашачылар әтине һәм башкаручы артистларны (Ф.Ильская, КамалШ, З.Басыйрова һ.б.) чәчәкләр белән күмгән иде. Премьерадан соң барысы да безгә - ул вакытта әти-әни Островский урамында яшиләр иде - кайтып, гөр килеп; әсәрдән, спектакльдән, тамашачылардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. "Чын мәхәббәт" Ватан сугышы турында булганга күрә, дустым Җәүдәт белән миңа (ни дисәң дә офицер кешеләр) сораулар бирделәр, артистлар бездән кайбер хәрби детальләр буенча "консультацияләр" алган булдылар. Әйе, бу - триумф, чын бәйрәм иде.

Ләкин язучының зур уңышы аңа теш кайрап йөрүчеләрне һич кенә дә өркетмәгән икән. Киресенчә, кыйналганны тагын бер кат урынына утырту сорала. Күптәннән бирле борчып торган нәрсә дә бар. Т.Гыйззәт һаман әле үзенең гаризалары белән Кашшафның "Изге әманәт" турында язган мәкаләләренә тиешле бәя бирүне таләп итеп йөри. Бу - союз председателе Ә.Ерикәйнең эчен пошыра башлаган инде. Җитәр, ниндидер чара күрергә вакыт. 1947 нче елның азагында партоешма секретаре итеп яңадан Кашшафны куялар. Ә ул көрәштә шактый чыныккан кеше. Тапкырлыгы да җитәрлек. Моны архив материаллары бик ачык исбат итәләр.

1948 нче елның унынчы мартында партоешма бюросы утырышы көн тәртибендә: "Отчет о творческой и самостоятельной работе коммунистов Юнусова и Гиззатова", - диелгән. Мин партоешманың күп еллар дәвамында алып барылган беркетмәләре 0елән танышып чыктым. Бу мәсьәләнең көн тәртибенә куелуы, һәрхәлдә 1941-1948 нче елларда, бердәнбер булып чыкты, һәм башта Юнусовны (Әхмәт Юныс), аннансоң гына Гыйззәтовне тыңлаудан беренчесенең ширма рәвешендә генә кертелгәнлеге аңлашыла булса кирәк. Әхмәт Юнысның информациясе дә, шулай ук информация буенча карар кабул итүләре дә йомшак, хәвеф-хәтәрсез генә үтә. Ә менә Таҗи Гыйззәтнең мәсьәләсе (бу инде ширма өчен түгел, биредә ул - гаепләнүче субъект!) яңадан "сөякләр сындыру" стилендә карала.

Беркетмәдә Т.Гыйззәтнең нинди (заманы өчен актуаль саналган) әсәрләр өстендә эшләгәнлеге теркәлгән. Ул бик күп укый, аны кызыксындырганы - бигрәк тә тарих. Шуның өстенә, зур күләмдәге периодика- газета-журналлар.

Ләкин союз җитәкчеләрен кызыксындырганы башка нәрсә булып чыга. Утырыш күбрәк допрос формасында бара. Диалогның тонын алдан ук Г.Кашшаф билгели. Беркетмә күрсәткәнчә, үзенең беренче соравын һөҗүмнән башлый ул.

"Кашшаф. Скажите причины Вашего недовольства Союзом писателей?"Әти үзенең канәгатьсезлеген инкарь итми. Беренче чиратта, "Тартай арбасы" вакыйгасында аны нахакка җәберләүләре турында әйтә. "Союз писателей меня под защиту не взял", - ди. Бу җөмләгә игътибар белән карасаң, кем, нинди инстанция тарафыннан гаепләнүен аңлау читен түгел. Әлбәттә, биредә Өлкә комитет күздә тотыла. Ләкин Өлкә комитет моны Язучылар союзы идарәсеннән, аның партоешма секретареннан башка эшләмәгәндер инде. Альянс, бер сүз белән әйткәндә...

"Критика меня оценивает как "крестьянского" писателя, причем прошлого крестьянства. А ведь я первым напйсал пьесы о колхозном крестьянстве, много одноактных пьес о колхозе, о современном крестьянстве..."

"Гаеплене" йолкый-йолкый, әкренләп бөтен зарларын әйттерәләр. Әти аларны белдереп, үзенә карата игътибарны уята алырмын дип уйлагандыр күрәсең. "В 1945-ом году мне исполнилось 50 лет и 25 лет сценической деятельности. И меня даже не пригласшш на стакан чая",- ди ул.

Әти, үзенең үпкәсен белдереп, тактик яктан хата ясаганын сизми кала. Ул үзен тагын да көчлерәк һөҗүмнәр өчен уңайлы мишень итә. Аның 50 еллыгын уздырмау Ерикәйнең җитәкчелек вакытында була бит. Шуңа күрә аның реакциясе кискен, әтинең шелтәсен ул кабул итә алмый.

"Ерикеев... Обида Т.Гиззата необоснованна, непринципиальна. непартийна... Причина неудовлетворенности Гиззата кроется в нем самом: он начал отставать".

Меня шулай, бик тапкыр формулировка. Дөресрәге, алдан уйла-нылган...

Кашшаф, партоешма секретаре буларак, йомгаклау сүзендә: "Мы не ошиблись, поставив отчет Т.Гиззата", - ди (ягъни "кирәген бирә алдык"). Гиззат очень обидчив, не любит критики", - дигән шелтәсен әйтергә онытмый.

Шул ук фикерләр, ләкин тагын да көчлерәк формада ("Гиззатов заметно отстает от жизни": "его произведения за последние год&г не отвечают возросшим требованияц": "он болезненно воспринимает критику" Һ.6.) бюроның карарында да урын табалар.

Күренә ки, олы язучының отчетын көн тәртибенә куюның максаты да тар, вак - Кашшафның эгоистик интербсына гына бәйләнгән булган. Ләкин бу карар элеккеге гаепләүләрдән үзенең яңа сыйфатка баеганлыгы белән аерылып тора. "Тормыштан артта калган..." Билгеле булганча, артта калганнарны кыйныйлар. Юып карасын инде Гыйззәт шушы тамганы!

Уйлап карасаң, коточкыч гаделсезлек бит бу! Көпә-көндез, урам уртасында талау белән бер. Моннан өч ел элек Кашшафның яла ягып язган мәкаләләренә объектив бәя бирү урынына, союз җитәкчеләре (шул ук Кашшаф инициативасы һәм Өлкә комитеты кешеләренец "курмәве" астында) нахакка кимсетелгән, җәберләнгән кешене тагын да катырак җәзалыйлар. "Моннан соң белерсең, янәсе, ничек безнең белән алышырга!"

Т.Гыйззәтне бюрода, күмәкләп кыйнау, әйткәнемчә, 1948 нче елның унынчы мартында уздырыла... Минем кулымда әтинең хезмәт кенәгәсе. Анда 1948 нче елның уналтынчы мартында, ягъни бер атнадан соң, Гыйззәтовның Татар академия театрыннан чыгарылганлыгы теркәлгән... Мин архивлардан шушы актның мотивировкасын табарга тырышкан идем, ләкин нәтиҗәгә ирешә алмадым (театр буенча материаллар, хосусән кадрлар мәсьәләсе буенча, бөтенләй диярлек сакланмаган). Миңа шунысы мәгълүм. Боерыкка Салих ага Сәйдәшев тә "эләккән". Сәйдәшев музеенда Салих аганың театрдан чыгарылуы турында хәбәрдар булсалар да, анда документаль мәгълүмат юк. Аның хезмәт кенәгәсе дә сакланмаган булса кирәк. Ә әтинең кенәгәсендә: ""Уволен из ТГАТа в распоряжение комитета по делам искусств", - диелгән. Бу фразаның "купшылыгы" белән алданмасаң, аны урамга куып чыгару икәнлеген аңлау читен түгел, һәм, әйтергә кирәк, бу акт та Өлкә комитет аппаратында утыручы әһелләр фатыйхасыннак башка эшләнмәгән.

"Тамгалы мөсафир"ның юлында тагын бер багана" - ул "Алсу таң" эпопеясы. Аның турында берникадәр әйтелгән иде инде. Бу урында мин әтинең шушы әсәргә бәйләнгән кичерешләре, дәвамлы көрәше турында аның КПССның Өлкә комитеты беренче секретаре З.И.Муратовка язган хаты аша әйтергә телим.

"Зиннәт Ибатович!
Тагын бер кат борчуым өчен гафу итегез. Апрель аенда мин Сезгә, хат белән мөрәҗәгать итеп, үз хәлемнең ни дәрәҗәдә аяныч булуын аңлатырга тырышкан идем. Сез, минем хатыма бик зур игътибарлык күрсәтеп, шул көнне үк үзегезгә беседага чакырып, миң куйган мәсьәләләр турында чара күрергә, тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән идегез.
Безнең ул очрашуга хәзер сигез ай вакыт үтеп китте инде. Ләкин мин бернинди үзгәрешләр күрмим.
Сезгә язган хатымда мин "Алсу таң", "Данлы көңнәр","Олы җанлы кешеләр" әсәрләремнең язмышларын хәл кылырга, аларны театрларда куйдыру турында чара күрергә сораган идем. Ул әсәрләр әле һаман да җир белән күк арасында торалар. Шулай ук Татар дәүләт академия театрының минем әсәрләремне ничек булса да куймау политикасын алып баруларын да әйткән идем. Бу мәсьәлә буенча да мин бертөрле үзгәреш күрмим. Элек язган хатымда күрсәтелгән фактлар бетерелде түгел, бәлки алар көчәйде генә. Мисал өчен "Алсу таң" әсәремнең "Совет әдәбияты" журналында басылып чыгу уңае белән, кешеләр өстеннән яла ягып йөрүче, шантажист Абдулов язган рецензияне "Совет Татарстан"ы газетасы утызынчы майда редакцион мәкалә итеп басып чыгарды. Бу мәкаләнең миңа яла ягу нияте белән язылган икәнен күрсәтеп мин, егерменче июльдә Крайкомга, Язучылар союзына гаризалар биргән идем. Аннан соң да биш ай вакыт үтеп китте инде. Бер җирдә дә тикшерелгәне һәм чара күрелгәне юк. Бу рецензиянең тенденциоз төстә язылуын язучылар да, Крайкомдагы иптәшләр дә таныйлар, һәм ул турыда үзара сөйләп дә йөриләр. Ләкин Абдулов кебек бер пошлякның язганына сукыр рәвештә корал булган "Совет Татарстаны" газетасыныңредакторы Рябковка карата үз фикерләрен әйтмиләр.
Иптәш Муратов!
Миңа карата туган бу караш кайчан бетәр икән? Кайчан миңа тынычланып эшләргә мөмкинлек бирерләр икән? Сез,бәлки, миңа: "Ни өчен бу мәсьәләләр буенча Крайкомда һәм Союзда шөгыльләнүче иптәшләргә мөрәҗәгать итмисез?" -диярсез. Мин бик күп мәртәбәләр иптәш Батыевка, Аминовка мөрәҗәгать иттем һәм итәм. Алар миңа бик яхшы карыйлар, һәрвакытта ачык чырай белән каршы алалар. Минем фикерләрем белән дә килешәләр шикелле. Ләкин бу катлаулы һәм җәнҗаллы мәсьәләләрне чишеп хәл кылырга җөрьәт итә алмыйлар ахры. Союзга килгәндә инде, беләсез, аның үз хәле-хәл. Алар "сарык та исән булсын, бүре дә тук булсын", дигән мәкаль буенча яшиләр.
Шуның өчен мин тагын бер кат Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым".Драматург: (Гиззатов Т.)
"16" декабрь 1952 нче ел.

4. Соңгы айлар, атналар

Әтигә операция булачагы хакында телеграмманы мин хезмәт иткән җиремдә, Сахалинда алдым. 1954 нче елның сентябрь башы иде. Өйдән телеграмма алуым белән Казан аэропортына килеп төшү арасы - нибары тәүлек ярым вакыт! Төллә булды бу. Вишневский больницасы вестибюлендә безне әни каршы алды. Йөзендә - тирән кайгы. "Ачтылар да яптылар", - диде ул... Әйткәненең мәгънәсен дә аңлап бетерү юк әле. Дөресрәге, ышанасы килми: "Рак, метастазалар белән". Ашказанында һәм бавырда. Бөтен эчен алган икән. Төнлә дежур врач белән сөйләшү ниндидер өмет калдыра әле (табиб шундый булырга тиештер инде ул).

Берәр атнадан әти хастаханәдән кайтты. Күбрәк - түшәктә. Кайвакыт безнең янга түргә чыгып утыра. Ләкин хәлсез, көчсез. Аякта киез итекләр, аркада мамык шәл. Киләчәген белми, әлбәттә. Тиздән рәтләнә башлармын, дип саный, чөнки аңа-операция уңышлы узды, диелгән. Без дә шуңа ышанган булабыз. Минем отпуск - бер ай. Шуның өстенә - юлга бирелгән вакыт. Ул һава юлы белән түгел, тимер юл белән исәпләнә. Сахалин белән Казан арасы шактый. Ике якка да самолет белән очканга күрә мин 20 көнләп өйдә була алам. Шулай, частькә без Октябрь революциясе бәйрәменнән соң гына кайтып төштек.

Ә Казанда чакны барыбыз да әтинең соңгы көннәренә әзерләндек. Бусы инде котылгысыз иде. Бөтен мәсьәлә шунда гына: ничә көн (аймы, атнамы) калган? Монда мин Язучылар союзы идарәсе, бигрәк тә аның рәисе Гомәр ага Бәширов турында, аның тарафыннан әтигә булган ифрат җылы, кайгыртучанлык мөнәсәбәте турында әйтергә тиешмен. Ул бездә, әти янында еш була торган булды, әнигә шалтыратып, әтинең хәлен белешеп, өйдә шәһәребезнең зур профессорлары катнашы белән консилиумнар оештырып, безнең гаиләгә зур мораль булышлык ясап торды. Минем демобилизация мәсьәләм дә нәкъ аның тырышлыгы нәтиҗәсендә хәл ителде дип саныйм мин. Шулай, 1955 нче елның гыйнварында мин Казанда, әти янында идем инде. Шуңа күрә әтинең соңгы көненә хәтле аның белән бергә булдым. Ул көчен югалта барды, бик нык ябыкты, соңгы атналарда су кабарга да ярамый торган булды - кан косты. Ләкин иҗади эшен туктатмады. Ул "Наемщик" әсәренең опера варианты өстендә эшләвен дәвам итте. Бу турыда мин язып та чыккан идем инде ("Ватаным Татарстан", 1992, NN237-241). Әти кушуы буенча, опера либреттосын (1955 нче елның февраль азагы булыр) мин Мансур ага Мозаффаровка тапшырган идем. Кызганычка каршы, аңардан шушыәманәтнең нәтиҗәсен белергә өлгермәдем - ул да үлеп китте, һәрхәлдә, әти белән Салих ага 1954 нче елны аНаемщик"ның опера варианты өстендә яңадан эшли башлаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, 1954 нче елның җәй азагында әти белән Салих ага 5 нче хастаханәдә бер палатада ятканнар. Икесендә дә - рак. Язганымча, әтигә операцияне Вишневский хастаханәсендә ясап карыйлар, ә Салих аганы Мәскәүгә алып китәләр. Декабрь аенда ул Мәскәүдә вафат була, әти исә - Казанда, җиденче мартта. Аралары - 3 ай. Мин Казанга кайтканда ике зур шәхеснең бергә авырып ятулары, узган тормышлары, киләчәкләре турында уйланулары хакында килеп сөйләүчеләр булды. Кемңәр иде алар, хәзер инде хәтерләмим. Ләкин аларның әйтүе буенча, әти белән Салих ага васыять сыман үтенеч тә калдырганнар. Үлеп-нитеп калсалар, аларны татар каберлегендә, Ш.Мәрҗәни, Каюм Насыйри каберләре янындарак күмәргә, һәм - икесең янәшә, иҗатларындагы кебек, уртак җирдә. Безгә, әтинең гаиләсенә, аның кабере урынын сайларга туры килмәде. Бу нәрсәләрне - барысын да комиссия үз кулына алган иде. Күрәсең, үтенеч аларга ирештерелгән булган. Күмү комиссиясенең башында Хаҗи ага Рәхмәтуллин (Министрлар Советы рәисенец урынбасары) булды. Яңадан әйтәсем килә, Гомәр ага бу шартларда да һаман олы җанлы, кайгыртучан кеше һәм җитәкче итеп күрсәтте үзен.

Әти яшәвенең соңгы атналарында архивын барлады. Ул түшәктән торалмый иде инде, ләкин мин аңа сузган һәр материалны җентекләп карап (алар арасында гарәп әлифбасы нигезендә язылганнары да шактый иде), кайсын нинди папкага урнаштырырга кирәклеген әйтеп торды. Мин ул көннәрне әтине чын күңелдән олылаучыларның саны аз түгел икәнен тойган идем. Аның якын дусларыннан, бигрәк тә артист халкыннан, әтине нахакка җәберләүләре турында да ишетергә туры килгәләде. Шуңа күрә (мин инде кемнец кем икәнлеген белә идем) кайбер әһелләрнең әтинең баш очында озак кына утырып китүләрен аның алдында булган гаепләрен юарга тырышуларыдыр дип кабул итә идем. Яшереп торасы юк, кайбер әһелләрне ул каты гыңа сүккәләде. Өлкә комитет секретаре мәрхүм Салих Гыйлемханович Батыев белән сөйләшүе дә нәкъ шушы тонда барды. Без әни белән аларның әңгәмәсе вакытында, әдәп саклап, бүлмәдән чыгып торган идек. Батыев, әти яткан бүлмәдән чыгып, безнең белән кырыс кына саубуллашты, һәм безнең өчен бернинди юаткыч сүзләр әйтергә теләмичә, ишек алдында көткән кара лимузинына ашыкты. Ул киткәннән соң әти миңа үз диктовкасы белән Батыев исемеңә хат яздырды. Ул хатның нөсхәсе Татарстан Үзәк музее фондында саклана.

Шушы вакыйгалардан соң күп еллар узды, күп сулар акты. Ул елларда абруйлы фигуралар булып танылган, зур эшчәнлек күрсәтеп яшәгән шәхесләрнең күбесе юк инде. Заманында зур куәткә ия булып, күкрәп яшәгән кайбер әһелләребезнең тормыш юллары соңгы этапларда шулай ук борчулы, хәсрәтле булды. Аларга да гаделсезлекнең нәрсә икәнлеген татырга туры килде. Кеше кайгысына кинәнеп әйтү түгел бу. Тормыш катлаулы, ә кеше язмышы алдан билгесез, акыл ирешерлек кенә түгел, дип әйтәсем кидә. Кайберәүләрнең биографияләре үзләре үлгәннән соң да дәвам итә. Юлның бу өлеше дә сикәлтәле, борылмалы булырга мөмкин. Шул яктан караганда, заманның йогынтысы ифрат зур.

Мин Газый ага Кашшаф феномены турында уйланам. Ачу белән түгел. һич. Хәтеремдә ул сабыр табигатьле, үлчәп кенә сүз алып баручан, теге яки бу күренешләр хакында төпле фикерләр әйтүчән шәхес сыйфатында саклана. Кайбер шәкертләренең истәлекләре буенча, ул, гомумән, шушындый, уңай планда гына тасвирлана. Димәк, күптөрле сыйфатларга, ия, бай натура булган. Минем үземнең аның татар совет әдәбияты буенчалекцияләрен студент буларак тыңлаганым бар (бу Казан университетында 1959 нчы елда иде). Шул исәптән, Таҗи Гыйззәт иҗаты турында... Аудиториядә мин һәрвакыт, һәр лекциядә беренче рәттә утыра торган кеше. Лекцияләр кечкенә генә аудиториядә барганга күрә, лектор белән тыңлаучылар арасындагы дистанция юк дәрәҗәсендә кечкенә. Шунлыктан минем кебекләргә лекторларның фикерләрен генә түгел, бәлки аларның дулкынланган, уңайсызланган мизгелләрен дә тоярга туры килә , торган иде... Алдагы көннәрнең берсендә кызык кына хәл булып алды. Татар совет әдәбияты буенча дәүләт имтиханын безнең группа (анда хәзерге көндә танылган белгечләребез Рәшит Зәкиев, Флюра Сафиул-лина, Ш.Садретдинов, НуриХисамов, Э.Рәшидо&һәм башкалар бар иде) Газый агага тапшырган идек. Минем "өлешемә төшкән көмешем" - нәкъ "Таҗи Гыйззәт иҗаты" дигән сорау килеп чыкты бит! Газый ага, мине әлләни азапламыйча, "5"лене куеп чыгарган иде.

Югарыда мин "Газый ага Кашшаф феномены" дигән термин кулланган идем. Нәрсәне күздә тоттым соң? Кулымда "Совет әдәбияты" журналының 1949 нчы елгы җиденче саны. Газый аганың "Тәнкыйть мәсьәләләренә карата" дигән мәкаләсе. Биредә ул татар әдәби тәнкыйть өлкәсендә ирешелгәннәр белән беррөттән, кимчелекләр турында да яза. Шунысы аеруча игътибарга лаеклы: ул үзенең чатакларын да ачып сала. "Тәнкыйть өлкәсендә) минем дә бик күп хаталарым бар, - ди ул. - Алар бер мәкаләдә генә һәм очраклы гына киткән хаталар түгел, әлбәттә. ("Совет әдәбияты", 1949, N7, 95 б.)

Автор үзенең хаталарын укучының хозурына тапшыра:

1) Әхмәт Фәйзи иҗатына карата;2) Җәдитчелек хәрәкәтенә карата;3) Г.Камалның иҗатына карата;4) Һ.Такташның беренче чор иҗатына карата;5) Ш.Камалның революциягә кадәрге иҗатына карата;6) Т.Гыйззәтнең "Изге әманәт" драмасына карата;7) С.Рәми, Дәрдмәнд, Ф.Әмирхан иҗатларына карата... (Шунда ук, 956.)

"Бу хаталар минем марксистик анализ ясый белмәвем һәм методологиямнең зәгыйфьлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан хаталар. Партиялелек принцибыннан чыгып бәя биргән вакытта, андый хаталар китәр идемени? Билгеле юк", - ди Кашшаф (шунда ук, ассызу минеке - К.Г.)

Бу нәрсә? Эчкерсезлек, самимилекме? Бәлки. Ләкин шул гынамы соң?.. Минем башымда башка төрле чагыштырулар да барлыкка килә. Әйтерсең лә, берәү икенче берәүнең корсагын ярып, аның үпкә-бавыр-ларын "бусы - болайрак, тегесе тегеләйрәк булырга тиеш", дип аларны кыргычларга керешә. Бичараның авыртудан кычкыруына җыелган халыкка: "Ул тәнкыйтьне яратмый, аның марксистик принципиальлеге җитенкерәми", - ди. Соңрак үпкә-бавырларны кыргычлаудан чыккан нәтиҗәләр өчен шелтәләгәч, хакыйкать ачу куанычы белән: "Хаталар очраклы түгел, алар барысы да минем анатомик анализ ясый белмәүдән килеп чыккан", - ди. Апофеоз рәвешендә: "Әгәр дә мин анатомияне яхшы белгән булсам, бу хаталар булыр идеме? һич юк", - дип үзенең эчкерсезлегенә һәм принципиальлегенә соклана... Монда бер генә нәтиҗә: әгәр дә син кеше организмы төзелешен белмисең икән, аның корсагына кереп, әгъзаларын "төзәтеп" азапланма инде, ә үзеңнең белмәгәнлегеңне алдан ук белә күр.

Гомумән, тәнкыйтьченең бу рәвешле "ачылып китүе" дә гаҗәпкә калдыра. Хаталарны тануда искиткеч юмартлык. Гаепләр ачылу кичерешләре урынына - гаепләрне тану тантанасы, хаталыклардан тарсынуурынына - хаталар җыелмасына мәдхия җырлау!

Әгәр дә хаталарны тану шулхәтле җиңел икән, димәк, элегрәк әйтелгән хөкемнәр авторның күңеленә кереп урнашкан, аның йөрәген тибрәткән, эчке инануын тәшкил иткән фикерләр булмаганнар да. Бу, солдатларча, кемнеңдер "шулай эшлә" боерыгына буйсынып эш итү генә булгандыр?..

Киләчәктә аларның тагын шулай кабатлануы мөмкин, минемчә. Югарыда китерелгән мәкаләдә Г.Кашшаф үз хаталары өчен тәүбә итә. Ләкин бер серия хаталары өчен тәүбә итәргә өлгерми, шул ук мәкаләдә тагын ничәмә-ничә әсәргә ("Нуры содур", "Наһҗелфарадие", Мәулә Колый, Кандалый шигырьләренә Һ.6.) яман ярлыклар элеп куя. Болай эш иткәндә, тәүбәләр, мин әйтәм, бик үк еш булып китмәс иде микән? ... 1948 нче елда әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә "космополитларны" "фаш итү" кампаниясе уздырылган иде. Билгеле, республика язучыларына да нәрсәдер әйтергә кирәк булгандыр. Кашшаф үзенең бер докладында: "Я сейчас восстанавливаю в памяти, когда представители этих космополитов жили в Казани, когда они смотрели постановку не только "Марьям", "Ходжа Насретдин", "Таймасовы", но и постановку "Идегей" и другие (курәсец, бу спектакльләрне "космополитлар" Үзәк Комитетньщ 1944 нче ел тугызынчы август карарына хәтле караган булганнар - К.Г.). Гурвич и иже с ним превозносили тогда постановку именно таких произведений, как "Идегей". Сейчас нам понятно. какую "помощь" они оказали нашему театру и драматургии". Ул әсәрне Кашшаф 1941 нче елны үзе үк иң беренчеләрдән булып мактаган иде, ләбаса. Ә 1944 нче елны (Үзәк Комитетньщ 9 нчы август карары чыккач, иң беренчеләрдән булып, күзен дә йоммыйча, яманлады. Күрәсез, "нәсел-нәсәпсез космополитларга" да өлеш чыгарды әле безнең тәнкыйтьчебез. Искиткеч өлгерлек!

Соңгы деталь. Хәсән Туфан шигырьләре турында сугышка хәтле фикерләр бер үк булмагандыр. Хәтеремә кереп калган фраза: "Хәсән Туфанның "мөгезле" шигырьләре.." Янәсе, күнегелгән калыпта түгел. Бу - форма мәсьәләсе. Ләкин Туфан шигырьләренең эчтәлегенә, юнәлешенә килгәндә, аңа кизәнергә, минемчә, һичкем дә җөрьәт итә алмый иде. "һичкем"ме соң?.. Бик үк алай түгел икән шул. 1940 нчы елны НКВД сотруднигы өстәленә Туфан әсәрләре турында түбәндәге материал ята: "Факты безапелляционно доказывают, что все... запутанные, двусмыс-ленные толкования... являются прямо политически вредными и более утонченно завуалированными контрреволюционными измышлениями". ("Казанские ведомости", 1944, 11-ого ноября. Ассызу минеке - К.Г.)
Укучы аңлагандыр инде, шушы опусның авторы да нәкъ Г.Кашшаф икән бит.

Мин бу мәкаләдә әтинең соңгы 10-12 елы газаплы булганлыгын ачарга тырышкан идем. "Зар заман"ны халыкка җиткезү әти өчен шактый зарлы булып чыга. Кем монда гаепле иде соң? Минем дәлилләвем буенча, беренче чиратта, объектив сәбәпләр, конкретрак әйткәндә, партия аппаратында урнашкан тәртипләр, кануннар. Ләкин минем болай әйтүемнән һич кенә дә, Коммунистлар партиясе моңа хәтле яшәгән социаль организмыбызда гомумән тискәре роль гына уйнаган бер фактор булды, дигән фикер калмасын иде. Социалистик җәмгыятьнең уңай яклары, илебездәге уңышларга ирешүләре күләмле булды, һәм шушы казанышларның башында нинди көчләр булганлыгын инкарь итү шулай ук ярамас. Компартиянең төп хатасы шунда иде: ул үз сафларында эгоистик максатларны күздә тотып, үз мәнфәгатьләре турында гына уйлап йөрүче карьеристларны, конъюнктура белән яшәүче элементларны үрчетте.Аларга партиягә номенклатура катламы тудырырга ирек бирде. Халык массалары исә, шушы буржуаз катламда, гомумән, партияне күрәбашлады, шунлыктан 1991 нче ел август вакыйгалары шартларында социализм һәм партия халык массалары тарафыннан үзенә ярдәм кулын да тоялмады.

Партия һәм совет аппаратларындагы гарибә нормалар, тәртипләр алар шушы социаль институтларның җимеше генә түгел, бәлки без яшәгән Россия иленең ерактан, озак еллар дәвамында формалашкан үзенчәлекләре дә. Россия - үзенчәле геоэтносоциаль күренеш. Биредә һәр социаль идея Европаның башка илләреннән аермалы рәвештә үзенчәле гәүдәләнеш таба. Шул исәптән социалистик идеяләр, һәм шулай ук социализм строй буларак үзе дә. Ә демократия? Халык массалары теләгән, аларның хыялында булган идеяләр коточкыч гарип нәтиҗәләргә китермәдемени? Россия үзенчәлекләренең берсе: киң массаларда мәдәни дәрәҗәнең түбән булуында. Бу нәрсә идарә аппараты эшчәнлегендә дә үзенең чагылышын таба килде. Шуларның берсе - бар нәрсәне алдан уйланган тар, кысан калыпка сыйдырырга тырышу. Бу үзенчәлек партия эшендә, шул исәптән аның әдәбият, сәнгать белән җитәкчелек итү эшендә дә үзенең гәүдәләнешен таба иде. Система кешеләрне дә тәрбияли, аларны яисә үзенә яраштыра, яисә, киресенчә, каршы формалаштыра. Шушы системага буйсыну-буйсынмау һәр конкрет индивидның үзеннән тора инде. Шуңа күрә һәр системада, шул исәптән социализм җәмгыятендә, төрле юнәлештә, төрле характерда тәрбияләнгән кешеләрне күрә идек без.

Таҗи Гыйззәт, шәхси яктан тыйнак булса да, үзенең дөньяга карашы, эчке импульслары белән, көрәшче иде. Ул һәр эштә дә ярышны хуплый, җиңеп чыгуның тәмен белә торган булды. Бу сыйфат аның иҗат эшендә, әсәрләре өчен темалар сайлауда да күрсәтә иде үзен. "Зар заман" һәрхәлдә әнә шул узган чорыбыз өчен алдан ук хәвефле булган, күрәсең. Соңрак язган "Алсу таң" драмасы да шундыйлардан булып чыкты. Төп герой булган куәтле колхоз председателенең мин-минлек корбаны булып формалашуы... Хәвефле тема иде бу, хәвефле. Ә иң соңгы елларында ул "Туктаровлар тормышы" дигән, киң планда бара торган көчле социаль драмага тотына. Әсәрнең бары беренче пәрдә тексты гына табылды. Аның үзәгендә - авыл райкомы секретаре. Беренче пәрдәдә үк Туктаровның "галәмәтләре" күренә башлый. Ә киләчәге нинди"булыр иде бу шәхеснең? Анысы безгә мәгълүм түгел. Ләкин әтинең шушы пьесага бәйләнгән шәхси киләчәге, һичшиксез, шома, зарсыз гына бармас иде.

Югарыдагы битләрнең берсендә мин әтине партоешма бюросында битәрләүләре, аңа хөкем оештырып, аны көчлеләр каршында тезләндерергә тырышулары турында язган идем. Шушы утырышта әти үзенең соңгы сүзендә болай дигән булган: "Если критики меня не убедили, то для меня это не закон".

Аның законы башка иде. Ул вөҗдан законы белән яшәде.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013