Бүген Әдипләр: Зәлидә Зарипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәлидә Зарипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова

Зәлидә Әхмәтхан кызы Зарипова 1952 елның 28 мартында Әлмәт районының Тайсуган авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, күрше Габдрахманда урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу: «Татнефть» газ эшкәртү заводында оператор. Беренче шигырьләре дә завод газетасында сынау үтә аның. Бүген Зәлидә Зарипова — «Гомергә йөрәктә», «Зәңгәр чыршылар», «Ялгыз чәчәк», «Ак юл», «Әниемнең ак яулыгы», «Без икәү чакта» китаплары авторы. Шигырьләренә бик күп җырлар язылган. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Әлмәтем шомыртлары

Әлмәтемнең шомыртлары, 
Сезгә дә илле икән. 
Язмышларның сынаулары 
Сезгә дә тиде микән.

Әлмәтемнең шомыртлары,
Сезгә дә илле икән.
Тәлгәш-тәлгәш аклык тама -
Сабырлык иле икән. 

Әлмәтемнең шомыртлары, 
Сезгә дә илле икән. 
Язмыш сынауларын үттек, 
Безгә дә илле җиткән.

Миләш чыпчыклары

Миләш ашый, миләш ашый,
Миләш чыпчыкларыдыр.
Очып килеп чыркылдаша,
Яше, чытлыкларыдыр. 

Ап-ак карга коя-коя 
Ашыгалар, чүплиләр, 
Әйтерсең лә чут төймәсе — 
Тиз-тиз генә чутлыйлар.

Әй кошкайлар, бәгырькәйләр,
Калмады да тамчысы.
Сезнең өчен әрнештем дә,
Йөрәгемдә әчесе.

Әче миләш тәгам итеп, 
Бар әчене җыйдыгыз. 
Әллә сез дә минем кебек, 
Ярыгызны җуйдыгыз?

Каш өстенә кулын куеп

Сагынганда күңел кая оча?
Күңел оча үткән елларга. 
Каш өстеннән кулын алмаенча, 
Әнкәем дә карый юлларга. 

Сагынганда уйлар кая оча? 
Балачагың калган эзләргә. 
Яшәү өметләре яга-яга, 
Әткәем дә атлый көзләргә. 

Сагынудан күңел өзгәләнсә, 
Уйлар очса үткән елларга, 
Инде үзем үрелепләр карыйм 
Балаларым кайтыр юлларга.

Соң, димә

Ниләр тәэсир итте назлар тулып, 
Күңелемнән моңнар агарга. 
Минем сөюемне җиткер, диеп, 
Таңнарыма куштым табарга.

Таңнарыма кушкан әманәтем 
Ирештеме икән бер сиңа? 
Күңелеңә керсәм, озаклама, 
Олыгайдым инде, соң димә.

Олыгайдым инде, соң шул диеп, 
Китмә әле, нечкә күңелем. 
Назлар тәэсир иткән йөрәгемә,
 Аңла, бүтән кирәк түгелен.

Назлар тәэсир иткән йөрәк яшь ул, 
Аңла бүтән кирәк түгелен. 
Юлың адашканнан бирле көтә 
Язмыш дигән назлы бер гөлең.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013