Бүген Әдипләр: Рөстәм Зәкуан
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рөстәм Зәкуан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Рөстәм Зәкуан
(1957-2018)
Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Рөстәм туган авылы Үчәлледә сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм район газетасы «Маяк»та басыла башлый.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Университетта актив җәмәгать эше алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара. Әмма аның киләчәк тормышы башка эздән кереп китә. Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә инде 1985 елда аны районның иң артта калган «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелә.
Табигый ки, Рөстәм Зәкуанның бүгенге әсәрләрендә тасвирланган авыл кешесенең уй-кичерешләре, язмышы, авылның үткәне һәм бүгенгесе, — аның егерме ел авылда үткәргән гомеренең иҗади чагылышы булып тора. 2000 елда Рөстәм Зәкуан Әлмәт шәһәренең «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсенә директор урынбасары итеп эшкә чакырыла, ләкин туган як кире үзенә тарта. 2001-2004 елларда ул кабат Чатыртаулы Азнакайда. Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаковның беренче урынбасары буларак баштанаяк эшкә чума. 2004 елда Татарстан Дәүләт советы депутаты булып сайлангач, Дәүләт советының икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Актив җәмәгать эшләре алып бару белән бергә татар шигъриятендә үзенең сүзен укучыга җиткерергә омтыла. Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле. Р.Зәкуан — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшәү мәгънәсе: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Корбан. — Казан: Рухият, 2007. —
Авыл моңы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 150 б. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйлемханов Р. Ут борчасы // Татарстан яшьләре. — 2004. —- 17 гыйнв.
Мансуров 3. РЗәкуан иҗаты турында // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 апр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018