Бүген Әдипләр: Мөхәммәтдин Закиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәтдин Закиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Мөхәммәтдин Закиров
(1924-2004)

Фронтовик, укытучы һәм шагыйрь

Үләрмен дә онытылырмын ,диеп,
Юкка гына ,Такташ, борчылдың.
Исән чакта кадере булмаса да
Үлгәч кадере арта җырчының.
М.Закиров.


Авыл мәктәбендә элек-электән укытучыларга абый, апа, дип яратып, якын итеп дәшү гадәте бар. Заманга яраклаштырыга теләп, күпме генә -овна, -ович ларны кертергә тырышсалар да авыл баласы барыбер элекке традицияне дәвам итә. Без дә укытучыларыбызны абый, апа дип олыладык. Ләкин үзара сөйләшкәндә укытучыларның кайберләрен исемнәре белән( Разия апа, Хәмит абый), икенче берләрен фамилиясе белән атый идек.Укытучыбыз һәм класс җитәкчебез Мөхәммәтдин Закирович Закиров безнең өчен Закиров абый булып калды.- Закиров абый килә, Закиров абый дәресе, Закиров абый әйтте...Югыйсә, мәктәптә бүтән Мөхәммәтдин исемле кеше дә юк.Үзебезчә, аны зурлап, тагын да хөрмәтләп әйтүебез булгандыр инде.

Закиров абый- тарих һәм немец телләреннән укытты. Безгә исә 5-10 классларда немец теленнән керде.Бу телне ул кайда һәм ничек өйрәнгәндер, әмма немец телен “су урынына эчә”!Ел дәвамында ашъяулык хәтле “Берлинер цайтунг”, “Нойс Дойчланд” газеталарын алдыра,аларны дәрескә алып кереп бернинди сүзлексез-нисез укып ,тәрҗемә итеп безне шаккаттыра!Без дә ,сүзлекләр кулланып булса да, шактый шома итеп текстларны укып тәрҗемә итеп барабыз. Дәрестә диалоглар төзибез.Дер, дие, дас, перфект, плюс ком перфект һ.б.шундый грамматик төшенчәләрне өйрәнәбез.Закиров абый безгә немец телендә җырлар да өйрәтә. Аеруча “Фриденес таубе”( “Тынычлык күгәрчене”) җыры истә калган.Сәнгатьле итеп, рольгә кереп немец әкиятләре укый. Берсендә шулай хайваннар турында әкият өйрәнәбез. Хайваннар җыелышканнар да үзара бәхәсләшәләр.Ат та бар, сыер да бар, әтәч тә, эт тә, ишәк тә бар монда. Абый башта үзе укып күрсәтә. Һәр образны үзенчә тасвирлап килде- килде дә, азартланып китеп, ишәк сөйләменә җиткәч, кинәт кенә :- Иа-иа,иа- иа!- дип кычкырып җибәрде.Безгә бу бик кызык тоелды,”егыла-егыла” дигәндәй көләргә тотындык. Абый да безгә кушылып көлә:- Шулай ,балалар, акча дигәнең сыер булып та мөгрәтә, ишәк булып та кычкырта,- диде. Аның шул җөмләсен,җай килгән саен, мәкаль-әйтем формасында хәзергә кадәр кулланам.

Алты ел эчендә немец телендә шактый “сукаларга” өйрәндек. Алда әйтелгән немец газеталарын шатырдатып укыйбыз, тәрҗемә итәбез, текстлар төзибез, диктантлар, кечкенә сочинениеләр язабыз.10 нчы классны тәмамлаганда хәтта имтихан да тапшырдык. Бу педсовет карары белән кабул ителгән өстәмә( җиденче) имтихан иде. Югары уку йортында укыганда минем өчен немец теле иң җиңел фәннәрнең берсе булды. Өченче курста бу телдән Дәүләт имтиханын һич көчәнмичә “4”легә тапшырдым. Миннән имтиханны Морозова( исеме хәтердә калмаган) дигән укытучы алды. Ул шактый өлкән яшьтә, чәчләре ап-ак.”Нойс Дойчланд” газетасының бер номерын тулысынча тәрҗемә итеп алып килгән идем .Бер кечкенә генә текстны укып, тәрҗемә итеп бирдем.Тагын бер текстны күрсәтә бу, анысын да укыдым.Алга таба мине ныклабрак тикшереп карарга уйлады булса кирәк, газетаның теләсә кайсы җиренә ручкасын куя да:- Битте( рәхим итегез, мәгънәсендә),-ди.-Битте,-ди торгач, газетаның арткы битенә кадәр барып җиттек. 2-3 сорау да бирде әле Морозова ханым,әлбәттә, немец телендә. Без мәктәптә андый сорауларга гына җавап бирергә өйрәнгән идек инде. Гап-гади авыл укытучысы, авыл мәктәбе биргән белемнәр әнә шулай сыналды, ләкин без сынатмадык.Димәк, ныклы базабыз булган!Алга таба бу телне үзлегемнән булса да өйрәнүне дәвам итәрмен дип күңелемә беркетеп тә куйган идем, тик тормыш “басты”.

Хәзерге кебек лингофон кабинетлары, аудио, видео чаралар, компьютер технологияләре кулланылган булса,Закиров абый бездән “чистый нимес” ясап чыгарасы булган.Ул заманда авыл мәктәбендә хәтта фонохрестоматия дә юк иде бит. Әмма укытучыларда таләпчәнлек, үз эшләренә бирелгәнлек,намуслылык көчле иде.Үзләрен күрсәтү өчен эшләмәгәннәр,ә балаларны алгы планга куйганнар алар.Закиров абый нәкъ әнә шундый укытучы иде.

Немец теле дәресендә кызык кына хәлләр дә була.Югары классларның берсендә дәрес бара.Моңа кадәр немец телен укымаганлыктан(узган гасырның 60нчы елларында Мәллә-Тамак урта мәктәбенең 9-10 нчы классларына берничә авылдан йөреп укыйлар), башлангыч төшенчәләр генә бирелә әлегә: предмет исемнәре өйрәнү, сорау- җавап күнекмәләрен ныгыту...Бер укучы укытучының :-Вас ист дас?( Бу нәрсә?) –дигән сорауларына җавап бирә. Шактый әйбәт бара бу.Укытучы тәрәзәгә күрсәтә дә:- Вас ист дас?-ди. Тәрәзәнең “дас фенстер” икәнен онытып җибәргәнме, әллә белмәгәнме, “тормоз”га очрый егетебез.Башка авылдан килеп укучылар да Закиров абыйның характерын беләләр: кәефе юграк чак булса( бүген шундыйрак халәт),җавап бирми торсаң,”айнес”, “цвай” (берле, икеле) аласыңны көт тә тор. Моңа кадәр укытучының сорауларына шома гына җавап биреп килгән укучы аптырап калмый. Карый: тышкы яклап тәрәзә төбендә шактый гына күгәрчен тизәкләре.- Дас ис айнен күгәрченен бугын,- ди бу чатлатып. Класс бер мизгелгә тып- тын кала.Укытучы да күзлеген бер салып, бер киеп тәрәзәгә якынрак килә...Чыннан да ,логика бар- укучыны гаепләп булмый.Закиров абыйның кәефе күтәрелеп китә, көлеп җибәрә, класс аңа кушыла. Закиров абый “айнс”,”цвай” дисә дә, “2”ле куймый журналга...”1” ле куя!- Мин “2”лене иң яратмаган укучыма гына куям,- ди. Яратмаган укучысы юк аның,сүз өчен генә бусы. Чөнки ул үзе “2”лене яратмый!-Берлене дүртлегә төзәтеп була,ә икелене юк!- ди.Икенче дәрескә әзерләнеп киләсең дә, берле дүртлегә әйләнә.

Бала-чага кайда да, кайчан да бер !Закиров абыйның таркаулыгы бар. Еш кына оныта ( эше күп кеше шулайга әйләнә).Үткенрәк укучылар,хәтта аларга кушылып безнең ише “мәхлүкләре” дә абыйның бу җитешсезлегеннән файдалана җае чыкканда.

-Хәзер ,балалар, өй эшен тикшереп алырбыз,- ди абый.Шунда бер кыюрагы күзен дә йоммый:- Бәй , абый , сез бит узган дәрестә өй эше бирмәдегез!-ди.

-Шулай мени, балалар. Бирмәдеммени?

-Юк,абый,юк,бирмәдегез !- ди класс бертавыштан. Абый ышана.

Олыгая башлагач, үземне дә шулай”ышандыра” башлады балалар.

Яки болай да була.

-Абый, сез узган дәрестә миңа “4” ле куям дигән идегез(журналга күз төшереп алган буласың тиз генә) куймагансыз икән, оныткансыздыр инде.

-Ә -ә, шулай мыни кызым(я улым)? Нишләп оныттым микән? Шулай дигән идемме югыйсә? Хәзер куябыз аны.

Мондый сөйләшүләр, гадәттә, чирек ахрындарак була. И бу укытучы халкының беркатлылыгы!

Абый еш кына күзлеген югалта.Кайчакта класс белән күзлек эзлибез.Ә күзлек юк! Бераздан, күзлек табылуга тәмам өмет өзелгәч,абый иелеп китап актара башлый, Шул вакытта күзлек шап итеп китап өстенә килеп төшә. Абыйның маңгаена күтәреп куелган булган икән ул, шуны беребез дә күрмәгән.Хәзер үзем дә күзлек өстенә күзлек киеп куям!

8 нче класска кадәр ел саен класс җитәкчеләребез алышынып торды. Бик тәртипсез булдык микән? Булгандыр инде. Безнең Әхмәдишин Наил үзе генә дә ун укучыга торгандыр!Ул елларда класста 25-30 бала була, күчми калучылар да өстәлә тора. Аннан соң безнең класста малайлар күп иде. Малайлар күп класс тынгысызрак була бит ул. 8нче класска җиткәч, безне Закиров абыйга тапшырдылар.- Эләктек!- диде малайлар бертавыштан. Ну,эшләп тә куйды соң абый безнең белән! 10 класста без иң үрнәк класс идек!Ул бер генә класс сәгатен дә бушка үткәрми. Безгә темалар бирә,әдәбият тәкъдим итә, әзерләнергә куша ,беребезгә дә тик кенә йөрергә мөмкинлек калдырмый. Ул үзе”аяклы энциклопедия”!Бервакыт миңа аларның өендә булырга туры килде. Өйнең түр ягы китапханәне хәтерләтә.Стенаны тутырып ясалган киштәләр китап белән шыплап тулган. Озын өстәл буйлап газета-журнал тегелмәләре тезелгән...Укытучыларның кайберләре берәр сорау белән мөрәҗәгать итсәң:- Әнә Закиров абыйдан сорагыз.Белсә ул белер,- ди торганнар иде. Чыннан да, нинди өлкәгә караган сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, җавапсыз калмыйсың.

10 нчы класста январь аеннан башлап ныгытып имтиханнарга әзерләнә башладык. Закиров абый Казан педагогия институтта укыганда, Ибраһим Нуруллин (ул- КДУ студенты, булачак профессор, әдәбият галиме) белән тулай торакта яшәгән. Безгә И.Нуруллинның ничек итеп дәресләргә,имтиханнарга әзерләнгәнен сөйли иде.Ул берничә фәннән кирәкле китап , журнал, конспектларны тезеп әзерләп куя икән.Бер фәннән укый, алҗагач, икенчесенә, аннан өченчесенә күчә. Ял итеп тәнәфес ясап ала да тагын укырга утыра. Мондый эш стилен үземә үрнәк итеп алдым, чөнки мин бертөрле генә эштән тиз туям, алҗыйм.Ә бер эштән икенчесенә тиз күчә алам. Дәресләргә, имтиханнарга әзерләнгәндә моның файдасы бик зур булды. Хәзер дә берничә эшне башлап куям да кайсын эшлисем килсә,шунысын аз-азлап кына булса да киметә торам, аннан”җенем” килеп, тиз генә тәмамлап та куям.

Закиров абый дәрескә һәрвакыт зур портфель белән йөри. Китап, газета-журнал, дәфтәрләр белән шыплап тулганлыктан , портфельнең капкачы бервакытта да ябылмый.

Менә мәктәп капкасыннан алпан- тилпән атлап( ул таза гәүдәле кеше иде) Закиров абый кереп килә. Әкрен генә сызгыра – сызгыра атлый ул, димәк ,бүген кәеф шәп!Гомумән, аның сызгырынгалап салмак кына атлап арлы- бирле йөренгән чакларын күрергә туры килә иде...

“Мөслим районында укыткан чорымда мине Мөхәммәтдин ага Закиров беләнУрәзмәт укытучылары таныштырган иде.Әмма шагыйрьлеген әйтмәгәннәр иде ул чакта.Дөнья күргән, сугышлардан исән кайткан, Карелия фронтында тупчы- артиллерист булган( нәкъ якташы Илдар Маннанов кебек)ир-егет, һөнәре буенча тарих һәм немец теле укытучысы, гомере буе әдәбиятка, галиҗәнап шигырьгә гашыйк кеше икән ул!Хәер, гаҗәп тә түгел: Ык буендагы гүзәл Мәллә-Тамак авылыннан, инде шигърият төбәге булып танылган Мөслимнән бул да, язма, имеш...”Бу юлларның авторы- шагыйрь Рәдиф Гаташ. Закиров абыйның шигырьләре белән танышканнан соң шундый бәя бирә шагыйрь. Әйе, Закиров абыйның шагыйрь дә икәнен шактый еллар узгач кына белдек. Күңеле тулышкан вакытларда хисләрен,ул вакытларда әйтергә теләп тә әйтә алмаган фикерләрен шигырьгә салган ул. Салмак кына, уйланып, сызгырынгалап йөргән чакларында аның, Рәдиф Гаташ әйтмешли, галиҗәнап шигырь, белән калган, серләшкән чаклары булгандыр.

Аның шигырьләре матбугатта үзе пенсиягә чыкканнан соң гына күренә башлады кебек. Ләкин Закиров абый электән язган, әдәби иҗат белән шөгыльләнгән. Моны без генә белмәгәнбез яки игътибар итмәгәнбез. Узган гасырның 60-70 нче елларында”Авыл утлары” редакциясе каршында эшләгән әдәби түгәрәкнең җитәкчесе булган ул.Бик күпләрне әдәби осталыкка, шигырь язу серләренә өйрәткән.

Шигырьләрендә тирән фәлсәфә. Ул үзе дә фәлсәфә ( философия) фәненә, кешенең фикер байлыгы , фикер йөртү рәвешенә зур игътибар бирә. Дөньяга үз карашы, үз фикере булган, уйлый белгән кешеләрне хөрмәт итә иде. –Бездә математиканы яхшы белгән кешене “башлы” дип бәяләү гадәткә кергән . Ә менә Америкада, Көнбатыш илләрендә философлар югары бәяләнә,- дип әйткән фикере күңелдә калган.- Егет кеше политканы һәм техниканы яхшы белергә тиеш,-дип әйтергә ярата иде.

Шигырьләрендә ихласлык та , гаделсезлекләргә карата нәфрәт, халкының үткәненә ачыну, киләчәге өчен борчылу да , өмет тә бар.

Ышанам, татар җанлылар
Ишәер, артыр әле.
Нәкъ алар милләт арбасын
Җигелеп тартыр әле!-

дип яза ул “Син татармы?” шигырендә. Гомере буена укыткан, күпме балага аң- белем , тәрбия биргән, күп төрле җәмәгать эшләре башкарган (ул -көчле пропагандист, агитатор, партоешма секретаре, лектор), халыкка хезмәт иткән , утлар- сулар кичеп сугышлардан әйләнеп кайткан хезмәт һәм сугыш ветераны гаҗизләнеп болай ди:

Бер гамәл дә кылып булмый
Күңелне юатырлык.
Башлыкларга бер сүз үтми
Ветеран була торып.

Үләренә ике сәгать кала гомер иткән карчыгы Рәзинә ападан кәгазь белән ручка сорап ала. Бик авырлык белән генә кәгазь битенә:- Шигырьләремне бастырмасыннар!- дип язып куя.Чөнки олы улы Илдар Закиров (танылган журналист), килене Эльмира Закирова (“Ялкын” журналының баш редакторы) аның шигырьләрен туплап китап чыгарырга җыенган булганнар.Шигырь түгел, газета укырга да вакыт тапмыйча дөнья куган заманны күреп китте бит ул.”Шигырьләрем исраф булып,караңгы почмакларда тузан җыеп ятмасыннар!”- дигән уй килгәндер, бәлки. Бәлки,аларны туплап чыгарга кирәктер. Сүз тәмен белгән, шигъри җанлы затлар бетмәгәндер әле.Акыллы сүз, аек фикер, тормышның тирән тәҗрибәсен туплаган аксакаллар фикере бик кирәк хәзерге заманда!

Гөлфия Гәрәева.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013