Бүген Әдипләр: Марат Закир
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марат Закир


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Марат Закир
Марат Закир (Марат Хәлил улы Закиров) 1969 елның 27 апрелендә Татарстанның Мамадыш районы Дусай авылында туа. 1986 елда Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Икенче курста укыганда армия сафларына алына. Әүвәл Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге снайперлар мәктәбендә ярты ел өйрәнү үтә, аннары Әфганстанга җибәрелә. 1989 елда армиядән кайткач, институтта укуын дәвам иттерә, бер үк вакытта яңа гына оештырылган «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр сыйфатында жур-налистик хезмәт юлын башлый. Сигез елга якын «Идел» журналында эшли. 2001 елдан ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
М.Закир — шигърият һәм проза жанрларында актив эшләүче урта буын каләм әһелләренең берсе. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре балалар матбугатында 1983 елдан басыла башлый. Укучыларга хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре аша билгеле. «Канлы болыт» исемле бер хикәясе «Татар хикәясе антологиясе»ндә (2003), ике хикәясе «Современная татарская проза» антологиясендә (2007) урын алган.
2005 елда Татарстан китап нәшриятында язучының шигъри әсәрләре тупланган «Кояшлы төн» исемле беренче китабы дөнья күрә.
Ул СССР һәм Әфганстан Республикасының хәрби медальләре белән бүләкләнә. М.Закир —1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Кояшлы төн: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 80 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

X у җ и н М. Үзенчә // Казан утлары. — 2001. — № 11. — 43-44 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

ҖИРГӘ БӘХЕТ ӨЧЕН ТУДЫМ МИН

Йолдыз булсам

Зөһрә кызның талир тәңкәләре 
Чәчелгәннәр күккә йолдыз булып. 
Кара төндә җиргә энҗе төшә, 
Сөю-мәхәббәткә ташып, тулып.

Шул йолдызлар җиргә бәхет чәчә, 
Йөрәкләргә бүләк итә илһам. 
Мин бары тик сөю нурын гына 
Чәчәр идем җиргә, йолдыз булсам.

Каләм дәфтәр ашый

Төн патшасы миңа ишек кага,
Колагыма пышылдый ул: "Йокла! Йокла!
Ташла каләм белән дәфтәреңне,
Серле төшләр ниләр сөйли — шуны тыңла!"

Ялгышасың, Төн Патшасы, ялгышасың, 
Дәфтәр, каләмсез яшәү ул — яшәү түгел. 
Хисләр, ташып, ак кәгазьгә түгеләләр, 
Йөрәк сыкрый, кыллар чиртеп җырлый күңел.

Тыеп булмый, шашкан хисләр ярга ташый, 
Ә каләмем әле һаман дәфтәр ашый...

Мәхәббәт

Мәхәббәт татлы ул, дигәннәр
Ялгышкан.
Мәхәббәт яралган, күрәсең,
Сагыштан.
Мәхәббәт — газапның упкыны,
Килешәм.
Мәхәббәт кодрәте тиңдәшсез,
Бирешәм.

Мәхәббәт — тыелган җимешнең Татлысы.
Мәхәббәт — йөрәкләр хисенең Затлысы.
Мәхәббәт — гашыйклар күңленең Мең кылы.
Мәхәббәт — йөрәкнең мәңгелек Чоңгылы.

Кыргый гөл

Сафлык аланында кыргый гөл ул, 
Чәнечкеле аның таҗлары. 
Чәнечкеләр аша карадылар, 
Белмәделәр анда җан барын. 
Кыргый гөл дә бер көн чәчәк атты, — 
Кыргыйлыкта икән матурлык. 
Горур гына башын күтәрде дә 
Бар дөньяга сафлык тутырды. 
Кыргый чәчәк кыргый бер аланда 
Кыргый матурлыкка әйләнде. 
Матурлыкка хәйран булды дөнья, 
Сафлык белән бәхет бәйләнде.

Көтәм...

Көнем тәмам. Бар җиһанда 
Төн хакимлек итә. 
Йөрәк уралган сагышка, 
Җаным нидер көтә. 
Көн дә тәмам. Кара челтәр 
Бизәгендә Ак Ай. 
Шатланырлык бер сәбәбем 
Юк та кебек бугай. 
Көнем тәмам. Тик мин генә, 
Төн сакчысы кебек, 
Йокламыймын, күктән сөю, 
Могҗизалар көтеп.

Җиргә бәхет өчен тудым мин

Әнкәй ак биләүгә төргән чакта 
Миңа шулай диеп пышылдаган. 
Аның сүзләренә Аллаһ үзе, 
Фәрештәләр хәтта кушылганнар: 
"Җиргә бәхет өчен тудым мин!" 
Мүкәй-мүкәй җирдән шуышканда 
Изге җирем дога кылган миңа. 
Маңгаемнан үпкән мине үзе... 
Изге Анам, бәхетлемен шуңа: 
Җиргә бәхет өчен тудым мин! 
Фатыйхасын биргән тумыштан ук 
Җәбраил фәрештә — изге канат: 
"Бәхетле бул!" — диеп пышылдаган 
Колагыма минем кабат-кабат. 
Җиргә бәхет өчен тудым мин!



Казан утлары № 6, 2004

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018