Бүген Әдипләр: Рәшит Зәкиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәшит Зәкиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Рәшит Зәкиев
"Чаян" журналы директоры Зәкиев Рәшит Кәрип улы 1937 елның 28 сентяберендә Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылында туа.
1960 - Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
1967 - "Социалистик Татарстан" газетасының үз хәбәрчесе итеп алына. 1972 - КПСС өлкә комитетына матбугат бүлеге инструкторы итеп билгеләнә.
1975-2008 - "Чаян" журналы мөхәррире.
2008 - "ТАТМЕДИА" агентлыгы филиалы "Чаян" журналы редакциясе директоры.

Чикаго - ерак, Туган тел - газиз

Рәфкәт Зариповның "Татар мәктәбе зыянлымы?"дигән мәкаләсе йөрәгемә тиде ("Татарстан яшьләре", 16 август, 2012 ел, 20 нче сан).
Татар теле күрәләтә гамәлдән чыгарыла, ятим бала төсле кагыла-сугыла башлады. "Татарлар татар телендә дурт сыйныф укысалар, ана телен онытмаячаклар" дигән юату фәлсәфәсе инде тормышка да ашырыла. Кайбер районнарда дурт класс укыту өчен дә җирлек бетеп бара.
Балаларны автобусларда ташып укыту бөтен мәсьәләне хәл итәчәк дигән фикердә яшәсәк, берничә елдан безнекеләрнең дүрт сыйныф белемсез калу куркынычы да бар. Районнарга еш чыгып йөрүче кеше буларак, мин бу күренешләргә гел юлыгып торам.
Дүрт класс кына тугел, ун класс татарча укыганнарның да ана теле тора-бара базарда суган, бәрәңге, кишер алырлык дәрәҗәдә генә кала. Дөрес, мин гел хәрбиләр арасында, рус мохитенда гомер сөргән бер шәп егетне беләм. Техник фәннәр докторы, заманында Рига хәрби училищесы укытучысы полковник Зәки Зәйнуллин ул. Аның татарча язган әсәрләрен сокланып, горурланып укыйсың. Ул безне татар теленә тугрылыклы булырга өндәде, тел, милли сәясәт сабаклары да бирде. Әмма бөтен кеше дә Зәки Зәйнуллин кебек үтә хәтерле һәм исне китәрә торган талант иясе була алмый.
Ун классны минем белен бергә тәмамлаганнарның байтагы татарча сөйләшкәндә "чыктым аркылы купер" ревешендә аралаша. Нишләмәк кирак, сөйләшү-аралашу күнекмәләре булмау үзенекен эшли. Тел ипи-тоз шикелле көндәлек ризык булганда гына яши, үсә, шомара.
Мин керәшен туганнарыбыз өчен миссионерлар әзерләгән, татарча камил язылган дин китаплары барлыгы турында ишетеп белә идем. Күптән түгел шушы китапларның берсен керәшеннәр йөргән чиркәүдән алып кайттым. Татарча кагыйдәләрне дөрес саклап язылган китап.
Минем хөрмәтле дустым шагыйрь Ренат Харис Гавриил Державинның байтак әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән кеше. Шулар арасында "Бог" ("Аллаһ") дигән әсәр мине сокландырды. Аны тәрҗемә итү өчен зур көч һәс сәләт таләп ителә. Уйлап куйдым: Ренат Харис Коръән сурәләренең кайберләрен шулай ук тәрҗемә кылырга тотынса, башкарып чыга алыр иде.
Салих Баттал белән якын аралашкан чорыбызда бервакыт әйтә бу миңа: "Рәшит, син Коръәннең шигырь кебек укылганын беләсеңме? Ул бит шигырь итеп язылган!"
Чынлап та, догаларның уз ритмикасы-көе бар. Гарәп телен яхшы белгән, диннең асылына төшенгән шагыйрьләр аерым сурәләрне татарчага терҗемә итә алса ничек яхшы булыр иде.
Бу эшне минем сабакташым, галим һәм шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов та башкара алыр иде дип уйлыйм.
Әйтергә теләгән фикерем шул: телебезне дога ревешендә саклап калу өчен догалар белән бергә ятларга, сакларга кирәк түгел микән?
Татарстанда гына меңнән артык мәчетебез бар.
Илнең башка өлкәләрендә дә мәчетләр, мәдрәсәләр байтак салынды.
Туган телебез, ана телебез шул мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дога ревешендә укыла, ятлана башласа, Рәфкәт Зарипов зурлап язган Әхмәт Мәзһәров, Гыйниятулла Хәлиуллин кебек шехесләребезнең яңа буыны үсеп чыгар иде.
Бервакыт миңа Чикаго мэрының Мәскәү радиосыннан сөйләгәнен ишетергә туры килде. Баксаң, Чикагода кытай, испан телләрендә укыта торган мәктәпләр эшләп килә икән. БДИ – фәләннәр дә тапшырмыйлар!
Җиде миллионлы татарлар урта милли мәктәпләрне Чикагога барып ачсыннар микән әллә? Фурсенко кебекләрдән миһербан көтеп ятсак, заманында Русиядә беренче урыннарда барган татар мәгарифе хакында Ленин бабай әсәрләреннән укып белергә генә калмагае.
Соңгы йез елда өч тапкыр әлифба алыштырырга мәҗбүр ителгән халкыбызның теле уйгур, төрекман, үзбәк, казах, кара калпак, кыргыз, әзербайҗан, алтай, башкорт, чуваш, тува, кумык, карачай, хакас, балкар телләре арасында әле дә җәүһәр булып балкый-балкуын. Әмма аңа мәдхия җырлау гына җитми. Аны саклауның, яклауның, аны халык йөрәгенә, гадәтләренә иңдерүнең үтемле әмәлләрен әзерләргә һәм табарга кирәк.

Татар-информ

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013