Бүген Әдипләр: Зәкия Гарифуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәкия Гарифуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Зөлфия Гыйниятова

Зәкия Лотфулла кызы Гарифуллина 1937 елның 5 августында Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туа. Шахмай җидееллык мәктәбен тәмамлап, укуын Чистай шәһәренә йөреп дәвам итә. Колхозда терлекчелектә, аннан соң бухгалтериядә эшли. Соңыннан, колхоз җитәкчеләре үтенечен тыңлап, авыл кибетенә сатучы булып урнаша. Аның хезмәтләренә югары бәя бирелә. «Социалистик ярыш алдынгысы» медале, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Истребительләр кооперациясе отличнигы» диген мактаулы исемгә лаек була.
1985 елдан бирле Зәкия Лотфулла кызының шигырьләре, мәкаләләре район газетасында басылып килә.
2007 елда аның «Узганнарның ерак кайтавазы», ә 2010 елда «Якын күргәннәргә ядкәрем» дип исемләнгән шигырь җыентыклары дөнья күрә.

Шигырьләрем минем

Ак кәгазьгә нур булып сузылса, 
Йөрәгемнән чыккан хисләрем. 
Сезнең өчен, минем якыннарым, 
Сезнең өчен, дуслар-ишләрем. 
Шигырьләрем минем сезнең өчен, 
Чордашларым, уллар-кызларым. 
Яхшылары, яманнары белән 
Шигыремдә - үткән елларым. 
Шигырь белән кайтып үткәннәргә, 
Эзләп йөрим яшьлек эзләрен. 
Онытылмаслык хатирәләр исән, 
Җитсәләр дә гомер көзләрем. 
Шигыремдә - авыр балачагым, 
Кабатланмас яшьлек елларым. 
Сикәлтәләр, чоңгыллары белән 
Үтеп киткән гомер юлларым.
Анда минем - ачы язмышларым, 
Анда минем - сары сагышым. 
Шигыремдә кеше язмышлары, 
Алар өчен көеп янышым. 
Шигыремдә минем туган авылым, 
Кырлардагы тургай тавышы. 
Иген иккән тырыш игенчеләр, 
Шигыремдә - заман сулышы. 
Җанга дәва эзлим мин алардан, 
Шигырьләрем - минем сердәшем. 
Шигыремдә - минем җан авазым, 
Шигыремдә - йөрәк тибешем. 
Җаннарыма урын тапмаганда, 
Шуларны мин укып юанам. 
Алар миңа яшәү көче бирә, 
Аермасын Ходай шулардай.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013