Бүген Әдипләр: Зәйтүнә Әбрарова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәйтүнә Әбрарова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Зәйтүнә Зәйдулла кызы Әбрарова (Гобәйдуллина) 1930 елның 18 сентябрендә Урыссу авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. 1945 елны туган авылында 7 нче сыйныфны тәмамлагач, җәяү йөреп, Кәрәкәшле мәктәбендә урта белем ала. Казанда махсус курсларда укып, бухгалтер-кассир белгечлеген үзләштерә. Урыссуның электр тоташтыргычлар заводыннан лаеклы ялга чыккан. Тыл һәм хезмәт ветераны. Шигырьләре «Ютазы таңы», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит» газеталарында басылган. «Авылым чишмәсе» дигән кечкенә шигырьләр җыентыгы да бар.

Җиңү язы

Язлар җиткәч, хәтер яңарганда, 
Кузгаладыр йөрәк ярасы. 
Яшәү белән үлем арасында 
Яшәде бит кеше баласы. 

Кан түгелгән җирнең өсләрен 
Хәзер инде үлән каплады. 
Ятим бала, күпме эзләсә дә, 
Әтисенең каберен тапмады. 

Исән кайтканнарга гомер телик, 
Кайтмаганнар бәхил булсыннар. 
Бер кайтмаса, бер кайтыр дип, 
Балаларын көтте аналар. 

Язлар җиткәч, кошлар кайта, 
Умырзая чыга аннары. 
Умырзая булып шыта микән 
Җир өстенә солдат җаннары? 

Умырзая чәчәк атты диеп, 
Беркайчан да өзмәм аларны. 
Яшьли вафат солдат картаймый ул, 
Үлмәс гөлгә тиңлим мин аны. 

Язлар безгә Җиңү алып килде, 
Тыныч йокла хәзер, Җир-ана. 
Кайгы белән шатлык буталдымы -
Үзем елыйм, үзем шатланам. 

Әй, кешелек, акылыңа кил син, 
Сугыш кыры түгел уенчык. 
Ходай биргән гомер бер генә бит, 
Булсын иде мәңге тынычлык!

Элек һәм хәзер

Урыссуның 55 еллыгына багышлыйм

Элек йөрдем резин итек киеп, 
Тездән чумып баткакка. 
Хәзер йөрим туфли киеп, 
Шык-шык басып асфальтка. 

Элек эчтек начар суны, 
Бавыр ташка әйләнде. 
Хәзер эчәм чишмә суы, 
Чәебез дә тәмләнде. 

Урамнарда үсә иде 
Америка чаганы, 
Табигатьне чүпли иде, 
Белми иде чаманы. 

Хәзер үсә юкә агачы, 
Исе тәмле иснәргә. 
Юкә балы белән сыйлыйм, 
Килегез чәй эчәргә. 

Мәчете бар, чиркәве бар, 
Тигезлектә бар хаклык. 
Күпмилләтле бистәбездә 
Тату яши бар халык.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013