Бүген Әдипләр: Зәки Зәйнуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәки Зәйнуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Роберт ЗАРИПОВ
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов
Зәки Зәйнуллин Язучы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1950 елда үз авылларындагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951/52 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә. 1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып, Иркутск (Өркет) шәһәрендә өчьеллык хәрби авиация-техника училищесында укый, училищены тәмамлагач, 1955—1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация частьларында реактив ИЛ-28 бомбордировщикларын техника хезмәте белән тәэмин итү эшендә була. 1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына янәдән укырга керә һәм, 1963 елда аны уңышлы тәмамлап, 1967 елга кадәр гаскәри базаларда атом, водород бомбаларын эксплуатацияләү буенча хәрби инженер булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 1967—1970 елларда исә Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесының адъюнктурасында укып, ракета двигательләренең ныклык һәм ягулык хасиятләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1970—1978 елларда 3. Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978—1988 елларда ул— Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе хезмәтендә. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета двигательләре ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгаланган.
Мәгълүм булганча, узган гасырның сиксәненче еллар ахыры милли республикаларда, бигрәк тә Балтыйк буе республикаларында азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәтенең җанлануы, бик нык көчәюе, милли төбәкләрдә халык фронтлары, рәсми булмаган төрле җәмгыятьләр оешуы белән үзенчәлекле. 3. Зәйнуллин да латышларның әлеге милли-азатлык хәрәкәтеннән читтә калмый, Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси программаларын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый, 1988 елда исә Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. Совет армиясе полковнигының бу «фетнәчел үзешчәнлеге» училище җитәкчелегенә ошамый, билгеле. Аны «акылга утырту өчен» училище кысасында офицерлар хөкеменә дә куеп карыйлар. Партиядән чыгарып, хәрби званиесеннән мәхрүм итеп, армиядән куу була хыяллары. Ләкин җиде йөз меңнән артык әгъзасы булган Латвия халык фронты үзенең милләтпәрвәр фикердәшен кыерсытырга юл куймый: имзалар җыеп, хәрби министр Язовка Делегацияләр җибәреп, аны бәла-казалардан йолып кала. Шулай да хәрби училищеда үзенә карата мөнәсәбәтнең кире якка кискен үзгәрүен һәм гыйльми эшләре өчен хезмәт шартларының кысыла баруын ачык күргән 3. Зәйнуллин 988 елның декабрендә үзе теләп отставкага чыга һәм 1989 елның маенда Казанга күченеп кайта. Соңыннан бу вакыйгалар әдипнең «Полковникны озату» исемле документаль повестенда җентекләп сурәтләнә («Идел» журналы, 990, 4 нче сан). Шул рәвешле, тоташ утыз алты елга сузылган хәрби хезмәт мөддәте тәмамланып, отставкадагы полковник, фән докторы Зәки Зәйнуллинның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге һәм әдәби иҗат өлкәсендәге казанышлары белән үзенчәлекле Казан тормышы башлана.
Казанга кайтып, күпмедер вакыт Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән танышып беткәннән соң, 3. Зәйнуллин да татар зыялылары арасында инде шактый көчәеп барган милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Ул төрле юнәлештәге милли фирка-җәмгыятьләр (Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» партиясе, «Суверенитет» комитеты һ.б.) оештырган митингларда, пикетларда актив катнаша, кайнар чыгышлар ясый, газеталарда кыю фикерле мәкаләләрен, мөрәҗәгатьләрен бастыра, интервьюлар бирә, 1991 елның маенда бер төркем милләтпәрвәр фикердәшләре (Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановлар һ. б.) белән бергә Татарстан территориясендә Россия президентын сайлауны уздырмаска дигән таләп белән Казанның Ирек мәйданында ачлык вахтасында тора, бер уңайдан газета битләрендә ачлык вахтасының көндәлек язмаларын игълан итә бара. Иҗтимагый-мәдәни «Мәрҗани» оешмасының президенты буларак ул, сөргеннән туган җирләренә әйләнеп кайткан Кырым татарларына ярдәм итү максаты белән, халык арасында кием-салым, төрле көнкүреш әйберләре җыюны оештырып, аларны зур КамАЗ машиналарына төятеп, Кырымга илтеп кайта. 1992 елның августында Ичкериянең беренче президенты Җ. Дудаев чакыруы белән Гроз-ный шәһәрендә кунакта була. Аның Ичкерия Дәүләт шурасы утырышындагы чыгышын алкышлар белән күмәләр. Кыскасы, узган гасырның туксанынчы елларында милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән катлаулы иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып таныла.
Иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән, бу елларда 3. Зәйнуллинның әдәби иҗат өлкәсендәге таланты да чәчәк бөреседәй кинәт ачылып китә. Гомеренең күп өлешен татар мохитеннән читтә, бүтән халыклар арасында яшәп уздырса да, ул үзенең татар баласы икәнлеген беркайчан да онытмый, туган халкының тарихына, әдәбияты, сәнгатенә булган мәхәббәт аның күңеле төбендә яшеренеп яткан иҗади хыялларны гел тергезеп тора. Татар дөньясыннан хәбәрдар булу өчен ул, кайда гына яшәсә дә, Казаннан журналлар, әдәби китаплар алдырта, татар тарихы, бигрәк тә туган авылы Эстәрлебаш төбәгенең үткәне, бу төбәктән чыккан, яки анда яшәгән күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматлар белән кызыксына, аларны терки-туплый бара. Атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаевның 1899 елда Казанда басылган һәм бер нөсхәсе 3. Зәйнуллинның үз китапханәсендә сакланган «Тарихы Эстәрлебаш» исемле китабын укыр өчен, ул махсус рәвештә гарәп хәрефләрен өйрәнә. Соңыннан бу тарихи материаллар әдипнең «Эстәрлебаш мәдрәсәсе» исемле зур гына мәкалә-очеркында («Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» җыентыгы,— Казан, Татар, кит. нәшр, 1992) һәм «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле күләмле роман-кыйссасын язганда киң файдаланыла.
3. Зәйнуллинның беренче әдәби әсәрләре 1978 елда Серпухов шәһәрендә языла. «Сентябрь ае. Урамда көз, күңелдә көз. Ягъни авыр уйлар баскан мәл. Утырдым да өч көлкеле хикәя язып ташладым. Мирсәй Әмиргә җибәрдем, «Чаян» журналында басылып та чыкты ул хикәяләр»,— дип искә ала әдип үзенең әдәбият дөньясына тәүге адым атлавын. Аннан соң бер-бер артлы бүтән хикәяләр һәм сугышның беренче елында алты хатын-кызның, балалар ияртеп, арбалар тартып, хәрби өйрәнүләрдән соң менә-менә фронтка озатылырга тиешле ирләре белән соңгы тапкыр күрешеп хушлашу өчен газаплы ерак юлга чыгу һәм, барып җитеп, максатларына ирешү маҗараларын тормышчан кырыс детальләр аша тасвирлаган «Үрләр аша» исемле беренче повесте иҗат ителә. Шул исем белән 1988 елда Татарстан китап нәшриятында әле һаман Татарстаннан читтә яши биргән яшь авторның әлеге повесте белән бер төркем хикәяләрен эченә алган тәүге китабы басылып чыга.
3. Зәйнуллин — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучылардан, дөньяның яхшысына, яманына, тормыштагы һәр җитди үзгәреш-вакыйгага үз мөнәсәбәтен, фәлсәфи карашын ихластан кыю әйтә белә торган бөтенлекле әдип. Аның иҗат колачы киң, язасы темалары, әйтәсе сүзләре күп. Каләмдәше Туфан Миңнуллин гыйбарәсе белән әйткәндә: «Эстәрледә дә меңләгән герое бар аның, армиядә дә тулып ята, безнең арада да җитәрлек. Суы мәңге бетмәс коедан чиләк чумырып су алгандай алып кына тора язасы темаларын». Әнә шул рәвешле туксанынчы еллардан башлап төрле журналларда һәм газета битләрендә язучының туган ягы кешеләренең самими образларын, гыйбрәтле язмышларын гәүдәләндергән, күп очракта авторның балачак һәм Үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сУгыщ чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган «Галимулла бабай күгәрченнәре» (журнал басмасы 1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003) повестьлары, маҗара жанрында язылган «Ат караклары» (1996) романы белән «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.
Язучы иҗатындагы икенче зур бер тематика — ул Совет Армиясе, хәрбиләр, хәрби уку йортлары курсантлары, укытучылар, илнең кораллы көчләрен яңа төр кораллар белән тәэмин итүче хәрби инженерлар, уйлап табучылар, галимнәр тормышы, шулар турындагы әсәрләр — «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «ИЛ-28» (2001) повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм публицистик язмалар — шулар җөмләсеннән. Алар вак эпизодларына кадәр диярлек чынбарлыкта булган реаль вакыйгаларга, авторның үз биографиясенә бәйле истәлекләргә, үз кичерешләренә нигезләнеп язылганнар. 1939— 1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган, әсир төшкән татар солдатының язмышы һәм аңа фин офицерының мөнәсәбәте аша сугыш чынбарлыгын психологик-әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Гарасатлы юллар» (2002) повестен да шушы төркем әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин.
Зәки Зәйнуллин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Нади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001).

Басма китаплар

Үрләр аша: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 128 б.— 15000.
Сугыш алды малайлары: — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 200 б.
Ник ямансу бу көзләр?: — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 343 б.— 3000.
Агыйделнең аръягында: Роман-кыйсса.— Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2001.— 439 б.— 5000.
Һаваларда ялгыз торна:— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 352 б.— 3000.

Библиография

БикчуровР. «Намусыма хыянәт итмәдем»: Зәки Зәйнуллин белән әңгәмә//Яңа аваз.— 1991.— № 1 (гыйнвар). Юнысова А. «Мин — көрәшче!»: Зәки Зәйнуллин белән әңгәмә // Әллүки.— 1991.— 6 дек. Баттал Ф. Карурманны чыккан чакта...// Мәдәни җомга.— 1997.— 27 июнь. Абдуллин 3. Килер бер көн, сез моны аңларсыз//Шәһри Казан.— 1998.— 4 сент. Мамаева Т. Чын полковник//Мәдәни җомга. — 1998.— 25 сент. ШәрәфиевР. Якты сагыш // Казан утлары.—1999.— № 7.— х 79—183 б. Әхмәт Рәшит. Көрәшче // Казан утлары.— 2003.— № 7.— 123—126 б.- Миңнуллин Т. Кылчыклы Зәки//Татарстан яшьләре.— 2003.— Юиюль.

Үзе һәм иҗаты турыңда каләмдәшләре

Зәки Зәйнуллинны күбрәк укыган саен, аның сурәтләү осталыгын таный барасың. Үз каһарманнарының аерым бер вакыт арасындагы халәтен, холкын ачу өчен аңа кайвакыт бер-ике сүз, бер деталь җитә, җорлыгы да ярдәм итә...

Рәфикъ Шдрэфиев, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1999

Зәки Зәйнуллин, үзе туып-үскән Эстәрлебаштагы якташларын искә төшерәме, армия хезмәтендә бергә булган кешеләр турында хикәялиме, һәрвакыт нәрсә әйтәсен, нинди нәтиҗә чыгарасын, аның ахыр чиктә яшәешнең кайсы фәлсәфәсенә барып ялганасын алдан күреп-белеп яза. Аның каһарманнары — чынлыкта үзара аралашып, дуслашып, дошманлашып яшәгән реаль кешеләр. Тормышның бизәлмәгән бер өлгесе алар. Иң мөһиме — вакыйгаларны, анда катнашкан кешеләрне сурәтләгән чакта дөреслеккә хилафлык итмәү, фикерләреңне укучыга төгәл аңлаешлы, чарланган тел аша җиткерү. Бу мәсьәләдә 3. Зәйнуллин байтак каләмдәшләренә үрнәк була ала.

Әхмәт Рәшит, шагыйрь. 2003

Зәки Зәйнуллинның гадәти кабинет елъязмачысы түгеллеген яхшы беләбез. Кирәк булганда, ул үзендәге хөр һәм кешелекле гражданлык һәм милләтне яклау сыйфатларын, шәхси тормышы тәҗрибәсенең байлыгын, философик һәм художникларча образлы фикерләү сәләтен эшкә җигә -шулар ярдәмендә шактый киң тармаклы, зур әсәрне («Агый-делнең аръягында» роман-кыйссасын) бер эзгә салып, берләштереп, язып-башкарып чыгуга ирешә... Әдип җанына якын кечкенә ватаны — Башкортстанның көньягында җәйрәп яткан Эстәрле буйлары, аның бай, фаҗигале тарихы, затлы, абруйлы кешеләре — данлыклы Тукаевлар нәселе, Акмулла, Мирсәет Солтангалиев кебек тарихта билгеле шәхесләре белән төрле яклап таныштыра, тасвирлый, аларны укучының күңеленә якынайта. Гомумән, бу авторның әсәрләре информация, мәгълүмат муллыгы, яңача күзәтүләр байлыгы, үзенә бертөрле эчкерсезлек, фикер хөрлеге һәм кыюлыгы, теленең халыкчан гадилеге һәм матурлыгы белән аерылып тора.

Рифат Сверигин, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 2000

Күзәтә-күзәтә, ул язганнарны укый-укый, мин Зәкинең асылын аңлый башладым шикелле. Бәлки, усаллыгы бардыр, әмма аңарда аз гына да явызлык юк, ул кешеләрне ярата. Үзенең әсәрләрендә һәрвакыт яхшы күңеллеләргә соклана, андыйларга мәхәббәте ярылып ята. Мескеннәрне, икейөзлеләрне яратмый Зәки Зәйнуллин исемле язучы. Күңеле чиста кешеләрне олылап язган язучы үзе дә начар була алмый... Ник яза?.. Нәрсә әйтергә тели язучы? Язмышлар аша кешеләрне яхшылыкка өндәүче ул. Үз халкын бүтәннәр арасында яхшы итеп күрергә теләүче. Үзе дә — төрле милләт кешеләре белән уртак тел табып, үзен татар итеп саклап калган кеше. Татар йөзенә тап төшермәгән офицер. Татар теле нигә кирәк дип җүләр сүз сөйләп йөрүче мескен түгел. Мәктәптә татарча укып, русның хәрби академиясен тәмамлап, академиядә рус телендә укытып, татарча әсәрләр язган кеше. Ничек инде шундый кешенең үзен, иҗатын хөрмәт итмисең ди?..

Туфан Миңнуллин, язучы. 2003
Зәки Зәйнуллин

Утыз тугызынчы

Син санама биттән җыерчыкны,
Шигырь укы минем йөземнән...
Мин яшәдем бу дөньяда озак:
Бер — картырак булып үземнән,
Бер — яшерәк булып үземнән...
Лена Шагыйръҗан

Безнең урамның түбән очында, уң якта, кечкенә бер күл бар. Исеме — Төрек күле. Ул — минем малай чактагы күлем. Инде картаеп бетеп барам, ә күл һаман да бар. Ул безнең урам күле, минем малайчак дустым, күршем Җомай Габ-дРахманнарның ишегалдындагы күл. Зурлыгы иңгә дә, буйга да егерме-утыз метр чамасы гына булыр. Инде бетеп барган кебек, тик бетми.
Җомай лар дан аста Төрек Басыйры йорты иде. Сугыштан кайтмады ул абзый. Үзе дә, юаш кына улы Бәдретдин дә. Ә күле исән. Тик авыл халкының күбесе күлнең исеме шул Басыйр кушаматыннан калган икәнен белми инде.
Без өч дус: мин — Писер Зәки, Җомай Габдрахманы, Хирахау Халиты бергә уйнап үстек. Халит әле дә исән. Авылда яши. Гомерен колхозда эшләп үткәрде. Кайткан саен очрашабыз, утырышабыз, балачак истәлекләрен искә төшерәбез.
Җомай Габдрахманы бездән бер яшькә олы булса да, арада гәүдәгә иң кечкенәбез. Кара-кучкыл төстәге яссы бит, кечкенә почык борын, чем-кара күзләр.
1940 елның август азаклары. Безнең Түбән очтан По-жарныйга күчкәнгә өч ел. Мин Габдрахманнар янына уйнарга инде сирәк төшәм. Пожарныйга якын йортлар тулы малайлар — яңа дуслар: Ташкергән Халит, Бабач Мәҗите, Китек Рәшит, Танау Фәрит, Көрпә Фәрите...
Көннәрдән бер көнне Тал ип лар янында «чебенле» уйный идек, Түбән очтан Җомай Габдрахманы менеп килә. Мин «көтүче» булып йөгергән җирдән «чебен тотып» моңа карап каттым. Катмаслык та түгел! Иске чалбары әйбәтләп юылган, ике тез башына өр-яңа ямау салынган. Соры төстәге күлмәге дә юылып, изүенә яңа сәдәфләр тагылган. Култык астына ниндидер китап кыстырган.
Мин, «чебен тотып», Габдрахманның юлын бүләм:
— Кая барасың болай?
— Ышкулга.
— Ышкулга?.. Нәстәгә барасың анда?
— Укырга керергә.
— Укырга-а?
— Әййе,— дип, култык астындагы китабын ачып, эченнән бер кәгазь кисәген алып күрсәтә.— Минем туганлык язуы. Кичә Бөркет бабай килеп әнигә әйтеп киткән, бәләкәй малаегыз укырга язылырга барсын, сигез яше тулды бит, дип. «Чебенле» уйнау туктады. Мәҗит белән Халит — беренчене бетереп, икенчегә күчкән «зур» малайлар. Башка «чебенчеләр» миннән бәләкәйләр.
Габдрахман минем дус бит инде, сорый:
— Бөркет бабай сиңа барырга әйтмәгәнмени?
— Белмим.
Мин «чебенне» ташлыйм да Пожарныйга таба элдертәм, борылып, малайларга кычкырам:
— Иртәгә йөгерермен «көтүче» булып. Хәлем-тыным бетеп өйгә атылып кайтып керәм. Минем бәхеткә, әти чабата тукып утыра. Сөрән салам:
— Әт-ти! Минем туганлык кәгазе бармы ул?
— Бар, улым, бар.
— Бирәле шуны миңа.
— Нәстә эшләтәсең аны?
— Җомай Гаптери укырга язылырга китеп бара. Мин дә укырга язылам.
Әти дәшми генә шөшлесен чабата юкәсенә төртеп куя да, сәке астыннан кырлары зур, сырлы түгәрәк башлы кадаклар белән ныгытылган кечкенә сандык тартып чыгара, капкачын ачып, эченнән эзләп бер кәгазь ала.
— Мә! Тик югалтма. Кайткач миңа кире бирерсең.
Мин чыгып ышкулга таба элдертәм. Мәктәп (без аны «ышкул» дип кенә йөртә идек) озын, юан нарат бүрәнәләреннән салынган өр-яңа бина, тәрәзәләре зур, йорт биек нигезгә утыртылган. Тау ягына караган өч тәрәзә буена минем кебек укырга язылырга килгәннәр тезелешеп баскан. Алда, өстәл артында, ике апа утырган. Чиратта басып торганнарның күбесе миңа таныш түгел. Иң артта басып торган бер кызчык артына барып басам да, чираттагыларны барлый башлыйм. Әһә, күрше урамнан Чатан Гариф белән Кәҗә Мәҗите! Безнең урамнан Пүликәр Касыймы! Миннән берничә кеше генә алда Җомай басып тора... Өстәл янында утырган апаларның берсе яза, икенчесе чираты җиткәннәрнең телен-тешләрен, колак тишекләрен, күзләрен карый...
Байтак вакыт басып торгач, чират миңа да җитте.
— Туу турында таныклыгың бармы? Мин кулымдагы кәгазьне апага сузам:
— Менә!..
Апа ала да, кәгазьгә күз төшереп, миңа кире суза:
— Яшең җитмәгән әле, үскәнем. Киләсе елга килерсең. Бар кайт!
Мин таныклыкны алмыйча әйтәм:
— Ы-ы... Яшең җитмәгән! Җомай әнә миннән бәләкәй, аны алдыгыз бит?
— Без гәүдәгә карап алмыйбыз, яшькә карап, утыз икенче елны туганнарны гына алабыз. Ә син утыз өчтә тугансың.
Минем елыйсым килә башлады. Габдрахман миңа ярдәм итәргә маташа:
— Апа, алыгыз инде! Минем дус ул!
— Дус, имеш! Күп сөйләнсәң, сине дә алмабыз. Бар чыгыгыз моннан!
Еламаска тырышып, мин кайту ягына атлыйм. Җомай белән. Аның шатлыгы йөзенә чыккан, ә минем йөздә кайгы.
Мин Пожарный ишегалдына кайтып кергәндә, Мансур абыем иптәш малайлары белән бергә агач, фанер кисәкләреннән пулемет әмәлләп маташалар иде. Мин абыйга дәшәм:
— Син өчлене икегә төзәтә беләсеңме?
— Нинди өчлене?
Мин таныклык кәгазен күрсәтәм:
— Утыз икенче елны тусам, мине ышкулга алалар. Монда мине утыз өч дип язганнар. Шуны утыз икегә төзәтеп бир әле.
— Унбиш тиен бирсәң төзәтәм, Чуаш,— ди бу. «Чуаш» — минем икенче кушаматым, тискәре, үзсүзле булганым өчен.
— Юк бит минем акча.
— Әтидән сорап ал. Ул өйдә, бар!
Әти минем тәккә генә йөрмәгәнне белә, елмаюын сары мыегы астына яшерергә тырышып сорый:
— Нәстәгә ул сиңа унбиш тиен?
— Бир инде, әти! Кирәк бик.
Ул, куен кесәсеннән портмонетын чыгарып, аннан миңа ике унбиш тиенлек акча алып бирә. Мин берсен, авызга кабып, Мансурдан яшерәм дә ишегалдына йөгерәм. Мансур абый мин биргән акчаны кепкасының эчке җирендәге бер тишеккә тыгып яшерә дә, өйгә кереп, аннан кара савыты белән каләм тотып чыга. Аннары, имән бармагын төкерекләп, минем туу турындагы кәгазьнең кайсыдыр төшен бик тырышып ышкый башлый. Ышкып бетергәч, каләмен карага манып, анда нәрсәдер язып куя.
— Мә, булды!
Мин таныклыкны эләктерәм дә җан-фәрманга ышкулга йөгерәм. Мин барып кергәндә өстәл янында Ясаклы урамыннан Песәй Равил генә басып тора иде. Ул китү белән мин таныклыкны теге апага сузам. Ул алмый, сорый:
— Нигә килдең тагын? Яшең җитми дип әйттем бит инде мин сиңа.
— Җиткән минем яшем. Мин утыз икенче елны туганмын. Менә таныклыкны кара...
Апа, миңа гаҗәпләнеп карап, таныклыкны кулына ала. Аны укый да тәрәзә яктысына куеп карый. Таныклыкта кечкенә генә тишек... Апа миңа карап елмая: — Син Зәйнуллин Гарифның энесеме әллә?
— Әй-йе.
— Бар кайт өеңә. Таныклыкны мин әтиеңә тапшырырмын. Төзәтәбез дип тишкәнсез бит таныклыкны. Кем төзәтте?
— Үзем.
— Йәле, икелене язып күрсәт.
Мин яза белмим. Дәшми генә борылам да башымны иеп кайтып китәм.
Минем өчен көннәр яктысы сүнде...
Көн дә иртән тугыз тулмас борын мин, Пожарный эчендәге янгын сүндерер өчен арбага утыртылган насослар янына чыгып, чираттагы пожарный бабай янына эскәмиягә утырам. Шуннан торып «кешеләрнең» ышкулга барганын күзәтәм. Иң беренче булып, күлмәгенең төсле сәдәфләрен ялтыратып, Җомай узып китә. Аннан соң — Пүликәр Шәрәфи, Шадра Фатиха, иң соңгы булып култык таяклы Какыш Гариф титаклый. Күрше урамда яшәсә дә, ул, тыкрык аша чыгып, безнең урамнан бара ышкулга. Безнең урам — каз үләнле, аларныкы кырчын — вак таш катыш ком түшәлгән урам. Мине көн саен үкенү газаплый: «Нигә генә мин утыз икенче елны тумадым икән?»
Байтак кына көннәр үттеләр. Көннәрдән бер көнне башка бик җилле бер уй килде: «Ышкулларына барам да, укыткан җирләренә керәм дә утырам. Кусалар да чыкмыйм. Җомай әнә миннән бәләкәй, укый! Чыкмыйм!»
Гариф абый армиягә киткәндә, барлык китапларын бер сандыкка тутырып, зур йозак белән бикләп, ачкычын әтигә биреп калдырган иде. Өйдә кеше юк чагында әтинең яшергән җиреннән әлеге ачкычны табып алдым да, абый сандыгын ачып, ике зур-калын китапны тартып чыгардым. Икесенең дә тышына, бераз калкулатып, Ленин бабай башы төшерелгән. Сандыкны янәдән бикләп, ачкычын үз урынына куеп, әлеге ике китапны кочакладым да ышкулга таба элдерттем. Барып кердем ышкулга. Теге, без чират басып торган бүлмәдә (аның исеме «зал» икән — соңыннан белдем) бер кеше юк. Бүлмә бөтенләй тып-тын дияр идең, ябык ишекләр артыннан акрын гына гүләү ишетелә. Мин туктап бер ишекне шакыйм да, акрын гына ачып, шул бар булган ярыкка башымны тыгам. Түрдә парталарга балалар тезелешеп утырган, каршы ларын да укытучы апа — Тукаевлар Мәрхәбәсе басып тора, кулында китап, балаларга нәрсәдер аңлата... Мәрхәбә апаның ире Гали абый белән минем әти дуслар. Минем әти силсәвиттә сикритәр булып эшләгәндә Гали абыйны ниндидер бәладән коткарган, диләр. Алар безне яраталар, үз итәләр. Гали абый колхоз клубында спектә-келләр куя, кайчак мин дә аның төрле йомышларын үтәп йөрим...
— Син нәрсә эшләп йөрисең монда, Зәки? — ди Мәрхәбә апа, каршыма килеп.
— Йөремим, укырга килдем.
— Соң, сине бәләкәй дип алмадылар бит?
— Минем укыйсым килә. Барыбер укыйм, кайтмыйм!
Бер партадан урамда бергә уйнап йөргән Мәҗитнең тавышы ишетелә:
— Апа! Чуаш кебек үзсүзле ул, укыйм дигәч укый инде ул!
— Шауламыйча гына утырыгыз, балалар. Мин хәзер ...
Бүлмәдән минем янга чыгып, кулымдагы китапларга күз төшерә:
— Бу нинди китаплар? Каян алдың?
— Укырга инде, үземнең китаплар белән килдем...
Мәрхәбә апа минем кулдагы китапларны ала да, матур итеп елмаеп:
— Гариф абыеңныкылармы? — дип сорый.
— Әй-йе.
— Бу китапларны Ленин бабай язган. Ал арны уку өчен сиңа, үскәнем, безнең мәктәптә ун ел укырга кирәк. Әйдә, мин сине беренче сыйныф укытучысы янына алып керим.
Шулай дип, ул, бүлмә түренәрәк узып, икенче бер ишекне ачты. Анда... мине укырга алмаган апа акбур белән тактага нәрсәдер язып тора иде. Борылып карады. Мәрхәбә апа кулын минем аркама куйган хәлдә эчкә керде.
— Маһирә! Бу малайны урын табып берәр партага утырт әле. Теләге бик зур укуга. Ошамаса, ике-өч көннән үзе китәр ул.
— Иллә дә үҗәт малай икәнсең син! Кил, утыр менә монда! Утыз тугызынчы укучы булырсың! — диде укытучы апа, елмаеп.
Бер кыз янына утыртты мине. Мин утырмаска иткән идем, кызлар белән утырмыйм, дип, укытучының сүзе кыска булды:
— Утырмасаң, чыгасың да китәсең. Үҗәтләнеп торырга бу сиңа урам түгел, мәктәп. Анда кушканны тыңлыйлар, укыйлар, белем алалар. Кайткач өеңдә үҗәтләнерсең. Үзеңнең утыз тугызынчы икәнеңне онытма, тәртипле бул! — Бу сүзләрне ул инде елмаймыйча, бик җитди йөз белән әйтте.
Быел минем беренче сыйныфка укырга кергәнгә инде алтмыш дүрт ел тула. Маһирә апа да, Мәрхәбә апа да бу дөньяда инде юклар. Укырга кергән утыз тугыз баладан 1950 елны бары тик мин бер үзем генә ун сыйныфны бетереп чыктым. Чыннан да мин ... утыз тугызлы идем бугай. Шул утыз тугыз укучыдан Эстәрлебаш авылында бүген дүртесе генә яши. 1948 елда Габдрахман Йосыпов тууы турында таныклык алырга дип Уфа балалар йортыннан бер кайткан иде. Шуннан бирле күрешкәнебез булмады. Исәндерме, юктырмы — белмим.
Мин, үземә күрә, «зур кеше» булдым. Полковник, техник фәннәр докторы, профессор, татар язучысы, агач юнып сыннар ясаучы. Кыскасы, утыз тугызлы бер бәндәмен. Яшь җитмичә, утыз тугызынчы булып укырга барып кергән идем, шулай утыз тугызлы булып яшим әле һаман да. Ходайга шөкер! Ә яшисе килә, язасы килә, агач юнып сыннар ясыйсы килә! Күп итеп!
2004
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013