Бүген Әдипләр: Шаһиморат Зәйни
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шаһиморат Зәйни


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Локман Закир
Линар Закиров
Рөстәм Зарипов
Фирдәвес Зариф
Илгиз Зәйниев
Айдар Зәкиев
Шаһиморат Зәйни
Шаһиморат Зәйни

(1913-1980)

Шаһиморат Зәйни (Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатов) 1913 елның 7 мартында элекке Оренбург губернасының Бозаулык өязе (хәзерге Оренбург өлкәсе Тоцк районы) Кондызлытамак авылында мулла гаиләсендә туа. 1933 елда Ташкентта икееллык педагогия институтын һәм 1936 елда Казан театр техникумын тәмамлагач, Бөек Ватан сугышына кадәр Республика халык иҗаты йортында үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыручы методист-режиссер булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән Ш. Зәйни фронтка китә һәм отделение командиры, пулеметчылар взводы командиры ярдәмчесе, батальон парторгы сыйфатында Мәскәүне, Сталинградны саклау сугышларында катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша, Чехословакия, Румыния, Венгрия, Австрия һәм Германия җирләренә кадәр барып җитә. 1943 елның сентябрендә аны КПСС сафларына кабул итәләр. Сугыштагы батырлыклары өчен Ш. Зәйни Кызыл йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, Ш. Зәйни җиде елга якын (1946—1953) Татарстан Культура министрлыгы каршындагы Халык иҗаты йорты директоры булып эшли, 1953 елның мартыннан ул, инвалидлык буенча пенсиягә чыгып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Ш. Зәйни 1980 елның 25 августында вафат булды) фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Шаһиморат Зәйни әдәби иҗат эшен курчак театры өчен пьесалар язуДай башлый. Аның бу жанрдагы беренче әсәре — «Шүрәле» исемле өч пәрдә-^6 Драма-балладасы 1938 елда языла һәм шул ук елда Казан дәүләт курчаК «Айтры сәхнәсендә күрсәтелә. Шуннан соң иҗат ителгән «Мәч-Мәчин» (1939) «Айтуган» (1941), «Кечкенә партизаннар» (1947), «Таң —Чулпан улы» (1956), «Бәхет кошы» (1956) пьесалары да курчак театры сәхнәләрендә күп еллар буе уңыш белән бара.
Илленче еллар ахырыннан башлап Ш. Зәйни иҗат сәләтен үзешчән сәнгать коллективлары, халык театрлары һәм профессиональ театрлар өчен репертуар тудыруга багышлый. Заманының актуаль темаларын яктырткан хезмәт кешеләренең, революция каһарманнарының тарихи образларын тудыруны, искелек калдыкларын фаш итүне максат итеп куйган «Энҗе бөртекләре» (1948), «Хәзрәт үгетләргә килә» (1955), «Тугыз гашыйк» (1957)у «Хәят» (1958), «Таң җыры» (1960), «Дәһшәтле минутлар» (1961), «Йөрәк давыллары» (1962), «Уеннан уймак» (1963), җитмешенче елларда иҗат ителгән «Гөмбәз асты серләре», «Әй әшнәләр, әшнәләр!» кебек комедия һәм драмалар, водевильләр авторның бу өлкәдәге нәтиҗәле эшчәнлегенә мисал була ала. Аларның күбесе үз вакытында Минзәлә драма театры, Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә уйнала яки драматургның китапларында, күмәк җыентыкларда басылып чыга.
Ш. Зәйни татар сәхнәсе өчен рус һәм башка милләт драматургларының пьесаларын тәрҗемә итүгә дә үзеннән өлеш керткән язучы. Ул татар теленә-ике дистәдән артык сәхнә әсәрен тәрҗемә итә. Алар арасында Г. Мдивани-ның «Туганнар» (1951), Г. Мохтаровның «Җамал белән Камал» (1948), «Дуслар» (1951), А. Успенскийның «Басуда очрашу» (1953), А. Папаянның «Кияү бакканда» (1954) кебек бер актлы пьесалар һәм Т. Шевченконың «Назар Стодоля» (1954), К. Гольдонинең «Кызыклы хәл» (1954), Хәмзә Хакимзадә Ниязиның «Бай һәм батрак» (1954), А. Островскийның «Бай кәләшләр» (1955) исемле драма һәм комедияләре бар. Ш. Зәйни 1963 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013