Бүген Әдипләр: Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА. Мең кыллы күңел
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"З" хәрефенә язмалар

Илшат ВӘЛИУЛЛА. Илче (Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә». Татарстан китап нәшрияты, 2005.)
Марс Гаитов. ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР (Гөлшат Зәйнашева турында)
Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА. Мең кыллы күңел (Гөлшат Зәйнашева турында)
М.Гайнетдинов. Шәмсетдин ЗӘКИ
Марат Кәбиров. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ БӘХЕТЕНӘ БУЛСЫН! (Айдар Зәкиев турында)
Шәрифҗан АСЫЛГӘРӘЕВ. ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ (Мирфатыйх Зәкиев турында)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ (Ләис Зөлкарнәйгә 50 яшь)
Марат ЗАКИР. Игелек иясе (Фәиз Зөлкарнәй)
Факил Сафин. Кеше итсен безне бу тылсым... (Зөлфәт. «Ике урман арасы» китабын укыгач туган уйлар
Нурфия Юсупова. ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ (Зөлфәт)
«...АТ УЙНАКЛЫЙ ҺАМАН ШИГЫРЕМДӘ...» (Зөлфәт)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА

Мең кыллы күңел

Гөлшат Зәйнашева
	Кердем  карурманнарга, 
	Калдым  караңгыларга. 
	Газиз башлар сау булганда 
	Нигә ямансуларга?
		Г.Зәйнашева
Халыкның әнә шул тирәннән ургылып чыккан өмет-хыялын халык белән бергә бөтен шатлык-михнәтләрне кичкән кеше генә әйтә ала. Әнә шундый кешеләрнең берсе — җырчы-шагыйрә Гөлшат Зәйнашева.

"Җыр язмышы — халык язмышы", — дип язды шагыйребез Сибгат Хәким. Гөлшат Зәйнашева әдәбият мәйданына 1950 нче елларның ахырында килә. 1958 елда басылып чыккан беренче шигырь җыентыгы "Тыңларсыңмы җырымны" китабы белән ул шигърият сөючеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

"Гөлшат үзе җыр яза башлавына җырчы Зифа Басыйрова сәбәпче дип саный. Бер көнне Зифа Басыйрова кереп, туйда булуын, матур көй отып кайтуын сөйли. Көйләп тә күрсәтә. "Яз әле шуңар бер матур шигырь", — дип, Гөлшаттан үтенә. Күп тә үтми, "Туй җыры"ның шигъри сүзләре туып, җыр сәхнәдән яңгырый башлый", — дип искә ала Ләбибә Ихсанова. (Ихсанова Л. "Җырны тиккә җырламыйлар". Г.Зәйнашевага 70 яшь // Сөембикә, 1998, №1, 166 нчы б.)
Икәү бергә утыргансыз, 
Бергә булсын уегыз,
Икегез дә пар килгәнсез, 
Котлы булсын туегыз.
	(Халык көе)
Җыр иҗат итү турында төрле шагыйрьләр төрлечә яза. Шагыйрә бу турыда менә нәрсә ди: "Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә Кеше йөрәге кичергән шатлык, бәхет, мәхәббәт, нәфрәт, аерылу, сагыш, кайгы-хәсрәт — барысы да иң элек шагыйрь, композитор күңелендә ниндидер рухи чагылыш таба. Мең кыллы күңел... Кешенең барлык кичерешләрен, барлык тойгыларын үзеннән кичереп, үзенә җыеп алып чыңлата торган "сизгер мең кыллы күңелдә туа җыр".
Сандугач, сандугач, 
Китмә, китмә, сандугач! 
Канатларың талдырып, 
Туган җирне калдырып. 
Бездә туып үстең син, 
Чык суларын эчтең син. 
Сандугач, сандугач! Син китәсең, мин калам, 
Дусларыма җырлар өчен 
Җырыңны отып алам.
	(Рөстәм Яхин көе)
"...Гөлшат Зәйнашева нигездә җыр иҗат итүче автор буларак танылды, һәм ул шул жанрда Язучылар берлегенә кабул ителде. Аның халык үз җыры итеп кабул иткән "Менәргә иде Урал тауларына", "Китмә, сандугач" кебек рухи бай, романтик җыр текстлары дистәләп. Сүзләренә тәңгәл килә торган киң колачлы музыка белән кушылу сәбәпле, халыкның һәм заманның таләбен канәгатьләндереп, бу җырлар зур дөньяга чыгып киттеләр". (Ахунов Г. "Җырга салып хат җибәрәм" // Социалистик Татарстан, 1970, 13 июнь).

Җырчы шагыйрьләрне күбрәк мәхәббәт җырлары яза дип шелтәлиләр. Алар турында матбугатта язып, язучылар җыелышларында сөйләп шау-шу күтәрүләр булып ала. Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, Н.Дәүли кебек олпат язучылар да Г.Зәйнашеваны җырлар авторы буларак танырга теләмәгәннәр.

Ул үзе бу турыда болай дип әйтә: "Яза башлавымның беренче елларында, минем иҗатыма еш кына усал-усал тәнкыйть сүзләре яудыралар иде. Җыелышларда яшь язучылар турында сүз чыкса, тәнкыйть өчен мисал итеп минем берәр шигыремне яки җырымны алалар да теткәләп ташлыйлар. Мин өемә кайтып җиткәнче елый-елый кайта идем. "Менәргә иде Урал тауларына" җырым өчен, йә Хода, күпме эләкте миңа?! "Хәзер без космоска менәбез, ә Гөлшат тауга да менәлмәү турында яза", — диделәр өлкән язучыларыбыз".
Менәргә иде Урал тауларына, 
Басарга иде кыя ташына. 
Шул  кыядан кушылып җырларга иде 
Урал бөркетләре тавышына.
	(Мансур Мозаффаров көе)
Нәкъ шушы җыр аны — җыр язучы шагыйрә, Илһам Шакировны зур җырчы итеп танытты. Композитор Мансур Мозаффаров белән бергә иҗат иткән бу әсәр — җыр сәнгатебезнең алтын фондына кертелде. "Гөлшат Зәйнашеваның күп шигырьләре еллар буе телдән төшми торган җырларга күчте. Бу жанр Гөлшатның тормыш мәгънәсе, дип әйтергә ярый. Бу мәйданда аны җиңелмәс батыр дип саный алабыз. Татарның иң таләпчән, атаклы композиторлары аңа көй яза. Каләменнән яңа җыр тексты төшеп тә өлгерми, татар иле аны җырлый да башлый..." (Ихсанова Л. // Заман, 2001, 8 март).

Ул йөзләгән җырлары белән халык арасында киң популярлык казанды. Туган җиргә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә өндәү, кешелек дөньясы кабул иткән югары әхлакка чакыру — аның җырларының төп сыйфатлары.
Туган ягым — гөлләр иле, 
Гөлләр, сөмбелләр иле. 
Гөлгә кунып сайрап кына 
Үскән былбыллар иле. 
Гөлдән гөлгә серем сөйләп, 
Болыннарны буйладым. 
Туган якның гүзәллеген 
Мәңге күреп туймамын.
	(Сәлимә Шәмсина көе)
Гөлшат Зәйнашева поэзиясе музыкаль образларга бай һәм бу үзенчәлек халык җырлары традицияләренә барып тоташа.
Урманнарда йөрдем иркен сулап. 
Бигрәк хуш исле нарат ылысы; 
Йөрәк яраларын төзәтәдер 
Күз карашкайларыңның җылысы.
	(Халык көе)
Шагыйрә — егермедән артык китап авторы. 1988 елда аның "Илле җыр" исемле җыентыгы басылып чыкты. Татар җыр поэзиясендәге зур хезмәтләре өчен Г.Зәйнашева Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз шагыйрә.

Гөлшат апа драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Театр белгече Юныс Сафиуллин матбугатта җәмәгатьчелекне драматургия яңалыклары белән даими рәвештә таныштырып тора. Гөлшат Зәйнашева турында да ул болай дип яза: "Гөлшат Зәйнашева Тинчурин театры белән иҗатташлык итә. Ул, яшьләрдән һич калышмыйча, Тайфи бабай, өйлән давай", "Җаным җәл түгел сиңа" дигән халык ябырылып карый торган әсәрләрне куйдырды..." (Сафиуллин Ю. // Казан утлары, 2000, № 2).

"...Алма төшәрлек тә урын булмаган залда халык көлә-көлә спектакль карый. Сәхнәдә — Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча куелган Гайфи бабай, өйлән давай!" комедиясе. Инде аның беренче куелышы гына түгеть Ләкин тамашачы спектакльне күпме генә караса да ялыкмый. Киресенчә, бу шаян, җор телле гап-гади карт образыннан үзенә ниндидер бер тәм таба, сихри көч, күңел тынычлыгы алгандай була..." дип яза аның турында Алсу Хәсәнова. (Ватаным Татарстан, 2001, 23 февраль).

2000 елда шагыйрәнең "Мәхәббәт һәм җыр" исемле яңа китабы басылып чыкты. Бу аның актив иҗат тормышы белән яшәве турында сөйли.

Татар халкының кабатланмас таланты — мең кыллы күңел иясе — Гөлшат Зәйнашева безне киләчәктә дә үзенең яңадан-яңа уңышлары белән шатландырыр әле.

Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА,
ЧДПИның өлкән укытучысы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
"Мәйдан" № 5, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013