Бүген Әдипләр: Гөлшат Зәйнашева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлшат Зәйнашева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Гөлшат Зәйнашева
(1928-2005)
Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлап чыккач, берничә ел Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы, соңыннан (1952—1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли. 1964—1965 елларда ул яңадан радиокомитетта — музыкаль тапшырулар редакторы хезмәтендә. 1965—1966 елларда исә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры булып тора. 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Г. Зәйнашева Татарстан китап нәшриятында кадрлар инспекторы вазифасын башкара.
Г. Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, шул ук елда «Рамай» дигән пьесасы халык театрлары сәхнәләрендә уйнала башлый. Хәзерге көндә Г. Зәйнашева дистәдән артык китап авторы. Ул бигрәк тә җырлар язуда актив эшли. Татарстан һәм Башкорстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең илледән артык җыры музыкага салынган. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә. Ватанга, Туган илгә багышланган «Туган җирем—Татарстан» (А. Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р. Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С. Садыйкова музыкасы), мәхәббәткә багышланган «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Яшь гомер» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б. Гайсин музыкасы) һәм балаларга багышланганнардан «Кояш гомере» (Ф. Әхмәдиев музыкасы) кебек җырлар Г. Зәйнашева поэзиясенең музыкаль образларга бай булуын һәм бу музыкаль образларның халык җырлары традицияләренә барып тоташуын күрсәтеп торалар.
Г. Зәйнашева—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Иҗатына караш

Мең кыллы күңел

	Кердем  карурманнарга, 
	Калдым  караңгыларга. 
	Газиз башлар сау булганда 
	Нигә ямансуларга?
		Г.Зәйнашева
Халыкның әнә шул тирәннән ургылып чыккан өмет-хыялын халык белән бергә бөтен шатлык-михнәтләрне кичкән кеше генә әйтә ала. Әнә шундый кешеләрнең берсе — җырчы-шагыйрә Гөлшат Зәйнашева.

"Җыр язмышы — халык язмышы", — дип язды шагыйребез Сибгат Хәким. Гөлшат Зәйнашева әдәбият мәйданына 1950 нче елларның ахырында килә. 1958 елда басылып чыккан беренче шигырь җыентыгы "Тыңларсыңмы җырымны" китабы белән ул шигърият сөючеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

"Гөлшат үзе җыр яза башлавына җырчы Зифа Басыйрова сәбәпче дип саный. Бер көнне Зифа Басыйрова кереп, туйда булуын, матур көй отып кайтуын сөйли. Көйләп тә күрсәтә. "Яз әле шуңар бер матур шигырь", — дип, Гөлшаттан үтенә. Күп тә үтми, "Туй җыры"ның шигъри сүзләре туып, җыр сәхнәдән яңгырый башлый", — дип искә ала Ләбибә Ихсанова. (Ихсанова Л. "Җырны тиккә җырламыйлар". Г.Зәйнашевага 70 яшь // Сөембикә, 1998, №1, 166 нчы б.)
Икәү бергә утыргансыз, 
Бергә булсын уегыз,
Икегез дә пар килгәнсез, 
Котлы булсын туегыз.
	(Халык көе)
Җыр иҗат итү турында төрле шагыйрьләр төрлечә яза. Шагыйрә бу турыда менә нәрсә ди: "Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә Кеше йөрәге кичергән шатлык, бәхет, мәхәббәт, нәфрәт, аерылу, сагыш, кайгы-хәсрәт — барысы да иң элек шагыйрь, композитор күңелендә ниндидер рухи чагылыш таба. Мең кыллы күңел... Кешенең барлык кичерешләрен, барлык тойгыларын үзеннән кичереп, үзенә җыеп алып чыңлата торган "сизгер мең кыллы күңелдә туа җыр".
Сандугач, сандугач, 
Китмә, китмә, сандугач! 
Канатларың талдырып, 
Туган җирне калдырып. 
Бездә туып үстең син, 
Чык суларын эчтең син. 
Сандугач, сандугач! Син китәсең, мин калам, 
Дусларыма җырлар өчен 
Җырыңны отып алам.
	(Рөстәм Яхин көе)
"...Гөлшат Зәйнашева нигездә җыр иҗат итүче автор буларак танылды, һәм ул шул жанрда Язучылар берлегенә кабул ителде. Аның халык үз җыры итеп кабул иткән "Менәргә иде Урал тауларына", "Китмә, сандугач" кебек рухи бай, романтик җыр текстлары дистәләп. Сүзләренә тәңгәл килә торган киң колачлы музыка белән кушылу сәбәпле, халыкның һәм заманның таләбен канәгатьләндереп, бу җырлар зур дөньяга чыгып киттеләр". (Ахунов Г. "Җырга салып хат җибәрәм" // Социалистик Татарстан, 1970, 13 июнь).

Җырчы шагыйрьләрне күбрәк мәхәббәт җырлары яза дип шелтәлиләр. Алар турында матбугатта язып, язучылар җыелышларында сөйләп шау-шу күтәрүләр булып ала. Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, Н.Дәүли кебек олпат язучылар да Г.Зәйнашеваны җырлар авторы буларак танырга теләмәгәннәр.

Ул үзе бу турыда болай дип әйтә: "Яза башлавымның беренче елларында, минем иҗатыма еш кына усал-усал тәнкыйть сүзләре яудыралар иде. Җыелышларда яшь язучылар турында сүз чыкса, тәнкыйть өчен мисал итеп минем берәр шигыремне яки җырымны алалар да теткәләп ташлыйлар. Мин өемә кайтып җиткәнче елый-елый кайта идем. "Менәргә иде Урал тауларына" җырым өчен, йә Хода, күпме эләкте миңа?! "Хәзер без космоска менәбез, ә Гөлшат тауга да менәлмәү турында яза", — диделәр өлкән язучыларыбыз".
Менәргә иде Урал тауларына, 
Басарга иде кыя ташына. 
Шул  кыядан кушылып җырларга иде 
Урал бөркетләре тавышына.
	(Мансур Мозаффаров көе)
Нәкъ шушы җыр аны — җыр язучы шагыйрә, Илһам Шакировны зур җырчы итеп танытты. Композитор Мансур Мозаффаров белән бергә иҗат иткән бу әсәр — җыр сәнгатебезнең алтын фондына кертелде. "Гөлшат Зәйнашеваның күп шигырьләре еллар буе телдән төшми торган җырларга күчте. Бу жанр Гөлшатның тормыш мәгънәсе, дип әйтергә ярый. Бу мәйданда аны җиңелмәс батыр дип саный алабыз. Татарның иң таләпчән, атаклы композиторлары аңа көй яза. Каләменнән яңа җыр тексты төшеп тә өлгерми, татар иле аны җырлый да башлый..." (Ихсанова Л. // Заман, 2001, 8 март).

Ул йөзләгән җырлары белән халык арасында киң популярлык казанды. Туган җиргә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә өндәү, кешелек дөньясы кабул иткән югары әхлакка чакыру — аның җырларының төп сыйфатлары.
Туган ягым — гөлләр иле, 
Гөлләр, сөмбелләр иле. 
Гөлгә кунып сайрап кына 
Үскән былбыллар иле. 
Гөлдән гөлгә серем сөйләп, 
Болыннарны буйладым. 
Туган якның гүзәллеген 
Мәңге күреп туймамын.
	(Сәлимә Шәмсина көе)
Гөлшат Зәйнашева поэзиясе музыкаль образларга бай һәм бу үзенчәлек халык җырлары традицияләренә барып тоташа.
Урманнарда йөрдем иркен сулап. 
Бигрәк хуш исле нарат ылысы; 
Йөрәк яраларын төзәтәдер 
Күз карашкайларыңның җылысы.
	(Халык көе)
Шагыйрә — егермедән артык китап авторы. 1988 елда аның "Илле җыр" исемле җыентыгы басылып чыкты. Татар җыр поэзиясендәге зур хезмәтләре өчен Г.Зәйнашева Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз шагыйрә.

Гөлшат апа драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Театр белгече Юныс Сафиуллин матбугатта җәмәгатьчелекне драматургия яңалыклары белән даими рәвештә таныштырып тора. Гөлшат Зәйнашева турында да ул болай дип яза: "Гөлшат Зәйнашева Тинчурин театры белән иҗатташлык итә. Ул, яшьләрдән һич калышмыйча, Тайфи бабай, өйлән давай", "Җаным җәл түгел сиңа" дигән халык ябырылып карый торган әсәрләрне куйдырды..." (Сафиуллин Ю. // Казан утлары, 2000, № 2).

"...Алма төшәрлек тә урын булмаган залда халык көлә-көлә спектакль карый. Сәхнәдә — Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча куелган Гайфи бабай, өйлән давай!" комедиясе. Инде аның беренче куелышы гына түгеть Ләкин тамашачы спектакльне күпме генә караса да ялыкмый. Киресенчә, бу шаян, җор телле гап-гади карт образыннан үзенә ниндидер бер тәм таба, сихри көч, күңел тынычлыгы алгандай була..." дип яза аның турында Алсу Хәсәнова. (Ватаным Татарстан, 2001, 23 февраль).

2000 елда шагыйрәнең "Мәхәббәт һәм җыр" исемле яңа китабы басылып чыкты. Бу аның актив иҗат тормышы белән яшәве турында сөйли.

Татар халкының кабатланмас таланты — мең кыллы күңел иясе — Гөлшат Зәйнашева безне киләчәктә дә үзенең яңадан-яңа уңышлары белән шатландырыр әле.

Дания СИБГАТУЛЛИНА-НИГЪМӘТҖАНОВА,
ЧДПИның өлкән укытучысы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
"Мәйдан" № 5, 2002.

ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

ШАГЫЙРӘ ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР

Безнең мөхтәрәм, яраткан Гөлшат апабыз турында язарга күптән җыенып йөрсәм дә, теләгемне хәзер генә башкара алдым. Менә бит җае чыгып тора: шушы көннәрдә аның тууына 80 ел тула. Булачак шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Чаллы кантонының күрше Иске Теләнче авылында дөньяга килә. Гөлшат апа белән безнең туганлык болай. Аның әтисе Хисам абый белән минем әниемнең әнисе Фәрхисрур—бертуганнар. Дүрт бала атасы Хисам абый авылның урта хәлле крестьяны булып колхозга кергән булса да, 1930 елда кулак дип аны Архангельск өлкәсенә сөрәләр. Шуннан соңгы гомерен алдан күргән кебек, сөргеннән мондый җыр язып җибәргән абыебыз: Капчык астык иңнәргә, Киттек ерак илләргә. Әҗәл шушындадыр диеп Җиттек Архангельләргә. Хәер, соңыннан, 1980 елларда, бер гаепсезгә иленнән сөрелеп, Архангель төрмәсендә ятып калган Хисам Зәйнашев репрессия корбаны буларак акланды. Хисам абыйның гомерен хөкүмәт 8 мең сумга бәяләде, балаларына шул кадәр акча бирде...

Берсеннән-берсе кече дүрт бала белән йорт-җирсез, ач, ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйның бертуганы, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Маһруй апага асрамага илтеп бирергә мәҗбүр була. Чаллы—Минзәлә юлыннан ерак түгел урнашкан матур табигатьле бу авыл, балачак хатирәсе булып, Гөлшат күңелендә гомерлек якты эз калдыра. Нинди авыл ул, дисәгез, Моңлы авыл Тәкермән. Китсәң—сагынып кайтасың, Мәңге чыкмый хәтердән. Бик күп еллардан соң, инде танылган шагыйрә Гөлшат апа "Моңлы авыл Тәкермән" дигән җырында (Ринат Гобәйдуллин музыкасы) авылын әнә шулай зурлый.

Ятимә Гөлшатның балачагы һәм яшүсмер чоры халык кичергән авыр елларга туры килә. Шул җитмәүчелек, фәкыйрьлек шартларында да сәләтле, зирәк акыллы кыз—белем алуга омтыла, бик күп әдәби китаплар укый. Башлангыч мәктәптәге сыйныфташы Хәсән ага Гәрәев (Казанда яши) "Гөлшат гел "бишле"гә генә укыды, һәрчак беренче рәттәге партада утырыр иде" дип искә ала.

Гөлшат апаның гомере буе су коенырга куркуы да Тәкермән белән бәйле. Әле йөзә белмәгән килеш, авыл уртасындагы буада бата язып калганын искә ала иде ул. Бәхеткә каршы, нәни кызчыкны коткарып калалар (рәхмәт яусын!).

Минзәлә педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, 1945 елда ул Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бик яхшы билгеләргә генә укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, сәхнәдә җырлый, кыскасы, менә дигән студентка була. Һәм менә бервакыт аны институт директоры Йосыф Туишев кабинетка чакыртып, тетрәткеч хәбәр әйтә: "Мин сезне институттан чыгарырга мәҗбүр, НКВД таләп итә",—ди. Гөлшатны кулак баласы ("халык дошманы" кызы) булуда һәм институтка кергәндә бу фактны яшерүдә гаеплиләр. Ике яшьтә әти-әнисеннән аерылуга дучар ителгән ятим бала әтисен бөтенләй хәтерләми, шуңа карамастан, ул хакимият—совет власте өчен бик куркыныч җан иясе икән.

Бу вакыйганы яшь кыз, җитмәсә комсомол әгъзасы, бик авыр кичерә, әмма югалып калмый. Шундук Казан театр училищесына укырга керә. Бераз вакыттан соң институт директоры аны эзләтеп таба һәм яңадан үзендә укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә (миһербанлы, бик тә әхлаклы кеше булган Йосыф ага). Әмма "халык дошманы кызы" дигән нахак мөһер Г. Зәйнашеваны гомере буе эзәрлекли. Инде 20 ел нәтиҗәле иҗат итеп халыкка танылса да, язучылар берлегенә аны 1969 елда гына кабул итәләр. Гөлшат апа белән мин Казанда, авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, 1953 елда күрешеп таныштым. Аның Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләве турында әнием (авылыбыз мәктәбендә укытты) әйткән иде. Татар әдәбиятын ярату, язучыларга һәм китап чыгаручыларга хөрмәтем зур булу сәбәпле, минем шундый "зур урында" эшләүче Гөлшат апаны тизрәк күрәсем, аның белән якыннан танышасым килде.

Матбугат йортына бардым, коридорда очраткан ападан: "Гөлшат апа Зәйнашеваны ничек табарга?—дип сорауга, ул мине аның бүлмәсенә алып килде. Бәхеттән, Гөлшат апа үз урынында икән, мине бик җылы каршылады. Безнең гаилә, әтием Җамалетдин, әнием Маһруй, әбием турында сорашты, аларны яхшы белүе сизелеп тора иде. Аннан сон минем институтта кем булырга укуым, тормыш-көнкүрешем белән кызыксынды, мактау сүзләре әйтеп, күңелне күтәрде. Өенә килергә чакырып, фатир адресын бирде. Ул чакта алар: әле яшь бала—кызы Асия, ире Мөхәммәт белән өч кешедән торган гаилә—Некрасов урамында ярым подвалдагы бик кечкенә бүлмәдә яшиләр иде. Бүлмә кысан булса да, киң күңелле Гөлшат апа мине якты чырай белән каршы ала, тәмле чәй һәм ризыклар белән сыйлый иде. Аларга без мәктәп сабакташым, ул чакта консерватория студенты, соңрак мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән дә баргалый идек.

Шул еллардан башлап без Гөлшат апа белән гомер буе аралашып, дустанә, якын туганнарча яшәдек. Гаиләбез белән без аны бик яраттык, ихтирам иттек. Ул да безне үз итә иде. "Марс энекәш, син миңа тормышта—бер терәк",—дигән иде берчак. Мин аңа зур терәк булдым дип мактана алмыйм, ә менә Гөлшат апабыз, чыннан да, безнең гаиләгә кояш кебек якты нур сибеп, рухыбызны баетып, авырлыкларга бирешмичә яшәргә, алга карап эш итәргә өйрәтте, акыллы киңәшләре белән ярдәм итте. Мәктәп елларыннан әдәби әсәрләр укырга яраттым, татар әдипләренең китапларын, газета-журналларны даими укып бара идем. Күп укый торгач, яраткан әсәрләр, яраткан язучылар билгеле була, алар турында фикер туа. Шулар хакында Гөлшат апаның бәясен белү миңа бик кызык була торган иде. Гөлшат апа мине Матбугат йортындагы Г. Тукай исемендәге клубына җомга кичәләренә еш чакыра. Анда язучыларның үзләрен күрәсең, чыгышларын тыңлыйсын, җыр, моң, концертлар белән клуб без яшьләрне гел үзенә тарта иде. Мин анда мөхтәрәм язучыларыбыз Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан, Ибраһим Гази, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һ. б.ларны күреп, чыгышларын тыңлау бәхетенә ирештем.

Бервакыт (50 нче еллар) Гөлшат апа язган "Рамай" пьесасын язучылар-берлегенең драматургия секциясендә тикшереп фикер алыштылар. Ул җыелышка Гөлшат апа мине дә дәшкән иде, бик кызыксынып тынлап утырдым. Җыелышны күренекле драматург Таҗи Гыйззәт алып барды. Әсәрне хупладылар, җитешсезлекләрен күрсәтеп, тагын да камилләштерергә кирәк, дигән теләк белдерделәр. Гөлшат апа ул әсәрне яңабаштан язып, театр сәхнәсенә менгерде.

Мин, ниһаять, 1958 елда институтны уңышлы тәмамлап, галим-агроном дипломы алып, үз авылыма (Яңа Юл районының Иске Дөреш авылы, хәзер Тукай районына керә) дәүләт сортлар сынау участогына мөдир булып эшкә кайттым. Гөлшат апа белән элемтәбез өзелмәде. Аның иҗади уңышларына шатланып, горурланып яшәдем. 1959 елның августында Гөлшат апа безнең авылга килде.

Туган-тумачалары—безнең гаилә белән шатланып күрешкәч, хәл-әхвәл белешкәч, чәйдән соң әйтә куйды: "Марс энекәш, миңа басуларыгызны күрсәт әле". Без аның белән трантаска утырып басу-кырларга юнәлдек. Кояшлы, матур көн, игеннәрне урып-җыю бара, кызу эш өсте. Гөлшат апаны бөтен нәрсә кызыксындыра. Кара туфраклы, уңдырышлы басуларда күкрәп үскән бодайларга соклана, игенчеләрне мактый. Әбәткә туктаган комбайнчылар белән кыска гына әңгәмә дә булды. Мин шаяртып: "Менә, егетләр, сезнең ничек эшләвегез турында җыр язарга Гөлшат апа Казаннан кайтты, сынатмагыз!"—дим. Гөлшат апа бу "экскурсиядән" бик канәгать калды.

Ә менә бер мәгълүм җыры—нәкъ менә безгә килүе истәлеге. 1963 елда без хатыным Венера, шул елны туган кызыбыз Алсу белән Минзәлә янындагы совхозда яшәгәндә, Гөлшат апа, юл уңае дип, бер генә кичкә безгә килде. Дүрт чакрым араны ул кичен, кояш баеп караңгы төшә башлагач, юлы-ние белән яңа гына сөрелгән басу аша буразналар таптап, җәяү үткән. Зарланмады, уфтанмады, ә без аның килүенә бик шатландык.

Соңыннан үзе сөйләде, "Буразналар" җырының сүзләре аның күңелендә шул чакта басуда туган икән. Буразналарны ул гармун сыры белән чагыштыра, көмеш сабаннар җыры итеп тыңлый һәм хезмәт шавы, кошлар җыры белән баета:
Буразналар, буразналар
Йөгерек дулкыннар.
буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!...
Күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи бу сүзләргә дәртле, матур көй язды, оста җырчылар башкаргач, ул популяр җыр булып китте.

Икенче көнне без аны Минзәләгә озаттык. Минзәләгә ул еш кайта, Тәкермән авылында Маһруй апа янында була, Минзәлә драма театрына пьесалар язып алып килә иде. Ә аларны сәхнәгә чыгарып, тамашачыга күрсәткәнче режиссер белән (Сабир Өметбаев, соңрак Мулланур Мостафин, Булат Бәдриев) бергәләп ул күп эшли, текстны төзәтә, өстәмәләр кертә. Гөлшат апаның "Бәхет кошым", "Кем гүзәл", "Ирексездән әрәмтамак", "Рамай", "Яшел сумка", "Язмышлар һәм ялгышлар" пьесалары Минзәлә театры куелышында зур уңыш белән барды.

Гөлшат апа үз гомерендә шактый күп пьесалар: драмалар, комедияләр иҗат итте. Аларның күбесенә композиторларыбыз музыка язды. Спектакльләр сәхнәдә музыка, җыр белән үрелеп бара, нәтиҗәдә музыкаль драма яки комедия рәвешен ала, һәм тамашачы күңеленә хуш килә. Бу җәһәттән, хәтердә бер төен дә саклана.

1990 елда зыялы җәмәгатьчелек Галия Кайбицкая, Афзал һәм Салих Шамовлар, Әзһәр Абдуллин, Үзбәк Әхмәров, Фасил Әхмәтев һ. б. Казанда махсус музыкаль драма театры булдыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Шундый тәкъдимне нигезләп, ЮОдән артык татар зыялылары исеменнән хакимияткә хат юллана. Гөлшат апа бу башлангычны кайнар хуплый, хатны беренчеләрдән булып имзалый. Арада хатка кул куюдан баш тартучы әдәбият-сәнгать әһелләре дә була. Ә түрәләребез бу бик тә урынлы тәкъдимне игътибарсыз калдырдылар, мәсьәлә әле бүген дә хәл ителмәгән.

Гөлшат апаның яңадан-яңа китаплары чыга торды. Һәрберсен миңа, соңрак без өйләнешкәч (1962 елдан), гаиләбезгә җылы сүзләр язылган автограф белән бүләк итә иде. Радио, телевидение, концертларда аның сүзләренә язылган җырлар бик еш яңгырый иде, алар халыкның мәхәббәтен тиз яулады. Чөнки күренекле композиторлар иҗат иткән моңлы көйләр, Гөлшат апа язган тирән фикерле сүзләр бик халыкчан, аңлаешлы, җырчылар да аларны бик теләп, яратып, оста башкаралар, тыңлаучының күңел кылларын тибрәндереп җырга гашыйк итәләр. Ул җырларда чын мәхәббәт, дуслык, туган илгә тугрылык, аны ярату хисләре яңгырый, алар тывдаучыны уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, яшәргә көч бирә. Сәнгатькәрләр даирәсе көнчеләрсез булмый, диләр—бу дөрестер, күрәсең. Бер урта кул язучы, Гөлшат апаны кимсетергә теләп, ахрысы, аңа болай ди: "Син, Гөлшат апа, такмаклар язасың инде"7 Андый нахак сүзләрне акыллы, әдәпле кеше, уенда булса да, хатын-кызга әйтми, билгеле. Аннан соң, татар җырына битараф булмаган кеше шуны истән чыгармаска тиеш: Гөлшат Зәинашева "такмакларына" Татарстан һәм Башкортстанның иң күренекле композиторлары моңны көйләр иҗат итеп, татарлар гына түгел, гомумән төрки халыклар ярата торган популяр җырлар тудырдылар. Аларны без зур ихтирам белән атыйбыз: Р. Яхин, Җ. Фәйзи, А. Ключарев, М. Мозаффаров, С. Садыйкова, А. Монасыпов, Б. Гайсин, Б. Мулюков, Р. Еникеев, И. Мәҗитов, М. Имашев, М. Шәмсетдинова, Р. Ахиярова, 3. Гыйбадуллин, Ф. Әхмәдиев, И. Хисамов һ. б.

Мин доцент вазифасында 24 ел эшләгән Казан авыл хуҗалыгы институты (хәзер Аграр университет) коллективына, бигрәк тә студентларга үзенең иҗаты белән ул бик таныш һәм якын булды. Күпчелек студентларыбыз авыл җирләреннән килгәнгә күрә, мәктәпләрдә татарча укып үскәннәр, татар әдәбиятын, сәнгатен, бигрәк тә җырларын кечкенәдән беләләр, яраталар. Гөлшат Зәинашева җырларын алар аерата яраталар, аларны үзләре дә җырлыйлар.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, актер Роберт Галиев җитәкчелегендәге "Тургай" халык (студентлар) театры Гөлшат апаның драма әсәрләрен сәхнәләштерде, алар үзебездә һәм авылларда, телевидениедә уңыш белән барды.

Ул елларда институтта бик күркәм гадәт яшәп килде—студентлар белән очрашуларга әледән-әле язучылар, артистлар чакырыла иде. Шундый кичәләргә Гөлшат апа бик теләп килә, кичәне бик оста итеп, юмор белән үзе алып бара, тамашачыларны көлдерә дә, уйландыра да иде. Студент халкын бар нәрсә кызыксындыра, кичәне алып баручыга сорау язылган кәгазь кисәкләре килә тора, ә Гөлшат апа аларга юмор белән, көлдереп җавап бирә, әмма зыялы буларак тирән эчтәлекле, тәрбияви мәгълүмат та өсти. Әйтик, әле япь-яшь Зилә Сөнгатуллина ифрат моңлы итеп җырлагач, сәхнәгә уч төбе кадәр кәгазь очып төште. Гөлшат апа сорауны залга карап укый: "Кем ул Зилә Сөнгатуллина?" Һәм бик җитди җавап бирә: "Зилә әле консерватория студенткасы, җырчы булырга әзерләнә, бик өметле, перспективалы кыз, киләчәктә мәшһүр җырчы булачак!" Аллага шөкер, нәкъ шулай булды! Зиләбез, шагыйрәнең бу фаразын артыгы белән аклады! Чыннан да, Гөлшат апа яшь, өметле, талантлы җырчыларны бик тиз һәм оста таный белә, аларга зур сәхнәгә чыгара ярдәм итә иде. Шуңа күрә аны җырчылар бик яраталар, аңа омтылалар, киңәш-табышка еш киләләр иде. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рафаэль Ильясов, Флера Сөләйманова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева, Гөлзадә Сафиуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, Искәндәр Биктаһиров һ. б. бик күп җырчылар белән озак еллар дәвамында иҗади дуслыкта булды Гөлшат апа. Гөлшат апа үзе дә моңлы, матур тембрлы тавыш белән җырлый иде.

Яши торган бүлмәсе тар булса да, күңеле киң иде аның. Ямская урамындагы бер бүлмәле коммуналь фатирда өч кеше яшәгәндә алардан кеше өзелмәде. Язучылар, композиторлар, җырчылар еш кына килә иде. Ул чакта ире композитор Зиннур Гыйбадуллин белән бик актив иҗат иттеләр—моңлы, күңелгә хуш килердәй, эчтәлекле җырларны күп яздылар Гөлшат апаларның бу кечкенә фатирында. Аңа кадәр бу фатирда ике баласы белән язучы Әминә Бикчәнтәева яшәгән булган. Ул бик еш килеп йөри иде. Хәл-әхвәлен сорагач: "И-и Марс, бик борчулы чагым әле",— дия иде. Мин куркып китәм: "Нәрсә булды, Әминә апа?". Ул җавап бирә: "Акча-беткән вакыт әле, акча юк". Даими хезмәт хакы алмыйча, барлы-юклы гонорарга берүзе (ул шагыйрь Нури Арсланның беренче хатыны) ике бала тәрбияләүче Әминә апаның "борчулы вакытлары" күп булгандыр шул.

Гөлшат апаның игелекле кеше булуын раслаучы йөзләгән мисалдан бер мисал китерәм. 1964 елда мин Татарстан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли башладым. Башта Гөлшат апаларда туктадым, фатир алганчы берничә ай Әмәт тавы итәгендәге Агрономическая урамында үз йортында яшәүче пенсионер карчыкның кечкенә бүлмәсендә тордым. Менә бервакыт Гөлшат апа миңа: "Марс, бер өметле яшь шагыйрь, университет студенты, Равил Фәйзуллин исемле бик тәүфыйклы егеткә бүлмә кирәк, синең янга кертмәс микән йорт хуҗасы, сорап кара әле",—ди. Хуҗабикә белән минем сөйләшү уңай хәл ителде. Равил шул йорттан үзенә аерым, минеке шикелле кечкенә бүлмәгә килеп урнашты. Ул миннән баерак булып чыкты: ике зур чемоданга шыплап тутырып китапларын алып килде. Соңрак бөтен бүлмә ул җыйган китаплар белән тулып, китапханә рәвешен алды. Советлар Союзының төрле төбәкләреннән шагыйрьләрдән килә иде ана, шигырь басмалары. Дуслары, танышлары күп, элемтәләре, дөньясы киң булып чыкты Равилнең. Үзе бик күп укый, яза, аның зур шагыйрь буласы шул чакта ук сизелә иде. Соңрак бу йортны аның әти-әниләре сатып алып, үзләре дә Казанга күчеп килгәч, ул яшь шагыйрьләр "оясына" әверелә. Р. Гаташ, Р. Мингалим, Г. Рәхим, Р. Харис бирегә еш килеп йөри башлый, биш егет шигърият дәрьясында йөзәләр, шигырьләрен укыйлар, бәхәсләшәләр...

Яңадан авыл хуҗалыгы институтына, студентлар янына кайтыйк әле. 1990 елда чираттагы очрашу кичәсендә бер кыю студент аягүрә басып әйтеп салды: "Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны институт коллективы исеменнән Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итик әле!" Залдагылар хуплап кул чапты, ә икенче көнне шул премияне бирү комитеты рәисе М. Хәсәновка хат язылды, аңа институт җитәкчеләре, укытучылар, студентлар кул куйды. Тәкъдим бик вакытлы булып чыкты, 1991 елда Гөлшат Зәйнашева ул мәртәбәле премиянең лауреаты булды. Җырлар җыентыгы өчен Г. Тукай исемендәге бүләк тапшыру (бигрәк тә шагыйрәгә) тарихта беренче тапкыр иде һәм әлегә кадәр бердәнбер вакыйга булып кала бирә.

Татарстан һәм Башкортстан шагыйрьләре, язучылары, сәнгать әһелләре, галимнәре Гөлшат Зәйнашева иҗатына уңай бәя бирделәр. Шигьриятны яхшы белүче тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин Г. Зәйнашева иҗатын "бөтенләйгә диярлек җыр жанрына багышланган һәм идея-эстетик планда зур тәрбияви әһәмияткә ия",— дип бәяләде.

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми Г. Тукай бүләгенә лаек булган "Илле җыр" китабы турында "Илле шатлык" дигән мәкалә язып чыкты, аңа югары бәя бирде, авторның үзен "җырлаучы шигырьләр остасы" дип атады (Шәһри Казан, 1991, 12 апрель).

Гөлшат апа искиткеч образлы фикер йөртә, үзе уйлап тапкан күптөрле шул образларны иҗатында һич көтмәгәндә, әмма бик урынлы файдалана иде. Бу мәсьәләдә аны аңламаучылар да, яклаучылар да табылып торды. Яклаучыларның берсе—халык язучысы Гариф Ахунов: "Гөлшат җырлары тирәсендә әледән-әле бәхәс куера, кылычлар чыңлый", "кайберәүләр җырның эчке рухын аңламыйлар", дип язды. Һәм нәтиҗәдә ясады: "Гөлшат Зәйнашева татар җыр поэзиясенә үзеннән лаеклы өлеш кертте" (1988). Ә кайбер тәнкыйтьләрнең нигезсез булганлыгын тормыш, вакыт раслап килде.

1950 еллар ахырында шагыйрәнең "Менәргә иде Урал тауларына" шигыре басылып чыккач, бер хәсрәт тәнкыйтьче: "Урал таулары биек түгел бит ул, аларга менү турында хыялланырга кирәк микән?"—дип язды. Җырның сүзләрен пессимизмда гаепләде. Тирән мәгънәле, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүче бу шигырь сүзләренә күренекле композиторыбыз М. Мозаффаров кабатланмас моңлы көй иҗат иткәч, нинди матур җыр туды! Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров аны иң беренче булып, консерваторияне тәмамлаганда диплом җыры итеп, тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндереп башкаргач, әсәр халкыбызның яраткан җырына әверелде, аңа тауның «тәбәнәклеге» һич комачауламады.

Икенче бер гыйбрәтле мисал. Гөлшат апа иҗатташ дусты, мәшһүр композитор Сара Садыйкова турында гаять саллы өч китап бастырып чыгарды. Берсен ул үзе иҗат итте. (Гөлшат Зәйнашева, Сара Садыйкова (Җырга багышланган тормыш һәм иҗат юлы турында)—К., 1987). Әлеге документаль повесть кызыклы, мавыктыргыч, җиңел укыла, татар сәнгате тарихыннан күп мәгълүмат бирә. Рецензентлары—халык шагыйре Сибгат Хәким һәм композитор, дирижер, галим Әзһәр Абдуллин.

Соңгы ике китапның төзүчесе булды Гөлшат апабыз. («Сагыналар сине якын дуслар». Сара Садыйкова турында истәлекләр—К., 1991; «Калфаклы сандугач». Сара Садыйкова турында истәлекләр, язмалар, шигырьләр, фоторәсемнәр.—К., 2002). Бу китапның тышлыктагы буш битендә Гөлшат апа язган: "Кадерле Марс! Кадерле Венера! Сара апабызның җырларын, моңнарын сез дә бик яратканны беләм. Бу китапны Сара апаның һәм минем истәлегем итеп саклагыз. Бик зур көч куеп, авырлыклар белән дөньяга чыгардым бу китапны. Сез минем эшләремнең нинди кыенлыкларны җиңеп алып барганымны беләсез инде, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торасыз. Рәхмәт шулай якын итүегезгә! Сезне яратып: Гөлшат апагыз. 29 октябрь, 2002".

Үзе төзегән соңгы басмада композиторны ул "калфаклы сандугач" дип атый һәм китапка да шундый исем куша. Нәшриятта бу исемгә каршы кешеләр табыла. Имеш, сандугач калфаклы булмый. Гөлшат апага бу исемнең шагыйранә бер охшату, символик образ икәнен исбатларга, бәхәсләшергә туры килә. Аналарга багышлап 1960 елда язылган һәм тиз арада җырлана башлап, популяр булып киткән "Кояш гомере" җыры да тәнкыйтькә эләгә. "Кояш гомере дигән сүз юк бездә, халыкта булмаган сүзне кертеп җыр язмыйлар",—дип чыгыш ясый язучылар җыелышында бер тәнкыйтьче. Ярамыйга карамый: җыр күңелләрне яулады, аны балалар гына түгел, олылар да җырлый.

Гөлшат апа бөек композитор Салих Сәйдәшев иҗатын бик ихтирам итә һәм ярата иде. Аның сүзләренә музыканы, гаҗәеп моңлы көйләрне нәкъ менә С. Сәйдәшев традицияләрен дәвам итүче композиторларыбыз иҗат итте. Без аларны бу язмабызда атадык инде. Кайбер композиторларга шагыйрә үзе мөрәҗәгать иткән, шулай ук җырчылар үтенече белән язылган көйләр дә бар. Әле музыка язылмаган шактый нәфис шигырьләре бар шагыйрәнең, композиторларыбыз аларны игътибарсыз калдырмас, шәт. С. Сәйдәшевның 100 еллык юбилеена, аның иҗаты һәм тормышы турында документаль фильм төшерү зарурлыгы килеп баскач, Г. Зәйнашевага мөрәҗәгать итеп, сценарий язуын үтенделәр. Ул бу эшнең бик җаваплы булуын, андый олпат шәхеснең, татар профессиональ музыкасына нигез салучының, тормыш һәм иҗатын тулы итеп бирүнең кыен икәнен тирәнтен аңл|п, шундук ризалыгын бирмәгән иде. Әмма кабат-кабат үтенеп сорагач, күнде. Сценарий язу үзе бер бик җаваплы иҗади хезмәт булса, фильмны тудыру тагын да катлаулырак эш булып чыкты. Алар кинорежиссер Идмас Үтәгәнен белән бик кыен шартларда "Салих Сәйдәшен" дигән документаль фильм иҗат иттеләр. Гөлшат апа сөйләвенчә, кыенлык шунда икән: алар телестудиядә аппаратлар буш вакытта, бары төннәрен генә эшләргә мәҗбүр. Ниһаять, кыенлыкларны җиңеп, озак, җентекле эзләнүләр аша кирәкле материалларны табып, фильм эшләнеп бетә, телевидение экраннарында нәкъ юбилей көннәрендә тамашачыга күрсәтелә, уңай бәяләнә. Гөлшат апа Сара Садыйкова турындагы "Моңсара" (1996), "Моңнар дөньясына сәяхәт" (2006) документаль фильмнарына да сценарийлар язды.

Гөлшат апа үзе иҗат иткән шигырьләренә, җырларына, пьесаларына, китапларына әле ишетелмәгән, бик күркәм, нәфис исемнәр куя белә иде. Берничә җырны искә алыйк: "Китмә, сандугач" (шушы исемдә соңрак Хәйдәр Бигичев ядкаре басылып чыкты, 1999 ел), "Мин бит кара карлыгач" һ. б. Шигырьләр: "Тургай гөле", "Адашкан мәхәббәт", "Кояшлы җыр" һ. б. "Җырчы миләш" (китап исеме, 1982 ел).

1970 елларда булган бер вакыйга истә калган. Бервакыт Матбугат йортына, нәрсәдер салынган тартма күтәреп, "Кызыл Шәрык" сыра заводы хезмәткәрләре килеп керә һәм ул чакта нәшриятның кадрлар бүлеге мөдире Гөлшат апага мөрәҗәгать итәләр. Йомышлары шул икән: ширкәт, кукуруз онын файдаланып, махсус технология кулланып, өр-яңа алкогольсез эчемлек эшләп чыгара башлаган, аңа исем кушарга кирәк икән. "Сезнең хезмәткәрләрдән берәрсе ярдәм итмәс микән?" Гөлшат апа үзе алына бу сәер, әмма завод өчен әһәмиятле мәсьәләне чишәргә: "Ачып күрсәтегез әле шешәгезне!"—ди. Пластик бөкене тартып алу белән бу эчемлек шампан шәрабы кебек ургылып шешәдән чыга башлый, бокалларга бүлеп салгач кына тына. Тәме дә ярыйсы икән, эссе көндә сусынны да басарга мөмкин. Эчемлек хуҗалары шагыйрәгә текәлеп карап, аның сүзен көтәләр. Ул бераз уйлап торгач, әйтә куя: "Шаян чәкән!" Кунаклар табышмакның бик тиз һәм отышлы хәл ителүенә куанып, рәхмәтләр әйтеп, заводка ашыгалар. Ширкәт ул елларда 100 мең декалитрдан артык шул исемдәге эчемлек эшләп сатуга чыгара; бәясе кыйммәт булмый, кулланучылар аны яратып өлгерә. Кызганыч, халык күңеленә матур исем белән кергән бу эчемлек соңгы елларда, нишләптер, җитештерелми.

Гөлшат апаның җыр сүзләренә катгый үз таләпләре бар иде. Аныңча, җыр тирән фикерле, мәгънәле, заманча ягымлы һәм халыкчан, тыңлаучыга аңлаешлы булырга, әхлаклылык хисләре тәрбияләргә тиеш. Гөлшат апа бик тыйнак, хәтта артык тыйнак кеше иде. Үзенә, иҗатына багышланган шау-шулы тантаналарны яратмады. Ә концертларда, радио, телевидениедә, төрле кичәләрдә үз җырлары, шигырьләре яңгыраса, сәхнәдә спектакльләре уйналса, чын күңелдән шатлана иде. Минем берничә мәртәбә әйткәнем булды, Гөлшат апа, үзең турында китап яз әле, дип. Гөлшат апа Әлфия Афзалова турында "Үзем турында" дигән китап язды, әмма авторлыкны аңа бүләк итте. Үзе турында китап язарга уңайсызланды, тыйнаксызлык була, диде. Әмма күңел биреп укысаң, аның биографиясен язган әсәрләреннән, шигырь-җырларыннан белеп була.

Гөлшат апа тормышта нык, көчле ихтыярлы, оптимист кеше иде. Тормыш аны төрлечә, ә кайчак аяусыз сынады. Әмма ул бөгелмәде, бөтен авырлыкларны җиңеп, урман эченнән чабып баручы зифа боландай алга омтылды. "Үзем турында" дигән шигырендә ул үзенең бөтен гомерен күздән кичерә, яшәвенең юкка түгел икәнен әйтә:
"Булды эш, хезмәттә җиңеп, 
Данга ирешкән чакларым. 
Якын дуслар белән шатлык,
Бәхет бүлешкән чакларым...»
Гөлшат апаның тагын бер матур ягы—ул бик өлгер, җитез, кыю иде. 55 яшендә җиңел автомобиль сатып алып, аны йөртергә өйрәнде, 70 тә компьютерны үзләштерде, әсәрләрен шунда татар телендә яза иде. Бу нәрсә язучы өчен бик уңайлы, текстны төзәтү җиңел, дип мактый иде. Дөнья малына, байлыкка кызыкмады. Аның байлыгы—таланты, сәламәтлеге, гаиләсе һәм дуслары, халык мәхәббәте булды. Васильеве бистәсе тирәсендә, Идел буенда башка сәнгатькәрләр белән бергә җир кишәрлеге алып, бакча булдырды. Чәчәк үстерергә ярата иде, бигрәк тә хуш исле, ак төстәге сиреньнәрне. Ул бакчада кызыклы бер вакыйга булган иде. Бакча өчен 6-шар сутый җир бүлеп биргәч, бакча ширкәте рәисе Гөлшат апага мөрәҗәгать итә: "Гөлшат апа, фәлән кешегә җир кирәк иде, син бит берүзең, эшкәртергә авыр булыр, кишәрлегеңнең яртысын бир аңа!" Мәрхәмәтле Гөлшат апа шунда ук риза була, җиренең яртысын үзе дә белмәгән шул кешегә бүләк итә. Еллар үтә, кызы Асия кияүгә чыга, бер-бер артлы оныклары Дания һәм Камил дөньяга килә. Гөлшат апа бик куанып аларны үстерергә ярдәм итә, җәйне шул бакчада—дачада үткәрәләр, су коеналар, рәхәтләнеп ял итәләр. Анда без дә баргаладык, миңа алма, карлыган агачларына "хирургик операцияләр" ясарга да насыйп булды. Бервакыт әлеге күршеләре: "Бакчамны сатам, аласызмы?"—дип, аларга керә. Уйлаша, киңәшә торгач, Рафаэль кияү Гөлшат апаның "бүләген" сатып ала, бакчаны тәүге, тиешле мәйданда торгыза.

Гөлшат апа бик бала җанлы кеше иде. Кызы Асияне тәрбияләп үстерү, укыту өчен барсын да эшләде. Асия Казан консерваториясен тәмамлап, дирижер белгечлеге алды, телестудиядә, соңрак татар музыка мәктәбендә эшләде. Ә өзелеп яраткан оныклары университетны тәмамлап, юрист булдылар, әтиләре юлыннан киттеләр. Кияве Рафаэльне ярата иде, минем кияү чын кеше ул, дия иде. Балалары, оныклары әниләрен, әбиләрен бик яраталар, хөрмәт итәләр иде, аны Гөләни дип йөрттеләр.

Гөлшат апа безнең балаларны һәм оныкларны да үз итә, ярата иде. Кызыбыз тугач, аңа без Гөлшат апа хуплавы белән Алсу исеме куйдык. Кызыбыз яхшы укыды, кечкенәдән рәсем ясау белән мавыкты. Казан сәнгать училищесын уңышлы тәмамлагач, Харьков сәнгать-сәнәгать институтында укып, рәссам-дизайнер белгечлеге алды.

Гөлшат апа Алсуны нәшриятка эшкә килергә, рәссам буларак, китаплар бизәргә күндерде. Башка авторларның китаплары белән беррәттән, Алсу Гөлшат апабызның "Мәхәббәт һәм җыр" исемле шигырь һәм җырлар җыентыгының рәссамы булды (2000 нче ел).

Гөлшат апа үзенең һәм туганнарының гына түгел, гомумән, барлык балаларны яратты, аларга игътибарлы, ягымлы булды. Гимназияләрдә, мәктәпләрдә укучылар белән очрашу кичәләрендә бик тиз уртак тел таба, бергәләп хор белән җырлауларына, сорау-табышмакларга җавап бирүләренә ирешә, көлдерә, сөендерә. Кызык була балаларга, алар шатлана, канатлана. Гөлшат апа балалар өчен шактый әсәрләр иҗат итте, китаплар чыгарды: "Асия" (1973), "Кояш гомере" (1975), "Бөҗәкләр концерты" (1984), "Гимназиядә дуслаштык" (1996), "Әбиемне яратам" (1997) һ. б. Вафатыннан соң, 2007 елда"Көмеш тавышлар" дөнья күрде. Казан курчак театрында берничә пьесасы күрсәтелде, алар тамашачы балаларга ошады.

Гөлшат апа гомер буе үз милләтенә, Татарстанга бар талантын җигеп, вакытын һәм көчен кызганмыйча армый-талмый хезмәт итте. Язучылар берлегендә актив эшләде, җәмәгать эшләрендә катнашты. Татарстанның киләчәге өчен янып яшәде. Азатлык өчен көрәш кызган 90 нчы еллар башында берәү, уйламыйча, аңа: "Гөлшат апа, мәйданда күренмисең, азатлык өчен көрәшмисең",—дигән. Шагыйрә җавап биргән: "Минем иҗатым, җырларым көрәш түгелмени?" Әйе, милләттәшләр-кардәшләр шаһит—гомер буе үзенең халыкчан иҗаты белән ул бу көрәшнең алгы сафыңда булды. Ул иҗат иткән "Азатлык" җыры (Ә. Шаһиморатов көе) бигрәк тә көчле яңгырады:
"Тарих шаһит: без бу җиргә хуҗа, 
Бик тирәннән килә тамырлар"...
"Газиз халкым ирек яулый бүген, 
Иркен сулыш алсын Идел дә. 
Яңа тормыш, иркен, азат тормыш 
Төзик бүген туган җиремдә ". 
Ә инде "Идел суы ага торыр" җырын (С. Садыйкова музыкасы) Хәйдәр Бигичев җырлаганда кемнәр генә битараф кала икән? Шулкадәр көчле тәэсир итә ки, тетрәндерә бу җыр, күңелнең иң түренә үтеп, сине үз җирең, үз илең өчен көрәшкә чакыра, азатлыкның яңадан кайтачагына ышаныч тудыра. Аның янына татарлар яшәгән башка төбәкләрдән дә киләләр иде. Әйтик, Башкортстанда аның иҗатташ дуслары күп булды. Татар-башкортның легендар җырчысы, саекмас моң чишмәсе Фәридә Куцашева белән алар гомер буе дустанә яшәделәр, бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Ф.Кудашеваның ире, мәшһүр композитор Бәхти Гайсин да килә иде, Гөлшат апаның "Кичегеп килгән мәхәббәт" һәм "Кара мыек" шигырьләренә матур көйләр язды, нәтиҗәдә популяр җырлар туды.

Гөлшат апаның 70 яшьлек юбилее күңелдә якты хатирә булып калды (бу аның соңгы бәйрәме булды, 75 яшь тулган көнне аңа инсульт булып, каты авырып китте).

1998 елның 28 февралендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм комедия театрында аны хөрмәтләү кичәсе узды. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, театр җитәкчеләре, Минзәлә, Сарман районы хакимият җитәкчеләре һ.б. юбилярны кайнар тәбрикләделәр. Тантаналы бүлектән соң, Гөлшат апа иҗат иткән, озак еллар сәхнәдә уңыш белән барган "Гайфи бабай, өйлән давай!". комедиясе күрсәтелде.

Шул юбилей көннәрендә Гөлшат апаны Кремльдә Президентыбыз М. Шәймиев кабул итте. Берәүгә дә сер түгел, кайберәүләр мондый очрашу форсатыннан оста файдаланып, үзләренең шәхси проблемаларын хәл итәргә тырышалар. Гөлшат апа исә Президентка әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, шәхсән үз иҗатына игътибары өчен рәхмәтен әйткәч, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре С. Сәйдәшев, С. Садыйкова, Ф. Ильская, Г. Болгарская, Г. Камская, Ш. Әсфәндиярова, В. Шәрипова һәм башкаларның истәлекләрен мәңгеләштерү зарурлыгы, өлкәннәр тәрбиясеннән читтә калучы балалар язмышы өчен борчылуын белдергән. Президент бу фикерләр белән килешкән.

1990—2003 елларда Гөлшат апа драматург буларак бик актив эшләде. Аның комедияләре К. Тинчурин театрында уңышлы барды һәм әле дә репертуарда. Әмма шушы театр җитәкчеләре белән бәйле булган һәм Гөлшат апаны гомеренең соңгы елларында бик нык рәнҗеткән бер күңелсез хәл турында әйтми кала алмыйм.

Дистәләрчә еллар бик кысан, бернинди уңайлыклары булмаган артык тузган торакларда көн күреп җәфа чикте Гөлшат апабыз. Тузган торактан күчкәндә дә (1970 еллар уртасы) аңа Октябрьская урамында бер бүлмәле "хрущевка" бирелә. Анда ул 20 елга якын яшәде, иҗат итте, зарланмады. Иң кызыгы, Мусин урамындагы ике бүлмәле "хрущевкага" күчәргә җыенып йөргәндә, таныш түгел бер ир кеше килеп, Гөлшат ападан бушаячак фатирны күрсәтүен сорый. Озак еллар төрмәдә утырып кайткан бу адәмне район башкарма комитетыннан җибәргәннәр икән. Фатирны карагач: "Юк, мин мондый фатирга риза түгел",—дип чыгып китә бу. Ә иҗат кешеләре ничек кенә риза әле!!

Тормышта халык белән бергә атлаучы, аны борчыган проблемаларны һәм куандырган шатлыкларны уртаклашып яшәүче, бик сизгер, зыялы Гөлшат апа тузган торак мәсьәләсенең уңай чишелешенә битараф кала алмады, шуңа багышлап "Тузган торактан күчкәндә" дигән пьеса язды. Пьесаны К. Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин укып чыга һәм авторга аны сәхнәләштерергә вәгъдә бирә. Гөлшат апага аның 12 вариантын эшләткәннән соң, һичшиксез куябыз, инде репетицияләр башланды, дип белдерсә дә сүзендә тормады. Үзе вәгъдәсен төгәл үти торган шәхес булганлыктан, ир кешенең мондый ямьсез гамәлен Гөлшат апа авыр кичерде, гафу итә алмады. Соңрак бу әсәр Татарстан Яңа Гасыр телевидениесендә, режиссер Нурания Җамали куелышында, күп серияле фильм итеп күрсәтелде һәм тамашачьшарның уңай бәясен алды. Президентыбыз М. Ш. Шәймиевка да бу фильм ошаган булып чыкты, аның исеменнән сценарий авторы Гөлшат Зәйнашевага 50 мең сум бүләк тапшырылды.

Гөлшат апабыз ике елдан артык каты авырды. Хастаханәдә дә, санаторийда да булды, әмма табиплар ярдәм итә алмадылар. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аек акылында иде, кыенлык белән булса да сөйләшеп ятты. Яныннан кеше өзелмәде, балалары, туганнарыннан тыш бик күп дуслары аның хәлен белергә, кизү торырга килделәр.

Барчабызны тетрәндереп, якыннарын, чын дусларын тирән кайгыга салып, Гөлшат апабыз 2005 елның 1 нче апрелендә арабыздан китеп барды. Ул матәм көнне Татарстан радиосы иртәнге тапшыруларын Гөлшат апаның "Китмә, сандугач" җыры (Рөстәм Яхин музыкасы) белән башлап җибәрде һәм кайгылы хәбәрне халыкка җиткерде. Мәрхүм белән хушлашу, матәм җыены, Г. Камал театрында уздырылды, театр шагыйрәне соңгы юлга озатырга килгән халык белән тулы иде.

Гөлшат апабыз арабыздан үзе китте, әмма аның мәңгелек җәүһәрләргә әйләнгән моңлы җырлары калды. Үзе вафат булгач, 2006 елда аның сайланма әсәрләре дөнья күрде, Казанда Гөлшат Зәйнашева музее булдырылды Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыңда аның иҗатына багышланган фәнни хезмәт— диссертация якланды. Чаллы педагогика институты укытучысы Дания Нигьмәтҗанова профессор Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә шагыйрәнең ярты гасырлык күпкырлы иҗатына тирән анализ ясаган, лаеклы якты бәя биргән.

Татар сәнгате, мәдәниятенең киләчәге турында ихлас кайгырткан шагыйрә исеме кадерле ядкарь булып чор хәтерендә уелып калыр дип ышанасы килә.

Марс Гаитов.
"Казан утлары" № 1, 2008.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013