Бүген Әдипләр: Ркаил Зәйдулла
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ркаил Зәйдулла


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла Шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла (Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чувашстан Республикасының Комсомол районы Чичкап авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.
Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса. Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», < Төнге сәфәр» Һ.6.). Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле.
Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Р. Зәйдулланың аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.
Ркаил Зәйдулла — 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Кояшлы күзләр: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 64 б.~ 3500.
Урыс кышын озату: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 80 б.— 3600.
Күрәзә: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 151 б.— 1500.
Ил: Хикәяләр, әдәби-публицистик мәкаләләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2000.— 336 б.— 3000.
Татар таҗы: X—XVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004,— 103 б.

Библиография

Илшат ВӘЛИУЛЛА. Илче
Миңнуллин Т. Шигырь язарга өйрәтәм // Казан утлары.— 1983.— № 5.— 173—175 б. Г ы й л ь м а н о в Г. «Күрәзә» // Соц. Татарстан.— 1988.— 12 авг. Корбан Р. Күрәзәче//Шәһри Казан.— 1990.— 26 окт. РәшитовӘ. Безнең буын шулай яначакмы? — Китапта: Иман яңартканда.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. Шәмси С. Ил гаме//Идел.— 2000.— № 4.— 37 б. Заһидуллина Д. Тәңре кылычы кайчан иңә? //Мәдәни җомга.— 2000.— 18 июль. Сафина Н. Ил турында «Ил» китабы//Казан утлары.— 2000.— № 12.— 140—144 б. ХуҗәхмәтФ. Сандугачлар саташмасын // Мәдәни җомга.— 2001.— 22 июль.

Ркаил Зәйдулланың иҗаты турыңда каләмдәшләре

Казан дәүләт университеты студенты Ркаил Зәйдуллинның дүрт шигыре басылып чыккан. Яратам мин бу малайның шигырьләрен, өметем зур ул егеткә. Мин аңарда иҗат кешеләренә иң кирәкле сыйфат — тыйгысызлыкны күрәм. Җаны тынгысыз аның, яшьлеккә хас бунтарьлыгы да бар. Бик әйбәт. Яшь чакта да бунтарьланмагач, картайгач ни кала? Мыштым гына каш астыннан карап йөргән малайлардан куркам мин. Чаттан торып берәр этлек эшләп, җанны өшетерләр сыман. Әдәбият ачык йөрәкле (душа нараспашку) затларны яратарак төптә.

Туфан Миңнуллин, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1983

Миңа бүгенге шагыйрьнең гадәти тормышта әлегәчә беркем дә абайламаган матурлык һәм гариплекне күреп алуы, шуны хәленнән килгәнчә әйтеп бирүе кыйммәт. Үз учында пешә-пешә алып килгән ут белән үрләтеп җибәргәндә генә аның шигырь учагы укучыны җылыта ала. Яңа шигырьләрен укыган саен ышана барасың, сүздә саксызлыкларын, бераз поза ясауларын искәрткән хәлдә дә — яшьләрдән әлеге юлга иң якыны Ркаил Зәйдуллин бугай. Яшь шагыйрь кайбер күренешләрне бәяләгәндә кайнарлана, ашыга төшә, хикмәтен табып өлгерә алмый. Ләкин бу — әлегә аның кимчелеге түгел, бу аның иҗади кыюлыгы турында сөйләүче билге. Ягъни Р. Зәйдуллинның тормыш катламнарына, шагыйрь буларак, үз кордаш ларыннан алдарак, тирәнрәк үтеп керүе нәтиҗәсе.

Салих Маннапов, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь. 1983

Р. Зәйдулланың лирик героена, гомумән, вакланмаска тырышу, егетләнү, тормыш-яшәеш мәсьәләләрен бер талпыныш, бер селтәнү белән хәл итәргә омтылу, көчле кешеләрчә яшәргә теләү хас.
Шуңа күрә дә мин «торгынлык чоры» дигән төшенчә әле тумаган да бер вакытта менә шул афәтне җаны-тәне белән сизеп, аның асылын тоеп алган шагыйрьнең, уйлап-уйлап та уйларының очына чыга алмаганнан соң, эчендә кайнап күтәрелгән җан ачысына түзә алмыйча:
Никтер шушы кырмыска оясын
Таяк тыгып болгатасы килә, —

дип әйтүеннән гаеп тапмыйм. Шагыйрьнең нинди кырмыска оясын болгатмакчы, актармакчы булуы аңлашыла ич. Бүгенге акыл югарылыгыннан караганда, көн кебек ачык: яшь шагыйрьнең кайчандыр «хулиганлык» дип бәяләнгән күңел омтылышы, асылда, аның торгынлык чоры тәртипләренә карата бик табигый, хәтта самими реакциясе булган... Дөрес, оя туздыруның ниндие дә яхшы түгел инде аның, бу мәсьәләдә Т. Миңнуллин белән килешмичә ярамый. Ләкин без торгынлык дәверенең хәмер парларыннан сөрсегән һавасына, күңелләргә ябышкак шакшы пәрәвез сыман сарылган рәсми ялганнарына, кешене бөҗәк хөкемендә яшәтүгә корылган тәртипләренә каршы баш күтәргән япь-яшь (егерме яшьлек!) шагыйрьне аңларга, аның бу изге омтылышын тәкъдир итәргә бурычлыбыз.

Фэиз Зөлкарнай, әдәби тәнкыйтьче. 1988

Ркаил шигырьләренең тирән мәгънәле эчтәлеге белән танышуны укучының үзенә калдырып, биредә үзебезнең бер зур куанычыбызны гына әйтеп узасы килә. Шагыйрь зур шигърият юлына килеп чыккан. Иң авыр, иң олы каршылыклар тупланган юлга аяк баскан. Талант һәм каһарманлык — иң күп сорала торган юл ул... Бу гасырның башында Тукайлар атлаган юл! Гасырның ахырында, инде гасыр тәмамланып килгән чагында, Тукайча әнә шундый кыю аһәңле яшьләрнең ул юлны дәвам итүе — татар укучысына гына түгел, ә тулаем татар милләтенә дә бик зур куаныч!

Мансур Вәлиев, әдәби тәнкыйтьче. 1990
Ркаил Зәйдулла

Гөләпләр керфеге

Офыкта кызгылт бөркет алтын канатларын җәйгән. Күк гөмбәзе әле яңа гына юган тәрәзә пыяласы сыман зеңләп тора. Бөркет канатларын аз гына кагып алыр да, җем-җем итеп торган каурыйлары бөтен дөньяга таралыр сыман. Агачлар арасына качкан җил малае миңа телен күрсәтә...
Без әтәй белән сусыл үләннәрне ерып урманга кереп барабыз. Урманның мыш-мыш сулыш алганы ишетелә.
Минем тамагыма төер утыра. Тезләнеп офыктагы бөркеткә кулны сузасым, күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне кычкырасым килә:
Кояш, цык, цык!
Көндез дә, төнлә дә цык!
Синең өцен һәр цакта
Минем тәрәзә ацык.

Өстендәге катлам-катлам гасырлар басымын җиңеп миндә, күрәсең, мәҗүсилек бәреп чыккандыр. Табигать белән япа-ялгыз калган кыргый кеше... Минем өйрәнчек шигырьләр һәрвакыт шулай табигатькә эндәшү белән башлана иде: «Яңгыр, яңгыр!» яисә «Җил! Кил монда...»
Бу самими юллар телемне ачкан сүзләрдән тезелә. Мин әле әдәби телнең барлыгын белмим. Цык-цык... Гүя һун баба-ларыбызның дагалы тояклары Рум юлларының ташларына бәрелә. Хәер, Алтын Урда ханнары да «ц»ылаштырып «сү-ләшкән», дип язалар бит...
Мин әле шигырьнең вәзенен дә чамаламыйм. Шигырь сабыйлык туфрагында ботаклы-чатаклы куак булып үсеп чыга. Куакларны ерып, үз сукмагымны эзлим, гөләпләрнең керфегенә килеп төртеләм...
Әдәбиятның киң, сикәлтәле юлына килеп чыккач, мин шул сукмагымны сагынып елармын.
2003
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013