Бүген Әдипләр: Зөфәр Әхмәтов  Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөфәр Әхмәтов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Зөфәр Инсаф улы Әхмәтов (З.Әхмәт) Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында 1970 елның 15 февралендә туа. Яңа Кәшер авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1988-1990 елларда Камчатка ярымутравында хәрби хезмәттә була. Хәзерге вакытта «Татнефть-Рем Сервис Транспорт» ҖЧШтә эретеп ябыштыручы булып эшли. Гаиләсе белән Яңа Нәдер авылында яши.

Әбиемә

Төтен исе бәрә борыннарга, 
Әби мунча яккан, ахры. 
Эчтән генә нидер көйли-көйли, 
Баса бугай чәк-чәк камыры.

Оныклары, бәлки, кайтыр диеп 
Салды микән кабак бәлеше? 
Өстәл тулы коймак, кабартмалар, 
Һәркайсына мулдан өлеше.

Чәйләрен дә инде яңарткандыр,
 Нигъмәтләргә тулы өстәле. 
...Оныклары гына кайтмый кала, 
Кайта алмый, күп шул эшләре.

Кич утырып әби оек бәйли, 
Бияләйләр бәйли барсына. 
Авылыма кайтканнарым саен, 
Чыга кебек әби каршыма.

Таң

Таң ата, авыл уяна,
Сайрап-сайрап куя таң кошы. 
Чыбыркылар шартлый, көтү китә: 
Кәҗә, сыер, сарык тавышы. 

Сәвәләйдән кояш күтәрелә, 
Җиләкләргә төшкән чыклары. 
Алмалар да алсуланып килә, 
Чияләрнең пешкән чаклары. 

Урсал елгасына томан яткан, 
Томаланган елга буйлары. 
Шуңа килеп кушыладыр инде 
Уразмәтнең чишмә сулары. 

...Якындагы шәһәр уянадыр
(Ишетелә бугай шаулавы). 
Шәһәрләрдән алда башлана шул 
Минем авылымның таңнары.

Уйлану

Халкым минем горурлана 
Батыр уллары белән. 
Алишлары, Җәлилләре 
Татарга дан китергән.

Йөрәктә шом тынгы бирми, 
Гомер үтәме зая? 
Илсатарлар күбәйде шул, 
Илсакларлары кайда?

Тәрбияләсәк яшьләрне 
Җәлилләр рухы белән. 
Качып та йөрмәсләр иде 
Армия хезмәтеннән.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013