Бүген Әдипләр: Заһит Хәким
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Заһит Хәким


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Заһит Хәким
Дөнья шаулый, ыгы-зыгы кила. Дәверләр өстенә дәверләр җимерелеп төшә. Ишелеп төшкән дәвер курганнары астында калып язмышлар сытыла. Кеше язмышлары.
Ходайның һәр колы - адәм баласы - уникаль җәүһәр, һәркемнең тормыш юлы аерым роман итеп язарлык кыйммәткә ия. Бигрәк тә сугыш җәһәннәме кичергәннәрнеке.
Ютазыда яшәүче Заһит Хәким профессиональ язучы түгел. Ул сугыштан гарипләнеп кайткан, гомер буе авыл җирендә яшәгән, колхозда эшләгән. Ләкин тән яралары төзәлеп бетсә дә, җан җәрәхәте тынгы бирми. Бергә уйнап үскән, тальян гармун белән урам әйләнеп мәхшәргә ташланган яшьтәшләренең шәһит киткән җаннары тынгы бирми аңа. Заһит аганың бу повесте аларның рухына дога булып ирешсен. Амин.

Әхмәт Дусайлы.

БАТЫР ӨЛЕШЕ

Повесть

Малайлар

Җир өстеннән пар күтәрелә. Кешеләрнең йөзләре кырыс.
Сабир бабай, атларның буразналар шикелле буй-буй калкып торган кабыргаларына бертын карап торды да:
- Ай-һай, оланнар, бу малкайлар белән язгы чәчүләрне башкарып чыгулары, йә Алла инде, - дип куйды.
Изге эшкә керешергә торганда, аның бер дә алай дип әйтәсе килмәгән иде. Сабир бабайның йөрәге әрнеде. Күңелендәген әйтмичә булдыра алмады ахрысы ул.
Бер сәнәк печән күрмичә, кышны коры саламда чыккан атлар башкача ничек булсын инде.
Шулчак һавада тургай үзенең җырын башлап ждбәрде.
Кояш ягымлырак карый башлады.
Шул минуттан басуларга җан керде.
Малайларның сызгырып җибәрүләре, җәйрәп яткан киң кырларга чыккан апаларның, җиңгәйләрнең аз вакытка булса да кайгы-сагышлардан бушанып торасы килүдәнме, иң кадерле йөрәк җырлары барысы бергә кушылуданмы, сугыш еллары язына гына хас моңның басулар өстендә җай гына тирбәлә башлаган бер мизгеле иде бу...

* * *
Бар бит дөньяда башларын мендәргә төртүгә үк мәчесы-ман мырлап оерга гына торган бәхетле кешеләр.
Меңгә кадәр санап та карады Шәйхи, юк инде, йоклап кына китә алмый. Аптырагач, шушы көйгә барганда, сөрәсе җирләрнең янудан күпмегә сузыласын, тырмалауның барчасын исәпкә алганнан соң, чәчүнең ничә көннән төгәлләнергә тиешлеген дә исәпләп чыгарды.
Шулай ятканда, кемдер урыныннан торды да, шым гына куыштан чыгып китте.
Ята торган урыны куыш авызы турында булганлыктан, Шәйхигә аның ни эшләп йөрүе ачык күренә.
Менә ул атлар янына барды. Кармалана торгач, улак астыннан нәрсәдер тартып алды, улакка таянган хәлдә, бертын куышка таба карап торды да, ашыга-кабалана чәчә торган җиргә кереп китте.
Шәйхи торып утырды.
Шулчак, кичке якта Рәхмәйнең, атлар арыды дип, чәчкечне басу уртасында калдырып кайтуы исенә төште. Кара төндә бу кешенең нәрсә уйлап йөрүе Шәйхигә аңлашылган кебек булды. Бер дә уйлап тормыйча куыштан чыкты да, карачкыны күздән җуймаска тырышып, сак адымнар белән аның артыннан китте. Алар төн пәрдәсе астында шактый гына җир үттеләр. Менә берзаман, караңгылык эченнән ялтырап, чәчкеч күренде. Карачкы ипләп кенә чәчкечнең капкачын ачты. Култык астыннан капчык алып, мышный-мышный бодай тутыра башлады.
Шәйхи андрга якын гына басып тора иде. Ул абайлап алмагае дип, җиргә ятты.
Карак чәчкечтәге бодайны тутырып бетергәч, капкачны чыккач, ябып та тормыйча, ашыгып китеп барды. Юлга җилкәсен сикертеп, капчыкны җайлап күтәрде.
Шәйхигә үзен сиздерергә вакйт иде инде. Тамак кырып куйды; Карак кисәк кенә артка әйләнде.
Шәйхи бернәрсә дә сизмәгәндәй:
- Ә, Рәхмәй абый икән әле, - дигән булды.
Карак сүзен ничек башларга белмәде, ык-мык итте, ахрыда:
- Менә керләнгән киемнәрне кайтарып килим дигән идем, көндез кая аның ише белән йөрисең, - дигән булды.
Шәйхи белмәмешкә салышып, аның капчыгына кагылып алды һәм:
- Киемнәр түгел бит монда, Рәхмәй абый, чәчүлек бодай, - диде.
Рәхмәй юл уртасында туктап:
- Син, энем, күп шаулама, дөнья булгач төрле чак була. Менә өч көн инде, өйдә тел очына салырлык та ризык юк. Аларны ачка үтереп булмый бит. Куырып булса да ашарлар дигәннең эше иде.
- Чәчүлек бодайны кире урынына илтеп сал инде син, Рәхмәй абый.
- Шәйхи знем, син ир бул. Калган ягын ничек тә икәү килешербез.
Бу үз эченә генә бикләнеп яшәүче кешенең тотылганнан соң да карышып маташуын күргәч, Шәйхинең җен ачулары чыкты:
- Рәхмәй абый, яхшы чакта бодайны үз урынына илтеп сал. Юкса соң булыр, - диде.
Рәхмәй ут янып торган күзләрен Шәйхигә төбәп, аның каршысына ук килеп басты.
- Акыр, акыр, ашка төшкән таракан. Никадәрле акырсаң да, моңда сине этләр дә ишетмәс.
- Әллә син монда үзең генә дип беләсеңме? Мостайлар әнә теге куак артында гына. Бер сызгыру белән килеп җит...
Карак бөтен зәһәрен җыйнап Шәйхинең авызына сугарга кизәнде.
Шәйхи күпмедер дәрәҗәдә тайпылыш ясарга өлгердеме, һәрхәлдә каракның чукмардай йодрыгы Шәйхинең авызына түгел, яңагына төште. Шәйхи ниңдидер чокырга мәтәлде. Аның бөтен гәүдәсен ярсу биләп алды. Теше-тырнагы белән Рәхмәйнең бугазына ябышырга уйлап, урыныннан сикереп торды. Шул ук вакытта аның күңеленнән Рәхмәйгә көче җитмәячәге чагылып үтте. "Их, кулга күсәк сыманрак берәр нәрсә", дип тешләрен кысып өзгәләнгәндә, тырмаларны шушы тирегә генә тугарып калдырулары исенә төште.
Җир башына чыккач, аларны эзләп озак йөрергә туры килмәде, әллә каян вәлүкләр агарып күзенә чалындылар. Йөгереп барып урта вәлүкне ычкындырып алды да, җилкәсенә салган хәлдә кире йөгерде.
Карак ерак китә алмаган иде әле. Караңгылык эченнән, җилгә селкенгәләп торучы бакча карачкысыдай булып, Рөхмәй күренде. Аның артыннан килеп җитәрәк, Шәйхи адымнарын акрынайтты, тынычланырга тырышты. Әмма ярсыган йөрәкне тиз генә тыеп булмый икән шул.
- Кире борыл, карак, юкса вәлүкнең тимерле башы белән түбәңә манам, - дип кычкырды Шәйхи.
Карак аны ишетмәгәндәй юлын дәвам итте. Ирексездән Шәйхинең күңеленә, әллә кинәт кенә ташланырга чамалап барамы, дигән уй килде.
- Борыл, диләр сиңа...
Тегесе бу юлы да дәшмәде.
Кайта торгач, Шәйхи бераз тынычлангандай булды.
- Нәрсә, әллә авылга кайтабызмы. Теләгәнеңне сайла. Әйдә, авылга икән, авылга. Шушы бодай белән бергә, урлап җыйган башка әйберләреннән дә колак кагарсың, ичмаса.
Рәхмәй чукрак кешедәй һаман бер якка да дәшмәде. Шулчак каршыдан сыңар күзе белән генә ай карады. Бераз җир кайткач, Рәхмәй кисәк кенә туктап калды.
- Нигә туктадың? Әллә миеңә барып җиттеме? - диде Шәйхи аңар. - Этлек уйлап торсаң, үзеңә үпкәлә.
Карак берничә минут уйланып торганнан соң, кирегә таба борылды.
- Шулаймы, башта ук тыңлыйлар аны.
Күпмедер ара киткәч, Рәхмәй тагын туктады. Тезләнде. Калтыранган тавыш белән:
- Энем, Шәйхи, зурга җибәрә күрмә инде, берүк. Гомерем буена туганым кебек хөрмәт итәрмен, - дип ялына башлады.
- Хәзер булмый инде. Канымны катырдың, - диде Шәйхи аңар. - Ислам абыйга ялынырсың, нишләтсә дә - ул.
- Шушы борын асты да кипмәгән нәрсәгә тел әрәм итәргә кирәк бит, - дип мыгырданды ул, аяк өстенә торып басканда.
Вәлүк күтәреп Рәхмәй артыннан атлаганда, Шәйхи үзен артык киеренке хәлдә хис итте. Шулчак ирексездән аның күңеленә: ә дошман тылыннан тел алып кайтучылар?.. Мөгаен алар да нәкъ менә шушылай итеп кайталардыр, башкача ничек булсын инде, дигән уй килде.
Кешеләр уянып чыксыннар да, бу карактан тизрәк котылыйм дип, куыш янына кайтып җитәр-җитмәс үк Шәйхи:
- Мостай, - дип кычкырып җибәрде.
Иң элек куыштан Нурҗан атылып чыкты. Ул күзләрен угалап, бер Шәйхинең җилкәсендәге вәлүккә, бер Рәхмәйнең капчыгына бертын карап торгач:
- Я, Аллам, нишләвегез соң бу? - дип кычкырып җибәрде. Ул арада башкалар да куыш алдына чыгып бастылар.
- Менә чәчүлек бодайны урлаган. Тоткач, карышып маташкан була.
Сәлимә Шәйхигә карап-карап торды да:
- И, җаным, кешелектән чыгарып бетергән бит үзеңне, - диде чын-чынлап кайгыра башлап.
Кызлардан кайсысыдыр түгәрәк көзге сузды. Шәйхи вәлүкне лапылдатып җиргә ташлады да, көзгегә карады, аның уң як бите нәрсәдер тутыргандай булып кабарган, авызы бөтенләй икенче якка күчкән. Шаукымы күзенә дә тигән.
Нурҗан бу хәлгә ышанырга теләмәгәндәй, башта Шәйхигә карап алды, аннары Рәхмәйнең каршысына ук барып, аның йөзенә бер караш ташлап алгач:
- Күз карасыдай итеп, җилкәләребез белән кайлардан гына ташымадык без аны. Шуңар ничек кулларың барып урларга кирәк? - диде өзгәләнеп.
- Менә әкәмәт, болай да җитми бит әле ул безнең.
- Дигәндәй, бар икән, агай, дөньяда кешесе дә.
- Бәрәкәт, адәм рәтле кеше булса ул, монда урлашып та ятмас, әллә кайчан сугышта булырые.
Рәхмәй борын астыннан гына мыгырданды:
- Чирле булгач...
Бер як читтә күзләрен чет-чет итеп йомгалап торган Сабир бабайның да түземлеге җитмәде:
- Анысы, Рәхмәтулла энем, илгә яу килгәндә, юк-бар чирне сәбәп итеп, өйдә яткан ир - ир түгел инде ул, ие. Чир ул, - диде.
Башка кешеләрнең сүзләрен колак артыннан гына үткәреп җибәрсә дә, Сабир бабайның тешсез авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, ашыкмыйча үткәреп әйткән бу сүзләре, Рәхмәйнең бәгыренә кадалдылар. Ул үзенә төбәлгән нәфрәтле карашлардан котылырга теләп, капчыгын аяк астына ташлады да, куыш артына чыкты.
Бу минутта ул бөтен колхоздашларын дошман итеп күрде. Аның тыны кысылды. Бөтен дөньясында берүзе каласы килде. Әгәр аны кеше аягы басмаган кара урман уртасына китереп, менә шушында берүзең яшә дисәләр, ул моңар шатланып риза булыр иде.
Көн тәмам яктырып җитте. Салкынча җил исеп куйды.
Җир өстенә ак элпә булып, язгы кырау төште.

* * *
Әбәткә туктап, аш янына утырырга гына торганда, эшләпәсен култык астына кыстырып, Ислам агай килде.
Аш яныннан кузгалуга, Ислам агай колхозчыларга бер урынгарак җыйналырга кушты. Үзе куш каен янына килеп, аның корыган ботагына бөтенләй рәвешен югалтып бетергән эшләпәсен элеп куйды.
- Туганнар, сез Рәхмәй белән булган төнге хәлне беләсездер инде, - ул сүзеннән туктап бертын торды, - кая соң әле ул? Әйдә, чыгып бас әле, колхоздашларың каршысына. Ни йөзең белән син чәчүлек орлыкка кул суздың? Башта менә шул сорауга җавап бир?
Рәхмәй, башын түбән игән хәлдә, алга табарак узды:
- Ачка үлсәләр дә, яңадан колхоз әйберенә ягылмам. Мине кичерегез инде, авылдашлар. Ялгыштым мин. Нинди җәза бирсәгез дә риза. Мине судка гына бирмәгез инде, берүк.
Урнашкан тынлыкны бозарга курыккандай, сүз әйтергә берәү дә ашыкмады.
Рәхмәйгә бу кешеләрнең карашлары үткен уклар шикелле булып, бөтен уй-фикерләрен, хәтта гәүдәсен дә тишкәләп үтәләрдер кебек тоелды. Монда инде ул үзенең артык икәнлеген, шулай ук бу мутлыкның башка вакыттагыча шома гына үтмәячәгенә дә төшенә башлаган иде.
Тынлыкны Ислам агай бозды:
- Еллар имин, тормышлар мул чагында, барыбыз да әйбәт, - дип дәвам итте ул сүзен. - Җирәнгеч кешеләр үзләренең сатлык икәнлекләрен менә шушындый чакта күрсәтәләр дә инде. - Ул бермәл сүзеннән туктап торды. - Идарә членнары белән киңәшкәннән соң, бу хәл безнең колхозда сонгысы булсын өчен, без аны, колхозчылар, сезнең хөкемегез алдына куярга булдык. Рас шулай икән, кемнең нинди тәкъдиме бар, әйтегез.
Чал мыегын сыпыргалап Сабир бабай күтәрелде:
- Ислам, кара әле, икенче эшкә кушарга кирәк аны. Йөрсен әнә малайлар белән сабанда. Яисә безнең белән тырмада.
Сабир бабайга кушылучы булмады...
Икенче көнне, Шәйхи атларын тын алдырырга туктаган бер арада, су эчәргә дип, куыш янына килгән иде. Караса, витринада стена газетасы эленеп тора. "Кыю комсомолец" дигән баш мәкаләдә аны язганнар. Ике колхоз арасындагы социалистик ярышта колхозның алдынгы булуы, азакка таба кимчелекләр...
Су эчте дә, китәргә генә кузгалган иде, аның каршысына тып итеп Җинан чыгып басмасынмы.
Җинан...
Өстенә ап-ак блуза белән кап-кара итәк кигән, башына кызыл косынка бәйләп куйган агитатор кызны күрүгә, Шәйхи югалып калды. Аһ шул Җинанның кура җиләгедәй мәмрәп пешкән иреннәре, блузасын бер күтәреп, бер төшереп торган, йомарлам май кебек күкрәкләре, күгәрчен гөрләвенә охшаш назлы тавышы...
Каен артына посып торган икән.
- Менә син нинди икәнсең, - диде ул Шәйхинең әле һаман шеше кайтмыйча чалшаеп торган йөзенә текәлгән хәлдә.
Шәйхи уңайсызланып читкә карады.
- Әбәү, Шәйхи, мин сине авылдагы егетләр арасында иң юаш-җебегәне дип йөри идем тагы. Баксаң, синең эчеңдә арыслан йоклап яткан икән ләбаса, - диде кыз елмаеп.
Шәйхи үзенең чәчкә аткан иске чабатадан, ямаулы иске пинжәктән булуына уңайсызланды да, бер сүз дә дәшмичә китеп барды.

* * *
Язгы чәчүне тәмамлаганнан соң, урак өстенә кадәре билеңне язып, иркенләп бер сулыш аласың. Нәрсә генә дисәң дә, колхозда эш бетеп тормый ул, анысы. Әнә, үләннәр тубыкка җитеп килә.
Атлар да кышкы ябагаларын салып ташладылар. Аларга да ат кыяфәте керде. Берничә кеше ашыкмыйча гына фермаларда ватык-җимерекләрне төзәткәләп йөриләр.
Шәйхиләр, атларның тезгеннәрен парлап бәйлиләр дә, урамны иңдәп һәр көнне иртән пар җирләре сөрергә басуга китәләр. Кайчакта, бригада күренми башлагач та, авыл арасында тузан өермәсе калдырып, үкчәләре белән атларның касыкларын төя~төя узыша башлыйлар. Барысы бергә тигезләшеп бара башлагач, Ибрай кайгылы тавыш белән әйтеп куя:
- Их, малайлар, менә ничә ай инде әтинең хат-хәбәре юк. Әллә исән, әллә... - Ул авыр итеп көрсенә. - Без монда сабан сөреп йөрибез. Бер өйрәтеп бирсәң, валлаһи, хатын-кыз да әкәмәт әйбәт итеп сөрә ала инде, югыйсә.
Тынып калдылар. Атларның тупылдатып баскан аяк тавышлары гына яңгырый.
Бераздан тынлыкны Камали боза:
- Безгә анда китәргә хәтсез бар шул әле.
- Ә может сугыш та бетеп куяр әле.
- Егетләр, әгәр рөхсәт итсәләр, мин фронтка үземнең "Герой"ыма атланып китәр идем. Искәрмәстән җирдән атылып кына килеп чыгар идем дә, кылыч белән фашистларның башларын уңды-суллы тураклар идем.
- Әкәмәт тәгәрәттең ди, табын яныңдагы шинелле бәрәңгене. Фашистлар синең каршыңа килеп "чибәр егет, зинһар өчен безнең башларыбызны гына чабып өзә күрче" дип ялынып тормаслар шул.
- Исең киткән икән, дигәндәй, шүрләп торсаң, билгеле инде, аларны җиңеп булмый.
Әңгәмә шунда өзелә.
Сабанчының аның ни, муенында дилбегә, чыбыркы бөлдеркәләп беләккә киелгән, ике кул белән сабан башы гына тотып йөрисе инде.
Мунчаладан юньләп бөтермичә ишкән дилбегәне кисәң, җирне беренче әйләнүдә үк, борылып та карый алмаслык булып муеныңның кара кутырга әйләнүен көт тә тор. Шәйхиләрнең атлар өйрәнгән, сабаннар көйле булгач, дилбегәне сабан башына элеп куялар да, кирәк булмаганда кагылып та карамыйлар.
Сөрә торган җиргә каз чәе, билчән ише чүп үләннәр котырынып үскән. Атлар шул үләннәрне төбе-тамыры белән йолкып алалар да, җиргә төшермичә ашанып йөриләр.
Менә син, ялаңаяк килеш җирнең тәнгә рәхәтлек бирә торган салкынлыгын тойган хәлдә, буразнадан атлыйсың, синең аягыңны кытыклап сабан калагы әйләндереп салган дымлы туфрак коелып кала. Сабаныңа иелебрәк карап йөрсәң, җир үзе сиңа каршы килә төсле. Бөтен ипине урталай кискән кебек, аны башта сабанның пычагы кисеп калдыра, сабан калагы шул эздән килеп, җирнең өске катламын әйләндереп сала бара. Синең артта ялтырап ефәк тасма сузылып кала.
Уң ягынд күз салсаң, кемдер канат белән майлап чыккан шикелле булып, кояш нурлары астында ялтырап, сөрелгән җирең җәйрәп ята.
Сабан тәгәрмәчләренең туктаусыз чырылдаган тавышлары әллә бар, әллә юк инде ул, андр шулкадәр күнегеп беткәнсең, хәтта син аны ишетмисең дә.
Ә инде сабанның калагына атлаган саен балчык катса, ул үзеңә дә, атларга да этлек. Этлек дигәннән, сер итеп кенә әйтим әле. Шәйхиләрнең үзләренең дә этлекләре булмады түгел, булды. Балчык ката торган сабан калагын күрше колхозның ялтырый торган калакларына алыштырып алып кайтуда...
Сөрә торган җирнең буе чакрым ярым бардыр, иртән шул җирне бер әйләнеп чыгалар да, икенче мәртәбәсендә урман буена җиткәч, атларын тын алдырырга туктаталар. Моны атлар да беләләр. Урманга якынлашкан саен, алар адымнарын тизләтәләр.
Малайлар әлсерәп, чәчәкләр, хуш исле үләннәр уртасына килеп яттылар. Тирә-якта мәһабәт имәннәр, нәфис каеннар мәгърур төстә басып торалар. Һәркайсысы үз урыннарын белеп кенә кошлар сайраша. Аларга атларның пошкырган тавышлары кушыла. Адашкан дулкындай, анда-санда гына агачларның башларыннан сыйпап җил исеп куя. Яфраклар бер-берсе белән пышылдашып, серләшеп алалар. Яфраклар арасыннан сибелгән кояш нурлары, күз камаштыргач җитезлек белән биешәләр...
Иртәдән алып, әбәткә кадәрле сабан артыннан йөреп арыган гәүдәне шушы рәхәт, салкынча күләгәдә, үз иркенә ташлап ял итәргә генә иде югыйсә.
Егетләрнең какча йөзләреннән тынгысыз борчылу сизелә, карашлары юлга текәлгән.
Башка көннәрдә, җир башына чыгып сабаннан атларны тугарып җибәрүгә, аларны Сәриянең җигеп килгән кара биясе, аның янында уйнап йөргән колыны кешнәп каршы ала иде.
Бүген кара бия дә, малайлар белән уйнарга ярата торган колын да, имән төбенә суынырга дип бүлеп куйган ашлар да аларны көтеп тормаганнар шул.
Соңра калып булса да, бәлки бүген дә килер әле дип, юлдан күзләрен алмыйча Сәрияне көтәләр, үзләренчә аның соңга калуына төрле сәбәпләр эзлиләр.
Шул вакыт офыкта карачкысыман гына булып бернәрсә күренде, Камали аяк өсте торып басты да, бераз чекерәеп карап торганнан соң, кызларныкыдай кыйгач, кара кашларын каплап торган зур пилоткасын арткарак этәреп:
- Бәрәк-ә-ә-т, - диде ул аптырагансыман итеп. -Малайлар, бу Сәрия җиңгәчәй түгел. Бригадир Хәйруш, -диде.
Ибрай да ялкауланып кына торып утырды:
- Менә әкәмәт, болай булгач нишлибез инде, ә-ә-ә?
- Хәйруш әллә безгә ипи генә китерә микән, - диде Шәйхи.
Мостай чалкан яткан килеш киндер күлмәген күкрәгенә таба шудырды да, чокыраеп торган эчен кулы белән сыпыргалап:
- Их, егетләр, менә хәзер авыз тутырып, туйганчы ипи ашыйсы иде, - диде хыялга бирелеп.
- Әй, каян килсен ди ул сиңа ипи пешерерлек он. Беркөн үзегез күрдегез ич инде, бөтен келәтләр шып-шыр. Шушы безгә ашка бирелә торган солы оныннан башка, анда бернәрсә дә юк. Ул солы оны да келәтнең бер почмагында гына калган ич инде.
Хисмәйнең артык болай белдекле булырга тырышуы ничектер иптәшләренә ошамады.
- Нәрсә, әллә син ипине дөньяда юк әйбер дип белдеңме? - диделәр аңар.
Малайлар бәхәсләшеп яткан арада, Хәйруш тә килеп җиткән иде инде. Алар барысы берьюлы:
- Нигә Сәрия җиңгәй килмәде? - диештеләр. Хәйруш кыйгаеп беткән тарантасыннан төшеп, чатанлый-чатанлый атның тезгенен корыган имән ботагына бәйләп куйгач кына җавап бирде.
- Сәрия җиңгәгез чирләп киткән шул әле менә.
- Ә нигә, икенче аш пешерүче җибәрергә буладыр бит, - диде аңар Мостай шактый ачулы тавыш белән.
- Бер кешене бишкә бүләр идем, менә әгәр...
Ул тарантасыннан төенчек алып җиргә куйды.
- Оны да, ите дә, тозы да - барысы да шунда, үзегез пешереп ашарсыз, менә шул.
Хәйруш китеп барды, малайлар ул калдырып киткән төенчеккә караган килеш, аптырап калдылар.
Шәйхинең, кайчандыр, әнисенең балтырганлы аш пешергәнен карап торганы бар иде. Ул балтырганны пешекләп, тураганнан соң, йомырка агы белән уып сала иде. Болай иткәч, аның балтырган икәне дә билгеле булмый.
Гөбердәп кайнап утырган казанга башта бераз тоз, аннары он белән уган балтырганны салып җибәрде дә Шәйхи:
- Итне китерегез!.. - диде.
Кояш кыздыра. Егетләр, сабырсызлык белән ашның тизрәк пешеп чыгуын көтеп, утка каршы утырганнар. Коры утыннарны әле берсе, әле икенчесе өстәп тора. Утны ашыктыралар. Ашны тизрәк пешерсен, янәсе. Вакыт-вакыт казан бөтенләй ут эчендә кала.
Бу егетләрнең бишесе дә яшьтәшләр. Мортайның әле шушы арада гына кызлар тирәсендә чуала башлавын исәпләмәгәндә, аларның әле, теге кем әйтмешли, борыннарына ис тә кермәгән. Ибрай, Хисмәй белән Камали турында әйтеп тә торасы юк.
Шәйхинең яратып, күз атып йөри торган Җинан исемле кызы бар инде барын. Тик бу турыда бер кеше дә, хәтта Җинан үзе дә белми әле. Бөтен хикмәт тә шунда, яратуын Җинанның үзенә әйтә алмавы бәгырьне телгәли шул аның. Клубка чыккан саен, бар кыюлыкны җигеп янына ук барам да утырам, калганын тагы күз күрер, дигән була. Җинанның үзен күрүгә, бар булган кыюлыгы югала да куя. Бөтен кеше карап торганда, уңайсызланмыйча ничек итеп аның янына ук барып утырмак кирәк. Ярар ул аны озатып куяр. Анда сине карап торучы да юк, икәүдән-икәү генә, дип күңелен юаткан була. Тагын Җинанга якынлашуга, теле тотлыга. Башка кызлар белән шаярып та, үчекләшеп тә була, ә аның белән...
Ачуың да килмәслек түгел инде бу язучы, шагыйрь дигәннәренә дә. Китапларында гел шомырттай кара, җәйнең чалт аяз күгедәй зәңгәр күзләрне генә мактап язалар. Әйтерсең; башка төрле күз гел дөняда юк. Ә менә Шәйхинең күзләре ямь-яшел. Өстәвенә, дижгез уртасында калган утрау шикелле, борыны да зуррак сыман булып тора.
Уйлап карасаң, гел кимчелексез кеше юктыр ла ул. Әнә Мостайның кашларына кадәре сап-сары. Алар икесе дә шулай инде анысы. Пар килгәннәр шул алар...
Ә менә Җинанның буй дисәң - буй зифа. Озын да түгел, кыска да түгел, кирәгенчә генә. Ул билләрен әйтәсеңме.
Шәйхи аңар тиңме соң? Ирләргә, киресенчә, билең никадәр юанрак булса, шулкадәрле яхшы инде ул анысы. Буй да җитәрлек. Чәч икесенең дә кара, теләсә аны Шәйхи дә дулкынлата ала.
Җинанның күзләре нинди икән?
Аның Шәйхидән бераз олырак булуы мәхәббәт өчен әллә ни зур бәла түгел инде ул анысы.
Әллә нечкәләп-нитеп тормыйча, тотарга да мәхәббәт игълан итәргә микән үзенә? Әгәр дә ул: "Апаем, яшелрәк шул әле син. Берүк тирәмдә чуалып йөри күрмә", - дисә, нишләрсең. Аңың аяк астында егыл да үл инде лутчы. Юк, иң яхшысы өмет белән яшәргә. Алай дисәң, алтын җирдә ятмый шул ул. Берәр йомры башлырак офицер-мазары фронттан яраланып кайтыр да, Җинанны үзенә каратып та куяр. Ул чагында, Шәйхи туган, авызыңны ачып калдың дигән сүз...
Болар әле Шәйхинең тел әйләндереп беркемгә дә әйтелмәгән уйлары. Икенче төрлерәк әйткәндә, дөньяга башын тыгып карар вакыты җитсә дә, борынлый алмый интеккән чебисыманрак уйлары...
Кем белә, бәлки Ибрайның да, Камали белән Хисмәйнең дә, Шәйхинеке сыман күрергә күркәм, тотарга куркам дигән кебек, күз атып кына йөри торган кызлары бардыр...
Их син, Җинан. Менә әле дә ул ярдәм кулы сузарга теләгәндәй, очып кына китәргә торган күбәләксыман, Шәйхинең күз алдында елмаеп басып тора...
Умачны Шәйхи яңа алым белән уарга булды. Башта бар булган онны чиләккә бушатты. Аннары тавыкларга җим әзерләгәндәге шикелле сулап, чыбык белән болгатты да, ургылып кайнаган казанга сибәләбрәк салып та җибәрде.
Бераздан соң ургылып кайнап утырган казанны ут өстеннән алдылар. Малайларның зарыгып көткән ашлары әзер иде инде. Тик ул авызга якын да китерерлек түгел, кайнар булып чыкты. Аны Хисмәй белән Камали суытырга дип, чишмәгә алып киттеләр.
Алар киткәч, Шәйхи табын әзерләргә кереште. Бераздан корыган яфракларны кыштырдатып Камалиаларның кайтып килгән тавышлары ишетелде.
Хисмәй килә-килешкә үк урман яңгыратып:
- Әй, малайлар, аш шундый куе булган, - дип сөрән салды.
Ашны бүлә башлауга, Мостай:
- Балтырган салмаган булсак та куе буласы икән бит бу, егетләр, - диде.
Әмма беркем дә тел әйләндереп, нигә соң Сәрия пешергәндә гел шулпа гына була иде, дип әйтмәде.
Бу минутта барсының да күзләре казандагы яшелләнеп торган ашта. Аннан да бигрәк, казан белән ике арада йөри торган Шәйхи кулындагы чүмечтә.
Күпме зарыгып көткәннән соң, бүре урынына чурлый башлаган корсакларның күңелен күрәбез инде дип өметләнеп, авызларына килгән суларны йотып утырганда, Ибрай тәлинкәләргә бүлеп чыкканны да көтеп тормыйча, сабырсызланып, кашык тутырып аш алды да, йотып җибәрде.
Малайлар аңар таба текәлделәр. Ибрай, аңлашылмый дигән сыман, җилкәсен сикерткәләп бертын торгач, тагын кашык тутырып капты да, авызын чәпелдәтеп:
- Шыр тоз, - диде.
Шәйхинең кулыннан чүмече төшеп китте...
Атларның тамаклары туйган, алар ял төпләрен кашышып торалар.
Көне буе сабан артыннан өстерәлеп йөрү дигәч тә, рәтен белгән кешегә аның күңелне иркәли торган романтикасы да бар. Сабан сөрүнең дим, кешеләр янып-пешеп йөргәндә, син аягыңнан чабата-оегыңны чишеп ташлыйсың да, рәхәтләнеп салкынча буразнадан атлыйсың. Сиңа эссе дә, салкын да түгел. Артта көтүләре белән каргалар, карлыгачлар, сыерчыклар, эшеңә уңышлар теләгәндәй, атларың-ниләрең белән сине әйләнеп очалар. Бу әле сабанчы эшенең бер ягы гына, аның әһәмиятен уйлап карасаң. Әгәр дә икмәк юк икән, бу бит җир йөзендә кешелек тә юк дигән сүз. Әйтик, фронтта әтиләребез, абыйларыбызның тамаклары тук булмаса, алар фашистларны тиешенчә дөмбәсли алыр идеме. Алай гына да түгел әле ул, кеше никадәр генә үзенең хезмәтләре белән дөньякүләм ихтирамга лаек, бөек булса да, ул барыбер игенче хезмәтеннән башка яши дә, эшли дә алмый бит...
Шундый уйлар белән ашкынып йөргәндә, синең каршында тормышның җитмәүчелекләре бөтенләй чүпкә әйләнеп юкка чыгалар. Син үзеңне Ватан алдында иң изге эшне башкаручы итеп хис итәсең. Шулай канатланып йөргәндә ялгышлык белән сабан тимеренә тезеңне китереп бәрсәң, менә шунда инде синең башыңнан теге романтика сыман нәрсә дә чыгып оча. Тик бөтенләйгә үк түгел ул. Тезнең әрнүе басылганчы гына...

* * *
Хат-хәбәрсез югалды дип торганда, беркөнне Ибрайның әтисе - Сәлмән кайтып килде. Шулкадәр баһадирдай кешене дә сыңар аяк белән күргәч, егетләр аптырап калдылар. Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң ул:
- Менә, һич тә сезне кайтып күрә алырмын димәгән идем. Сыңар аякны калдырып булса да, күрергә насыйп икән әле... - Ул, сүзеннән туктап, стена буена сөяп куйган таякларын икенче якка күчереп куйды. Яңадан чигүле яулыкка, күз төбендә эленеп торган бер тамчы яшен сөртеп алды.
Шәйхинең күңеленә, ирексездән, без дә менә шулай култык таяклары белән кайтып керсәк, аннан начаррак булуы да ихтимал, дигән уйлар килделәр.
Сәлмән бер Ибрайга, бер стена буендагы скамейкада тезелешеп утырган егетләргә карап алды да:
- Беркөнне шулай бүрек белән киңәшеп ята торгач, мәйтәм, безнең Ибрайларга да чират җитәр бит инде. Чиратлары җитмәсә, мәйтәм, ул кычыткан чыпчыклары күп уйлап тормаслар. Алар киткәнче тизрәк кайтырга кирәк, мәйтәм, күреп калырга. Өлкән врач янына кердем дә, кайтарып җибәрүләрен сорадым. Врач әйтә: "Абзыкаем, тагын берәр ай ятасың бар әле". Шуннан соң көн саен керәм тегенең янына. Тора-бара рөхсәт итте тәки, - дип сүзеннән туктап калды.
Мостай:
- Сәлмән абый, анда безнең эшләр ничегрәк соң әле дигәндәй, — дип сорап куйды.
Сәлмән башта җыерчыклы маңгаен сыпырып алды. Кем бирә соң әле бу сорауны дигәнсыман итеп, аңар караган килеш:
- Авыр булды. Башта бик авыр булды, - диде.
- Хәзер, алга бара башлагач, алай ук түгелдер инде...

* * *
Уйламаган-нитмәгән җирдән, беркөнне малайларның бишесен дә районга комиссиягә чакырдылар. Комиссиядән соң комиссар үзе аларга әзер булып торырга кушып калды. Болай булгач, Шәйхиләрнең сугышта катнашачаклары көн кебек ачык инде.
Сабаннан кайтышлый да, клубка чыгышлый да Ибрайларга җыйнала башладылар. Фронтка китәсе кешеләр булгач, алар Сәлмәннән фронт хәлләре турында сораша башладылар.
Фашист дигән нәрсәнең нинди гореф-гадәтләре бар, аларны һушларыннан яздырыр өчен ничегрәк итеп, кайсы ягыннанрак бәрергә кирәк? Гомумән, фашист кешеме соң ул? Әллә кешегә охшаган берәр төрле өрәк кенәме?
Мең төрле мәшәкатьләр белән урак өсте килеп җитте.
Басулар өстендә рәшә тирбәлә. Бөтен тирә-якларны сыек кына төтенсыман пәрдәсе белән рәшә чолгап алган. Кичләрен утлы камчысы белән нәҗәгай уйный.
Пар сөрүне тәмамлыйбыз дип маташа торгач, караңгы төште.
Сабанчыларның кайтканнарын бригадада Хәйрүш көтеп тора иде.
Малайлар кайтып керүгә үк ул:
- Ну, егетләр, эшләр ничек? - диде.
- Дигәндәй, бетереп кайттык инде, - дип җавап бирде аңар Мостай.
- Иртәгә атларыгыз ял итәрләр, үзегез лабогрейкаларның майлыйсы җирләрен майлап, көйләп куярсыз, Сезгә хәзергә менә шул әле, - диде дә Хәйрүш, идарәгә таба китеп барды.
Атларны тугарып, кайтырга чыккач, Хисмәй ризасыз тавыш белән мыгырданып куйды:
- Егетләр, әй Хәйрүшне әйтәм, булдыра алырсызмы, дип сорап та тормый, лабрантайларны көйләп куярсыз әле, ди.
- Димәк, безнең булдыра алачагыбызга ышаналар.
Шуннан соң алар авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәделәр.
Моңарчы берсенә дә татып карарга туры килмәгән бу эшнең нинди матавыклы яклары бардыр, бу турыда берни белмәсәләр дә, бары тик янд эшкә керешер алдыннан гына була торган кызыксыну белән, сынатмаска дигән горурлык та кичергән хәлдә, караңгы урамнар буйлап өйләренә таралыштылар.

* * *
Күз күреме җитмәслек җирләргә җәелгән иген басулары... Менә шуларның барысын да мөмкин кадәр тизрәк урып чыгарга кирәк. Озакка сузсаң, башйк сөрлегә башлый.
Арыш басуына килеп җиткәч, Мостай атларны туктатты, постромка бауларын кыскартыбрак эләктерделәр. Шәйхи кечкенә шестерняне тәгәрмәчкә тоташтырды. Мостай дилбегәне кулына алды:
- Изге сәгатьтә дигәндәй, кузгалдык булмаса.
Шәйхи ике япьле таякны кулына алып утырган килеш, ризалыгын белдереп баш иде.
Мостай чуклы чыбыркысын югары күтәрүгә, атлар дәррәү кузгалып, лабрантайны арыш эченә алып кереп киттеләр. Шалтыраган, шакылдаган, тапщн әллә нинди тавышлар чыгарып лабрантай эшли башлады.
Атлар ашыгып атлаганлыктан, киселгән игеннәрне мотовило канатлары алга ук китереп ташлый. Шәйхи никадәр генә чәбәләнсә дә, алдына ава барган арышны алып өлгерә алмый. Ахырда үзе дә күмелеп кала язды.
Бер заман сызгырган тавышка күтәрелеп караса, Мостай көлә, үзе артка таба төртеп күрсәтә. Шунда гына Шәйхи җыйналган арышны төшереп калдырды, урыны да иркенәебрәк калды.
Бүлеп алган кишәрлекне ике әйләнгәч, алар урыннарын алмашып утырдылар. Башта, булдыра алырбыз микән инде, дип бик тә кайгырганнар иде. Килеп эшкә керешкәч, никадәр генә җәфалансалар да, алары онытылды.
Хәзер ярыйсы гына өйрәнеп киләләр. Пакусларны да чуалтмыйча, тигез итеп салып калдыралар. Бер эзенә төшкәч, ул кадәр чабалануның кирәге дә юк икән.
Офык читендәге элпәдәй генә болытларны кансу кызыл төскә манып кояш баеды. Сулышларны иркенәйтеп салкынча җил исте.
Атларны тугарып, кайтыр якка кузгалгач, Ибрай:
- Ике лабрантайга әкәмәт күп урып салганбыз бит, малайлар, - диде.
- Беренче көнгә ярап торыр, - диде Шәйхи Ибрайның сүзен хуплап.
Нәтиҗә ясарга ашыккан икән. Иртән йокысыннан уянып урыныннан торыйм гына дигән иде Шәйхи, калак сөякләре арасына пыяла төеп тутырганнармыни. Кулбашларының чәнчешүенә түзә алмыйча ыңгырашып, кире урынына ауды.

* * *
Шәйхи тешләрен шытырдатып кыскан, мотовило астына тыгылган башакларны өереп китергәндә, аның калак сөякләре чатнап киткәндәй була. Кайчагында кулбашларын кыймылдатмаска тырышып бөтен гәүдәсе белән үрелеп эшли... Бу авыруга эш сәбәпче булган кебек, аның иң кулай дәвасы да шул ук эш икән.
Хәзер арткы урында Мостай дәвалана. Сынатмаска икән, димәк, ничек кенә авыр булса да, түзәргә.
Уйлап карасаң, хәзер кемгә генә җиңел? Чын намусы булган кешеләрнең берсенә дә җиңел түгелдер.
Иң кыены иртән эш башлаулары. Талчыккан гәүдә бер язылып киткәч, анысы, эшлисең инде. Лабрантай тавышына кушылып җырлап та җибәрәсең, үтеп китешли урып-җыюның барышына да күз салып алырга өлгерәсең.
Инде игеннәр тәмам өлгереп җитеп сары төскә кердедер. Арышлар, бодайлар үзләренә бертөрле көй белән з-ы-ы-ың... итеп утыралар. Әйтерсең, алар шулай итеп кешеләрне туктаусыз ашыктыралар да ашыктыралар. Кодрәтеңнән килсә, бүген үк урып бетер дә, көлтә итеп бәйлә, чүмәләгә сал, ындыр табагына ташы, сугып атларга төя дә, заготзернога озат.
Әнә Мостайның әнисе - Сәлиха кул брлгый. Тагын да арырак Нурҗаннар, Сәлимәләр түбәләрен әрекмән яфраклары белән каплаганнар да, йөгерә-йөгерө көлтә бәйлиләр. Түбәләренә әрекмән яфрагы куйганга юри шулай үчлегеп, кояш кыздыра.
Хатын-кызлардан бер читтәрәк малайлар фурманга көлта төйиләр. Алар да ашыгалар. Гөпәштәй итеп бәйләнгән көлтәләрне фурманга күтәреп салырга көчләре җитенкерәми аларның. Әнә, чандыр гына бер малай көлтәне фурманга салырга җан көчен биреп азапланса да, булдыра алмады.
- Әбәү, бик тә арыгансыздыр инде сез, егетләр... — диде Җинан ни өчендер кызарып.
Агитатор кызның шулай тәмләп эндәшүе һәм кызарып чыгуы егетләрне сагаерга, колакларын торгызырга мәҗбүр итте.
- Илгә иң күп икмәк бирүче Украинаны...
- Беләбез инде, - диде Шәйхи шулай ук кызарып, -...фашистлар басып алды... Илгә икмәк кирәк... Анысын да беләбез. Син, лутчы, турыдан-туры әйт: берәр эш бармы әллә?
- Кыскасы, ындыр табагында җилгәрелгән, чистартылган көшел ята. Шуны заготзернога илтергә иде бит...
- Башта ук шулай дими аны... Әгитләп маташкан була.
- Илтәбез, малайлар, без әллә кешедән кимме, -диде Шәйхи, мондый очракның килеп чыгуына шатланып.
- Дигәндәй, үзең безнең белән барасыңмы соң?
- Язу-сызу ише вак-төяк әкәмәтствосы артыннан үзең йөрисеңме соң?
- Әбәү, сез барсагыз, мин барысына да риза, - диде Җинан елмаеп.
Олаулар төялеп бетүгә, алда барачак атның арбасына кызыл байрак беркетеп куйдылар. Саратскиен алып Камали йөк өстенә менеп утырды, гармунына кушылып:
"Без утырган машинаның
Тоткалары-ы җиз генә шул", - дип җырлап җибәрде. Ничектер, шунда малайларның арып-талчыгулары юкка чыккан кебек булды. Ындыр табагындагыдар да, эшләреннән аерылып, кул болгый-болгый олауларын озатып калдылар.
...Караңгы төште.
Авыр йөктән бертуктаусыз арбалар шыгырдыйлар. Урманга кадәре әйбәт кенә бардылар. Урман арасындагы тар юлга килеп кергәч, арбалар дулкыннар өстеңдәге көймә шикелле бер яктан икенче якка чайкала. Тәгәрмәчләр юлны аркылы кисеп үткән тамырлар өстенә менеп җитүгә, йөкле арба, атны аяктан егардай булып, янудан казылмага төшеп китә.
Урман эче дөм караңгы. Кайда казылма, кайда өскә калкып торган агач тамырлары икәнен аермалы түгел.
Берчак арттан Хисмәйнең урман яңгыратып:
- Әй, малайлар, туктагыз әле, - дигән тавышы ишетелде. Шәйхиләр килеп җиткәндә, Хисмәйнең арбасы менә-менә авып китәр дә, бодай пычракка түгелеп әрәм булыр кебек иде. Хисмәй:
- Әй, малайлар, күчәр сынды, нишлибез инде? - диде. Караңгылыктан Җинанның тавышы ишетелде:
- Башка йөкләргә өстәп чыгыйк. Тугыз йөккә күп тими ләбаса ул, - диде.
- Йөкләр болай да авыр. Яңадан икенче арбаның да күчәре сынса нишләрбез, - диде Мостай.
Ибрай шырпы сызып, сынган күчәрне карап маташкан килеш:
- Малайлар, балта булса моңар күчәр юынгалап куюы әкәмәт тә тиз. Яңадан иске күчәр урынына аркан белән бәйлисе дә куясы. Моннан урап кайтканчы гына йөри ул, - диде.
- Әй, малайлар! "Тын алан" монда ничә чакрым булыр?
- Өч-дүрт чамасы бардыр.
- Әй, ул чагында мин киттем. Берәрсенең утынлыгыннан булса да чәлдерергә тырышырмын.
Хисмәйнең аяк тавышлары тынуга, атларны кырыйдагы акланга чыгарып тугардылар да, аз гына булса да тамак ялгап алсыннар дип, үләнгә җибәрделәр.
Хисмәй балта алып килә алса да әле, барыбер бу караңгыда күчәр юнып булмаячак иде. Учак яктылар. Хисмәйнең кайтканын көтеп утырганда, Шәйхинең оетып йокысы килә башлады... Ул утырган килеш кенә бер учма үлән йолыкты да, башын шундр терим генә дигәндә, учак янында Җинанның, юклыгын шәйләде. Әллә нинди бәла-казага очрый күрмәсен тагы кыз бала, дип урыныннан сикереп торды. Берничә адым китүгә, үзенең йөге өстендә йоклап ятуын күргәч кенә тынычланды. Нишләп аның арбасына яткан соң әле ул? Әллә егетнең үзен яратуын сизгәнме? Якын ук килеп аның сылу гәүдәсенә текәлгән хәлдә туктап калды. Җинан ике кулын бергә кушырып баш астына куйган да, бөрешеп йоклап ята. Ипләп кенә аның өстенә пинжәген япты. Кулбашыннан йомшак итеп сөеп алды. Аның сылу гәүдәсеннән күзен аерып алалмыйча, шәүләдәй тагын бер тын басып торды әле ул аның каршында. Әллә юри генә йоклаганга салышып ята микән?
Ничек кенә булмасын, үзе өчен буй җитмәслек булып тоелган кешенең өстенә пинжәген ябу, аны үз куллары белән сөю бик җиткән иде аңар.
Иптәшләре янына килеп ятканда арып-талчыгулары беткән, тамагы тук иде инде Шәйхинең.
...Шәйхиләр килеп җиткәндә заготзерно капкасы төбендә бер олау да калмаган иде. Ике кәҗә генә сакаллары белән җир себереп, коелып калган бөртекләрне чүпләп йөриләр.
Лаборант кызлар да кайсы-кайда борыннарын төртеп йокыга талганнар. Уятырга туры килде...

* * *
- Нәрсә бар, әллә...
- Сиңа кәгазь бар иде, улым.
Шәйхигә армиягә китәргә повестка. Ашап та тормыйча, киенә башлады.
- Тукта әле, - диде әнисе, улының күзләренә текәлде. Шәйхи башын түбән иде.
- Әй, балам, балам, кайтасың да чыгып китәсең, оясын яратмаган кошсыман, кайтасың да чыгып китәсең. Кайчаннан бирле урын өстендә яткан әтиеңнән "ни хәлләрең бар?" - дип сораганың да юктыр әле. Әллә кайчан ауган-түнгән каралты-кураларны да үзе төзәтмәсме дип көткән идем... - дип сүзеннән туктап калды.
- Нигә әйтмәдегез? Мине дөнья көтәргә сездән башка кемнәр өйрәтер соң?
Ике арадагы тынычлыкны хәлсез, гырылдык тавышы белән әтисе бозды:
- Әнисе, - диде ул үзенең дулкынлануын сиздермәскә тырышып. - Аның күңелен борчыма, болай да авыр ич аңар...
Шәйхи Ибрайларга барып кергәндә, Мостай, Хисмәй, Камалилар анда утыралар иде инде.
Сәлмән тәрәзә тупсасына таянган да, борчулы карашын почмакка төбәгән. Никрутлар анар таба борыла төшебрәк, башларын түбән иеп, стена буендагы эскәмиядә утыралар.
Ул ишек төбендә торган килеш, бертын иптәшләренә карап торды. Алар бу хәлләрендә бик кызганыч булып тоелдылар Шәйхигә. Әле монда болай, тегендә баргач нәрсә булыр, дигән уйлар күңелен өшетеп уздылар.
- Кемнәргә повестка бар? - дип кычкырып сорады ул, бу хәлдә утыруларына ачуы килеп. Җавапны Камали бирде, ул инде барсын да белә икән.
- Бишебезгә дә, - диде тыйнак кына итеп.
Әкрен генә караңгы төште.
Менә без дә югалып бетмәдек әле, дигән сыман чекерәешеп йолдызлар калыктылар. Ара-тирә үтеп киткәләгән кешеләрнең аяк тавышларыннан башка, авыл тынлыгын бернәрсә дә бозмый иде.
Камали озак көттермәде, төймәләр өстендә бармакларын биетә-биетә кичке тынлыкны челпәрәмә китереп, гармунын тартып җибәрде.
Әллә ничек ул, Камали, сүзгә дә саран, кызлар белән дә чуалганы юк. Кыңгырауларын чыңлатып гармунда уйный башласа, синең җаныңа үтеп керергә теләгәндәй, үзәкләрне өзә инде.
"Без китәбез иртәгә,
Шинель салып җилкәгә.
Без китмәс идек иртәгә,
Герман тия теңкәгә..."
Тыкрыклар, урамнар буйлап йөргәндә, кая барырга аптырап торган башка малайлар да, Шәйхиләргә кушылдылар. Йөри торгач, Мостайның яраткан кызы Сәлимәләр турында тукталдылар.
Хисмәй бию көе уйнарга кушты, үзе сызгыра-сызгыра, очып китәргә талпынган коштай, ике кулын канат итеп тыпырдап китте.
Капка төпләрендә Сәлимәнең ак яулыгы чалынып узды. Мостай аңар каршы атлады.
Йөри торгач, Җинаннар турысына да килеп чыктылар. Алар ятмаганнар әле. Утлары бар. Турларыннан үткәндә, уртадагы тәрәзәләренең пәрдәсе сискәнгәндәй итеп селкенеп куйды. Шәйхи, Җинан тәрәзә пәрдәсенең бер читеннән генә булса да ачып карамасмы, дип алар турын үткәнче күзен тәрәзәләреннән алмыйча барды. Әмма пәрдә янудан селкенмәде. Иртәгә збруйларны барлап, атлар хакында да Хәйруш белән сөйләшеп куяр өчен, иртән бригадага килергә сүз куешып таралыштылар.

* * *
Каш белән күз арасыдай өч көн вакыт үтеп тә китте. Никрутларның атлар җигелгән, кыңгыраулар зың-зың итеп егетләрне ашыктыралар. Камали арбага менеп утырган да, башын кыңгыр салып уйный да уйный. Үзе бернәрсә сөйләшми. Нәрсәләр уйлый икән ул...
Атларны Шиһап агай үзе тотып барачак.
Сугышка кадәр сабантуйларында булсын, килен төшергәндә булсын, ат башына гел Шиһап агайны утырталар иде. Аның урыны белән атларны биетеп кенә, урыны белән коштай очыртып алып барырга да кулыннан килә. Тикмәгә генә җанын бирердәй булып атлар карамый шул ул. Дилбегәләрен кулына алуга, атлар җилдереп кенә егетләрне бригададан алып чыгып та киттеләр.
Һәр капка төбе саен картлар, аналар, малайлар саубуллашалар:
- Фашистларның тетмәләрен тетегез.
- Герой булып кайтыгыз.
- Балакайларым-м-м-м...
- Авылның данын сатмагыз...
Арба тыгызланганнан-тыгызлана бара. Менә алар Җинаннар турына да килеп җиттеләр. Атлар туктап өлгермәстән, Сәлимә арбадан сикереп кенә төште дә, йөгереп кенә кереп тә китте.
Әнә, ап-ак күлмәктән тирә-якны балкытып, Шәйхи өчен иң кадерле кеше - Җинан чыкты да, баскыч төбендә туктап калды. Сәлимә дә күренде.
Менә алар баскычтан төштеләр дә, капка төпләренә җитәрәк туктап калдылар.
Егетләрнең аларда кайгылары юк. Алар сызгыралар, бииләр, җырлыйлар. Әллә ояла инде. Өзеп-өзеп басып килүләрен күр син аның. Шәйхи аларга каршы ике адым атлады:
- Җинан!..
Шау-шу арасында кыз аны әллә ишетте, әллә юк. Кызның йомшак ак кулын ватылудан сакларга тырышкандай итеп тотып алды. Күзе иң элек кызның өзелеп чыгардай булып тоелган биленә төште. Шул нечкә билне ничек кенә итеп булса да, кочып аласы килде егетнең. Хәзер кочаклый алмаса, янудан беркайчан да булдыра алмастыр кебек. Ә Җинан оялуыннан нишләгәнен белмичә, йөгереп кереп тә китәр.
Уртада дөп-дөп басып Ибрай бии. Камалиның битеннән тирләре агып-агып төшә, кызлар кулъяулыклары белән аны сөртеп торалар.
Шәйхи башкалар ишетмәслек итеп кенә:
- Җинан... - ди.
- Шәйхи...
- Син мине ачуланасыңмы?
- Нигә? - Артыңнан йөргәнем өчен.
- Ю-у-у-к.
Шәйхи Җинанга каршы баскан да, аның кояштай балкыган йөзенә күз салып алырга да кыюлыгы җитмичә, чабата башына караган килеш тынып калган. Арбага утыра башладылар.
Биленнән алып кына утыртып куйыйм дигән уй белән, Шәйхи кулларын күтәреп Җинанга үрелде. Шулчак, кызу көннәрдә тузаннан ярылып, яңгырда мәтегә манчылып, сабан тотып йөрүдән бирчәеп беткән, тупас куллары күзенә чалындылар да, күңелендә фәрештә итеп йөрткән кешесенең нәфис гәүдәсенә кагылырга уңайсызланудан туктап калды. Үзенең шушы мәгънәсез хәрәкәтеннән нишләргә белмичә бертын торгач, анрр күтәрелеп карады. Җинан, гүя: "Их, Шәйхи, Шәйхи, син унике башлы диюгә каршы рәхимсез көрәшкә китәсең. Кыюрак бул!" - дип әйтәдер кебек тоелды. Башкача чигенер урын юк иде инде. Шул кытыршы куллары белән ул ничектер җайсызрак итеп Җинанның биленнән күтәреп алды да, арбаның урта бер җиренә утыртып куйды. Тупаслыгы аркасында аны катырак итеп утырткан шикелле тойды. Шул ук вакытта уңайсызланып кына янына менеп утырды. Аз гына орынуга бөтен тәне буйлап Җинанның җылылыгы йөгереп үтте. Бу исерткеч җылылыкны тоюга, барлык шик-шөбһәләре берьюлы онытылдылар. Шәйхи кыюланыбрак киткәндәй булды.
Алар кыңгырау гармун, җыр тавышлары астында тагын кузгалдылар.
Без авылны чыккан чакта,
Күтәрелде томаннар.
Я кайтырбыз, я кайтмабыз
Сау булыгыз туганнар..»
Никрутлар авылның арба сыярдай бөтен тыкрыкларына кадәр әйләнеп чыктылар.
Шәйхи Җинанның биленнән кочып алган. Җинан, әллә урын тарлыктан, песи баласыдай Шәйхинең күкрәгенә сыенган. Шәйхи фронтка, ут эченә китә, шулай булса да, бу минутларда аннан да бәхетлерәк кеше бар иде микән бу дөньяда!
- Җмнан...
- Шәйхи...
- Синдә нинди көч бар...
- Нәрсә сөйлисең син?
- Сиңа сүз кушарга кыймыйча, елдан артык йөрдем. Үзеңне күрдемме, телем бәйләнә, кая инде анда сүз әйтү. Яныңа барып утырырга да кыюлыгым җитмәде Үзең шуны сиздеңме икән, фәрештәкәй?
- Әбәү, беребез мәгъриптә, икенчебез мәшрыйкта дигәндәй, сиздем, Шәйхи. Вечерга чыктыңмы, клубның бер ягында мин утырсам, каршы якта син була идең. Мин карасам, читкә борыла идең...
- Сизгәнсең икән, ә мин сизми дә бит ичмасам дип, ут йотып йөрдем...
- Әбәү, шуны да сизмәскә, ул кадәр үк миңгерәү түгел лә.
- Киресенчә, син - фәрештә, - дип егет аны кыса төште.
- Фәрештә булсам, минем канатларым булыр иде, ләбаса.
- Бар синең канатларың, үзең сизмисең генә.
- Синең кешечә булмас инде - диде Җинан көлемсерәп.
Шәйхигә тау чишмәсе челтерәгәне ишетелгәндәй булды. Бу кадерле минутларда, бер-берсе белән шулкадәрле мавыгып киткәннәр иде, әйтерсең аларның яннарында җырламыйлар да, гармун да уйнамыйлар, кыңгыраулар да зыңламый, алар дыңгырдык арбада да түгел, гүя икәүдән-икәү генә аулакта серләшеп утыралар.
- Шәйхи кая?
- Бәлки ул Җинаннар капкасы төбендә калгандыр. - Мосгайның юри кычкырып әйткән шул сүзләре, җыр, шау-шу тавышлары аша, Шәйхинең колагына чалындылар.
Сикереп торса, үзләренең капкасы төбенә килеп туктаганнар икән. Мостайның авызы колагына җиткән. Күрдеңме, кызлар нишләтә ул, дигән сүзләрне укыды Шәйхи аның күзләреннән.
Шәйхинең әти-әниләре капка төбенә чыкканнар. Шәйхи өйләренә кереп, ризык тутырылган капчыкны алып чыкты. Шунда аны әтисе кочаклап алды да, калтыранган куллары белән Шәйхинең аркасыннан сөйде:
- Сау-сәламәт йөреп кайтырга насыйп булсын инде, улым. - Әтисе сүзеннән туктап, нәрсәдер хәтерләргә тырышкан сыман итеп торды да:
- Кеше бул, улым, - дип өстәде.
Шәйхи әнисенең кечкенә, йомшак кулларыннан алды:
- Әнием, сау булыгыз инде...
Гайшә абыстайның күңеле тулган иде, ул бер сүз дә әйтә алмады. Аннары, арба янына килеп җиткәндә, Шәйхине кочаклап алды да, йөзенә текәлгән хәлдә:
- Күгәрченем минем, - диде, үзенә генә хас моңсу тавыш белән. - Дошманның сезгә төбәп аткан укларына фәрештәләр канатларын куеп торсыннар...
Яшеллеккә күмелеп, авыл артта калды.
- Җинан...
- Шәйхи...
- Сиңа уңайсыз түгелме?
- Әйдә, без дә җырлыйк...
Идел күпере сиксән такта,
Ничек санап үтәрсең.
Өзелеп сөйгән ярларыңны
Ничек ташлап китәрсең...
Военкомат капкасы төбендә сабантуемыни, халык. Берничә урында төркем-төркем булып басканнар да, җырлыйлар, сызгыралар, уртада биюченең дөп-дөп итеп баскан аяк тавышы ишетелә.
Хәрби киемдәге кеше чыгып, никрутларга сафка басарга кушты. Исем барлагач, станцияга киттеләр.
Эшелонның кузгалырга исәбе юк иде әле. Шәйхи вагоннан төште дә, Җинанның кулыннан алды. Аяклары үзләреннән-үзлөре аулаграк якка атладылар. Ниндидер, амбар сыман каралтылар турысына җиткәч, Шәйхи:
- Җинан, күзләреңә бер генә карап калыйм инде, - диде.
Кыз күзен озын керфекләре арасына яшерде.
- Синең тирән күлдәй серле күзләреңдә үземне күрим әле. Аерылышыр алдыннан егет белән кыз бер-берсенең күзләрендә үзен күрә алса, яңадан кавышканчы башканы сөя алмый икән.
Шулчак аларның карашлары очраштылар. Җинан:
- Сагыныр булсаң, - диде дә, Шәйхинең түш кесәсенә кәгазьгә төрелгән бернәрсә салып куйды. Ашыга-кабалана ул кәгазьне ачып караса - карточкасы.
- Җинан, бәгърем, моның өчен сиңа нәрсәләр генә дисәм дә аз булыр, - дип кызны кочаклап алды да, иреннәреннән, битләреннән туктаусыз үбә башлады. Шулчак:
- Шәйхи, кузгалабыз индЬ-е! - дип сузып кычкырган тавыш ишетелде.
- Чакыралар бит, Шәйхи җаным. Барыйк инде, - дигәч, үбүеннән туктап:
- Онытмассыңмы, Җинан, - дип, соңгы тапкыр кызның күзләренә карады.
Үзендә кояш нурлары чагылдыручы иртәнге чыктай, үтә саф иде ул күзләр. Өмет тә, киләчәк тормыш өчен ышаныч та бар иде ул күзләрдә...
Вагон эче тирән йокыда.
Әйтерсең җир-ана үзенең балаларын шундый зур бәллүгә тезеп салган да, тирбәтеп йоклата!
Шәйхи иксез-чиксез иген басуларын күздән кичереп барды:
- Бу вакытта инде без лабрантайларга атларны җигеп, кузгалып китә идек. Без киткәч, анда Нурҗан апаларга, Сәлимәләргә лабрантайда эшләве бик авыр булыр иңде, аларга Җинан да булышыр әле. Игеннәрне исән-имин генә җыйнап алсалар ярый да инде...
Икенче тапкыр Шәйхи әбәт чорларында уянды. Бөтен арып-талчыгулары кул белән сыпырып алып ташлагандай юкка чыккан. Очып китәргә торган тузганак башыдай, ботен гәүдәсе үзенә бертөрле җиңеләеп калган.
Кайберәүләр әле һаман йоклыйлар. Йокыдан уянсалар да, Шәйхи сыман торырга иренеп ятучылар да бар. Мостай белән Камали ишекне төбенә кадәр ачып ташлаганнар да, вагоннан аякларын салындырып утырган килеш, тирә-якларны тамаша кылып баралар. Шәйхи дә сәкедән сикереп төште, алар янына утырды.
Күз алдында бер-бер артлы күренешләр алмашынып торалар.
Әнә, салам түбәле кечерәк кенә авыл боегып артта калды. Киң тугайлар бөтенесе боек, бөтенесе моңсу. Малайлардан аерылып калганга шулай боеклардыр инде алар.
Әнә, ике лабрантай белән урып барган җирдән туктап калган трактор. Күрәсең, бу трактор күптән туктагандыр, аның урып ташлаган пакуслары да камыл арасына иңеп бетә язганнар. Шунда берсе: - Нәкъ менә шушындый хәлдә ташлап киттем мин дә тракторны, - диде. Тагын да арырак, әбиләр, кыз-кыркыннар көлтә бәйлиләр. Алар билләрен язып күтәрелделәр дә, кул болгый башладылар. Тракторның икенче ягында лабрантайларның килеп җитүләренә өмет өзгән бодайлар, башларын түбән игәннәр...
...Юллар тыныш. Өр-яңа танклар, пушкалар, солдатлар барысы да анда таба баралар.
Мостайның йөрәге түзмәде, ул үзенең көчле тавышы белән вагон эчен яңгыратып җыр башлады.
- Урак урган җирләрем,
Печән чапкан җирләрем.
Күк чәчкәдәй күкрәп калды Туган-үскән җирләрем...

* * *
Бер станцияда никрутларны вагоннардан төшерделәр дә, сафка басарга куштылар.
- Урыннарда хәрби әзерлек үтүчеләр дүрт адым алга, -диделәр.
Шәйхиләр бишесе дә кыю атладылар ул дүрт адымны.
Уң якта әллә канларга кадәр киртләчләнеп киткән таулар тезмәсе. Сул якта урман. Шәйхиләр әнә шул таулар белән, урман арасыннан сузылган юлдан киттеләр. Бераздан соң, түбәндәрәк сирәк кенә наратлар үсеп утырган уйсулык күренде. Уйсулыкка якынайган саен, наратлар арасыннан, түбәләре яшел кәс белән ябылган землянкалар шөйләнө башлады. Землянкалар арасына кереп китәрбез инде, дип атлаганда, колонна уңга борылды. Бераздан алда ялтырап агып яткан елга күренде. Биек тирәкләр үсеп утырган борылманы үтүгә, елга яры өстендә зур гына корылма маңгаендагы "Мунча" дип язылган сүзне укыгач, кайберәүләр кашынырга ук керештеләр.
Мунчаның бер башыннан кереп киткәннәр иде, юынъш чистарынгач, солдат булып, икенче баштан килеп тә чыктылар.
Шәйхиләр станңияга кире әйләнеп кайтканда, көн кичкә авыша башлаган иде. Вагоннарга урнашып алуга, иң элек арыган аякларны ял иттерергә ботинкатарны чишеп ташладылар.
Шәйхи йокыдан уянганда, әлеге станциядан кузгальш киткәннәр иде. Вагон бәллүдәй, көйгә генә Тирбәлдерә. Чыгып кына килгән кояшның нурлары Шәйхинең күзенә төшә.
Аскы сәкедә йоклап барган Абдюшко дигән егет, бер тукталышта, өне-көне бетеп, вагонга ап-ак калын такта кертеп ташлады.
Поезд кузгалуга, ул ике яктагы сәкеләрне шул такталары белән тоташтырып куйды да, шунда күчеп ятты. Аның болай да зур авызы, үзенең бу эшеннән бик канәгать икәнлеген белдереп, колакларына кадәр җәелде.
- Рәтле урын күрмәгән кешегә шулай инде.
- Ә нигә? Төшеп йөрисе дә юк. Яткан җирдән генә бөтен дөньяны карап барасың...
Вагоннан чыга башласаң, аннан ансат кына котылырмын димә. Яткан килеш кенә ул синең үзеңә мәгънәсез сорауларын яудыра башлый: "Кая барасың? Нигә? Кайда булдың? Ни эшләдең?". Кайсыдыр бер теле кычытканы моңар "обчарка" дип дәшмәсенме.
Эшелон ниндидер станцияда торганда, Шәйхиләр вагоны янына бер төркем кызлар килделәр.
Гомергә кызлар күрмәгәндәй, шул арада малайлар җыйналып та өлгерделәр.
- Фәрештәләр, каян белеп киләсе иттегез сез безнең янга, рәхмәт яугырлары.
- Бу авылда барлык кызлар да шулай сезнең кебек чибәрләрме?
- Шәһәр диген...
- Бүлдермә әле, синең белән сөйләшкән кеше юк монда.
- Кызлар, бу кадәр чибәр булып нинди буа сулары эчеп үстегез соң сез?
Кызлар пырхылдап көлеп җибәрделәр.
- Без гомумән буа суы эчмибез.
- Күл суы гына эчәсез инде алайса.
- Бездә күлләр юк, - диде бер чәтнәбие.
- Суга тилмерәсез икән, җанкисәкләрем, - диде кайсысыдыр, шаянланып.
- Сугыштан исән-имин йөреп кайтсам, Идел буена алып китәм мин сезне, кызлар, - дип гөрелдәде Ибрай.
- Кызлар, үзем белән кайсыгызны алып китим икән, солдат паегы гына ашатып тотар идем.
Кызлардан берсе әлеге егеткә елмаеп карап алды да:
- Ә үзең?
- Сезнең янда мин ашамый торырга да риза.
- Китсәк, без алай качып-посып түгел, законный итеп китәбез инде.
- Башта укуыгызны тәмамлагыз әле, диләр шул.
- Укыйсыз дамыни әле?
- Ничәдә инде?
- Тугызда. - Яшелрәк шул әле.
Кызлар белән ике арада бу сөйләшү тагын күпме дәвам итәр иде. Шулчак сузып паровоз кычкыртты.
Мәңгелек юлчыдай, акбүз ялларын җилгә җилфердәтеп, эшелон тагын кузгалды.
- Тагын ничә тапкыр туктый инде бу сукыр үгез, - дип сукранды берсе.
- Кайгырмагыз, малайлар, ашау байдан, үлем ходайдан, дигәндәй, илтеп җиткерерләр әле берәр заман.
- Бу әкәмәт бару белән барсак, малайлар, фашистларны бездән башка гына дөмектерерләр инде.
Шулчак Камали:
- Малайлар, сугыш булган җирләр, - дип кычкырып җибәрде. Солдатлар дәррәү кубып, ишек катына ябырылдылар. Иң элек күзгә ташланганы, янып күмергә әйләнгән вагоннар булды. Алар төрлесе-төрле кыяфәткә кереп, тәгәрмәчләре белән күккә карап яталар. Тагы да арырак - җимерек йортлар. Аларның ярты-йорты кирпечләре тимер юлга кадәр сибелгәннәр.
Солдатлар авыр уйлар эчендә калдылар. Кемдер тирән итеп сулыш алды:
- Бу вагоннарда, бәлки, менә безнең шикелле фронтка ашкынучы солдатлар булганнардыр.
Ничек кенә булмасын, сүз шуннан ары куермады. Вагонда авыр тынлык урнашты. Бу күренешләрне һәркем үзенчә кичерде. Үзенчә фикер йөртте. Әле генә уйнап, көлеп, үртәшеп килгән кешеләрнең йөзләре кырысландылар. Бармаклар уч төбен авырттырып йодрыкка йомарландылар.
Эшелон, биек булып алабута, әрем үскән ниндидер ташландык юлдан бара башлады. Башта сирәк кенә булып күренгән әрәмәлекләр тора-бара катнаш урманга әйләнде. Монда сынып, салынып калган, төбе-тамыры белән куптарып ташланган агачлар. Шулар арасында игътибарны җәлеп иткәне - җәрәхәтле каеннар. Аларның җәрәхәтләреннән, әйтерсең, каенның җаны сарка.
Игътибар беләнрәк карасаң, яфрак араларыннан яшел төстәге брезент палаткалар күренә. Әкрен генә барган җиреннән эшелон тавыш-тынсыз гына туктап калды.

Батырлар

Дошман күзеннән яшереп биек агачлар арасына корылган яшел брезент складтан солдатларга ризык, үзләреннән дә озынрак винтовкалар өләштеләр. Шәйхинең ул яктан бәхете җиңде. Аңар пулемет туры килде.
Ул аны чистартып та бетерә алмаган иде әле.
Какчарак кына гәүдәле, урта яшьләрдәге өлкән сержант:
- Беренче взвод тезелергә, тиз, - дип команда бирде.
- Мин фронттан, - дип дәвам итте ул сүзен "ә" дигәнче сафка тезелеп өлгергән солдатларга. - Сезнең взвод командирыгыз Тарлаганов. Бик аз калдык. Немецлар һөҗүм иткәнче, безгә тизрәк анда булырга кирәк. Барганда тавышланмаска, елга, чишмәләрдән су эчмәскә, нинди хәлдә дә иптәшеңне калдырмаска.
- Ефрейтор! Арттан барырсың
- Тыңлыйм, иптәш командир.
- Кузгалдык.
Бомба чокырлары, ауган, сынган агачлар арасыннан бара башлагач, стройның рәте калмады.
Шәйхинең юлы өстендә генә бер каен кызының ап-ак күлмәген умырып, тәненә ярчык кадалган. Шәйхигә ул: "Шул каһәрне алып кына ташлачы. Ярамны гына бәйләче", - дип ялынадыр кебек тоелды. Каенкайга берничек тә ярдәм итә алмавына Шәйхинең йөрәге әрнеде. - Анда бик күп каен кызкайларын коткарырга кирәк. Без ашыгабыз. Сиңа моңда берәр шәфкатьлесе ярдәм итәр, - диде ул күңеленнән.
Тарлаганов Шәйхиләрне ашыктыра да ашыктыра. Җимерек туплар янында күмүне көтеп яткан солдатларны күргәч, Шәйхинең ирексездән яшьләре бәреп чыкты.
- Андагыларга ярдәмгә ашыгырга кирәк. Тизрәк!
Солдатлар йөгерә үк башладылар. Кемдер мәеткә абынып егылды. Аңар карап беркем дә юлыннан туктап калмады. Атлаган саен аяк астыңда коры чыбык сынган, яфрак кыштырдаган тавышлар әллә кайларга ишетеләдер кебек. Барган саен урман караңгылана. Бомба, снаряд төшеп ярылган урыннарга гына азрак яктылык төшә.
Акланга килеп чыккач, командир аларны кул хәрәкәтләре белән үз янына чакырды.
Шәйхинең аркасы чымырдап куйды. Сержантның аяк астында, актарылып беткән траншеяда, кан белән аралашкан балчык астыннан солдатларның үле гәүдәләре, җансыз кул-аяклары күренә. Арада офицерлар да бар.
Шәйхи тораташ каткан Тарлагановның җиңенә кагылды:
- Иптәш командир, иптәш командир дим...
Әллә ишетте, әллә ишетмәде. Шулай да, күзлеген югалткан күрә-карау кеше кебек, Шәйхигә таба борылып, каядыр еракка карады.
- Нәрсә?
- Бераз гына су кабыгыз әле. Хәлегез киткән...
Аның йөзеннән каны качкан, иреннәре дер-дер калтырый. Сержант шунда гына аңына килгәндәй булып баклашканы алды, ирен читләреннән агыза-агыза су эчә башлады. Аннары капитан дәрәҗәсендәгесенә иелде. "Нишләттеләр сезне!" - дип пышылдады ул. Яңадан офицерларның әле берсен, әле икенчесен әйләндергәләде. Мәетләрнең барысын да карап чыккач, торып басты.
- Таныш түгел офицерлар да бар, каян килеп чыкканнар? Диверсантларга юлыкканнармы? Билгесез.
Алда тонык кына булып пулеметтан аткан тавышлар ишетелә. Сержант:
- Дүртәр метр ара калдырып, чылбыр булып таралырга да, алга. Көтелмәгән хәл була калганда, миңа хәбәр итәргә. Йөгердек.
Мышный-мышный урманнан килеп чыгуга, солдатларны киртләчләнеп торган тау каршылады. Алар шулай бер көйгә йөгереп тауга менә башлаганнар иде дә, кайсыберләре тыннары кысылып, йөткерә башладылар. Уф-ах килеп чылбыр акрынайды.
Тарлагановның үзенең хәле дә төкәнеп бара. Хәер, аның авызына бер валчык ризык алмаганына да тәүлектән артып киткән икән инде. Сержант фронтка кадәр ничек тә барып җитәр иде дә... Егетләрне хәзердән үк хәлдән тайдыру ярап ук бетмәс шул. Яшелрәкләр шул әле болар, - дип уйлады. Шуннан соң ул, теләсә-теләмәсә дә, кулын күтәреп төшерергә мәҗбүр булды. Ике якка да авыздан авызга хәбәр китте:
- Биш минут ял. Урында утырып кына хәл җыярга.
Малайларның мышнаулары да бетмәгән иде әле, тагын кузгалдылар.
Кая гына карасаң да, берсе өстенә икенчесе, өченчесе -катлы-катлы булып өелгән таулар. Телсез шаһитлардай эреле-ваклы кыя ташлар серәешеп торалар. Төпсез шикелле караңгыланып торган упкыннарга килеп чыккач, бер мизгелгә генә тукталып, фронт сызыгының кайсы тирәдәрәк икәнен чамаларга уйлап тынып калдылар. Каршыда гына пулемет-ав-томатларның тырылдаган тавышлары иштелүгә, сак кына адымнар белән тагын кузгалдылар. Беркем дә сөйләшми. Алда нинди язмышлар көтә? Янудан тагы, һәркемнең күңелен борчыган икенче нәрсә: әнә шул ут эчендә, мин үземә тиешле урынны таба алырмынмы? Берни дә эшли алмыйча югалып калмаммы?..
Алда сирәк кенә куаклар үсеп утырган чокыр күренде. Чокырда тугыз-ун адым саен бер солдат оборонада тора иде.
Чокырга төшеп җитүгә, Шәйхине чуерташтай йомры гәүдәле солдат каршылады. Ул Шәйхине көтеп алынган кадерле кунагыдай итеп:
- Гөлкәйләрем, арыгансыздыр инде, - диде.
Күрәсең, Шәйхинең гәүдәсенә караганда, аңар асылган әйберләр күбрәк булып күренгәндер. Ул тиз генә аның противогазын, пулемет дискасы салынган сумкасын һәм аркасыннан капчыгын салдырып алып таш өстенә тезеп куйды да, колачын җәйгән хәлдә:
- Чыннан да, сез теге дөньядан бит инде, ә-ә, - диде.
- Шулайрак инде, абый кеше, әле өйдән чыкканга...
Шәйхигә сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, солдат аны кочаклап алды да, аркасыннан сөя-сөя бөтерелдерә дә башлады.
- Сорарга онытып торам икән, кайсы якныкы әле син? - диде ул.
Шәйхи үзенең туган ягын әйтте.
- Ә үзегез каян?
- Мин Себернеке, туганкай, - диде ул яшел агач ботакларын сындырып ташлаган чокыр кырыена барып, алгы сызыкны күзәткән хәлдә.
Шәйхигә бу урын артык тынычтыр шикелле, бу фронтның үзе түгелдер кебек тоелды.
- Шушы фронтмы инде? - дип сорап куйды ул.
Солдат мәгънәле генә итеп аңар карап алды да:
- Әй туган, туган, фронтның да ниндие әле. Ашыкма, гомерең булса күрерсең әле, - диде.
- Күптәнме инде фронтта?
- Ике мәртәбә җиңелчә генә яраланып госпитальдә ял итеп чыгуны исәпләмәгәндә, өченче ел китте инде. - Ул күзен бер ноктага төбәгән хәлдә уйланып торды. - Сугыш башланганда өйләнешкән генә идек без, иң кадерле минутлар иде... - Аннары авыр сулап куйды. - Хәзер минутлар гына түгел, ничәмә-ничә еллар инде безнең аерылышканга да.
Шәйхинең җилкәсенә кулын салды.
- Син яшь шул әле. - Аның йөзендә сизелер-сизелмәс кенә булып елмаю чаткылары уйный. - Тиздән кызыбызга да ике яшь тула инде. Ә минем аны күргәнем дә юк әле. Әх, туганкай, син аның болай тын торуына карама. Тигез җирдәгегә караганда күп мәртәбә авыр монда. Тигез җирдә танкысы, катюшасы дигәндәй, анда корал сугыша. Ә монда синең, хәтта, атарга бер генә патроның да калмаган вакытлар була. Фашист белән бугазга-бугаз киләсең. Андый чакларда бернәрсә турында да уйламыйсың, дөресен генә әйткәндә, уйлый да алмыйсың. Син моңарчы гүя бөтенләй дөньяда яшәмәгәнсең дә. Бәлки синең менә шушы мизгелең - соңгы сулыш алуындыр. Ул сине бөтенләй кызыксындырмый. - Солдат алдагы кыяларны тагын бер мәртәбә җентекләп күздән кичерде. - Мин үзем беркайчан да үлемнән куркып йөрмәдем. Күрәсең - мин һаман исән әле. Үземә калса, мине үлемнән нәрсәдер саклап йөртәдер сыман, әллә, ныклап кавышырга да өлгермичә аерылышканлыктан, мәхәббәтебез микән дип тә уйлап куям кайчакта. Әллә җир-ана үзенең улларын шулай саклый микән?
Ул, сүзеннән туктап, бертын Шәйхигә карап торды.
- Син инде, бу әллә тегеләйрәк микән, дип уйлыйсындыр. Бәлки чыннан да болар бөтенесе коры сафсата гынадыр. Ә мин менә барыбер шулай уйлыйм. Шулай уйлау минд көч һәм куәт бирә.
Ул тагын алга таба борылды. Алар икәүләп дошман ягындагы каралып күренгән кыяларны җентекләп күздән кичерә башладылар. Солдат шунда үз-үзенә генә сөйләнгәләп куйды:
- Менә шушылай озаграк тыныч тора башладымы, сагындыра, уйландыра башлый, күз алдына немчураның һәртөрле кабахәтлекләре килеп басалар. Үз-үзеңне кая куяр урын тапмыйсың. - Ул кисәк кенә Шәйхигә таба борылды да, аның җилкәсенә бәреп алды. - Ә менә син килгәч, чын-чынлап күңел күтәрелеп китте бит әле. Ничек соң әле син, күгәрченкәем, туры минем янга төшәсе иттең, рәхмәт яугыры. Юкса, монда бер авыз сүз алышырга тилмереп утыра торгач, телләр күгәреп бетә язган иде инде...
Шулчак өске яктан өлкән сержантның килгәне күренде. Ул Шәйхиләр янына килеп җитәрәк:
- Хәзерләнергә, - дип команда бирде. Команданы арырак тагын кабатладылар. Бармакларын чакмага куйган хәлдә, кыяларга ышыкланып алга таба киттеләр. Әлеге солдат Шәйхигә:
- Минем тирәдәрәк булырга тырыш. Син әле, туганкай, фронтның нәрсә икәнен белмисең, - диде.
Бу солдат Шәйхинең күңелендә ныклы ышаныч тудырды. Янында мондый кешеләр булганда югалмабыз, дип уйлап алды ул.
Синең җаныңны суырып алырдай булып, әле артта, әле алда миналар төшеп ярыла. Өскә кантары белән балчык коела. Шушы гарасат эчендә өермә булып тузан күтәрелә, Ул күзләргә керә, теш араларына тулып шыгырдый.
Әнә Шәйхинең уң ягындагы солдат сумкасыннан граната алды да, ашыкмыйча гына, аның балдагын ычкындырды. Гранатаның ярыласы секундларын санагандай, аны бер мизгел кулында тотып торгач:
- Рәхим итеп бездән бүләк алыгызчы, - дип аны алга ыргытты. Граната, төшеп җитмәстән, гитлерчыларның борын төбендә шартлады.
Ике яктан ыргытылган гранаталар алда да, артта да шартлап ярыла башладылар. Алар шартлаган саен, бер-бер артлы төтен чүмәләләре пәйда була. Яңгыр артыннан күтәрелгән черки көтүләредәй безелдәп ярчыклар очалар.
Бер җирән фриц Шәйхигә төзәп граната ыргытты. Аның гранатасы бөтенләй якын гына төште дә, әкрен генә Шәйхигә таба тәгәрәп килә башлады. Граната, кечкенә балчык кантарына төртелеп, туктап калды. Шәйхи җиргә сыенды. Баш очында гына колак тондыргыч шартлау яңгырады. Шәйхи кай җирем яраланды икән дип кул-аякларын селкетеп карады. Авырту сизмәгәч, "әлегә бар җирем дә төзек бугай" дип куйды.
Шулчак гитлерчыларның тукмакка охшаш гранатасын кайсысыдыр һавада ук эләктереп алды да:
- Тукмагыгыз үз башыгызга, - дип кире тормырды. Тавышыннан аны Шәйхи үзен каршылаган әлеге солдат икәнен шәйләде.
Мондый хәлгә Шәйхинең чәчләре үрә торды.
Тыныч тормыштагы шикелле үк, сугышта да озаграк йөргән солдатларның өнә шундый кыю ысуллары барлыкка килә икән.
Штабта бирелгән өч гранатаның берсен алды да Шәйхи, уң ягындагы күршесеннән күргәнчә, ипләп кенә аның балдагын салдырып ташлады. Шуннан соң беравык кулында тотып торды. Озак тотып торгандырмы ул гранатаны кулында, юктырмы, бәлки секундның уннан бер өлеше кадәр генә булгандыр ул ара, һәрхәлдә балдагы алынган гранатаны кулда тотып торуның нәрсә икәнен, аның белән эш итәргә туры килгән кеше аңлый булыр.
Шулай да, Шәйхинең гранатасы әлеге җирән фрицның борын төбендә үк шартламады. Аяк астына төште. Ул бәлки гранатаны тибеп җибәрергә уйлагандыр, траншеядан аның пилоткасы калкынгандай итте, шул ук мәлдә шартлау яңгырады. Туфрак, дары сөреме белән дөнья томаланып калгандай булды. Шунда сержантның кискен һәм шул ук вакытта катгый командасы яңгырады:
- Алга-а-а! Траншеяларга!
Шәйхиләр аяк өсте күтәрелеп, пулеметлардан, автоматлардан ата-ата алга ургылдылар.
Немецлар да траншеяларыннан сикереп кенә менделәр дә, Шәйхиләргә каршы ташландылар.
Коралга-корал бәрелеп чыңлаган, ах-ух итеп аяк астына авып төшүләрдән җир шары әйләнүдән туктап калгандай булды.
Монда соры шинельлеләр белән күк шинельлеләр бер-берсен үтерешәләр. Шинель эчендәге кеше кем ул, аның төре, уй-фшыльләре нинди - монда боларның берсенең дә әһәмияте юк.
Фронтның менә шушы кечкенә генә бер ноктасында көрәш бара. Күз алдында дөнья зырылдап әйләнә башлый да, җир белән күк урыннарын алмашалар. Кеше гөрселдәп җиргә ава. Зур булып ачылган шәфкатьсез күзләр. Бары тик үтерергә генә, күңелдә, әйтерсең, башка бернәрсә дә юк. Шушы минутта күпме балалар ятим калалар. Күпме аналар күз нурыдай итеп кадерләп үстергән улларыннан мәхрүм булалар. Юк, алар моны күрмиләр, белмиләр. Алар озатып калган юллардан күзләрен алмыйча мәңге көтәрләр...
Фронтның менә шушы кечкенә генә бер ноктасында җан аяусыз көрәш бара. Батырлар каны чишмә булып җирш түгелә. Тау түбәсендәге менә шушы файдасыз җирләр өченме? Әллә кемгә дә булса серәешеп торган шушы кыялар кирәкме?
Йодрык сугышына охшаганрак бу бәрелештә, пулеметы белән ничегрәк итеп иптәшләренә ярдәм итәргә белмичә, аптырап калган иде Шәйхи. Шулчак шинель итәгеннән тартканга сискәнеп караса - сержант икән. Минем янга ят, дигән ишарә ясады бу:
- Әнә теге ташны күрәсеңме? Күрсәң, шуның бу ягына ипләп кенә окоп казып урнаш. Сугыштан аерылып чыккан бер фашистны йоклат. Хәзер алар кача башлаячаклар. Мушкыңа утырта тор шуларны. Кара аны, бик сак эш ит. Үзеңне йоклатып, пулеметны бу якка бора күрмәсеннәр.
...Сугыш, үтереш немец траншеяларына якынайганнан-якыная. Менә бер офицерлары траншеадан сикереп кенә менде дә, акырына башлады. Нык торыгыз дип ярдәм вәгъдә итәдерме, һәрхәлдә кулындагы чәкүшкәсен болгай-болгый акырганда Шәйхи аңы мушкага утыртты. Офицер башта басар урын тапмагандай итеп торды, аннары бөгәрләнеп мәтәлләп тә төште. Ялтыравык козыреклы фуражкасы каядыр тәгәрәде. Шунда ук офицерны шинель итәгеннән тартып траншеяга төшерделәр, күтәреп алып киттеләр.
Шуннан соң, берсе пулемет белән Шәйхигә якын гына урынга килеп, траншеяга кунаклады. Монысы инде офицер үчен алырга, дип уйлады Шәйхи.
Менә немецлар берәм-берәм траншеяга чумып, югала башладылар. Кырыйда гына үзен саклап торучы булгач, Шәйхи атмады аларга. Менә берзаман теге немец як-ягына карангалап алды, ул да кузгалды. Кузгалуы булды тегенең, Шәйхи аны мушкага да утыртты. Ничек кенә итеп әйләнеп карарга азапланса да, булдыра алмады теге. Башта аның кулыннан коралы төшеп китте, аннары үзе бөгәрләнеп ятты...
Шәйхи аягүрә торып басты. Акрын гына атлап, кырылыш барган җиргә килде. Монда авыр яралы немец солдатлары да, үзебезнекеләр дә, барысы бергә буталганнар, Ыңгырашалар, авыртуга түзә алмыйча, әллә нинди телләрдә сукраналар, ялваралар...
...Әнә, соры шинельле солдат чалкан төшеп тынып калган. Аның янында ук корсагы штык айкалган күк шинельле, карчыга борынлы икенче солдат та кырын төшеп ята. Монысы әле үлмәгән. Торган күзләре белән ул Шәйхигә текәлгән. Хәлсез тавыш белән:
- Комрада, - дип пышылдый, кулын маңгаена китерергә тырышып, - пух, - ди. Әмма аның маңгаена якын да килми, хәлсезләнеп салынып төшә.
- Ә, комрадамыный, болай да бик әйбәт тончыгырсың әле. Мин чакырып китермәдем, - диде Шәйхи. Ул инде кеше сүзен аңларлык дәрәҗәдә түгел иде.
Соры шинельле солдат туган иле өчен һәлак булган. Бу күк шинельле, козгын борынлы солдат нәрсә өчен, кем өчен үлә инде? Аны Рәчәйгә җибәргәндә, тала, үтер, тимер тәре бирербез, дигәннәрдер. Ә монда аңар тәренең тимере түгел, агачы да эләкми шул әле. Солдатлар китүгә, козгыннар аның күзләрен чокып алырлар. Гәүдәсе җир өстен сасытып ятыр. Ә тегендә, түшенә тимер тәре тагып баеп кайта, дип көтәләр инде.

* * *
Офык читләрен кансу-кызыл төскә манып кояш баеды. Салкынча җил исеп куйды. Җилгә каршы басып торган Шәйхигә кан исе, урман, тау аралыкларындагы мәет исләре килгән кебек булды.
Солдатлар арыган тәннәренә бик азга гына булса да ял бирергә окопларга урнаштылар.
Акрын гына таулар өстенә караңгылык инде. Утлы эз калдырып пулялар очалар. Кайдадыр якында гына үлеш-кырылыш дәвам итә. Көнбатыш ягында ялкын телләре белән һаваны ялмап, нәрсәләрдер яналар да яналар...
Шәйхи аркасыннан капчыгын салды да, окоп почмагына ташлады. Күз кабакларына гер асканнармыни. Башны һаман аска таба тарталар.
...Күпме генә черем иткәндер Шәйхи, шунда төш күрде. Төшендә ул үлгән имеш, аны бик күп ирләр күтәргәннәр дә, биек тауга күмәргә алып менәләр икән. Артларыннан бер чатан хатын да ияргән. Шәйхи зират ул якта түгел дип, бөтен көченә кычкыра. Тегеләр ишетмиләр, һаман баралар да баралар...
Баш очында гына, Тарлагановның: "Әзерләнергә!" - дигән боерыгын ишетүгә, сикереп тә торды.
- Батальон, алга!..
Шәйхи тиз генә капчыгын аркасына киде. Пулеметын җилкәсенә асты да, аяк тавышлары ишетелгән якка атлады. Беркем, бер авыз сүз дәшми.
Бераздан офык читләре алсу яктылык белән йөгертелеп, яңа көн туа башлады.
Каршы яктан автомат аскан ике солдат килгәне күренде.
- Сәлам бөркетләргә, - диделәр алар. Кайсысыдыр бер теле кычытканына җитә калды:
- Без бөркетләр иңде анысы. Ә менә сез каргалар каян кайтып киләсез?
- Каян булсын, разведкаламыйча бара да алмыйсыз бит үзегез, - диде разведчикларның икенчесе.
- Еракмы соң әле?
- Ерак түгел инде. Әнә теге ташлыктан соң, текә тау төшәсе дә, поселоксыманрак бер нәстәкәй.
- Таудан төшкән бер солдатны тәрәзәдән генә чәкеп ятырга исәпләре, - дип өстәде иптәше.
Разведчиклар китүгә, өлкән сержант йөгерә-атлый алга таба үтте.
Саф уңга борылды.
Шулчак алар текә тау аралыгына килеп чыктылар.
Алдан артка таба колактан колакка:
- Ташларны кыймылдатмыйча, тавыш чыгудан бик сакланып кына хәрәкәт итәргә, - дигән боерык үтте.
Тауның урта бер җиренә төшеп җитәрәк, түбәндә зур гына җимеш бакчасы күренде. Талгын гына җил исеп куйды. Җил белән бергә солдатларга хуш ис бөркелде.
Тавыш-тынсыз гына койманың бер бүлемен кубарып алдылар да, кырыйга сөяп куйдылар. Солдатлар алма, өрек агачлары арасына тыныч гына керә тордылар, күздән югала бардылар. Соңгы солдат узуга, берни булмагандай, койма үз урынында иде инде.
Батальонның бер башы тавыш-тынсыз гына немецлар урнашкан йортларның каралты-куралары артыннан узды да, поселокның икенче башына чыккач, туктап калды.
Ашыгып немец офицеры килгәне күренде, тар гына аралыктан үтеп кенә китим дигәндә, офицерның борынына борынын терәп Муравьев чыгып басмасынмы! Офицер аңына килеп тавышланырга уйламакчы булдымы, Муравьев аның бугаз төеренә кинжал очын төртүгә, теге коралын ташлап кулларын күтәрде.
Ике солдат офицерны кырыйдагы бәдрәфкә алып керделәр. Тегенең аяк-кулларын бәйләп, авызына чүпрәк тутыргач, тышкы яктан ишеккә терәү салырга гына өлгерделәр.
Шулчак күккә яшел ракета күтәрелде. Бу, һөҗүмгә ташланырга, дигән сигнал иде. Шәйхиләр немец солдатлары урнашкан йортларга ташландылар. Шәйхигә бер солдат иярде. Алар туры килгән беренче йортның коридорына керделәр дә, туктап калдылар. Каршыдагы бүлмәдән немецчә сөйләшкән тавыш ишетелгәндәй булды. Шәйхи пулеметын төзәгән хәлдә иптәшенә ипләп кенә ишекне ачарга кушты. Ишеккә артлары белән баскан дүрт немец солдаты тәрәзәдән нәрсәдер күзәтәләр иде. Шәйхи тешен кысып, чакмага басты.
Икенче ишекне ачсалар, анда буш ящиклар гына булып чыкты.
Ләкин бер почмакта офицер белән солдатны күрүгә, Шәйхи бер мизгелгә генә югалып калгандай булды. Солдат автоматын берьяк читкәрәк куйган да, кәнсир банкасын ачып маташа. Әмма офицер атып та җибәрде. Очраклы хәл генә Шәйхине үлемнән коткарып калды. Солдат көрәгенең сабын бил каешына тыгып, көрәген күкрәге турысына каплап куеп йөртә иде. Офицер пулясы шык итеп кәрәккә тиде дә, читкә очты. Ул арада фашист солдаты мәче җитезлеге белән автоматын кулына алган. Тик ул аны атарга уңайлап тотканчы Шәйхи чакмага басты. Солдат, киселгән агач кебек, лыпылдап идәнгә ауганда, пулемет офицерга төбәлгән иде.
- Ташла уенчыгыңны, юкса гәүдәңнән иләк ясыйм, -дип бөтен көченә акырды.
Офицерга шулкадәрле көчле тавыш тәэсир иттеме, ул коралын аяк астына төшереп җибәрде дә, кулларын күтәрде. Коридордан йөгереп килгән аяк тавышы ишетелде. Шәйхинең күңеленнән, кайсы як булыр, - дигән уй чагылып үтте. Әгәр ул немец булса? Ул чагында моны юк итәргә дә...
Шәйхи бер адым артка чигенеп, сыңар күзе белән генә коридорга күз салды. Үз кеше икәнен күргәч, җиңел сулап куйды...

* * *
Каралты-куралар арасыннан баралар иде. Алма бакчасына килеп чыккач, Шәйхи якында гына Мостайны күрде. Ике араны якынайтуга Мостай да Шәйхигә борылып карады, шулчак тонык кына булып мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Ул арада Мостай абынгандай булды да, чалкан килеп тә төште.
Шәйхи йөгереп барганчы, җан да биргән иде инде. Маңгаена гына бәргәннәр. Мостайның болай тиз генә һәлак булуына Шәйхинең һич тә ышанасы килмәде. Ул дустының ике җилкәсеннән умырып тотты да, бөтен көченә аны җилтерәтә башлады. Мостайның әгъзалары тагып куйган әйбердәй дер калтырап тора иде.
- Мостай дим, нишләдең син?!
Шәйхинең тамагына төер тыгылды. Иң якын дустын ул кочаклап алды, аның маңгаена маңгаен терәгәч, дустының салкыная баруын тойды. Шулчак Шәйхине очкылык тота башлады. Ул дустының нуры сүнеп калган күзләренә, сулыга барган йөзенә бертын текәлеп торгач, өлкән сержантны күрергә дип торып йөгерде.
- Иптәш командир, минем авылдашым, иң якын дустым һәлак булды. Шуны берәр солдат белән җирләп килергә рөхсәт итче, - диде Шәйхи тамак төбенә. тыгылган күз яшьләрен йота-йота.
- Рөхсәт, - диде аңар командир. - Сак йөрегез, үзегез ятып кала күрмәгез!
Шәйхи туры килгән беренче солдатка тукталды:
- Кара әле, әнә тегендә безнең бер солдат һәлак булган. Командир икебезгә шуны җирләргә кушты. Әйдә, тиз генә чаптык!
Алма агачлары арасыннан йөгергәндә, алар ике немец солдатын күреп, туктап калдылар. Сакланып кына тагын алгарак үттеләр. Хәзер немецларның нишләп йөрүләре аерым-ачык күренә иде. Алар икесе Мостайның ике аягыннан алганнар да, аны якындагы каралтыга таба сөйриләр. Шәйхи иптәшенә ятырга кушты, үзе, алма агачына ыщыкланып, тегеләрне мушкага алырга маташа башлады. Ләкин ничек кенә итсә дә, агачлар комачаулады. Яңадан алгарак үтеп, икенче агач артына посты, очередь бирде. Тагын йөгерделәр. Немецлар берсе өстенә икенчесе капланып төшкәннәр. Шәйхи:
- Этлек уйлап ята күрмәсеннәр, тагын берәр генә пуля булса да җибәрик әле, - дип тегеләрнең чигәләренә терәп үк бер-бер артлы тәтегә басып алды. Шулчак иптәше:
- Миләре тулгандыр инде пуля белән, - дип мыгырдап куйды.
Мостайдан фашистларның кулларын ычкындырып алып ташлагач, алар Мостайны ике ягыннан күтәреп алдылар да, яктырып күренгән ачыклыкка таба киттеләр.
- Шушыннан да әйбәтрәк урын булмас, - диде Шәйхи, җан дустының үле гәүдәсен җиргә сузып салганда.
Мостайның баш, аяк очлары турысында җиргә көрәкләре белән билге ясадылар, яңадан аны бер як читкә алып куеп, кабер казырга керештеләр...
Солдат казудан туктап:
- Немецларга безнең солдат мәете нигә кирәк булды икән, ә? - дип Шәйхигә текәлде. Шәйхи дә эшеннән туктады. Битеннән тирләрен сөртеп төшерде. Беренче мәртәбә иптәшенә күтәрелеп карады да:
- Бәрәкә-ә-әт, син бит теге безнең вагонда килгән, исемеңне хәтерләмим инде, гафу ит, Абчарка түгелме соң? -диде ниндидер яндлык ачкан кешедәй куанып.
Тегесенең ачуы килде:
- Үзең син Бурзай, - диде ул үпкәләгәндәй булып.
Бермәл тын гына утырдылар.
- Син минем сорауга җавап бир әле, - диде тегесе Шәйхигә текәлгән хәлдә.
- Ни өчен булсын, алар моңда бүленеп калганнар. Безнең кием, документ моннан чыгып качу өчен кирәктер.
Тавыш-тынсыз гына эшкә керештеләр. Бераздан көрәкләрен кыргалап кабер читенә куйдылар да, ипләп кенә мәетне гүргә иңдерделәр. Шәйхи кесәсеннән кулъяулыгын алып дустының йөзенә каплады. Ашыгып кына күмә башладылар.
Шәйхи Мостайның егылган урыныннан каскасын алып килде. Патронның очлы ягы белән чокып "Мостай" дип язды да, кабер өстенә куйды.
Китәргә генә кузгалганнар иде, алар янына өне-көне бетеп, урта яшьләрдәге хатын килде. Ул килә-килешкә үк солдатларның йөзләренә чекрәеп карап алды да:
- И-и Аллакаем, бигрәк яшьләр икәнсез шул, балакайларым. Сезнең әле урамның бер башыннан икенче башына шар сугып кына йөрер чагыгыз да бит, югыйсә, - дип сүзеннән туктап калды.
Шәйхи аңар күтәрелеп карап алды да:
- Нәрсә, апа, сүзең булса әйтеп кал, безнең эш ашыгыч, - диде.
Хатын, сез малайларга әйтсәң дә инде, дигәндәй, ышанмыйчарак торгач, серен ачып салырга булды, күрәсең. Ул башта тирә-якка карангалап алды. Бер агач ышыгына барып чүгәләде дә, солдатларны үз янына чакырды.
- Улларым, - диде ул чын йөрәктән әрнеп чыккан тавыш белән, - Минем өйдә биш немец качып ята. Алар солдат киеменнән түгел. Минем күлмәкләремне киделәр. Барысы да. Кыз чагындагыларын да тартып алдылар. Күкрәкләрен калкытыр өчен, анда чүпрәк тутырдылар. Иреннәрен кызарттылар да, хәзер эчеп утыралар, - дип сүзеннән туктап калды. Явадан тагын яшьле күзләре белән солдатларга карап торгач: - Ярар балалар, анда барып йөрмәгез инде, булмаса, сез бит әле малайлар гына. Арысландай адәмнәргә каршы бару өчен сезгә әйтәсем калмаган икән дә, әлләни ашыктым шул, - дип сүзеннән туктап калды.
- Арысландай булсалар, алар хатын-кыз рәвешенә кереп качып ятмаслар иде инде. Чүпрәк алар, - диде Шәйхи кызып китеп.
Абдюшко мылтыгын алып китә генә башлаган иде, аны Шәйхи туктатты:
- Ашыкма. Менә хәзер пулеметның дискаларына патроннар тутырабыз. - Син дә мылтыгыңаы яхшылап көйлә.
Солдатлар коралларын кулларына алуга, әлеге хатын:
- Мин җүләр хатын сүзе белән анда бармагыз, балалар, - дип ялынырга кереште.
- Кайгырма апа, без алардан кәлҗемә ясыйбыз әле, менә күрерсең.
Алар агачларга ышыкланып йөгерә-атлый йортка якыная башладылар. Баскыч төбенә килеп җиткәч, Шәйхи, бармагын ирененә аркылы куеп, тавыш чыгармаска дип иптәшенә ым какты.
Алар ипләп кенә тышкы ишекне төбенә кадөре ачып куйдылар. Аннары тын гына эчкәре үттеләр.
Шәйхи хатын әйткән ишек янына килде дә, бөтен көче белән тибеп җибәрде. Хатын-кыз кыяфәтенә кереп, җырлап утыручы исерекләргә Шәйхи "моңы" да кушылды. Кайберләре, айныгандай булып, исән калу өмете белән кулларын күтәрделәр, икенчеләре үлеләр белән бергә өстәл астына шуып төштеләр.
Фашистның кул күтәргәненә дә, күтәрмәгәненә дә Шәйхинең үз исәбе бар иде. Ул аларны аяп тормады. Ул арада эчке яктан ишекне этеп җибәрделәр. Пулеметның көпшәсе кысылу сәбәпле ишек ябылмады.
- Обчарка, - дип кычкырды Шәйхи, - граната! Тиз бул! Тиз генә балдагын ал да, идәннән тәгәрәтеп җибәр!
Монысы шартлауга тагын тәгәрәттеләр. Эчтән бүселеп төтен чыга башлады. Шәйхи ишеккә тибеп җибәрде, төтен эченнән берни дә күрерлек түгел иде.
Шәйхи, "обчарка" дип дәшәргә авызын гына ачкан иде, шунда кылт итеп аның чын исеме хәтеренә килеп төшмәсенме:
- Абдюшко! - дип кычкырды ул. - Әйдә, прикладың белән тәрәзә пыялаларын кырып чык. Курыкма, берәрсе селкенеп кенә карасын!
Пыялаларны кырып төшерүгә, һава агымы бүлмәдән төтенне тиз куып чыгарды. Идән уртасына офицер кителләре, шинельләр оча башлады, чүпрәк-чапраклар астыннан төрле кыяфәттәге автоматлар, наганнар күренде.
- Бөтенесен ал да, киттек. Тизрәк.
Алар урамга чыктылар. Урам тын иде. Абдюшко барлык коралларны җиргә ташлады. Күңеленә ошаган берсен алып, калганнарын аркасына элеп бетергәч, ашыгып кына китеп бардылар.
Менә поселокны да чыктылар инде. Иптәш солдатлары беркайда да күренмиләр. Алар аптырап туктап калдылар. Озаграк юандылар шул...
Шулчак калкулык ягыннан аларның алларына гына яшел ракета килеп төшмәсенме. Егетләрнең йөзләренә чырай керде.
Уен эшмени, чит-ят җирләрдә адашып йөрүе. Монда "капкынга" эләгүең дә бик тиз. Юлны аркылы чыктылар да, сөрелгән җирдән бата-чума ракета атылган якка таба киттеләр. Аларны өлкән сержант үзе көтеп алды:
- Нишләп бик озак? Абдюшко аның алдына төрледән-төрле немец автоматларын китереп ташлагач, командир аптырап калды, аларның уңайлыкларын, җиңеллекләрен чамалар берәм-берәм тотып карады.
- Каян алдыгыз боларны?
- Авылдашны җирләгәч... Кузгалган гына идек, иптәш командир, биш немец офицерына туры килеп тоткарландык...
Шәйхи уңайлырак урын табып утырды да, ботинкаларын салып ташлады. Чалкан ятып, аякларын югары күтәреп, төп өстенә куйды.
Бераздан тәмле аш исе килгән сыман тоелды. Шәйхи ашыйсы щшгөнгә генә шулай тоеладыр дип уйлады. Котелок тавышы да ишетелгәч, күтәрелеп карамыйча булдыра алмады.
- Чыннан да кухня шул. Повары, өстәвенә старшинасы да бар.
Аягына киеп тә тормыйча, котелогын гына алды да, шулар янына ашыкты. Чак кына тамак төбен дә чылатып алгач, ашны күбрәк алырга тырышты Шәйхи.
Ашагач тагын яткан иде. Әле яхшы, йөгереп барышлый, берсе кагылып узды. Йоклап та калган булырие. Ул барып басканда, саф тезелеп бетә язган иде инде.
Бер яшь кенә майор, солдатларны күздән кичергәч, тамак кырып алды.
- Пулеметчылардан кемнәр төнлә белән елганы кичеп чыгып, төп көчләр елга аша чыгып беткәнче немецларны тоткарлап торырга булдыра ала, шулар ике адым алга. Беренче булып Шәйхи чыгып басты. Таган берничә кеше чыкты.
- Калганнар урыннарыгызга.
Пулеметчылар гына калгач, майор аларны берәм-берәм күздән кичерде.
- Сораулар.
- Теге якка чыгу ничек?
- Көймә белән чыгарсыз.
Шәйхинең әле моңарчы мондый хәтәр эшкә алынганы юк иде. Шуңадырмы, аның күңеле бер дә тыныч түгел. Ул пулеметын чистартып, дискаларны кат-кат тикшерде.
Сугышны тизрәк тәмамлау өчен үтә дә җаваплы бу йөкләмәне уңышлы итеп башкарасы килә иде аның. Бөтен көчен, кирәк булса җанын да бирергә әзер, тик иптәшләренең алга барулары гына тоткарланмасын. Ул черем итәргә уйлап, шинеленә төренде дә, җан дусты - пулеметын кочаклап, җиргә ятты. Әмма күңеленә төрле борчулы уйлар килеп, йоклап китә алмады. Караңгы төшә башлауга, өлкән сержант килде.
- Барыгыз да әзерме, егетләр? Я, кузгалабызмы? Шактый олы яшьләрдәге агай:
- Ашыкма әле, командир. Әллә яңадан ашарга туры килә, әллә юк. Тамакның күңелен күрик әле башта, - диде.
Солдатлар бишесе дә авызларын сөртеп торып басуга, командир кинжаллар өләшеп чыкты.
- Кирәк була калганда, кулланырга уңайлы булсын өчен, сул яккарак эләктереп куегыз. Иң элек шуны кисәтеп куям, елга ярына барганнан башлап сөйләшмәскә, тартмаска, гомумән, бернинди тавыш чыгуга да юл куймаска. Аякларыгаз белән дә ипләп кенә атларга тиеш буласыз.
- Я, хәерле сәгатьтә, егетләр, - дип беренче адымны атлады.
Елга солдатларны ачулы шаулап каршылады, ул ярсулы дулкыннарын ярга китереп бәргәндә, тнрә-якка чәчрәгән тамчылар шыбырдап кире коелалар.
Куак артына яшереп куелган көймәне дәррәү генә күтәреп алдылар да, чик-чаманы белмәгәндәй ярсып аккан елгага төшерделәр. Һәркем үз урынын белеп кенә кунаклагач, койрык тотып торган солдат көймәне этеп җибәрде дә, иптәшләре янына сикерде. Бердәм рәвештә каерып-каерып ишәргә керештеләр. Көймә ярдан ераклаша башлады. Эчкәрәк кергән саен, тәртә арасына беренче мәртәбә җигелгән тай сыман көймә тыңлаусызлана, дудкыннар килеп бәрелгән саен, әле алдын, әле артын күккә чөя. Кайчакта ятып аунарга маташкандай гел авып бетә. Андый чакта мондый усал елга күрмәгәннәрнең җаннары уч төбендә генә кала.
Ишкәкче урта бер җиргә утырган. Аның ике ягында тылсымлы таяклардай ике ишкәк. Көймә ава башласа да, шул тылсымлы таяклары белән төрлечә хәрәкәтләр ясауга, көймә элекке хәленә кайта да куя. Үзе ашыкмыйча, кабаланмыйча гына, кайсы яктагыларга ныклабрак ишәргә икәнен дә әйтә...
Әле аның болары баласы гына булган икән... Көчле агым дигәненә килеп керүгә, ишкәкче үзе дә кара тиргә батты. Эче барган кешесыман чырае бозылды. Әле тегеләй, әле болай итеп борсалана гына бу. Көймә дә агым уңаена борылып агып китү ягын каера. Инде котырган дулкыннар арасына төшеп чумдык дип барлы-юклы белгәннәрне укып бетергәндә геңә, көймәбез калыкты бит тәки. Менә берзаман янтаеп беткән көймәгә шыбырдап су тула башлады. Инде елга төбенә китәбез, балыкларга ризык булабыз икән инде дип кара кайгыга төшүгә, теге, тылсымлы ишкәкләре белән, акылга утыртты бит тагын көймәне.
Иң алга утырып тик кенә барган сержантка да эш тапты бу. Яньчелеп беткән чиләк белән су түгәргә кушты.
Командирмы син, хет әллә кем булсаң да, монда сиңа ул хуҗа. Аның сүзен тыңламыйча, бу котырган дулкыннардан беркая да китә алмыйсың.
Борынга урнашкан командирның күзләре алга текәлгән. Алар бара торган ярда дегеттәй кара төн. Анда ниләр бар?
Бәлки аларның килеп җитүләрен, селәгәйләрен агызып, фашистлар көтеп торалардыр? Командир никадәр генә күзләрен чекерәйтеп караса да, караңгылыктан башка берни дә күрә алмый. Аның күңелеңдә бер-берсенә капма-каршы уйлар кайнашалар. Анда безне берьюлы әллә ничә пулеметтан ут ачып каршыласалар, ул чагында без бу үлем тагарагында, нәрсә генә кыйрата алырбыз икән...
Көймә шыгырдап вак ташлы, сөзәк ярга килеп төртелүгә, солдатлар сөрлегеп куйдылар...
Тарлаганов пулеметчыларга, кул хәрәкәте белән, үз янына елышырга кушты. Солдатлар якын ук килгәч, командир аларга пышылдады:
- Хәзер, Шәйхи, син шушы турдан яр өстенә менәсең дә, немецларга каршы оборона тотардай урын сайлап, окоп казып урнашасың. Шәйхинең сул ягына, яр буйлап өскә таба унбиш адым китеп - Баранов, аннан унбиш адымнан соң Тараканов - син. Шәйхинең уң ягына шундый ук тәртип белән: Катыкбаев һәм Жиләнтунов урнашырсыз. - Ул бермәл сүзеннән туктап торды. - Тагын бер мәртәбә кисәтеп әйтәм. Немецлар кырыйда гына. Тартмаска. Окоп казыганда көрәкләрегез ташка тиеп, тавыш чыгармасын өчен, аның сабыннан түгел, көрәкнең үзеннән тотып казыгыз.
Вак ташлы, комлы икән җире. Шәйхи бик сакланып кына эшләде. Пулеметын җайлап урнаштыргач, тирә-якны күзәтергә кереште. Шикләнердәй, нәрсә сизмәгәч, башыннан пилоткасын сыдырып кына төшерде дә, муеннарын, битләрен сөрткәләргә генә керешкән иде, якында гына кыштырдау ишетелгәндәй булып, аның кайсы тирәдәрәк икәнен чамаларга тырышып, танып калды. Пилоткасын да киеп тормастан, пулеметына ябышты. Никадәр генә тыңласа да, кыштырдау яңадан кабатланмады. "Әһә" дип куйды Шәйхи, якында гына үләннәр селкенгәнен шәйләп алып. Пулеметын нәкъ шул селкенгән үләннәрдән аз гына аскарак алып төзәде дә, ашыкмый чакмага басты.
Кисәк кенә төнге тынлыкны челпәрәмә китереп пулемет эшли башлады. Немецлар, исәпләре барып чыкмагач, барлык төр кораллардан үлем уты сибәргә керештеләр. Утлы эз калдырып, пулялар очалар, аларның күпчелеге Шәйхи ышыкланып ата торган төпкә тиеп, черт-черт итеп кенә тора. Аны немецлар пулеметчының башы дип белеп аталар инде, - диде егет көлемсерәп.
Урман тоташ гөрелдәүләр белән яңгырап тора башлады.
Шәйхи мышнаган тавыш ишетеп, үрмәләп килүче фашистның йөрәгенә кадәр батырам дип хәнҗәрен югары күтәрүгә, караңгылык аша сержант погоннарының таныш ялтыравы күзенә чалынды да:
- Уф-ф-ф! - дип авыр сулап хәнҗәрен җиргә ташлады. - Их, командир, үтерә яздым бит үзеңне, нигә искәртеп килмисең, - дип ялварды.
Менә бервакыт дискада патрон бетеп, пулемет телдән калды. Фашистлар аяк өстенә күтәрелгәннәр генә иде, өлкән сержант:
- Борыннарыгыз да кычыткандыр, менә сезгә күчтәнәчкә лимон, - дип бер-бер артлы ике граната томырды.
Лимон яктысы сүнәргә өлгергәнче, Шәйхи дисканы алыштырып куйган иде инде. Ул бушаган дисканы кору өчен командир алдына шудыруга, пулемет кабат фашистларга ут-ялкын сибә башлады.
Өлкән сержант шунда сүзсез генә шыбыр тиргә баткан Шәйхинең аркасына бәреп алды. Бу аның, егет икәнсең, иң кискен минутта каушап калмадың, дип хуплавы иде.
Шәйхи алда кыймылдаган карачкыларга атты да атты.
Шулчак ике якның да пушкалары телгә килеп, бер-берсен дөмбәсләргә керештеләр...
Елга ягыннан иртәнге салкынча җил исте. Ачулы шаулаган дулкын тавышларына бертын колак салып торды да Шәйхи, теге як ярга карады. Анда елганы кичәргә хәзерлек башланган. Көймәләр ташыйлар. Берничә урында бүрәнә тезеп, әзмәвердәй солдатлар сал ясап маташалар. Арттарак туплар, атлар күренә. Салларның берсен суга төшергәннәр. Һәркайсының кулларында озын киртәләр. Солдатларның берсе киртә белән елга төбен эзли. Яр буена нәрсәдер кага башладылар. Тупка җигелгән атларны җитәкләп салга алып керделәр. Теге әзмәвердәй солдатның берсе киртәсе белән салның түбән яктагы борынына урнашты. Арттагы икесе киртәләрен ярга терәп, этеп җибәрүгә, кечкенә генә утрау елгага кереп китте.
Көймәләрнең кайберләре урталыкка якынлашып килгәндә, тонык кына гүләү ишетелгәндәй булды. Тавыш көчәйгәннән көчәйде. Һәр кеше һавага карый, ишкәкчеләр кызурак, батырыбрак хәрәкәт итәргә керештеләр. Менә берзаман свастикалы самолетлар үкереп килеп чыкмасыннармы. Бер ишеләре бомба ташларга, икенчеләре түбәннән генә пулеметлардан үлем уты сиптерергә керештеләр. Инде киттеләр дип сулыш алырга да өлгермисең, кабат әйләнеп киләләр...
Безнең солдатлар алардан куркып тормыйлар, кемдә нинди корал булса, шуның белән козгыннарга аталар.
Шәйхинең бер күзе алда, икенчесе елгада, ул көймәдәгеләр өчен кайгырып иреннәрен тешли, йодрыгы белән җирне төя.
Яраланучылар, үлүчеләр артканнан-арта. Алар авыртуга түзә алмыйча ыңгырашалар. Фашистларны йодрык төеп аты-юлы белән сүгәләр. Бомбалар төшеп ярылганда, елга агар юлын югалткандай, фонтан булып һавага ургыла. Елга кайный, елга актарыла. Көймә такталары һавага очалар. Бер арада кеше башлары күренеп кала. Шушы котырган, кайнаган елга эчендә солдатлар алга омтылалар...
Шәйхинең күз алдында әлеге пушкалы, атлы сал өстенә бомба төшеп ярылды. Сал шунда ук икегә аерыла башлады. Уртадагы упкын зурайганнан зурая. Атлар икесе дә салның өске ягында бүленеп калдылар. Ул арада пушка елгага әйләнеп төште дә, үз артыннан атларны да төпкә суыра башлады. Атлар пушканың үзен өстерәп чыгарырдай булып ыргылдылар. Тарала башлаган сал аларны тотып торырлык түгел иде инде.
Атлар соңгы чиктә, ярдәм сорагандай итеп, ачы тавыш белән тирә-якларны яңгыратып кешнәделәр дә, дулкыннар арасында югалдылар.
Шәйхи атлар өчен җанын бирердәй булып йодрыгы белән җиргә суга, фашистларны ләгънәтли. Үзебезнекеләрне дә коры калдырмый: кешеләрне кырып бетергәнче йоклап яталар. Артларына таш таккан нәрсәләр, - ди әрнеп.
Бу җәһәннәмнән котылып чыга алган солдатлар, яр буена окоп казып урнаша башладылар. Кан, яшь түгелгән, гомерләр өзелгән иң авыр минутта фашистлар пулеметлардан, автоматлардан ут яудырып, атакага ташландылар...
Шәйхи яшь белән томаланган күзләрен йодрыгы белән сөрткәләде дә, тешләрен кысып пулемет артына ятты. Язмыш шуклыгы белән тагын үзенә ярдәмче итеп билгеләнгән Абдюшкога эндәште:
- Диска корылганмы? Китер, биш метрга килеп җитсеннәр. Шуннан соң гына ыргытырсың гранаталарны. Кара аны, җебемә!
Шәйхи, ышанычлы булсын дип, немецларны шактый якын ук җибәрде. Аларның гранаталары якынга гына төшеп ярыла башладылар. Шулчак Абдюшко: - Шәйхи дим, әллә үлдеңме. Ат инде, килеп җиттеләр бит, - дип ачыргаланып кычкырды.
Шунда гына күкрәк киереп каршы килгән фашистларга ут яудыра башлады ул.
Күпмедер вакыттан дискада патрон бетеп, пулемет туктап калды.
- Граната! - дип кычкырды пулеметчы ярдәмчесенә.
Төтен, корымнан көн караңгыланып калгандай булды. Дисканы алмаштыргач та әле Шәйхи атарга ашыкмады.
Алга таба карады, якында гына яткан немецларга бертын текәлеп торгач, аның күңеленә: үлгәннәрме болар, әллә кисәк кенә ташланырга уйлап, үлгәнгә салышып яталармы? - дигән уй килде дә, төзәп курокка басты. Бераз тыңланып торгач, елгага таба карады. Самолетлар инде киткәннәр, елганы кичү дәвам итә иде әле. Шулчак Тарлагановның:
- Атакага әзерләнергә! - дигән боерыгы яңгырады.
Көчәйгәннән көчәя барган "ура" тавышларына Шәйхиләр дә кушылып, дошман окопларына ташландылар.
Немецлар кайбер нәрсәләрен ташлап качканнар иде инде. Аларга бу юлы немецларны куып озак барырга туры килмәде.
Башта бата-чума сазламык җирдән бардылар. Калкулыкка җиткәнче сирәк кенә киртәлек усаклар үсеп утырган уйсу җире дә бар икән әле моның, дип куйды Шәйхи.
Калкулыкка күтәрелә башлауга, немецларның пулеметлары, пушка һәм минометлары телгә килеп, ата башладылар. Яшереп куелган җирләреннән танклары килеп чыгып, ата-ата Шәйхиләргә ташландылар.
Шулчак Шәйхинең аяк астына гына чучка баласы чаклы мина килеп төште дә, чыелдап Шәйхине һавага чөйде... Яңадан җиргә бәрде...
Кантары-кантары белән һавага күтәрелгән кәсле балчык, Шәйхинең өстенә ишелде...
Шәйхи төпсез упкынга очты.

* * *
Бераз вакыттан соң ул, аңына килгәндәй булып, балчык астыннан чыгарга тырмаша башлады.
Шулчак кисәк кенә җир авыша башлады. Шәйхи егылып төшмәскә тырышып, куллары белән үрелеп, тотынып калырдай әйбер эзли, кармалана. Җир һаман янтая, ә урыныннан кузгатылган балчык тотрыксыз. Шәйхинең башы гөжли, колагына әллә нинди тавышлар ишетелгән кебек, ул моны немец танклары килеп җитәдер дип уйлады. Аларны үткәрмәс өчен ул никадәр генә аяк өсте торып басарга тырышып караса да, булдыра алмады. Аның уң аягы тыңламады. Әгәр ул торып баса алса, ничек кенә итеп булса да, аларны үткәрмәүнең бер җаен табар кебек. Ахырда, Шәйхи тезләнгән хәлдә, кармалана торгач, балчык астыннан күренеп калган пулеметын эләктереп алды да:
- Фашистлар, ерткычлар! - дип көянтә булып бөгелгән пулеметның чакмасын кармаланып эзли башлады. Әмма җан дусты - пулеметы аңар бу юлы җавап бирмәде. Аның башындагы ярадан аккан кан, туфрак белән укмашып битенә, күз чокырларына сыланган.
Шәйхи бу хәлендә күрерлек тә, ишетерлек тә түгел. Аның яраларын бәйләүгә, күзен генә булса да чистартып, күрерлек итәргә кирәк иде.
Көчле куллар аның җилкәсеннән умырып тоттылар да, азаплана торгач, чалкан яткырдылар.
Шәйхи яраларын бәйләргә дә ирек бирми, ычкынырга тырышып йолкына.
- Фашистлар, ерткычлар! - дип йодрыгын болгап, сугарга талпына.
Тавышны ишетеп булса кирәк, немецлар бу якка таба атуны көчәйттеләр.
Тарлаганов Шәйхинең кулларын тотып алды да, ике якка аерып җиргә кысты.
Муравьев йомшак марляны кат-кат чылатып, саклык белән генә сөртә. Туфрак белән оеган каннан Шәйхинең күзләрен чистарта башлады. Бераздан солдатны танырлык иде инде. Әллә керфекләре ябышканмы, күзләре әле һаман ачылмадылар. Муравьев аның керфекләренә марля белән су тигерде. Шулчак Шәйхи күзен ачты. Бер-бер артлы якын дуслары Муравьев белән Тарлагановка карап алды. Шунда аның аяк-куллары җансыз әйберләрдәй булып салынып төштеләр. Ул аңын җуйды...
Аңына килеп күзен ачканда инде ул госпитальдә иде.
Бер дә больница ишеләрне күргәне булмагангамы, бераз вакыт ул үзенең нинди урында икәненә төшенә алмыйча ятты. Баш астына биек итеп өелгән мендәрләргә игътибар итте.
Башының бәгырьгә тиеп чәнчешүенә, колагының туктаусыз гөжләвенә чыдарлыгы калмагач, кулы белән башын капшый башлады. Бармагы җәрәхәткә төртелгәч, авыртуга түзә алмыйча, авыр итеп ыңгырашты.
Бераз вакыт ярым үлек хәлендә яткач, яңадан күзен ачты, аяк-кулларын кыймылдатып карарга булып, кулларын күтәрде, төшерде. Бармакларын бер язып, бер йодрыклап карады.
Бу кечкенә бүлмәдә, Шәйхинең янәшәсендә генә, башы марля белән чорнап бетерелгән, ни үле, ни тере дигәндәй, тагын берсе ята икән әле.
- Гел минем шикелле булып яраланучы да бар икән, ләбаса.
Җаны тәненнән чыгып китә алмыйча, чак кына эләгеп торганда, ул аз гына булса да сулыш ала дигән сүз. Әгәр ул сулыш ала икән инде, борын өстендәге марлядан салынып торган җеп чак кына булса да селкенергә тиеш, дип нәтиҗә ясады. Шулай да, Шәйхи күршесенең ике арада яткан кабарынкы кулына кагылмыйча булдыра алмады. Кагылгач, аның салкынлыгы йогудан курыккандай, кисәк кенә кулын тартып алды да, матраска ышкый башлады. Ул үз-үзенә ачыш ясагандай:
- Димәк, бу мәетләр куя торган урын. Димәк, болар мине дә... Юк!.. Сез әле мине алай тиз генә үтерергә ашыкмагыз.
Шәйхи, тирә-ягын кармаланып, ишеккә яки тәрәзәгә томырырдай әйбер эзләде. Кулына берни дә эләкмәгәч, кычкырырга дип авыз ачты, башының әллә кай җирләре ертылырга җитеп авырта башлады. Ул хәлсезләнеп, бермәлгә тынып калды. Менә-менә берәрсе керер дип өметләнеп ятса да, һаман беркем дә күренмәде.
Егет ничек кенә булса да төшенкелеккә бирелмәскә, дигән карарга килде. Алар мәетне алырга барыбер да керерләр. Керми калмаслар. Шунда мин аларга, әгәр аңымны җуймаган чагым булса, кулларым белән булса да, үземне дәваларга кирәклеген аңлатырга тырышырмын, дип күңелен юатты.
Шулчак актан гына киенгән берәү килеп кермәсенме.
- Безнең егетебез дә уянган икән әле, - дип Шәйхинең урын җирен рәтләгәндәй итте. Яралы аның сүзен бөтенләй ишетмәде дә. Егет никадәр генә кычкырып әйтергә тырышса да, аның тавышы пышылдау гына булып чыга иде.
- Нигә мине үлекләр җыя торган җиргә ябып куйдыгыз? - Ю-у-у-к, сөеклем. Монда сине кертеп салганда, исәние әле ул. Төнлә җан биргән. Хәзер туганнары килеп җитәргә тиеш. Самолет белән. Туганнары бөтенесе зур начальниклар ди. Хәзер аны алып чыгачаклар.
Сестра, нәрсәдер исенә төшкәндәй булып, чыгып китте. Яңадан, кечкенә генә пробиркасыманрак пыяла савыт алып керде дә Шәйхигә сузып:
- Менә шушы даруны кабып кара әле, яңадан тагын. Ипләп кенә кап, яме, җүтәлли күрмә. Җүтәлләсәң эш харап, аннары, башың...
Салмак адымнар белән, үзара сөйләшеп, яшьрәк кенә ике хатын-кыз керделәр. Кара кашлы, кара чәчлесе ым кагуга, ипләп кенә Шәйхинең өстеннән одеялын алып куйдылар. Сестраның берсе яралыга дару каптырып маташканда, икенчесе, бер җитез куллысы, үзенә генә хас җиңеллек белән егеткә укол ясады. Ничектер яралы моны искәрми дә калды. Шул арада берсе яралының беләгенә чүпрәк урап, резин тупны пошкылдатып алды. Икенчесе, мина әзерләгәндәй, күкрәк тирәләрен капшап маташты.
Шәйхинең игътибары гел кара күзлесендә булды. Үзенә чын күңелдән ярдәм итәргә тырышканы өчендерме, якын итте аны Шәйхи.
- Йә, егет, бирешмә, - дип иң соңыннан чыгып китте анысы.
Акрын гына көннәр үтә тордылар.
Беркөнне баш врач үзе Шәйхигә ипләп кенә урыныннан торырга булышты. Торгач, култык таяклары белән идән буйлап акрын гына йөрергә ярдәм итте.
- Баш нишли? Әллә ныграк авыртамы?
- Бер көе генә.
- Моннан соң, көн саен ипләп кенә азрак йөргәләрсең. Кискен хәрәкәт ясама, - диде дә шык-шык итеп басып, чыгып та китте.
Икенче көнне авыр яралы ишекне ачып коридорга чыгарга да батырчылык итте. Тәрәзә янына килеп караса, җир аста ук икән, аның аяк асты янтая башлады. Шәйхи егылмаска тырышып, тотыныр урын эзләп кармалана башлауга, якында гына торган ике солдат йөгереп кенә килделәр дә, култыклап алдылар...
Иртәгәсен егетне иң аскы этажга күчерделәр. Ишекне ачып чыгуга алма бакчасы, ул ком сибелгән сукмаклар, ул челтәрләп ясаган урындыклар...
Сәламәтлеге арулана башлагач, фронтта калган иптәшләре, авыл, барыннан да бигрәк Җинан исенә төшә башлады егетнең.
Аның ефәк тасма белән үргән ике толымы күз алдына килә. Нишләп аның ирене яки күзләре түгел, толымнары күз алдыма килде соң әле? - дип уйлады Шәйхи, бакчадагы челтәрле урындыкта утырганда...
Сак кына атлап якынлашкан аяк тавышы ишетеп, күтәрелеп караса, ялкындай чәчләре, зәп-зәңгәр күзләре белән балкып, аны тәрбияли, дәвалый торган сестрасы - Суфия Васильевна килә икән.
Кыз килеп җитәрәк, егет торып аңар урын тәкъдим итте.
- Суфия Васильевка, сез бүген бигрәк чибәрләнеп киткәнсез әле.
Суфия дәшмәде, һаман аяк өсте басып тора бирде.
- Суфия, утырыгыз инде... Алайса кил, алдыма утыр.
Кыз һаман бер якка да дәшмичә, кул сузымында гына басып торуны дәвам итте.
Егет аның бодай торуын үзенчә аңлады.
Аның ялтыравык пояс буылган нечкә биленнән уалырга торган курчактай итеп кенә күтәреп алды да, алдына утыртып та куйды. Үзе үрелеп, гаепле кешедәй, курка-өркә Суфияның йөзенә текәлде.
Кызның күзләрендә, ирен читләрендә елмаю чаткылары уйныйлар иде. Егеткә шул җитә калды. Ул кызны кочагына кысып алды да, авыздан сулар китерә торган иреннәренә капланды. Шулчак Шәйхи тәне буйлап исерткеч җылылык йөгереп үткәнен тойды. Ул шашкынлык белән кызның күзләреннән алып, ап-ак муеннарына кадәр үбеп бетерде.
Бу минутта аларның икесенең дә күзләреннән эчке бер нур бөркелә иде.
Ул мизгелдә болардан да бәхетлерәк бүтән берәр кеше иде микән бу дөньяда.
Куенына песи баласыдай сыенган кызны Шәйхи ярату белән күздән кичерде.
- Суфия, әгәр рәнҗеткән буксам, яныгыма чап.
- Чапмыйм. Нигә чабыйм ди. Без икебез дә бер хәлдәгерәк кешеләр түгелмени?
Суфия җиргә төшеп басты. Итәкләрен сыпырды:
- Сезгә, иртәгә сәгать унга, бишенче кабинетка комиссиягә.
Шәйхи бертын сүзсез торды.
- Димәк, иркәләнеп яту шуның белән тәмам.
- Баш врач сезгә инвалидность биреләчәк диде. Шәйхи үзе өчен гадәттән тыш булып тоелган инвалид сүзен ишетүгә, сикереп торды:
- Сез нәрсә, шушы яшьтән инвалид булыргамы? - диде ул, гаҗәләнгән күзләре белән кызга текәлгән хәлдә. Суфия дәшмәде...

* * *
Кичә кичтән дулый башлаган буран, чик-чаманы онытып, һаман тузына. Әйтерсең, ул аккан каннарны, түгелгән күз яшьләрен, кара-кайгыларны тизрәк күмеп бетерергә дадурлашып керешкән.
Әйтерсең, моннан ары җир йөзендә, бары тик аклык-пакьлек кенә булырга тиеш...
„.Шәйхи поездан төшкәч, күрше авыл юлаучысына утырган иде.
Буран аша каралып күпер шәүләсе күренүгә, юлчы дилбегәне тартты. Ул нәрсәдер әйтә ахрысы дип, Шәйхи колагын аңар таба куеп тыңласа да, өзек-өзек авазлардан башка берни дә ишетә алмады. Шулай да, төшәр вакыт җиткәнен аңлады.
Ул гарип аягын куяр урын табалмыйча, кәкре башлы таягы белән төрткәләп юл катысын эзләнде. Аннары гына, исән аягы белән җиргә төшеп басты. Шинель кесәсендә уралып йөри торгач, чүбекләнеп бетә язган ике кәгазь акчаның берсен тартып чыгарды. Берлек. Бары шунда гына ул юлчыга күтәрелеп карады. Сыңар күз. Калын кара кашны урталай ярып бит өстеннән сузылган чабата чаклы җәрәхәт эзен күрүгә, берлекне уч төбенә йомарлады. Ун чакрымдагы станциядән утырып кайткан өчен, арлыгы белән җиткән инде, югыйсә. Берлекне сузып бу кешене рәнҗетер кебек тоелды. Кесәдәге яшькелт өчлекне алып икесен бергә йомарлап юлчыга сузды:
- Рәхмәт, .- диде, шактый каты кычкырып. Буран аның сүзен авызыннан өзеп алды да, авазларга таркатып, дулый-дулый әллә кайларга алып китеп югалтты.
- Инвалидтан алырга, - дип кычкырды юлчы. Кемгә санадың син мине! - ул ярсуын аты-юлы белән Шәйхинең йөзенә бәрде дә, атына каты гына итеп дилбегә какты...
Шәйхинең акча сузган кулы, һавада салынып калды. Ялан уртасында ялгызы калгач, егеткә, буран тагы да көчәядер кебек тоелды. Буран, бер карасаң, карларны бөтерелдерә-бөтерелдерә биеккә алып менеп китә дә, яңадан җиргә төшеп кунарга ирек бирмичә, аларны пыр туздырып басулар буйлап куып йөри. Солдатны сынарга теләгәндәй, ул уннарча куллары белән аны йолыккалый, каршыдан килеп шинель чабуларыннан тарта. Күзенә учлап кар сибә.
Шәйхи бөтен авырлыгын сул аягы белән кул очындагы таякка салып, уң аягын өстерәп алды да, балериналар сыман баш бармагының очын гына тигереп, сулын атлады.
Авыл моннан әллә ни ерак түгел. Берәрсе килеп чыкса, ни әйтер идең дә бит...
Шәйхи исән аягы белән йомшак кар астында карган юл катысын тойган хәлдә, бик дулкынланып уйлады. Бу юлдан, ялан тәпиләп тә, чабата киеп тә, ат белән дисеңме, ничә мәртәбәләр генә үтмәде икән? Шуларның исәбенә чыгарга тырышкандай, ул бермәлгә генә туктап калды.
- Менә, әле дә, әллә кайлардан, нинди уравычлар ясап кайтып киләм.
- Моннан китүчеләрнең күбесе синең изге туфрагыңны, комсыз-килмешәкләрдән пычраттырмас өчен, кайларда гына ятып калмадылар...
Шәйхи тирән итеп сулыш алды, күпме юл кайтканын белергә теләп, артка әйләнде. Буран аша шәүләләнеп торган күперне күргәч, ай киттем, ел киттем, балта сабы буе юл үттем, дип куйды, төшенкелеккә бирелмәскә тырышып. Быел нәрсә чәчкәннәр иде икән монда, дип уйлады, өермәләнеп буран уйнаган басуларга таба карап. Аның сыкранулы йөзе яктыра төште. Китәсе елны, дугалы ат күмелерлек булып, бодай уңган иде. Ул көнне, кичкә каршы, югары басудагы бодайны урып бетереп, лабрантайларны менә шушында, юл буенда гына тугарып калдырганнар иде.
...Шәйхи ике бармакчалы солдат бияләе белән йөзен ышыклап, һәр адымын атлаганчы башта таягы белән юл катысын капшап кайта торгач, телеграмм баганасына җитеп туктады. Авыртулы аягын арткарак җибәрә төшеп баганага сөялде. Йөзен аның ышыгына куеп, бертын бүредәй улаган тавышларга колак салып торгач, тилерә генә, дип куйды.
Атлаган саен аягының сызлаулары көчәйсә дә, ул үзен мәҗбүр итеп, һаман авылга таба үрләде.
Шәйхи буранда калып, юлдан язуның, аз гына ял итеп алыйм дип утыруның икесенең дә бердәй һәлакәт икәнен белә. Шуның өчен ул аягының сулкылдап сызлавына тешен кысып түзде. Соң чиккә җитеп арыса да, хәрәкәтләнүдән туктамады.
Менә бервакыт буран эченнән шәүләләнеп, авыл башындагы таныш йорт күренде. Урамга килеп керүгә, кулга ияләштерелгән җанвар шикелле, буран юашланып, йомшарып калды.
Авыл уртасына таба сузылган елганың карт өянкеле яры буена килеп чыгуга, яр буенда чыр-чу килеп чана шуып йөрүче малайларны күрде. Ул арада берсе тирә-якларны ящыратып:
- Әй, малайлар, солдат кайта, - дип сөрән салды. Кем икәнен иң элек үзем беләм дигән теләк беләндер инде, күрәсең, малайлар Шәйхинең каршысына йөгерешеп чыктылар да, аптырап туктап калдылар. Арадан берсе иптәшләренә таба борылып:
- Беллең авыллыкы түгел лә бу, - диде.
Үзенә төбәлгән төрле төстәге, үтә саф, эчкерсез бу күзләрнең һәркайсының үзе урынында я әтисен, я абыйсын күрәсе килү тойгыларын сизми кала алмады Шәйхи.
Ул арада, өне-төне бетеп, боларына караганда да калкурак гәүдәле малай йөгереп килде (күрәсең, ул яр астында булгандыр). Ул килә-килешкә үк бораулап карый торган күзләре белән, солдатка бер караш ташлап алды да, оста клоун сыман йөзен көлке кыяфәткә кертеп чалшайтты, әлеге сакау малайга:
- Беллең авыллыкы түгел лә бу... Суганчы! - диде. -Әй, хәчтрүшләр, Шәйхи абый кайта ич, сөенечен үзем алам, - диде дә, чанасын ташлап йөгерде.
Күптәннән бирле көлгәне юк иде Шәйхинең. Теге малайның кыланышыннан бер рәхәтләнеп көлде.
Тыкрыктан борылуга, капка төбендә басып торган әнисен күрде.
Үлемнән калган гарип улың кайта, әни. "Дошманнарның сезгә төбәп аткан укларына каршы фәрештәләр канатларын куеп торсыннар" дип, минем урынга үзең очып кына китәрдәй булып озатып калган идең. Фәрештәләр түгел, син үзең күзгә күренмәс канатыңны куеп торгансыңдыр инде, әнием. Юкса, корыч булып корыч эрегәндә, сынганда, аяк астына мина төшеп ярылгач, үлек хәлендә ятып та, янудан ничек итеп адәм рәтенә керә алыр идем?..
Син! Син, әнием! Үз-үзеңне аямыйча, миңа җаныңның ныклыгын, каныңның кайнарлыгын биргәнсең. Инде канатларың салынып төшкәннәр. Үзең дә хәлсезләнеп, бөрешеп калгансың. Беләм, үзең сиздермәсәң дә, мине кайгыртып шушы хәлгә калгансың инде син...
Кул сузымында гына торган әнисе янына кайтып җитә алмастыр кебек тоелды. Шәйхи сыңар аякта титаклап әнисе янына җитте дә, йөрәк түреннән чыккан тавышы белән:
- Әнием, - дип, аны кочып алды.
Өйгә керүгә, Шәйхинең күзе әтисе ята торган агач караватка төште. Нәрсәдер сизенгәндәй булып ул:
- Әти кая? - дип кычкырып ук сорады.
Әнисе яшьле күзләре белән улына төбәлде:
- Ачулансаң ачуланасың инде, улым. Сугыштагы кешегә дип, язмаган идем шул.
Шәйхи, ялгыш ишетәмме соң әллә дигәндәй, әнисенә күтәрелеп карады. Шәйхинең башы әйләнә, күз алдында кара тәңкәләр күбәйгәннән күбәя... Эт тешләп тарткандай итеп йөрәге чәнчеште, утырырга урын таба алмагандай карангалап алды да, әтисенең караватына килеп утырды.
Карават хуҗасын югалтуга түзә алмагандай авыр итеп ыңгырашып шыгырдады.
Икесе дә тынып калдылар. Бераз вакыттан соң, Шәйхи башын күтәреп, йорт эченә күз салды:
- Ичмасам, язган булсаң икән, әнием.
Улына каршы нәрсә дип тә әйтә алмады әни кеше. Ул бераз гына булса да тынычлангандай булып, кече якка чыгып, савыт-сабаларга кагылды...
"Аргамак" журналы № 5-6, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013