Бүген Әдипләр: Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Дания Заһидуллина

ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС


Бер карасаң, милли сәнгать үсеше өчен күп кенә шартлар бар: байтак гәзит-журналлар чыгып килә, никадәр генә зарлансак та татар язучысының китабын басарлык нәшриятлар да шактый. Соңгы ун-унбиш еллык хәл-халәт татар җәмгыятенең XX гасыр башындагы Яңарышын хәтерләтә. Ул чакта—татар мәдәниятенең «алтын чор»ындагы ун елдан да кимрәк вакыт эчендә—милли әдәбият күпчелеге «масса өчен» иҗат ителгән китапчыклардан зыялылар ихтыяҗына җавап бирерлек әсәрләр язу баскычына күтәрелә. Ә соңгы ун-унбиш ел аралыгында татар әдәбияты шуңа тиң сикереш ясый алдымы? Җавапны һәркем белә. Гәзит-журналларның кайбер саннарын укып утырганда, Г. Ибраһимовның: «Ашны—ташка, канны—җанга оештыра белгән һәркем шагыйрь булды, шигырь язды, имза алды. Әдәбият кануннарының һичберенә белеш булмаган һәм табигый сәләттән мәхрүм булган адәмнәр хикәячелек кылды... Шулай итеп, татар көтепханәсе канунсыз, юлсыз, мәгънәсез язылган әсәрләр белән тулды»,—дигән сүзләрен искә төшереп, ачынып куясың. Бу хәлнең күп сәбәпләреннән берсе әдәби тәнкыйтьнең бүгенге торышында, әлбәттә.

Соңгы елларда татар әдәби тәнкыйте юкка чыкты, диючеләр дә, моны мәйданга талантлы яшь тәнкыйтьчеләр килмәү белән аңлатучылар да күп булды. Монда, шулай ук, сәбәпләр күп һәм төрле. Сүзне XX гасыр белән чагыштырудан башлаганмын икән, минем шуны дәвам итәсем килә. Үткән гасыр башы вакытлы матбугатында әсәр басылып чыгуга, аның сыйфаты нинди булуга карамастан, шунда ук күләме зур булмаган рецензияләр дөнья күрә. Боларда әсәргә беренчел бәя бирелә, аның сәнгатьлелек дәрәҗәсе күрсәтелә, нәтиҗәдә әсәр йә укучыга тәкъдим ителә, яки авторга әсәрне үзгәргергә-төзәтергә киңәш бирелә. Һәр гәзит-журнал, кайчак һәрберсе берничәшәр язма тәкъдим итә. Ә бүген? Әгәр матбугатта яңа әсәр хакында кечкенә генә хәбәр булган икән, икенче авторныкын редакция кабул итә дип уйласагыз, бик нык ялгышкан булырсыз! Бүгенге вакытлы матбугат мондый материалларны бер дә яратмый. Бу яктан Татарстанда чыгып килә торган рус телле матбугат белән чагыштыруда безнең файдага түгел. Рус гәзитләре шул ук татарча спектакльләр хакында да күләмле берничәшәр язма, еш кына бер-берсенә каршы килеп язылган рецензияләр бастырып киләләр.

Яңадан гасыр башына кайтыйк. Әсәр дөнья күреп бераз вакыт үтүгә, аңа фәнни бәя бирү, әлеге иҗат җимешенең гомумән чор әдәбиятында урынын билгеләү, башка авторлар иҗатында дәвам ителергә лаек үзенчәлекләрен барлау эше күзәтелә. Аерым әсәрләргә, язучы иҗатының гомуми фонында төпле анализ ясала, авторларның уңышлары, милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы аерып алына, кимчелекләре һәм киләчәккә камилләшү мөмкинлекләре билгеләнә. Бүген кайбер татар йзучылары 60-70 яшькә җиткәндә дә үз әсәрләре, шәхси иҗат концепцияләре хакында галимнәр-тәнкыйтьчеләрдән мондый бәя алу бәхетенә ирешә алмый.

Инде әдәби барышны әйдәп баручы басмаларда әдәби тәнкыйтькә нинди урын бирелүгә күз ташлыйк. «Казан утлары»—үз битләрендә «Әдәби тәнкыйть» дигән махсус сәхифә ачкан, кайбер елларны татар укучысын бай тәнкыйди материаллар белән сөендерә торган журнал. 2002 елны шул исемдәге рубрика 12 журналның алтысында укучыга 8 материал тәкъдим иткән. Шуларның дүртесесе әдәбият тарихын^ караганын искә алсак, мәкаләләр саны дүрткә кала. «Мирас» журналында язучыларның юбилейларына кагылышлы, ягъни тәнкыйди булудан бигрәк, мактаучы язмалар урын ала. Мәсәлән, 2002 елның беренче санында— Айдар Хәлимгә 60 яшь, икенче санында Рәфкать Кәрамигә һәм Әхмәт Гаделгә 60 яшь тулу уңаеннан, иҗатларына да күзәтү ясаган язмалар тәкъдим ителгән. Күп саннарда, журналның үзенчәлекле кыйбласын исәпкә алып, Ф. Агиев, Г. Ибраһимов кебек язучылар хакында сүз алып барыла.

Яшьләр журналы «Идел»гә килик. Монда әдәби тәнкыйть шулай ук махсус сәхифә тәшкил итми. «Китап киштәсе» 2002 елда матур әдәбиятны читтәрәк калдырган. Язучыларның юбилейларына кагылышлы кайбер язмалар бар барын. Мәсәлән, бишенче санда М.Юныс иҗатына багышланган Роберт Әхмәтҗанның «Тын култыкта уйланулар» мәкаләсе «Әдәбият дөньясында» сәхифәсендә, ә инде А. Хәлим иҗатына мөнәсәбәт белдергән Р. Рахмани мәкаләсе («Бара шагыйрь төпкә җигелеп») «Миллият һәм шигърият» баш астында урнаштырылган.

Чаллыда нәшер ителә торган «Мәйдан» журналында «Яңа китаплар» сәхифәсе бар. Узган ел журнал укучыга 4 язма, нигездә шигырь китапларына рецензияләр җиткергән. Моннан тыш, журнал 6 санын аерым язучылар иҗатына багышлаган. Шушы саннарда язучы иҗатына карата төрле елларда язылып дөнья күргән рецензияләр кабат басыла. Шул рәвешле, татар әдәби тәнкыйте үрнәкләре яңадан укучыга тәкъдим ителә. Мәкаләләрнең сыйфаты да, саны да куандыра. Бер генә мисал: Рәшит Бәшәр иҗатына багышланган дүртенче санда «Иҗатына бер караш» сәхифәсе 10 язманы үз эченә ала.Гәзитләргә мөрәҗәгать итсәк, «Ватаным Татарстан» һәм «Шәһри Казан» шулай ук, академик тәнкыйтькә караганда, юбилейларга кагылышлы, ниндидер вакыйгалар уңаеннан язучы иҗатына күз ташлаган язмаларны өстен саный. Дөрес, гәзитләрдә яңа дөнья күргән китапларга рецензияләр күбрәк басыла. Бу яктан «Мәдәни җомга» аерымрак урында тора: монда әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә, язучыларның юбилейларына мөнәсәбәтле иҗатларына җентекле күзәтү ясаган күләмле язмалар да (мәсәлән, 7 июнь санында Р. Әхмәтҗанның М. Юныс иҗатына күзәтүе кебек) бар. Гәзит яңа китаплар тәкъдим итү ягыннан да эзләнә. Мәсәлән, Р. Аймәтнең яңа китабы турында өч фикер (Л. Шагыйрьҗан, Р. Мостафин, Ф. Гыйззәтуллина) «Шомырт салкыннары» җылысы» дигән баш астына туплап бирелгән. Гәзит шигырь китапларына игътибарлы. Биредә әдәби әсәргә яки язучы иҗатына бәя бирүче публицистик характердагы язмалар да урын алган (мәсәлән, 17 май санында Бикә Рәхимованың «Бакыр тышлы, көмеш тышлы...» исемле, шигърият хакында уйланулар рәвешендә язылган мәкаләсе). Ләкин бу эш системалы башкарылмый, тәнкыйди материаллар айлар буе да күренмәскә мөмкин.

Кыска гына күзәтүгә нәтиҗә ясасак, бүгенге татар матбугатында тәнкыйть материалларының укучыга аз тәкъдим ителүен, аларның бик озак чират көтеп ятуын ассызыклап, барыбызга да мәгълүм хакыйкатьне тагын бер кат искәртеп үтәргә туры килә: гәзит-журналларыбызда әдәби тәнкыйтькә даими игътибар җитәрлек түгел.

Ел дәвамында дөнья күргән кайбер тәнкыйть мәкаләләренә тукталу, алар хакында конкретрак сөйләшү, бер яктан, уңышлы язмалар өчен шатлану хисе тудыра, икенче яктан, бу өлкәдә аерым проблемалар яшәп килә дигән фикерне ныгыта. Әдәби тәнкыйтьне әдәби барыштагы һәм әдәбият тарихындагы бер юл итеп күз алдына китерсәк, ул үзе ваграк сукмаклардан җыела. Шундый сукмакларның берсе—яңа басылып чыккан әсәргә рецензия-бәяләмә, ягъни оператив тәнкыйть. Аның үз вазифасы һәм әһәмияте бар. Күләм ягыннан зур булмаган мондый материаллар әле генә табадан төшеп кулга килеп кергән китапны укып чыгуга, аннан алган тәэсирләрне уртаклашып языла һәм китапны гомумән укучыга тәкъдим итә, популярлаштыру һәм тарату эшенә өлеш кертә. Менә Нәҗибә Сафинаның «Энәләр эчендә чәчәк яки Сәхнә әйләндереп торучы монологы» дигән язмасы (Мәйдан, 9-нчы сан). Биредә Фирүзә Җамалетдинованың бер-бер артлы дөнья күргән «Яшен күзләре» һәм «Уйлы җил» шигырь китаплары хакында сүз бара. Ул авторның хәтер сандыгында сакланган матур вакыйганы искә төшерү, шуның ярдәмендә Фирүзә шәхесенә карата кызыксыну уяту белән башланып китә. Укучыга китаплардагы иң отышлы тезмәләрне, үзенчәлекле образ-табышларны күрсәтеп (Н. Сафина аларны «шигырьдәге тере кузлар» дип атый), мәкалә авторы укучыны инде яңа китаплар белән кызыктыра-кызыксындыра, аларны уку теләге уята. Ләкин бу ноктада да туктап калмый: яшь шагыйрә иҗатының төп сыйфатын, кыйммәтен, асыл фәлсәфәсен билгеләү омтылышы ясый. «Фани җаннар» дигән фәлсәфи төшенчә кертеп, Н. Сафина шагыйрә иҗатының йөзек кашын болай билгели:«...кешенең иң илаһи хисләре, изге өметләренең бакыйлык өчен тамчы да файдасыз фанилык гамәлләр белән бәрелешен күрсәтә ала». Мәкалә ахырында тәнкыйтьче каләмен милләт гаме белән янучы алыштыра: язма, яшь шагыйрәнең яңа китаплары турында гына түгел, милләтнең, аның талантлы кешеләренең хәле хакында туктап бер уйланырга мәҗбүр итеп төгәлләнә.

Тагын бер мәкалә хакында берничә сүз. Ул—Мөсәгыйт Хәбибуллйнның «Күңелләрдә дала киңлекләре» дип аталган рецензиясе (Мәдәни җомга, 26 апрель). В. Имамовның «Утлы дала» романы басылып, бераз вакыт үткән булса да, язма 2001 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китапны тәкъдир итү булып аңлашыла. Мәкаләдә романның вакыйгалары урын-вакыт ягыннан билгеләнә, чорга гомуми генә бәя яңгырый, авторның максаты бик төгәл ачыклап үтелә, әсәрнең әһәмияте ассызыклана. Романның тарихи нигезе һәм уйланма катламнары аерып бәяләнә, әсәрнең уңышлары һәм кимчелекләре күздән кичерелә. Язма үзе дә тарихи әсәрләрнең остасы булган мөгаллимнең шәкертенә фатихасы һәм киләчәккә юнәлеш бирүе кебек, матур тәэсир калдыра. Язучылар арасындагы мондый «сөйләшү»ләр укучыга әсәр авторын да, мәкалә авторының иҗат лабораториясен дә ача алу ягыннан кызыклы һәм файдалы.

«Мәйдан» журналы 6нчы санында шушы ук язманы кабаттан бастыра. Монда әлеге роман хакында башкарак характердагы кызыклы мәкаләләр дә урын алган. Ф. Сафинның «Киң колачлы язучы» дип аталган мәкаләсендә әсәргә киңрәк бәя бирү омтылышы сизелә. «Төп герой—тарих галиҗәнапләре», «төп идея— татар дәүләтчелеге идеясе» дигән фикер әйтелә. Автор иҗтимагый сюжет сызыгын барлыкка китергән—«ил—дин» һәм «ил—һун» каршылыгын билгели, аерым бер проблемаларның әсәр кысасында күтәрелешен бәяли. Язмада әсәрнең структурасы һәм теленә караган кызыклы күзәтүләр урын алган.

Ф. Хуҗин—профессиональ тарихчы—мәкаләсе шәхсән миндә шулай ук зур канәгатьлек уятты. Тарихи әсәрләр хакында сүз барганда, белгечләр фикере аеруча кыйммәт һәм урынлы була. Болай тарайтмастан, Фаяз әфәнде бәяләмәсендәге иң әһәмиятле моментка гына тукталасым килә. Тарихи романда авторның билгеле бер чор тормышы-яшәеше хакында үз күзаллау моделе чагылыш таба. Тарихчы-галим исә шулай ук күпсанлъ! фәнни мәгълүматлардан үз моделен барлыкка китерә. Бәяләмәдә автор шушы ике модельне янәшә куеп, укучыга чагыштырып күрсәтүгә ирешкән. Хуҗин әсәрдәге тарихи дөреслеккә туры килмәгән детальләр турында сүз йөртми, һич юк, ул чор моделенең фәнни хакыйкатьтән ерак китмәве зарурлыгын исбатлап бирә.

Гомумән алганда, бездә оператив тәнкыйтьнең аз булуын күрсәтергә кирәк. Бүген татарда әдәби тәнкыйтьне җанландыру юлы нәкъ менә оператив тәнкыйтькә юл ачу кебек башланырга тиеш. Нигә әле мәсләкләре «әдәби-нәфис» дип тә билгеләнгән гәзит-журналларның барысында да махсус сәхифәләр ачмаска? Мәсәлән, «Идел» журналында яшь язучылар китаплары һәм әсәрләренә оператив тәнкыйть, «Сөембикә»дә хатын-кыз язучылар иҗатына оператив тәнкыйть... даими, сан саен бирелеп барса, бу татар укучысын китапка якынайтыр, татар китабын популярлаштыру һәм таратуның бер юлы да булып әверелер. Башлап җибәргәндә мәкаләләр заказ белән язылса, иманым камил, тора-бара татар әдәбиятында берәм-сәрәм, башка эш арасында тәнкыйть мәкаләсе дә язгалый торган авторлар гына түгел, профессиональ тәнкыйтьчеләр буыны тәрбияләнер иде.

Әдәби тәнкыйтьнең икенче сукмагы—язучыларның юбилейларына мөнәсәбәтле яки нинди дә булса вакыйга уңае белән каләмгә үрелү. Агымдагы елда юбилейлар да, мондый язмалар да шактый. Күбрәк публицистик рух, авторның шәхси мөнәсәбәтен калкытып кую күзәтелсә дә, арада Әхмәт Гаделгә алтмыш яшь тулу уңае белән «Мирас»та дөнья күргән Тәлгат Галиуллинның «Яшәү сөенече» мәкалөсҗ кебек җентекле-тулы бәя бирүчеләре дә бар. Минем бер генә мәкаләгә аерып тукталасым килә: ул—Мәдинә апа Җәләлиеваның «Ватаным Татарстан» гәзитендә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтү белән бәйле дөнья күргән «Тарих кирмәненә бер таш» язмасы (10 апрель саны). Язмада Флүс Латыйфиның «Хыянәт» романына югары бәя бирелеп, анализ ясалып кына калмый, бәлки әлеге прозаик иҗатының татар әдәбиятындагы (XX гасырның икенче яртысы күздә тотыла) урынын барлау омтылышы ясала.

Бу өлкәдәге төп кимчелек—торгынлык елларында формалашкан шаблоннан котыла алмауда икәнне дә әйтеп үтәргә кирәк. Андый шаблонда, юбилее бәйрәм ителә торган авторны күкләргә чөеп мактау белән бергә, аның иҗатына объектив бәя бирү урынына, мәкалә авторының үз шәхесе хакында сөйләве гадәткә керде. Бигрәк тә шагыйрьләр „иҗатын бәяләү системасын яңадан карыйсы бар. Әдәбият тарихында да, әдәби тәнкыйтьтә дә ниндидер бер язылмаган канун-структура хөкем сөрә: шагыйрь туган җир хакында нәрсә дигән, ата-ана һәм туган илне ничек ярата, туган телгә ничә шигырь багышлаган, мәхәббәт шигырендә ярату объектын нәрсәгә тиңли—менә шуларны санап чыгу әдәби тәнкыйть инде ул, язучы иҗатына бәя бирү инде ул дип яши бирәбез! Бу хәлдән котылу юлын мин фәнни, академик тәнкыйтьне үстерүдә, һәр шагыйрь, прозаик яки драматургның әдәби барыштагы урынын, нинди иҗат юнәлеше, агымы тарафдары булуын билгеләүдә күрәм.

Узган ел академик тәнкыйть кимәлендә иҗат ителгән язмалар аеруча аз булды. Шулай да кайберләренә тукталып китик. Марат Закирның «Йомшак агачны корт баса» дип исемләнгән язмасы әсәрләр сайлау ягыннан ук игътибарны җәлеп итә («Казан утлары», 1нче сан). Автор Ркаил Зәйдулланың «Сөембикә» һәм Нияз Акмалның «Кол» әсәрләренә туктала. Беренче әсәрдә Зәйдулланың табышы буларак милли фаҗигане милли характер нәтиҗәсе итеп күрсәтә белү осталыгы, символлар куллануы бик дөрес тотып алынган. Икенче әсәрдәге коллык психологиясен ачарга ярдәм итүче детальләр шулай ук уңышлы сайланган. Дөрес, тәнкыйтьче вакыт-вакыт публицистикага «төшеп» китә, акыл сату белән мавыгып ала. Ләкин сайланган әсәрләргә поэтика ноктасыннан күз ташлау, бәя бирү ягыннан мәкалә матур тәэсир калдыра.Ә. Закирҗановның «Мәдәни җомга» битләрендә басылган «Терсәк сугышы, яки болыт каплаган дөнья» мәкаләсенә дә тукталып үтү урынлы булыр. Соңгы елларда бу авторның төпле-тирән тәнкыйть мәкаләләре даими дөнья күрә башлады. Соңгы язма Зиннур Хөсниярның «Терсәк сугышы» романына бәяләмә итеп язылган. Дөрес, бу романны Зиннур Хөснияр иҗатындагы уңыш дип булмас. Тәнкыйтьче дә әсәрнең йомшак якларын ачып биргән. Шул ук вакытта әсәр соңгы еллар татар әдәбиятында күзәтелә торган тенденциянең бер чагылышы дәрәҗәсендә анализлана. Автор уйланмасында фәлсәфи катламның вазифасы, аерым алганда, Ницше концепциясенең кулланылу мәгънәсе хакында сүз алып барыла. Бер генә төзәтү: әсәрнең юнәлеш-агымын билгеләгәндәге «пост» элементы артык.

Тагын бер мәкалә—Р. Мостафинның «Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр» язмасы— («Казан утлары», 6нчы сан) Ф. Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» романына кагылышлы язылган. Мәкаләнең максатын һәм юнәлешен тәнкыйтьче үзе үк соңгы җөмләләрдә күрсәтеп уза: «Автор өч кисәктән торырга тиешле роман-эпопеянең әлегә беренче кисәген генә тәмамлаган. Әсәрнең алдагы өлешләренә тотынганчы, уйланып алырга, күп нәрсәгә башкачарак күз ташларга мөмкин әле...» Һәм Р. Мостафин әлеге максатка ирешкән дә. Мәкаләнең буеннан-буена романның төзәтергә мөмкин булган элементлары барлана. Әсәрнең исеменнән башлап («...исеме уңышлы түгел. Ниндидер мескенлеккә ишарә бар»), аның концепциясенә, автор фикере-идеясенә кадәр («Автор белән бәхәс» өлеше) тәнкыйть күзеннән кичерелә. Һәм тәнкыйтьче моны бик оста башкара: бер яктан, һәр фикерен әсәрдән мисал-дәлилләр белән ныгытып, икенче яктан, үз күзаллау вариантын аңлатып бара. Мәкаләдә төп геройлар бирелеше, аерым вакыйгалар тасвирланышы тормыш чынбарлыгына тәңгәллек яки якынлык ноктасыннан торып күзәтелә. Бу аңлашыла да: Ф. Садриев романы реализм кысаларында иҗат ителгән. Шуңа күрә әсәргә мондый якын килү авторның осталыгы хакында сүз алып барырга да, әсәрнең кайбер поэтик үзенчәлекләренә күз ташларга да мөмкинлек биргән.

Ләкин гомумән еллык тәнкыйть мәкаләләре хакында сөйләгәндә, әсәр тормыштагыга охшаганмы-юкмы икәнлекне билгеләү белән мавыгуның татар әдәбият белемендәге шактый киң таралган күренеш икәнен әйтеп китмичә булмый. Кайбер тәнкыйтьчеләр бу критерийны теләсә кайсы әдәби әсәрне бәяләүдә файдаланалар. Ләкин татар әдәбияты, бигрәк тә соңгы ун-унбиш елда, шартлы формаларны яратып куллана башлады. Романтик, модернистик иҗат юнәлешендә язылган әсәрләргә тормыштан ерагаймау шартын куярга ярамый. Киресенчә, аларның иң төп кыйммәте—чынбарлыктан ерагайган тормыш моделен тергезүдә, уйлап табуда булырга мөмкин.

Юбилейга туры китереп дөнья күргән булса да, барлык сыйфатлары белән академик тәнкыйть таләпләренә җавап бирә торган язма, ел тәнкыйтенең матур бер энҗе бөртеге дип Р.Рахманиның «Кыйблабызга тугрылык» мәкаләсен күрсәтергә мөмкин («Казан утлары», 4 сан). Ул М. Юныс иҗатын тулысы белән колачлап ала, җылы һәм җитди язылган. Автор күп кенә әсәрләрне күздән кичерә, күләмле мәкаләдә байтак әсәрләргә матур һәм тирән анализ бар. Мәсәлән, М. Юнысның беренче хикәяләреннән булган «Тимер фил»дә тәнкыйтьче иҗади осталыкның төп герой Бачраны тышкы кыяфәт һәм эчке рухи халәт бөтенлегендә тасвирлый алуда булуын билгели, малайның дөньяны ике: сабый булып һәм тормыш сынауларын күп күргән кеше яссылыкларында кабул итү хасиятен язучының табышы, фәлсәфи һәм психологик тәэсир итү мөмкинлекләрен арттыру чарасы дип карый. «Безнең өй өянке астында иде...» хикәясендә карчык язмышының милләт фаҗигасе дәрәҗәсендә сурәтләнүе игътибарга алына. Р. Рахмани шушы хикәя мисалында әдипнең татар әдәбиятына, милләт проблемаларына килү сәбәбен ачарга омтыла. «Энҗе эзләүчеләр», «Табу һәм югалту» кебек әсәрләр анализы мисалында гомуммилли фәлсәфө-идеянең белдерелү үзенчәлекләре күздән кичерелә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повестенда татар әдәбияты өчен кыю һәм яңа проблемалар: сугыш чорында хәрбиләр, өстәгеләр арасында гаделсезлек, әхлаксызлык, рус булмаганнарга мөнәсәбәт, шәхес культы, кырым татарларын юк итү сәясәте мәсьәләләренең күтәрелүен тәнкыйтьче игътибар үзәгенә куя. Автор М. Юнысның һәр әсәренә диярлек бәя биреп, аларның иҗат кысаларындагы урынын билгеләп уза. Әсәрләрдәге милли тема яки милли проблемалар куелышы һәм чишелеше әдип иҗатын сызып үткән лейтмотив, кызыл җеп кебек аңлатыла. Мәкалә ахырында тәнкыйтьче әлеге иҗатның әһәмиятен дә аерып чыгара: аныңча, М. Юныс иҗаты «безне һәр чакта, һәр очракта кыйблабызга һәм үз-үзебезгә тугры калырга чакыра». Шул рәвешле, мәкаләдә язучы иҗатына күзәтү дә, аерым әсәрләргә төпле бәя-анализ да, иҗат портретын һәм иҗатчы холык-фигылен бәяләү дә, шушы бай иҗатның үзенә генә хас сыйфатларын аерып чыгару да, аның татар әдәбиятындагы урынын барлау да чагылыш тапкан.

Шундый ук мактау сүзләрен Мансур Вәли-Барҗылының «Чынлык көче» мәкаләсенә карата да әйтергә кирәк («Казан утлары», 3 сан). Рәфкать Кәрамигә 60 яшь тулу уңаеннан дөнья күргән язманың күләме зур түгел. Ләкин язучының «Кичке уйлар», «Капитан Хәкимов» повестьларына, «Каргышлы этаплар» романнарына тукталып, тәнкыйтьче җентекле анализдан соң гына ясау мөмкин булган нәтиҗәләргә килә.

Шушы урында тагын бер тапкыр нәкъ менә академик, фәнни тәнкыйтьнең бүгенге татар әдәбияты, аның үсүе һәм камилләшүе өчен аеруча әһәмиятле, мөһим булуын искәртергә кирәк. Гәзит-журнал редакторлары мондый мәкаләләр бастыруга игътибар итсеннәр иде. Тәнкыйтьнең бу төре язучылар өчен дә, иҗатка башлап аяк басучылар өчен дә осталык мәктәбе ролен уйнарга сәләтле.

Аннары, академик тәнкыйть мәкаләләрен туплаган аепым беh авторларның җыентыкларын чыгару тәҗрибәсе дә бик кирәкле. Кайбер елларны мондый төстәге берничә китап татар укучысын сөендерә. 2002 елны исә икәү генә басылып чыккан: болар—Казан дәүләт университеты галимнәре Тәлгат Галиуллинның «Шигърият баскычлары» («Мәгариф» нәшрияты) һәм Азат Әхмәдуллинның «Офыклар киңәйгәндә»се (Татарстан китап нәшрияты). Т. Н. Галиуллин китабының бер өлщшен XX йөз башы, 1920-1930 еллар поэзиясен яңача өйрәнү-бәяләүгә багышланган язмалар алып тора. Шуның белән бергә, китапта хәзерге татар шигъриятенә гомуми бәя бирү омтылышы ясала, аерым бер әсәргә—Әхмәт Рәшитнең «Мөхәммәдьяр» поэмасына анализ бар. Моннан тыш, Т. Галиуллин бүгенге шигърияттә «ат уйнатучы» күп кенә авторларның: Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р. Харис, Г. Рәхим, М. Әгъләмов, М. Галиевларның иҗат портретларын тудыра. Чын мәгънәсендә үткен тел белән язылган, кайбер урыннарда шаяру катыш субъектив бәя, мөнәсәбәт тә үзен нык сиздерә торган бу язмалар җиңел-рәхәт укыла, шул ук вакытта шагыйрь иҗатының төп хасиятләрен дә укучыга җиткерә.

А. Г. Әхмәдуллинның китабы да күләмле, җитди, анда соңгы еллар татар драматургиясенә күзәтү характерындагы материаллар да, аерым авторлар, мәсәлән Т. Миңнуллин драматургиясен, аңың кайбер әсәрләрен анализлаган, 3. Хәкимнең өч томлык сайланма әсәрләре басылып чыгу уңаеннан китап тәкъдир итү, Н. Фәттах, Т. Галиуллиннарның проза әсәрләре хакындагы язмалар да, язучылар портретына штрихлар төсендәге мәкаләләр дә бар.Мондый китапларның милли киштәдә үз урыны бар. Алар, бер яктан, бүгенге әдәби барышны фәнни яктан бәяләүгә өлеш кертә. Икенче яктан, басылып чыгуга ук, укытучылар һәм укучылар өчен әдәби-методик кулланма вазифасын да башкара. Аерым авторларның тәнкыйть китапларын бастыруга нәшрият җитәкчеләре алга таба да игътибар итсеннәр, аларның санын арттырсыннар иде. Моннан тыш, бүгенге татар әдәбиятында әсәрләрнең урынын, тоткан мәсләген-сукмагын билгеләү, нинди иҗат юнәлешендә язылуын ачыклау актуаль мәсьәлә булып кала килә. Шушы мәсьәләне хәл итү әсәрләрнең кыйммәтен һәм яңалыгын ачыклау өчен кирәк. Бүгенге әдәбиятның үсеш сукмакларын барлаучы, төрле авторларның тәнкыйть мәкаләләрен туплаган бер җыентык яки тәнкыйть альманахы туплап чыгару да башкара алмаслык эш түгел.

Тәнкыйтьнең сукмаклары турында сөйли башлаганбыз икән, соңгы еллар әдәби барышында үз укучысын тапкан тагын бер үзенчәлекле күренешне калдырып китү дөрес булмас. Ул—эссеистика жанрына мөрәҗәгать итү. Берничә ел рәттән Р. Сибат язучы иҗатына бәя бирү өчен шушы жанрны кулланып, әдәби әсәр кебек укыла, торган сүз энҗеләре тезә килә. Төрле милләтләрдә бу жанрның әдәбилекне фән яки фәлсәфә, тарих яки публицистика белән куша алган вариантлары яши. Р. Сибат исә әдәби һәм тәнкыйди катламнарны бергә үрә, нәтиҗәдә беркемне дә кабатламый торган, «әдәби әсәр хакындагы әдәби әсәр» пәйда була. Мәсәлән, 2001 елны «Казан утлары»нда аның «Хәтер һәм мәхәббәт», «Йәгез, бер дога!» язмалары дөнья күргән иде. 2002 дә «Мәйдан» журналы (12 сан) авторның 1999 елны язылган «Күкләр дәшсәләр...»ен бастырды. Автор үзе язганнарының жанрын «эссе» дип билгели, ләкин алар бөтен сыйфатлары белән «эссема»га туры килә (М.Эпштейн).

«Мәйдан»дагы язма И. Юзеев шигъриятенә багышланган. Р. Сибат гомуми якын килеп Юзеев иҗаты, татар шигърияте хакында фәлсәфи уйлануларга бирелеп кенә калмый, бәлки бу шигъриятнең йөзен билгели торган сыйфатларны да аерып чыгара, ягъни тәнкыйтьче башкара торган хезмәтне үти. И. Юзеевның күкләр биргән талант иясе булуын билгеләп, аның иҗатындагы төп хасият— халык җырларына тартым моңлылык, якты моң белән сугара белү икәнлекне әйтә. Шагыйрь иҗатын ике этапка бүлеп, «икенче сулыш» белән бу иҗатта акыл һәм фәлсәфәнең тирәнәюен, Коръән моңы пәйда булуны, канәгатьсезлек, заман сагышы, үкенечләр беренче планга чыгуны күрсәтә. Дөрес, Р. Сибат язмаларында пафослы гыйбарәләр белән мавыгу, шаккатырырлык фактологик материалларны күпләп куллану, шуңа күрә сүз алып барыла торган иҗаттан читкә китү кебек кимчелекләр дә бар.Шушы ук жанрның башкарак вариантын үз вакытында М. Галиев татар әдәбиятыңа алып кергән иде. Бу авторның әдәби-фөлсәфи публицистика якиинтеллектуаль публицистика кебегрәк тәэсир калдыручы язмалары да укучы тарафыннан көтеп алына. Шул ук «Мәйдан» журналы (6 сан) узган ел авторның «Өч баһадир» исемле мәкаләсен бастырып чыгарды. Боларда автор, тәнкыйтьче булудан бигрәк, субъектив мөнәсәбәт белдерүче позициясенә баса.

Әлбәттә, еллык әдәби тәнкыйть күпсанлы гәзит-журналларда басылып чыккан бик күп мәкаләләрдән җыела. Аларның барысын да күзәтеп, билгеләп үтү мөмкин түгел. Мәсәлән, Р. Харисның «Сөләйманның шигъри дөньясы» исемле мәкаләсе («Мәдәни җомга», 24 май) соңгы еллар татар поэзиясендә тирән эчтәлекле фәлсәфи-символик сурәтләр белән эш итүче үзенчәлекле шагыйрь әсәрләренә югары бәя бирә, Р.Батулланың «Йолдызның нурлы улы» дип аталучы язмасы (Мәдәни җомга, 9 август) бер үзәк—Рөстәм Мингалимнең «сагышлы шагыйрь, җирсү шагыйрь» булуын исбатлау тирәсенә шигъриятендә күзәтелә торган хасиятләрне җыя алуы белән кызыксынып укыла һ.б. Ел әйләнәсендә әдәбият тарихына күз ташлау рәвешендә иҗат ителгән матур язмалар да еш басылган. Мисалга Б. Рәхимованың югарыда телгә алынган «Бакыр тышлы, көмеш тышлы...» («Мәдәни җомга»), Р. Гаташның «Йолдызларны танып, сөенә белик» («Казан утлары», 3 сан) кебек поэзиянең бүгенгесе хакында уйланып язылган мәкаләләрне китерергә була.Инде «еллык тәнкыйтьнең торышы нинди иде?» дигән сорауга җавап биреп карыйк. Аз, тәнкыйть булудан бигрәк, публицистика итеп бәяләүгә лаек булган ул. Бигрәк тә, бер яктан, татар әдәби тәнкыйтенең әдәбияттагы заманча үзгәрешләргә һәрвакытта да ияреп бара алмавын күрсәтү зарур. Әдәбиятның алдыннан, авангардында атларга тиеш тәнкыйть, киресенчә, аннан хәтта артка кала икән, аның бу өлкәдә үзгәрешләргә йогынтысы сизелерлек була алмас. Ул ирешелгәннәрне исәпкә алучы, санап-күзәтеп баручы вазифасы белән чикләнер. Шуңа күрә тәнкыйтьне көчәйтү юлларын бергәләп эзләү, гади укучыны да тәнкыйть белән кызыксындыру формаларына мөрәҗәгать итү шарт. Гәзит-журналларда үткен әдәби проблемалар хакында әңгәмә-дискуссияләр ачып җибәрү дә урынлы булыр иде.

Икенче яктан, булган потенциалны файдаланырга, гәзит-журнал битләрендә тәнкыйди төстәге материалларга күбрәк урын бирергә кирәк. Әгәр без әдәби барышны татар әдәбияты өчен яңалык булырлык әсәрләр белән баетырга, татар китабын популярлаштырырга телибез икән, шушы эшне әйдәп барырга тиеш булган тәнкыйтьне дә онытмаска тиешбез. Укучы һәм китапны якынайту, тәнкыйтьне һәм әдәбиятның үзен популярлаштыру өчен—оператив тәнкыйтьне активлаштыру-үстерү, объектив тәнкыйть формалаштыру өчен XX гасыр татар әдәбияты тарихын бәяләү һәм әдәби барышта һәр агым һәм юнәлешнең, аерым язучы иҗатының урынын билгеләү, моның өчен исә—фөнни-тәнкыйди анализ методикасын булдыру зарур. Гасыр башында Җ. Вәлиди болай дип язган: «Без дин укып мөселман булабыз, фән укып белемле булабыз, ләкин шуның белән бергә безгә бит татар булырга да кирәк... Кайсы милләт үзенең әдәбиятыннан башка бер милләт булып яшәгәне бар?» (Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының, барышы.—Оренбург, 1912). Ул сүзләрне болай дәвам итәргә мөмкин: «Кайсы милләт әдәбиятының тәнкыйть ярдәменнән баш тартып сикереш ясаганы бар?» Әдәбият тарихы мондый мисалны белми...




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018