Бүген Әдипләр: Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Дания Заһидуллина

ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ


Татар әдәбиятында XX гасыр башында гына формалашкан һәм Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев кебек күп авторларның ин камил әсәрләре белән мәйданга чыккан романтизм юнәлеше (методы) 1917 елдан соң гүя үги кыз хәленә төшә. Бер яктан, реализмны—бигрәк тә социалистик реализмны—официаль язу рәвешенә әверелдерү омтылышы башка юнәлеш һәм агымнарны түбәнәйтү хисабына бара. Икенчедән, марксистик-ленинчыл фәлсәфә, гомумән, романтизм юнәлеше мөрәҗәгать итә торган идеалистик агымнарны дошман күрә. Нәтиҗәдә, иҗат юнәлеше буларак романтизм совет әдәбият белеме тарафыннан яңа тормыш төзүчеләр, коммунизмга баручылар өчен файдасыз, бай сыйныф вәкилләренең үткәнне сагынып елаулары төсендәрәк тәкъдир ителә башлый. Матбугатта исә романтик әсәрләргә ике төрле караш күзәтелә: йә аларны күрмәмешкә салыну, яки ниндидер юллар белән реалистик әсәр калыбына тартып кертү.

Ләкин моңа карап XX гасыр татар әдәбиятында романтизм юнәлеше яшәүдән туктамый. Әйтергә кирәк, нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр татар әдәбияты өчен милли, шәркый тоелучы күп кенә алымнарны саклап кала, яңадан-яңа әдәби тәҗрибәләр мәйданы булып тора. Инде соңрак, әдәбият белеменең "җете кызылы" уңа төшкәч, романтик әсәр авторын "дошман" дип атау куркынычы юкка чыккач, бигрәк тә 1980 еллардан алып, романтизм яңадан күтәрелеш кичерә. Алай гына да түгел, яңа стиль тенденцияләре белән байый. Шуңа күрә XX гасыр ахыры романтик әдәбиятын берничә төркемгә бүлеп тикшерү зарур.

Бер яктан, классик романтизм традицияләрен дәвам итеп язылган әсәрләр бар. Без аларны саф романтик (рус әдәбиятында, яңадан калкып чыкканга, неоромантизм, ягъни яңа романтизм дип атау яши) әдәбият буларак карыйбыз. Мисалларга күчик.

Ф. Садриевның "Кыргый алма әчесе"ндә романтизмның төп хасиятләре күзгә ташланырлык. Төп сюжет сызыгын Вилданның үз эчендәге каршылык барлыкка китерә: ул—эгоизм, үз-үзеңне ярату. Вилданның Әнвәрәне һәм үз-үзен яратуы арасында бәргәләнүе, шул сәбәпле мәхәббәтен югалту тарихы артистлар мохитендә тасвирлана. Ярдәмче сюжет сызыклары өчәү: Вилдан—Әнвәрә сызыгы, бусы— мәхәббәт тарихы; Әнвәрә—Мансур сызыгы, монысы—гаилә тарихы; Әнвәрә— Нәсимә сызыгы исә— дуслык тарихы. Әлеге ярдәмче сюжетлар бер яктан, Әнвәрә һәм Вилдан характерын тирәнрәк ачарга ярдәм итә, икенче яктан, ике төрле тормыш моделе төзүдә катнаша. Әнвәрәгә гашыйк булса да, Вилдан аны тамашачының яратуын кичерә алмый: йә мин, йә сәхнә дип шарт куя. Мәхәббәт хакына корбан таләп итү—беренче модель, ул мәхәббәтнең юкка чыгуына, ике кешенең бәхетсезлегенә китерә. Мансур исә, киресенчә, яраткан кешесе мәнфәгатьләрен беренче планга куя ("Эре гәүдәле, бит очлары алланып торган бу егет театрга килеп эшкә урнашкач та кешеләр өчен җанын ярып бирергә әзер торуы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итте"). Әнвәрә белән Нәсимә дуслыгында да шушы сыйфат төп рольне үти. Нәтиҗәдә икенче модель—мәхәббәттә үз-үзеңне "онытып", башка кешене ярату, аны аңларга һәм сакларга тырышып яшәү варианты пәйда була.

Язучы бу әсәрдә чын мәгънәсендә гүзәл ике романтик тип иҗат итә. Аларның талантлы һәм хис кешеләре (артистлар) итеп уйлануы, чыннан да матур кешеләр кебек тәкъдим ителеше татар романтик әдәбияты өчен традицион. Әнвәрә—ялкын, ут. "Күбәләктәй җиңел гәүдәле, һәрчак көләч, җырга-биюгә дигәндә чәчрәп торган Әнвәрә театрга кояштай балкып килеп керде." "Әнвәрә бер басасы урынга биш басты, ул сөйләшмәде—сайрады, ул эшендә тир түкмәде—һәр күзәнәге белән ләззәт диңгезендә йөзде...". Намуслы, сизгер күңелле һәм хис белән яшәүче кызның холкы, әлбәттә, мәхәббәт һәм яраткан хезмәте арасында сайлау ноктасына куелганда, сәхнәдән баш тарта алмавын ышандырырлык итеп аңлата. Әнвәрә—талантын башкалар белән уртаклашып яшәү өчен яратылган кеше.

Вилдан исә аның капма-каршысы. "Әйтерсең лә, аның гәүдәсе гәүдә түгел, төп-төз биек багана; гүя һәммәсе дә күренмәс туры сызык белән тигезләнгән: текә киң маңгай белән бер сызыкта ятучы кылыч борын, юка иреннәр, уйчан йөзе, аксыл-соры чәчләре, шундый ук кашлары". Салкын, кешеләрдән читтәрәк, аларга югарыдан карап яшәүче Дилдан да язучы тарафыннан чын мәгънәсендә талант иясе итеп сурәтләнә. Артист һәм моңлы тавышка ия җырчы, рәсем остасы да булган Вилдан талантын үзенең эгоистлыгын канәгатьләндерүгә файдалана, һәрчак беренче, сәхнә түрендә берүзе булырга омтыла. Вилдан—татар әдәбияты өчен традицион булмаган романтик тип, дия алабыз.

Повесть әдәби алымнар белән баетылган, алар әсәрнең ассоциатив мөмкинлекләрен арттыралар, аңа фәлсәфи тирәнлек өстиләр. Исемгә чыккан кыргый алма повестьның башында ук, метафора булып китерелә. "Чия зурлыгындагы сап-сары алмалар ботакларны сырганак урынына каплаганнар иде. Вилдан ике алма өзде дә берсен Әнвәрәгә бирде, икенчесен үзе капты. Алма бик каты иде, авызында бераз әвәләп йөрткәннән соң, Әнвәрә аны урт тешләре белән чытырдатып кысты, әчелегеннән күзенә яшьләр бәреп чыкты.—Әче булса, төкерегез,—диде Вилдан.

—Йотам әле, өлешемә тигән көмешем,—диде Әнвәрә..."

Кыргый алма, беренче чиратта, кешенең холык-фигылен символлаштыра. Аның әчесе—Әнвәрәгә дә, Вилданның үзенә дә җитәрлек була. Шул рәвешле, метафора Вилдан характерына да, аларның үзара мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт тарихына да бәя бирә.

Метафора югалмый, әсәрдә тагын ике тапкыр кабатлана. Вилданның шау чәчәктәге алмагач сурәтен өенә алып кайтып стенага ябыштыруы, ә инде соңгы вакыйгадагы манзара—кар каплаган ботакларда алмаларның коелып бетмәгән булуы—сурәтне психологик бәя чарасына әверелдерә.Тагын бер метафора—Вилданның, кызга шарт куйганнан соң, альбомга ясап киткән рәсеме: "анда бөркеткә охшаган ап-ак кош очып бара, ә бер аягына елан чорналган иде..." Кош—егетнең үзен, ә елан—аның эгоистлыгын символлаштыра, рәсемнең башкача анланылу мөмкинлеге дә калдырылган.Повестьта төп урынны дүрт геройның эчке дөньясын, кичерешләрен, характерын сурәтләү алып тора. Әсәрнең буеннан-буена геройлар үз-үзләрен һәм башкаларны бәялиләр. "Мин беренче булырга гына риза", ди Вилдан. "Оныт тәкәббер Вилдан Бакировны", ди Нәсимә. Мондый бәяләмәләр әсәрнең буеннан-буена озата бара.

Әсәр хисләр тарихы кебек, бер сулышта укыла. Ул геройларның бай эчке дөньясы хакында сөйләп бара—шуның белән кыйммәтле дә. Әсәр ахырында капка төбенә чыккан Әнвәрәнең яшь егетләр белән сөйләшүе исә (эротик, порнографик диикме) урынсыз яңгырый. Бәлки, язучы биредә көлү элементы, җиңелчә юмор кертергә уйлагандыр? Ләкин югары кимәлдә язылган әсәр тукымасында бу күренеш артык: күңел аны кабул итәргә теләми.

Әсәр ахырында язучы геройларын тагын бер кат сыный: алар алмагач янында очрашырга сүз беркетәләр. Әнвәрә мәхәббәте хакына баш тартырга әзер икәнлеген күрсәтә. Ләкин Вилдан үзен үзгәртерлек көч таба алмый. Соңгы вакыйга тагын бер кат авторның фикерен ассызыклый: мәхәббәттә бәхетле булыр өчен, үзең хакында түгел, яраткан кешең турында уйларга кирәк. Үзеңне артык ярату бәхетсезлеккә, үкенечкә китерә.

М. Вәлиевнең "Качу" повестенда да төп каршылык нәкъ романтиклардагыча: хыял һәм чынбарлык арасында. Романтик герой Билалның үз эчендәге шушыкаршылыкны чишүе, көчле кеше позициясенә килү тарихы төп сюжет сызыгын хасил итә. Вакыйгалар да шуңа яраклаштырып сайланган. Повесть Билалның. "барысыннан берьюлы котылу, качу өчен" поезд көтүе белән башланып китә. Барысы дигәндә, шәһәр тормышы, барып чыкмаган гаилә, кайчандыр бик яратып та, хәзер мәгънәсен күрми башлаган эш күздә тотыла. Хәзергә бер айга ял йортына китеп баручы Бил ал яңадан элекке тирәлегенә әйләнеп кайтмаска тели.Әсәр икенче заттан—Билалның уй-фикерләре, хис-мөнәсәбәтләре үсешен күзәтеп бару кебек язылган. Аң агышы алымы, вакыт-вакыт автоматик язуга мөрәҗәгать итү әсәрнең тирән психологик повесть булып чыгуын тәэмин итә. Язучы төп каршылыкны повестьның буеннан-буена, Билал игътибар иткән әйберләргә кагылышлы уйланулар төсендә ияртеп бара. Герой күңелендәге хыял һәрвакыт чынбарлык белән чагыштырыла. Үзанализ хыял белән чынбарлыкны капма-каршы ике чик кебек ерагайта. Мәсәлән, китү күренеше: ((Үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын тасвирлый иде бит аңа хыялы... Кинодагычарак итеп... Ә менә чынлыкта, үз башыңа төшкәч, алай горур булып кылануы кыен икән шул... Тиздән килеп җитәчәк поезд да әллә нинди, йөрәккә ят нәрсә шикелле тоела. Элекке заманнарда, ичмасам, моның ише вакытларда пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр... Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чумган кешенең әз генә булса да күңелен күгәргәндер, ялгызлыкта калган җанына юаныч булгандыр..."

Романтизм юнәлешенә мөрәҗәгать иткән һәр язучының хыялда "качу" урыны, идеалы була. М. Вәлиевтә ул—табигать, табигыйлек. "Анарның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә... Алар чынлыкта, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар" дип, язучы моның гомумән кешегә хас омтылыш булуын ассызыклый. "...Бөек табигыйлек монда... Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек"дип, табигать белән гармониядә яшәү кеше өчен иң дөрес-камил яшәеш варианты кебек шәрехләнә. Билал табигатьтә үз кичереш-халәтенә аваздашлык таба, табигать кочагында яшәгән кешеләрне идеаллаштыра. Бер үк вакытта табигатьне аңлау, ярату, аның матурлыгын күрә белү һәркемгә дә тәтеми торган сыйфат кебек тәкъдим ителә. Шушы җәһәттән, язучы кешеләрне табигый һәм цивилизациягә җайлашкан төркемнәргә аера. Соңгыларына мисал итеп, Билалның хатыны һәм Александр Петрович китерелә.

Ләкин бу төркемдәгеләр арасындагы аерма табигатькә мөнәсәбәт белән генә чикләнми. Рухи хөрлек һәм тарлык, чикләнгәнлек сыйфатлары игътибар үзәгенә куела. Моны Билал яңа директор хакындагы уйларында ачыклый: "Билалның инде күп мәртәбәләр сынаганы бар: яңа директор сыман кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакытта да ушлары китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җаваплылык алмыйлар; беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр... Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысыңча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә. Күпмедер вакыттан соң, аларны әнә шул эчке һәм тьшпоа тормозлары— үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре—рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә..." Шуңа охшаш фикерләр Галиягә һәм Александр Петровичка кагылышлы күренешләрдә дә гел ассызыклана. Икейөзлелек, ышанычсызлык, салкынлык, кешелексезлек, җансызлык, шатлана һәм тормышның тәмен-рәхәтен тоя белмәү сыйфатлары икенче төркемгә карата билгеләнә һәм алар җәмгыять кануннарына буйсыну сәбәпле барлыкка килгән гариплек кебек аңлатыла. Ләйсирә белән сөйләшкәндә, язучы Биладцан бу хактагы фикерләрен әйттерә. Менә бер өзек: "Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә... Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер... Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше— җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул—табигать продукты да әле! Табигый кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш!'9. Һәм бу сүзләр әсәр тукымасында язучының субъектив идеясе булып аңлашыла. Алар ярдәмче сюжет сызыкларында ныгытыла.

Төп сюжет сызыгындагы каршылык романтизмның үзәк сыйфатларыннан берсен: ике төрле тормыш моделе тергезүне (двоемирие) бик гади һәм табигый башкарып чыгарга ярдәм итә. Билалның хыялындагы һәм чынбарлыктагы хәлләр укучыга турыдан-туры күрсәтеп бирелә. Яраткан кеше, гаилә, башкаларга файда китерүче эш, табигать белән гармониядә үтүче тормыш хыял-идеалда кала. Чынбарлык бөтенләй башка, ул Билалны үзеннән, үзе җавап таба алмаган сораулардан качарга мәҗбүр итә. Повесть ахырында кире кайтырга карар кылу, аңа кадәр булып үткән хәлләр геройның көчле кеше позициясенә килүен: ягъни идеалны чынбарлыкка якынайту өчен көрәшәчәген белдерә. Билал—нечкә күңелле һәм рухи байлыкка омтылучы кеше—көрәшчегә әверелә. Шулай итеп, романтик геройның күңелендә тарткалашкан капма-каршылыклардан, кешенең үз эчендәге көрәш-тартыштан, рухи дисгармониядән котылу варианты табыла.

Билал гаиләсе таркалу тарихы беренче ярдәмче сюжет сызыгы хасил итә. Ул язучыга тагын бер субъектив идеяне белдерергә булыша: кеше өчен мәхәббәт-гаилә иң зур терәк, яшәү мәгънәсе була ала ("Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлаганда, боларның берсенең дә артык әһәмияте юк икән... Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән аңа..."), һәм киресенчә. Бу материалда, классик романтизмдагыча, бала культы тудырыла. Билалны кире гаиләсенә кайтырга мәҗбүр итүче көч тә—бала бәхете. Повестьта ата-бала мөнәсәбәтләре җылы һәм самими сурәтләнә. Балага мөнәсәбәттә ир шактый ук сентименталь, ә инде ата һәм баланың дөньяга карашы арасындагы охшашлыкка игътибар юнәлтеп, әйтерсең, язучы табигый кешеләрнең киләчәге хакында сүз алып бара, бу киләчәкнең бүгенгеләрдән корбан таләп итүен искәртә.

Мәхәббәт сызыгы Ләйсирәнең бәхетле уртак киләчәккә ышанмыйча китүе белән төгәлләнә. "Гаилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсың син... Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, иркенлек кирәк! Ниндидер зур яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа..." дигән сүзләр романтик геройга бәхетне гаиләдән түгел, башка өлкәләрдә эзләргә кирәклекне дә, Галия белән тормышлары барып чыкмауда Билалның гаебе булуны да искәртә.

Аерым бер сюжет барлыкка китергән, эш урынындагы каршылык исә ретро-спекция алымы белән, искә төшереп тергезелә. Архитектор Билалның коллектив белән бергәләп сәнгать сарае проектын әзерләве, әлеге хезмәтнең каршылыкларга очравы романтик яссылыкта ачыла. Биредә иҗтимагый детерминизм юк. Каршылыкны китереп чыгаручы яңа директор—язучы аерып чыгарган, табигый булмаган кеше. Каршылыкның чишелүе дә шәхси—хезмәттәшләре язган хат белән бәйле булып чыга. Клткәндә, Билал "аның күңелен, җанын аңлап бетерүләренә шикләнде" дип искәртелә, хат исә нәкъ менә аңлап язылган булып чыга. Бу текстта Билалның ни өчен көрәшчегә әйләнергә тиешлеге дә шәрехләү таба. Дөньядагы прогрессны китереп чыгаручы көч—көрәш ул, диелә. Бу фикер әсәрнең соңында Билал уйлары булып тагын бер кат яңгырагала: "Әйе,—дип уйлап куя Билал,— алга барганда һавада сафланып китә шул! Сулыш алуы да җиңелләшә!... Автобуста гына түгел, тормышта да, җәмгыятьтә дә шулай! Алга бару кирәк! Алга таба хәрәкәт кирәк! Димәк, көрәш кирәк!". Күпмедер күләмдә социалистик реализм лозунгларын хәтерләтсә дә, әсәр буенча күзәтелеп барган аң үсеше Билалның шушы ноктага килүенә ышандыра.

Гомумән, язучы кабатлаулардан бик оста файдалана. Сәнгать сараеның үзенчәлеге—табигый тирәлеккә яраклашкан булу—ярдәмче сюжет сызыгын язучының табигыйлек фәлсәфәсе белән кушып җибәрә. Төп идея тагын бер кат хат текстында әйтелә: "Алар—көчле кешеләр—үзләре ошатмаган яшәү рәвешен ташлап, калдырып качмыйлар. Алар әнә шул яшәү рәвешен үзләре теләгән якка таба үзгәртү өчен көрәш ачалар!" Василий Петрович хикәяте дә Билалның эшендәге сынауга аваздаш. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин булыр иде.
Геройлар һәм вакыйгалар бирелешендәге охшашлык та автор концепциясенүстерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, купеда очраган Нина рухи яктан Билалның игезәге: аның гаилә тарихы Билалныкы кебек үк. Мондый янәшәлек Билал кичергәннәрнең күпләр өчен уртак халәт булу мөмкинлеген белдерә. Моннан тыш, автор үз фәлсәфәсен: кешеләрдәге төрлелекне, кайберәүләрнен рухи камилләшүгә, икенчеләрнең матди байлык туплауга омтылып яшәүләре хакындагы фикерне— Нина сүзләре аша җиткерә.

Билал, чын мәгънәсендә, романтик герой амплуасында. Эчке дөньясы бай, башкалардан да күпне таләп итүче (язучы аны Нинадан максималист дип бәяләтә), тормышны интуитив, сиземләп таньш-белүче, хис-кичерешләргә бай шәхесне язучы бала белән чагыштыра. Моны вакыйгалар катламында да кабатлый: салам эшләпә хакындагы күренеш табыш булып чыккан. Шулай ук язучы Билалның икеләнүләренә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, ул купега килеп кергән героен болай бәяли: "Мин монда да артык кеше, ахрысы..." дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бермәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды". Вакыйгалар үскән саен, Билалның үз-үзенә ышанычы арта. Ул бәхетле булуның төрле вариантларын "ача". Иртәнге кояш аңа матур-тыныч иртәнең бәхет икәнлеген аңнарга ярдәм итә. Кызы аерым-аерым эпизодларның "кешелек бәхете" бирүен төшендерә. Кешеләр арасындагы рухи якынлыкны тоеп рәхәтлек кичерү Нина белән очрашу мисалында күрсәтелә. Башкалар бәхетенә сөенеп бәхетле булу Василий Петровичның Ләйсирә белән алар өчен сөенүен күргәннән соң билгеләнә.

Ф. Садриевның "Кыргый алма әчесе", М. Вәлиевнен "Качу" повестьлары татар әдәбиятында саф романтик кимәлдә язылган әсәрләрнең яңача яңгыравын, бу агымның тагын да яңа әсәрләр бирер мөмкинлекләре бар икәнлекне, аеруча кеше психологиясен тирән ачу ягыннан әһәмиятен дәлилли.

1970-80 еллар чигендә М. Галиев тә лирик башлангычны романтик юнәлештә калкытып куюга ирешә. Нәтиҗәдә, татар прозасы тәэсирлелеге, әсәрләрдә тудырылган тормыш моделенең һәм кеше күңеленең матурлыгы ягыннан һич тә шигърияттән калышмаган эпик әсәрләр белән байый. Аларда яшәү мәгънәсе, кеше кыйммәте, сәнгатьнең тормыштагы урыны-роле кебек күп кенә сораулар фәлсәфи яссылыкта күтәрелә.

"Ак абагалар" повесте иң элек форма эзләнүләре ягыннан игътибарны үзенә тарта: романтик структураны лирик өстәмәләр, фәлсәфи уйланулар белән баетып, язучы аны күпмедер үзгәртүгә ирешә. Хәтта әсәрнең эпик таләпләрдән ерагайган сюжет-композиция бирелеше дә шушы форма-сөйләмнең лирик-эмоциональ көченә буйсындырылган кебек тоела.Повестьны җыеп торучы үзәк—язучы тарафыннан уйлап табылган һәм автордан аерып куелган хикәяләүче, романтик герой. Саф романтизм таләпләренә туры килгән сәнгать кешесе, талантлы, матурлыкны күрә белүче, башкаларга һәм үз-үзенә карата артык таләпчән (максималист). Әсәр героинын уйлары, хәтерендә сакланган мизгелләрне яңартуы, кичерешләрен искә төшерүе кебек язылган. Төп сюжет сызыгы буларак, шушы геройның күңелендә барган үзгәреш-хәрәкәт аерылып чыга. Ул бер каршылыкның чишелешкә омтылуы белән түгел, бәлки герой күңелендәге гомуми канәгатьсезлек, яшьлектә үз-үзен һәм тормышны танып белергә омтылу кебек билгеләнә: "Орлыкны гомер буе учта йөртеп буламыни. Аны иртәме-соңмы туфракка чәчәргә кирәк. Чәчтеңме—орлык юкка чыгу бәрабәренә үсент^онъяга килә... Димәк, ул вакыттагы үсмер чактан бүгенге мингә кадәр ничаклы үзгәреш, югалту, табу". Ялгышлар, каршылыклар, кайгылар аша герой хакыйкатьләр ача, нәтиҗәләр ясый. Язучының максаты—шушы юлдан баручы геройның күңел тәрәзәләре нәфислеген, алардагы ак абагалар: гамь-борчулар, сокланулар һәм тирән кичерешләр—чагылышын укучыга җиткерү, күрсәтү кебек тоела. Студент егет Даниярның башкалар белән мөнәсәбәтләрен искә төшереп—үсмерчак хәлләрен, әтисен югалтуын, укудан китәргә мәҗбүр булуын, авылдагы тормышын өзек-өзек сурәтләү исә ярдәмче роль уйный.

Субъектив фикер төсендә, яшь вакытта күңелләрендә балалык самимилеген, чисталыгын саклап кала алганнарның рухи байлыкка, фикер камиллегенә омтылып яшәүчеләргә әверелүе әйтелә. Бу фикер тулы характерлар буларак ачылган Гейдельберг һәм Фирзан "тарихлары" ярдәмендә кабатлана.Вакыйгалар катламы мәхәббәт өчпочмагын: Данияр—Айрүзә мөнәсәбәтләренең төгәлләнүен, Данияр—Динара мөнәсәбәтләренең ачыклануын колачлый. Ике сызык та сер томанына төрелгән, Айрүзә белән Данияр арасындагы беренче саф хисләрнең сүнү сәбәбе дә төгәл генә күрсәтелми. Яшьләрнең төрлелеген ("Син җир кешесе түгел, Данияр. Минем гади генә авылда, гади генә бер өйдә тыныч кына яшисем килә", ди Айрүзә) ассызыкласа, хәтта мәхәббәт (тормыш) кануны кебек гомумиләштерсә дә, лирик катламның ретроспектив сурәтләнеше, Айрүзә белән танышу, мәхәббәт туу мизгелләрен искә төшерү, Факия образы белән килеп кергән хатирә башка сәбәпләр булуны искәртеп, ярдәмче сюжет сызыгын тирәнәйтә. Динара белән танышлык та аның ярату икәнлеген аңлау ноктасыннан гына тасвирлана. Шушы серлелек кеше өчен газиз, әһәмиятле, тормышта терәк булырлык хис итеп сурәтләнгән мәхәббәтнең (автор аны изге сүзе белән дә еш атый) сак якын килүне, ике кешедән дә акыл һәм аңлау таләп итүен искәртә.

Язучы мәхәббәтнең бары тик рухи омтылышлар белән яшәүчеләр кичерә торган хис булуын да калкытып куя. Лениза һәм Нигъмәт образлары, алар арасындагы мөнәсәбәтләр шуңа иллюстрация төсен ала. Мәхәббәт—иҗат, сәнгать кебек бәяләнә. Шушы иҗатның "барышы" күздән кичерелә, сере һәр кешенең мөнәсәбәтләрне матурлап кабул итүендә табыла: "Динараның йөзенә якыннан текәлеп карыйм. Гаҗәп, ул чынлыкта гел мин күзаллаганча түгел икән бит. Күрәсең, мин аны күңелемнән үземчә иҗат итәм. Идеал образга якынайтам. Үзгәртәм. Үземнән матурлык өстим. Үземчә ачам. Минсез ул сүнеп калыр иде кебек. Акыл хәрәкәтеннән тыш, кайдадыр тирәндә сирпелеп киткән бу уйларга аек нәтиҗә ни? Бәлки, бу— яратудыр? Мин аның һәр хәрәкәтеннән, һәммә сүзеннән үземдәге сыйфатларны эзлим түгелме. Мин аңардан күпмедер дәрәҗәдә үземне тапсам, ул миннән—үзен... бәлки, шулдыр яратуга таба адым...".

Лирик катлам текстта графика ярдәмендә үк аерып куелган. Ул, геройның уйлары һәм хис-кичерешләр үзгәреше сурәтләнгән кисәкләр кебек, повестьның буеннан-буена чәчелеп урнашкан. Бу өлешләрдә Данияр күңеленең матурлыгы, дөньяга чиста күзләр белән караучы кешенең тормышны бер могҗиза, сер йомгагыдай кабул итүе аңлашыла. Лейтмотив булып, ак абага символы яңадан-яңа яклары белән ачьшып-яктырып бара. Беренче лирик өстәмәдә ул туры мәгънәсендә—тәрәзәгә төшкән кар бизәкләре булып та, Данияр кар ыргыткан күңел тәрәзәләре—Айрүзә хисләре төсендә дә, бәхетне белдереп тә ("Абагалар арасыннан дөньяга бәхетле күзләр төбәлә. Синең күзләр—ак абага чәчәкләре,..") килә. Абагаларны мәхәббәт символы кебек аңлау мөмкинлеге дә калдырылган: Динара белән бәйле лирик өстәмәдә ул шулай шәрехләнә. Повестьны башлап һәм йомгаклап килгән кайма Данияр күңелендәге бизәкләр вариантын калкыта.Повестьта фәлсәфи катлам әһәмиятле урын били. Ул ике канатлы. Бер яктан, повестьның буеннан-буена кеше күңеленең, хисләренең, акылының, омтылышларының бөеклеге ассызыкланып бара. Даниярның үзен бәйсез, ирекле тотышы (Нигъмәт белән бәрелешү, Самат Ихсанович белән сөйләшүләр, Бекс Әбҗәлилович белән бәхәс) автор идеалы төсен ала. Хәтта геройның аңлап бетермичә, аң төпкеленнән калкынган сурәт ярдәмендә үз-үзен бәяләве дә кеше кыйммәте кебек гомумиләшә: "Мин түгәрәк мәйданга килеп чыгам. Мәйданны уратып алган каеннар бер җайга чайкалыша. Уртада киң иңсәле имән, үзе иелгән. Иңсәсенә яткан кар— гүя сөлге. Бу—Сабан туе. Көрәш мәйданы. Мәйданда ялгыз көрәшче, ялгыз ир-егет. Урман тирәнлегеннән яңгырап тавыш килә: —Соңгы кө-рәш-че, соң-гы ир!! Соң-гы көрәш-че-е-е!". Тормышта кеше үзен "соңгы көрәшче, соңгы ир" итеп тоярга тиеш дигән фикер ачыклана.

Тормыш кешенең үз-үзен күрсәтү-таныту теләге аша аңлатыла: "Бихисап йолдызлы океан эчендә шулкадәр кечкенә син... Ләкин кеше гасабиланып күккә карап кычкырмый, үзенең зурлыгын исбат итәргә омтыла". Эчке көрәш тормышны алга җибәрүче көч дәрәҗәсенә куела: "Кешедә тирәннән күтәрелгән, каннан килгән кыргый ярсулык актарылып чыга да бөтен киртәләрне җимерә, ахры. Үз ирегең ярып чыга!". Кешенең табигатьтән аермалы ягы да шушында дип раслана: "Ә менә кеше... кеше үзендә "мин" барын ача. Хәтта үз-үзе белән дә гомер буе көрәшеп яши".

Үлем вакыйгасына бәйле, экзистенциаль фәлсәфәнең төп кануны әйтелә: "Вакыт чикләнгән. Яшәү ул—әкрен-әкрен үлә бару". Шуңа каршы, Данияр төшенгән антиномик хакыйкать табыла: "Яшәү, димәк, әкрен-әкрен туа бару, үзеңнән соң да яшәр өчен...". Сент-Экзюпериның әлеге фикере эпиграфка чыгарылу аның әсәрдә фокус икәнлеген искәртә. Димәк, повесть яшь кеше—Даниярның "әкрен-әкрен туа", үз-үзен аңлый баруы, шәхес булып җитешүе, тормыш һәм кеше хакыйкатьләрен ачуы турында.

М. Галиевнең "Алтын тотка" повесте романтик әдәбият үз күрә торган тагын бер өлкә—тарихка кагылып үтә. "Ак абагалар"дагы кебек үк, әсәрне берләштерүче үзәк булган хикәяләүче-герой күңелендәге үзгәрешләр төп сюжет җебен суза. Ул үзгәрешләр тарих һәм бүгенге мәсьәләләренә дә карый. Иске өй һәм аннан истәлек булып калган алтын тотка Марат өчен үткән белән бүгенгене бер җепкә бәйләргә, бер ишек белән тоташтырырга ярдәм итә. Хыял һәм чынбарлык каршылыгын тоеп яшәүче герой бүгенгедән—үткәнгә, үткәннән—бүгенгегә күчә торган "алтын тотка"лар белән очраша: мәхәббәт, дуслык, мәрхәмәт һәм иҗат алар.

Марат—романтик буларак тулы ачылган образ. Сәнгать кешесе, матурлыкка сокланып яшәүче, туган җире дә булмаган—җир белән күк арасында дөньяга килгән 21 яшьлек егетнең авыруы да үзенчәлекле: заманча ялтыравыклы шома мебель өстенә кунган тузаннан аллергия анда. Бу чир дә, күрәсен, бер яктан, Маратның үткәндәге кыйммәтләрне әһәмиятле санап яшәүче булуын, икенче яктан, яңа заманның кешеләргә өр-яңа проблемалар алып килүен искәртә.

Иске йорт төрле холык-фигыльгә ия, төрле язмышлы кешеләрне бер түбә астына сыендыра. Бу повестьта һәр кеше—каршылыклы, үзенең эчке каршылыгы бер үткен проблеманы калкытып куярлык итеп сурәтләнгән. Хыянәтче тибы Лопес милләтне, исемне һәм телне алыштыру проблемасын бөтен тирәнлегендә, тарих дәрәҗәсендә күтәрергә мөмкинлек бирә. Проблема Марат исеменнән формалаштырыла: "Чыпчык булып туа, үскәч, сандугачка әйләнми, көчек көчек булып туа, үскәч, сарыкка әверелми бит. Кеше бер милләт вәкиле булып туа, үскәч, үз теләге белән икенче милләт кешесенә әйләнә. Табигыйме бу?". Проблема исемгә, милләткә хыянәт— остазга хыянәт кебегрәк үсеш ала, хыянәтчеләрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүчеләр булуы ассызыклана.

Повестьта лирик башлангыч көчле, мондый өлешләрдә сынландыру әһәмиятле урын били. Әсәр Казан белән сөйләшү кебек башланып китә дә, лирик кереш "Шәһәрнең дә югалган үз Атлантидасы бар..." дигән җөмлә белән төгәлләнә. Әсәр иске йорт—шул Атлантида хакында бәян итә. Мотив Марат белән Мастер күзәткән үле утрауда калкып чыга. "Бу—минем Атлантидам", ди Мастер. Повесть аваздаш җөмлә белән төгәлләнә: "Һәркемнең күңелендә үз Атлантидасы бар...", шушы гыйбарә яңадан бер кат һәр геройга әйләнеп кайтырга, алар күңелендәге югалган өметләрне, бәхетләрне... барларга мәҗбүр итә, мәгънә чикләрен киңәйтеп җибәрә.Повестьның иң матур һәм тәэсирле өлеше—рәссам Сирин язмышы, аның картинасын шәрехләү, Анна белән мәхәббәтләре һәм соңгы хат. Саф романтик геройлар итеп бирелгән Анна—Сирин мәхәббәте яшьләрдә: Масте^елән Диләрәдә, Марат белән Айсылуда кабатлана. Яратуга сәләтне генә түгел, иҗат эшенә талантлылыкны, киң күңеллелекне, матурлыкны күрә белүне дә өлкәннәрдән "алып китүчеләр" алар. Картина повестьта символ вазифасын башкара, чор тудырган кыйммәт төсендә кадерле. Аның өч ноктадан өч төрле күренү мөмкинлеге, "сере" художникның үзенә дә билгесез була. Шушы серне Анна ача, рәсемне саклап кала. Шул рәвешле, язучы иҗат эшендә мәхәббәтнең роле зур булуны искәртә. Ә инде рәсем туу халәтен сөйләтү иҗат эшенең—илаһи, логик кануннар белән генә аңлатып булмас бөек эш икәнлегенә ишарә ясый.

Анна—Сирин сюжет сызыгы повестька сентименталь рух алып килә. Хат тексты бирелү, Маратның Мансур белән дуслашуы, Анна белән Сириннең гомер ахырында күрешә алмавы хикәяләүче герой күңелендәге үкенечле уйлар ярдәмендә тирәнәйтелә. Повестьның бу вакыйгалары романтизмның хәзергедә югала башлаган кыйммәтләрне үткәннән эзләү мотивын дәвам итә.Соңгы еллар татар прозасында башка тенденцияләр алга чыккан, синтетик характерлы әсәрләр дә языла. Аларда олы мәхәббәт һәм җәмгыятьнең кешегә дошманлыгы тарихлары кушылып, романтик реализм хасил итә.М. Кәбировның "Мәхәббәттән җырлар кала" повестенда тормыштагы, кешеләр күңелендәге матурлыкны сурәтләү сокландыргыч, ул вакыт-вакыт күздән яшь чыгарыр ноктага җиткән сентиментальлек белән кушылып китә. Традицион шәркый әдәбияттагыча матур, изге, корбанчыл мәхәббәт романтик сюжет катламында гына түгел, детальләрдә дә ассызыклана. Егетнең исеме Таһир булу—аллюзия алымы— моңа искәрмә ясый. Урыны-урыны белән Гөлзилә күңелендәге уй-хисләрне "аң агышы" алымы* ^дәмендә сурәтләү психологизмны тирәнәйтә. Чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихында сөйгәнең өчен батырлыклар эшләү дә, ниндидер хыялларны тормышка ашырудан баш тарту да, үлемгә бару да урын алган. Иң әһәмиятлесе шул: реалистик катлам ярдәмендә алар барысы да укучыны ышандыра!

Реалистик катламда тарихи вакыт 1990 елларны үз эченә ала, вакыйгалар вакыты 4-5 ел белән билгеләнә. Иҗтимагый бәя берничә яссылыкта бирелә: егетләрне сугышка җибәреп, аннан соң алар язмышыннан йөз чөерүче; ришвәт, тән сату, аракы сатуга кереп баткан; тормышта кешегә үз сәләтен файдаланырга, үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә юл бирми торган җәмгыять булуы ассызыклана. Болар проблема төсендә куелып, берничә ситуация-мисалда күзәтелә.

Иҗтимагый мотивлашкан булса да, гомумкешелек проблемасы итеп куелганнары да күп. Мәсәлән, Гөлзилә—Фәүзия мөнәсәбәтләре кайгылы кешенең башкаларга да авырлык китерүен билгели. Гыйльман—Гөлзилә, Гыйльман—Таһир каршылыгы теләсә нинди коллективта явыз, үзеннән көчсезләрне җәберләп тәм таба торган кешеләр булуны искәртә. Саимә карчык—Гөлзилә каршылыгы кешеләрнең үзара ышанычы мәсьәләсенә кагыла һ. б. Әсәр тукымасына геройлар монологы булып килеп кергән проблемалар да бар, алар автор фикере булып аңлашыла. Мәсәлән, милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге проблемалары комендант Нәфисә тарафыннан әйтелә: "Татар булып яшәү авыр бездә. Әнә шул татарлыкны яшерү өчен урысча сөйләшә, урысча киенә, урысча эчә алар. Һәм соңгы чиктә барып терәләләр дә— алар ни урыс була алмый, ни татарлыгын югалта." "...Халык ул—масса, сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә. Ә без бүген тулай торакның сәрхуш татарлары, урысча сүгенгән, урыска табынган татарлары өчен түгел, ә шәхес булырлык татарлар өчен көрәшергә тиешбез".

Аерым бер очракларда проблемаларның хикәяләүче монологы кебек бирелеше дә очрый. Мәсәлән, акча артыннан куу хакындагы өлеш шундыйлардан.

Реалистик катламдагы хәл-вакыйгаларны да язучы романтик алымнар ярдәмендә бәяләп бара. Әсәр Кыям абзый җыры белән башланып китә һәм шушы җыр булачак вакыйгаларның характерын билгели: "Алмаларын жәлли тормыш, Җаннарыма таш ора". Шушы уңышлы табылган, эчке мәгънә катламына алып кереп китә торган башламнан соң, Кыям белән бәйле мотив юкка чыкмый. Әсәр соңында язучы аның җырларын Гөлзидәдән җырлата.Җырга һәвәс Кыям турында сөйләгәндә, автор аны "стандарт булмаган" герой дип тамгалый. Әсәр барышында очрашкан башка геройлар: Гөлзилә яки Таһир да, комендант Нәфисә һәм Ришат белән Гүзәл дә—шулай ук стандарт булмаган, талантлы, якты кешеләр. Ләкин талант—автор аңлатуында якты кеше булу ёчен иң кирәкле сыйфат түгел. Әхмәт Сабиров, Нурияләр мисалында әхлакый якның әһәмиятле булуы күрсәтелә. Төп героинядагы мәхәббәткә тугрылык сыйфаты югары күтәрелә. Язучы Гөлзиләне ике мәртәбә: тән сату юлы белән укырга керергә кызыктырып һәм сөйгәнен аякка бастыру яки карьера ясауны сайлау алдына куеп сыный. Шушы сынауларны үткән кыз, әйтерсең, халыкка моң таратырга фатиха ала.Әсәрдә язучының осталыгы күп кенә элементларда күренә. Бу повестьта сүз-образлар белән эшләү, аларны хисси-психологик тирәнлеккә ирешү чарасы кебек куллану матур тәэсир калдыра. Автор сүз-образларны антиномия формасында урнаштырырга ярата. Мәсәлән, "Гөлзиләнең иреннәрендә бәхетле елмаю, ә керфекләрендә ачы күз яше ялтырап китә" дигән мисалда "бәхетле елмаю" һәм "ачы күз яше", бер яктан, Гөлзиләнең эчке халәтен ача. Икенче яктан, сәнгать ярдәмендә, халыкка хезмәт итеп бәхеткә ирешү һәм шәхси бәхетсезлек, аларның бер-берсен алыштыра алмавы хакындагы нәтиҗәгә китерә.

Бу повестьта геройлар бирелеше дә үзенчәлекле: алар үсеш-үзгәреш эчендә сурәтләнеп, еш кына әсәр дәвамында капма-каршы характер булып аңлашыла. Ягъни язучы геройлар бирелешендә еш кына көзгеле композиция алымына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Әхмәт Сабиров Гөлзилә исеменнән сокланып, хәтта идеал дәрәҗәсенә менгерелеп күрсәтелә башлый. Әсәр дәвамында аны аңларга һәм акларга тырышул хәтта өлешчә кызгану күзәтелә. Бу герой белән сощы очрашуда аның чын йөзе ачыла: бозык, куркак, үчле икәнлеге мәгълүм була. Гөлзилә күңелендә аңа карата уянган нәфрәт хисе укучыныкына әйләнә.

Повестьта аерым геройларның психологик "пары" бар. Нурия—Әхмәт Сабировның шундый игезәге итеп уйланылган һәм әхлакый-фәлсәфи гомумиләштерү ясарга мөмкинлек бирә: бер тапкыр хыянәт иттеңме, бер тапкыр "ярамый" чиген атлап чыктыңмы—кирегә юл юк! Бу чиктән соң аска төшәргә, түбән тәгәрәргә генә мөмкин!

Әсәрдә экзистенциаль моментлар да көчле. Таһирның тирәлек, җәмгыять, үз-үзе белән көрәштә үлемнән башка юл таба алмавы, Гөлзиләнең ялгызлыкка дучар булуы, илаһи мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве сагыш, үкенеч хисләре уята. Ләкин романтик башлангыч гомуми фәлсәфи фикернең оптимистик килеп чыгуына китерә. Тормыш никадәр генә авыр, пычрак булмасын, ул барыбер матур, аның нигезендә барыбер башкаларга файдалы булу омтылышы ята, "күз яшьләре" янында бәхетле елмаю бар", диелә сыман. Талантлы, хөр, экспрессив геройлар, табигать һәм тирәлек матурлыгы, төп геройлар тирәсендәгеләрнең рухи байлыгы әсәрдә яратып сурәтләнә. Кеше, тормыш, яшәеш хакында сүз алып барганда, традицион романтик прозадагы шикелле үк, автор яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык антитезаларына якыная.

Шушы ук структурадагы әсәр—Ә. Салахның "Соңгы вальс" повесте да романтик һәм реалистик сюжет сызыкларының янәшәлегенә корылган. Биредә төп герой Газиз тормышындагы берничә көнгә сыеп беткән романтик мәхәббәт һәм ретроспекция ярдәмендә тасвирланган, Чернобыль фаҗигасенә бәйле, кеше-җәмгыять каршылыгының үзгәреш тарихы бар.Романтик сюжет сызыгы мәхәббәтнең—тирән хисләр кичерү, аңлашу, үзара хөрмәт булуын раслый. Газиз—Айсылу мөнәсәбәтләре бик кыска вакытлы бирелә, ләкин язучы аны чын мәгънәсендә соклангыч,- идеаль гашыйклык дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Бу тарихтагы каршылык—Айсылуның Газиз вальска чакыргач баш тартуы һәм Газизнең икенче көнне Айсылуны читләтүе—бер фикерне белдерә: чын мәхәббәтнең кыска вакытлы ләззәт эзләү белән уртаклыгы булмаска тиеш! Бу Айсылуның аңлатмасында да күренә: "Мин бит теге кичне сезне бер карт җилбәзәк, танышыр өчен генә чакыра, дип белдем".

Реалистик сюжет сызыгы Чернобыль хакыйкатен укучыга җиткерү белән үк кыйммәтле. Иҗтимагый проблемалар аша, язучы җәмгыятькә тәнкыйди бәя бирә. Бу сюжет сызыгы—җәмгыятьнең кешене алдап үлемгә китерү тарихы ул. Бу фикер сүз катламында да гел кабатлана. "Безнең илдә, гомумән, кеше хакын хаклау, кеше кадерен белү юк", ди Газиз. Хикәяләүче дә автор фикерен белдерә: "Каһәр төшкән Чернобыль җирендә Газиз үзенә күрә ачыш ясады: элек һәр адымда "Все—во имя человека, все—для благо человека" дип шапырынган бу совет, бу урыс җирендә бер изге гамәл дә, бер иман да юк икән бит. Барысы да шапырынкы ялган. Һәр җирдә—алдашу, һәр адымда—мәкер, икейөзлелек. Кеше тормышы, кеше язмышы ике тиенгә дә тормый бу башбаштак илдә." Һәм повестьта күрсәтелгән таҗиклар, Чернобыльдә, Әфганда һ. б. кайнар нокталарда һәлак булучылар язмышы шушы идеягә иллюстрация булып килә.

Җәмгыятьне тәнкыйтьләү көчле бирелеп, ул кеше кыйммәте җуелу, алдашуның нормага әверелүе, дәүләт мәнфәгатьләренең кеше мәнфәгатьләрен исәпкә алмавы кебек өлешләрдән җыела. Гаепне язучы 1917 елдан соң формалашкан системада күрә. Ни өчен Чернобыльгә китүен Газиз болай андата: "Без бит теге еллар тәрбиясен алып үскән балалар. Патриотизм, интернационализм... Ил өстенә куркыныч килгән, тар муенлы чүлмәккә утыртылган пәри бөкене бәреп чыккан да, котырына хәзер. Мин бармасам, башканы алып китәчәкләр..." Бу сүзләр кеше кыйммәтен, мәнфәгатен арткы планга чигерүнең иң зур хата, ялгыш булуын раслый.

Дәүләт ихтыяҗы алга чыккан тормыш моделен кеше ихтыяҗы беренче планда торган модель белән "алыштыру" мөмкинлеге барлана. Иҗтимагый үзәкнең эшчәнлеген, Чулман елгасы буендагы атом электр станциясен төзүгә каршы халыкны күтәрүне сурәтләү кешеләрнең, берләшеп, дөньяны үзгәртә алырына ышаныч булып яңгырый.

Газизнең романтиклык сыйфатын язучы, беренче чиратта, аның башкаларга ышануында, үзеннән битәр, бүтәннәр ихтыяҗларын кайгыртуында күрә. Сәнгать кешесе, архитектор итеп сурәтләнгән Газиз—бер үк вакытта аек акыллы, көчле характерлы, көрәшче дә. Заманга яраклаша алмавы, җәмгыятьтәге кануннарга түгел, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тотып яшәве Газизне үз тирәлегендә—калкытып, изгеләштереп күрсәтергә ярдәм итә.

Повестьта милли проблемалар чагылыш таба. Әсәр башында ук, чит җирләрдәге һәм Чулман буендагы кешеләрне чагыштырып, герой нәтиҗә ясый: "Үз җирең, үз кешеләрең, үз телең". Алга таба, Тансык Сарачевка кагылышлы вакыйгаларда, татарларның телен, милләтен җую проблемасы күтәрелә. Язучы аны глобальләштерә, милләтне югалтуның—деннән язу, иманны сату икәнлеген ассызыклый.

Экзистенциаль фәлсәфә ялгызлык төшенчәсенә бәйләнә. Әсәрдәге һәр герой— ялгыз, бу сүз катламында да кабатлана бара. "Тирәнрәк уйласаң, кеше тумыштан ук ялгыз, көчсез, ярдәмгә мохтаҗ, мескен ул" дигән сүзләр төп геройдан да әйттерелә. Шушы фонда вальс—мәхәббәт символы гына булып калмый, кешеләрнең ялгызлыктан котылу юлы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бергәләп—сокланырлык бию күрсәтергә, бәхетле яшәргә мөмкин, бергәләп—җәмгыятьтәге фаҗигаләргә каршы торырга, иҗтимагый бәлаләрдән котылырга була дигән субъектив идея шулай ук романтик рухта.XX гасыр ахыры татар әдәбиятында романтизмның төрле төсмерләр белән баеп калкып чыгуы, барыннан да бигрәк, милли әдәбиятны камилләштерү, хыялыйлыкны, эмоциональлекне арттыручы алымнарны гамәлгә кертү омтылышы белән билгеләнә. Яңа романтизм субъективлыкны көчәйтә, җәмгыять яки коллектив проблемаларыннан шәхес һәм яшәеш проблемаларына күчә баруны аңлата. Характер буларак тулы ачылган романтик геройларны тасвирлауда хис һәм фикер күчеш-үзгәрешләрен үзәккә кую психологизмны тирәнәйтә, зәвыклы укучыга юнәлтелгән булу әсәрләрнең үзенчәлекле уйланыш-эшләнешен тәэмин итә. Нәтиҗәдә, романтик юнәлеш күп кенә фәлсәфи һәм иҗтимагый проблемаларны тәэсирле, саф реализм кысаларында ачып булмас дәрәҗәдә нечкә, күптөрле ассоциацияләр тудырырлык дәрәҗәдә күтәрү мөмкинлеге бирә.

Казан утлары №6, 2005




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018