Бүген Әдипләр: Зөфәр Абдуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөфәр Абдуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова

Зөфәр Габдулла улы Абдуллин 1927 ел кын 1 сентябрендә Минзәлә кантоны (хәзерге Сарман райны) Чураш авылында туган. Чураш авылы башлангыч мәктәбен, ә 1942 елда Карашай Саклау авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1944 елның октябренә кадәр туган авылында колхозда эшләгән.
1944 елдан 1951 елга кадәр Кара диңгез флотының инженерлык частьларында хезмәт иткән. Севастополь шәһәрен, хәрби объектларны торгызуда, яңал төзүдә, Кырым ярымутравын миналардан, калган сугыш коралларыннан чистартуда катнашкан. Шул елларда Кара диңгез флотының «Флаг Родины» газетасына, Татарстанда һәм Башкортстанда чыга торган татар газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә яза башлый, аларның кайберләре республика газеталарында, Ворошилов районының чыга торган «Ворошиловчы» газетасында басылалар.
Демобилизацияләнеп кайткач, «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») республика яшьләр газетасының нефть төбәгендәге үз хәбәрчесе булнш эшли. 1955 елдан Ворошилов районының «Ворошиловчы», ә 1959 елның ноябреннән Лениногорскиның «Ильич васыятьләре» газетасында редактор урынбсары була. 1967-1970 елларда «Социалистик Татарстан» газетасының Лениногорск төбәге буенча үз хәбәрчесе.
1971 елның мартыннан 1997 елның ноябренә кадәр З.Абдуллин - Баулы районы «Хезмәткә дан» газетасының редактор урынбасары, 28 ел гомерен Баулы газетасына багышлый, районда җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә. Хәзер лаеклы ялда. 1957 елдан СССР Журналистлар союзы әгъзасы.
Исәнмесез! Сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә сайтыгызда Әтием Зөфәр Абдуллин турында мәгълүмәт керткән өчен.
2017 нче елны китабын чыгардык "Кара диңгез солдатлары дигән". Аның турында тулырак мәгълүмәт җибәрәм. Абдуллин, З.Г. Кара диңгез солдатлары: Повесть новеллаларда; Севастополь дәфтәреннән: Шигырьләр /Зөфәр Габдулла улы Абдуллин. — М: Onebook.ru, — 2017, – 187 б.
Китапка «Кара диңгез солдатлары» дигән повесть (новеллаларда) кергән, шулай ук «Севастополь дәфтәреннән» дигән шигъри җыентык.
Повесть «Кара диңгез солдатлары» 1975-1980 нче елларда язылган булган. Вакыйгалары 1944 нче елның октябреннән башланып 1945 нче елның августына хәтле тасвирлана. Бу әдәби әсәрне автор Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотының инженерлык частьларында аерым тимер юл ротасында җидееллык хәрби хезмәте үткән вакытындагы тәэсирләргә, истәлекләргә таянып язган.
Китапның «Севастополь дәфтәреннән» дигән шигъри бүлегендә авторның яшь чагында, хәрби хезмәте вакытында язылган шигырьләре белән бергә Севастопольгә, дәһшәтле сугыш елларына багышланган өлкәнрәк вакытта язылганнары да кергән.
Фарида Абдуллина

Абдуллин Зуфар Габдуллович
Солдаты Черного моря
(на татарском языке)
В книгу вошли повесть в новеллах «Кара диңгез солдатлары» («Солдаты Черного моря»), а также подборка стихотворений «Севастополь дәфтәреннән» («Из севастопольской тетради»).
Повесть «Солдаты Черного моря» («Кара диңгез солдатлары») была написана в 1975-1980-х годах. События охватывают период с октября 1944-го по август 1945-го. Произведение написано на основе впечатлений и воспоминаний автора о семилетней военной службе в отдельной железнодорожной роте инженерных частей Черноморского флота в городе Севастополь.
В раздел «Из севастопольской тетради» («Севастополь дәфтәреннән») вошли стихи автора, написанные в годы службы, а также в более зрелом возрасте, посвященные городу Севастополь, войне, воспоминаниям о военном лихолетье.
https://vk.com/id26760656?z=photo26760656_456239943%2Fwall26760656_738
Ихтирам белән, Фәридә Абдуллина.

Матур да соң син, Баулым!

Урамнарың яшел кигән, 
Елга буйларың таллы. 
Чишмә, урман, тавың гүзәл, 
Матур да соң син, Баулы! 

Тирә-ягың вышка бизи, 
Хәзинә чыга саллы. 
Эшкә уңган егетләрең. 
Матур да соң син, Баулы!
 Кыз-кыркыннар сылу-чибәр, 
Сүзләре әллә баллы, 
Бер күрүдән гашыйк итә. 
Матур да соң син, Баулы! 

Күккә чөйгән манарасын, 
Мәчет Аллаһны данлый, 
Иманлы да, инсафлы да 
Булырсың, сөйгән Баулым! 

Ел үсәсен көн үстең син, 
Кала исемен алдың. 
Һәркем соклана үзенә, 
Матур да соң син, Баулы!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018