Бүген Әдипләр: Зөләйха Закирова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөләйха Закирова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова
Зөләйха Закирова

Ык буенда үскән шагыйрә

Шигъриятне кешенең күңел төпкелендә яшеренеп яткан иң сихри, иң серле бер хис, диләр. Бәс шулай икән, кулына каләм алып шигырь язарга утырган кеше үзе дә күпмедер дәрәҗәдә сихри җанлы һәм бераз серлерәк булырга тиештер.
Зөләйха Закирова шигырьләрен укыганда моның нәкъ шулай икәнлегенә мин тагын бер тапкыр ихластан ышандым. Үзе белән инде күптәннән аралашып яшәсәм дә, мин әле шушы көнгәчә аның күңелгә ятышлы, кичерешләргә бай шигырьләр язуын бөтенләй диярлек белми идем.
Күптән түгел кулыма Зөләйханың бер бәйләм шигырьләре килеп керде. Ул шигырьләр аша мин, әйтерсең лә, моңарчы әле үземә бөтенләй таныш булмаган, өр-яңа кеше белән очраштым, аның тормыш юлы белән кызыксынуым бермә-бер артты. Шигырьләренә сыеп бетмәгән кайбер мәгълүматларны коры тел белән өстон-өстән генә сөйләп чыксам, шагыйрә мин фәкыйрегезгә үпкәләмәс дип ышанам.
Зөләйха Закирова Минзәлә районының Иркәнәш авылында туа. Балачагы Актаныш районындагы Зөбәер авылында яшәүче әбисе янында уза. Башлангыч мәктәпне дә ул шунда тәмамлый. Ә аннары озак вакытлар дәвамында Бикбау урта мәктәбендә эшләгән әнисе, Татарстанның атказанган укытучысы Мәшүдә Фазлыева аны үз янына алдыра. Иркәнәш болыннарын сөеп-назлап, җиләк-җимешкә бай әрәмәләр куенына сыенып аккан Ык буенда дөньяга килгән кыз бала биредә үзенә бәләкәйдән үк таныш булган әлеге елга белән кабат очраша, сөзәк ярларга бәрелеп чупылдаган дулкыннарның тылсымлы шавы аның күңеленә моңарчы әле беркайда да һәм беркайчан да ишетелмәгән матур бер җыр булып килеп керә. Кем белә, сабый чагыннан ук һәрнәрсә белән кызыксынырга яратучан Зөләйхада шигърияткә тартылу хисе, бәлки, әнә шул елларда ук канат җилпегәндер...
Бикбау мәктәбен тәмамлаганнан соң ул читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесының театр-режиссура бүлегендә укый. Аны яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыккач, мәктәптә китапханәче булып эшли һәм бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укуын дәвам итә. Бүгенге көндә Тукай районының Калмия урта мәктәбендә укыта. Күптән түгел аңа "Укытучы -методист" дигән исем бирелде, күренекле әдип Гаяз Исхакыйның тууына 115 ел тулуга багышлап үткәрелгән конкурс-викторинада катнашып, регионда икенче урынны алды.
Мәктәп коллективында һәм авыл кешеләре арасында Зөләйха Закированы тәҗрибәле укытучы, балаларның якын дусты буларак кына түгел, клуб сәхнәләрендә эледән-әле чыгышлар ясаучы нәфис сүз остасы, клубларда һәм мәдәният йортларында уйнала торган спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы оста артист, биш бала тәрбияләп үстерүче сабыр холыклы ана, һичбер төрле физик эштән йөз чөермәүче тырыш хатын-кыз, йорт-җир тирәсендә тик торуны белмәс тынгысыз хуҗабикә һәм, ниһаять, нечкә күңелле шагыйрә буларак та хөрмәт итәләр. Якташларына, замандашларына карата һәрвакыт игътибарлы булуы, аларны яратуы, якын итүе белән ул башка бик күпләрдән аерылып тора. Шигырь язарга аны шул күркәм сыйфатлары, туган ягына ихлас бирелгәнлеге этәрә дә инде. Моны нигезләү өчен мин шагыйрәнең "Авылым" дигән шигыренең соңгы бер строфасын гына мисал итеп китереп узмакчы булам:

...Бик сагындым, очып кайтыр идем
Бер тургае булып кырларның.
Сиңа багышланып, күңелемдә
Иң моңлысы йөри җырларның.

Амин, шулай була күрсен берүк, Зөләйха!

Рәшит ГӘРӘЙ
"Аргамак" журналы, 1996, № 5-6.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013