Бүген Әдипләр: Зөлфәт Хәйруллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлфәт Хәйруллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Расих Ханнанов
Айгөл Ханова
Илнар Хафизов
Гөлсинә Хәбибуллина
Ләйсән Хәбибуллина
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Илгиз Хәеркәев
Алмаз Хәйруллин
Зөлфәт Хәйруллин
ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА
Чулпан Хәйруллина
Фирая Хәкимова
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Айдар Хәлим
Алмаз Хәмзин
Зәки Хәнәфиев
Әхмәтгәрәй Хәсәни
Аяз Хәсәнов
Алсу Хәсәнова
Миләүшә Хәсәнова
Рахмай Хисмәтуллин
Гөлнирә Хөсәенова
Илдар Хөсни
Фәния Хуҗахмәт
Диләрә Хуҗина
Зөлфәт Хәйруллин

Зөлфәт Хәйруллин үзенең иҗат кичәсенә чакыра

Танылган журналист, шагыйрь, шарж остасы, баянчы, кайвакыт хәтта эквилибрист та Зөлфәт Хәйруллин юбилеен бәйрәм итә. Аны ул иҗат кичәсе һәм шәп кенә концерт белән билгеләп узмакчы. 26 февраль якшәмбе көнне сәгать уникедә Левченко бистәсендә урнашкан “Полимер” мәдәният йортында Зөлфәт абый үзенең дусларын һәм иҗатташларын көтеп кала. Концерт кызык буласы ди. Алмаз Хәмзин алып барсын да, кызык булмасын ди имеш!

Гел елмаеп йөри ул. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, шаян рәсемнәре белән башкаларны гаҗәпләндерә, көлдерә торган кешене җитди кыяфәттә күз алдына китереп тә булмый. Тирә-юньдәгеләрнең үзенчәлеген каләм очына эләктереп, башкаларның да игътибарын шуңа юнәлдерә белә Зөлфәт Хәйруллин.

Үзе дә иҗат кешесе булгач, сәнгать әһелләренең күбесе белән якыннан таныш, шуңа күрә тышкы кыяфәтен генә түгел, эчке дөньясын да чагылдыру мөмкинлегенә ия. Кызык кызыгын, ләкин кызганыч моментлар да булгалый ди. Рәсемгә күз салгач, йокымсырап яткан комплекслары баш калкытучылар шактый икән. Андыйлар Зөлфәт абыйның күрмәгәнен күрсәтергә омтыла, дошман күрә башларга да күп сорамый. Оригиналь фикер әйтү бер нәрсә, аны яклый  белергә дә кирәк шул. Күптән түгел рәссамның “Дусларым, дус-ишләрем...” исемле шаржлар китабы дөнья күрде. Сөйләшү-аңлашулар бермә-бер ешаер дип уйлыйм. Җәмәгать, үпкәләмәгез инде, шарж ясау сәнгатьнең бер төре, аны аңларга, җиңелчә кабул итәргә өйрәник. Зөлфәт абыйның елмаеп карап торышлары ук нәкъ Леопольд кебек: “Иптәшләр, әйдәгез, дус яшик!”  –  дип өндәве сыман.

 

– Зөлфәт абый, китабыгыз бик уңышлы килеп чыккан, котлыйм.  Бу эшкә кайчан тотынган идегез?

 

– Бер ел элек. Җиңел булмады, мәшәкате күп икән. Китапны чыгару өчен мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итеп карадым, әмма ярдәм итә алмадылар. Ә менә телевидениенең роле зур булды, быел 1 апрельдә “Яңа гасыр” каналында Көлке көнендә катнаштым, Гамил Әсхәдулла, Раил Садриевларга шарж ясап утырдым. Тапшыруны туган ягым Балтачтагы бер дәрәҗәле кеше күреп, үзенә чакырды. Китап бастыру чыгымнарын тулысынча ул күтәрде. Бер көн эчендә барлык шарж-эпиграммаларны барлап тапшырырга кирәк иде. Алар берничә ел дәвамында үзем эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасында дөнья күрде. Баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров, Габделбәр Ризванов, Рөстәм Миңнуллиннар ниятемне тормышка ашырырга булыштылар. Алар мине канатландырып, бу эшкә әйдәп тордылар. Зур рәхмәт аларга! 10 июньдә Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетында китабымны тәкъдир итү кичәсе булды. Анда Рафаэль Хәкимов, Рәшит Зәкиев, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Әхәт Сафиуллин, Ренат Мәннаф, Габделбәр Ризвановлар килде. Кичә университетның 40 еллыгына багышланган чараларның беренчесе иде. Фойеда галереямны ачтылар, шаржларымны анда барып та карарга була.     

 

– Китап белән танышып чыктым, кәефне күтәрә торган. Анда һәр шәхескә                    багышлап язылган эпиграммалар да урын алган, алар кемнеке?

 

– Роберт Әхмәтҗанов, Ләбиб Лерон, Илдар Юзеев, Мансур Шиһапов, Нияз Акмал, Нәҗибә Сафина һ.б. каләм ияләренең иҗат җимешләре кулланылды. Кайберләрен үзем яздым. 134 битлек, эчтәлекле һәм матур эшләнгән китап килеп чыкты кебек. Кибеттә сатуга куелды. Ләкин хәзер халык китаплар белән кызыксынмый, укымый дигән фикергә килдем. Ә минекен укырга кирәкми дә әле, актарып кына утырасы (көлә). Барыбер сатылмый. Табыш алуны беренче урынга куймыйм, бары тик китапның, замандашларыбызның сурәтләре тарихка кереп калуын телим.  Китабыңны бүләк итү үзе бер бәхет икән ул. Китап чыгару балаң туу белән бер, күңелнең бер өлеше. Китапка, танылган кешеләр белән беррәттән, балачак дустым, авылдашым (Балтач районы Чапшар авылы) Фәргәпнең дә рәсемен керттем. Ул искиткеч хәтергә, сәләткә ия егет иде. Бер көндә калын китап укып бетерергә мөмкин һәм шуның эчтәлеген түкми-чәчми, тәэсирле итеп сөйли белде. Ул барында телевизор, радио бер читтә торсын. Кызганыч, Фәргәп фаҗигале үлемгә дучар булды.

 

– Сез кечкенәдән рәсем ясауга хирысмы?

 

– Мәктәптә укыган елларда ясый башладым. Әтиемнең озак еллар киномеханик булып эшләве дә этәргеч булгандыр моңа. Афишалар ясарга кирәк бит. Ул алты авылга кино күрсәтте. Без, малайлар, немецлар турында фильмнар карарга яратабыз бит инде. Шуларны кәгазьгә төшергәч, дусларымның “Шәп булган!” – дип шаккатуы да күңелне үстереп җибәрә, әлбәттә. Бервакыт өебезгә биология, рәсем дәресләрен укытучы Бибинур апа килеп керде. Шүрләвем юкка булган икән, бары стенд ясарга кирәклеген әйтте. Авылыбыздагы полковый писарь Харис абыйның язганнарын күзәтеп утырып, өйрәндем, бу мавыгуыма җитдирәк карый башладым. Шуннан якын-тирәгә рәссам дигән атым таралды. Укытучылар бүлмәсеннән чыкмадым да диярлек, журнал тутырдым, стена газетасы ясадым. Мәктәптә дә, армия сафларында хезмәт иткәндә дә шөгылем бик ярдәм итте, командирлар белән дуслашуга сәбәпче булды, күп нәрсәгә күз йомалар иде, шул рәвешле анда кичке мәктәпне тәмамладым хәтта. Баянда уйныйм, җырлаштыргалыйм да бит әле. Бүгенге көндә исә мәҗлесләр дә алып барам, күтәренке кәеф тудыра беләм, тәҗрибә тупладым.

 

– Чыннан да,  һөнәрле үлмәс дип юкка гына әйтмәгәннәр. Сәләтләрегезне эшкә җигеп, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын. Китап турында сөйләшүне дәвам итик әле. Ясаган барлык рәсемнәрегез дә кердеме анда? 

 

– Юк, бик күп әле, монда бер өлеше генә. Икенче кисәген дә чыгарырбыз дигән өмет бар. Анысы тагын да кызыклырак булыр дип уйлыйм.

 

– Үзегезгә аеруча кайсылары ошый?

 

– Рәшит Шамкай, Фәнзаман Баттал, Мансур Вәлиевларны ясарга яратам. Фәнзаман Баттал искиткеч кызык кеше, аның йөзе 5 минут саен үзгәреп тора. Кәгазьдә чагылдыру өчен  фотоаппарат белән  төшереп йөрергә кирәк. Гомумән, шарж тудыру өчен кешенең үзенчәлекле ягы, ягъни “йөземе” булырга тиеш. Һәм ул кешенең юморны аңлавы шарт. Шарж белән карикатураны бутаучылар байтак.

 

– Иҗат аркасында эләккәне дә бар, ахры, үзегезгә.

 

– Булды, андый хәлләр дә булды. Авылдашым Кирам абыйның берне китереп тартуы һаман да истә (көлә). Бер туйда сөмсере коелып утырган кунакны ясадым, чөнки башкалардан аерып торган үзенчәлеге бар. “Тебе что, жить надоело?” –  дип каршыга килеп басты бу берзаман. Табын артында утырганда гына сизелмәгән, галәмәт дәү кеше икән бу. Җитмәсә, утырган урыны ишек янында, шул тирәдән “берне кундырмаса ярар иде”,  дип кенә уздым. Шуннан бирле, андый мәҗлесләрдә саграк булам, оятка калмасам иде, диебрәк ясыйм. Нигездә, бик яратып кабул итәләр. Танылган шәхесләрнең кыяфәтләре дә үзенчәлекле була. Аларның сурәтен каравы кызыграк, чөнки һәркемгә таныш чалымнар. Алар белән җайлырак та, чөнки үзләренә күпмедер дәрәҗәдә реклама икәнен аңлыйлар. Малай чакта Ленин бабайны яратып ясый идем (Зөлфәт абый кәгазь алып, мизгел эчендә ясап куйды – авт.). Кул әле дә онытмаган! Президент Минтимер Шәймиевның да шаржын ясадым бит әле курыкмыйча, ул китапка кертелде.

 

– Үзе бу хакта беләме соң? Минтимер Шәриповичка бүләк иттегезме?

 

– Карале, шәп идея бит бу. Андый уй килгәне юк иде әле.

 

– Нинди реакция булганын тәфсилләп сөйләрсез аннары...

 

– Әлбәттә. Кайда гына барсам да як-ягыма каранып, шарж өчен материал эзләп йөрим. Әле менә бүген иртән трамвайда килгәндә бер хатынны күрдем, йөзе маймылныкына охшаган. Гаҗәп. Хәзер ясап күрсәтәм, ике-өч сызык та җитә...

 

– Ул апа үзе күрсә, качып котыла алмас идегез, минемчә.

 

– Шулай шул менә, хатын-кызлар бик хисле халык, алар күңеленә авыр ала. Ясаганда кайбер җитешсезлекләрен төзәткәләргә дә туры килә. Бервакыт Рәшит Сабиров 8 мартка багышланган концертка чакырган иде. “Сәхнәгә өч чибәр хатын-кыз рәхим итсен”, – дип игълан итте ул. Икесе нормальный иде, ә өченчесе әби. Ничек бар, шулай ясыйм бит инде. Рәсемне күргәч, әби халык алдында миңа килеп ябышты: “Ник мине шулай ямьсез итеп ясадың?!” Өч ел элек Алмаз Хәмзин тамашасына дәште. Анда да өч әбине ясарга кирәк икән. Берсен ясап күрсәткәч, калган икесе качты (көлә). Быел Дәрвишләр бистәсендә үткәрелгән Сабантуйда әйләнә буенча йөреп, “сходу” шаржлар ясадым.

 

– Зөлфәт абый, сәләтегезне үстереп, шушы юнәлеш бунча белем ала алдыгызмы?

 

– Мәктәпне тәмамлап, Казанга килгәч сәнгать училищесына керергә соңга калуым ачыкланды. 16 нчы заводка формовщик булып урнаштым. Озакламый башка цехка күчтем, рәссам булып эшли башладым. Илдар Зарипов, Рәшит Имашев, Рәшит Госмановларга йөреп, изостудиядә шөгыльләндем. Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладым. 1992 елдан бирле “Ватаным Татарстан” газетасында җаваплы сәркатип урынбасары булып эшлим. Биюче бии-бии остарган кебек, рәссам да ясый-ясый остара. Үзем һәрвакыт гади карандаш белән ясыйм, шулай эшләгәндә рәсем табигый килеп чыга.

Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013