Бүген Әдипләр: Хәмидә Гарипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмидә Гарипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ

Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, «Синең хакка гына түзелгән» дип исемләнгән шигырь китабы, йөзгә якын хикәя һәм дистәдән артык повесть авторы Хәмидә Гарипова Казанда яши, лаеклы ялда булса да, вакытлы матбугатта активлыгын югалтмый, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 17 августта туган. Сезнең игътибарга аның яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

 

Алпар


Борын астына яңа гына кара мыек төртеп чыккан чибәр-чая үсмернең, үз яшьтәшләренә хас чиктән тыш максимализм хисе белән януы өстенә, тумыштан гаярь һәм куркусыз Алпар нәселе дәвамчысы булуы үз эшен эшләде. Уналты яшьлек Гарәфетдин, газиз Ватанына ябырылган фашистларны аяусыз кырырга ашкынып, 1942 елның ноябрендә үзе теләп фронтка китте. Дөресрәге, шул ниятенә буйсынып, бүген төнлә яшертен генә ФЗӨ тулай торагыннан чыгып сызды. Төн карасына ышыкланып, фронтка юл тоткан хәрби составның соңгы вагоны түбәсенә үрмәләп менеп, җайлап урнашкач, колак өшеткеч салкын ачы җилгә аркан борылып утырды. Әтисеннән калган тирән эчле малахай бүрегенең колакчыннарын төшереп, киң маңгаена батырып киде, муенын җыерып, такыр башын, күптәннән вафат булган Алпар бабасының чабулары тузып чукланган, аркасы сизрәгән иске чикмәнен тарайтып, кыскартып, әнисе әмәлләп биргән юка бишмәте эченә яшерде. Яшүсмернең ыжгырып алга томырылган паровоз җиленә исе китмәве, авырлыкларга бирешергә теләмәве әллә каян күренеп тора, салкыннан сыны катып, тешләре тешкә тиеп барабан какса да, ныгытып кысылган калын иреннәрендә, кара тутлы кырыс йөзендә тәвәккәллек төсмере шәйләнә иде.

— Барып кына җитим! Фрицларның бугазына тешем-тырнагым белән ябышам. Ата арысланнан ким сугышмам, — дип үзалдына сөйләнде ул. — Кансыз килмешәкләрнең оясын пыр туздырырмын!

Бераздан алҗуы җиткән Гарәфетдинне йокы баса башлады. Төшендә фашистларны җиңеп, туган авылы Кылчыклыга кайтып төшкәнен күрде. Калкандай киң күкрәген бизәп, күпсанлы орден-медальләре чыңлый, имеш. Аны каршыларга бөтен авыл халкы чыккан. Араларында аның йөрәген җилкендерүче башбирмәс Чыпчык Гайшәсе дә бар түгелме соң?! Һи, кыланчык көязбикә! Эре кыңгырау чәчәкләрен үреп, башына купшы такыя кигән. Үз итеп, елмаеп кул изи, имеш… Тәмле төш күрүче Гарәфетдиннең эчкерсез елмаюдан йөзе нурланды. Шул садә-сихри мәлдә, калын кара болытлар арасыннан көтмәгәндә килеп чыккан “Мессершмидт” ташлаган авыр бомбаның төнге тынлыкны ярып гөрселдәве серле-сәгадәтле минутны урталай кисеп узмаса, ымсындыргыч татлы төш мизгел эчендә кырыс өнгә әверелмәс иде кана. Елмайтучы фәрештәсе кай арада күз алдыннан гаип булды? Бәхет кошы әле генә кул сузымында, бик якында гына иде ләбаса. Офыкны кан төсенә манган дәһшәтле балкышка күзе төшкәч, тиздән фронт сызыгына якынлашачакларын чамалап, батырлыкка омтылган яшүсмернең йөрәге дулкынланып типте.

Әллә сез Гарәфетдин юкка гына бик нык хәвефле, озын-озак юлга чыгарга тәвәккәлләгәндер, дисезме? Юкка гына аның кушаматы Куш йөрәк түгел лә. Сәбәпләре үтә дә саллы. Горур Алпар оныгының былтыр Мәскәү астында һәлак булган әтисе Гайнетдин өчен үч кайтарасы бар. Җитмәсә, чит-ят күзләрдән җиде кат йозак артына яшереп саклый торган, үзе генә белгән тагын бер кәттә сере бар.

Гарәфетдин, быелгы көздә калада укый башлады. Фабрика-завод өйрәнчекләренә бирелә торган кадерледән кадерле тәгамын — ике йөз илле граммлы арыш ипие сыныгы салынган азы-төлек паегының бер өлешен, иптәшләренә сиздермичә генә, тулай торакның җылыткыч торбасы артына яшереп, киптереп җыеп бара иде. Үз тамагы туеп җитмәсә дә, туган авылындагы салам түбәле иске йортта, үпкә чиреннән интегеп, үлле-мәлле хәлдә урын өстендә газапланып ятучы газиз әнкәсе Мәскүрә янында ачлыктан тилмереп, көч-хәлгә җан асраучы, берсеннән-берсе кечкенә, чандыр гәүдәле, ач яңаклы энекәшләре аның күз алдыннан китмәде. Дәү абый булып йөргән Гарәфетдин нарасыйлар ачлыктан өзлекмәсен, вакытыннан алда гомерләре киселмәсен дип, үз авызыннан өзеп, шуларга өлеш чыгара. Беркадәр мая туплангач, авылга кайтып, якыннарын сөендереп китә.

10-3

Соңгы мәртәбә туган төбәгенә аяк басуында, уйламаганда-көтмәгәндә, инеш өстендәге тар басмада арткы урамда яшәүче чытлыкый Гайшә белән юллары кисеште. Бер мизгел эчендә Гарәфетдингә әллә ни булды. Борын очы, уч төпләре тирләп чыкты. Гүя чалт аяз көндә, аның күңел күген балкытып, серле аҗаган камчысы җемелдәп узды. Уймак авызлы, көлгән чагында алсу бит очларында мәхәббәт чокырчыклары хасил була торган, кыңгырау чәчәге төсле зур зәңгәр күзле, биленә җиткән калын озын толымлы, башбирмәс чибәркәй Гайшәдән күзләрен ала алмыйча, тораташтай терәлеп катты ул. Ә ул хәерсез, су буен яңгыратып бер чыркылдап көлде дә, башын горур тотып, ап-ак беләкләрен алмалы көянтәсе өстенә сузып салган килеш, зәңгәр чиләкләре тулы тешеңне сындырырлык салкын чишмә суынчайпалдырмыйча, килешле билләрен матур уйнатып, кәс-кәс атлап, үзләре тыкрыгыннан менеп китте. Очрашканда, күрмәмешкә салышып, борынын чөеп узуын күр әле син аның, сер бирмәгән була, имеш. Тапкыр егетнең менә нинди асыл кошның мәхәббәтен яулап аласы бар!

***

Торбасыннан зәһәр төтен пошкыра-пошкыра, паровоз хәвефле маршрут буенча алга ыргылды. Изге максатына якынлашуын сизгәнгә күрә, әүвәлге мәлдә вагон түбәсеннән тирә-юньне кызыксынып күзәтеп барган Гарәфетдиннең сөенечтән күңеле мәтәлчек атты. Элек бергә укыган дуслары Никита, Сергей, Фоат инде икенче ай фронтта. Насыйп булса, күрешүләре ихтимал. Бергәләшеп тотынсак, фрицлардан он-талкан ясап, туган илебездән бик тиз куып чыгарырбыз, дип үсмерләрчә җиңел фикер йөртте ул.

Таң аткач, манзара алышынды, әйләнә-тирәдәге күренешләр канны катырырлык шыксыз, тормыш чынбарлыгы аяусыз иде. Кая карама убыр авызыдай ямьсез снаряд чокырлары, чәбәләнеп ауган агачлар, янып күмерләнгән баганалар. Җимерелгән бистә йортлары, таланган вокзаллар, мич торбалары гына тырпаеп торган, тулаем яндырылган авыллар яныннан узып китә башлагач, дөнья күрмәгән, хәтта балалыктан чыгып җитмәгән яшүсмернең күңеленә шом керде. Состав бер станциядә туктап, уттай кызган тәгәрмәч боксларын суыткан, вагоннардагы чаннарга су, юлда ягып барырга ташкүмер, утын тутырган чагында, дошман пулеметчылары туры наводка белән тимер юл тирәсен утка тота башлады. Гарәфетдин, кичә үзе менеп кунаклаган ”сәндерә”сеннән җәлт кенә җиргә сикереп төшеп, тиен җитезлегендә ишеге ачык бер вагон эченә кереп чумуын сизми дә калды. Ерак тылдагы оланнарын өзелеп сагынучы карт сугышчылар үсмерне куып төшермәде, киресенчә, аны полк улына санап, җылы кабул итте. Куе солы боткасы салып бирделәр, кайнар чәй белән сыйладылар. Кайгыртучан интендант Галимулла старшина, мәрхәмәт күрсәтеп, үсмергә җылы солдат бушлаты, сырган калын чалбар, өр-яңа аяк чолгаулары, күпне күргән киез итекләр табыштырды. Билен йолдызлы солдат каешы белән кысып бугач, ул киң күкрәкле, нык бәдәнле чын солдатка охшап куйды. Башкалар белән бергә утлы мәхшәр эченә юл алган Гарәфетдин, алда үзен нинди дәһшәтле хәлләр, зур сынаулар, көткәнен күз алдына китерми иде әле.

***

Алгы сызыкка барып җиткәнче, зур привал булды. Ул фронтка яңа алынучылар белән бергә кыска сроклы хәрби әзерлек курслары үтте. Әүвәле сафта тигез атлап йөрергә, төз атарга, хәрби командаларны төгәл үтәргә, таныш түгел урында карта һәм компас ярдәмендә ориентлашырга, кирәкле объектны тиз арада эзләп табарга өйрәттеләр. Куркусыз Алпар оныгы, зиһенле, зирәк, искиткеч чыдам булып чыкты, хәрби әзерлек эшендә олылардан калышмаска омтылды. Сугышчан отрядта хәрби ант кабул иткән үткер Гарәфетдин, алгы сызыкта хәтәр хәлләргә тарыганда да югалып калмады. Разведрота командиры капитан Рябушкин, яшь булса да куркусыз, чыдам татар егетен үз күрде, күз уңыннан ычкындырмады. Аның немецча ярыйсы шәп сукалавын белеп алгач, “тел алу” операцияләрендә катнаштыра башлады. Дошман тылында четерекле сугышчан заданиеләрне уңышлы үтәп, караңгы төннәрдә хәвефле утлы тәбеләрдән ничәмә-ничә мәртәбә исән-имин котылдылар. Соңгы баруларында кармакка эләктереп кайткан симез “балык” күп нәрсәдән хәбәрдар булып чыкты. Штабс-капитан Ганс фон Элефантен, сугыш утында кырысланып, башкаларның җанын рәхимсез кыярга гаять остарып беткән булса да, үз гомерен саклап калу бәрабәренә, шактый әһәмиятле хәрби серне чиште. Аның планшетындагы кәттә картасын кулга төшерү разведротаның гына түгел, хәтта алгы сафтагы тулы бер полкның хәрби тактикасына сизелерлек үзгәреш кертте, безнекеләргә зур уңыш китерде. Командование җитәкчесе генерал Харламов, яшь дип тормады, әлеге мөһим операциядә катнашкан унҗиде яшьлек рядовой Гарәфетдин Алпаровны да “Батырлык өчен” медале белән бүләкләде. Сөенечтән егетнең түбәсе күккә тиде. Фронт гәҗитендә аларның күмәк фотосы басылып чыкты. Ул шуны кисеп алып, өчпочмаклы хатка төреп, әнисенә салды. Яхшы хәбәр авылда күз ачып йомганчы таралды, гәҗит кисәге кулдан кулга йөреп, таушалып бетте. Моңа Чыпчык Гайшәсе аеруча нык сөенде булса кирәк. Үткен-чая кыз “Пушты” Әминәдән Гарәфетдиннең адресын белеште дә, ике-өч авыз сүздән торган хат кисәге сырлап, кыю авылдашына юллады. “Булдыргансың, Куш йөрәк! Котлыйм! Гитлерның арт сабагын укыт! Исән йөреп, сау кайт!” — дигән сүзләрне укыгач, Гарәфетдин сөенечтән май кояшы кебек балкыды. Авыл белән ике арада сагынычлы хатлар йөри башлады. Тамчы, үзе нәни булса да, үҗәтләнеп бер урынга тып-тып тама торгач, каты ташны да тишә, диләр. Бер ел дигәндә, фронттан агылган назлы җылы сүзләр горур, башбирмәс Гайшәнең күңелен балавыз сыман эретте. Ул соңгы хатында батыр егетне көтәргә вәгъдә бирде. Егетнең бәхет капкасы киерелеп ачылды.

***

…Канкойгыч Севастополь оборонасы вакытында килеп чыккан бер күңелсез вакыйга, ут эчендә йөреп шомарып беткән Алпар оныгының көйле язмыш арбасын көтмәгәндә баштүбән әйләндереп каплады. Четерекле хәл көтмәгәндә хасыйл булды. Кара диңгез эчендәге бер утрауга җиде сугышчыдан торган десант төшереп, тау куышына яшерелгән корал складын сакларга боердылар. Разводящий кече лейтенант Пинчук гаскәриләрне утрау буйлап үзе таратты. Командирның ышандыруынча, караңгы төшкәч, аларны биредән үзебезнең катер кереп алачак. Дислокация урыны тау-таш арасында булганлыктан, сугышчылар бер-берсен күрү, үзара хәбәрләшү, ярдәмләшүдән мәхрүм иде. Һәркайсы үз позициясенә берегеп катты. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, десантчыларны мөһим операциягә әзерләп озатырга тиешле интендант хезмәтенең айнымас старшинасы Маргушаның сансызлыгы аркасында, төче сулы зур канистр, коры паек тутырылган юл капчыгы очкычка кертеп куелмаган, хәрәкәттәге хәрби берәмлекнең складында онытылып калган иде.

Алмаш ул төндә түгел, икенчесендә дә килмәде. Ә өченче көнне, вакыт төштән авышкач, ачлыктан бигрәк, сусызлыктан, баш миен кайнаткан кызу кояш астында интегүдән аңнарын югалтып егылган җиде сугышчыны, катерга төяп частька алып кайттылар. Аларның хәленә керүче булмады, киресенчә, күрәләтә нахак бәла тагып, кансыз “Смерш” офицеры, майор Гайдай кулына илтеп тапшырдылар. Шәхсән үзе дары исе иснәп карамаган, “штаб күсесе”, фронтның диңгез яры буйлап дистәләрчә чакрымга сузылган алгы сызыкта каты бәрелешләр барган көннәрдә объектив рәвештә килеп туган катлаулы вазгыятьне анализлап маташмады. Коры җирдәге чиктән тыш хәтәр хәлләргә бәйле рәвештә, утрауда бүленеп калган десантчылар взводына алмашның ни өчен өч көнгә соңарып килүен ачыклауны кирәк дип санамады.

Юан корсаклы, мин-минлекле эшем иясе җирәнгән кыяфәт белән Алпар оныгы Гарәфетдиннең погоннарын умырып алып, аяк астына ыргытты. Әлеге зат егетнең түш кесәсенә кадерләп төреп салынган “Батырлык өчен” медален ирексезләп тартып алды. Ул, күзләреннән хәтәр утлар чәчеп, каршысында көч-хәлгә басып торган, чарасызлыктан хәсрәткә баткан, башы үтереп сызлаган егетнең муен тамырына бала башы чаклы йодрыгы белән берне томырды. Гарәфетдин чайкалып куйды, әмма егылмады. Котырынган офицер, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә, дагалы күн итеге белән кече сержант Алпаровның ике бот арасына китереп типте. Мизгел эчендә таш идәнгә капланып төшеп, ике учы белән касыгын тотып яман ыңгырашып, уңлы-суллы тәгәрәгән сугышчыны майор тамчы да кызганмады. Үз-үзеннән канәгать калып, түбәнсетелгән солдатка мыскыллы караш ташлады, лач иттереп битенә төкерде.

— Анагызны фәлән итим! Сатлык җаннар! Гитлер тегермәненә су коючы җирбитләр сез! Берни түгел, коралларны немецларга төяп җибәрергә алдан ук сүз куешкансыз! Арсеналны күз карасыдай саклыйсы урында, көпә-көндез арт туңкайтып йоклап яткансыз! Сезне моның өчен трибунал үлем җәзасына тартачак! — дип зәһәрен чәчте ул.

Офицер ничаклы үҗәтләнеп рухи басым ясаса да, горур Алпар оныгы провакациягә бирешмәде, “N утравындагы коралларны үз теләгебез белән немецларга тапшырырга җыендык” дип язылган кәгазьгә кул куймады. Тәкәббер зат, гарьләнеп, корбанына янәдән явыз карчыга кебек ташланды һәм егетне, канга батырып, карцерга кертеп атты.

***

Хәрби мәхкәмә карары кырыс булды. Бәхетсезлеккә юлыккан гаскәриләрне Ватанын саткан хаиннәргә тиңләштереп, унбишәр ел төрмә срогы чәпәделәр, ярый әле атып үтермәделәр. Богаулап, товар вагонына төяп, Себергә этаплап озаттылар. Бер ай дигәндә, уран руднигына китереп ташладылар. Фашист концлагерьлары мәхшәре аша үтеп, могҗиза белән исән калган бичара сәяси тоткыннар да биредә иза чигә икән. Күбесенең сәламәтлеге ташка үлчим. Монда килеп капкан бәхетсез җаннар, көненә ундүртәр-уналтышар сәгать зарарлы шахтада авыр хезмәттә интегүдән тыш, ачлыктан, чирләрдән, кыйналулардан чебен урынына кырылды. Гарәфетдинне илле ике яшьлек сәяси тоткын Вәкил абзый бригадасына беркеттеләр. Шахтага төшкәч, алар иңгә иң куеп эшләде. Берьюлы рудникта көтелмәгән хәл килеп туды. Штрек эчендәге беркетмә түшәм такталары сынып төшеп, бер төркем мәхбүс калын руда өеме астында калып изелде. Радиацияле шурфта бүленеп калган Гарәфетдинне бу юлыга Газраил бугазыннан буып алмаса да, котылуга өмет аз иде. Вәкил абзый, үз гомерен куркыныч астына куеп, бригадасындагы ышанычлы ике ирне үзе белән алып, янәдән аска төште. Азаплана торгач, развал өеме беркадәр чистартылды, тар тоннель хасил булды. Яшь егетнең гомере бетмәгәнгәдер, күрәсең, мәрхәмәтле бәндәләр аны вакытсыз үлемнән йолып калды. Ходайның рәхмәте белән ярты адымда гына качып калган унтугыз яшьлек Алпар оныгының чем-кара чәчләре берничә сәгать эчендә чаларган иде. Шул көннән соң, Гарәфетдин үзенә икенче гомер бүләк иткән миһербанлы милләттәшен әтисе урынына күреп, аның белән якыннан аралаша башлады. Язылмаган канунга буйсынып, гадәттә, биредәгеләр артыгын сөйләшмиләр, үз эчләренә бикләнергә мәҗбүрләр. Артык ачылып китсәң, шымчыларның илтеп җиткерүе, үз башыңа бәла чакырып китерүең бар.

Колгадай озын буйлы, тумыштан нык бәдәнле, тере карашлы Вәкил абзыкайның үзенең дә монда килеп капканчы күрмәгәне калмаган икән. Зыялы Пенза татары Хәеров, яшь булса да, төпле булып күренгән Гарәфетдингә серен саклык белән чиште. Вәкил абзый, могҗиза белән Освенцим тәмугыннан качып котылып, хәрәкәттәге армиянең укчылар дивизиясен эзләп тапкан булган. Исән-имин үзебезнекеләргә килеп кушылуына сөенеп, мәхбүсләрне этләрдән талаткан, ачлыктан интектергән, аяусыз җәзалаган фашистлардан үч алу теләге белән янучы кичәге тоткынның кулына корал бирәсе урынга, аны трибунал хөкеменә тапшырып, хаин статусы такканнар һәм, радиацияле рудникка олактырып, әкренләп үлүгә дучар иткәннәр.

Гарәфетдин кебек изге ният белән, Туган илен, гаиләсен, якыннарын дошманнардан сакларга чыгып киткән чып-чын патриотлар, бер дигән совет кешеләре интегә иде биредә. Ә хәзер, адәм рисвае саналып, меңләгән бичаралар үз илендә иза чигә. Өйләрендә яраткан хатыннары, газиз балалары, гаҗизлектән вакытсыз картайган аналары, сөйгән ярлары әлегәчә өметләнеп-тилмереп көтәдер. Трибунал карары белән мәҗбүри рәвештә “хәбәрсез югалтылганнар”га якыннары белән хәбәрләшү тыелган иде. Алар – тере мәетләр, төрлесе төрле бәхетсез очрак, бөтенесе бергә — ил өстенә килгән коточкыч афәт, аяусыз сугыш корбаннары. Исемнәре дә, җисемнәре дә шушы юеш, салкын баракларда, радиацияле караңгы рудник эчләрендә мәңгелеккә югалып калырмы икәнни соң? Хәтта сугыш беткән очракта да, алар туган җирләренә башкалар кебек күкрәк киереп, җиңүче сыйфатында кайта алмас, күбесенә якыннары кочагына ташлану насыйп булмас инде. Шуларны уйлагач, чарасызлыктан Гарәфетдиннең мие кайнап чыгар дәрәҗәгә җитә, башы катып, тубалдай була иде. Вәкил ага диндар адәм иде, Гарәфетдингә догалар өйрәтте. Ходайга сыгыну икесенә дә рухи көч бирде.

Ниһаять, 1945 елның 9 мае таңы атты. Җиңү хәбәрен ишеткәч, амнистиягә өмет баглап, биредәгеләр чиксез куанышса да, сәяси мәхбүсләргә ирек капкалары тиз генә ачылмады. 1953 елда “милләтләр атасы” җан тәслим кылгач булып узган ярлыкау шаукымы, Гарәфетдиннәр руднигына ярты елдан соң гына килеп иреште. Җәһәннәм газаплары кичереп кырысланган җаннар, күләгәдәй селкенүче ябык тәннәр, яралы язмышлы бәндәләр, бер-берсе белән саубуллашып, олыраклары — бәхилләшеп, СССР дигән иксез-чиксез зур Ватанның төрле почмакларына таралышты. Тоткынлык газаплары кичергәндә, гаярь Алпар оныгының тәне шактый гарипләнсә дә, тешләк егетнең көчле рухын мәхбүсләргә карата эттән яман кыланган НКВДчылар сындыра алмады. Бу нәселнең тамыры тумыштан нык иде. Гарәфетдин беркайчан да туган авылы Кылчыклының ипигә ягып ашарлык чем кара туфрагына аяк басудан өметен өзмәде. Иң авыр минутларында кыңгырау чәчәгедәй зәңгәр карашлы гүзәл Гайшәсен исенә төшереп юанды. Энеләрем исәйгәндер, әнкәйнең кул арасына керәләрдер, дип уйлады. Четерекле хәлләргә тарыганда, бер Ходайга сыгынганга, якыннары белән күрешүгә өмете өзелмәгәнгә, егетнең күңеле катып, җансыз ташка әверелмәде.

Сугышның беренче елында ук итәк тулы бала белән тол калган әнисенең хәсрәт утында көеп парә-парә телгәләнгән йөрәге өрлек кебек олы улының хәбәрсез югалуын күтәрә алмады. Мәскүрәнең гомер шәме сүнүгә, тома ятимнәрне ирексезләп төрле приютларга тараттылар. Гарәфетдингә бу хәлләрнең берсе дә мәгълүм түгел иде.

***

…1954 елның язгы аяз таңы беленгән мәлдә, чишмә тыкрыгы очындагы агач йортта ялгыз интегеп көн күрүче сазаган кыз — сыер савучы Гайшә бүген бик матур төш күрде. Алар сөйгән егете белән челтерәп аккан көмеш сулы Аныстау кизләве янындагы чирәмлектә утыралар икән. Җаныннан артык яраткан Гарәфетдине, елмаеп күз кысып, аның чигүле алъяпкычы итәгенә алсуланып янып торган пар алма салды. Шул сусыл алмаларның берсен тешләп кабыйм дигән мәлдә, нидер сизенгәндәй, кыз дертләп уянып китте. “Төшеңдә су күрсәң — сөенечкә! Саф сулы чишмә-бәрәкәтле тигез гомергә ишарә бит ул! Берни түгел, бәгырькәем исән! Кайтыр юлга чыккандыр”, — дип төшен яхшыга юрады ул. Түр тәрәзә өстендәге тар киштәдән, чигүле кулъяулыкка таслап төреп куелган бер нәни төргәк алып төшеп, дистә елдан артык нәүмизләнеп, кирәге чыгуын моңаеп көтеп утыручы бирнә сандыгы өстенә җәеп салды. Кыз идәнгә тезләнде. Мәскүрә апасын мәңгелек йортына озаткан көнне, җыйнаулашып мәет чыккан өйне юган чагында, тәрәзә кашагасы артына кыстырылган җиреннән табып алып, кешегә сиздермичә генә алъяпкыч кесәсенә бөкләп тыккан кадерле ядкәргә ихластан елмаеп бакты. Саргаеп беткән фронт фотосыннан үзенә томырылып карап торган чибәр егетнең түгәрәк битен кытыршы бармак очлары белән сыйпап үтте, кыяр-кыймас кына көләч иреннәреннән назлап үпте. Гайшәнең зур зәңгәр күзләре дымланды, иркә кыңгырау чәчәкләреннән иртәнге саф чык бөртекләре мөлдерәп тамгандай булды. “Вәгъдә — иман! — дип, антымны бозмыйча, ничәмә-ничә ел өзелеп көтәм бит үзеңне! Тизрәк кайтып җитә күр инде, кыю бөркетем! Минем дә пар канатлы буласым, сине дә, үземне дә бәхетле итәсем, итәк тутырып балалар үстерәсем килә, – дип пышылдады кыз.-Ишетәсеңме, алтыным? Кайтмый калырга хакың юк! Кылчыклыга нигез салган гаярь Алпар бабай нәселен дәвам итәргә бурычлы бит без!”

Нәкъ шул нурлы иртәдә Кылчыклы урамына озын буйлы, киң җилкәсе яралы кош канатыдай каерылып, гәүдәсе бер якка янтайган, яңаклары сулган, күзләре эчкә баткан, тешләре череп каралган, сулаганда үпкәсе гармун күрегедәй гыжылдап торган бер ир заты килеп керде. Туган нигезендәге җилкапканы киереп ачып, ашкынып ишегалдына узгач, ниргәләре бер якка авышкан иске өйнең ишегендәге күгәргән йозакны, моңсу тәрәзәләргә аркылы-торкылы кадакланган, череп мүкләнгән такталарны күргәч, коточкыч авыр озын-озак юл узып, җирсеп, туганнарын сагынып кайткан ир-егетнең тамак төбен ачыттырып, бугазына нәрсәдер килеп тыгылды, күзләренә яшь бөялде. Ул сәҗдәгә киткән сыман, яшел чирәмгә тезләнеп, туган туфрагына башын орды. Аннан соң, җитез генә кыланып, сикереп торды да, муртайган такталарны тиз –тиз каерып атты, борынгы йозакны күгәненән суырып чыгарып, ышанычлы адымнар белән бусагадан эчкә узды.

Ул- утны-суны кичкән, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән, хәтта тәмугъ газапларына дучар ителгән чакта да иманы нык, намусы саф калган данлыклы көрәшчеләр токымының куркусыз бер Алпары — егерме тугыз яшьлек Гарәфетдин иде…


https://vk.com/club57776303

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013