Бүген Әдипләр: Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Хатыйп Миңнегулов

ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ

Хатыйп Миңнегулов
XIX - XX гасыр башында Казан иң күренекле шәрыкшенаслык (ориенталистик), шул исәптән тюркологик үзәкләрнең берсе була. Анда һәм өлешчә Оренбург, Өфе калаларында басылган китаплар бөтен төрки-мөселман дөньясында, хәтта Госманлы империясендә дә киң таралыш таба. Казан наширлары төрки кардәшләребезнең басма сүзгә ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә үзләренең бурычы дип саный. Идел-йорт нәшриятларында казакъ, үзбәк, кыргыз, төрекмән һәм кайбер башка телләрдә китапларның дөнья күрүе - моның ачык дәлиле. Казан галимнәре Шәрык, җөмләдән төрки кавемнәрнең тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен, рухи мирасын өйрәнүгә дә үзләреннән зур өлеш кертә. Совет чорында исә Казан (Оренбургны инде әйтәсе дә юк) төрки дөньяда үзенең әйдаманлык ролен җуя; нигездә, автономияле җөмһүрият кысаларында гына гамәл кылырга мәҗбүр ителә. Союздаш статусына ия булган төрки республикаларда төп игътибар үзләренең эчке, милли ихтыяҗларына юнәлтелә. Үткән гасырда Төркиядә исә, гомумтөрки мәнфәгатьләрен күздә тотып, шактый гына эшләр башкарыла. Әмма, кызганыч ки, ике арада «тимер пәрдә» булу аркасында Истанбул, Анкара басмалары безгә килеп ирешмәде диярлек. Хәтта ХХ-ХХ1 гасырлар аралыгында "Ататөрек Культура Мәркәзе" тарафыннан Төркиядә басылган 33 томлык төрки әдәбиятлар тарихы, антологиясе, энциклопедиясе кебек җитди хезмәтнең дә бары тик берничә томы гына Казанга килеп җитте.

СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган мәмләкәтләр арасында Казакъстан гомумтөрки мәнфәгатьләрен кайгыртуга җитди игътибар бирә башлады. Моның объектив сәбәпләре дә булып, бу ил үзенең зурлыгы, географик урыны, табигый байлыкларга муллыгы, совет чорында икътисади һәм мәдәни яктан шактый нык үсеше, күпмил-ләтлеге белән сыйфатлана. Россия һәм Кытай составындагы төрки җөмһүриятләр һәм кавемнәр дә аңа бик якын урнашкан. Шулай ук Казакъстан җитәкчелегенең евразиячелек идеясенә тугрылыгы да аның халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итә.

Соңгы елларда Казакъстан шәһәрләрендә, югары уку йортларында, гыйльми һәм мәдәни үзәкләрендә гомумтөрки планда шактый мөһим эшләр башкарылды. Бу аеруча илнең башкаласы Астанадагы Төрки академия мисалында ачык күренә (президенты - күренекле тюрколог Шакир Ибраев). Илбашы Н.Назарбаев фәрманы белән оештырылып, 2010 елның маенда рәсми рәвештә эшли башлаган бу мәркәзи оешма (Казакъстан һәм Төркия президентлары катнашкан тантаналы ачылышында без фәкыйрегезгә булырга туры килде) кыска гына вакыт эчендә тюркологик тикшеренүләрне оештыру, координацияләү, белгечләрне барлау һәм тарту юнәлешеңдә зур һәм игелекле гамәлләр кылырга өлгерде. Шунысы мөһим: Төрки академия татар тематикасына, галимнәребезне уртак проектларга тартуга җитди игътибар итә. Аның ярдәмендә Казан тюркологларының дистәләгән монографияләре, мәкалә-хезмәтләре басылып чыкты.

Бу язмада мин Төрки академия җитәкчелегендә 2012-2013 елларда әзерләнгән һәм нашир ителгән ике антологиягә һәм ике альманахка тукталып китәсем килә. Анарның һәрберсе гаять күләмле (хәтта кайберләре уртача 4 кг авырлыкта, 100 басма табактан, мең биттән артып китә), затлы, полиграфиянең соңгы казанышларын исәпкә алып эшләнгән. Иллюстратив материалларга искиткеч бай. Күбесе төсле рәсемнәр белән баетылган. Һәр дүрт китапның да үзәгендә — төрки тематика, аның үткәненә, бүгенгесенә, асылына, төрки кавемнәрнең дөнья тарихында тоткан урынына мөнәсәбәтле материаллар. Бу басмалар, иң беренче чиратта, төрки галимнәрнең уртак тырышлыгы ярдәмендә әзерләнгән. Алар белән бергә, альманахтагы авторлар арасында төрки булмаган ил, халык вәкилләренең дә төркигә мөнәсәбәтле язмалары шактый (Д.Васильев, Мәскәү; Х.Янковски, Польша; К.Райхл, Германия; Генг Шиминь, Кытай; П.Гольден, АКШ; М.Хоппал, Венгрия; Г.Лаказе, Франция; А.Саг, Голландия Һ.6.).

Төрки академия әзерләгән альманах һәм антологиянең 2012 елгы басмалары хакында миңа матбугатта, радио-телевидение аша кайбер фикерләр әйтергә туры килгән иде. Аерым зыялыларыбыз алар белән таныш та. Шунысы гыйбрәтле: Төрки академия бу төр басмаларны үз хисабына Татарстан Фәннәр Академиясенә, Казан федераль университетына, Милли китапханәгә җибәреп тора. Аларнын электрон вариантларын сайттан табарга була.

2013 елның 26-27 сентябрендә Астанада урнашкан Төрки академиядә төрки әдәбиятлар тарихын чорларга бүлү мәсьәләсенә багышланган халыкара семинар булып узды. Аның эшендә без фәкыйрегезгә катнашып, доклад-чыгышлар ясарга туры килде. 2013 елгы альманах һәм антологияне шушы сәфәрем вакытында Казанга алып кайттым. (Астанада соңгы булуымда мин Казакъстандагы татар-башкорт ассоциациясе җитәкчеләре Ринат Абдулхаликов һәм Тәүфыйк Кәримов белән очраштым. Икесе дә билгеле шәхес, җәмәгать эшлеклесе. Ринат әфәнде — продюсер, күп кенә көй һәм җыр авторы, 1993 елдан чыгып килүче «Фикер» гәҗите мөхәррире. Тәүфыйк әфәнде - Казакъстан президенты аппараты һәм «Нур Отан» партиясе хезмәткәре, әдип, публицист, урыс, татар, казакъ, инглиз телләрендә басылган берничә китап авторы. Аларнын өчесен («... И все цвета радуги», 2000, 320 с.; «Татарстан, татары и спорт», 2012, 134 с.; «Төсләр балкышы», 2009, 271 б.) мина да бүләк итте. Рәхмәт үзенә).

«Төрки дөньясы» дип исемләнгән альманахның (Астана, 2012, 724 б.) төзелеш-структурасы, эчтәлеге чын мәгънәсендә аның исеменә туры килешле. Ул хәзерге төрки дәүләтләр хакында аерым-аерым белешмә-мәгьлүматлар бирүдән башланып китә. Шунда ук соңгы дәвер төрки дөньясының Ататөрек, Нурсолтан Назарбаев, Хәйдәр Алиев, Чыңгыз Айтматов кебек күренекле затлары хакында язмалар урнаштырылган. Эртегин Сәламзадә (Азәрбайҗан) мәкаләсендә төрки дөньяның дәүләти символлары тарихи планда яктыртыла. Аңда Россия составындагы хәзерге төрки җөмһүриятләрнең әләмнәре дә анализлана. Альманахның төп өлешендә төрки дөньяның төрле тармаклары (тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, фольклоры, архитектурасы, теле, мәгарифе, этнографиясе һ.б.) комплекслы планда тикшерелә. Болар арасында турыдан-туры безнең халыкка мөнәсәбәтле һәм татар галимнәре язган хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, тарих фәннәре докторы Дархан Кыдырәли (Астана) мәкаләсендә Ш.Мәрҗани (1818-1889) белән Абай (1845-1904) эшчәнлекләре үзара мөнәсәбәттә карала, татар мәгърифәтчесенең казакъ шагыйренә шифалы тәэсире ассызыклана. Уфадагы милләттәшебез Алмаз Шәйхулов төрки-татар мәгърифәтчелек хәрәкәтен Исмәгыйль Гаспралы һәм җәдитчелек мисалыңда яктырта. Мирфатыйх Зәкиев язмасында Казан төрки лингвистик мәктәбенең оешуы, үсеше хакында сүз бара. Хатыйп Миннегуловнын «О письменной культуре городов Поволжья в период Золотой Орды» дип исемләнгән мәкаләсендә куелган проблема тарихи, мәдәни, рухи яссылыкларда карала.

Төрки альманахның (Алматы, 836 б.) 2013 елгы саны күләм ягыннан гына түгел, ә төзелеш, эчтәлек җәһәтеннән дә тулылана, камилләшә төшкән. Ул хәзерге төрки мәмләкәтләр һәм кавемнәр арасындагы интеграция, үзара аралашу, хезмәттәшлек кебек мәсьәләләрне яктырту белән башлана. Алга таба төркиләрнең гыйлем-мәгърифәте, теле, әдәбияты, эпиграфикасы турыңдагы материаллар килә. Болар арасында Казан галимнәре Хатыйп Миннегуловның «Татар китабы тарихыннан», Дания Заһидуллинаның «Неклассический тип культуры» в татарской литературе: теоретические вопросы» исемле язмалары да бар.

Мәскәү галимнәре А.Васильев, А.Карамасов мәкаләсендә 1926 елда Бакуда узган Беренче Бөтенсоюз тюркологлар съезды архив материалларына нигезләнеп яктыртыла, аның үзенчәлекләре, тарихи роле күрсәтелә. (Шунысын да искәртик: алдагы елларда, бәлкем, 2014 елның көзендә, Астанада Бөтендөнья тюркологлары корылтаен уздыру хакында да сүз алып бара). Еркин Аугалинен (Пекин) «Кытай тюркологиясе: үткәне һәм бүгенгесе» дигән язмасы урын алган.

Мифлар теләсә нинди кавемнең, шул исәптән төркиләрнең дә рухи тормышында зур роль уйный. Бу хакыйкатьне күздә тотып, җыентыкның быелгы санында мифологиягә зур урын бирелгән. Берничә мәкаләдә аерым-аерым казакъ, төрек, кыргыз, үзбәк, хакас, дагыстан мифлары карала, тәңречелек хакында да кызыклы фикерләр әйтелә. Берничә төрки кавемнең мифларыннан үрнәкләр дә бирелгән. Хәзерге рухи-мәдәни яшәешебезне музейлардан башка күз алдына китереп булмый. Алар — үткәнебезне, бүгенгебезне, табигатьне, тирә-юньне күрмә (визуаль), күрсәтмә рәвештә, үтемле итеп җиткерүче чара. Әгәр дә альманахның 2012 елгы санында музей тематикасына аз гына урын бирелсә, 2013 елгы җыентыкта исә музейлар мәсьәләсе 15 мәкаләне үз эченә алган махсус рубрикада карала. Альманахның бу кисәге гаҗәеп төрле, матур, мәгънәле, төсле рәсем-иллюстрацияләр белән бизәлгән. Аларга карап төрки кавемнәрнең тарихын, көнкүрешен, үсеш-тәрәккыят дәрәҗәсен, сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен шактый тулы күзалларга мөмкин. Язмаларда төрки җөмһүриятләрдәге күп кенә музейларның хәзинәләре, эшчәнлеге яктыртыла, рәсем сәнгате, зәркәнчелек (ювелирлык), архитектура, этнография хакында мөһим фикерләр әйтелә, кызыклы факт-мәгьлүматлар китерелә. Гөлчәчәк Нәҗипова язмасында Татарстан Милли музееның тарихы, төзелеше, эшчәнлеге турында сүз бара. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Светлана Суслованың «Татарский костюм в музейных собраниях России и Украины» дип аталган мәкаләсе укучыларга халкыбызның кием-салымы хакында күрсәтмәле рәвештә бик күп төрле мәгълүматлар бирә. Төркиләрнең күпгасырлык тарихы, яшәеше, көнкүреше ат белән тыгыз бәйле. «Ир-ат» дип әйтү үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Альманахның «Төркиләрнең җылкы (елкы, ат) мәдәнияте» дип исемләнгән кисәгендә сүз төркиләрдә ат культы, аның төрләре, тормыштагы роле, мифологиядә, фольклорда, әдәбиятта, сәнгатьтә чагылышы тикшерелә, ат белән бәйләнешле йолалар яктыртыла. Кызганыч ки, татар фәнендә ат тематикасы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Югыйсә бит безнең фольклорда, язма әдәбиятта, аерым әдипләр иҗатында ат мотивы, ат образы зур урынны били, төрле идея-эстетик вазифа үти.

2013 елгы альманахта төрки дөньяның күренекле шәхесләре хакында юбилей уңае белән язмалар бирү дәвам иттерелә. Болар арасында Бәкер Чубанзадә (тууына 120 ел), Магҗан Җумабаев (120 ел), милләттәшебез Әкъдәс Нигъмәт Курат (110 ел), Мирфатыйх Зәкиев (85 яшь), Гайсә Хөсәенов (85 яшь) һәм безгә билгеле булган кайбер башка затлар бар.

Альманахның соңгы рубрикасында Алтайга, Кытайга (нигездә, Уйгырстан вилаятенә), Кыргызстанга оештырылган палеографик, этнографик, археографик экспедицияләрнең материаллары урнаштырылган. Шушында ук сары уйгырларның авыз әдәбиятыннан аерым үрнәкләр дә укучыларга тәкъдим ителгән.

Һәр ике альманахтагы язмалар 6 телдә (казакъ, азәрбайҗан, төрек, кыргыз, урыс, инглиз) телләрендә бирелгән. Шунысын да искәртик: казакъның дистәләгән галиме үз язмаларын инглиз телендә тәкъдим иткән. Антология дип күпчелек очракта төрле авторларның әсәрләрен туплаган җыентыкка әйтәләр. Төрки академия әзерләп чыгарган 2012 елгы басма (Астана, 568 б.), нигездә, антологиянең без күнеккән мәгънәсенә туры килә. Ул төрки дөньяда VIII гасырдан алып XX йөзнең 30-40 елларына кадәр иҗат ителгән күренекле ядкарьләрне үз эченә ала. Күпчелеге шигъри, чәчмә әсәрләр. Фәнни-публицистик язмалар, фольклор үрнәкләре дә бар. Кагыйдә буларак, Борынгы һәм Урга гасыр язма истәлекләренең оригиналдагы, ягъни рун, уйгур, гарәп язуындагы күчермәләре дә өлешчә бирелә. Әүвәл һәрбер истәлек, автор, нигездә, казакъча язылган 1-2 битлек белешмә белән тәэмин ителгән. Әдәби текстлар латинча транскрипциясендә һәм янәшәдә кирилл хәрефләре белән бирелә. Авыррак әсәрләрнең, бигрәк тә борынгырак дәвергә караганнарның хәзерге казакъ теленә тәрҗемәләре дә бар. Китап Шакир Ибраев тарафвшнан казакъ һәм инглиз телләрендә язылган гомуми кереш сүз («Алга сүз») белән башлана.

Антологиянең беренче бүлеге (дөресрәге, рубрикасы, кисәге) VIII гасырга мөнәсәбәтле Күлтәгин, Таникук, Билгә каган каберташ язмаларвш, ягъни борвшга төрки рун истәлекләрен үз эченә ала. Алга таба «Төрки дастаннары» дип исемләнгән бүлек килә. Биредә «Коркыт Ата китабы»ннан, «Угызнамә»дән, кыргыз халык эпосв! «Манас»тан үрнәкләр бирелә. «Урта гасыр» дип аталган бүлек Әл-Фәрәбинең (870-950) - аны еш кына «Шәрык Аристусы» (Аристотеле) дип тә йөртәләр — «Дәүләт хаквтдагы рисаләсе» белән ачыла. Алдагы битләрдә Мәхмүд Кашгарыйнын «Диване лөгатет-төрк» китабвшдагы (1072-1074) шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр һәм атлас (карта) урнаштырылган. Төрки шигъриятенең «Шаһ китабы» — Йосыф Баласагунлынын «Котадгу билик» әсәре дә (1069) антологиядә үзенә лаеклы урынны алган. Җыентыкны Әхмәд Йүгнәкинең (XII) «Һибәтел-хакаик» дастаны һәм мәшһүр Әхмәд Ясәвинең (1166 елда үлә) «Диване хикмәте»ндәге шигырьләр дә бизәп тора. Янәшәдә үк Низаминың (1141-1209) «Җиде гүзәл» дастаныннан өзекләр урнаштырылган. Әмма, ни сәбәптәндер, бу шагыйрьнең фарсыча язуы искәртелмәгөн. Төп текст азәрбайҗанча һәм казакъчага тәрҗемәдә бирелгән. Алга таба Алтын Урдада яшәгән һәм иҗат иткән Рабгузи, Харәзми, Мәхмүд... әс-Сараи, Котб, Сәйф Сарай әсәрләре тәкъдим ителгән. Әмма алар хакындагы белешмәләрдә бәхәсле яклар, төгәлсезлекләр дә җибәрелгән. Әдипләрнең урнаштырылышында хронологик принцип сакланмаган. Сәйф Сарай 1391 елда үлгән дип күрсәтелгән (323-326 б.). Югыйсә, әле бу шагыйрь 1393-1394 елларда үзенең «Сөһәйл вә Телдерсен» дастанын иҗат итә. Фәндә аның үлеме 1396 елда дип карала. Котбны Харәземгә нисбәт итүдә бик бәхәсле. «Нәһҗел-фәрадис» (1358) авторының исемен дә Мәхмүд... әс-Сараи әл-Болгари дип бирү дөресрәк булыр иде. Кыскасы, Алтын Урда чоры әдипләре хакындагы белешмәләрдә кайбер искергән карашлар бәян ителә, соңгы чор гыйльми казанышлары тиешенчә исәпкә алынмый.

«Урта гасыр» төрки әдәбияты кысаларында «Каҗы Бекташ Вәлинең «Макалат»ыннан өзекләр тәкъдим ителгән. 1303 елда Сарай шәһәрендә төзелгән «Кодекс куманикус» сүзлегеннән китерелгән табышмаклар, шигъри текстлар да уңай тәэсир калдыра.

Галишер Нәваиның (1441—1501) «Искәндәр дивар»ыннан өзекләр, Физулиның (1494-1556) газәлләре һәм «Ләйлә вә Мәҗнүн»еннән үрнәкләр, Заһиреддин Бабурның (1483-1530) «Бабурнамә»се антологияне бизәп тора. «Урта гасыр» бүлегенең ахырында Кадыйргали Җалаерлының (Кадыйр Галибәк) «Җәмигъ эт-тәварих» (1602) язмасыннан өзекләр китерелә. Әмма автор хакындагы белешмә шактый искергән. Әсәрне «казакъ телендә» язылган дип әйтү дә бәхәсле (394 б.). Касыйм ханлыгында иҗат ителгән бу әсәр чынлыкта иске татар телендә.

2012 елгы антологиянең XVIII — XX гасыр башын үз эченә алган соңгы бүлеге (рубрикасы) «Яңа дәвер» («Мойегп Репой») дип исемләнгән. Анда Мәхтүмколый (XVIII), Молланепес (1810-1861), Акмулла (1831-1895), Абай (1845-1904), Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914), Фитрәт (1885-1938), Зыя Гөкалып (1876-1924), Хөсәен Җәвид (1882-1941), Токтагул Сатылганов (1864-1933), Магҗан Жумабаев (1893-1938), Тукай (1886—1913) кебек төрекмән, казакъ, үзбәк, кыргыз һәм кайбер башка халык шагыйрьләренең классик әсәрләре урнаштырылган. Тукай язмаларын җыентык өчен без фәкыйрегез хәзерләде. 16 шигырь арасында «Туган тел», «Пар ат», «Шүрәле» әсәрләре дә урын алган. Соңгы бүлеккә карата бер-ике тәнкыйть фикерем дә бар. Исмәгыйль Гаспралы - төрки дөньяның мәшһүр заты. Әмма аның Кырым татары булуы телгә алынмаган. Г.Хөсәенов хезмәтенә таянып язылган Акмулла турындагы белешмәдә (426—427 б.) бу затның «башкорт шагыйре» булуы гына искәртелә. Хакыйкатьтә ул өч халыкның — татар, башкорт һәм казакъның уртак шагыйре.

2012 елгы антология, гәрчә аерым бәхәсле яклары, кимчелекләре булса да, гомумән уңай тәэсир калдыра. Бирегә тупланган әсәрләр «төрки дөньясы» әдәбиятының байлыгын, төрлелеген, озын тарихлы булуын янә бер мәртәбә раслап тора. Мәгълүм ки, төрки-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны - Урта гасырның күренекле ядкаре. Ул, ни сәбәптәндер (бәлкем, очраклы рәвештә) антологиядән читтә калган.

«Төрки тәрбия» («Түрки тәрбие» -ТигЫс ирЬпп§ш§ ) дип исемләнгән 2013 елгы антология (Алматы, 1004 б.) — Төрки академия әзерләп чыгарган китапларның иң күләмлесе (5 кг тирәсе) һәм саллысы. Ул, гомумән, төзелеш-структурасы һәм эчтәлеге белән, мөгаен, уникаль күренештер. Бу аңлашыла да, чөнки ул элек тә, бүген дә бик әһәмиятле булган тәрбия, аеруча милли, төркилек мәсьәләләренә багышланган. Бу антологиягә бәйле проектны гамәлгә ашырып, татарга мөнәсәбәтле материаллар (алар 600 биттән артып китте) минем тарафтан тупланды, сайланды һәм тәртипкә салынды. Аларга кереш рәвешендә язылган мәкалә «Әби-бабаларыбызның гыйбрәтле сабаклары» исеме астында «Чын мирас» журналының 2013 елгы 8 нче санында басылып чыкты. Шунысын да әйтим: бу проект буенча эшләү миңа күп нәрсә бирде. Баксаң, татарның теге яки бу дәрәҗәдә үзенә хас булган тәрбия элементлары, чаралары шактый икән. Аларны бары куллана белергә генә кирәк. Шулай ук татарда башка төрки кавемнәргә якын, кайберләре хәтта уртак материаллар да бар. Аерым әкият-дастаннар, мисал өчен, «Нәүрүз» бәйрәмнәре, «Яр-яр» җырлары һ. б. - әнә шундыйлардан.

Бу антология - чын мәгънәсендә төрки галимнәрнең үзара хезмәттәшлек кылып эшләү нәтиҗәсе. Мәсәлән, аны төзүдә Азәрбайҗаннан А.Гулиев, Казакъстаннан К.Кадашева, Төркиядән М.Екиҗи, Кыргызстаннан С.Кайыпов, Үзбәкстаннан Җ.Эшонкул һәм башка галимнәр катнашты. Гаять күләмле материалларны сайлауда-эшкәртүдә, системалаштыруда, транскрипцияләүдә, тәрҗемә итүдә Төрки академия хезмәткәрләре фидакарьләрчә эшләде.

«Төрки тәрбия» исемендәге бу антология нәрсәдән гыйбарәт соң? Аның төп өлеше тәрбия процессының һәм гомумән инсан яшәешенең үзәк мәсьәләләрен үз эченә алган берничә зур бүлектән (рубрикадан) гыйбарәт: 1. Бишек тәрбиясе; 2. Гадәт-йолалар; 3. Әхлак тәрбиясе; 4, Патриотик, ирлек тәрбиясе; 5. Хезмәт тәрбиясе; 6. Акыл тәрбиясе; 7. Дини тәрбия; 8. Эстетик тәрбия. 9. Матурлыкка, зифалыкка күнектерү аша тәрбияләү. 10. Физик һәм экологик тәрбия һ. б. Бу төр мәсьәләләр үз эчендә тагын да кечерәк өлешләргә аерыла. Төрки академия төзегән бу план-проспектны андагы тәрбия пунктларына туры китереп материаллар белән тәэмин итү бурычы куелды. Алар халык иҗатыннан, мифологиядән, матур әдәбияттан, тарихи, педагогик, дини, әхлакый китаплардан, мәдәниятнең төрле тармакларыннан тупланды. Алынган текст-мәгьлүматларның чыганаклары антология ахырында һәр кавемнеке аерым-аерым күрсәтелде.

Антологиядә 6 төрки кавем алынган: азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, татар, төрек, үзбәк. Бу халыкларга мөнәсәбәтле текстлар оригиналдагыча бирелде, ягъни кыргызныкы кыргызча, татарныкы татарча, казакъныкы казакъча. Бу кавемнәр хәзер кирилл язуын куллана. Шуңа күрә алардан алынган әсәрләр янәшәдә латин графикасында да бирелә. Ә инде хәзер латин хәрефләрен кулланучы төрек, азәрбайҗан, үзбәк текстлары шул килеш кенә калдырылган. Китапка гомуми кереш, тәрбия төрләре алдыннан бирелгән мәкаләләр казакъча һәм инглизчә бирелә. Күренекле шәхесләр турындагы белешмәләр әүвәл милли телдә (казакъныкы казакъча...), аннан инглизчә языла. Ә инде 6 төрки кавемнең тәрбияви материалларына күзәтү, анализ ясаган мәкаләләр оригиналдагыча бирелә (төрекнеке төрекчә, үзбәкнеке үзбәкчә...). Шунысы мөһим: китап һәм бүлек башларындагы мәкаләләрдә чагыштырма тикшерүнең дә матур үрнәкләре бар.

Әйткәнебезчә, Нәүрүз күпчелек төркиләр өчен хас. Аның йолалары, бу бәйрәмдә әйтелә торган сүзләр тәрбиянең башка төрләре белән табигый керешеп китә. Шулай да Нәүрүз аерып, махсус рубрика астында бирелә, алты төрки кавемнән дә аның үрнәкләре тәкъдим ителә. Татар өлеше дә шактый бай: Нәүрүз, анда әйтелә торган теләкләр, «Нәүрүз мөбарәкбад» такмаклары урнаштырылган. Татарларда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләрен яктырткан мәкалә дә бирелгән.

Китапта төркиләрнең тотемнары (бүре, бөркет, ташбака...) хакында да кечерәк бүлекчә бар.

Антологиянең өчтән бер өлешен диярлек төркиләр тарихында мөһим роль уйнаган шәхесләр, аларның тәрбияви характердагы фикерләре, язмалары алып тора. Бу төр исемлек антик дәвер чыганакларында еш телгә алынган Томирис - Түмар-Ханша (яңа эрага кадәр 570—520 еллар) белән башланып китә, аңа мөнәсәбәтле берничә легенда-риваять китерелә. Алга таба Күлтәгин (684-731), Коркыт (ҮП1-1Х), Әл-Фәрәби (870—950), Әхмәд Ясәви (1093—1166) турында белешмәләр, аларның иҗатларыннан үрнәкләр тәкъдим ителә. Аннан соң шул рәвешчә Низами, Йуныс Әмрә, Нәваи, Абай һәм башкалар урнаштырылган. Болар арасында Магҗан Җумабаев, Мохтар Ауэзов, Чыңгыз Айтматов кебек яңа дәвер әдипләре һәм аларнын тәрбия турындагы кызыклы язмалары да бар. Татар әдәбиятыннан М.Гафури (10 шигыре: «Ана», «Нәсихәт», «Татар җегетенә», «Кошларга»...), Г.Тукай (20 шигырь: «Су анасы», «Пар ат», «Туган җиремә», «Китмибез», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Ата илә бала», «Театр» һ. б.), Г.Ибраһимов («Алмачуар») укучыларга тәкъдим ителә. Антологиянең татар халкы тәрбиясенә караган өлеше шактый бай. Текстлар 46 исемдәге китаптан сайлап алынды. Фольклор җыентыкларыннан тыш, алар арасында гыйльми, әдәби, тарихи китаплар, элеккеге һәм хәзерге чор авторларының да әсәрләре бар. Күп кенә мисаллар Г.Тукай, М.Гафури, К.Насыйри, Р.Фәхреддин, Утыз Имәни, Мөхәммәдьяр, С.Сарай әсәрләреннән алынды. Бала тәрбияләү өлешендә Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясе тәкъдим ителде. «Идегәй», «Чура батыр», «Камыр батыр» һәм башка билгеле әсәрләрдән дә өзекләр урнаштырылды. Антологиядә халкыбызның күп кенә мәкаль-әйтемнәре, җырлары, бәетләре, милли уеннары да бирелде. Шунысы гыйбрәтле: антологияне төзүчеләр һәр алты халыкка да мөмкин кадәр тигез урын бирергә омтылган. Бу - бик тә әйбәт, гадел күренеш. Китапта күренекле шәхесләрнең рәсемнәре, аерым әсәрләргә, темаларга мөнәсәбәтле иллюстрацияләр дә шактый. Бизәлеш, полиграфик як искиткеч камил.

2013 елгы антологиягә карата бер теләгем бар. Әйткәнебезчә, җыентыкта шактый гына җыр текстлары очрый. Әгәр дә һәр халыкның бер-ике җыры (мәсәлән, татарның «Туган тел»е, «Карурман»ы) ноталар белән бирелгән булса, нур өстенә нур гына өстәлер иде. Шунысын да искә төшерик: бу альманах төрки дәүләт җитәкчеләренең Азәрбайҗанда уздырылган Саммитыңда (16.08.2013) югары бәягә лаек булды.

***

Үзенең этник тамырлары белән борынгы һун, скиф-сармат, татар һәм кайбер башка кавемнәргә тоташкан төркиләр, гәрчә аларны төрлечә түбәнсетергә, мыскылларга тырышсалар да, чынлыкта данлы һәм драматик, вакыты белән фаҗигале дә юл үткән, гаҗәеп бай матди һәм рухи хәзинә тудырып, үзенең барлыгын, телен, моңын саклап бүгенге көнгә килеп җиткән. Төрки дөнья тарихын, мәдәни байлыкларын гыйльми нигездә өйрәнү, бүгенге буынга җиткерү, әби-бабаларыбызның гасырлар буена туплаган тормыш тәҗрибәсен көндәлек гамәлгә кертү - мөһим бурычларның берсе. Астанадагы Төрки академия тарафыннан чыгарылган китаплар шул бурычларны гамәлгә ашыруда матур башлангыч. Алар төрки кавемнәр арасындагы багланышларны көчәйтүдә, төрки дөньяны җиһан халкына танытуда гаять әһәмиятле. Бу басмалар белән танышу, алардагы фикер-күзәтүләрне, байлыкны үзебезнең күңел хәзинәсенә әйләндерү безнең фәнебезне күтәрүгә, миллилекне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.
Казан утлары № 12, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018