Бүген Әдипләр: Гөлназ ХАРИСОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлназ ХАРИСОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Гөлназ ХАРИСОВА
Харисова Гөлназ 1976 елда Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Яке авылында туа. 1 нче номерлы Казан педагогика көллиятен тәмамлый. Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе бүлегендә, аспирантурада укый. Хәзер ул Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында өлкән укытучы.

Үткәннәргә илтифат

(Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)

Күренекле татар язучысы Эдуард Салихҗан улы Касыймов — әдәбият үсешенә үзеннән зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. Ул 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободской районы Нократ авылында туа. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын Азнакай эшчеләр поселогында укытучы буларак башлый. 1957 елда Татарстан радиокомитетының Кукмара зонасында хәбәрче булып эшли. Шул елның җәендә Казанга килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы аспирантурага керә, «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дигән тема өстендә эшли башлый һәм аны 1966 елда уңышлы яклый. 1962 елда Алабуга шәһәренә күчеп китә. 1965— 67 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты курсын укыта. 1972 елда, автогигант төзелеше башлангач, Чаллыга күчеп килә, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1980 елда, Чаллыда Татарстан Язучылар берлеге бүлеге ачылгач, аның җаваплы секретаре булып эшли.
Татар әдәбияты үсешенә керткән хезмәтләре өчен 1980 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. 1964 елдан Язучылар союзы әгъзасы. 1986 елда вафат була.


Татар әдәбияты XX гасырның 60—80 нче елларында чынбарлыкның төрле якларын, төрле катлаулы вакыйгаларны кыюрак һәм тирәнрәк сурәтли башлый. И.Газинең «Гади кешеләр», Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Г.Ахуновның «Хәзинә» романнары укучы алдында яңа иҗтимагый-әхлакый проблемалар күтәрәләр, аны эшчеләр темасының уртасына алып керәләр. Шулар янына Э.Касыймовның «Томан аша» (1968) һәм «һаваларда тургай» (1973) романнары да өстәлә. Соңрак язучы бу ике әсәрне «Чулман — оныклар дәрьясы» исемендәге бер роман итеп берләштерә. Яңа редакциясе 1976 елда Мәскәүдә Ольга Саракташ һәм Георгий Свиридов тәрҗемәсендә басылып чыга.

Илебездәге иң карт химия заводларының берсе булып исәпләнгән Бондюг (хәзерге Менделеевск) заводы моңа кадәр дә язучыларның игътибарын үзенә тарткан. Әйтик, Ш.Камал, шул заводта булып, эшчеләр тормышын өйрәнеп, 1932 елда «Таулар» драмасын язган. 1960 елларда бөтенләй яңа тарихи шартларда үзенең 100 еллык юбилеена хәзерләнгән Бондюг заводы эшчеләренең тормышы белән Э.Касыймов кызыксынып китә.

Романда бай тарихы булган химия заводы коллективының яңа шартлардагы «сулышы», өлкәннәрнең һәм яшьләрнең заводны яшәтү һәм яшәртү өчен көрәшләре, оныкларның ата-бабаларыннан алган эстафетаны ничек дәвам итүләре сурәтләнә. Яшьләрнең тарих белән кызыксынулары аерым бер сюжет сызыгын тәшкил итә. Әлбәттә, соңгы елларда мәгълүм булганча, бу үткәндә уңай яклар гына түгел, трагик хәлләр дә күп күзәтелә. Тик Э.Касыймов әсәрне «тудырган» елларда бу турыда язу мөмкин түгел иде әле.

«Томан аша» — публицистик-документаль роман. Э.Касыймов, гомумән, тормышта булган, чынбарлыкта урын алган хәлләрне-күренешләрне үзәккә алып язарга ярата. «Кояш көн дә чыга», «Гомер ике килми» шикелле әсәрләре дә шул алым белән иҗат ителгәннәр.

Бу романында да язучы үз стиленә тугрылыклы булып кала, тормышның үзендә булган вакыйгаларны, реаль геройларны, урыны белән исем-фамилияләрен дә үзгәртмичә алып, сәнгать чаралары белән баета, тулыландыра.

1960—80 елларда илдә, халкыбыз тормышында барган үзгәреш, яңа процесс һәм күренешләр язучыларның да игътибарын җәлеп итәләр. Бу хәл, икенче яктан, әдәбиятыбызның заман сулышы белән бәйләнеше ныгый төшүе турында да сөйли. Күп кенә әсәрләр әдипләрнең чынбарлыкка актив мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Мәсәлән, нефтьчеләр арасында яшәп, Г.Ахунов «Хәзинә», Ш.Бикчурин «Каты токым» романын, Р.Төхвәтуллин «Агымсу» повестен яза. Озак еллар Зәй ГРЭСын төзүчеләр белән аралашып яшәү С.Рафиковка «Тын елга буенда» романын язарга материал бирә. Казан ветеринария институтында озак еллар укыту А.Расихның «Ике буйдак» романы тууга сәбәпче була. Менделеевск химия заводы кешеләре белән якыннан танышу нәтиҗәсендә Э.Касыймовның «Томан аша» һәм «Һаваларда тургай» романнары туа.

Истә калырлык тарихи вакыйгалары, тынгысыз характерлары белән бөтен ил күләмендә яңгыраш тапкан бу әсәр эшчеләр сыйныфы тормышына багышланган әсәрләр конкурсында Язучылар берлегенең бүләгенә лаек була. Әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр үзләренең уңганлыклары, киң колачлы фантазияләре белән яшьнәп яшәүче кайнар йөрәкле яшьләр хәрәкәт итә.

..........................................

Э.Касыймовның "Һаваларда тургай" һәм "Томан аша" романнарында төп герой дип әйтерлек персонаж юк. Шулай да әркайсы үзенчәлекле шәхес.

............................................

«Безнең лаборатория ул... заводның йөрәге дә, мие дә, ягъни аның перспективасын билгеләүче фән үзәге... Димәк, мин нәкъ менә үз урыныма төшеп утырганмын», — ди Госман Зыяга җавабында.2 Ул үзәк лабораториянең яңа бинасын өлгертү артыннан йөри, үзенең төп максаты итеп бердәм, нык коллектив туплауны куйган.

Ә Зыя исә — Госманның киресе, ул бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, үз җаен гына җайлап яшәүче. Аның карашынча, Госман — «пешмәгән» кеше. «Ай, пешмәгән бәрәңге дә инде син, кияү... Әнә кайларга чакыралар икән, ә син? һаман шулай күләгәдә посып калырсыңмы? Кандидат башың белән, ә? Кайда күргәнең бар синең завод лабораториясендә фән кандидаты утырганын? Тавык көләрлек хәл... Агач та әнә, корымаган булса, яктыга, гел кояш җылысына үрмәли...»

Зыя фикеренчә, кечкенә заводларда фән туа да, үсә дә алмый. Аның өчен зур, гигант төзелешләр, киң атмосфера кирәк, дип саный ул. Фәннең нәкъ менә шул кечкенә заводларда тууын Зыя күз алдына да китерә алмый. Атаклы химик Менделеев та 1893 елда әлеге заводта эшләгән, ул монда пирокколодийны3 ачкан, производствога да нәкъ менә шушында керткән. Госман инициативасы белән, Менделеев истәлегенә багышлап, заводның 100 еллыгына музей ачарга да йөриләр. Ленинградта яшәүче атаклы химия галиме, проектның төп инженеры Я.Л.Фивейский Госманга аталарча акыллы киңәш бирә: «...төптән уйлап эш ит әле, Менделеевтан үрнәк ал, ул әллә кайдагы фән үзәкләрен эзләп йөрмәгән», — ди.

Госман Әхмеров характеры даими үсеш процессында ачыла бара. Менделеев нигез салган химия фәнен үстерү өлкәсендә атаклы татар галимнәре Гыйлем Камай (химия фәне өлкәсендә татарлардан беренче профессор), Нур Сафиуллин-нарның (техник органик булмаган матдәләрне табу буенча беренче фән докторы) эшен дәвам итәрдәй татар галиме итеп бирелә. Дилогия ахырында Госман Әхмеров ил күләмендә атаклы химия заводында директорлыкка иң кулай кандидат дип табыла, һәрхәлдә, укучы шулай аңлый. Госман үз кул астында эшләгән кешеләргә дә үрнәк күрсәтә, яшьләрне фәнни эшкә тарта. Рива Галиева — нефть промыселларында «кара алтын»га ияреп чыккан җир асты эремәләрен өйрәнү буенча кандидатлык диссертациясе, ә Зөлфә шул ук тема буенча диплом эше якларга әзерләнәләр.

Госманнарның эшен дәвам итәрдәй өметле яшьләр үсеп килә: Марс, Фәрит Шәйморатов, Рәшит Сәлмәновлар, фән-техника белән «җенләнеп», завод лабораториясендә куна-төнә яталар. Госман җитәкчелегендә фәндә беренче булып башта — кислотаның анализ өчен чиста маркасын, соңрак химик чиста маркасын алуга ирешәләр. Ә бу исә завод казнасына бик зур табыш китерә.

Госман җир астында файдасыз яткан тоз эремәләрен кулланышка кертү проблемасын тикшерүче илебезнең башка гигант химия заводлары белән дә элемтәләр урнаштыра. Бакуга, Кырымның Си-ваш ярларына, Бөгелмәгә, әлеге юнәлеш буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнү өчен, яшьләрне җибәрә. Үзе дә Мәскәү, Ленинград шәһәрләрендә үткәрелгән илкүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә актуаль мәсьәләләр күтәреп, киң җәмәгатьчелектә яклау таба.

Соңгы еллар прозасында хәзерге фән, техника һәм мәдәниятнең төрле-төрле өлкәләрендә уңышлы эшләп килүче күп санлы милли интеллигенциябез тормышына игътибар көчәйде. Язучылар еш кына зыялы герой, белемле кеше образына мөрәҗәгать итәләр. Бу исә хикәяләү рамкаларын дөнья әдәбияты әсәрләре белән күп санлы ассоциацияләр хисабына киңәйтергә мөмкинлек бирә. Герой-интеллектуал художникка үзенең фәлсәфи фикерен җиткерергә, җәмгыять һәм заманның кеше концепцияләренә карата үз карашын белдерергә ярдәм итә.

Госман Әхмеров — Э.Касыймов иҗат иткән галим образларының лаеклы дәвамы ул. «Сорбонна профессоры һәм без» повестендагы профессор Одинцовтан аермалы буларак, Госман Әхмеров коры фән дөньясына гына чумып утырмый, ә бәлки аны җитештерү өлкәсе белән тыгыз бәйләнештә, берсен-берсенә бәйләп алып бара. Аның фикеренчә, фәнни ачышлар бары тик производствода гына ясалып, шунда иң беренче сынау үтәргә тиеш. Билгеле, бу очракта, әлеге ике галимне бер-берсе белән чагыштырганда, һәр икесенең дә өйрәнү объектлары характерлары белән төрле булуын истә тотарга кирәк. Әгәр Одинцов тарих фәне, бигрәк тә Россиянең культура тарихы белән кызыксынса, Госман Әхмеров химия фәнендә шактый билгеле ачышлар ясый. Э.Касыймов үзе дә фән кешесе — галим булганлыктан, әсәрләренә дә шундыирак геройлар алып килә.

Язучы, Госман Әхмеров характерын төрле конфликтлы ситуацияләргә куеп, тормыш позициясенең ныклыгын сыный. Заводның генераль директоры Марк Льво-вич Левинның баш инженер Мороз белән ачыктан-ачык булмаган бәрелешләрендә һәр ике якның да хакимлек итү ысуллары аңлашыла. Марк Львовичның идарә итү ысулы социалистик реализм кысаларына туры килә: көн аралаш радио аша «дис-петчерскийлар», берничә сәгатькә сузылган җыелышлар үткәрү, дөреслекне яклап каршы чыкканнарны келәмгә бастырып «мунча кертү» гадәти күренешләргә әверелә. Баш бухгалтер Курочкинның район газетасында «Миллионнар оча һавага» дигән мәкаләсендә завод җитәкчелегенең табышны теләсә ничек әрәм итүләре, шул исәптән партком секретаре Вавиловның да, хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен якламыйча, җитәкчелекнең кул астында йөрүе кискен тәнкыйтьләнә. Әлеге вакыйгадан соң Марк Львович ашыгыч чаралар күрү хәстәренә керешә: завод җирлегендә демократиянең баш калкытуын сизеп, партком утырышында Курочкинны «пешерергә» әмер бирә. Директорның радио аша бер-ике сәгатькә сузылган «диспетчерский»ларыннан тәмам туйган халыкның зарын Яким Дудкин «Чаян» журналында басылып чыккан фельетон аша ирештерә. Анысында исә директор, эчтән бик кызса да, тышка чыгарырга теләми, тагын да хәйләкәррәк ысул уйлап таба: Яким Дудкинны заводта Менделеевка багышлап ачылачак музейның мөдире итеп куя, «әгәр бик талантлы булсаң, егет, әнә шунда үзеңнең осталыгыңны күрсәт», янәсе.

Марк Львович, баштарак директорлык эшенә зур инициатива белән тотынса да, тора-бара сүлпәнләнә, эшенә салкын карый башлый. Дилогия ахырына әлеге геройның характеры үз мәнфәгатьләренә өстенлек бирүче җитәкче буларак үстерелә. Соңыннан Марк Львович, социалистик реализм әдәбиятына хас булганча, хаталарын аңлап, әлеге эшкә үзенең инде ярамаганлыгын сизә башлый, дилбегәне инициативалы яшьләр кулына тапшырырга вакыт җиткәнлегенә төшенә. «Үзеңнең җегәрсезлегеңне, сәләт-сезлегеңне тану, һай, җиңел түгел. Бик авыр! Ләкин замана графигында өстерәлеп барыргамы? 0, юк, мең кат юк! Синнән күп көчле-ләр, күп сәләтлеләр үсеп өлгерүен күрәләтә торып, андый җаваплы һәм олы урынны бушка җылытып утыруы үзе үк зур гөнаһ лабаса!.. Аңа да кулай эш тапмый калмаслар әле, ул да бирердәен биреп бетермәгән әле! Намусы аңа шулай ди... Бәлки, бу аз гына кыюлык, хәтта чак кына батырлык тадыр?»4 «Централизм» системасы белән бүгенге шартларда инде җитәкчелек итеп булмаслыгын яхшы аңлый ул. Ә Госман Әхмеров, Вероника Борисовналар — яңа буын кешеләре, аларга демократия кадерле.

Баш инженер Мороз характеры үзенең хәйләкәрлеге белән аерылып тора. Мороз Госманны үзенең укучысы, өйрәнчеге дип саный, аның фәнни ачышларында үзенең катнашы бик аз булса да, фамилиясен һәрвакыт соавторлыкка кертә. Илкүләм конференцияләргә нәкъ менә Әхмеровны чакыруларына да ачуы килә аның. Ничек кенә булса да, Госманның эшеннән кер эзли. һәм бик җайлы вакыйгалар табылып та тора. Чираттагы партком утырышында Госманны бик нык гаеплиләр: янәсе, ул, карчыклар җыеп, өенә Коръән укыткан, заводның иске приборларын туган авылындагы мәктәпкә биреп җибәргән... Совет чорында Алланы бар һәм бердәнбер дип тану, дин гыйлеме кискен тыелды. Аллаһы Тәгалә урынына кешеләр ил башындагы җитәкчеләрне күрделәр. Г.Ибраһимов әле XX йөз башында ук билгеләп үткәнчә, әдәбиятның төп принцибы идеялелек һәм сыйнфыйлык иде.5 Совет идеологиясенә каршы килгән гамәл кылу иң зур җинаять дип тамгаланып, күп кенә атаклы фән кешеләре, галимнәр, милләтебезнең асыл уллары юкка чыгарылды, аларга югарырак баскычларга ирешү юллары ябылды.

Э.Касыймовның әлеге романында Госман Әхмеров образы үсешендә югарыда әйтелгән каршылыклар очраса да, алар уңай хәл ителеп, характерның чыныгуына гына ярдәм итә.

Роман-дилогиянең исемендә дә тирән эчке мәгънә ята — «Чулман — оныклар дәрьясы». Тормыш дилбегәсе оныклар кулына күчә бара. Госман Әхмеров, инженер Рива, цех начальнигы, соңрак партком секретаре булып сайланган Вероника Борисовна Савченколар ул дилбегәне ныклап ук тоталар, ә Фуат, Марс, Зөлфә, Асияләр шушы юл башында торалар. Автор әсәрендә «Бик тиз үзгәреп торган бу заманда әлеге яшь буын эстафетаны ничек дәвам итәр? Заман йөген алар ничек күтәрер?» кебек әһәмиятле сораулар куя, шуңа җаваплар эзли.

Торгынлык елларында «халыклар дуслыгы» дигән төшенчәне берьяклы аңларга тырыштылар: азчылык милләтләрнең русча сөйләшүләрен, төрле милләт егет-кызларының уртак гаилә төзүләрен хуплау гадәти хәл булды. Әсәрнең герое Фуат та, үзенең булачак тормыш иптәше турында сүз киткәч: «Рус кызы булса да, татар кызы булса да барыбер, чын кеше генә булсын», — ди. Әнисе Рабига апа да, татар кызы Асиягә караганда, улына хатын итеп рус кызы Раяны алуга өстенлек бирә кебек. Шул ук вакытта автор Тиунов дигән рус карты образында чын интернационалистны да күрсәтә. Аның үз сүзләре белән әйткәндә, әти-әниләре саф руслар булсалар да, татар телен яхшы белгәннәр, ул үзе дә бу телдә теләсә кайсы татарны сатып җибәрә ала. «Монда гаҗәпләнерлек әйбер юк, бөтен гомереңне татар белән уздыр да татар телен белмә, имеш. Ни була бу?»

Әсәрдә мәхәббәт темасына да шактый зур урын бирелгән. Фуат белән Зөлфә арасындагы дуслык хисләре тора-бара көчле мәхәббәткә әверелә. Ләкин ул автор тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә мотивлаштырылмый. Юк кына сәбәпләр аркасында ике яшь йөрәкнең аралары суына. Художник Фуат һәм Зөлфә образларын характерлары белән җиңел акыллы, җилбәзәк итеп бирмәсә дә, алар, мәхәббәтләрен саклап калу өчен, артык көч куймыйлар. Зөлфәнең апасы Зөбәрҗәт тә ике арага керә, дип әйтергә тулы нигез бар, чөнки Фуат тормышының үткәндәге кара табы шактый күренекле кешеләр белән (Госман Әхмеров гаиләсе) аралашырга комачаулый, үзләренең дәрәҗәсенә «суга», дип саный апа кеше. Ләкин әдип Зөлфәне кеше сүзенә колак сала торган характер итеп түгел, ә бәлки үзсүзле, тәвәккәл, уйлаганын эшли торган кыз буларак сурәтли. Әгәр ул Фуатны чынлап торып яратса, аның нинди генә гаебен дә аклар, яшьлеге белән кылган хаталарын кичерер иде, егеткә авыр вакытта, башкаларга ияреп, ташлап китү ягын карамыйча, сөйгәненә таяныч, ышанычлы терәк булыр иде.

Зөлфә шактый күп егетләр белән очрашып йөрсә дә, берсе белән дә якынаеп китә алмый. Әсәр ахырында без аның Рәшит Сәлмәнов исемле бераз сәеррәк гадәтле, әмма бик акыллы, күндәм холыклы егет белән бергә калуын чамалыйбыз. Чөнки Зөлфә эпилогта Рәшит торган тулай торакка юл тота. Ләкин кыз егетне яратмый, ул аны бары ихтирам итә, дус күрә, киләчәктә, бәлки, яратырмын, дип уйлый. Әдип кызның икеләнүләрен, күңел кичерешләрен эчке монологлар аша укучыга оста итеп җиткерә алган. «Бәлки, тора-бара аның бу күркәм тойгысы яратуга да әверелеп китәр, шәт. Чәчәк атарга аның мәхәббәт бөресе бөтенләй үк көймәгәндер әле, бәлкем. Тик шунысы өркетә, Зөлфәнең кемнәндер ишеткәне бар: янәсе, чын-чынлап яратмыйча кияүгә чыксаң, иреңә кайчан да бер хыянәт итәсең, имеш... Зөлфә итмәскә тырышыр. Хәер, алдагысын каян беләсең...
Бер әйләнде, ике әйләнде. Тәрәзәсе яп-якты!
Яз исе борыннарны яра! Яз канны кыздыра! Яз башны әйләндерә!
Подъезд ишеге ачык.
Баскычтан атлады. Тукталды. Уйга калды. Ниндидер сихри көч аны һаман өскә таба тарта иде.
Түбәндә караңгы, югарыда якты...
«Бәхете булырмы икән? Әйтүе кыен...»
Янә менде. Янә тукталды...»

Зөлфә Рәшитне ярата, дип әйтә алмыйбыз, дидек. Тормышындагы иң хәлиткеч адымны да ул курка-курка, икеләнеп кенә атлый, чөнки Зөлфә чын күңеленнән, йөрәге аша үткәреп ярата белми, ул андый хистән мәхрүм. Бәлки, аның чын мәхәббәте әле килмәгәндер. Рәшитне ул акыллы, яхшы, тормыш көтәрдәй кеше булганы өчен генә үз итә, инде үзенә пар килердәй берәү дә калмагач, икеләнеп булса да, Рәшит бүлмәсенә юл тота. Ә аның тәрәзәсеннән яп-якты булып ут сирпелә. Димәк, язучы якты ут символы белән яшьләрнең киләчәге матур буласына, гомерләренең бәхетле үтәсенә ишарә ясый.

Ә Фуатка килсәк, ул да үзенең «яртысын» бик озак эзли. Аңа күз атучы кызлар бик күп була. Шуларның берсе — Асия исемлесе — бик чая, үткен, чибәр кыз. Ләкин Фуатның әнисе аны бик өнәп бетерми, чөнки Асия якты дөньяга никахсыз туган. Кызның әнисе ирләр белән дә чуалырга яраткан. Асиянең әтисе дигән кешенең башка гаиләсе була, ул шулар янына китә. Кыз үсеп, аякка басты дигәндә генә, әти дигән кеше кире кайта. Асия шунда укучы көтмәгән адым ясый: аны өйдән куып чыгара.

Татар халык мәкале: «Анасына карап — кызын, атасына карап улын сайла», — ди. Гомумән, язучы Э.Касыймов стиле халык авыз иҗаты әсәрләренә, мәкаль-әйтемнәргә бик бай. Үзеннән-үзе аңлашыла: фәнни эше аңа иҗатта да ярдәм итә, билгеле ки, әсәрләренең тел-сурәтләү чараларында да чагылыш тапмый калмый.

Фуатның әнисе әнә шуңа күрә баштарак килен итеп Асияне алдыртасы килми. Әни кешенең кылган гамәлләре дә бу очракта аңлашыла: кемнең җилбәзәк холыклы кешене улының киләчәге белән бәйләтәсе килсен. Әмма Асиянең үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре көтелгәннең киресен күрсәтә. Баштарак ул Фуатка «сыланырга әзер» кыз итеп сурәтләнсә дә, әсәр дәвамында укучының аңа карашы әкренләп үзгәрә, аның Фуатка булган хисләренең чынлыгына ышана. Әгәр әлеге ике кыз образын — Зөлфәне һәм Асияне чагыштырып карасак, беренчесенең үз мәхәббәте өчен көрәшмәвен, бераз һавалырак булуын, авырлыклар алдында куркып калуын, ә икенчесенең, ягъни Асиянең, намусына тап төшермичә, йөрәге аша үткәреп ярата белү хисенә ия булуын һәм аны саклау өчен бар көчен куюын күрәбез.

Мисал өчен, яшьләрнең паркта агачлар утырту күренешен алыйк. Завод халкы юбилей алдыннан өмәгә чыга. Асия Фуат янына — урманга — агач үсентелә-эе алган урынга китә, аны эзләп табып, бергә эшли башлыйлар. Соңыннан паркта кешеләр күзе бик төшми торган аулак урынга имән үсентесе утырталар. Имән образы — шулай ук символ, дип уйлыйбыз без. Чөнки элек-электән халык авыз иҗатында имән — тормышта ныклы таяныч булырдай ирләр белән, ә каен нәфис, йомшак табигатьле хатын-кызлар белән чагыштырып сурәтләнә. Бу очракта имән — нигезе нык гаилә, йорт символы ул. Ә йорт, гаилә — дәүләтебезнең киләчәге, үзенә бер кечкенә дәүләт. Нык нигезле кечкенә дәүләтләр күбрәк булган саен, илебезнең киләчәге дә өметле дигән сүз. Автор әсәр барышында куйган «Оныклар, оныклар... Чулман-дәрьябызның кадерен белерме инде алар?» дигән соравына имән образы аша — йорт символлары ярдәмендә җавабын да бирә — «Ник белмәсен, ди? Дөньяның тагы да шәбрәк тоткасы алар кулына күчә бит». «Нәрсә соң ул рухият тарихы? Ул — борынгы төрки бабаларыбызның дөньяга карашы, тормыш, яшәү фәлсәфәсе, әхлак кодексы, ышанулары, йолалары, мифлары, гомумән, Галәм-космос, Табигать белән багланыш тәгълиматы...

Ул халкыбызның күңеленә әрнүле күзәнәк — код булып кереп калган һәм укучының күз нурлары кунуга терелеп, уянып китә торган образ (...)» Без югарыда әйткән символ турында ул: «һәр йорт, өй-нигез — Тәңре дөньясының кечкенә моделе кебек», — дип яза.6

XX гасырның икенче яртысыннан алып дөньяда килеп туган социаль һәм психологик атмосфера кешелек җәмгыяте яшәешенең төрле дәрәҗәләрендә мәгълүм бер киеренкелек тудыра. Әлеге киеренкелек җәмгыяви һәм сәяси институтлар тарафыннан кешенең шәхес буларак бөтенлеген саклап калуга, үзбилгеләнешенә бик нык комачаулый. Гасырлар дәвамында сакланып килгән традицион әхлак шик астына алына, әхлакый кыйммәтләр үзләренең ныклыгын югалта, шул рәвешле кеше психологиясе әкренләп деформацияләнә башлый. Әдәбият, җәмгыять — кешелек дөньясы — галәм арасында килеп чыккан үзгәрешләрне, шулар тәэсирендә кешеләр кылган гамәлләрне күзәтеп, аларга җентекле анализ ясый; шәхеснең башка кешеләргә, яхшылык һәм явызлык, яшәеш һәм үлем, бәхет һәм бәхетсезлек кебек фәлсәфи төшенчәләргә карашын, гаиләдә һәм җәмгыяви аренада үзенең тоткан урынына, дингә, Ходай Тәгаләгә мөнәсәбәтен өйрәнә. Әдәбият фәненең төп өйрәнү предметы — кеше, шуңа күрә ул аны барлык аспектлардан торып тикшерә.

Әлеге яссылыктан чыгып караганда, Э.Касыймовның «Чулман — оныклар дәрьясы» дилогиясендә Мирыч образы уңышлы булыр иде. Мирыч (тулы исеме Рәкыйп Саматов) — бик булдыклы, эш рәтен белә торган, тәртипле, тырыш кеше. Әлеге заводка килеп эшли башлагач, Рабига исемле хатын (Фуатның әнисе) белән таныша һәм матур гына гаилә коралар. Бу дөньяда күпне күргән кеше буларак, аның бәхет турында фикерләре дә бик кызыклы. «Бәхет ул ике төрле була, ди: бәләкәй бәхет, олы бәхет... Бәләкәй бәхет кеше язмышында әллә ничә тапкыр килеп, әллә ничә тапкыр китеп тора ала, ди. Аның гомере дә, август төнендә атылган йолдызныкы кебек, кыска булыр* ди. Шуңа күрә күп тә ул, ди. Ә олы бәхет алай түгел. Монысы аның кеше язмышында бер генә очрар, бер генә килер, әмма бер килсә, мәңге китмәенчә, аның күгендә кояш шикелле мәңге җылы нурлар сибеп, яктыртып торыр, ди... Аның килүе дә кызыклы, ди, имеш... Олы бәхет ул син уйламаганда, син көтмәгәндә генә килеп чыгар да тыштан ишегеңне әкрен генә шакып: «Әй, син өйдәме, фәлән кем?» — дип кенә эндәшер, ди. Менә шунда инде капылт кына кузгалып, ишегеңне төбенә хәтле ачып җибәреп: «Әйдүк, әйдүк, түрдән уз, бу мин үзем булам!» — дип, аны кертеп җибәрергә тиешле син, ди. Бер кереп, түреңә менеп утырса, мәңге синдә торып калыр, ди. (...)»

Гете, үзенең «Фауст» әсәрендә һәр яктан камил дөнья тормышын тудырганда, аның мәңге яңарып торуын дәлилләп, бу очракта аерым кешенең нәрсәне дә булса үзгәртә алуына ышанмаган: «Минем уйлавымча, һәр кеше башта үзеннән башларга һәм иң элек шәхси бәхетен булдырырга тиеш, ахыр чиктә менә шуннан, берсүзсез, бөтенлекнең бәхете барлыкка килә. Әмма ләкин әлеге фикер миңа бөтенләй тормышчан булмаган һәм үтәлүе мөмкин түгел тәгълимат булып тоела. Әлеге өйрәтмә бөтен табигатькә, барлык тәҗрибәгә, алай гына да түгел, мең еллар буена дәвам иткән тормыш кануннарына каршы килә».7

Гетеның шәхси һәм гомуми бәхет турындагы тәгълиматы белән Э.Касыймовның шәхес концепциясендә чагылыш тапкан бәхет турындагы фикерләр арасында күпмедер дәрәҗәдә охшашлык та сизелә, шул ук вакытта шактый каршылыклар да күзәтелә. Кешенең шәхси бәхете һәм җәмгыять бәхетенең бер-берсенә мөнәсәбәте Э.Касыймов әсәрләре нигезендә үстерелгән шәхес концепциясенең бер юнәлеше булып тора. Язучы үзенең геройларын шәхси бәхеткә омтылучы, шуның нәтиҗәсендә бөтенлек бәхетен тоючылар итеп тудырырга тырышкан. Әлеге идея Гете тәгълиматының беренче кисәге белән аваздаш яңгырый. Ә менә аның икенче өлеше, ягъни шәхси бәхетнең бөтенлек бәхетен тудыра алмавы турындагы-сы, Э.Касыймов фикерләре белән уңышлы полемикага керә, аңа карата шактый каршылыклы мөнәсәбәттә тора. Мисал өчен «Кояш көн дә чыга» повестендагы — Абдулла, «Сорбонна профессоры һәм без»дәге — Одинцов, «Шиңмәсен гөлләрең» романындагы — Хәнәфи Бариев, Ризван Әүхәдиев, «Чулман — оныклар дәрьясы» дилогиясендәге Госман Әхме-ров ... образларын алырга мөмкин. Әлеге геройлар шәхси тормышларында бәхетле булганга күрә, җәмгыять тормышында да актив катнашып, ил киләчәген, халык язмышын кайгыртып яшәүче кешеләр итеп сурәтләнгән. Әгәр нинди дә булса объектив сәбәпләр аркасында геройлар шәхси бәхетләрен кора алмаганнар икән, Э.Касыймов концепциясе буенча алар әсәр ахырында барыбер үз максатларына ирешәләр. Мәсәлән, «Чулман — оныклар дәрьясы» дилогиясендәге Мирыч образы (Рәкыйп Саматов) моның ачык дәлиле булып тора. Гомеренең баштагы елларында гаилә бәхетен, шәхси тормышын юньләп кора алмаган әлеге герой дилогия ахырында үз бәхетен тапкан шәхес итеп бирелә. Гаиләсендә бәхетле булганга күрә генә, ул хезмәттә дә зур уңышларга ирешә. Яхшы эшләгән өчен премияләр ала, исеме мактау тактасына языла. Әлбәттә, әсәрдә геройларның шәхси бәхетсезлеге-нең объектив сәбәпләре дә бирелә. Бу очракта шәхес концепциясенең художестволы эволюциясенә төрле хәлләрнең дә йогынты ясавын әйтергә кирәк. Мәсәлән, татар әдәбиятында гына түгел, башка халыклар әдәбиятында да зур яңгыраш алган сугыш темасы. Мирыч үзе бу турыда «Шул сугыш инде, сугыш нәгъләт яндырды безнең олы бәхеткәебезнең килер юлларын да, шакыр ишекләрен дә...» — ди. Кешелек җәмгыяте һәм тарих проблемасы, тарихи прогресс проблемасы буларак, шәхеснең тарихи вакыйгалар барышында тоткан урыны, аның яшәү мәгънәсе һәм, гомумән, Җир планетасында тормышны саклау кебек глобаль мәсьәлә татар әдәбиятында гына түгел, ә бәлки бик күп әдәбиятларда чагылыш тапты. Мәсәлән, «Югославия прозасында герой концепциясе» дигән хезмәтендә А.Г.Шешкин8, әлеге проблеманы тикшереп, Югославия язучылыры иҗатында ике төп юнәлешне билгели:

— әдәбиятта актив көрәшүче кеше шәхесен алгы планга куеп гәүдәләндерү;
— шәхесне тарих һәм буш өметләр корбаны буларак сурәтләү.

Әлеге ике төрле караш сугыш һәм революция темаларында чагылыш тапты, дип саный ул.

Э.Касыймовның «Чулман — оныклар дәрьясы» дилогиясендә кешене сугыш корбаны итеп сурәтләү Мирыч образында киң яңгыраш алган. Бөек Ватан сугышы вакытында контузиягә эләгеп, ул бала булдыру бәхетеннән гомергә мәхрүм кала. Ә бала — ул кешелекнең дәвамы, нәсел агачының буыннарны ялгап торучы бер ботагы. Әгәр әлеге мәсьәләгә фәлсәфи яктан килеп карасак, җир йөзендә һәрбер җан иясе үзенең дәвамчысын калдыру өчен яши. Димәк, Мирыч һәм аның кебек бик күпләр сугыш аркасында әнә шундый олы бәхеттән мәхрүм ителгәннәр. Шуңа күрә ул, өч хатынга өйләнеп караса да, берсе белән дә бәхетле тормыш кора алмый, һәркайсы китә тора. Инде олыгайган көннәрендә «бәхеткә ирештем, үземнеке булмаса да, оныклар сөям», дип яшәгәндә генә, сугыш китергән бәхетсезлекләр тагын баш калкытып куя: Мирыч төннәрен саташа башлый.

Чирек гасыр гына түгел, хәтта ярты гасыр, бер гасыр үтсә дә, ул китергән бәхетсезлекләр кешелек аңында мәңгегә сакланыр, дип әйтергә тели автор. Әдип, геройларының яшәешенә сугыш алып килгән афәтләрне сурәтләп, тирән фәлсәфи эчтәлектәге әсәр тудырган.

Һәр заманның үз бөеклеге — хыял, өмет, омтылыш, идея, рухлары. Әмма, бөеклекне алуга караганда, шул югарылыкны тотып, аны саклап калу мең мәртәбә авыррак, чөнки камиллеккә ирешү юлына ялгышулар һәм үз-үзеңә канәгатьсезлек хисе аша гына түгел, ә нәкъ менә үз-үзеңне танып-белү процессы барышында да ирешелә. Дилогиядәге Закир карт сүзләре белән әйтсәк, «Таудан тәгәрәп төшүләре җиңел лә, ай-һай, кире үрмәләве читен».9 Е.С.Твердислова, Польша язучысы Марск Хласко иҗатындагы геройларны вакыт пространствосында тикшереп, болай дип яза: «Любя жизнь и человека, Хласко говорил о нем беспристрастно и с той долей правдивости, горькой и жесткой, какую можно сказать лишь близкому человеку, глядя ему прямо в лицо. Эта его этическая требовательность диа-лога, открытость собственной позиции, так сильно перекликающаяся с начавшимися у нас и в Польше процессом демократизации и гласности, воспринимается сегодня как призыв вернуться к высотам, к «заоблачным высям», которые однажды уже были взяты, и осмысливается как тот необходимый критерий, без которого художник не вправе называть себя творцом».10

Язучы С.Р.Залыгин фикеренчә, әдәбият барыннан да бигрәк тарих белән бәйле. Әлеге фикерен ул түбәндәгечә нигезли: «Әдәбият һәм художник — кеше турында, ә тарих кешелек турында яза. һәм без һәр икесенең багланышларын эзлибез».11

Әлеге фикер тарих һәм кеше проблемасы белән берләшкән әсәрләргә аеруча туры килә. Э.Касыймовның «Чулман — оныклар дәрьясы» дилогиясе — әнә шундый әсәрләр рәтендә. Биредә тормыш мәгънәсе турында, кешелек тарихында үлемсезлегеңне раслау хакында, узганнардан мирас итеп нәрсә алынган һәм киләчәк буынга нәрсә калдырыла, «кем ул кеше — тудыручы, барлыкка китерүче, булдыручымы, әллә тарих корбанымы», — әнә шулар турында фәлсәфи фикер йөртә автор.

100 еллык тарихы булган завод үткәннәр турында күп нәрсәләр сөйли алыр иде, тик теле генә юк. Алда әйтеп үтелгәнчә, Менделеев 1893 елда биредә пирокколлодийны ачкан, әлеге заводта Н.К.Крупская үзе булып, эшчеләрнең эшләү һәм яшәү шартлары белән танышкан, революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы елларында кешеләр, үз-үзләрен аямыйча, җиңү өчен көрәшкәннәр. Болар һәркайсы тарих дигән чылбырның өзелмәс буыннарын тәшкил итә.

«Томан аша» һәм «һаваларда тургай» романнарында тарих белән бүгенге көннең бәйләнеше өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә, әсәр геройларының гыйбрәтле язмышларында бирелә. Нәселдән-нәселгә күчә килгән эшче горурлыгы, беренче чиратта завод язмышын кайгырту, аның мәнфәгатьләре белән яшәү, кеше тормышының зурлыгын, әһәмиятен эшкә мөнәсәбәт белән үлчәп карау — өлкән буынга хас төп сыйфатлар шулар. Закир карт, Тиунов, Григорий Афанасыч, Мирыч кебек геройларның тамырлары, гомерләре, язмышлары шушы завод белән бәйләнгән.

Госман, Рива, Рәшит, Марс, Фуат, Зөлфә, Асияләр — яшь буын вәкилләре. Алар — аң-белемле, фән-техника белән коралланган кешеләр. Аларның характеры, тормышка мөнәсәбәтләре дә катлаулырак, омтылышлары һәм максатлары да зуррак.

Картлар үз тәҗрибәләре, акыллары белән яшьләргә һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Закир карт Фуатның эшчеләр династиясенә лаеклы алмаш булуын кайгырта. Үткән тарихны кадерләп саклау, заводның үз музеен төзү, Революция тавындагы туганнар каберлегенә койма тоту кебек эшләрне дә башлап ветераннар күтәреп чыга. Романның төп герое Госман аерым цехларның технологиясен үзгәртеп кору эшенә тотынгач, пенсионер карт Муралев аңа зур ярдәм күрсәтә.

Димәк, буыннар чылбыры өзелми, киләчәккә өмет бар. Киләчәк — оныклар кулында, ә алар кызыксынучан, ялгыша-ялгыша булса да, үз хаталарын үзләре төзәтеп, өметле булып җитлегеп киләләр.

........................................

Искәрмәләр:

1 Салихов Р. Татар әдәбиятында герой концепциясе: Филология фәннәре докторы дигән гыйльми исемгә дәгъва кылып язылган диссертация. — Казан, 1999.
2 Касыймов Э. Томан аша. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968, 98 б.
3 Химик матдә.
4 Касыймов Э. һаваларда тургай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973, 323 6.
5 Ибраһимов Г. Пролетариат әдәбияты турында. — Китапта: Әсәрләр. Сигез томда. V том. — Казан, 1975.
6 Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары, 1999, №4., 143 б.
7 Эккерман И.П. Разговоры с Гете. — М.; Л.; Асайегтна, 1934, с.230.
8 Шешкин А.Г. Концепция героя в молодой югославской прозе. — В сборнике: Концепция героя в современной литературе. 1980-е годы. — Москва, 1990, с.107—108.
9 Касыймов Э. Томан аша. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968, 21 б.
10 Твердислова Е.С. «Заоблачные выси» Марска Хласко, его героев и его времени. У истоков молодой польской прозы. — В сборнике: Концепция героя в современной литературе. 1980-е годы. — Москва, 1990.
11 Историки и писатели о литературе и истории // Вопросы истории, 1988, №6, с.62—63.
12 Пушкин А.С. Полное собрание сочинений. В 9-ти томах. Т.Ү. — Москва: Правда, 1954, с.124.
"Мәйдан" № 9, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013