Бүген Әдипләр: Харис ЗАКИРОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Харис ЗАКИРОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Харис ЗАКИРОВ

Харис ЗАКИРОВның иҗаты, үзе кебек үк, аз сүзле. Кыскалыкта – осталык принцибына тугры калып, укучыга җиткерәсе тирән мәгънәле фикерен, сирәгрәк булса да, кистереп әйтә ул. Язучы балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат итә. Ихласлык-садәлек, бер үк вакытта уйландырырлык тормыш фәлсәфәсе дә хас аның хикәяләренә.
Үзенчәлекле каләм иясенең 15 ноябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшь тула (1942 елгы). Аны юбилее белән котлап, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм иҗат уңышлары теләп калабыз.
Редакция

ГАРМУНЧЫ ГОЗЕРЕ

Эштә никадәр генә арыган, көне-көне белән җеп өзәрдәй хәле калмаган чаклары булса да, соңгы вакытта Әнвәрнең кәефе яхшы иде. Ничәнче көн инде ул менә, башка вакыттагы кебек, саф һавада озаграк булыйм әле, дип, кыска юлны озайтмыйча, туп-туры өенә кайта. Кайта да ике бүлмәле фатирының кечкенәрәк ягына урнашкан пианиносы янына уза. Бүген дә, эш сәгате беткәч, шунда ашыкты ул.
Болай туп-туры өенә юл тотуының сәбәбе шунда – атна-ун көн элек хат килгән иде аңа. Конвертны ачу белән, Әнвәрнең күзе машинкада басылган шигырьгә төште. Яңа җыры өчен язылган яңа текст булып чыкты ул. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, аз гына үз ирегендә калдымы – шушы шигырьдәге юллар тел очына килергә генә тора хәзер. Җырларга да җиңел, сүзләре дә күңелгә ятышлы.
Әнвәрнең бармаклары пианино клавишаларына кагылуы булды – сәхнәдә дә, эфирда да әле бер дә яңгырамаган, тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәтергә өлгермәгән көй агыла башлады.
Көй агыла. Көй белән бергә, Әнвәрнең эчке дөньясына сыеша алмыйча, җиһанга бәреп чыккан хис, сагыш, моң агыла. Аның бармаклары клавишалар өстеннән тагын да дәртләнебрәк, тагын да ашкыныбрак йөгерделәр. Ә бераздан Әнвәр үзе уйнаган көйгә үзе үк җырлый иде инде.
Бөреләр ачылды,
Чәчәкләр елмайды,
Табигать ямьләнде,
Яшәрде, яктырды...
Моң тулы дөньяма
Яз килеп беркөнне
Минем дә кояшым
Балкырмы?
Иртән искән җилләр,
Тәрәзәмдә гөлләр,
Сабыр итче, диләр,
Аз гына...
Күңелем түрендә
Сүнмәгән өмет бар.
Йөрәгем шуңа да
Ашкына...
Күңелем түрендә сүнмәгән өмет бар... Әнвәргә җырның шушы сүзләре бигрәк тә ошый. Гүя шушы сүзләр аның үз өмете, үз йөрәге турында сөйлиләр. Уйнаган саен шушы куплетны берничә тапкыр кабатлап тора ул. Шуннан соң гына өченче – соңгы куплетка күчә.
Мин синсез – айсыз төн,
Чулпансыз ай кебек.
Томанлы иртәдәй
Мин синсез...
Ник килми син киткән,
Мин көткән яклардан
Ник бер хат, бер сәлам,
Тик бер сүз...
Менә ул үзе уйнап үзе җырлаудан туктады. Тәнендәге һәр күзәнәгендә, җанындагы һәр урында ниндидер ашкынулы, җилкенүле хис кайный иде бу минутта. Моны язып та, телдән дә аңлатып булырлык кебек түгел. Әнвәр, шушы халәтне кичерүдән тыела алмыйча, пианино яныннан торып, бүлмә буйлап йөреп китте. Күңел тантанасын адымнарына күчереп ишекле-түрле йөренгәннән соң, форточка каршына килеп басты.
Тышта коеп яңгыр ява иде. Күк йөзе кургашын сыман авыр болытлар белән каплап алынган. Үзенең яшел кочагына чакырып, һәр куагы төбенә сыендырырга әзер торган июнь ае икәнен искә алмасаң, табигатьтә елак көз хакимлек итә диярсең. Көннең аяз чагы булса, урамнарны әйләнеп, су буйларын карап кайтыр иде хәзер Әнвәр.
Яңгырлы көн... Җырлар өчен көй яза башлавы, күңелендә бөреләнеп йөргән бу изге теләгенең, арканнан ычкынган чабышкы кебек, тышка бәреп чыгуы шундый көн белән бәйле түгелме соң аның?!.
Моннан унбиш еллар элек булса да, бүгенгедәй хәтерендә әле Әнвәрнең. Көз көне иде ул. Мәктәптән укытып кайткач, шәрәләнеп калган агачларга шулай тәрәзә аша карап тора иде. Шулвакыт аның карашы корып-бетәшеп калса да ботагыннан өзелеп төшәргә теләмәгән яфракка тукталды. Аның очлы башы, яшел чагындагы кебек, өскә түгел, ә аска юнәлгән. Үзеннән берөзлексез тамып торган тамчылар ничектер нуры бетә башлаган карчык күзеннән чыккан яшь бөртекләрен хәтерләтә...
Шулчакны арыш капчыгын башлык итеп бөркәнгән Маһирә түтинең ишегалдына кереп килгәне күренде. Атлаган саен аяк киемнәре ябышып калырдай мондый пычракта Әнвәрләргә килергә аны нәрсә мәҗбүр итте икән? Беренче булып аның башында әнә шул сорау туды.
– Әнвәр энем, сине Дими абыең чакыра. Бүген үк, хәзер үк гармуны белән килсен әле, – дип башлады сүзен Маһирә түти, өйгә узу белән. Аннан, авыр көрсенеп: – Нәрсә уйлап чакыра торгандыр. Юкса түшәкләп ятканына да алтынчы айга китте бит инде, – дип өстәде.
Исәнлек-саулык сорашу урынына әйтелгән бу сүзләрдән соң озак уйлап тормады Әнвәр. Җәһәт кенә җыенды да Маһирә түтигә иярде. «Җүнле адәм этен урамга чыгармастай көнне сырхау кеше юкка чакыртмас», – дип уйлады ул. Бигрәк тә аның кебек читтән килгән кешене. Хәер, бу авылда Әнвәр чит итү дигән нәрсәне һич кенә дә тоймады. Институт тәмамлап килгән елны ук авылга, аның кешеләренә тиз ияләште ул. Кичәләр оештырырга һәвәслеге, шул кичәләрдә өздереп баянда уйнавы аркасында мәктәп укучылары бик тиз яратырга өлгерсәләр, клубтагы авыл яшьләре дә шулай ук якын-үз итте аны.
Әнвәрләр килеп кергәндә, Дими ага ишеккә таба карап ята иде. Хәленең җиңел түгеллеген шалкан кабыгы төсле йөзе генә түгел, болыт астына кереп баручы кояшны хәтерләткән күз карашы да сиздереп тора. Әмма шул халәтендә дә чакырткан кешесен нәүмизләнеп көткәнне тоярга мөмкин иде.
Ишектән керүчеләрне күрүгә, кулларына таяна-таяна, урыныннан күтәрелде ул. Караватыннан читтәрәк торган артсыз урындыкка ишарә итеп, Әнвәргә утырырга кушты. Соңра ашыкмый гына сүзен башлады.
– Энекәш, тыңларга туры килмәсә дә, ишетеп беләм – сине оста гармунчы диләр. Заманында үзем дә уйнадым. Авылыбызда баянымның тавышы яңгырамаган туйлар, сәхнәдә концертлар булдымы икән? – Авыру бер мәлгә сөйләвеннән туктап калды. Аннары, бераз хәл алгандай итеп торганнан соң, сүзен тагын дәвам итте. – Шул чакларым искә төшә. Үткәндәгеләр бигрәк тә менә язмыш якадан бөтереп алып түшәк өстенә салгач искә төшә икән ул. Гармун моңына сусаганмын. Шуның өчен чакырттым сине, ачуланма! Энекәш, сыздырып җибәр әле бер!
Шул хәлендә дә торып утырырга көч тапкан, инде гомер кояшы баеп барганда авыру сөягенә музыкадан дәва сораган кешенең сүзләре Әнвәрне тетрәтеп кенә калмады, анда сырхауга карата соклану да тудырды.
Уйнавын ул борынгы көйләрдән – халык көйләреннән башлады. Соңрак шул еллардагы популяр көйләргә – «Җиз кыңгырау моңнары», вакытлар үтү белән онытыла барып, фин татарлары аша әйләнеп кайткан «Туган ил» кебекләргә күчте.
Көйләр белән бергә, Дими ага да үзгәрә барды. Гармун моңына сусаудан Әнвәр килгәнче үк уянган җаны артыннан, гармун моңына кушылып, аның тәне дә уяна, җанлана башлады. Гүя ул моң аның хәлсез тәненә хәл кертте, кан юлларындагы артык салмак агучы, тәнгә дәрт бирүдән туктаган иске кан урынына яңасын салды. Бу минутларда авыруның җаны белән генә түгел, тәне белән дә гармунга тартылуын сизми калырга мөмкин түгел иде.
Шул халәтендә Дими ага Әнвәрнең баянын сорап алды. Алды да, тез өстенә куеп, ашыкмый гына каешны үзенә яраклаштырып кыскартты. Аннары, җилкәсенә киеп җайлаштыргандай иткәннән соң, салмак кына уйнап җибәрде. Менә өйдә, элекке иясенә кире кайтуыннан канәгать юртак сыман, Дими ага кулларында күндәм биегән баян телләреннән моң тарала башлады.
Борынгы татар көйләренә хас озын көй. Күңел кылларының иң тирәндә ятканнарын да уята, тибрәтә торган көй! Күпме генә көйләр белсә дә, монысын ишеткәне юк иде Әнвәрнең. Авыру бу көйне шундый бер ихласлык белән уйнады ки, Әнвәргә, ирексездән: «Юк, бу кешенең гомере заяга үтмәгәндер, мондый кешеләр мәгънәсез тормыш белән яши алмыйлар», – дигән фикер килде.
Карт гармунчы тын алгандай тукталыш ясап алды һәм, айлар буе авырып яткан картын үтә дә бер бирелү белән тыңлап, сын кебек басып торган хатынына таба борыла төшеп, калтыравык тавыш белән җырлый башлады:
Урам саен телеграмм –
Баганасы пичәтле,
Без китәбез сезнең яннан,
Маһирәкәй, канат кынам,
Көннәр калды хисаплы.
Урам саен телеграмм –
Башында бар бакыры,
Булган идек аерылмаслык,
Маһирәкәй, канат кынам,
Аерылабыз, ахры...*
Әнвәр ишетеп гадәтләнгән көр, сәламәт тавыш түгел иде бу. Әмма, көендәге кебек үк, күпме моң, күпме сагыш бар иде анда.
– Бу көйне Маһирә түтәңә атап чыгарган идем, – диде Дими ага, җырлап туктагач. Син, энем, бу көйне миннән соң да уйнасаң иде.
Берничә көннән авыру картның дөнья куйганын ишетте Әнвәр. «Маһирәкәй, канат кынам, аерылабыз, ахры» шушы булган икән. Тормыш белән – аның шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтләрен дә бергә бүлешкән хатыны белән бәхилләшүе шушы булган икән.
Ә карт гармунчының гозерен үтәде Әнвәр. Үлем түшәгеннән йолып калган көйне генә түгел, үзе иҗат иткәннәрне дә халыкка байтак бүләк итте ул. Бу көе – шуңа тагын бер дәлил...
*Әлеге сүзләрнең һәм көйнең авторы – якташым Әнвәр Закиров.


Харис ЗАКИРОВ



www.Shahrikazan.com

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013