Бүген Әдипләр: Харис Салихов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харис Салихов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Нәфисә Сабирҗанова- Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Гөлчәчәк Садретдинова Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Фикия Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Харис Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин Ләйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Резеда Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйль Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Галия Сәетшина Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Илмира Сәлахова Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Нурия Сәлманова Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рoза Cолтанова- Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов Булат Сөләйманов Зөһрә Сөләйманова Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй

Салихов Харис Салихович (Харис Салихжан) - участник Великой Отечественной войны. Имам-хатыйб мечети «Память» г. Казани. Родился в 30 июля 1927 году в деревне Чутай Балтасинского района Республики Татарстан. В годы учебы в общеобразовательной школе в своей деревне от своего отца Салихжана получил уроки учения ислама и арабской графики. Окончив Чутаевскую семилетнюю школу, в 1942-м году поступил в Арское педагогическое училище. В 1944-м году ушел на фронт. Участвовал в боях. За храбрость, стойкость, и проявленное мужество награжден орденом Отечественной войны II степени и более 30-тью медалями. В послевоенные годы работал в правоохранительных органах в Москве и Казани. В 1971 году за заслуги в борьбе с преступностью награжден боевым орденом Красной Звезды. Прослужив в органах милиции 32 года, вышел в отставку в звании полковника милиции. Образование – высшее гуманитарное. Окончил: в 1954 году среднюю школу в г. Москве, в 1962-м году – Высшую политическую школу в г. Нижнем Новгороде, в 1993-м году – Духовное мусульманское медресе имени 1000-летия принятия ислама в г. Казани. В 90-е годы прошлого столетия, вместе с Валиуллой Якуповым, Харис Салихжан принял непосредственное активное участие в создании татарской молодежной мусульманской организации «Иман» в городе Казани и в Республике Татарстан. В 1993-1997-е годы работал секретарем главного мухтасибата, а затем заместителем председателя Духовного управления мусульман Республики Татарстан. Одновременно в 1993-1997 гг., в течение 5 лет, будучи имам-хатыйбом он возглавил строительство (и вел религиозную службу) соборной мечети «Кул Гали» («Хузайфа»), расположенной в 10-м микрорайоне г. Казани. 10 декабря 1997 г. перед открытием в мечети был жестоко избит религиозными фанатиками ваххабитского толка. По факту было возбуждено уголовное дело, проведено расследование. Однако преступники, покушавшиеся на жизнь хазрата, за данное преступление наказание не понесли, поскольку попали под амнистию президента РФ Б. Ельцина.(см. книгу бывшего первого зам. председателя ДУМ РТ, убитого ваххабитами в июле 2012 года Валиулла хазрат Якупова «Имамы города Казани». Издательство «Иман» 2008 год стр. 41-45) Х.С. Салихов в течение 30-ти и более лет глубоко занимается проблемами теорий познания Ислама и Шариата, вопросами взаимоотношений Ислама с наукой, литературой, моралью, воспитания молодого поколения.
Подробнее: http://islam-today.ru/islam_v_rossii/xaris_xazrat_salixov/

Сугышта иман саклады

Аның тормышында капма-каршылыклар бихисап. Ул үзе милиционер, үзе имам. Крестьян баласы, профессор атасы. Куылган һәм танылган, гап-гади кеше, шул ук вакытта дин белгече. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихов, бөтен хезмәтем – исламга карата уянган тискәре карашны бетерү, дип белдерә. Безгә ул сугыш вакытында солдатларны Аллага таяну саклап калуы, Габдулла Тукай премиясенә ни өчен лаек булуы турында сөйләде.
– Харис хәзрәт, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасында Сез, беренче китабым языла башлаганга 50 ел тулды, дидегез. Ул китап нәрсә хакында иде?
– Китап язарга алынганда, Тукай премиясенә тәкъдим итәрмен дип башыма да китереп карамадым. Барлык максат – Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатында Коръәннең, дини мотивларның чагылышын ачыклау иде. Бу эшкә алынуымның сәбәбен хәзерге заман шартлары белән аңлатып була. Совет власте егылды, илдә идеология калмады. Үзләренә таяну ноктасы таба алмыйча алҗыганнар саны артты. Бу шартларда кешеләрнең әхлакый дәрәҗәсен дин вә фән бергәлегендә генә күтәреп була. Бу мәсьәлә яңалык түгел. Әгәр бик ерак тарихка күз салсак, күп аллалык вакытларында ук халыкны бер Алла тирәсенә җыярга тырышканнар. Безнең эрага кадәр яшәгән галим Аристотель, галәм сукыр бер очрак, могҗиза көче яисә күп Аллалар тарафыннан идарә ителми, ә Югары көчнең рациональ законнарына буйсына, дип әйтеп калдырган. Үтте заман, гасырлар алмашынды, гарәп дөньясы зур алгарыш кичерде. Җәдитчеләр динне фән белән аңлата башлады. Харизми, Рушди, Әбугалисиналар дин белән фәннең бергәлегенә хезмәт итте. Бу бергәлек минем аңыма кечкенәдән әтием Гыйбадулла улы Салихҗан тарафыннан сеңдерелде. Балтач районының Чутай авылында ул гыйлемле, алдынгы карашлы кеше санала иде. Шуның өчен күп кыйналды, җәберләнде дә. Мәктәптә укып кайтканнан соң, әти, нинди дәрес үттегез, дип сорый. Пушкин дисәң, аның Коръән турындагы шигырен укып күрсәтә, Тукай дисәң, Тукай иҗатында дини тема яктыртылышы хакында сөйли иде. Минем беренче фәнни эшем дә Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын өйрәнүгә багышланды. Ул вакытта шагыйрь атеист итеп сурәтләнә, дини шигырьләре дөнья күрмәгән иде. Тукайның “күктәге пар йолдыз кебек дин белән фән тора” дигән юллары хезмәтемнең төп принцибы булды. Татар фикере белән аңлатканда, дин ул – вөҗдан, фән ул – аң. Аларның икесе тигез булганда гына тәрәккыяткә ирешеп була. Тукай шушы тәрәккыят өчен көрәшче булган.
– Тукайның яшеренгән шигырьләрен табып өйрәнә башладым, дидегез. Яшеренгән булгач, аларны ничек таптыгыз соң?
– Яшерү ул әле юкка чыгару дигән сүз түгел. Яшеренгәнне эзләгән кеше таба ала. Ул вакытта эшем буенча вакытым алай тыгыз түгел, җинаятьләр дә аз иде, мин китапханәләрдә эзләнәм, буш арада укыдым. Кая эшләгән дип кызыксынасыз инде сез. Мәскәүдә, НКВДның җаваплы кизү торучысы ярдәмчесе идем. Бу эшкә сугыштан соң барып кердем.
– Сугышта мине үлемнән Аллага ышану коткарды, дидегез. Ул ничек булды?
– 1942 елда әти сугыштан бер кулын югалтып кайтты. Әле дә шаккатам: ул сыңар кул белән ничек атларны җиккән дә, ничек фронтка икмәк озаткан икән? Аның турында бер генә дә яман сүз ишеткәнем булмады, гарәпчә, латинча, русча яза белә, колхозчыларга бу мәсьәләләрдә ярдәмче иде. 1944 елда миңа повестка килде. Ул вакытта Арча педагогия училищесының икенче курсында укып йөрим. Сугышка колхоз рәисе малае Сәйфетдин белән озатылдык. Юлда райондаш Сәгъдулла Мөхәрләмов белән таныштык. Шушы Сәгъдулла белән НКВД отрядында элемтәчеләр булдык. Сугышка киткәндә әти белән намаз укыдык, авыл башына җитәрәк, ул читкәрәк чакырып алып: “Улым, бу зиратта әбиең белән бабаң ята, аларның исемнәренә, нәселебезгә тап төшермә, командир приказларын үтә. Аллага ышан, улым, безнең бу сугышта җиңәсебезгә ышан”, – дип озатып калды.
Дин белән бәйле бер эпизод сөйлим әле. 1945 ел, Австрия, Дунай елгасы. Безгә күпер аша элемтә чыбыгы сузарга кирәк иде. Без аны эшләдек, ләкин төнлә немецлар күперне шартлаткан, элемтә өзелгән. Безгә чыбыкны ялгарга дигән приказ булды. Унбишләп егет командирның тимер балка буйлап шуышып барырга кемне сайлаганын көтәбез. Ватанны ярату да көчле, исән каласы да килә, күпергә карасаң, баштагы бүрек очып төшә, биеклеге бер 40 метрлап булгандыр. Өскә күтәрелсәң, немецларның атып үтерәсе көн кебек ачык. Иманым камил, барыбыз да эчтән мине сайламаса ярар иде дип теләп басып торабыз. Командир, бу эшкә үз теләге белән алынучылар бармы, дип сорады. Сәгъдулла стройдан чыкмасынмы! Бу эшне коммунистлар башкарырга тиеш, ди. Ә арабызда бары тик командир гына коммунист. Син бит коммунист түгел дигәч, күңелем белән коммунист мин, диде бу. Аннары үземә ярдәмгә Харисны чакырам дип әйтте. Нишләп аны сайладың, дип кызыксына командир. Чөнки ул Аллага ышана, ди Сәгъдулла. Мин күпергә менәм, ул аста, чыбык төргәген сүтеп тора һәм Алладан исән калуымны ялвара, ди бу. Шулай эшләдек тә. Сәгъдулла пуля яңгыры астында чыбыкны ялгады. Аның ничек хәрәкәт итүен күрсәгез: ерткыч җәнлек инде менә! Барыбыз да иркен сулыш алдык. Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады.
– Ул бит атеизм колач җәйгән вакыт, командир каршында Аллага ышану турында сөйләшергә ярый идемени?
– Әти, озатканда, Алла сүзен әйтмә, дип кисәтеп калды. Үлем белән күзгә-күз очрашканда командирлар ул хакта уйланмагандыр дип тә фараз кыла идек. Алар да бит бездән, булса, бер-ике яшькә генә олы. Ул вакытта без Сталинның фронтта динне тыймаска дигән карар чыгарганлыгы турында белми идек әле. Исән калу теләге шулкадәр көчле, озакламый минем артка басып намаз укучылар күбәйде. Башта куаклар артына посып укый идек. Аннары командир белеп алгач, яшеренмичә укый башладык. Дингә тартылучылар елга аша кичү кичкәндә исән калгач, бигрәк тә күбәйде. Өченче Украина фронты сугышчылары бер елганы алырга әзерләнә иде. Әзерлек каты барды, чөнки сугыш тәмамлану алдында, Гитлерның махсус әзерләнгән СС сугышчылары соңгы көченә сугыша. Болар коточкыч башкисәрләр, чеп-чи фашистлар инде. Кичү башланды. Авыз белән генә суларга рөхсәт бар, борын аша сулыш алсаң, ишетеп алырга мөмкиннәр икән. Бер көймәдә 18 солдат. Моннан тыш элемтә чыбыклары, радиостанция, корал да бар. Безнең бурыч – фронт командующиена идарә штабын кору иде. Елганың яртысына җитәрәк, ут көлтәсе яктыртып җибәрде дә, фашистлар безне күреп алды. Китте безне утка тоту. Һәм ни гаҗәп: миналар йә көймәбезне үтеп китеп шартлый, йә җитмичә ярылалар. Инде дистәләгән көймә шартлады, ә безгә ярга җитәргә 30-40 метр гына калды. Шулвакыт безне дә бәла куып җитте, көймәбезгә мина тиеп, без дә капландык. Ике солдат һәлак булып су төбенә китте, уналты кеше калдык. Көймәнең сыртына ябышып барабыз. Ул шундый шома, менә ычкынып китәм, менә ычкынып китәм дип йөзәбез. Ул дулкыннарның зурлыгы! Бер күтәреп ата, бер аска очабыз. Ярга якынлашкан саен хәл хөртиләнә: безне немецлар да, үзебезнекеләр дә утка тота. Китте паника, елаш, төпкә китүләр, нибары сигез кеше калдык. Тынычландырырга кирәк, сүзне ишетмиләр, паника соңгы чигенә җитте. Мин – командир, ләкин тыңлата алмыйм. Сәгъдулла, боларны җиңәргә хәлем юк, дим. Ул ике уйлап тормады, әче итеп сүгенеп бер малайның муен тамырына китереп тә бирде, шым булдылар. Миңа, укы, дип кычкыра. Хәлем юк, шулай да “Әлхәм”, “Ихлас” сүрәләрен кычкырып укый башладым. Шуннан күңелгә бер аять килеп төште. Татарчасы болай: “И, мөэминнәр! Мин сезнең өммәтегезнең хәлен үзегез үзгәрткәнчегә кадәр үзгәртмәмен”. Кулым үзеннән-үзе каешка тиеп китте. Ашыгып сала башладым, Сәгъдуллага, каешыңны бир, дип кычкырам, башкаларга да каешларын салырга кушам. Без шулай, каешларны муеннарыбызга урап капма-каршы яктан бер-беребезне тоташтырдык. Муенның көче кулга караганда күбрәк. Аннан йөзү җайланды, паника кимеде. Ярга сигезебез исән-сау йөзеп чыктык. Безне чехлар коткарды. Бу хәлне соңрак парторгларга да сөйләдек. Безне тиргәүче дә, дисциплинар эшкә тартучы да булмады.
– Сәгъдулла белән сугыштан соң очрашканыгыз булдымы?
– Ул – яшьлегемнең аерылгысыз бер өлеше иде. Дунай күперендә чыбыкларны ялгагач, күпме фашистның борынын сөрткәнен аңлады һәм мин-минлеге үсеп китте, ахры. Аның даны, кыюлыгы, батырлыгы, башбирмәслеге хакында юллар аерылгач та шактый ишеттем. Югары бүләккә тәкъдим ителүен дә белдем. Ләкин юлдашымның матур даны янына озакламый начары өстәлә башлады. Бандитларны тоткарлаганда вазыйфаларны арттырып үтәгән һәм башкалар... Сәгъдулла кысага сыеша алмый, системага каршы бара, кагыйдәләрне яратмый торган зат иде шул. Тора-бара начар даны яхшылыкларын, күпме кешене ут эченнән исән-имин чыгаруларын күмеп китте. Аңа югары бүләк тә бирелми калды.
Сугыштан соң милициядә күптән эшли идем инде. Эш сәгате бетәр алдыннан кизү торучы шалтырата. Берәүне вак хулиганлык өчен тоткарлаган идек, минем иң якын дустым – милиция начальнигы, ди, сезнең фамилияне атый, ди. Барып карасам, КПЗда Сәгъдулла утыра! Мине таптырып котылырга уйлаган, күрәсең. Күзләренә туры карап, төнгә калдырыгыз, тынычлансын, дидем. Сәгъдинең грамотасы аз, дөньяны хис-тойгылар дәрәҗәсендә генә аңлый, әмма тоемлавы шаккаткыч иде. Хәзер ул гүр иясе инде, авыр туфрагы җиңел, җаны тыныч булсын.
– Сәхнәдән үзегезгә туксан яшь тулуын әйткән идегез. Бу яшьтә шушылай җитез, җиңел булуның сере нидә?
– Биш мәртәбә үлемнән калган кеше мин. Шуңа күрә сәламәтлегемне сакладым дип әйтә алмыйм. Сугыш беткәннән соң да әле изелергә, кыйналырга туры килде. Украинада бандерачылардан кыйналдык. Милициядә эшләгәндә атаклы бандитны тоткарлаганда, шофер белән икебез дүрт кеше камалышында калып, чак исән калдык. Бу группаны тоткарлагач, мине Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим иттеләр. Туксан яшькә кадәр җитүнең сере хәрәкәттәдер, мөгаен. Хәрәкәт итәргә, эзләнергә яратам.
– Мәскәүдә эш вакытында Коръән аятьләрен ятлаганны тасмага яздырганнар, шуңа күрә сезгә 24 сәгать эчендә каладан чыгып китәргә кушканнар. Ә Казанда дин белән шөгыльләнгәнегезне беләләр идеме?
– Беләләр иде. ТАССРның эчке эшләр министры Салих Япеев ничә тапкыр чакырып кисәтү дә ясады. Ә бер тапкыр безгә күзгә-күз очрашырга туры килде. Ул торган йортта чыгышы белән Чутай авылыннан булган подполковник Хәбибрахман абый да яши. Берзаман абзый авырып киткән дә, хатыны Рәшидә абыстай мине ясин чыгарга чакырды. Генерал эштә чакта килеп укып кит әле, ди. Ничек тыңламыйсың инде, бардым, кочаклашып, елашып күрештек тә, Коръән укыдым. Җитәкчең кайтырга вакыт бар, әйдә, чәй эчәбез, ди абыстай. Бәладән баш-аяк дип китәргә кузгалдым. Ләкин ишек катында барыбер Япеев белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Строевой шаг белән узып китмәкче идем, туктарга кушты. Бер-беребезгә дәшми тик карашып торабыз. Шуннан соң ул, теге дөньяда безгә дә ташлама ясарсың, дип китәргә боерды. Соңыннан гына белдем, генерал гаҗәеп гыйлемле, зыялы, гарәпчә яхшы белә торган кеше булган икән.
– Ничек уйлыйсыз, Тукай премиясен алуыгызны кабул итмәүчеләр бармы? – Кабатлап әйтәм, мин китапларымны премиягә тәкъдим итәм дип язмадым. Алар тормыш тәҗрибәм, ышануым нәтиҗәсендә барлыкка килде. “Дин вә фән” китабына мәгълүмат 15 ел дәвамында җыелды. Ул Харун хәзрәт Яхъяның “Коръән могҗизалары” китабы, шулай ук дөньяви диннәр апостолларының Изге язмаларына таянып әзерләнде. Бик күп галимнәр белән элемтә урнаштырылды. Улым – танылган физик, Америкада яши. Аның ярдәме белән Америкада да эзләнүләр алып барырга насыйп булды. Бу хезмәттә баланы, ата-ананы дини һәм дөньяви мәдәниятләр нигезендә тәрбия кылу ысулы тәкъдим ителә. Китапка оеткыны балачактан әти сеңдергәнгә, хезмәтемне аңа багышладым. Эшемне тарихчы Рафаэль Хәкимов, Энгель һәм Индус Таһировлар, Әнвәр Хуҗиәхмәтов бәяләде, Айдар Хәлим аны нурлы китап дип атады. Миңа калса, китап буенча сораулар булмагандыр. Тукай премиясен бирү – дин белән фән бергәлеген тану ул.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 66, 05.05.2017/)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013