Бүген Әдипләр: Хәмзә Бәдретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмзә Бәдретдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов
Хәмзә Бәдретдинов

Хәмзә Бәдретдинов: “Борнашның һәр йорты – үзе бер дәүләт”

Танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдиновны без “Дөньядагы бердәнбер Сатмыш”, “Татарстаннан читтәге татар галимнәре” (беренче һәм икенче кисәк), “Гүзәл Кама Тамагы”, “Сагындым, бик сагындым”, “Баянчы Рәис Сафиуллин турында истәлекләр”, “Искитмәле Олы Болгаер” китапларын төзүче һәм мөхәррир сыйфатында дөньяга чыгаручы буларак беләбез. Әле күптән түгел генә тынгысыз, тырыш каләм иясенең тагын бер китабы укучыларга тәкъдим ителде. Ул Апас районының Борнаш авылы тарихын чагылдырган.

- Хәмзә әфәнде, «Борнаш иле» китабы шактый калын басма булып чыккан. Китапның яңалыгы - авылның һәр йорты турында мәгълүмат бирелүдә. Борнашның һәр төтене игътибарга лаекмени?
-Апас муниципаль районы башлыгының теләге шулай булды. Бу идея үземә дә ошады. Ни өчен дигәндә, һәрбер йорт, һәрбер гаилә - үзе бер дәүләт бит инде ул. Ул дәүләтнең язмышлары да төрлечә. Кайберләре аякларында нык басып тора, кайсылары хәлсезләнгән, кайберләренең бары тик нигезләре генә утырып калган. Шул рәвешле монда һәрбер йорт турында мәгълүматлар яңартылды.
- Тарих тузанын кузгату, аны ачыклау - җиңел эш түгел. Сез ничегрәк материаллар тупладыгыз?
- Ял көннәрендә эшләргә туры килде. 4 атна буе һәрбер йорт саен йөреп чыктым. Бу авылда данлыклы журналистлар: «Эшче» газетының мөхәррире, «Азат хатын» журналының мөхәррире Гөлчирә Гафуровалар туып-үскән. Драма артисты Дамир Нәбиуллин (ул Әлфия Афзалова төркемендә эшләгән). Җәй айларының берсендә Илһам Шакировны алып кайтканын борнашлылар әле бүген дә сагынып искә алалар. Д.Нәбиуллинның хатыны Әлфия ханым иренә кагылышлы бөтен мәгълүматны җыеп, саклап барган. Хәзер ул үзе бер китаплык. Аның мондый сыйфаты мине бик сокландырды. Бу авылның атказанган хезмәткәрләре, эшкуарлары бик күп, милиция хезмәткәрләре дә шактый. Авыл халыкы үзләре хакында китап язуны ничек кабул итте соң? Бик әйбәт кабул итте алар аны. Бер караганда, куркыныч заманда ят кешене өйгә кертүе дә хәтәр. Миңа ул вакыттагы җирле үзидарә җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев ярдәм кулы сузды. Аның белән бергә дә йөрдек. Борнашның авыл советы, клуб хезмәткәрләре дә нык булыштылар. Үзләрендәге мәгълүматне бик теләп бүлештеләр.
- Чираттагы бу хезмәтегезне башкарганда үзегез өчен истә калырлык нинди вакыйгалар белән очраштыгыз?
- Беләсезме, без – эзтабарларга, төбәкчеләргә еш кына “безнең авыл тарихын барлаган фәлән-фәләннең дәфтәре бар иде, югалды бит!”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә Борнашта бәхетебезгә мондый дәфтәрләр сакланган иде. Лотфулла Булатов дигән абзый булган, бу нәселнең нигез урыны гына сакланган. Әлеге нәселдән шактый гына күренекле кешеләр чыккан. Менә шул Лотфулла Булатов көндәлек язып барган. Аның 4-5 дәфтәре сакланган. Оныклары аны югалтмаганнар. Китап чыгачагын белгәч, бу тарихи ядкәрне минем кулга китереп тоттырдылар. Китап язу барышында күп нәрсәләргә ачыклык кертергә мөмкинлек бирде әлеге чыганак. Минем өчен бик күңеле мизгел инде мондый ачыш һәм табышлар. 1950 елларда шушы авыл кешесе Кәлимулла абзый шулай ук авыл тарихын язган. Ул анда, бабайлар сөйләве буенча дип, 1800 елгы вакыйгаларны, революция чорындагы авыл мәдәнияте, мәктәп торышы турындагы язмаларны теркәгән. Рәмис Ногманов дәфтәре дә күп нәрсәләргә ачыклык кертергә ярдәм итте.
- Тарих ул - авылныкымы, аерым шәхеснекеме - олы хезмәт һәм сабырлык таләп итә. Соңгы вакытта авылларга багышланган басмалар еш дөнья күрә...
- Фикерле галимебез Дамир Исхаков болай ди: “Демократия булмаса, авыл тарихларыны язып булмас иде. Туган як тарихлары барланырга, китапларга бастырылырга тиеш”. Киләчәктә зур-зур галимнәребез төбәк тарихларын барлаганда, әлеге китапчыклар алар өчен кыйммәтле бер чыганак булып торачак бит. Ничә еллар сала тарихлары барланмаган. Рәхмәт Каюм бабайга үз хезмәтләрендә авыл тарихларына игътибар иткән, тау ягы авыллары, муллалары турында хәбәрләр теркәп калдырган. Ничә йөз еллык авылларыбыз яшәп килә. Ә күбесенең үткәннәре билгесез бит...
Бу китаплар аерым кешеләргә нәсел шәҗәрәләрен ачыкларга да ярдәм итә торгандыр?
Мин бу хезмәтемдә 1834, 1850, 1858 елгы ревизия язуларын кулландым. Монда бүгенге авылның әби-бабалары дигән сүз. Кызганыч, бездә 3нче ревизия кенәгәләре сакланган, ә борынгыраклары - Мәскәү архивларында. Һәркем Мәскәүгә чыгып китә алмый. Аны анда торып өйрәнергә кирәк бит әле. Шуның күчерелмәләре үзебезгә кайтартылсын иде дим мин. Алар безнең милли архивта булса, туган як тарихын, үз авылының үткәннәрен барлаучылар тагын да артыр иде.

Мөршидә Кыямова
Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013