Бүген Әдипләр: Хәмид АБДУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Хәмид АБДУЛЛИН

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов

АТАКАЙ

Кояш әле чыкмаган иде. Үлән өстендә җемелдәп чык ята, кыр ак томан җәймәсе белән капланган. Ерактагы урман артыннан туктаусыз гөрселдәү ишетелеп тора һәм бөтен җир бизгәк тоткандай калтырый. Анда фронтның алгы сызыгы - бертуктаусыз янып һәм шартлаулар белән тар-мар китерелеп торган тар гына җир тасмасы.
Шунда таба юнәлгән юлдан бер кеше бара. Аягындагы яңа кирза итекләр, бер дә бөгәрләнмәгән кыр погоннары, ялтырап торган сары каеш һәм портупея - юлчының әле генә хәрәкәттәге армиягә килүен аңлаталар.
Юл икегә аерылган җиргә килеп җиткәч, ул туктап калды. Кайсы юлдан китәсе? Уң якка китсәң дә, сулга барсаң да, тагы бер чакрымнан юл урманга кереп югала. Ул барасы полк шул урман эчендә булырга тиеш. Кичә дивизия штабында картадан күрсәтеп: "Ләкин төнлә урыныннан кузгалуы мөмкин, анда үзең чамаларсың", - дигәннәр иде.
- Нишләмәк кирәк, менә инде чамалыйм да, - диде Удачин үз алдына күңелле генә елмаеп һәм тәвәккәлләп сулга, урман читендә ниндидер хәрәкәт күренгән якка юнәлде.
Анда медсанчасть урнашкан булып чыкты. Берничә олау тора. Шулар арасыннан ул бик тиз үзенә кирәкле полктан килгәнен табып алды. Юл капчыгын шул арбага салып, үзе дә менеп утырды, санитарларның арбалардан яраланган солдатларны төшерүләрен күзәтә башлады. Аны да нәкъ менә шулай канга баткан килеш моннан ел ярым элек медсанчастька алып килгәннәр иде... Госпитальдән госпитальгә байтак кына йөртеп алгач, училищега җибәрделәр дә, менә инде ул офицер булып, фронтка яңадан кайтты.
Кинәт аның уйларын кемнеңдер татарчалап сүгенүе бүлдерде. Туган төбәктән меңнәрчә чакрымда, бу мәхшәр эчендә татар сөйләме ишетү Удачинны әсәрендереп җибәрде. Үзе татар милләтеннән булмаса да, бу тел аның өчен бик якын иде. Шул якка борылып караса, яраланган өч солдатны утыртып яңа гына килеп туктаган арбага күзе төште. Икәве шундук төшеп, үз аяклары белән палаткага кереп киттеләр, ә өченчесе, сержант, арбада утырып калды. Чалбарының уң балагы киселгән. Лейтенант аның янына килде:
- Нәрсә, якташ, сүгенәсең?
Ана телендә бирелгән сорауга сержант башын күтәреп карады.
- Менә, иптәш лейтенант, аяк белән начар хәл булып куйды әле. Инде госпитальдә байтак аунарга туры киләчәк. Фашист, явыз хайван, бер аякка ике пуля тондырды. Лейтенант Гулов разведка взводына алам дип ышандырган иде. Алды менә! -дип, сержант әле жгут алынмаганлыктан күгәреп чыккан аягын сыйпап куйды.
- Һә-әй, дус кеше, сугышырга өлгерерсең әле, - диде лейтенант. - Сөяккә тимәгәндер бит?
- Юк, сөяккә тимәгән тиюен. Тик кан күп югалттым ахрысы.
- Исемең ничек соң?
- Атакай... - диде дә сержант, ничектер уңайсызланып калгандай булды. - Ни... Мусин мин... Муса Мусин... Тик балачактан ук Атакай дип йөртәләр үземне. Безнең Тобольск ягында берәрсе улына үз атасының исемен куштырса, ул балага исеме белән дәшмиләр, Атакай дип йөртәләр. Гаиләдә генә түгел, чит кешеләр дә шулай. Сез татармы, иптәш лейтенант?
- Юк, мин рус. Татар авылында үстем. Хәтта башлангыч мәктәптә татарча укыдым. Мин дүртне бетергәч кенә, без Казанга күчтек. Анда инде рус мәктәбендә укый башладым -бишенчедән. Шул вакыт санитарлар килде. Офицер сержантны носилкага салышты һәм тизрәк сәламәтләнүен теләп җылы гына саубуллашты.

Полкның команда пункты ниндидер сарай эчендә булып чыкты. Полк командирының рапорт биргән лейтенантка карашын дусларча дип әйтү кыен булыр иде.
- Димәк, Удачин синең фамилияң? - дип сорап куйды да, тавышын күтәрә төшеп, шунда ук утырган майорга борылды. - Ни пычагыма миңа минометчы җибәргәннәр? Син укчылар сора алар дан, ук-чы-лар!!!
Яңа килгән офицердан аны-моны сораштырып алгач, тагы майорга карады:
- Нәрсә, майор, әллә Гулов урынына куябызмы бу егетне? Ни дисең?
- Ярарлык күренә. Әгәр куркак та булмаса, бик шәп булыр. Сугышта булган, җәрәхәтләнгән - тәҗрибәле кеше, димәк.
- Менә нәрсә, лейтенант, - диде аннары подполковник, - дивизиядән сине безгә ялгыш җибәргәннәр, минометчылар бездә җитәрлек. Син менә разведвзвод командирлыгына лаек күренәсең. Лейтенант Гулов әле генә авыр яраланды. Шәп разведчик иде... Әгәр инде һөнәреңне алмаштырмыйм дисәң, яисә курыксаң, бигайбә, дивизиягә кире кайтасың, резервта ял итәрсең, анда да фронт нормасы...
Подполковникның ахыргы сүзләре Удачинны кызарырга мәҗбүр итте. "Мине монда куркакка саныйлар ахры", - дип гарьләнде ул.
- Резервка кире бармыйм. Разведка взводына ризамын, -диде чыныккан тавыш белән.
- Вәт монысы безнеңчә ичмасам, - дип көлеп җибәрде полк командиры. - Ал әнә үзең, майор, таныштыр эш белән!
Удачин үзенең яңа вазыйфаларына тиз күнекте. Ярты ай үтте микән, ул инде менә дигән разведка командиры булып җитеште - үзен булдыклы, җитез, тәвәккәл егет итеп танытты, куркынычлы, ләкин кызыктыргыч хезмәтен яратты.
Баштарак разведкачылар яңа командирны бик өнәмәгәннәр иде, ләкин беренче үк төнге разведкалардан соң ук, взводка чын сугышчы килде дигән нәтиҗәгә килделәр.
Сиздермәстән көннәр үтә бара, взводның сафы шактый сирәгәйде. Удачинның үзен дә бер-ике мәртәбә фашист угы тырнап узды.
Шулай беркөнне штаб начальнигын дивизиягә чакырып алдылар. Аннан кайткач, ул Удачинга боерык бирде:
- Хәзер пополнение киләчәк. Үзең яраклы дип тапкан солдатларны взводыңа ал.
Кичен яңа килгән солдатлар арасыннан кешеләр сайлагач, штабка рапорт бирергә юнәлгән Удачинны мәһабәт гәүдәле сержант туктатты.
- Товарищ гвардии лейтенант, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез!
- Тыңлыйм, иптәш сержант.
- Мине разведкага алыгызчы. Мин яхшы хезмәт итәчәкмен, күрегез дә торыгыз. - Сержант дулкынлануын басып сөйли иде. - Мине әүвәлге командир алам дип ышандырган иде.
Удачин җентекләп сержантны күзәтте. Сылу гәүдәле, киң җилкәле, көчле егет иде бу. Иң зур размерлы солдат гимнастеркасы аның баһадир күкрәген кысып тора. Күкрәгендәге "Дан" ордены һәм ике медаль аның булдыклы солдат икәнлегенә шаһит.
- Сез татармы? Фамилиягез ничек?
- Әйе, мин татар. Мусин минем фамилиям. Үзем Себердән.
- Тукта, тукта... Исемә төште. Медсанчасть. Сине яралы килеш алып килгән иделәр. Син татарчалап сүгенә башлагач, яныңа килдем... Атакай... шулай бит?
- Сез мине носилкага салышкан идегезме? Исемдә. Танымаслык булып үзгәргәнсез. Ә мин ул көнне, аягым бик авыртканлыктан, бернине дә искәрә алмадым диярлек.
- Ярар соң, димәк, сиңа разведчик буласы. Шундый баһадирны ничек алмыйсың ди, рәхәтләнеп алам. Тик кара аны, сынатасы булма. Разведка ул кыюлыкны гына түгел, тәвәккәллекне дә таләп итә.
- Сынатмам, иптәш гвардия лейтенанты.
Атакай сүзендә торды да. Ул бик әйбәт разедкачы булып чыкты. Берәү дә аның шикелле осталык белән төнлә дошман тылына үтә алмас, көн буе күзәтеп, киләсе төнне иң кирәкле мәгълүматлар җыеп кайта алмас кебек.
Бер ай үтте микән, Удачин Атакайны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде. Бик тиз офицер белән сержант арасында дөньяда иң ышанычлы булган фронт дуслыгы туды.
Атакай илдә иң ямьле җир Себер елгасы Вагай буйлары дип санаса, Удачин Казаннан да матур шәһәр булмас дия иде. Ник син шуңа төшенмисең? - дип кызып китә кайвакыт Атакай. Себер илнең иң бай ягы. Ә инде борылып-борылып аккан Вагай елгасының буйлары Себернең иң ямьле җире.
Күп вакыт Атакай сугыштан соң ни буласы турында хыяллана.
- Сугыштан соң обязательно Казанга киләм дә, сине кунакка алып китәм. Ай буена беркая да җибәрмим үзеңне. Безнең якның матурлыгын, байлыгын үз күзең белән күрәсең. Ул безнең болыннарның иге-чиге юк. Вагай елгасы авылны урап үтә. Зур язгы ташу чорында авыл гел су эчендә кала, хәтта байтак өйләрне дә су баса.
Ташу чоры иң күңелле вакыт. Кич болыннар өстенә диңгездәй су җыела. Егетләр, кызлар зур көймәләргә утырып, гармуннар, скрипкалар уйнатып сәяхәттә йөриләр. Уен-көлке, җырлар яңгырап тора. һавада акчарлаклар очып йөриләр.
Ул безнең урманнар - тайга. Анда нинди генә хайван-кошлар, нинди генә җиләк-җимешләр юк дисең. Йөр әйдә болыннарда, урманнарда - рәхәтлән.
Атакайның бер яхшы ягы бар - ул халыкча әдәпле, тыйнак кеше. Лейтенантның әле генә "син" дип сөйләшеп утырган дусты, шарт әз генә үзгәрүгә, менә дигән тәртипле разведкачыга, ышанычлы помкомвзводка әверелә, офицерның боерыгына һичшиксез буйсына белә.

...Ул иртә фронттагы һәр көн кебек башланды. Гвардиячеләр карышып маташкан немецны шактый гына кысрыкладылар. Дошман һәр куакка, һәр түмгәккә эләгеп калырга тырышса да, таң алдыннан тетрәп куйды. Бәрелеш йөзләгән һөҗүм, штурмнарга өзгәләнеп, яңадан-яңа һөҗүмнәр белән яңарып тора. Разведкачыларга тәүлек буена күзләрен йомарга да туры килмәде. Удачин взводы аяктан егылырдай булып алҗыган иде. Штаб начальнигы йончып калган разведкачыларга карап:
- Барыгыз да йокларга, -дип әмер бирде. - Ике сәгать! -Аннан соң әзрәк уйланып торгач: "Өч сәгать йокларга!" - диде.
Штаб янындагы окопларга төшеп, разведкачылар шундук йокыга да талдылар. Ярты чакрымда гына кайнаган сугыш гөрселдәве гел юк диярсең. Ләкин ике сәгать йоклау да тәтемәде. Бер сәгать үттеме, юкмы, Удачинны связной уятты.
- Майор чакыра.
Майор Удачинны картага текәлгән килеш каршы алды. Куллары белән башын кыскан килеш бик җентекләп бер квадратны тикшерә иде. Шул вакыт дежур телефонист: "Иптәш майор, сезне полк командиры чакыра", - диде.
Сөйләшү өзекләреннән Удачин төшенде: каядыр уң флангта немец дзоты бар икән. Подполковник майорга ниндидер алдан бирелгән боерыкны үтәүне тизләттерергә куша булса кирәк. Майорның әмерен көтеп тормастан, Удачин взводны уятырга кушып, связнойны җибәрде.
- Менә бирегә кара, - дип штаб начальнигы картадан бер квадрат күрсәтте. - Менә бу җирдә сазлык эчендә бер сөял-калкулыкны күрәсеңме? Шунда дзот бар. Безнекеләр менә бу җиргә үттеләр, һәм хәзер бу дзот флангтан ата. Зур югалтулар һәм тоткарлану килеп чыкты. Ышыкланырга берни юк, алда ачык тигезлек. Дзот боҗрага алынган алынуын, тик аңа һөҗүм итү өчен алгы сафтан подразделение алырга туры килә. Ул дзоттан сазлык аша чыгышлы түгел. Немец анда үзенең үлемгә хөкем ителгән солдатларын куйган булса кирәк. Сездән башка җибәрер кешеләрем юк. Я, ни дисең?
Удачин үзе дә, Атакай да рекогносцировка вакытында бу җирне бинокльдән күзәткәннәр иде дә, бит, бернинди шикле нәрсә күренмәгән иде. Хәзер генә картадан сафларның урнашуын күреп, бу күзгә ташланмас "сөял"нең сафларны нинди куркынычлы хәлдә калдыруын аңлады.
Бу дзотны кичектермәстән юкка чыгару кирәк. -Майор бармагы белән әлеге квадратны басты.
- Аңа ачык сазлык ягыннан һөҗүм итәргә кирәк. Грунт анда ныклы. Шлюзларны немец шартлаткач кына су кергән. Ул якта миналарга дучар булу шиге дә кимрәк.
- Мин сиңа ике сапер бирәм. Синең бурычың - бу хәшәрәтне ничек тә булса юк итү. Минометлар ярдәм итәр, ләкин урын бик тар, бөтен мәйданына миналар ташланыр. Атака алдыннан кызыл ракета бир, югыйсә үзебезнең миналар астында калуың бар.
- Амбразурага туры төзәп пушкадан атып карамадыгызмы соң?
- Туры төзәп атарга кемне куйыйм ди? Самоходкаларны комдив алды, ә безнең тупларны куеп булмый. Ике рәт куеп караган идем. Нәтиҗә: ике расчет юкка чыкты. Туры һөҗүмнән башка чара калмады.
Биш минуттан Удачин взводы юлга чыкты. Урыннар таныш, әле бу җир "ничейная полоса" дип аталганда, разведчиклар шактый елышып йөргәннәр иде анда. Сазлыкка ике йөз метр чамасы калгач, Удачин разведчикларга ни эшләргә кирәген төшендерде. Калган ике йөз метрлап җир дзот уты астында. Шуңа күрә, шуышып кына сазга якынлашырга туры килде. Удачин алда, Атакай артта. Коры җирне югалтусыз үттеләр. Дошман разведчикларны күрмәде ахрысы. Саз кырыенда, һөҗүмгә ташланыр алдыннан взвод әзрәк тын алырга туктап калды. Сазлыкны мүкәләп тә үтәргә мөмкин, ул якка дзоттан атып булмаячак - "мертвая зона".
Атакай командир янына килде, аның иңбашына кулын тидереп, пышылдады:
- Иптәш лейтенант, нигә бөтен взвод белән ташланырга? Мин үзем генә барыймчы? Гранаталар тондырыйм амбразурага.
- Юк, Атакай, ярамас. Дзотның яр белән элемтәсе юктыр. Димәк, анда көчле гарнизон, яки нинди дә булса башка этлек хәзерләнгән безнең өчен. Әгәр башкача булса, мин бөтен взводны алып та килмәс идем.
Ә кечкенә генә калкулык гел кайнап тора диярлек, һәр секундта унлап мина килеп төшә, меңнәрчә ярчыклар сызгырып тора, тузан, ком валчыклары куптарыла, тамырлары белән каерылып чыккан үләннәр оча. Бу миналар дзотның гарнизонына өскә чыгарга бирмәсәләр дә, атарга комачаулый алмыйлар иде. Пулемет бертуктаусыз кыска-кыска оче-редьлар биреп тора.
- Вәт сволочь, бертуктаусыз ата бит, - дип пышылдады Атакай. - Иптәш лейтенант, монда мин дә гаепле.
- Синең ни гаебең булсын ди? - дип гаҗәпләнде Удачин.
- Бу калкулыкны мин күзәткән идем бит. Күрергә тиеш идем мин ул дзотны. Димәк, мин гаепле дә.
- Сугышта, дустым, барысын да алдан күреп булмый, монда синең гаебең юк, тынычлан, - диде командир һәм взводка алга ташланырга боерды.
Су тездән генә. Төбе йомшак, ләкин сыланчык түгел, юлны тоткарламый. Разведчикларны алдагы комлык кына азрак борчый. Аның киңлеге ун-унбиш метрдан артык түгел түтелен дә, тик анда миналар куярга бик җайлы.
- Саперлар - алга! - дип боерды Удачин. - Комлыкны тикшерегез!
Тик лейтенант уйланганча барып чыкмады. Каядыр якында гына фашист снайперы уранашкан, күрәсең - мылтык атуы ишетелде, һәм Удачин, ике аягына да ядрә тиеп, су өстенә капланды. Авыртуы әллә ни булмаса да, аяк атларлык түгел. Иң начары - суда кан оешмый, бертуктаусыз ага бирә. Күп кан югалтылачак. Аннан да шиклесе - суда тончыгуың бар.
Атакай Удачинны күтәрә генә башлаган иде, яңа атыш ишетелде, һәм Мусинның битеннән кан бәреп чыкты. Фашист угы аның битен тырнап һәм колагын кыеп үткән. Алдарак бик юан агач төбе бар, аның тирәсендә су сай булырга тиеш. Бер ыргылышта Мусин һәм тагы бер разведчик Удачинны шул төп ышыгына өстерәп китереп салдылар.
- Син ят шунда, командир, башыңны да күтәрмә, зинһар. Снайпер, хәсис, бик төз ата. Син кайгырма, барын да бик төгәл башкарырбыз, сынатмабыз. Аннары мин сине килеп алырмын.
- Мусин, - диде лейтенант башкалар да ишетерлек итеп. Инде син командир. Сынатма. Кызыл ракета бирергә вакыт, - шуны онытма.
- Комлыкка җитүгә бирермен. Тыныч бул, командир. Башыңны да күтәрмичә ят, зинһар, - дип кабатлады Атакай һәм взвод янына ташланды.
Чалбар каешы белән аякларына жгут куя-куя, Удачин алда миналар шартлавының сирәгәюенә игътибар итте. Димәк, Атакай ракета җибәргән инде. Хәзер взвод һөҗүмгә ташланыр.
"Комлыкта ничек, миналар бармы, юкмы?" - дип уйлады лейтенант, һәм аның соравына җавап биргәндәй, алда тонык кына шартлау ишетелде. Сак кына башын борып алга карады. Күренеш күңелсез иде. Взвод сазлык читендә автоматларын дзотка төзәгән килеш яткан. Алардан ерак та түгел алда бер сапер гәүдәсе ята, икенчесе, яраланган аякларын өстерәп, сазлыкка таба кире шуыша. Разведкачылар, нишләргә дә белмичә, икеләнеп калганнар. "Нигә Мусин өнсез ята, югалып калдымы йә?" - дип дулкынлана командир. - "Ә, шайтан, вакытсыз аяктан егылдым ла".
Тормакчы булган иде дә, шундук су өстенә яңадан капланды. Бөтен тәненә түзалмаслык авырту таралды, күз аллары караңгыланып китте. Шул вакыт йөзләгән ура тавышы яңгырады. Димәк, полкта ракетаны күреп, атакага күтәрелделәр. Шундук дзоттагы пулемет ут чәчә башлады.
Ерактагы "ура" һәм дзоттагы пулемет Атакайның карарын тизләттеләр. Ул пружинадан атылгандай сикереп торды да:
- Иптәшләр! Полк атакага күтәрелде, икеләнеп торырга вакыт юк. Штурмга! Минем эземнән генә йөгерегез! - Ул бер генә мизгел тынып торды да: "Әгәр мин минага дучар булсам... алга минем өстемә басып узыгыз..." - дип өстәде.
Бу сүзләр кычкырып әйтелмәде, ләкин алар да шундый ышаныч көче бар иде ки, буйсынмау турында һичнинди шик калмады.
Әле генә һәлак булган сапер янында аягүрә торып, Мусин алга ташлайды. Тик... ике генә атлап өлгерде... шартлау белән күтәрелгән ком өермәсе эчендә күкрәге белән җиргә капланды. Разведкачылар аһ иттеләр, кайберәүләре иптәшләренең газабын күрмәс өчен, күзләре белән суга текәлделәр, кайберәүләре ярдәмгә ташланмакчы булып хәрәкәтләнде. Берничә мизгел Атакай, шартлаудан аңсыз калган килеш, тын гына ятты. Менә ул кулын кузгатып куйды, башың күтәрде, тормакчы булды... Тик шунысы мөмкин түгел икән. Уң аягы челпәрәмә килгән, сул аягы тездән югарыдан сынып чыккан, аяк табаны гел тискәрегә борылган. Ярдәмгә ташланырга омтылган иптәшләрен күреп, Мусин карлыккан тавыш белән:
- Ятыгыз! Барыгыз да ятыгыз... Әле иртәрәк. Мин әйткәнчә, минем эземнән... Ләкин үзенең челпәрәмә килгән аягын күргәч, бөтенләй хәле китте. Утырмакчы итте дә, булдыра алмады, яңадан ком өстенә егылды, бертын хәрәкәтсез ятты. Берничә генә секундка фронтта бик сирәк була торган тынгылык урнашты. Өзелеп калган һөҗүмнең "ура" тавышы туктады. Дзоттагы пулеметның да өне-тыны юк. Удачин Атакайның башындагы пилоткасын салып авызына кабуын күрде. Авырту дәрәҗәсе түзәрлек түгел иде күрәсең, пилотка җиргә төште. Сержант башын җиргә оргалап:
- Инәм... инәкәем... - дип ыңгырашты.
- Әнисен чакыра... - дип пышылдады азрак татарча аңлаган сибиряк Сухих. - Иптәш Мусин, кузгалма. Хәзер марля белән бәйләрбез...
Атакай сискәнгәндәй булды, һәм тагы терсәкләренә таянып башын күтәрде.
- Ятарга! Тик минем эздән генә барасыз. Амбразурага атыгыз... Аяусыз!..
һәм Мусин алга шуышты. Аның эзе кызыл тасма булып ком өстенә сузылды. Йөзе ап-ак. Инде тавыш түгел тик карлыккан пышылдау гына ишетелә: Инәм... Аһ, инәкәем!"
Шулай да ул һаман алга шуыша, куллары белән сак кына комны сыйпый. Менә ул ком эченнән бер тартма алып читкәрәк куйды. Әнә тагы берсе... Тагы да берсе...
Тик монысы ахыргы булып чыкты. Ут бөркелде, һәм Атакай ком өстендә җәелеп тынып калды.
Сазлыктан, куллары белән су төбенә таянып, яраланган аякларын өстерәп, суга тончыга-тончыга, лейтенант Удачин шуыша:
Ни булды сезгә, бөркетләр?! Полк кан йотып ята анда, ә немецлар шатланалар гына! Мине мәсхәрәгә калдырмагыз, дусларым! Алга! Алга, туганнарым! Дошманны тар-мар итәргә. Берсе дә исән калмасын!
Взвод, исе китеп, сүзсез калды. Шул вакыт балалар тавышыдай нечкә тавыш яңгырады:
- Братцы! Без ник ятабыз әле? Ник ятабыз! Нәрсә, бездә намус юкмыни? Бу сибиряк Сухих тавышы иде. Ул сикереп торды да Атакайның эзеннән ыргылды. Взвод аның артыннан өермәдәй алга ташланды.
Атакайдан дүрт-биш адым узгач, Сухих та егылды. Тик инде разведчикларның кызуын берни дә туктата алмас иде. Беренче гранаталар, ком өермәсе очырып, немец пулеметчысын сынсыз калдырып, амбразураның алдында гына шартладылар. Бер мизгелгә генә пулемет атудан туктап калды. Разведчикларның яныннан үзләренең граната ярчыклары безелдәп очты, тик алар инде сихерләнгән кешеләрдәй амбразурага омтылдылар. Немец пулеметчысы аңына килгәнче, берничә граната амбразура авызына тондырылды. Төтен, ком баганасы күтәрелде. Сугыш дәвам итте.
Әлмәт.
"Аргамак" журналы.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013