Бүген Әдипләр: Халисә ГӘРӘЕВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Халисә ГӘРӘЕВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Резеда Гобәева
Зөлфия Гыйниятова
Халисә ГӘРӘЕВА
Мин, Гәрәева (Сәхипгәрәева) Халисә 1953 елның 30 нчы апрелендә Мөслим районы, Баек авылында ишле гаиләдә 10 егет арасындагы ике кызның берсе булып туганмын. Әтием Бөек Ватан сугышы инвалиды, бер аяксыз кайткан. Әнием сабырлык үрнәге,и сән-сау үскән 9 баласына җан җылысы биреп, Сак-сок бәетләре аша, мөнәҗәтләр аша безгә ана теленең чиксез матурлыгын, туганлыкның өзелмәс җепләрен сузган. Аларның тырышлыгы белән без 9 бала үсеп, күптән үзебез әти-әниләр, әби-бабайлар инде.
Мин 1960 нчы елда Баек 7 еллык мәктәбенә укырга кердем. 1964-65 нче уку елыннан 1968 елга кадәр математика юнәлешендә укытыла торган Казандагы 10 нчы интернат -мәктәптә белем алдым. Туган авылымны, туганнарымны сагынуым тынгылык бирмәде, 9-10 нчы сыйныфны Күбәк урта мәктәбендә тәмамладым. 1970-72 нче елларда Минзәлә совхоз-техникумында белем алдым. Зоотехния белгече булдым. Зоотехник -организатор квалификацисенә ия булдым. 1970-78 елларда "Урал" колхозында белгечлегем буенча эшлдем. 1978 нче елның январь аенда мине мәктәпкә "Терлекчелек нигезләре" фәнен укытырга күчерделәр. 2009 нчы елга кадәр мәктәптә география, биология фәннәрен дә укытып лаеклы ялга чыктым. Гомерем туган авылымда узды. Максатым: Кеше кулланучы гына түгел, ул үзе дә табигать баласы. Ул табигатьне яклаучы да булырга тиеш. Укучыларның аңына, күңеленә шуны төшендерү. Аларны игелекле, матурлык өчен көрәшүче шәхесләр итеп тәрбияләү булды. Балалар белән тәрбия дәресләрендә, экскурсияләрдә, класстан тыш чараларда туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Шигырьләр минем юлдашларым, киңәшчеләрем булды. Хәзерге көндә туган авылымда аның матурлыгына сокланып, шул ук вакытта авылларның картая баруына борчылып яшим...Эчке кичерешләремне шигьри юлларга салам. Балаларыма, оныкларыма куанып гомер китчерәм
 ФӘНИСКӘ

Сине эзләп тагын Айга мендем, 
Зөьрә кыз яныннан күзләдем... 
- Тик еракта инде, бик еракта, 
Күрә алмассың, -диде, -эзләрен. 
Сөеклемнең туган көне бүген, 
Никтер китте иртә калдырып... 
һәркөн таңда юлларына карыйм, 
Яшьле күзләремне талдырып. 
Калды синең матур эшләрең дә, 
Матур балалар да калдырдың... 
Икәү бергә яратырга туган 
Оныкларны миңа калдырдың... 
Шундый матур узган гомеребезне 
Сагыш утларына салдырдың...

ТОРМЫШ БИТ БУ...

Жиде ятлар авыр чакта 
Олы терәк булгалый! 
Ә туганнар, якын дуслар 
Саткан чак та булгалый... 
Дөнья булгач, дошманың да 
Ярдәм кулы сузгалый... 
Дөнья шул бу... бар да анда 
Булгалый шул... булгалый!!! 
Шатлыкларда табын тулы 
Дус-ишләрең булгалый.. 
Ә туганнар читтә кала, 
Андый чак та булгалый... 
Туган, дуслар арасына 
Сыймаган чак булгалый. 
Дөнья бит бу... бар да анда
Булгалый шул... булгалый... 
Җаннар җәрәхәтле чакта, 
Чын дуслар табылгалый... 
Баласын ташлаган ана, 
Анасын "саткан" балалар, 
Дөньяларда очрап тора. 
Андый хәл дә булгалый, 
Аяныч... тик булгалый!!! 
Дөнья бит бу, бар да була, 
Булгалый ла... булгалый...

АВЫЛЫМ, АВЫЛКАЕМ...

Туган авылымда бер көн килеп, 
Сандугачлар җыры туктаса. 
Чишмәләргә җырлап бара торган 
Сукмакларның эзе булмаса... 
Инеш буйларында каз-үрдәкләр, 
Бала чыгарырга оя кормаса, 
Күңелемне минем сагыш сарыр, 
Йөрәгемне минем моң басар!!! 
Язын, сыерчыклар кайткан чакта, 
Һәр бакчада оя тормаса, 
Алмагачлар шау чәчәктә чакта, 
Бал кортлары гөжләп тормаса, 
Сабантуйлар, шаулы җыр-моңнардан, 
Уен-көлкеләрдән гөрләп тормаса, 
Карт-карчыклар, әби-бабайларым 
Фатихалар белән каршы алмаса, 
Авылымның нуры китәр иде... 
Яшәүләрнең яме бетәр иде... 
Яши әле авылкаем, яши әле!!!

ГОМЕР БИТ БЕРӘҮ ГЕНӘ...

Гомер бит берәү генә... 
....Гомерләр ул һәркемгә дә, 
Бирелә берәү генә... 
Кайчакларда ярату да 
Була тик терәү генә!!! 
Ихлас булса сөю хисе, 
Бер-берсен сатмый ярлар, 
Икесенә тигез төшә 
Чигәдәге «ак карлар».
Тик кызганыч... сирәгрәк шул 
Андый бәхетле парлар... 
Җирдә күпме ялгыз калган, 
Тиңен югалткан ярлар! 
Ялгызларның күңеленә 
Сары сагышлар сарый... 
Яратулар артта калган. 
Хатирәләр... нибары...

ҮКЕНМӘЕК ӘЛЕ ҮТКӘННӘРГӘ...

... Үкенмәек әле үткәннәргә, 
Фатихалар кылыйк "киткәннәргә"... 
Көткәннәргә сабырлыклар телик, 
Исәннәрнең хәл-әхвәлен белик!!! 
Вакытыннан алда киткәннәргә 
Оҗмах түрләреннән урын телик, 
Яныбызда булган мохтаҗларга 
Йөрәк түребездән җылы бирик!!! 
Яшь-җиләнгә, акыл-тәүфыйк телик, 
Өлкәннәргә күркәм картлык телик. 
Мәңге картаймастай тоелсак та... 
Аның киләчәген белеп торыйк! 
Киткәннәргә изге дога кылыйк, 
Исән чакта, яхшы гамәл кылыйк!!!

ДУСЛАРГА

Кышкы кичтә җылытучы 
Дусларыма мең рәхмәт!!! 
Ераклардан килеп иңгән, 
Җылыгыз шундый рәхәт! 
һәр иртәдә хәл сорыйсыз, 
Юатасыз, борчылсам. 
Сездәй дуслар белән Җирдә 
Яшәү рәхәт ичмасам!!!

ЯЗМЫШЫМА РӘХМӘТ!

Рәхмәт укыйм язмышыма, 
Биргәнгә кайнар йөрәк... 
Каты сынау үтәр өчен, 
Бик сабыр булу кирәк!!! 
Әле уңнан, әле сулдан, 
Бәргәләп тора язмыш, 
ын дуслар терәге кирәк, 
Абынмас өчен ялгыш! 
Дөнья булгач бар да була, 
Агы да... карасы да... 
Яшим әле шөкер итеп, 
Шул дуслар арасында!!!
"Авыл утлары"


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013