|
Миләүшә Минталип кызы Халикова (Садриева) 1960 елның 1 апрелендә Яна Чишмә районының Акъяр авылында туган. Лаеш совхоз техникумын кызыл дипломга тәмамлап, «Татарстан», «Маяк» колхозларында, аннары башка оешмаларда бухгалтер, баш бухгалтер булып эшли. Гаилә кора, балалар үстерә. Әдәби иҗат белән мавыга.
Аяк белән таяк
Соңгы вакыт гел зарланам мин аяктан.
Яшьләрем дә тама кайчак яңактан.
Шул кадәрле каты итеп авырта аяк, -
Алыргамы әллә димен кулга таяк?!
Таяк тотсам әгәр, миңа килешерме?
Дус-иш кенә миңа карап көлешерме?!
Авыртуны басармы соң тик бер таяк?
Төзәлерме алай гына минем аяк?!
Бетердеме аягымны каты бакча?
Дәвалыйсы иде дә бит - юк шул акча...
«Герәз алсаң, булыр иде бераз файда», -
Янәдән дә - акчасы соң аның кайда?!
Бушка гына берәр таяк табып булыр -
Аннан соң, дим, килеп чыгар миннән «убыр».
Болай да бит рәвешенә инде кердем —
Тешем дә юк, әпән-тәпән атлап йөрим.
Чишмәбезгә рәхмәт!
Акъяр кизләвенең чылтыравы
Гомерем буе минем күңелдә.
Килгән саен башым иям сиңа,
Рәхмәт әйтәм, чишмәм, үзеңә.
«Суы салкын» диеп мактый идек,
«Салкын» сүзе — безнеңчә, «тәмле».
Йомшак сулы үзең; болыннарың,
Камышларың күңелгә ямьле!
Балачагым узды болыныңда,
Һәр көн саен сиңа йөгердем.
Синнән ямьле, синнән матур җирне
Беркайда да юк диеп белдем.
Керләрне дә синдә чайкый идек
Кышкы салкында да суыңда.
Рәхмәт сиңа, туган чишмәм минем,
Чыкмаганың өчен уемнан.
Карамалык буе ямьле бүген,
Бик күп итеп халык җыелган.
Ял итәргә күпләр килер бире,
Юллар яңа, урын куелган.
Сине төзүчеләр киң күңелле,
Рәхмәт әйтик әле барсына.
Авыл яшәр әле бик күп еллар
Тәмле сулы чишмә барында.
Суың белән тормыш итәбез бит,
Биргән диеп Ходай рәхәтен!
Сине хөрмәт итеп авыл халкы
Әйтергә дип килгән рәхмәтен!
Якташларым кайткан зурлап сине,
Бәйрәмең ич бүген, чишмәбез.
Яшәү дәртен биргән суың тәмен
Татымыйча синнән китмәбез!
Бәйрәм итә Акъяр халкы бүген,
Җыелышып чишмә буена.
Саклап шулай матур гадәтләрне
Барыр аннан Сабан туена!
Мул суларың белән кинәндереп,
Мәңге яшә, изге чишмәбез!
Барлык авыл халкы исеменнән
Бик зур рәхмәт сиңа әйтәбез.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чишмәбез!!!
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.
|