Бүген Әдипләр: Халидә Бигҗанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Халидә Бигҗанова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Халидә Бигҗанова
Сәрия Бикмөхәммәтова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)

Халидә Сәгыйть кызы Бигҗанова 1965 елның 17 ноябрендә Лениногорски районы Куакбаш авылында дөньяга килгән. 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә тегүче һөнәрен үзләштерә.
Мәктәп елларында ук язылган шигырьләре 2000 елда «Заман сулышы» газетасы битләрендә дөнья күрә башлый. Газета битләрендә шигырьләрен күреп, аны «Чишмә» иҗат берләшмәсенә чакыралар.
Хәзерге вакытта Куакбаш авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның язган шигырьләре мәдәният йортында үткәрелгән барлык чараларны бизәп тора.

Әткәй назы

Туган йортым, синнән аерылуның 
Авырлыгын тойдым үзем дә. 
Сиздем, әткәй, тыштан сабыр булдың, 
Яшьләр тулды юкса күзеңә. 

Күзләреңне тутырып карап калдың, 
Хәерле юл теләп балаңа, 
Шушы караш күз алдымда торды 
Йөргән чакта читтә - далада. 

Әткәй назы күңелемдә йөрде, 
Уч төбендә сөеп үстергән, 
Авырлыкка каршы торсыннар дип, 
Яшәр өчен куәт-көч биргән. 

Аерса да еллар аргамагы, 
Ерагайтып юллар арасын, 
Гүя тормышымда, киңәш биреп, 
Янәшәмнән атлап барасың.

Арабызга ак кар ява

Күбәләктәй мамык карлар оча күктә, 
Аерылыштык. Әллә азга, әллә күпкә? 
Шул карларга сокланып мин юлдан киләм,
Үзем һаман синең янда күңел белән. 
Син еракта. Арабызда - борма юллар, 
Ә күңелдә калды бары татлы уйлар. 
Синең карашыңны эзлим бураннарда, 
Эзләреңне карлар күмде урамнарда.
Күбәләктәй мамык карлар йөзгә куна, 
Шул бөртекләр сиңа кунса, син дә кума! 
Эрет назлап син аларны учларыңда, 
Күз яшьләрем хасил булыр шул чагында. 
Син еракта. Арабызга - ак кар ява,
Югалтуга дучар булдык соң кай ара? 
Мәхәббәтем һич суынмас бураннарда,
Эзләреңне кар күмсә дә урамнарда...

Укытучым

Укытучым, зирәк-җылы сүзең 
Ташкын булып ага меңнәргә. 
Синең биргән асыл киңәшләрең 
Ярдәм итә үрләр менәргә. 

Изгелекләр тулы күңелегездән 
Белем генә түгел, наз алып, 
Ничә бала китә һәр ел саен, 
Төрле тарафларга юл алып. 

Һәрвакытта ачык күңел белән 
Каршы алып мәктәп түрендә, 
Шат елмайган, нурлы йөзең синең 
Күз алдымда тора бүген дә. 

Дөнья күркәм, тормыш юлың алда, 
Сайла, дидең, юлның турысын. 
Укытучым, рәхмәтем зур сиңа, 
Кызганмадың күңелең җылысын.

Улыма

Сагышларым таратырга
Ярый әле син бар. 
Кочып-назлап яратырга 
Ярый әле син бар. 

Тормышымны ямьләндергән 
Кояшым син, нурым. 
Ярый әле син бар җирдә, 
Минем газиз улым. 

Күңелемә шатлык өсти 
Көлеп торган йөзең. 
Йөрәк януына шифа 
«Әни» дигән сүзең. 

Ярый әле, син бар, балам -
Бәгырь җимешем. 
Син - минем тормыш терәгем, 
Йөрәк тибешем.
 

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013