Бүген Әдипләр: Тәзкирә ХАКОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Тәзкирә ХАКОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Тәзкирә ХАКОВА Тәзкирә Хабинур кызы Хакова 1934 елның 1 октябрендә Башкортостан Республикасының Шаран районы Тугызкыз-Сөнбаш авылында туган. Шигырьләр, фантастик нәм шаян-көлкеле хикәяләр язарга ярата. 1994 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. Беренче шигырь, хикәяләр китабы «Ана йөрәге» исеме астында 2003 елда дөнья күрде. Бүгенге көндә Чаллы шәнәрендә яшәп иҗат итә.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Катнаш гаилә

http://beznen.ru/basma/2010-26/katnash-gaile/ 2010, №26 (7 июль)
– Әй, атасы димен, бүген нинди көн?
– Нинди булсын, Алла биргән көн.
– Уйлаган идем аны оныткандыр дип, дөрестән дә оныткансың икән.
Әйе, хатын-кызның башыннан узган газаплары ирләр өчен берни тормый. Баязит үткәннәрне исенә төшерергә тырышып, уйланып ятты. Никадәр тырышса да, хатыны үпкәләп ятарлык хатирәләр башына килмәде. Нигә бу хатын-кыз шулкадәр серле була икән? Баш катырып ятканчы, турысын гына әйт тә сал инде… Хәтергә төште, искитәрлек бернәрсә дә юк. Кырык ел вакыт үтеп тә киткән икән, ә ул йокысыз төннәр бүгенгедәй хәтердә.
Уйлап карасаң, ул вакытлар берни булмаган, балалар үскәч, чын хәсрәтләр башлана икән. Бигрәк тә берсе артыннан икенчесе марҗа кызларына өйләнә башлагач, ана кешенең йөрәге әрнеде. Беренче игезәкләр Ринат белән Ришат өйләнү белән, Рома һәм Султанга (Солтанов фамилиясеннән чыгып) әйләнделәр. Икенче игезләре Фирдәвес – Федя, Филүсе – Фикус булды. Аларга әти-әнисе еш кына: “Татар кызлары бетмәгән, үзебезнең мөселман кызларына өйләнегез”, – дип әйтә килде. Ринатның беренче улы тугач, татарча исем куштырырга дип, килен ягын көчкә ризалаштырдылар. Аллага шөкер, Зөбәйдә белән Баязит, мулла чакыртып, оныкларына Самат исеме куштырды. Самат Солтанов булды, исеме бик җиңел. Ришатның да малае бар, киленнәре Нина татар исеме кушарга бик тиз ризалашты. Хәерлегә булсын инде, бик хәйләкәргә охшаган. Йә бер Аллам, күңелләренә инсафлык бир. Ул оныкларына, исеме әнисе Нинага якын булсын дип, Наил кушарга булдылар.
Беркөнне икенче игезләрнең пары Фирдәвес әти-әниләренә кыз күрсәтергә алып кайтты. Кара гына кызны Зөбәйдә дә, бу татар кызы булырга тиеш, дип, күңеленә салып куйды. Русча гына сөйләшә, үз балалары да юньләп татарча белмәгәч, аның русча сөйләшүенә бик игътибар итмәделәр. Табын әзерләп өстәл артына утыргач кына, Фирдәвес кыз белән таныштырды. “Әти-әни, без Наташа белән бер-беребезне яратабыз, өйләнешергә булдык”, – дип әйтеп салды.
– Бер-берегезне күптән беләсезме соң?
– Күптән инде, әти, өч-дүрт ай бар.
– Алай, “бик күп” икән шул. Элек ике-өч ел йөриләр иде.
– Әти, оныттыңмы әллә үзең бер күрмәгән, белмәгән кызны күрше авылдан урлап алып килгәнеңне? Ничә еллар бергә яшисез, берни булмаган.
– Син кем белән чагыштырасың, ә? Мин ундүрт яшемдә әнисез ятим калдым. Унҗиде яшемдә, әти авыргач, өйләнергә туры килде. Ул вакытта авылда ятим малайга кем кызын бирсен? Әниең бит үзебезнең кеше, безнең халык бөтенләй башка, сабыр, тәртипле. Наташаның милләте кем соң?
– Кем булса да барыбер түгелмени? Ул мине ярата, миңа шул җиткән.
– Ә безгә җитми, әнә, абыйларың өйләнде бит инде, нәрсә булганын күреп торасың.
– Аларда эшем юк.
– Кем икәнен дә әйтәсең килмәгәч, нигә алып килдең соң аны?
– Ул украин кызы, сезгә ошамаса, без киттек, аларда торырбыз, – дип, әйберләрен җыя башлады.
– И Ходаем, безгә тагын хохлушкалар гына җитмәгән иде, – дип әнисе тәгәрәп елады.
– Анысы сезнең эш, – диде Баязит ачуланып. – Үз балаларыгыз булгач аңларсыз. Әниегезне йөрәк чиренә сабыштырдыгыз бит инде, тәрбиясезләр.
Фирдәвес ишекне шап итеп япты да чыгып киттеләр. Анасы елап калды. Баязит бер сүз дә әйтми, ишекле-түрле йөри бирде.
– Баязит, оныкларны бик сагынам, күрәсем килә, барырга гарьләнәм.
– Нигә гарьләнеп торырга, әйдә, бергә барабыз.
– Баргач юньләп эндәшми бит, түргә узарга чакырмый, ярый әле оныклар сумкадан тәм-том карарга булса да йөгереп килә. Бөтенләй читләшеп баралар бит.
– Эштә Ришатны күргән идем әле, Нина икенче баласын табарга тора икән.
– Шулаймы? Күптән күргәнебез юк шул. Нәрсә сөйли соң, чакырмадымы? Их, Баязит, төн йокыларыбызны йокламый үстергән балаларыңны бер күрергә тилмереп яшә инде. Нинди заманда яшибез, нәрсә булды соң бу тормышка? Болай булгач, Филүсендә дә ышаныч юк икән. Хәзер безнең нәселдә татар, рус, хохол. Мари белән чуаш кына җитмәгән.
– Берүк, алай уйлама, Зөбәйдә, шайтан колагы саңгырау булсын, Ходай күрсәтмәсен.
– Баязит, әллә үзебез дә гаепле микән? Балаларга бер дә татарча өйрәтергә тырышмадык.
– Соң, заманы шул иде бит. Аларга кайчан татарча өйрәтик? Көндез балалар бакчасында булдылар, кайткач, урамда уйнадылар. Аннан мәктәпкә киттеләр, без көн буе эштә, эштән соң йорт мәшәкатьләре. Иртән тагын шул ук мәшәкатьләр кабатланып тора. Аларны сөйләшергә урам өйрәтте инде. Аннан мәктәпкә киттеләр. Әле хәтереңдәдер, олысының балалар бакчасында теле озак ачылгач, тәрбиячесе безне гаепләгән иде. “Бала бозып ике телдә сөйләшмәгез, үскәч, үз юлын сайлар”, – дигән иде, әнә, бик шәп сайладылар.
Зөбәйдә ирен төрткәләде:
– Нәрсә бик озак уйланып ятасың, белмим диген инде.
– Тагын нәрсә булды?
– Бүген нинди көн димен?
– И карчык, ул еллар онытырлыкмы соң? Пар малайлар бүләк иткән көн.
– Молодец, әтисе, әле бөтенләй тавык башка әйләнмәгәнсең икән. Ике елдан тагын пар малайлар, аннан тагын бер малай.
– Алты елга биш малай, рекорд бирдең бит, әнисе. Барак бүлмәсендә төнге сменадан арып кайтып, ул балаларның тавышын ишетмәскә, өч сәгать булса да йоклап ял итәргә хыялланган чаклар мәңге онытылмастай булып күңелгә сеңеп калган. Төнге сменада эшләгәндә йоклап китеп, эшләп торган станокта кулны кыстырырга куркып үткәргән көннәр…
– Әле шулай дисеңме? Егерме өч яшемдә мине кем биш балага батырды, нәселдә булмаганны? Син эшкә китеп котыла идең. Сулар ташып, барак бүлмәсендә мич ягып, су җылытып, аларны коендырып бетергәнче көн җитми кала иде. Нигә соң эштә шулай арыгач, бер генә көн булса да балалар белән утырып карамадың, ә? Мин биш смена эшләп кайтырга да риза булыр идем, ул гына арыган, имеш, мин арымаган. Кеше ирләре кебек бер кыз бала да таптыра алмаган башың белән сөйләшеп утырасың шунда. Әнә, ике туган сеңлең Зифага гына кара, бер тапканда малай, икенчесе кыз, гел шулай чиратлап таба.
– Зөбәйдә, җаным, кил әле, юкка үпкәләшеп утырмыйк, кырык биш ел вакыт узган. Син дә онытып җибәрәсең түгелме? Әниең ун малай, минем бәхеткә бер кыз тапкан, әйе бит, минем сабыр канатым. Нишләп болай кызып киттең әле? Әйдә, яшьлек елларын искә төшереп, табын корып алабыз. Теге ике малай кайтса-кайтыр, кайтмаса, икәү утырырбыз.
Баязит белән Зөбәйдә табын әзерләп өстәл артына гына утырганнар иде, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Баязит ачып җибәрсә, өй тутырып оныклары белән уллары һәм Тамара күчтәнәч төяп килеп керде. Хохлушка хатыны белән Фирдәвес һәм киленнәре Нина юк иде. Зөбәйдә сораулы карашы белән улы Ришатка төбәлде. “Әни, ул бала тудыру йортында улыбыз бар”, – диде елмаеп. Оныклары Наил әле бабасын, әле әбисен кочты. “Абика, бабай, у меня братишка родился. Он маленький-маленький, потом вырастит, мы вместе играть будем”, – дип, гел кечкенә энесе турында гына сөйләп торды.
Әбисенең шатлыктан күзләре яшьләнде. Аналары көфер булганга, оныкларының ни гаебе бар? Бигрәк тә татлы инде бәләкәчләр. Әбисе оныгы Наилдән энесенең булачак исемен сорады.
Әти әйтә, исемне әниең кушар, ди. Ә мин балалар бакчасындагы Әмир исемле иптәш малайның исемен кушам, миңа башка исем кирәкми. Ул шундый көчле, әйбәт малай.
Самат та сүзгә кушылып: “Минем әни дә сеңелкәш алып кайта, син генә мактанып утырма”, – диде телен күрсәтеп.
Көтмәгәндә җыелган балаларына аптырап калган Зөбәйдәгә өстәл тутырып табын әзерләргә туры килде. Өйгә җан керде, балалар чыр-чу килеп уйнады.
Көн артыннан көн үтә торды. Филүснең дә Тимур белән Таня исемле игезәкләре туган дип ишетелде. Алар әти-әнисе белән аралашмый. Зөбәйдә балаларына рәнҗемәскә тырышты. Балаларына Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык теләп, белгән догаларын укыды. Тик әтиләренең тазалыгы какшады. Аяк-куллар буйсынмый башлады. Маратны, туйлар ясап, татар кызына өйләндерделәр. Киленнәренең исеме дә бик матур – Зөһрә. Йорт эшләрен дә ярыйсы гына белеп эшли. Өйдә сөйләшергә кеше булды дип, Зөбәйдә шатланып туя алмады. Торырга фатир иркен, яшә дә яшә генә. Аларның да уллары туды. Мулла чакыртып, Ислам исеме куштылар.
– Иншаалла, чын мөселман баласы туды, өйгә ямь керде бит, әтисе.
– Анысы шулаен-шулай, алар бер дә безнең белән торырга охшамаган.
– Нишләп алай дисең?
– Беркөнне киленнең әнисе белән сөйләшкәнен ишеттем. Киленгә эшләгән җиреннән фатир бирәләр икән.
– Кара әле, Баязит, бу яшьләргә нәрсә җитми икән? Хөкүмәте дә аздырып бетерде үзләрен. Йә инде, биш балаңның берсе үскән йортларында тормасын әле. Онык белән киленне өрмәгән җиргә дә утыртмыйбыз бит. Кызыбыз кебек каршы алдык, үз балабыз итеп, “кызым” дип кенә торабыз, тагын кайсы җиребезне ошатмый икән? Егерме биш яшьтә иргә чыгып, туйганчы йоклыйлар. Безнең егерме өч яшьтә биш бала бар иде. Нинди авырлыкларга түзеп үстердек. Пенсия яшенә кадәр туйганчы йоклаганым булмады. Хәзерге яшьләр баланы табасы килсә таба, килмәсә юк, дөресен генә әйткәндә, ялкаулар. Бала үстерергә нинди түземлек кирәк! Бөтен яшь гомереңне шулар өчен уздырып, картайган көнеңдә икәү кукыраеп кал инде. Безгә фатирны дүрт бала булгач кына бирделәр. Монда чабып йөрерлек бүлмәләр. Ай-һай бу яшьләр, кылана беләләр дә инде. Аерым торасылары килә, имеш. Гарьлегеңнән ярылып үләрсең. Әйтерсең монда аларны тотып ашыйлар. Болай булгач, шатлыклар озакка түгел икән. Йә бер Аллам, тазалыклардан аерма, көч-куәт бир. Марат та төшергәләп кайткалый башлады, нәрсә булган аларга? Яшәүләренә ике ел юк, Ислам оныгыбыз да тупырдап үсеп килә, “әттә-әннә” дип теле ачыла башлады. Чыгып китсәләр, буш бүлмәләргә карап ничек яшәрсең? Баязиткаем, син нык тор инде! Чиргә бирешергә тырышма. Массаж ясатыйк, пенсия акчабыз җитәрлек. Нигәдер, эчем пошып тора, йөрәк әрни, әллә теге бәләкәчебезне сагынып микән?
– Ярый инде, Зөбәйдә, бик өзгәләнмә әле. Карчык, әйдә әле бәлеш пешереп ашыйк, мин итен, суганын турармын, син калганын эшләрсең. Эч пошуның эзе дә калмас. Син бик матур җырлый идең, эш беткәч, җырлап күрсәтерсең әле яшь чакларны искә төшереп.
– Белмим, карткаем, миндә көй дигән нәрсә калды микән соң?
Бәлеш пешүгә өй тулып балалар, оныклар килде. Көтелмәгән хәлдән аптыраган Зөбәйдә сүзсез калды. Яңаклары буйлап кайнар яшь тәгәрәде. Оныгы Наил: “Абика, не плачь, хочешь я тебе вот это подарю?” – дип, күлмәк эченнән тәресен чыгарып тоттырды. Кечкенә Әмир дә шуны кабатлады. Боларның тәреләре Зөбәйдәнең уч төбен өтеп алды.
– Наил, балакаем, бу нәрсә?
– Абика, церковьта бер бабай суга тыгып муенга кидерде дә бервакытта да салмагыз, югалтырсыз, потом Бог вас накажет, – диде. Мин еламадым, энем елады, ул кечкенә бит әле. Минем исемем хәзер Серёжа, Әмирнеке – Андрюша.
Ата-аналары табын янында кайнашты, оныклары берсен-берсе уздырырга тырышып, тәреләре белән мактанды. Зөбәйдәнең бу күренештән күңеле болганып, башы әйләнеп идәнгә ауды.
… Еллар үтте, оныклар буйга җитеп килә. Бер Ислам гына әби-бабасын ташламады, еш кына килгәләп йөри. Инфаркт кичергән әбисенә ул зур юаныч иде, рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр. Әти-әнисе дә килеп йөри, Баязит белән Зөбәйдәгә яшәргә көч бирә. Биш малайдан бер татар гаиләсе сакланып калды.
Бервакыт хастаханәдән Рәшитнең авырып ятканын хәбәр иттеләр. Баязит белән Зөбәйдә, тиз генә җыенып, улы янына ашыкты. Палатага ук керткәч, Зөбәйдәнең йөрәге тагын чеметеп алды.
– Нәрсә булды, улым? Бигрәк бетеренгәнсең бит.
– Мине гафу итегез, яшьлегем белән сүзегезне тыңламадым, – диде күзләрен яшереп. – Каршы килмәсәгез, мин сезгә кайтыр идем. Өйдә иконалар, рус тәреләре җанымны буа, тыным бетә, һава җитми. Бу минем икенче инфаркт, озак яши алмам. Мине мөселманча җирләгез. Әти-әни, үтенеп сорыйм, мине Нинага бирмәгез.
Әти-әнисе Рәшитне саташа дип уйлады.
– Тынычлан, улым, тынычлан, үзебездә яшәрсең, беркемгә дә бирмибез. Үзең беләсең бит, өйдә бүлмәләр җитәрлек.
Рәшит тынычлана төште, марҗасы аның янына килеп йөрмәде. Бик озак ятканнан соң Рәшитне өйләренә алып кайттылар. Аңа икенче группа инвалидлык бирделәр. Ул аякка басып йөри башлагач, Баязит белән Зөбәйдә киленнәре Нина янына барып кайтырга булдылар. Тел астына валидол кабып, тынычланырга тырышып, Рәшитнең киемнәрен алырга дип ишекләрен шакыдылар. Ишекне бер ир кеше ачты.
– Бу Солтановлар фатиры түгелмени? – диде Баязит тотлыгып. – Керергә ярыймы? Без Рәшитнең әти-әнисе, ә сез кем буласыз?
Ару гына хәмер эчкән Нина килеп чыкты.
– Бу минем ирем, – диде ул биленә таянып.
– Шулаймыни, балаларың кайда соң?
– Алар сезгә ник кирәк?
Баязит аны төртеп түргә узды, кайсы бүлмәгә керсә, шунда иконалар.
– Менә Рәшитне нәрсә борчыган. И бала-бала, нишләп соң бу хәлгә төшкәнче бер дә килеп киңәшләшмәде икән, без аның хәлен аңламас идекме?!
Баязит Нинадан Рәшит турында сорарга булды.
– Нишләп әле син исән ир өстеннән аның тир түгеп эшләп алган фатирында башка берәү белән яшисең?
– Живой, имеш, он для меня давно сдох уже.
– Без киемнәрен алырга дип килдек, җый аның киемнәрен, иманың качкан нәстәкәй.
– Нинди киемнәре? Күптән тузып беткән киемнәрен таптырып йөрисез монда.
– Бу нәмәстәкәең киеп туздырдымыни аларны? Оныклар кайда, ирләр белән йокларга комачаулый дип, куып чыгарып бетердеңме, денсез?
– Анда синең эшең булмасын, әнә, ишекне күрәсезме, сыпыртыгыз.
– Әстәгъфирулла, моңарда иман заты калмаган, алкашка әйләнеп беткән бит, явыз.
Зөбәйдә, коридорда үзе белән бергә эшләгән Санияны очратып, аптырап китте.
– Син монда торасыңмыни?
– Әйе, күптән инде. Ә сез нишләп йөрисез?
Бергә эшләгән танышына дөресен әйтергә оялып:
– Менә, күршегезгә килгән идек. Рәшит өйдә юк икән.
– Рәшит хәтсездән монда тормый, хатыны аның өстеннән йөреп, ире чиргә сабышты.
– Балалары кайда соң?
– Берсе армиядә хезмәт итә, олысы армиядән кайтмады, шунда торып калган ди. Алар гомергә тавышланып яшәделәр бит, “татарский морда”дан башка сүз ишетмәде, аңа ничек чыдарга кирәк. Зөбәйдәкәем, ни әйтсәң дә, үз милләтең түгел инде. Фатирына керсәң, җаның өшеп котың очар, татар балаларын чукындырып, муеннарына тәре тагып, фатирына иконалар тезеп бетерде.
Бу кадәресен тыңларга Баязит белән Зөбәйдәнең түземлеге калмады.
– Әйдә, киттек, Баязит, Рәшиткә бу хәлне сөйли күрмә. Ринатының хәлен ничә еллар ишеткән юк, анысы белән бер-бер хәл булмасын тагын, әллә, мин әйтәм, барып кайтабызмы?
– Өйгә кайтып, малайның хәлен белик әле, аннан уйлашырбыз. Үзебез дә гаепле инде, балалар ташлады дип, хәлләрен белешеп тормадык.
– Соң, аларга барып, якты чырай күрсәтәләрмени? Йә бүлмәсенә кереп бикләнә, йә бөтенләй өеннән чыгып китә. Аның кыланмышына йөрәкләр чыдыймыни?! Ишле бала үстерү хәсрәт булмаган икән. Йә Ходаем, биш балага биш кайгы бит, ничек түзәргә кирәк?
Бер ялда Баязит белән Зөбәйдә Ринатның хәлен белергә китте. Баязит ишектәге кыңгырау төймәсенә басканда Зөбәйдәнең йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә башлады. Ул тиз генә дару алып тел астына салды. Ишекне озак ачучы булмады. Ринатны күрергә ашыккан ата-ананың күңеле борчыла башлады. Тагын шакыгач, сукрана-сукрана көчкә аягында басып торган исерек килен ишек ачты.
– Сезгә кем кирәк? – дигән сорауга Зөбәйдәнең аяк астында җир убылган кебек булды.
– Син оныттыңмы әллә безнең кем икәнне? Безгә Ринат кирәк, әллә ул да урыныннан тора алмый исереп ятамы?
– Ваш татарчонок күптән монда яшәми, ул безне ташлады, – дип, шап итеп борын төбендә ишеген япты.
Аптырап калган ата-ана ни әйтергә белми катып калдылар.
– Әйдә, өйгә кайтыйк, Маратлар килгәч сораштырырбыз. Алар хәбәрләшми калмас, – дип, көйләп кайтып киттеләр.
– Эх, Баязит, нигә аз гына да безнең сүзгә игътибар итмәде икән бу балалар? Тамарасы да Филүсне алып Украинасына качты. Нишләп соң безнең малайлар рус кызларына өйләнеп, башларын югалтты икән? Фирдәвесне дә Наташа үз туган ягына, Пермьгә алып китте. Елына бер шалтыратып та хәлне белгәннәре юк. Маратлар гаиләсе белән генә юанып торасы калды.
Ришат аягына басып йөри башлады, Алланың биргәненә шөкер. Баязит, әкренләп, Мараттан Ринатның хәлен сорашты. Марат әтисе күзләренә карарга кыенсынып:
– Әти, әйдә, тышка чыгып керәбез, саф һава да суларсың.
– Йә, сузма инде, сөйлә!
– Ул, хатыныннан аерылып, Себер ягына эшкә китте. Болай да, балалары үскәнче дип, күп түзде.
– Егерме ел эшләгәннән соң? Нишләп барысы да тормышларын бездән яшергәннәр, кулдан килгәнчә ярдәм итмәс идекмени?
– Сездән оялып та инде, аннан әнинең авырган чагы иде, борчыйсы килмәгәндер.
Бу кайгы-хәсрәтләрдән Зөбәйдәнең йөрәге борчый башлады. Төн йокылары качты. Кыз булып буйга җитеп, яшь чагының тәмен дә татымый калды бит. Еш кына Баязитка рәнҗеде: нигә башка кызны урламаган, күреп сөйләшкән егет тә түгел иде бит. Ул елларда урланган кыз кире кайтса, бозык дип данын чыгаралар, аңа башка егетләр карамый иде. Әнә, хәзер дөньялар нәрсәгә әйләнде. Яшьләр бөтенләй азды.
Ришат әнисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Әти-әнисенең вакытсыз картаю сәбәбен хәзер инде ул яхшы аңлый. Үз башыннан үткәннәргә үкенә, ләкин соң шул.
Яшь чагында бер рәхәт күрми, биш бала тәрбияләгән әнисе дә кайгы-хәсрәт эчендә янып-көеп яши. Балалар кайгысыннан авырткан йөрәген дә, Маратлар белән аралашмаса, җиңеп чыга алмас иде. Ярый әле күңелләрен юатырга, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшергә Маратлар гаиләсе бар. Нигә соң, үз балаларың үсеп, дөнья мәшәкатьләре баштан узгач кына үткәннәргә үкенәсең икән? Кешелегеңне югалтасың килмәсә, үз динеңнең кадерен бел, ди борынгыдан калган әйтем. Нинди акыллы сүзләр! Ришат балалары белән хәбәрләшми башлагач кына ата-анасының хәлен аңлады. Хатыны балаларын биздерде, алары Ришатны санламый башладылар.
Ике инфаркт кичергән йөрәк озакка чыдамас, тормышта яшәүнең кызыгы калмады…
Зөбәйдә аралашмаган балаларын һәм күз алдындагы авыру улын уйлап, чиргә ныграк биреште. Ришат улының: “Синнән алда үләр идем”, – дигән сүзләре аның авыру йөрәген көннән-көн ныграк кимерә иде.
Ике кабер тора җан өшетеп, кырыена баскан аксакал.
Ярты җаны алар белән китте, озак яши алмас ярты җан.

Тәзкирә ХАКОВА. Чаллы шәһәре.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013