Бүген Әдипләр: Нигъмәт Хәким
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нигъмәт Хәким

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Нигъмәт Хәким

ДОКУМЕНТЛАРНЫҢ ДА ҮЗ ЯЗМЫШЛАРЫ

Нигъмәт Хәким (1899—1937) - Хәкимов Нигъмәтулла Гыйниятулла угылы - тел галиме, фольклорчы, әдәбиятчы, Казан педагогия институты доценты. Ул әзерләгән "Идегә дастаны"1 ның озын һәм фаҗигале тарихы бар.

1919 елда Себердә, элекке Тобол губернасы, Тара өязе, Еланлы авылында Ситдыйк Зәйнетдиновтан (1854-1927) язып алынды, дип Н. Хәким бер җыйнама төзи. Ягъни, халыктан бер вариантны алып, башкаларыннан өстәп, төзәтә, зурайта, үзенә бер тәртипкә сала һәм, китап итеп чыгарыр өчен кереш сүз язуын үтенеп, бер нөсхәсен остазы, Ленинград университеты профессоры, академик Александр Николаевич Самойловичка (1880-1938) җибәра Төрки республикаларда җанланып киткән фольклор өйрәнү, бастыру эшләре белән үтә мәшгуль бу галим ул вакытта якут фольклоры китабына кереш яза. Баку, Ташкент, Ашгабат, Алма-Аталарга барып, фәнни докладлар ясый һәм Истанбулда узасы Тел конгрессына җыена. Шулай да "Идегәй"нең яңа вариантын Казанга кире озатасы килми. "Ленинградтагы язу өстәлемдә бик озак яткан бу нөсхәне Мәскәү—Алма-Ата поездында гына ачып карый алдым һәм кереш мәкаләне Кече Алма-Атинка елгасы буенда, гүзәл таулар арасында әзерләгәндә "hadent suo fata libelli" — "документларның да үз язмышлары була"-дип язып куйдым", диелгән А. Н. Самойловичның Хәмит Ярми (1904-81) шәхси архивында саклана торган "Кереш" мәкаләсе нөсхәсендә.

"Идегәй" дастаны язмышында тарих, әдәбият, фольклор кебек үк, кешеләр язмышы да аянычлы рәвештә чорналган.

XIX гасыр уртасында "Идегәй" дастанын Җомагыл дигән казакъ акыныннан бөек галим, мәгърифәтче, тарихчы, фольклорчы, этнограф, рәссам Чокан Вәлиханов (1835— 1865) язып ала. Үпкә авырулы улына ярдәм итәргә теләп, аның әтисе Чыңгыз Солтан тагы ике акынны табып китерә һәм өч кешедән гарәп имлясы белән җыйнама казакъ версиясе төзела Шул ук вакытта ул русчага тәрҗемә итела 1905 елда П. М. Мелиоранский аның казакъчасын (Сказание об Едигее и Тохтамыше. Киргизский (казахский) текст по рукописи, принадлежавшей Ч. Ч. Валиханову. Издателъ проф. П. М. Мелидранскш.—СПб., 1905.), 1904 тә Н. И. Веселовский русчасын (Ч. Ч. Валиханов. Сочинения. под. ред. Н. И. Веселовского-СПб., 1904 (ЗРГО по отд. этногр., т. ХХIX-223-264 и 265-273.) бастыралар.

П. М. Мелиоранский үзенең укучысы И. Беляев аркылы "Идегәй"нең бер каракалпак вариантын тапкач, киләчәктә бу эпосның барлык вариантларын җыеп тәрҗемә итәргә, таралу даирәсен билгеләргә һәм чагыштырып өйрәнергә васыять ита Икенче шәкерте һәм кафедрада урынын алып калучы А. Н. СаНойлович 1911 елда Петербург университеты студентларына алтын медальгә дип, шул эш өчен конкурс игълан ита "Идегәй" һәм "ТуктамыиГның төрле версияләре җыйнамасын әзерләүдә башлап йөрүче булуы өчен бу медальне А. Н. Самойлович курсларында тыңлаучы булган П. А. Фалев ала. Аның хезмәте 1922 елда Ташкентта кыскартып басыла (Лекции, читанные проф. П. А. Фалевым в 1921 году в Туркестанском Восточном Институте. На правах рукописи.—Ташкент, 1922.), үзе бик яшьли үпкә авыруыннан вафат була, кулъязмалары Ленинград архивларының берсендә саклана.

П. А. Фалев "Идегәй"не "ногайское скаЗание" дип атый һәм В. В. Радловның себер татарларыннан я1ып алынган өч вариантын, шул бер әсәр дип уйлап ахры, искә алмый. Алар турында П. А. Мелиоранскийга багышланган махсус фәнни җыентык өчен С. Г. Кляшторный әзерләгән мәкаләсендә А. Н. Самойлович тарафыннан әйтелә, һәм Н. Хәким әсәре "Идегәй"нең халык авызыннан язып алынган дүртенче варианты дип билгеләнә (А. Н. Самойлович. Вариант сказания о Едигее и Тохтамыше, записанный Н. Хакимовым// Тюркологический сборник, 1972.—М., Наука, 1972.—С. 186—211.). Без исә аны галим, шагыйрь Н. Хәким әзерләгән беренче җыйнама вариант дип карыйбыз (Ф. В. Әхмәтова. "Идегәй"дастанының татар вариантлары//Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции в 3-х томах. 9—13 июнь, 1992 г.-Т. 2—М.: "Инсан", 1997.—С. 160—162.) һәм текстны тулысынча беренче тапкыр "Казан утлары"на тәкъдим итәбез. Чөнки, В. В. Радлов (В. В. Радлов. Образцы народной литературы Тюрских племен.-ч. IV-СПб., 1872.) телдән,язып алган өч вариантның икесе шулай ук язмадан таралган чичәннәр җыйнамасы, ә өченчесе (барабадан) чәчмә, әкият шәкелендәге әсәр.

Н. Хәким "Идегәй"не татарның тарихи дастаны дип атап, сәнгатьчә фантастика чараларыннан тәмам арындыра һәм үз шигъри куәсен дә өстәп, җыйнама рәвешендә үзе иҗат итә.

Аның әсәр ахырындагы: (Идегәй сүзләре)
Минең инде илгә күренер йөзем дә юк, 
Борынгыдай йортка карар күзем дә юк, 
Билгем дә юк! Дошманнарым, тиз үлтерең! 
Сезгә инде башка әйтер сүзем дә юк!—
дигән авторлык шигырьләренә карап, А. Н. Самойлович "Ситдыйк бабай борынгы китапларга ияреп үзе язмады микән", дигән шиген дә белдерә (А. Н. Самойлович. Вариант сказания...-С. 205.). Ә инде академикның Ситдыйк бабай борынгы төрки һәм гарәп сүзләреннән тоткавыл, ясавыл, чагдавыл, коралай, бүз юшан, бүз тойгын, мосахар итү, намарт һ. бларны белүенә гаҗәпләнүе мәкаләдән төшереп калдырылган. Шуңа Н. Хәкимнең 1930 елгы бер шигырен китерү мәслихәт:
Садаклар артып, җәя тартып, 
Ук атулар кая югалды? 
Сорнайлар тартып, биеп, җырлап, 
Тын ятулар кая югалды?
Ч. Вәлиханов җыйнамасын популярлаштырып, казакъ телендә гарәп һәм латин алфавитларында бастырганда Ә. Диваев (Серия "Батурлар". Изд-во бывшей Казах-киргизской научной комиссии (араб. алфавитом)—Вып. 7—ч. 5.—Ташкент, 1922.), К. Сатпаев, С. Сәйфуллин һ. б. "Идегәй"нең нугайлар иҗаты гына булмыйча, тарихлары Алтын Урда белән бәйле башка төрки халыклар иҗаты дип тә каралырга тиешлеген әйтәләр. П. А. Мелиоранский хәтта бер каракалпак вариантын татар телендәге әсәр дип билгели (Едиге. Каракалпак халык дәстаны. Нөкис, "Каракалпакстан", 1990.). Андагы сүзлектә Идел, Җаек, Сарытау сүзләре Волга, Урал, Саратов дип русча, арыш, ару, айдар, айбалта, бояр, байтирәк, байбәтчә, бәддога, зәгъферан, гауга, хәмилә, халас, хәтерҗәм, фани дөнья, һ. б. сүзләр каракалпакчага тәрҗемә итеп бирела В, В. Радловтагы "Идегәй" вариантлары Себер өчен Урал арты, Иделнең "теге ягында иҗат ителгәненә дәлил булып тора.

Шулай ук, татар халкының мәгълүм галимәсе, Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт ханым Чагатайның Хаймана авылында (Төркия) бер Кырым татары авызыннан язып алган "Әдигә"се (Бу хезмәтне табып җибәрүе өчен "Азатлык"радиосы хезмәткәре Мөхтәрәмә Фәридә ханым Хәмидкә олуг рәхмәтемне күндерәм) безнең Себер вариантларына гаҗәеп якын икәнен әйтеп, узган гасыр башыннан бу көннәргә табан бер чигенеш ясыйк.

"Идегәй" дастанын, архив тузаннарын кагып-сугып, укып чыкканнан соң, ниндидер бер ерак туганың чит-ят илләрдән әйләнеп кайтканын күргәндәй хис кичерәсең. Балачактан, әби-бабайларыңнан ул туганың турында нәрсәләрдер ишеткәнеңне шәйләгәндәй буласың. "Кем ул Идегәй? Ничәнче буын туганыбыз? Кайсы якларда йөргән? Нишләп озак кайтмый торган?" кебек сораулар да әйләнә башта. Ул кайсы яклары беләндер үзебезнең нәселгә дә охшаган, кай якларына сәерсенебрәк тә карыйсың. Көткән дә син аны, ишетеп тә беләсең, әле танымыйчарак, үз итмичәрәк тә торасың сыман.

1988 елның 14 апрелендә СССР Фәннәр академиясе Казан Филиалының Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты конференц-залында нәкъ шундый атмосфера хөкем сөрә иде. Бу залда Институтның ел йомгаклары турында, төрле юбилейларга багышланган фәнни конференцияләр еш булып тора. Зал тулыр-тулмастан булганда дәресләреннән алып, университет, пединститут Талибләре чакырып китерелә Бу көнне әлеге зал үзләре теләп килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Аннан әз генә элек узган Ш. Мәрҗани хәзрәтләре 170 еллыгына багышланган фәнни конференция кебек бер мәҗлескә әйләнде ул. Аудитория дә ниндидер бердәм фикерле, әлеге "туганын" кайтару нияте белән килгән кешеләрдән тора иде. "Кертмик ул килмешәкне", дигән уй берәрсендә булды микән? Хәлбуки, аңа хәтле "ул безнең халыкныкы түгел, монголлар әсәре", "ул Алтын Урда заманыныкы", ниһаять, "ханнар-феодаллар иҗаты" дигән фикерләр дә йөрмәде түгел. Бу утырышта да кайберәүләрнең: "Ул әсәр халык телендә таралмаган", "Гомумтөрки дастанны татарныкы дип була микән?"—дигән үтә дә сак карашларын әйтүгә, зал: "Ник булмасын?", "Булырга тиеш",—дип дәррәү гөрелдәп алгалады. Ә бит бу әле фәнни конференция дә түгел, Г. Ибраһимов исемендәге Институт каршында оештырылган "Мирас" комиссиясенең чираттагы утырышы гына иде. Аның әүвәлге утырышларыннан берсе язучы Гаяз Исхакый әсәрләрен кайтару мәсьәләсенә багышланып, демократиянең саф җилләре исә башлавын сиздергән иде. Халык телендә дастанга әйләнгән "Кыйссаи Йосыф"ның дәү китап булып басылып чыгуы да әле 1984 елда гына зур, күңелле вакыйгага әйләнгән заман иде бу.

Илле ел чамасы "зинданда" яткан "Идегәй" хакында сүзне башлап, өлкән язучыбыз Әмирхан ага Еники: "Бу әсәрнең 1940 елда "Совет әдәбияты" журналында басылган вариантын укып, аның хәзер чыкмый ятуына сәбәп булырдай нәрсә тапмадым",-диде, шуның белән әсәрне бастыра башлауга юл ачты сыман.

1973 елда Институт архивындагы "Идегәй" вариантларын барлап һәм гомумэпос кануннарыннан чыгып, бу фәкыйрь алар турында бер белешмә, шулай ук "Дастаннар" томына кертү өчен тиешле вариантларын сайлап әзерләп биргән иде. 45 битлек ул кулъязма "Белешмә" Мәскәүгә, Алма-Атага, башка галимнәргә җиткерелеп, шактый хезмәт итте фәнга Әмма 1974 елда академик В. М. Жирмунскийның "Тюркский героический эпос" дигән зур китабы басылып, анда "Идегәй" дастанына гомумтөрки эпос буларак, объектив бәя бирелсә дә, татар фольклорының 12 томлык тупланмасында 1984 елда дөнья күргән "Дастаннар" томыбыздан "Идегәй" төшереп калдырылды.

Әйе» "Алпамыш", "Манас", "Коркот", Тероглы" һ. б. дастаннарның да зинданга ташланмыш көннәре бар иде. "Алпамыш" һәм "Манас" кебек алып дастаннарны дөньяга чыгаруга В. М. Жирмунский, М. Әүвәзов, Һ. Зарифов кебек галимнәр инициативасы белән фәнни конференцияләр багышланды. "Китабы-дәдәм Корк<җ" академик А. Н. Кононов ярдәмендә китап булып чыкты. "Угыз эпос"ын кайтару эшендә Халык Гусейн угылы Короглы зур хезмәт күрсәтте. Күренекле төркмән галиме Баймбет ага Каррыев 25 елын тутыра язып сөргеннән кайтты. Сталин төрмәләрендә сәламәтлеге какшаган милләттәшебез Мәдинә Искәндәр кызы Богданова гомере Мәскәүдә нәкъ шул "Идегәй" дастаны буенча докторлык диссертациясе якларга йөргән көннәрендә өзелә "Идегәй"нең җыйнама вариантын әзерләгән Нигъмәт Хәким үзе һәм аның әсәрен укып, кереш сүз язган академик А. Н. Самойлович та шәрекъ буенча зур хезмәтләре өчен якты дөньядан сөреләләр.

"Идегәй", "Манас", "Урак-Мамай" һәм "Бүрихан" дастаннарын "җәен телгә алсаң— яңгыр, кышын-көчле буран буласын көт тә тор", диелә халык иҗатында.

Академик В. М. Жирмунский моңа игътибар иткән һәм андый ырымнарны камнау (шаманлык) күзаллаулары белән аңлата (В. М. Жирмунский. Тюркский героический эпос.-Л., Наука, 1974-С. 496.). Әмма халык хәтерендә озак, нык саклана торган ниндидер авыр хәлләр чагылышы кайбер иҗат җимешләренә шулай күчүе мөмкин.

Нигъмәт Хәкимнең "Идегә дастаны" дигән бу әсәре Татарстан Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты Мирасханәсендә берничә нөсхәдә саклана.

Төп нөсхә-14х21,5 смлы 43 биттән башланып, 137гә хәтле бит саннары сугылган сызыклы дәфтәрдән гыйбарәт. Архив пагинациясе 249. Барлыгы—49 бит. Ике яклап куе шәмәхә кара белән матур гарәп имлясында язылган текст. Аңлатмалар бит астында бирелгән. Дәфтәрнең беренче битендә Казан дәүләт университеты доценты Якуб ага Агишев кулы белән: "Бу кулъязманы 1940 елның 19 октябрендә базарда сатып алдым; 1940 ел, 8 ноябрьдә ТАТНИИЯЛИгә бүләк итәм" , дип язылган (МХ, ф. 52, оп1. сак. бер. 178).

Икенче нөсхә-64 битле, яңалиф шрифты белән машинкада басылган. Анда "Казан пединституты доценты, журналист, язучы Нигъмәт Хәким (1889-1937) Ситдыйк Зәйнетдиновтан (1857—1927) элекке Тобол губ., Тара өязе, Еланлы авылында 1919 елда язып алган",-диелгән (МХ, ф. 52, оп. 1, сак.бер. 167) өченче нөсхә Институт фәнни хезмәткәре Сәлим Гыйләҗетдинов тарафыннан (1990 елда)кулдан кириллицага күчерелгән 176, 177 берәмлекләр саклана. Әсәрне Якты дөнья йөзенә беренче тапкыр чыгару өчен гарәп хәрефле Я. Агишев нөсхәсеннән үзгәрешсез күчереп, бу фәкыйрь әзерләде. Н. Хәким мәгълүматларыннан аермалырак аңлатмалар В. В. Радлов, С. Будагов, Ш. Сами, Д. Тумашева һ. б. сүзлекләре, шулай ук, үзем себер татары буларак төшенүем буенча җәя эчендә курсив белән һәм бит астында * белән бирелде. Текстта булмаган сүзләр квадрат җәя белән өстәлде. Җыйнама өчен калкан итеп алынган Ситдыйк карт авызыннан диелүче себер сүзләрендәге кайбер төгәлсезлекләр аңлатыла барылды. Мәсәлән, "таң яру" (ату) һәм "күзегез айдын!" (якты) идиомалары, "кул тамырын тоту" (пульс буенча кәефне белү) "кул тамыры тарту"дан төзәтелде һ. б.

Н. Хәким "Идегә"сенең берәр нөсхәсе тагы кая да булса сакланадырмы (мәсәлән, А. Самойлович архивында), безгә әлегә мәгълүм түгел. Аңа "Кереш" нөсхәсен соратып, В. М. Жирмунский 1969 елда Хәмит ага Ярмигә хат язгач, X. Ярми элек Казан пединституты татар теле һәм әдәбияты кафедра мөдире булган профессор Латыйф ага Җәләй аркылы әлеге "КерепГне табып, Ленинградка җибәргән, һәм ул "Тюркологический сборник, 1972" дә X. Ярми архивындагы нөсхәдән шактый аермалы рәвештә бастырып чыгарылган. Сәхнә өчен "Идегәй"не әзерләгән Юныс Сафиуллин Н. Хәкимнең басылмаган әсәре эчтәлегеннән архив буенча нөсхәләре файдаланды.

Башкортстан Фәннәр Академиясе һәм БР "Мирас" татар милли-мәдәни Үзәге Н. Хәкимнең 110 еллыгына багышлап документ, материал һәм истәлекләр җыентыгы бастырып чыгарды (Возвратим имя твое истории... Сборник документов, материалов и воспоминаний, посвященный ПОлетию со днярождения Нигмата Хакима.—Уфа, Гилем. 2002. 218 с.—Составители Мухаметов И. Ш., Аскаров Р. Р., Сакаев А. 3..).

Хәзер "Идегәй" дастанының академик басмасы Мәскәүдә М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты Институтында чыгып килүче "Эпос народов Евразии" Сериясе өчен Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты фольклорчылары тарафыннан әзерләнә Ул Серия таләпләренә туры китерелеп, Н. Хәким җыйнамасының фәнни-идентик тәрҗемәсе шулай ук фәкыйрегез тарафыннан әзерләнде.

Тулаем "Идегәй" дастаны үзе фәндә, мәдәниятебез тарихында тиешле урынын ала бара. Композитор Резеда Ахиярова дастан сүзләренә көй язды. Рәссамнар Тавил Хаҗиәхмәтов һәм Рушан Шәмсетдинов иллюстрацияләр ясады. Язучылар Ренат Мөхәммәдиев, Ренат Харис, Галимҗан Гыйльманов һ. б. "Идегәй" дастанының Н. Исәнбәт җыйнамасын матбугатта бастыруга үз өлешләрен керттеләр. Нәкый ага Исәнбәт үз җыйнамасы өчен 34 чыганактан файдалануын әйтә (Совет әдәбияты. 1940, № 11, 77-9266.; 12, 97—9866.). Аның архивындагы "Омск өлкәсе Кушкүл авылы сельпо складыннан табылды" дигән вариант Н. Хәким җыйнамасына иң якыннардан булуы мөмкин.

Галимнәр тарафыннан да дастан төрле яклап өйрәнела Профессор Ф. Урманчеев ике монография чыгарды (Фатих Урманче. Народный эпос "Идегәй".—Казань, Изд-во "Фән", 1999. 200стр.; Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә—Казан, "Таткитнәшр", 1997. 174бит.). Аның аспиранты В. Хәйруллина "Идегәй" эпосының тарихи нигезләрен тикшереп, кандидатлык диссертациясе яклады. Төрек галиме Фикрәт бәй Төркмән аспиранты шагыйрь Рөстәм Сүлти дастанны төрекчә Измирда (1998) бастырып чыгарды. Казанда чыккан татарча һәм русча басмаларына кереш вә соң сүзләр язып, И. Надиров (Идегәй. Татар халык дастаны—Казан. Таткитнәшр., 1988.—5-1066.) һәм академик М. Госманов дастанның шигърият чараларына, тарихи урынын билгеләүгә игътибар юнәлттеләр (Идегәй. Татарский народный эпос. Перевод Семена Липкина—Казань, Татарское книжное изд-во, 1990.-С. 247-254.)

ФЛОРА ӘХМӘТОВА-УРМАНЧЕ,
филология фәннәре кандидаты.
1 Н. Хәким дастан исемен шулай алган.

ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ

Туктамыш хан—Идегә би—Норадын—Кадыйр Бирде. 1388—1419 еллардагы вакыйгалар 1919 елда элекке Табул губернасы, Тара өязе, Еланлы авылында Ситдыйк карт Зәйнетдинов авызыннан язып алынган халык әдәбияты.
Нигъмәт Хәким.

I

Борын-борын заманда, Идел-Йаек буенда Туктамыш дигән хан үткән, гомер кичергән. Йорты зур, халыгы күп, малы мул булган. Күп патшалар ман (белән) сугыш кылган. Түрәләре, батырлары да күп булган. Халык көтеп, мал көтеп кенә калмаган, киек тә аулаган, кош та чөйгән. Күлләрдән каз, үрдәк, куулар да (аккошлар) чөйдергән. Боларны чөйдерү өчен кара лачыннары, бүз Тойгыннары (ак бөркетләр) шоңкарлары булган.

Аучы кошларны асрау, аларны йомыркалату, балаларын чыгарту, балаларны чөйгәле өйрәтү өчен ханның үзенә аерым бер мырзасы булган. Бу мырза хан кашында (каршында) башка мырзаларга караганда иң якын бер кеше итеп саналган. Мырзаның аты (исеме) Котлы-Кая булган. Котлы-Кая асраган, ул өйрәткән кошларның даны бөтен дөньяга таралган. Бу кошларның үзләрен генә түгел, хәтта балаларын, йомыркаларын кулга төшерү өчен дә Котлы-Каяга төрле патшалардан яшерен илчеләр килгән. Күп акчалар, күп алтыннар биреп карасалар да, Котлы-Кая боларның берсенә дә бирелмәгән.

Көннәрнең берендә Төркестаннан илче килгән. Дөньяны күп күргән, чичән бер кеше икән. Котлы-Каяны моның татлы теле артык чәчәткән, кызыл алтын, ялтырап, артык кызыктырган булса кирәк, Котлы-Кая мырза кара лачынның ике йомыркасын алып "сатып" ийгән (җибәргән—Н. X.)1. Лачын елына бары өчәр йомырка гына сала торган булган. Котлы-Каяда бер генә йомырка калган. Йомыркаларның юклыгы беленмәсен өчен, теге ике йомырка урынына Котлы-Кая ике бидаяк (карчыганың бер төре) йомыркасын куйган.

Күп вакыт та үтмәгән, моны ханга чакканнар (җиткергәннәр), бу эш ханга беленгән. Туктамыш хан тикшереп күргәннән соң бер кара лачын оясындагы ике йомырка бидаяк йомыркасы булып чыккан. Котлы-Каядан йомыркаларның кая киткәнен, бидаяк йомыркаларының кара лачын оясына ничек килеп кергәнен сораган. Котлы-Кая әйтмәгән. Туктамышның бик ачуы килгән сатып йибәрүгә. "Йомырка сатып мал тапкалы кызыккан Котлы-Кая ул хан хәбәрләрен, хан серләрен дә сатарга мөмкин,—дип зур шөбһәгә төшкән Туктамыш хан.—Мондый кешенең яшәве минем өчен зур бәла булыр",—дип уйлаган. Котлы-Каяны бөтен өй эче мән үлтерткәле хөкем кылып, илгә хәбәр салган. Калганнарга зур гьвдбрәт булсын, дип бөтен илне колакландырган (ишеттергән).

Котлы-Каяның якыннарыннан булган Йантимер аталык моны ишетү мән яхшы нәселнең токымын өзмәс өчен берәр баласын яшереп калу чарасына керешкән. Хәйләне тапмый куймагаң. Котлы-Каяның Идегә атлы бишектәге имчәк баласын алып, аның урынына үзенең Кобогыл атлы баласын салып калдыргалы булган. Шул ук мәлдә шуны эшләп тә өлгергән. Озак та үтмәгән, ханның хөкеме йиренә йиткерелгән. Котлы-Кая бөтен өй эче мән астырылган.

Моннан соң күп кенә сулар аккан, йилләр искән, көннәр, айлар, еллар үткән. Йантимер аталйрта калган "Кобогылда йиде-сигез яшьләренә йиткән, Йантимер аталыкның аяклы малларын көтә алырлык хәлгә килгән. Аңарга көтүче булып, утлыкта (көтүлек) мал утлаткалы (үлән ашатырга), мал баккалы йарай башлаган.

Идел буендагы күлләрдә кыр казлары, кыр үрдәкләре, куулар бик күп булган. Кайбер кошчыларның аулауларын-чөюләрен күп мәртәбәләр күргән Кобогылда да кошчылык дәрте кузгалган. Атасы Котлы-Кая кебек Кобогыл да кош чөйгәле өйрәнгән. Ул моңарга бик әвәс булган. Кара лачыннар, бүз Тойгыннар, шоңкарлар чөйгәле ярата торган булган.

Садагын алып, урман, дала йөреп, уклар ман сыкьп) (ана поши), киекләр (ата поши) аткалы, ауга чыккалы да бик яраткан.

Зур йиеннарда әйтешкән чичәннәр мән авыз көрәштергәле, йыраулар ман йырлашкалы да әвәс булган, дәртле булган, чичәннәрнең, йырауларның күбесеннән өстен дә чыга башлаган.

Көрәшче батырлар ман көрәшә, аларның иң көчле, иң осталары ман да алыша башлаган. Кобогылның аты-чабы илгә тарала, телләрдә сөйләнә башлаган. Илнең иң өлкән кешеләре дә моны айбарламый (абайлау) калмаганнар, үзенә аларның да игътибарларын тарткан. Шуннан соң аны өлкәннәр йыелган йыеннарга да чакыргалай башлаганнар. Данлыклы чичәннәр, атаклы йыраулар белән ярыштырып күргәннәр. Ил көтүгә караган эшләрдә дә йәйәсен (теңгелен— Н. X.) тартып караганнар. Кайбер кечерәк орышларга катнаштырып та сынаганнар. Йегет боларның берсендә дә сер сынатып сыртка төшмәгән, барысында да алдын чыккан.
1 Аерым сүзләргә Нигъмәт Хәким тарафыннан, бирелгән аңлатмадан соң җәя эчендә аның инициаллары (Н. X.) күрсәтелде.

II

Кобогылның егетлеге, аның алгырлыгы (зиһенлелеге), батырлыгы кебек эшләре Туктамыш ханга да бик ошаган. Аны үзенең сарай сакчылары янына чакыртып алган. Моңа да сарай сакчыларына төбәлгән киемнәр, атлар һәм башкаларны биргән. Үзенә төбәп кайбер эшләр дә тапшырган.

Явырыннары (калак сөяге) каймалы,
Төймә бавы тартмалы
Ал кара кеш тун бирде:
"Моны өстеңә ки!"—диде.
Күгала юрга ат бирде:
"Аны иярләп мен!"—диде,—
Күн давылбаз (барабан) бәйлән,—диде,—
Очан (ике канатлы көймә) ман диңгезне әйлән,—диде.
Тотам бавы (кош аягына бәйләнгән тасма) сум алтын
Ак шоңкар кош та бирде: "Күл әйләнә чөй!—диде,—
Әй, Кобогыл би,—диде. Кырымнан кыен дау килсә,
Түрәсен (чишелешен) шуның бир,—диде,—
Кырымнан калын яу килсә,
Кобогылым, шуны кыр,—диде.

Кобогыл Туктамыш хан йомышын йомышлагалы тотынды. Кырымнан килгән яуларны да, Кырымда калган яуларны да бастырды. Туктамышның үзе мән Мәскәү өстенә йөреп тә килде.

Сарайдагы башка биләр Туктамышның янына хәл сорашкалы кергәне кебек Кобогыл да керәдер иде. Хан, башка биләр кергәндә урыныннан кузгалмаса да, Кобогыл кергәндә аяк өстенә торып, ачык йөз мән каршы аладыр иде. Ханны Кобогылның тыны, мәһабәте басадыр иде, ул килеп кергәндә хан үзе дә сизмәстән торып киләдер иде. Кобогыл үзенең мәһабәт күренеше, карчыга күзе кебек күзе мән караса, кешенең эче чымырдап китәдер иде.

Кобогыл халык кашында гына түгел, хәтта Туктамыш кебек өлкән хан кашында да зур хөрмәт казанган иде.

Кобогыл якын дуслары аның Йантимер улы Кобогыл булмаганын, бәлки Туктамыш тарафыннан үтерелгән Котлы-Кая улы Идегә икәнен беләдер иде. Котлы-Каяның нәселе бер яктан дөньяның иң өлкән, иң изге шәехләреннән булган Баба Түкләскә, икенче яктан хәзрәти Әбүбәкергә барып тоташкан. Менә шуның өчен дә халык аны үз эшенә карап гына ардакламый (олылау), бәлки, бабаларының изгеләрдән, өлкәннәрдән булуларына карап та ардаклайлар иде.

III

Кобогыл Туктамыш ханның йомышларын үтәп, аның боерыкларын ййренә йиткереп йөрсә дә, аны олыласа да, ил көтү эшләрен яратмый башлаган иде. Моның өстенә Кобогыл үзенең атасы Котлы-Каяны үлтергәне өчен Туктамыштан үч алгалы, атасының конын (кан үче) алгалы да уйлаштыра башлаган иде. Шуңа күрә Кобогыл Туктамышның ил көтү эшләре ничек барганын, аның нәрсәгә таянганын, дуслары, дошманнары кемнәр булганын яхшы тикшереп, өйрәнеп барадыр иде.

Кобогылның аты-чабы шулкадәр үсте, хәтта Туктамыш хан үз урынына Кобогыл хан булып ултырудан да шикләнә, курка башлады. Кобогылны моңарчы күтәргән Туктамыш соңгы вакытларда аның дәрәҗәсен төшерү, аның атын-чабын сүндерү турысында гына уйлай башлады. Моңарга хәйлә табылмыйча теңкәсе корыды. Бара торгач, Туктамыш хан өнендә генә имәс (түгел), хәтта төшендә дә Кобогыл ман саташадыр иде.

Төннәрнең берендә Туктамыш хан бер төш күрде: төшендә бер тулы ай янында ун йолдыз күрде. Йолдызларның тугызы караңгырак, тоныграк янадыр иде. Арадан берәүсе айдан да яктырак булып янадыр, яктырадыр иде. Туктамыш йокысыннан уянгач та шул төшен ничек юрагалы уйлай башлады. Уйлана торгач, йурагын тапты. Тугыз йолдыз—сарай катындагы тугыз би булгалы, тулы ай—үзем булгаЛы, тулы айдан да яктырак янган йолдыз Кобогыл булгалы кәрәк, диде.

Кобогыл турысында ханышларына киңәшеп күрде. Ханышлары: "Башка биләр кергәндә аякка торып каршы аласыз. Аның белән сезнең тыныгыздан басым булганын күргәзәбез. Ул кергәндә азаматыгызны югалтасыз. Ни дә булса бер нәмә бар",—диделәр.

Кобогылдан шөбһәләнгәне күңеленә ултырып йитте. Аның ата-бабаларын, ханга карашын белгәле кәрәк тапты. Аның турысында яман хәбәрләр йийнагалы кәрәксенде. Зур йыен йийнагалы булды.

Йәй көне иде. Ак сөякләрдән үзенең сарай түрәләрен, тирә-йүн түрәләрен йыйдырмак булды. Кара сөякләрдән, кәттә йыраулардан, чичәннәрдән дә кешеләр чакыртты. Сарайдан читкә, бер су буена чыгарып, йөз алтмыш утау (аерым тирмә, өй) тектерде, күрәгә-күрәгә баллар койдырды, ту бияләр, зур үгезләр суйдырды. Мең чырак кандил яктырды. Зур бер аш-су, эчке-уен мәҗлесе ясатты. Мәҗлес башланды. Ирене юка сараяклар, кадәхләр белән тулган бал йолдызлары күрәгә тирәсендә бер туып, бер батарга башлады. Кубызлар кубзайды, сорнайлар сарнайды, йырлар йырланады, биюләр биеләде. Ханны күкләргә күтәреп мактаулар барады. Мәҗлес кайнайды, гөж киләде.

Тукталыш аякка торды. Гөж килгән мәҗлеснең игътибарын башка мәсьәләгә борды. Ул, мәҗлескә карап хәйләле көләч йөз, йомшак матур сүз белән бер мәсьәлә салды: "Зур биләрнең, данлы батырларның хан мәҗлесенә ямь-тәм бирүләре мән котлаем. Мәҗлескә йан биргән атаклы йыраулар, кубызчы, сурначылар катнашулары ман котлаем. Бигрәк тә күрәгә төбендә бал коеп кунакларны сыйлаучы, зур хөрмәт казанган Кобогыл кебек кешеләрнең булуы ман котлаем һәм үземнең чиксез-кырыйсыз шадлыгымны белдерәм: һурра, һурра!—Хан сарае тирәсендәге биләрнең кайберләрең бер урыннан икенче урынга күчергәле, кайберләрен түмән (түбән— Н. X.) дәрәҗәдән югары дәрәҗәгә күтәргәле уйлаем. Моның өчен миңа кайбер кешеләр турысында, мәсәлән, угланнар турысында бигрәк тә Кобогыл турысында кайбер мәгълүматлар ишеткәле кәрәк. Сүзне Кобогылдан башлагалы кәрәк. Кобогылның яхшы эшләре, егетлекләре һәркемнең етз алдында. Бу турыда сүз ачу артык булар. Аның ата-бабасын, токымын белгәле кәрәк, аның киләчәктә тагын да ниндәй уңышлар эшләй алачагын белгәле кәрәк. Бу турыда белгәнләрнең тулгап бирүләрен сораем",—диде.

Мәҗлестәге кешеләр арасыннан Кобогылның Идегәй икәнен, аның ата-бабасын яхшы белгән кешеләр булса да, эшнең кая барачагын сизенделәр булсалар кирәк, ханның теләгәнен берсен дә әйтмәделәр. Әйткәле теләгәннәрнең дә авыз ачкалы батырлыклары нитмәде, халык бер авыздан "Кобогылның үзен белсәк тә, аның ата-бабасын белмибез",—дип кычкырдылар.

Туктамыш хан болай сорап кына эш чыкмаячагын күрде дә белмәгән, белергә мөмкин дип уйлаган кешеләреннән аерым-аерым атап сорашкалы башлады:
Туктамыштан өлкән хан
Ал ягына карады:
Яулыкчым да минем, комганчым,
Яу күргәндә байракчым,
Яза бәрсә (ялгыш язса), казначым,
Яулыбаем, син тулгачы,—диде,
Тулгап-тулгап күрде дә
Хан кәефенә якмады,
Күңеленә батмады.
Синнән булмады,—диде,
Туктамыштай өлкән хан
Уң ягына карады:
Иңсәңә суксам иңкәймәс,
Искене бирсәм кәкләмәс (хаһламас—хуш күрмәс)
Исәнтәй утлы Ходай-Бирде
Батырым, син тулгачы, дип иде.
Ул да торып тулгады,
Хан күңеленә якмады,
Күңеленә батмады,
Синнән дә булмады,—диде.
Туктамыштай өлкән хан
Сул ягына карады:
Ыңраучым да минем, моңраучым,
Яхшы көндә йырлаучым,
Яман көндә бузлаучым,
Туктар утлы Тугача (Тугуча, Туй-хуҗа)
Син тулгачы,—дип иде.
Тулгап-тулгап салды да
Хан кәефенә якмады,
Күңеленә ятмады,
Синнән чыкмады,—диде. 
Туктамыштай зур бер хан 
Сырт ягына карады: 
Карт куяндай кашкарган, 
Кап-караңгы төннәрдә 
Сансыз колны башкарган, 
Көн дә сөңге сындырган 
Ир күңелен тындырган, 
Алмаган яу куймаган, 
Эчсә, канга туймаган 
Ак балтырлы Уагым, 
Монҗон утлы Чуагым, 
Икәвең бергә тулгачы!—дип иде. 
Кул кушырып тордылар, 
Тулгап-тулгап салдылар. 
Болары да якмады, 
Хан күңленә ятмады, 
Сездән дә булмады,—диде. 
Туктамыштай зур канлар 
Аптырады, йөдәде, 
Ян-ягына карады да: 
Бу йыенның эчендә 
Кемнәр бар да, кемнәр юк, 
Аптыраган көнемдә 
Тулгамага кешем юк!—дип, 
Мәҗлескә үпкә сүз ташлады. 
Нугай илнең агыр (зур) йорт 
Аптырауда әйләнде, 
Әйләнеп киңәш тапмады. 
Башкалар тулгавыннан канмаган
Туктамыш хан үзенең сарай мырзасы, сарай йыраучысы Янбайга күз текте:
Киң эшемнең алды идең, 
Киң сабамның (кымыз савыты) куры (кымыз төбе) идең, 
Аптырап, йөдәп торганда 
Киңәшләр тапкан син идең, 
Кәмал утлы киң Янбай, 
Булса синнән булыр, 
Тулгап биреәңче!—диде. 
Янбай тулгады: 
Син дә белмәс эш икән. 
Мин дә белмәс эш икән; 
Унике мырза агасы 
Кыпчак белмәсме икән? 
Белсә белер—ул,—диде, 
Өмид андадыр,—диде.
Туктамыш хан тәхеттән торып:
Әй, Кыпчак би, син белер икәнсең,
Нигә миңа әйтмәдең?—диде.
Кыпчак би торып тулгады:
Әй, ханым, иям, түрәм!
Мин дә белмәс эш икән,
Син дә белмәс эш икән.
Нугай иле тапмастай,
Бу бер авыр төш икән.
Камнаудай башы кашкарган (агару),
Кондыздай теше саргарган (саргаю, сирәгәю)
Чокчытлары (яңак) бушаган,
Йөз туксан яшь яшәгән
Сабрау дигән йырау бар,
Моны белсә ул белер,—диде.
Сабрау сарай тирәсеннән ерак булган далада, берничә көнлек юлда торадыр иде. Туктамыш хан: "Сабрау белсә, аны алдырмак кәрәк, сыбай илче йибәрмәк кәрәк"—диде. Мәҗлес Сабрау килгәч йыелмакчы булып таралды. Хан боерыгы буенча Сабрауга ат кушлатып (пар ат җигеп) сыбай (атка менгән кеше) илче йибәрелде:
Илче атка менде, ди, 
Юрта-чаба китте, ди. 
Сабрау дигән ерауга 
Алты көндә йитте, ди.
Илче Сабрау янына керде, аны картлыктан түшәктә яткан күрде. Элек Туктамыш ханның сәламен әйтте. Исән-саулыгын, мал-җан аманлыгын сорашты. Болар соңында Туктамыш ханның Сабрау йырауны зур мәҗлескә, туйга чакыруы, ат йибәргәнен әйтте, баруын үтенде. Ләкин Сабрау йырау үзенең артык картайганлыгын, сыбай йөри алмаганлыгын әйтте. Илче эшнең болай гына булмаячагын аңлап, кире кайтып китте. Туктамышка икәнен аңлатып болай диде:
Сабрау дигән йырауның
Атка менәр хәле юк,
Менсә, төшәр хәле юк,
Картайган, әмәле юк.
Йөз туксан яшь яшәгән,
Азулары (яңак) какшаган,
Буынлары бушаган,
Мөчәләре (бил, гәүдә) йомшаган.
Атка менәр хәле юк,
Менсә, төшәр хәле юк,—диде.
Моны ишетеп, тыңлап торган тәҗрибәле Янбай Туктамыш ханга карап:
Әй, ханым, иям, түрәм!
Атка менеп килмәстер;
Менсә дә килә белмәстер.
Алты кара ат тоттырсаң,
Алтынлы көймә йикгерсәң,
Күп түшәкләр түшәтсәң,
Мамык ястыклар ясатсаң,
Ике нүгәрең (дус, ярдәмче) ултыртсаң,
Сабрау килмәсме икән ай,--диде.
Туктамыш хан боерды:
Алты кара ат тоттырды, 
Алтынлы көймә йиктерде, 
Күп түшәкләр түшәтте, 
Мамык ястыклар ясатты, 
Ике нүгәрен утыртты. 
Сабрау йырауга йилдертте. 
Юрта-чаба киттеләр, 
Сабрауга барып иштеләр, 
Түшәктә яткан Сабрауның 
Өенә кереп киттеләр.
Сабрауга барып кергәннән соң, исән-саулык, мал-җан аманлык сораштылар. Ханның сәламен, хәбәрен әйттеләр. Ханның:
Алты кара ат тоттырып, 
Алтынлы көймә1 йиктереп, 
Күп түшәкләр түшәтеп, 
Мамык ястыклар ястатып, 
Алгалы йибәргәнен әйттеләр.
Сабрау өши-өши түшәктән төра килде. Баргалы булды. Йөз туксан яшь яшәгән, буыннары бушаган, чокчытлары какшаган икән. Чокчытларын бүз мән урап, өстен тунандырдылар (тун кидерү), билен кушак ман будылар. Арышына (тәртә) сиятләр (бизәк) тактырган, ян-ягына гөлләр түктергән көймәгә култыклап чыгарып утырттылар. Сабрауның юлга чыкканын хәбәр бирү өчен ханга алданчабар юлладылар. Туктамыш хан Сабрауның килү хәбәрен алу ман мәҗлесне йийдыргалы боерык бирде. Сабраулар килүләрендә дәвам итте.
Алты ай йиккән кушы ман 
Юрта-чаба китте, ди. 
Алты суның буенда 
Куна-кичә йитте, ди. 
Туктамыш хан олылап, 
Каршы чыгып алды, ди, 
Түр башыннан йир биреп, 
Мамык ястыкка ултырып, 
Исән-саулык, малларын—
Барын сораша калды, ди. 
Сабрау артык карыган, 
Карылыктан юл килгәндә арыган, 
Ишеткәле хәле юк, 
Сөйләшкәле хәле юк, 
Тамакланып алмастан, 
Бернигә әмәле юк. 
Сабрауны тамакландырып, 
Тыналдырып (хәл кертү) аласы бар.
Ирне юка сараяк ман (савыт—чара+аяктан) 
Хан иям бал бирәде, 
Сабрау аны алады, 
Алады да салады. 
Сабрау карыган (картайган) икән, 
Юлда арыган икән, 
Сөйләшкәле хәле юк, 
Дәрте бар, дәрманы юк. 
Уң ягыннан бирәделәр, Сул ягыннан бирәделәр, 
Сабрау йырау алады, 
Алады да салады. 
Бал карынга төшәде, 
Карын балдан пешәде, 
Карт Сабрауның йөзләре 
Бераз аллана төшәде.

1Өсте ябулы арба йә чана.
Туктамыш хан Сабрауның көл йөзләренә кызыллык йөгерә башлаганын, тонган күзләре яктырып ялтырый башлаганын күрәде, аңа хәл кергәнен сизәде. Туктамыш хан Сабрауны аулак урынга алып чыгады. Аны чакыртудан үзенең теләге нәрсә булганын аңлаткалы булады... "Миңа Кобогылның халык арасында ачык эшләгәннәре барысы да билгеле. Анысы турысында сөйләшүнең мәнесе (мәгънәсе) юк. Миңа башка нәрсә кәрәк, Кобогылның ата-бабасы, аның кем утлы булганын белгәле кәрәк, миңа яман караштамы-юкмы икәнең белгәле кәрәк. Аның батырлыгы ни дәрәҗәгә йитәчәген белгәле кәрәк. Ишетелгән хәбәрләргә күрә, аның миннән атасының үчен алгалы уйлаганы да сизелде. Аның атасы ман минең арада нәрсә бардыр, мин аның атасын белмәем. Шуны беләсе иде. Аннан соң ул минең сарайда берничә елдан бирле би иде. Мин Төркестанга орышка киткәндә ул үзе урынына Тимер-Котлык дигән бер яшь егетне калдырып, минең янга килгән иде. Соңгы көннәрдә ул үз урнына шул егетне утырткалы теләйде. Хәлбуки, сорашканның соңында бу егетнең Тимермәлик утлы икәне беленде. Аның атасы минең тарафтан үлтерелгән бер кеше булып чыкты, монысы билгеле. Кобогылның гына кем икәнен белеп булмайды. Аны белгәндә, төенле серләр тиз чишелер иде. Мин аны син беләсең дип ишеттем. Син аның кем утлы икәнен мәҗлестә тулгагалы, ачкалы кәрәк, буш кул калмассың",—диде.
Туктамыш Сабрауга тагын бал бирәде. Сабрау алады да эчәде. Бераз уйланып утыргандай соң Сабрау телгә киләде:
Иделдә булды сигез хан,
Йаекта булды тугыз хан.
Эре ханның уагы,
Уак ханның эресе.
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синдән аз иде,
Биреме синдән күп иде.
Тулга да тулга, дисез,
Ерла да ерла, дисез,
Мин ерласам сезләргә,
Ни бирәсез безләргә?—
Диде карт ерау.
Туктамыш хан әйтте:—
Ал кара кеш тун бирәен мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, ераучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирәен,
Күл кандырып чөяр булсаң, ераучым.
Аллан да тилпән йөгертеп,
Адымын йирдә куыртып,
Аргамак ат бирәен:
Камчы тартмай менәр булсаң, йыраучым.
Кузыкайдан артык ару бар,
Күзекәйдән артык сылу бар,
Аны да алып бирәен,
Уң йиреңә ултырып,
Яшь баладай аркасыннан
Кагып-кагып сөяр булсаң, ераучым,—диде.
Сабрау килгәннән соң, йыелгалы булып таралган мәҗлес, ханның боерыгы ман тагы йыелды. Мәҗлес тайяр (әзер) булды. Мәҗлес тайяр булганнан соң, Сабрауны алып Туктамыш хан да мәҗлескә керде. Бераз тамакланып алган соң, бал мәҗлесе башланды. Мәҗлес күгендә баллы йолдызлар бер туып, бер батарга, күрәгә тирәсендә әйләнергә, йемелдәшергә башлады. Кубызлар кубзарга, сорнайлар сарнарга, чалгылар чалынырга башланды. Ханны күкләргә күтәреп йырлаулар китте. Мәҗлеснең күтәренкелеге халыкны канатландырып, очар хәлгә йиткерде. Аяк очыннан гына басып ялгыз биюләр, күмәк биюләр китте. Биючеләрнең аяклары кубызларның кылы ман, сорнайларның теле мән тоташкандай баса башладылар. Мәҗлес гөж киләдер иде. Бу вакытларда Сабрауның кан тамырлары да яхшы гына тибәдер иде. Үзендә көч, дәрт сизенә башлаган иде.

Мәҗлесне күзәтеп барган Туктамыш аякка торды. Мәҗлес Туктамышның авызына карап тынлыкка калды. Шылт иткән тавыш та калмады. Туктамыш Сабрауга карады. Халыкның бөтен игътибарын Сабрауга юнәлдерде.
Сулы (саф, олы, шәп) аяклы,
сулы бүрекле (биек, зур бүрек)
Сулы арасында супы ерау,
Күпне күргән, күпне белгән
Ардаклыбыз Сабрау
Үзенең янына өч батырны чакырды, ди.
Батырлардан өч кеше Сабрау янына киләде. Сабрау баллы сараякны кулына алып күтәрәде дә: "Кайсыгыз батыррак булса, бу балны шул алып эчсен!" ди. Балны Кобогыл алып эчәде.

Сабрау: "Афәрин, углым, батыр икәнсең! Син әгәр ханың өчен батырлык итә торган булсаң, ничек батырлык итәр идең?"—диде.

Кобогыл әйтте: "Кала бозармын, казна китерермен",—диде. Сабрау: "Әгәр ханга дошманлык итсәң, ничек батырлык итәр идең?"—диде. Кобогыл әйтте:
Арсаеп (мәгьруреңә) атка менәрмен,
Карчыга булып очармын,
Куып барып басармын—
Башын алып канҗагама (күн кап—ияргә бәйләнә) асармын.
Казнасын алып илгә,
Ханлыгын алып бигә бирермен.
Мин дигәнне кылармьш,
Әгәр дигәнемне кылмасам,
Атамның хәрам утлы булырмын,—диде.
Сабрау Кобогылдан бу сүзләрне ишеткәннән соң, мәҗлестәге халык алдында Туктамышка карап йырлайды:
Мин картыңмын, картыңмын, 
Йөз туксанга тартыммын, 
Йөз туксан яшь эчендә 
Ни күрмәгән картыңмын. 
Дөмбер, дөмбер, Дөмбер хан, 
Аны күргән картыңмын, 
Аблак хан, Азак хан, 
Аны күргән картыңмын. 
Колакчынлы Колга хан 
Аны күргән картыңмын. 
Олы бабаң Тумбаул, 
Аны да күргән картыңмын. 
Унике тотам ук тарткан, 
Тартканда өзә аткан, 
Тимер уктай Чыңгыз хан, 
Аны да күргән картыңмын. 
Өзәңгесе өзмә алтын,
Бер үрмәсә мең алтын
Үзбәк дигән хан үткән,
Аны күргән картыңмын.
Ябулары йәймә алтын,
Бер шайманы (ярак) чын алтын,
Манарасы кырык колач
Җанбак дигән хан үткән,
..........................1
Аны күргән картыңмын. 
Карт бабагыз Туктага, 
Аның утлы Туйхуҗа
.........................2
Аны күргән картыңмын. 
Әҗәл туры килмәсә, 
Азраил корык салмаса, 
Әле дә булса, Туктамыш, 
Синнән дә калыр картыңмын,—
дип, Сабрау халыкның бөтен дикъкатен үзенә тартты. Чыңгызның аталарыннан башлап, үзенең күргән ханнарын искәртеп чыкты. Туктамышның озак яши алмаячагына да ишарә кылды. Сабрау боларны әйткәндә, Кобгыл йыендагы халыкка күрәгә төбендә бал коеп утырадыр иде.

Сабрау сүзен Кобогылга борды:
Чыкмаган җан йөргәндә, 
Йөз туксанга килгәндә,
Кобогылдай ирләрне 
Һич күрмәгән картыңмын. 
Артыннан килеп карасам, 
Каһәрдән пәйда булгандай. 
Яныннан килеп карасам,
Еланнан пәйда булгандай. 
Алдыңнан килеп карасам, 
Нурдан пәйда булгандай син!
Әй, углым! 
Син кем углайы буларсың? 
Әйтсәңче, карт бабаңа!,—диде.
Кобогыл әйтте:
Әй, ата!
Үз атамны сорасаң 
Нәдеркая би иде, 
Нәдеркая атасы 
Кадиркая би иде, 
Кадиркая атасы 
Тирмәкая би иде,
Тирмәкая атасы
Газизкая би иде.
Газиз җәриз1 күп газиз бар,
Барын сорап нитәсең?
Төп атамны сорасаң,
Баба Түкләс Чәчле 
Газиздер иде,—диде.

1, 2 Нигъмәт Хәким кулъязмаларында бу юллар юк—Ф.Ә.-У.
Бу вакытларда Туктамыш ханга бал яхшы ук кына тәэсир иткән иде. Идегәгә булган яман караш эчтә генә сакларлыктан үтеп барадыр иде. Аның яман карашы йөзенә дә чыккан иде. Идегә һәм аның тугыз иптәше мәҗлестәге эшнең кая таба барганын күзәтеп торалар иде. Сабрауның сораулары ханның яшерен боерыгы ман барганы, Кобогылның Янтимер утлы Кобогыл түгел, бәлки Котлы-Кая утлы Идегә икәнен, атасының үчен алгалы тайярланганын ачуга таба барганын сизделәр. Качмаганда тиздән үлем булачагын анык белделәр. Ләкин ничек чыгып сызарга? Аның да хәйләсе уйлап өлгерелгән иде.

Күрәгә төбендә бал коеп утырган Кобогылга сараяклар бер-бер артлы әйләнеп килеп торалар иде, бал койдыргалы Кобогыл үзенең уң ягына карап, уңындагыларга бал коеп торганда, ханның вәзире Янбай ерау сараякны Кобогылның сул як колак төбендә генә тотып, аерым ашыгыч тавыш ман: "Кобогыл! Кой әле тиз генә" дигәндә: Кобогыл кинәт борылып караган булып, Янбайның сараягына борынын бәреп канатып: "Һай, борыным канады", дип тас сорады борын канатырга. Янбай тиз генә алып килде дә борынын таска тоттырып, тас ман бергә тышка алып чыкты. Тиз качкалы көрәклегенә ишарә кылып, [Янбай]:
Табаны ялпак Тарлан бүз
Төн катуга көн сиңа.
Өстендәге камка (биредә: камчат) тун
Түрдә утырган биләргә,—
диде дә, мәҗлескә кереп, Идегә урынына ултырып бал коя башлады. Идегә һәрбер сулышын, вакыт үткәрмәстән, үзенә тайярланган Тарлан бүзгә таба атты. Бер аягы бусагага тигәндә, икенче аягы Тарлан бүзнең өзәңгесенә тиде. Артыннан чыккан буран ман күтәрелгән тузан бер сулыш эчендә кара төндә ак иеп булып сузылды. Идегәне юлда көткән иптәшләре дә кушылды. Халык әле Кобогыл койган балны эчә иде. Сабрау Кобогылньщ тайганын сизенгән хәлдә үзенең Кобогыл турысындагы сүзен дәвам иттерә иде:
Әй, ханым, иям, түрәм!
Әйтмәсәм мин, әйт дисең дә куймайсың,
Әйткәле авызым бармайды,
Бармаса да әйтәен:
Кара лачын, бүз тойгын—
Икесе ике ояның кошы икән,
Аларны остауларына (тотучы) тоттырып,
Бер тур (кош кундыра торган) агачка кундырдың.
Үзеңнең алдында ике егет бар:
Берсе аның олы угыл, 
Берсе аның кече угыл. 
Аргы угыл да бирге угы 
Батыр икән олы угыл. 
Куллары озын күренә, 
Мәргән икән олы угыл. 
Тарлан бүзне иярләп, 
Ботка тартып менәр ул, 
Ике саклык турыны
Олауга йайдак алыр ул.
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Читәнеңдәй кыйкулап (һай-һулап),
Аччы сөрән салыр ул.
Ала-кола малыңа
Каулап корык салыр ул,
Ансыз кузы, сансыз куй,
Күп гаскәре туйсын дип,
Суеп казан асар ул.
Алтыннан суккан урдаңны,
Көмештән суккан ишекне
Төсе суык чын булат
Очы ман тиз ачар ул.
Кисмә-кисмә сары алтын
Кисеп улҗа итәр ул, 
Кашыклап йыйган малыңны 
Соскалап чәчеп бетәр ул. 
Кола чәчең агартып, 
Ике күзең кызартып, 
Картайганда илеңнән 
Сөрән салып куар ул. 
Кузыкайдай аруны, 
Күзекәйдәй сылуны 
Уң ягына ултыртып, 
Үбә-коча сөяр ул. 
Картмын, кеше таныман, 
Әгәр кеше танысам, 
Котлыкыя би утлы 
Идегәй ул—олы угыл,—диде.

Җәриэ (текстта: җәриз)—кыю, батыр, куркусыз.
Сабрау әйтеп биргән соң моңача Кобогылның ата-бабасын яхшы белгәннәр дә белде. Кобогылның Янтимер утлы Кобогыл булмаганын, бәлки Котлы-Кая утлы Идегә икәнен аңлады.

Туктамыш хан сакчыларына Идегәне борын канатып торган йирдән тотып алып кергәле боерды. Халык: "Йа, Ходайа, ни булады инде"—дип, шул минутта зур бер вакыйга булуын көтеп, дәһшәт алдында калды. Халыкның күзе Идегәне алып керәчәк ишеккә тегәлде. Сакчылардан берничә кеше йөгереп кереп, хан алдына тезләнеп: "Йа, ханым! Бөтен йортны актардык, Идегәне тапмадык. Ни эшләгәле боерасыз?"—диделәр. Туктамыш шашар хәлгә килеп: "Ни эшләргә, ничек кулга төшерергә"—дип, аптырау алдында калды.

Сабрау:
Ялгыз ерак китмәстер, 
Иделдән ары үтмәстер, 
Тугыз ирне йибәр дә, Алдап-йолдап кашыңа ал, 
Кашыңа ал да, башын ал!
Исән-аман китсә ул, 
Иделдән ары үтсә ул, 
Шаһтимергә китәчәк, 
Шаһтимерне алып килеп, 
Сарайны харап итәчәк,—диде.
Туктамыш нишләгәле белмәстән: "Кемне йибәргәле кәрәк, кем алып кайта алыр?—диде.

Биләр: "Янбай, Янбай аның дусы!—диделәр.

Туктамыш: "Янбай, тиз булгын, син бар, син алып кайт!"—диде һәм:
Әй, тугыз ир, тугыз ир, 
Янбай ман тиз бара күр, 
Алдап-йолдап Идегәне 
Үз кашыңа ала күр. 
Алдап-йолдап кашыңа ал, 
Кашыңа ал да, башын ал!—диде.
Янбай бик ашыгып тугыз ир мән Идегәне кугалы өйдән чыкса: иярләнеп саклыкта торган атларның барысының да өзәңгеләре киселгән, түшлекләре, аеллары, (ыңгырчак бавы, ызма), коешканлары (иярнең арткы башы) кыркылган табылды. Нишләптер, аерым торгангамы, Янбай атына гына тиелмәгән иде. Кугын тиз генә китә алмады. Ат иярләп тә вакыт үткәрелде.

Янбай үзенең тугыз куары белән иң яхшы аргамакларга менде дә ярым караңгы төндә бер генә күренеп калды. Атларның тезгеннәрен бушатып, бөтен чабышларына куйдылар, йиргә тимәгәндәй очтылар. Ләкин Идегәне Иделнең бу ягында күрә алмадылар. Идегәләр күптән инде, көн туган вакытларда ук Иделне чыгып, ярның башында тын алып, атларны утлатып яталар иде. Сарайдан тел алып киткәле (яшерен хәбәр алу—И. X.) көтәләр иде.

Идегәләргә Иделнең артта калган ягыннан, ерактан төтендәй күтәрелгән тузан күренде. Тузанның Идегәләргә таба сузыла килгәне беленде. Ләкин Идегә дә, аның иптәшләре дә моннан курыкмады. Кугынның килеп йиткәнен көттеләр. Кәрәк була калса качкалы, атышкалы да тайярланып куйдылар.

Кугын аһалга төшеп (биредә: шушы җир, бу урын), Идегәләр турысына килеп йитте, ләкин Идегәләр күптән инде Иделнең икенче ягында, аргы ягында иде. Кугынның саны да ун кеше, качкыннар саны да ун кеше, ләкин качкыннар көчлерәк булганлыктан, кугын Иделнең аръягына чыгуны уйлап та карамады. Кугын Идел аша аңлашкалы, Идел аша чакыргалы булды.

Янбай ерау Идегәне кайткалы чакырып ерлайды:
Идегә би, дуcым ай, 
Идегә би, дусым ай, 
Ханың—ияң чакырадыр, 
Борылып Идел кичсәнә. 
Кайтсана, Идегә, кайтсана, 
Каерылып атың башын тартсана, 
Иңсәсе биек Ак Урдага 
Иңкәеп сәлам әйтсәнә. 
Ирене юка сараяк ман 
Ханияң бал бирәде, 
Эчсәнә, Идегә, эчсәнә! 
Колагын бездәй кадаган, 
Кәгелен (маңгай чәче—хохол) кыздай тараган, 
"Чү" дигәндә очкан кошны 
Узып киткәле яраган, 
Ияренең кашы алтын, 
Йөгәненең башы алтын 
Арабтан (гарәп аты) ат бирәде. 
Менсәнә, Идегә, менсәнә! 
Итәге алтын, йиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын. 
Кара кештән тун бирәде, 
Кисәнә, Идегә, кисәнә! 
Тотам бавы сум алтын 
Кыңгырауны күк карчыга бирәде, 
Күл кыдырып чөйсәнә!
Байталдан байтак (өлеш; ил; тәхет) бүлеп бирәде, 
Бәйләтеп кымыз эчсәнә! 
Байтактан байтак бүлеп бирәде, 
Падишалык сөрсәнә! 
Кузыкайдан артык ару бар, 
Күәскәйдән артык сылу бар. 
Аны да алып бирәде, 
Уң тезеңә ултыртып, 
Битләреннән суыртып, 
Аркасыннан кагып-кагып сөйсәнә! 
Туктамыштай ханияң 
Сиңа үпкә кылады, 
Үпкә булган әйтсәнә! 
Кил, Идегәй, дусым ай, Безнең белән кайтсана!—диде.
Идегә Янбайның чакырып әйткәннәрен тыңлап торганнан соң, йаваб кылып ерлайды:
Кәмал утлы Киң Янбай, 
Киңәше елкән эт Янбай! 
Арырак торып сөйләче, 
Бирерәк килеп тыңлачы, 
Ачма күзең, тишәрмен, 
Сөйләмә, телең кисәрмен. 
Авыз ачма, тешеңне сындырып, 
Башыңны чәйнәп изәрмен. 
Атаң кара кеше иде, 
Мал биргәннең колы иде, 
Анаң кара кеше иде— 
Аш биргәннең күңе иде. 
Син дә шундай кешесең: 
Аш биргәннең колысың, 
Мал биргәннең улысың. 
Кайтман да, Янбай, кайтман да, 
Каерылып атым башын тартман да, 
Иңсәсе биек Ак Урдага 
Иңкәеп сәлам әйтмән дә. 
Колагын бездәй кадаган, 
Кәгелен кыздай тараган, 
"Чү" дигәндә очкан кошны 
Узып киткәле яраган. 
Ияренең кашы алтын, 
Йөгәненең башы алтын 
Арабтан ат бирсә дә, 
Менә алман, Янбай, менә алман,
Авым (ыштан төбе) котсыз булганда,
Итәге алтын, йиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын
Кара кештән тун бирсә дә,
Кия алмам, Янбай, кия алмам,
Йилкәмә мөез беткәндә (үскәндә).
Тотам бавы сум алтын
Кыңгыраулы күк карчыга бирсә дә,
Күл әйләнә чөя алман,
Канҗагам кансыз булганда.
Байталдан байтал бүлеп бирсә дә,
Бәйләтеп кымыз эчәлмән,
Эчем котсыз булганда.
Байтактан байтак (гавам, масса—Н.Х.)
бүлеп бирсә дә,
Падишалык сөрәлмән,
Алла үземә бирмәсә.
Бу киткәннән китәрмен,
Шаһ Тимергә йитәрмен,
Шаһ Тимер миңа кул бирсә,
Юртар атка юл бирсә,
Ходай Тәгалә уң бирсә,
Бу Идел дигән суыңны
Кайругым (карый торган ком—Н. X.)
кылып кичәрмен,
Туктамыштай ханыңны аягыма
Бер мосахар итәрмен (баш идерү),—диде.
Янбайның чакырып әйткәннәренә җавап биреп бетергәннән соң Идегә үз сүзләрен әйткәле булды. Тиздән Ак Урданы алачагын, алган соңында ниләр эшләячәген, боларны эшләй алмаса, Идегә дигән аты корыячагын әйтеп болай ерлады:
Бу киткәннән китмәсәм,
Киң чүлләрне үтмәсәм,
Ходай миңа юл биреп,
Шаһ Тимергә йитмәсәм,
Шаһ Тимер миңа кул биреп,
Теләгемне мул биреп,
Кырык убага (калку җир) кырык басып,
Яу булып килеп йитмәсәм;
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Читәнеңдәй кыйкулап,
Ачы сөрән салмасам,
Кирәгәсен киртмәсәм,
Киртеп утын итмәсәм
Алтынлап суккан Ак Урдасын,
Көмешләп суккан ак ишеген,
Төсе суык чын булат
Очы белән ачмасам,
Кузыкайдан аруын, 
Күзекәйдән сылуын 
Үз түрендә шул вакыт 
Түш астына салмасам, 
Туксан башлы Ак Урдага 
Бер генә ия булмасам, 
Угланнарны сатуга 
Бер чигара куймасам, 
Кырык көнлек юлына, 
Кырык көнлек чүленә 
Кырык кое каздырып, 
Кырык йорт—ям   (почта тукталышы) салмасам, 
Әйткәнемне кылмасам, 
Мин үчемне алмасам, 
Баба Түкләс бабам биргән 
Идегә атым корысын!
Моның соңында Идегә үзенең юлдашлары ман аргамакларга атланып, бер катар булып тезелгәч, Янбайларга карап, тагын да болай ерлады:
Мин миндермен, миндермен,
Юкны димәс ирдермен!
Дустым утын сүндермән,
Дошманым утын яндырман.
Үзем димәс намартка (кешелексез—Н. X.)
Аппак бүз ат мендермән.
Туксансыз йибә (бүләк, һибә) салдырман,
Асылын сорамай аш бирмән,
Яралыштан асаумын,
Бугалак салса туктаман.
Карагайдан биекмен,
Давыл өрсә дә кайрылман,
Кайнашып беткән ботакмын,
Балталаса да аерылман,
Тылтаңлаган (уйнаклау) көрәнчә ат 
Кадырауны екканмын,
 Ягасы алтын кирәүкә 
Ягалашып ертканмын! 
Туксан баулы ак көбә 
Тунаган йирдә кигәнмен. 
Ягалашып, уклашып, 
Күпләр башын игәнмен. 
Моннан ары мактанман, 
Әгәр дә мин мактансам, 
Унике тотам ук тарткан, 
Тартканда өзә аткан, 
Борындагы Чыңгызның 
Үзе белән тиндермен,—
дип, аргамакларын Шаһ Тимергә таба борып, берәр тибенеп юнәлә бирделәр.
Юнәлде Идегә, юнәлде 
Шаһ Тимергә баргалы; 
Шаһ Тимергә барган соң, 
Аннан гаскәр алгалы. 
Чокыр-чакыр юлларны 
Басып китеп барады, 
Ашкар-ашкар тауларны 
Ашып китеп барады.
Авызлыгын Тарлан бүз 
Бирмәй китеп барады. 
Барган саен шәбәеп, 
Ярсып китеп барады. 
"Чү!" дигәндә чабады, 
Авызлык ман алышып, 
Камчы тартмай барады, 
Очкан кош ман ярышып.
Бара торгач, аннан-моннан йыелып, Идегәнең юлдашлары унҗиде булды. Берничә көннәрдән соң Йаекка иштеләр, аны да үтеп киттеләр. Йаектан алып, очы-кырые күренмәгән чүлгә (ком даласына) барып керделәр. Сусызлык, утсызлык (үләнсезлек), эсселек, юл ераклыгы атларын да, үзләрен дә каплап алды.

Идегәнең юлдашлары берничә көн барганнан соң Кусызлыктан, эсселектән, ашау-эчү начарлыктан йөдәшә, күңелсезләнә башладылар. Шул чакта Идегә юлдашларына карата ерлай биреп, шуларны әйтте:
Ай, унйиде, унйиде, 
Унйидебез бер кеше, 
Мин кушылгач, унсигез,
Унсигезнең бер эше. 
Сусадым дип карыкма, 
Ачыктым дип камыкма,
Чаршадым (ару) дип талыкма, 
Юл озак дип болыкма (боегу), 
Тамагың синең ачыкса, 
Тамак табып бирәен, 
Киемең синең ертылса, 
Кием табып бирәен. 
Атың үлсә, түләен. 
Үзең үлсәң, нитәен? 
Унйиде дуст, син үлсәң, 
Җеназаңны чыгарып, 
Баялычтан1 ут ягып,
Таза-арулап күмәен. 
Ирмен дигән ир егет, 
Арысланга тиң егет 
Утка салсаң янмайды, 
Суга салсаң батмайды, 
Барган йиренә йитмичә, 
Юлда үлеп ятмайды. 
Ярен әйтмә, борын әйт, 
Мин исәндә үлмәссең, 
Үлмәссең дә белмәссең, 
Авырлыклар күрмәссең!—диде.

1 Баялыч—төтене белән рух аруландыра торган чүл агачы.
Идегә һәм аның юлдашлары барысы да Шаһ Тимергә исән-сау барып иштеләр. Бабайларның: "Ялгызга ясак, йәяүгә таяк, ачыкканга тамак булган Идегә" дигән сүзләре менә шул Идегә турысында әйтелгән.

V

(Журналда шулай: 4нче бүлеге юк)

Идегә би Шаһ Тимергә барып күренгәч, Шаһ Тимер аны бөтен юлдашлары ман бик хуплап каршы алды. Сарай кешеләренең катнашы ман өлкән бер мәҗлес ясатты. Идегә Шаһ Тимергә Ак Урда (Алтын Урда) иле турысында бераз сөйләгәннән соң аны барып алганы чакырды, болай диде: "Әй, Әмир Күргән1 теләгең өлкән, гаскәрең күп, көчеңне кая куйгалы белмәйсен. Ерак-ерак илләргә, малсыз-фәкыйрь йирләргә, утсыз-сусыз чүлләргә чачаулыклар (һөҗүм) кыласыз. Күз алдыгызда яткан, балга-майга баткан монау илне—Ак Урданы күрмәйсез. Туктамыш хан ман аның кайбер биләре, төмән (ун мең), мең башлыклары, тоткавыл (ярлык саклаучы; каравыл куючы), ясавыллары (яса, карар) үтәүче; атлы каравыл (хөкемдар якыны) арасында берлек булмаганын абайламайсыз, шәйләмәйсез. Аны алу сезгә йиңел дә, тиз дә, файдалы да булачак. Сиңа каршы торырлык көч һәм дошман, сиңа тоткар булырлык киртә һәм корган юк. Майга чумарга, балда йөзәргә теләсәң, әйдә тор, гаскәреңне йый! Син үзең баш бул, мин сиңа аяк булаен!" диде. Шаһ Тимергә Идегәнең күрсәткәннәре ятыш күренде. Ул тизлек белән гаскәрен (чирүләрен) йыйды. Сугыш кораллары, ерткычларны тайярлады. Иравыл (алдагы отряд артыннан баручылар; ике яктан куелган сугышчылар), сургавылларга чагдавылларга (гаскәр азагындагы отряд) бүлде. Сарайга Идегә киңәше буенча Урал таулары ягыннан барып баскынлык кылгалы булды.
1 Аксак Тимер кушаматы; гүргән, кияү дигәндә, д-р Рөстәм Сүлти (Измир) фикеренчә,"күркәм"сүзе эзе бар.
Сәмәрканддән Ишем, Тубыл суларының башларына килеп, Урал таулары буйлап килеп чыкты. Көтелмәгән йирдән сугыш башлады, бөтен йирне саранча кебек каплап, бураннар уйнатып, очкыр уклар алып, кискен кылычлар ялтыратып, очлы сөңгеләр тибрәтеп, кеше буар арысланнар үкертеп, кеше өстенә сикерәр юлбарыслар, капланнар йөгертеп, Шаһ Тимер гаскәре белән килгән Идегә мән шулай ук тайярланган Туктамыш гаскәре арасында сугыш башланды.

Иң элек зур батырлар арасында көрәш башланды. Туктамышның батырларына каршы көрәшкә, гаскәренә куркыныч салу өчен иң элек Идегә чыкты. Көрәш башланды.
Идегә тотып аны элек йиргә атты, 
Дошман батыр салмагыннан йиргә батты. 
Шуннан соңын: "инде күкне күреп кил!"—дип, 
Күтәреп алып тагын аны күккә атты. 
Зур батыр менеп китте күккә әйләнеп, 
Кылыч, мылтык, садакларын һәм бәйләнеп. 
Иртән китеп, кичкә таба зур батырның 
Төшеп килә бүз тургайдай кайта әйләнеп. 
Идегә шунда күккә тагын карап калды, 
"Бүз тургайны" төшермичә кулга алды.
 Бармагының очларында уйнаткан соң, 
Мосафирны әйләндереп гүргә салды.
Шуннан соң Идегә Шаһ Тимер ягындагы гаскәр белән Туктамыш гаскәрләре арасында сугыш башланды. Шул кадәр каты сугыш булды ки, бу кадәр сугыш моңача йир йөзендә булганы юк иде. Берничә көн буенча көн-төн туктамастан сугыштылар. Актыктан Туктамыш гаскәре җиңелеп качты.

Сарай, Әстерхан шәһәрләрен алгач, Шаһ Тимер Сәмәрканга кайтып китте. Идегә Ак Урдага (Алтын Урдага) хан булды. Ил көтә башлады. Туктамыш качып китте.

Туктамыш хан качкан чагында үзенең шәүкәтле ханлыгы, туып-үскән йирләре, Идел буйлары, Сарай шәһәре, үзе торган Алтын ташы ман аманлашты (саубуллашты). Аманлашканда күз яшьләре мән өзелеп аманлашты. Үткәндәге яхшы, матур тормышларының Идел, Сарай ман бәйләнгәннәрен искәртеп, сагынып, кайгырып ерлады.

Туктамыш ханның халыктан аерылганда халкы ман аманлашып ерлаганды:
Әй, байтагым, байтагым, 
Сине алдырдым мин тагын. 
Дошман талар килгән соң 
Әл-әман бул миннән соң! 
Байтагымның эчендә 
Ун сан минем нугаем; 
Ун сан нугайдан азак—
Өч йөз алтмыш йорт казак, 
Синнән тагы аерылдым, 
Әл-әман бул миннән соң! 
Унбиш батыр арталмас, 
Унике атан (печкән дөя) тарталмас, 
Олы туым, биек Урдам, 
Башта сезне алдырдым, 
Сезне яуга калдырдым, 
Әл-әман бул миннән соң! 
Үзән дә Үзән, Үзән су 
Үзәкләп Урдам кунган йорт, 
Үзәкләп кунган Урданың 
Башына тынгы кунган йорт. 
Тынычлык-мазаң алдырдым, 
Әл-әман бул миннән соң! 
Тулыксыган ана Идел, 
Тулыксып урдам кунган йорт, 
Байтагымның баласы 
Туып-үсеп уңган йорт, 
Уңышыңны алдырдым, 
Әл-әман бул миннән соң! 
Балыклары чумышкан, 
Кошлары очып куышкан, 
Сыгын (ата поши), киегең (ана поши—Себердә) йөгерешкән, 
Аюлары үкерешкән, 
Елкыларың кешнәшкән, 
Сыер, куйларың маңрашкан 
Идел-ау, синнән аерылдым. 
Әл-әман бул миннән соң! 
Агачың айбар (мәһабәт) күренгән,
Алмасы җиргә түгелгән,
Талларың суга иелгән,
Идел-ау, синнән аерылдым.
Әл-әман бул миннән соң!
Кундакка   (куну   урыны)   урдам
кундырып,
Хан сараен салдырып,
Артыма чатыр кундырып,
Алдыма базар кордырып,
Алтыннан акча кистереп,
Аңарга мөһерен суктырып,
Тагы аз гына мин анда
Хан булаен дип идем,
Аркасындан даулаган
Даным калсын дип идем,
Сине тагын алдырдым,
Әл-әман бул миннән соң!
Уты үскән утлы йорт,
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт,
Синнән тагы аерылдым,
Әл-әман бул миннән соң!
Ябагалы яшь тайлак
(ике яшьлек тай—Н.Х.)
Ярдай атан булган йорт,
Ятып калган бер туклы
(тукты, алты айлык бәрән)
Иәелеп мең куй тулган йорт,
Атам кияү булган йорт,
Анам килен булган йорт,
Күрекле туган сылуны
Бикәч итеп алган йорт,
Алып кулым салган йорт,
Әл-әман бул миннән соң!—
Йуыктан (якын) сиңа киләлман,
Алыстан (ерак) сине күрәлман,
Алтын таш, сиңа керәлман,
Әл-әман бул миннән соң!—дип,
Туктамыш хан яна-яна аерылып качып китте. Гаиләсе торып калды. Туктамыш хан качканда өстенә көбәсен тимер боҗралардан үрелгән кием кигән, садагын биленә таккан, тукмак яллы турысын менгән иде. Үзенең сер сакларлык дип ышанган кешесенә элек Төлке-күлгә барып ятачагын, анда куркыныч булса, Ку-күлгә барып качып ятачагын әйтте дә юнәлә бирде. Туктамыш аргамакка бер типкәндә, аргамагы йиргә мең типте. Канатсыз хәлдә кош очты, ләкин күз-колактан ераклагач, акыртын бара башлады. Кызарып таң атты, моңаеп көн чыкты. Туктамыш баруында һаман да дәвам итте. Бара торгач сусады, далада торган өйгә туктап тиз генә сусын эчте дә, Төлке-күлгә китте. Күлгә йитте. Куаклык-камышлык арасына кереп атын бәйләде дә тынарга ятты.

Туктамыш качканнан соң Идегә гаскәре Сарайга керәр-кермәстән аның (Идегә) яклы кешеләр тарафыннан Сарай шәһәренең төрле ягына төнлә ут салынды. Халык сугыш куркынчы эчендә генә түгел, ут куркынычы эчендә дә калды. Кая баргалы урын тапмастан, Сарай шәһәре эчендә шау-шу күтәрелде. Бөтен шәһәрне дәһшәт каплады. Халык куркыныч астында гөж килгәндә бик аз гына каршылык ман Идегә гаскәрләре Сарайны басып керде. Керү мән Туктамыш ханны эзләделәр, ләкин тапмадылар. Сораша торгач, аның кайсы якка качканын белделәр. Идегә үзенең утлы Норадынны Туктамыш артыннан куа чыгарды.

Туктамыш хан качып киткәндә, аның бик сылу ике кызы калды. Олысы Кузыкай, кечесе Күзекәй дип атала иде. Норадын Туктамышның артыннан куа чыкканда атасына: "Туктамышның олы кызын үзеңә улҗа (табыш) итәрсең, кечесен миңа сакларсың, мин сиңа Туктамышның башын китерермен"—дип үтенде. Идегәй: "Тыныч бул, кечесе синеке,"—диде.

Норадын Тарлан Бүзне менеп, алга ңелә биреп, тезгенен бушата төшеп, "чү" дип бер тибенгән иде, койрыгы йорттан чыкканда башы шәһәрне үтеп чыкты. Далада артыннан күтәрелгән тузан басылып та өлгермәде, Тарлан Бүз өстендә очкан Норадын киң даладагы күремнән дә югалды. Озак заманнар чапты, Төлке-күлгә йитте. Камышлыклар арасына кереп карап тормады, камышлыклар өстендәге һавага бер күз ташлап чыкты. Һавада бер тирәдә әйләнә-әйләнә очкан кызгачтаулар күренмәде. Норадын күлгә таба үтте.

Бу вакытларда Туктамыш Төлке-күл белән Ку-күлнең арасындагы яртылык юлны үткән иде. Юрта-чаба барадыр иде. Инде Сарайдан яхшы ук ерак җирдә барамын дип уйлады Туктамыш. Авырлык кылган мең чүкеч (боҗра) көбәне куеп калдыргалы булды. Ләкин яшергәле билгеле бер урын тапмады. Аптырап, бүз юшанга (ак эрем, күк әрем—Н.Х.) ташлап калдырды. Ташлаганда шуны ерлады:
Бер билгесе юк икән, 
Мең чүкечне салгалы, 
Билгесенә каранып, 
Кайтып эзләп алгалы. 
Карап (харап) калгыр кара тун 
Бүз юшанга салаен, 
Алла үземә биргәндә, 
Кире кайтып алаен,—
дип, көбәсен юшанга ташлап калдырды. Байтак кына вакытлар барганнан соң Ку-күлгә җитте. Ку-күлнең иң калын урманлы, иң озын камышлы йиренә кереп куян посты.

Туктамыш хан артыннан куа килгән Норадын Туктамышның юшанга ташлап калдырган көбәсенең өстенә килеп чыкты. Аны өстенә киде дә Ку-күлгә юнәлде. Юрта-чаба баруында дәвам итте. Ку-күлгә якынлаша төшүгә акрынлап бара башлады.

Качып яткан Туктамышны бу вакытларда әллә нинди төрле куркынычлар чорнап алды. Бар әйбер дә аны төртеп күрсәтәләр төсле күренде. Тирәсендәге әйберләрдән зарлангалы тотынды:
"Дөрс-дөрс" итеп, "дөрс" итеп 
Дөрселдәмә, сум йөрәк; 
Тынычлыкка зар чакта 
Дөрселдәвең ник кәрәк! 
Кыштырдама, бала усак, 
Минең казак яткан чак. 
Кыштырдавың йаныма 
Куркынычлар аткан чак. 
Тыңпамасаң үземне, 
Зарлап әйткән сүземне, 
Батырларым, биләрем 
Сөңге сабына кыярлар, 
Кыштырдап япракларың
Йиргә төшеп суларлар. 
Тулкынмачы, тонык су, 
Мине өшеткән суык су, 
Тыңламасаң сүземне, 
Өстеңә елкы әйдәрмен, 
Бер суырса, корырсың, 
Таңга калып торырсың. 
Кыйгулама, кызгач кош, 
Тавышың зарлы байгыш кош, 
Баш өстемдә әйләнмәче, 
Канатың куыш, муеның буш. 
Батлавык тулган елкым юк, 
Ояң таптар малым юк.
Оя тулган йомыркаңны 
Итәкләп алыр улым юк. 
Син күл иясе булсаң да, 
Мин күпләрнең иясе, 
Баш очыма әйләнеп, 
Кыйгу салып йөрмәче! 
Сине күлдән аерган, 
Мине илдән аерган, 
Минендәен саргаеп, 
Казак чыксын иленнән! 
Садаклары салбырап, 
Бер төшмәсен биленнән
Минем газиз байтагым 
Тубыктан канга батты ла, 
Тугыздан үрмә кыл аел 
Аргамакка батты ла! 
Әзәлдә яу Идегә 
Малымны алып туймадың, 
Сылуларның сылуы 
Кузыкайны алмай куймадың, 
Аттан төшмәй йилдең син, 
Арттан эзләп йөрдең син, 
Аждаһадай аҗгырып, 
Баш йоткалы килдең син!—
дип ерлап туктап та өлгермәде, кызгач кошның кыйгулап очып йөргән җиренә Норадын килеп тә йитге. Туктамыш хан сыбай килгән тавышны ишетеп, урман, камышлыклар арасыннан тора килде. Норадынның килә ятканың күрде дә:
Син ич минем колымсың, 
Мин Чыңгызмын, беләмсең? 
Үптермәссең син мине!—диде.
Норадын әйтте:
Мин бер колың түгелмен, 
Син дә Чынгыз1 түгелсең. 
Мин кымырыска булып та, 
Син Сөләйман2 түгелсең! 
Камчысы койма3 алтын 
Каныбәк тә хан булган, 
Ул да "Чыңгызмән" дир иде, 
Тибенгесе тезмә алтын.4 
Тыныбәк тә хан булган, 
Ул да "Чынгызмын" дир иде,
Ул да Чыңгыз түгел иде, 
Өзәңгесе өзмә5 алтын 
Үзебәк тә хан булган, 
Ул Чыңгызмын димәс иде, 
Ләкин ул Чыңгыз иде. 
Мине колым, димәче, 
Сине беләм, димәче, 
Минем атым Норадын, 
Үлтергәле торамын, 
Әйтереңне әйтеп кал, 
Aтарыңны атып кал,—диде.
Туктамыш хан өмидсез бер хәлдә кошларга, Аллага әйтеп ярдәм сорайды:
—Кыйгьшшар да казкошлар (кызгачлар)
Белә алмайсыз, байгышлар,
Сезне күлдән аерган,
Мине илдән аерган
Идегә улы Норадын,
Бер Алладан сораек:
Һич бирмәсен морадын!
Казакъ чыгып йиреннән, 
Садагы төшмәй биленнән, 
Минендәен аптырап, 
Куркуыннан калтырап, 
Баш куярга йир тапмай, 
Куылып йөрсен иленнән!
Шул вакытта Норадын әйтте:
Әй, Туктамыш, Идегәне 
Кем качырды иленнән? 
Кем йөретте Идегәне 
Садагын төшермәй биленнән. 
Үз кылганың үзеңә кайта, 
Икърар юктыр телеңнән!
Әйт, Туктамыш! Беренче кизәктә (нәүбәттә) син атасыңмы, минме? Әйдә, син ат! Беренче кизәк синеке.

Норадын талтая басып6 торды. Туктамыш аның йөрәгенә карап атты, ләкин Норадынга бернәрсә дә булмады. Чөнки Норадын эчке яктан Туктамыш ханның юшанга ташлап калдырган мең чүкечле көбәсен (тимер киемен) кигән иде. Туктамыш үзе күлмәкчән иде.
1 Чынгыз—биредә: Чыңгыз нәселе, (чингизид) күздә тотыла. 2 Сөләйман—хайваннар, кошлар телен белүче дип саналган патша (б.э.к. 928-965 еллар).
3 Койма—койма, коелган рәвешендә.
4 Тибенгесе тезмә алтын —тибенгедәге (иярнең ике ягындагы каеш) куелган. 5 Өзмә алтын—өзеп (кисәкләп) коелган алтын.
6 Талтая басу—киерелеп, мәгъруранә басып тору.
Норадын: "Инде кизәк минеке, туры тор!"—диде. Ук ман үлтермәслек итеп кенә атты да, туңкайтып башын кисеп алып, канҗагасына асты, аннан Тукмак яллы турысына менеп, Сарайга юнәлде. Бара торгач карыны ачты, берәр йиргә туктап төшләнгәле1, тынгалы, атын утлатып алгалы булды. Алдарак зур бер тирәк күренде. Атын шуңарга таба борды. Тирәккә якынлашуга, анда кара аргамагын утлаткалы бушатып, тирәк күләгәсендә йоклап яткан бер кешене күрде. Норадын атының аяк тавышына, пошкыруына уянып китсә, алдында Норадын килә ятканын күрде. Норадынны таныды. Аның Туктамышны куа киткәнен ишеткән иде. Нора-дынның астында Туктамыш ханның Тукмак яллы турысы булуы мәсьәләне тагын да ачыкландырды, ул:
Әй, Норадын, Норадын, 
Һич бирмәсен морадың! 
Тукмак яллы турыны 
Кайда мендең, Норадын? 
Мең чүкечле көбәне
Кайда кидең, Норадын? 
Саурык бия сөте булган, 
Тыныч йортка кот булган, 
Туктамыштай ханымны 
Син нишләттең, Норадын?
Норадын әйтте:
Тукмак яллы турыны 
Тунаган йирдә менгәнмен; 
Мең чүкечле көбәне 
Үптергән йирдә кигәнмен! 
Саурык бия сөте булган 
Тыныч йортка кот булган, 
Туктамыштай ханыңны,
Синең якын коныңны 
Төлке-күлдә эзләнеп, 
Эзен чыгарып алганмын; 
Ку-күл дигән урында 
Баса барып йиткән соң, 
Уклашып2 көрәш иткән соң 
Туңкайтып башын алганмын.
Туктамышның якыны тагын:
Әй, Норадын, Норадын, 
Һич бирмәсен морадың!—
диде дә, үткәннән өмид өзеп, киләчәккә өмид баглап әйтте:
Түбәгә качкан дүртәүгә3
 Түрә булыр көн туармы? 
Аркада4 торган алтауга
Идегә мән Норадын 
Көне батар көн туармы?
Түбәдәге дүрт йолдыз 
Таңы атар көн туармы? 
Калган-каткан ил булып, 
Кадыйр Бирде хан булып, 
Борынгыдай дан булып 
Торыр көннәр туармы,—диде.
Ачыктан әйтеп сөйләшкән кешене үлтерүне Норадын урынсыз санап, бу кешене үлтермәй калдырды, тимәде. Төшләнгәннән (төшке аш ашаганнан) соң атасына, Сарайга кайтуында дәвам итте.

Сарайга барып йитте, атасының йортына көлә барып керде дә Туктамышның башын ияр канҗагасыннан чишеп алып, атасының алдына китереп салды. Китереп салганда әйтте:
Төннәр, көннәр куган соң, 
Төлке-күлдә эз алып, 
Төлке-күлдән Ку-күлгә Юнәлгәндәй сүз алып, 
Ку-күленә барган соң 
Күз йөгертеп алган соң, Казкошларны кычкыртып,
Тукмак ялны пошкыртып,
Поса-поса баргалап,
Туктамышны тапкан соң,
Ул миңа, мин аңа
Күп сүзләрне әйткән соң
Туңкайтып башын алганмын,
Алдыңа китереп салганмын,—диде.
Идегә: "Афәрин, улым, афәрин! Һурра, Һурра!"—дип кычкырып каршы алды. Туктамыш ханның башын алып килгәннән соң Идегә һәм Норадыннар бәйрәм иттеләр. Туктамышның гаиләсеннән аның хатыны, кызлары үксеп-үксеп елаштылар. Күп гомерен Туктамышның сарай ерлаучысы булып үткәргән Янбай да әсәрләнде моннан. Гаиләсенең сөйләнеп-сөйләнеп, Янбайга да ниләрдер әйтеп елашулары аңа да тәэсир итте, аның да күңеле йомшады. Башка өйдәге бу вакыйганы күргән Янбай Идегә янына барып болай ерлап соранды:
Каз төшермәс күлләргә 
Каз төшердең ни өчен? 
Ятим бәбкә тавышы ман 
Кан елаттың ни өчен? 
Куу төшермәс күлләргә 
Куу төшердең ни өчен? 
Атылган куу тавыш ман 
Зар елаттың ни өчен?

Идегә Янбайга җавап ерлайды:

Каз төшермәс күлләргә 
Каз төшердем ил өчен, 
Ятим бәбкә (чүри) тавышы ман 
Кан елаттым ил өчен. 
Куу төшермәс күлләргә 
Куу төшердем йорт өчен, 
Атылган куу тавышы ман 
Зар елаттым ил өчен!—диде.

1 Тәшләнгәле—төшке ашны ашарга.
2 Уклашып—ук атышып.
3 Түбәгә качкан дүртәү —Туктамыш ханның дүрт улы (варисы) күздә тотыла (Н. X.).
4 Аркада торган алтау —Туктамыш ханның якыннары.

VI

Идегә хан булды, теләгәнчә идарә кыла башлады. Ил эшләрен яхшы белгән кешеләрдән биләр куйды. Эше яхшы барадыр иде, ләкин күпме вакыйгалар үткәчтен үзенең утлы Норадын белән икесе арасында каршылык чыкты, көрәш китте. Каршылык Туктамышның матур кызлары һәм ханлык өчен иде. Туктамышны куа киткәндә Норадын атасына карап: "Олы кызы синеке, кече кызы минеке булыр",—дип киткән иде. Норадын Туктамышны үптерүгә шактый гына вакытлар үтүгә, Норадын кызның корсагы үсә башлаганын күреп, кыздан: "Сиңа ни булды, эчендә ни бар?"—дип сорады: Кыз: "Бу хурлыкны атаң эшләде",—диде. Норадынның моңа ачуы чыкты. Атасына яман ачуланды. Шуннан Норадын атасына каршы эшләр күрә башлады. Йола буенча, бер ханның ханлыгын кем алса, ханлыгы кемдә булса, аның бөтен халкы, йире генә түгел, бәлки бөтен казнасы, гаиләсе дә шул кешенеке булырга тиеш иде. Идегә шул йола буенча эш күрде. Туктамышның олы кызын да, кече кызын да үзе түшәкләде.

Туктамышны үтергән Норадын исә: "Туктамышны мин үлтердем, иң кимендә кече кызы минеке булырга тиеш",—дип тавыш чыгарды.

Янбай Норадынга караганда Идегәне якынрак күрә, борынгы йола буенча эш кылуны яхшырак саный иде. Шунлыктан Туктамышның кече кызы да Идегәгә улҗа (табыш) булырга тиеш дип караган булып күренде. Ул Идегәгә киләдер дә: "Туктамыш ханның олы кызы гына түгел, бәлки кече кызы да синеке булырга тиеш. Туктамышның ханлыгы кемдә булса, аның гаиләсе дә шул кешенең иркендә булады. Ханны кем үлтерсә, аның ханлыгы да, гаиләсе дә шул кешенеке булады, дигән йола юк",—дип, Идегәне яклаган булды.

Норадын янына барадыр да: "Ханны кем үлтерсә, аның ханлыгы да, гаиләсе дә аныкы булырга тиеш..."—диядер иде.

Норадын бер яктан Туктамышның иң чырайлы, иң матур кече кызын үзенә алгалы тартышса, икенче яктан хан булгалы да даулаша торган булды. Норадын Туктамышның кече кызын мактап, аны даулап, атасын бермә-бер көрәшкә чакырып ерлады:
Кашы яйдай бөгелгән, 
Керпеге уктай тегелгән, 
Караган кеше өңелгән 
Күзекәдәй сылу кыз—
Йә синеке, йә минеке! 
Тулы айдай нур йөзле, 
Коралайдай1 саф күзле, 
Шикәр, балдай сүзле
Күзекәдәй сылу кыз— 
Йә синеке, йә минеке! 
Коландаен кара чәчле, 
Энҗедән саф тешле, 
Чәнчелеп торган түшле 
Күзекәдәй сылу кыз— 
Йә синеке, йә минеке! 
Бакса, җанны эреткән,
Көлсә, канны йөреткән, 
Әйтсә, авыру терелткән, 
Күзекәдәй сылу кыз— 
Йә синеке, йә минеке! 
Көрәш булсын түрәмез, 
Түрә хөкемен күрәмез, 
Ексаң, ата, синеке, 
Егылсаң, Күзекәй— 
Сылу кыз, ул минеке!—диде.

1 Коралай—кыр илеге, җәйран—(Н. X.).
Идегә Норадынга: "Туктамышның кече кызын гына түгел, олы кызын да, хәтта аналарын да ал, кәрәк булса",—диде дә, кече кызны Норадынга бирде. Туктамышның сылу кызын һәм ханлыгын даулаган Норадынга карата Идегәнең ерлаганы:
Әй, Норадын, Норадын, 
Аңламаем морадың. 
Күзекәйне сорасаң, 
Күзекәйне бирәен. 
Анасыны сорасаң, 
Анасын да бирәен. 
Ләкин ханны үлтереп, 
Башын миңа килтереп, 
Хан булаен, димәче, 
Дан булаен димәче. 
Ялгыз башың, халыксыз 
Сан булаен димәче! 
Туктамышка каршы мин 
Гомрем буе көрәштем, 
Ничә еллар орышып, 
Сеңгеләшеп терәштем. 
Шаһ Тимергә дим салып, 
Күз алдына иим салып, 
Туктамышны аяктан 
Егар өчен сөйләштем. 
Туктамышның илендә, 
Туган-үскән йиремдә 
Ач бүредәй караштым, 
Эт-мешәктәй талаштым. 
Биле савырлы көрәнне 
Боракка охшаш менгәнмен 
Тамгасыз утлы Баракан 
Ирексез алу алганмын. 
Алтын тавына барганмын,
Түрә булып алганмын,
Халкын аерым алып килеп,
Ак Урдага салганмын.
Ягалашып орышкан
Батырларның кайберен
Идел нүгәре кылганмын.
Минем белән бер булып,
Халык өчен тартышкан,
Ягалашып (биредә: якалашып), көрәшеп,
Дошманнар ман чәнчешкән
Ыруларның батырын
Кайсын бием кылганмын,
Кайсын ханым кылганмын.
Әй, Норадын, Норадын,
Кандай (нинди) юан булса да,
Ялгыз агач өй булмас,
Кандай ятыш булса да,
Яңгыз егет би булмас.
Әй, Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?
Хан булаен димәче,
Дан булаен димәче,
Яңгыз башың, халыксыз
Сан булаен димәче!
Үтәр еллар, үтәр ай,
Килер вакыт, килер йай,
Хан буларсың шул чагын,
Дан буларсың шул чагын...—диде.
Идегәнең әйткәннәре Норадынга ошамады. Ул атасының сүзләрен мине кимсетәде, мине хурлайды, мине егарга тырышады, дип аңлады. Үзенең тумышыннан ук башка булып пешеп туганлыкларын әйтте, андый үгетләргә карамаячагын аңлаткалы теләде. Әгәр эш аныңча булмый икән, үзенең Шаһ Тимергә барып, аның белән берләшеп эш күрәчәген әйтеп, шүрләткәле уйлады. Атасы Идегәгә җавап урынына ерлаганы:
Фирештәдәен атам, 
Һәр эштә даим атам, 
Нигә мине хурлайсың, 
Нигә мине ерлайсың? 
Ерласаң мине, атам, 
Ерлавыңны отармын: 
Хурласаң мине, атам,
Хурлавыңны остармын1.
Буранлы көн туганмын,
Борыч бирсәң еламан;
Арыслан булып туганмын,
Төрткәнеңә коламан.
Бораклы2 аттан ярышмын (ярсумын),
Бугалак салсаң туктаман;

1 Остармый —күтәрермен мәгънәсендә. 2 Бораклы —Бораклай (Борактай), мифик ат сурәтеңдә.
Борычтан яман ачымын,
Шикәр түксәң, чөчемән (төчеләнмәм).
Китәрмен, атам, китәрмен,
Шаһ Тимергә йитәрмен,
Тимер биргән Кир атны
Тирләткәнче менәрмен.
Тимер биргән тимер тун
Сүтелгәнче киярмен, 
Унике тотам укларны 
Бетергәнче чөярмен. 
Тимер мән зур антым бар, 
Тимер мән зур шартым бар, 
Тимер биргән сылуны 
Алныма алып сөярмен.
Норадын тагы әйтте:
Уй дигәйдә кыр дигәй, 
Уйны баскан морзамын, 
Ханнар ман да биләр мән 
Коймалашкан (аралашкан) морзамын 
Коймалашым беткән соң,
 Алыс-алыс йирләргә, 
Үзгә телле илләргә, 
Илче кылып игәнмен. 
Ай кашында Зөһрәдәй 
Балкый-балкый торганмын,
Таң алдында Чулпандай 
Яна-яна торганмын. 
Сүзле адәмне сөйләтмәс 
Инәдән чичән туганмын, 
Тешле адәмне тешләтмәс 
Инәдән тешле туганмын. 
Китәрмен, атам, китәрмен, 
Шаһ Тимергә йитәрмен, 
Тимер биргән Кир атны 
Тирләткәнче менәрмен.
Норадын атасының сүзен тыңламаганны күреп, анасы да ачынды. Норадынга карап анасы әйтәде:
Әй, Норадын, Норадын,
Идел дигән су килер, 
Аны ничек кичәрсең? 
Итәгендә ил булыр, 
Аны ничек үтәрсең?
Әй, Норадын, Норадын! 
Йаек дигән су килер, 
Аны ничек кичәрсең? 
Ягасында ил булыр, 
Аны ничек үтәрсең?

Норадын анасына әйтәде:

Идел дигән сх булса, 
Ике чумсам, кичәрмен, 
Итәгендә ил булса, 
Ике орсам, үтәрмен. 
Әй, инәкәм, инәкәм! 
Йаек дигән су булса, 
Бер чумганда кичәрмен, 
Ягасында ил булса, 
Бер органда үтәрмен!
Анасы тагы әйтәде:
Әй, Норадын, Норадын!
Бер агачта Мең ботак, 
Аны кисәен, дидеңме?
Бер үзеңә мең кеше,
Аны изәен, дидеңме?
Норадын анасына әйтәде:
Әй, инәкәм, инәкәм!
Бер агачта мең ботак,
Бер ботактан нисе артык?
Бер үземә мең кеше,
Бер кешедән нисе артык?— дип ерлады.
Йайлы табынган бер вакытта Норадын Шаһ Тимергә качты. Анда барып, Идегәгә каршы көч сорады, гаскәр сорады. Шаһ Тимер бирмәде. Шулай да Норадын күпкәме-азгамыдыр, анда торып калды.

Идегә Норадынны өлкән хан итеп куюга каршы булса да, бәләкәйрәк берәр би итеп куюга каршы түгел иде. Норадын читтә вакытта ул аны сагынып та аладыр иде. Аны сагынып ерлаган чаклары да булгалыйдыр иде. Идегәнең Норадынны сагынып ерлаганы:
Алыстан кара күренсә, 
Айланышкан морза улым, 
Йуыктан кара күренсә, 
Тулганышкан морза улым. 
Йиде дәрья кушылып, 
Котырынып ташканда, 
Йил-каектай уфавын 
Йилгә биреп дәрья ашканда, 
Ташкын тирән дәрьяны 
Болыттай үткән морза улым,
Бурай-бурай кар яуса, 
Бүз киерешкән1 морза улым, 
Бурасыннан ук килсә, 
Булат калкан—морза улым! 
Читтә солтан булудан 
Илдә олтан булу артык. 
Күктә чулпан2 булудан 
Суда чуртан булу артык, 
Әй, Норадын улым—ай, 
Сагындырдың мине артык.
Идегә Норадынны сагына. Норадынга карата кайбер яхшылыклар эшләгәнен дә хәтерли, аны читкә качып китәрлек хәлгә китерүен дә сиздергәли иде. Әгәр Норадын Шаһ Тимер кашында озак заманнар торып калса, моның Идегә өчен көтелмәгән бер куркынычка әйләнеп китү ихтималы барлыгын да уйлый иде. Идегәнең башында мондый уйлар булганын Янбай ерау да бик яхшы сизәдер, беләдер иде. Көннәрнең берендә Янбай Идегәгә Норадын турысында болай ерлады:
Идегә, син таңдагы көн, 
Яу өстенә яу килсә, 
Яңгыз нигә ярарсын? 
Дошманың аулай үләрсен. 
Норадын яман улың түгел иде, 
Кендегеңне борарсын,—диде.
Идегә әйтте:
Яхшы әйттең, Ян әкәсе, 
Бик хуш әйттең яу нәкәсе. 
Яу өстенә яу килсә, 
Яңгыз нигә ярармын? 
Дошманым аулай үләрмен, 
Йә дошманга калырмын. 
Норадын яман улым түгел иде, 
Кендегемне борармын,— диде.
Идегә шуннан соң Норадынны кайткалы чакырып берничә кешедән торган илче йибәрде. Алар Йаекны кичеп, очы-кырые күренмәгән далаларны үтеп, Норадынны барып таптылар. Норадынның илдән чыкканына байтак кына вакытлар үткән иде. Ул илен яхшы ук кына сагына башлаган иде. Норадын илчеләрдән сорап ерлайды:
Әй, илчеләр! Безнең күргән ил аманмы?
Биләр белән киңәш кылган йир аманмы?
Үзем барда кошлар салып, эт йөгерткән
Айдын-айдын Идел белән күл аманмы?
Кашкайлары йәйәдәен киерелгән,!
Керлекләре атар уктай төз тегелгән,
Колан чәчле, коралай күз, уймак авыз
Күзекәйдәй сылу, нечкә бил аманмы?—диде.

Илчеләр кайтарып ерлайды:

Әй, Норадын! Синең күргән илең дә аман, 
Биләр белән киңәш кылган йирең дә аман, 
Үзең барда кошлар салып, эт йөгерткән, 
Айдын-айдын Идел белән күлең дә аман. 
Кашкайлары йәйәдәен киерелгән, 
Керпекләре атар уктай төз тезелгән, 
Колан чәчле, коралай күз, уймак авыз 
Күзекәйдәй сылу, нечкә билең дә аман,—диделәр.

1 Бүз киерешү—кар, яңгырдан сакланыр өчен ябынча күтәрү, бүздән чатыр (зонт) ясау. Бердәмлек символы.
2 Чулпан—таңгы Венера (Зөһрә—кичке Венера)—(Н. X.)
Илчеләр сүзне үзләренең төбәп килгән төп мәсьәләләренә бордылар. Алар үзләренең ирекле атасы Идегәдән илче булып кайткалы чакырып килгәннәрен аңлаттылар. Илчеләр әйтте Норадынга:
Кәмал улы Янбайдан, 
Соргантай улы Собрадан, 
Аргылның улы Карагуҗадан, 
Акның улы Булаттан, 
Алчыгар улы Морзадан, 
Исән улы Ходай Бирдедән, 
Ирекле кеше атаңнан, 
Өндәү килде "Кайтсын!"—дип, 
Чабар килде "Кайтсын!"—дип, 
"Үпкәләсә, үпкә сүзен әйтсен!"—дип. 
"Ике канат, бер койрык 
Инеп шоңкар чөйсен!"—дип, 
"Ирене алтын сараяк
Ир саргытын эчсен!"—дип, 
"Ай кашында бер йолдыз—
 Зөһрә1 балкый торсын!"—дип, 
"Таң алдында бер йолдыз 
Чулпан балкый торсын!"—дип, 
"Кызыл канлы кылычын 
Ак сөт белән юсын!"—дип, 
"Иргә сәлам бирсен дә 
Иңкәеп тәгъзим кылсын!"—дип, 
"Асыраган атасын, 
Кичерү сораган атасын, 
Аз гына гаеп булса да, 
Анасы аша кичсен!"—дип.

Норадын әйтте илчеләргә:

Кәмал улы Янбайдан 
Соргантай улы Собрадан, 
Аргылның улы Карагуҗадан, 
Акның улы Булаттан, 
Алчагыр улы Морзадан, 
Исән улы Ходай Бирдедән, 
Ирекле кеше атамңан 
Өндәү килсә дә кайтмасмын, 
Үпкәләсәм дә үпкә сүзен әйтмәсмен,
Ике канат, бер койрык, 
Инеп шоңкар чөймәсмен. 
Ирене алтын сараяк— 
Ир саргытын эчмәсмен, 
Ирнең күңеле ефәктәй, 
Бер төйнәлсә чишелмәс, 
Таразуга салсан, тиңәлмәс, 
Мыскалга салсан, мин имәс.

Илчеләрдән тагы берсе әйтте Норадынга:

Бер дигәч тә ни яман?
Ходаны белмәс ул яман!
Икенчеләй ни яман?
Фарыз укымас ул яман!
Өченчеләй ни яман?
Өзелеп чыгар ян яман!
Дүртенчеләй ни яман?
Төркене (туганнары) юк кыз яман!
Бишенчеләй ни яман?
Бишектәгеләр елашып,
Атасыз калса ул яман!
Алтынчыдай ни яман?
Йитәкләшеп ятимнәр
Елай калса ул яман! 
Йиденчеләй ни яман? 
Турбала2-кош баласы 
Ояда калса ул яман! 
Сигезенчедәй ни яман? 
Яңгыз туган угыл яман! 
Тугызынчыдай ни яман? 
Үз иреннән сирпелеп, 
Дәүләт китсә ул яман! 
Унынчыдай ни яман? 
Ултырган йире йопарлы3, 
Ун бармагы кыналы 
Күзекәйдәй уталар 
Елай калса ул яман.
Илчеләрнең соңгы сүзләрен ишеткәннән соң Норадын ата-анасы, гаиләсе янына кайткалы булды. Чакырып барган илчеләр мән бергә Норадын да кайтты:
Кайтып килде Норадын 
Кашка көрән ат менеп, 
Ата-анасын үз санап, Башкаларны ят белеп. 
Чаба кайтты Норадын, 
Атасына ялынып, 
Языгы ман гөнаһысы 
Үз муйнына алынып.

1 3өһрә—Себердә сәрә, сөрә, заря атала торган Венера йолдызы.
2 Турбала—чөелергә тиешле кош баласы.
3 Йопарлы—җофарлы (хуш исле).

Идегәй Норадынны чын шатланып каршы алды. Аны мактап шуны ерлады:
Уяу батыр баламсын, 
Уяныклы морза улым, 
Бүз аргымак баласындай 
Буйлы-сынлы морза улым. 
Алсу-кара битле улым, 
Иплеләргә ипле улым, 
Алача епәк тун кисә, 
Ярашыклы (килешле) морза улым.
Катем Тайдай1 юмартсың, 
Арсландай адусың (көчле), 
Камзәдәй2 палвансың (пәһлеван), 
Галинең гали3 улысын, 
Арыслансың, морза улым. 
Садагың алтын, угың алтын, 
Чамыргап (үпкәләбрәк) әйткән сүзең алтын, 
Саф азамат (олы, бөек) морза улым.
Йәмәннән4 кеше җыйсам, 
Уртага агач тексәм (тезсәм,), 
Мин тугыз күрек бассам, 
Сине дәрәҗәгә чиксәм, 
Саф алтынсың, морза улым.
Норадын кайткач, Шаһ Тимер килү куркынычы бетте. Идегә моннан тынычланды. Ләкин бөтен Урданы үз кулында тоткан Идегә ниндидер сәбәпләр мән Норадынны тагы да ханлык дәрәҗәсенә күгәрмәде, билек дәрәҗәсенә генә күтәрде. Хәлбуки, Норадын атасының: "Сине дәрәҗәгә чиксәм, саф алтынсың, мырза улым!"—дигәненә карап, анардан ханлык дәрәҗәсенә күтәрүен көтә иде. Норадын-ның бөтен Ак Урданы үз кулында тота торган кеше буласы киләдер иде. Ул, бу дәрәҗәне булдыру өчен нинди генә нәрсәне булса да эшләгәле тайяр (әзер) иде, ләкин эшне кайдан башлагалы, нинди сылтау күрсәткәле генә белмәй иде.

Идегәнең Норадынны ханлыкка утыртмавы, бер би итеп кенә калдыруы улына ошамады. Атасына карап Норадын: "Син мине дәрәҗәгә мендергәле сүз биреп чакырган идең, кайтып кергән вакытымда да дәрәҗәгә чигәчәгеңне5 аңлаткан идең. Кайда синең вәгъдәң? Кайда синең сүзең? Син миңа Туктамыш хан артыннан аны үлтергәле куа киткәнемдә, аның башын алып килсәң, кече кызы сиңа булар, дип вәгъдә биргән идең, шул вәгъдәңдә дә тормадың. Мин даулаша башлагач кына ул кызны бирдең миңа. Мин синең билек дәрәҗәңә карап, шуңа канәгатьләнеп кенә кала алмаем",—диде һәм моңа шуларны ерлады:
Кисәкчә чыккан болытмын,
Яумаенча таркалман, 
Анадан кара туганмын, 
Сабынлап юсаң агарман. 
Атадан аеры туганмын,
Би үткәрсәң, ныгайман6.
Йә мин сине үлтерәмен,
Йә син мине үлтер,
Яки күземә күренмә,
Казак чыгып кит,—диде Норадын.

Идегә әйтте:

Кузагачтан (кузы агачы, кедр) биекмен, 
Болытка йитмәй тынмасмын, 
Башымнан давыл өрсә дә, 
Мин аңардан сынмасмын. 
Көлсәм, мин бер чуакмын7, 
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын, 
Йөгерсәм, сине узармын. 
Әй, Норадын, Норадын, 
Уңмастайны даулама, 
Уңмастайны даулашып, 
Казак чык, дип каулама.

Янбай Идегәне яклап Норадынга әйтәде:

Кауданлы йиргә ут салсаң, 
Утны кайдан утларсың? 
Ана Иделгә кан койсаң, 
Суны кайдан эчәрсең? 
Кара аргымак катырсаң,
Атны кайдан менәрсең? 
Кара лачын качырсаң, 
Атны кайдан менәрсең? 
Кара лачын качырсаң, 
Кошны кайдан чөярсең?

1 Катем Тай —Хатәм Тай (Тай хатәме); юмартлык сурәте.
2 Камзә—хәзрәти Хәмзә—гарәп батырларыннан (Н. X.)
3 Галинең улы галисең—югары (затлы) улы, затлысың мәгънәсендә.
4 Йәмәннән—ил түгел, тирә-юньнән мәгънәсендә.
5 Чигәчәгең—туендырасың, ирештерәсең мәгънәсендә.
6 Би үткәрсәң ныгайман —билек белән генә нык булмам дигәне.
7 Чуак—җылы, йомшак, аяз (Н. X.).
Катибаны (хәтфәне) хурласаң, 
Тунны кайдан киярсең? 
Күзекәйне елатсаң, 
Сылуны кайдан кочарсың 
Колан чәчен чалартып,
Коралайдай күзен кызартып, 
Карт атаңны кауласаң, 
Кайда барып уңарсың? 
Языгы белән гөнаһысын 
Кайда барып юарсың?

Норадын әйтте:

Кәмал улы киң Янбай, 
Кире сүзгә эт Янбай! 
Кауданлы йиргә ут салсам, 
Яз яхшыны утлармын. 
Ана Иделгә кан койсам, 
Суны ширбәт эчәрмен. 
Кара аргамак катырсам, 
Атны тулпар менәрмен. 
Кара лачын качырсам, 
Кошны шоңкар чөярмен.
Катибәне хурласам,
Тунны турка1 киярмен.
Күзекәйне елатсам,
Сылуны таңлап (мактап) сөярмен
Колан чәчен чалартып,
Ике күзен кызартып,
Карт атамны кауласам,
Тәңре өе Кәгъбәне
Өч әйләнсәм, йолармын,
Йә казакъ чык, йә үлтерәмен!—ди Норадын.
Идегә үз баласыннан мондый сүзләрне кабат-кабат ишеткәннән соң Норадынны ниндәй уйлар ман, ничек асрап үстергәннәрен күз алдына китереп, Норадыннан зарланып ерлап әйтәдер:
Әй, Норадын, Норадын, 
Сине теләп тудырдым, 
Син туганда хисапсыз 
Ту бияләр суйдырдым. 
Йә колыным, мин сине 
Бигә лаек туды дип, 
Йә морзам, мин сине 
Ханга лаек туды дип, 
Карындаштан, ырудан 
Туеңа кеше йыйдырдым, 
Галимнәрне туйдырдым, 
Ятимнәрне туйдырдым, 
Хан кашында туды, дип, 
Атыңны Норадын куйдырдым. 
Сиңа бишек кәрәк дип, 
Алтыннан бишек бөкгердем, 
Чөмәген алтыннан уйдырдым, 
Төбәген көмештән койдырдым. 
Туганында мин сине 
Биш биләүдән биләттем, 
Биш биләүне яманлап, 
Кара камкага2 биләттем. 
Камка каты булыр, дип, 
Сусар түшәк йәйдердем, 
Сусарым суык булыр, дип, 
Күк тиен түшәк йәйдердем.
Гарәп китабы укыган 
Галимнән мәгънә сораттым, 
Кочаклап Коръән укыган 
Мулладан мәгънә сораттым. 
Сүзгә чичән булсын, дип, 
Артыңнан Янбайны иярттем, 
Егет атың чыксын, дип, 
Артыңнан егетләр иярттем. 
Егет чагыңа килгәндә 
Тулпар сайлап менгердем. 
Хан сөярдәй булсын, дип, 
Тимер туннар кидердем. 
Мәргән булып үссен, дип, 
Билеңә садак будырдым, 
Йөрәгең батыр үссен, дип, 
Качкан яулар кудырдым. 
Йә колыным, мин сине 
Бигә лаек туды, дип, 
Бидә нүгәр алдырдым. 
Ханга лаек туды, дип, 
Ханнан кәпәч алдырдым. 
Колан чәчем чалартып, 
Коралайдай күзем кызартып, 
Картлыгымда син мине 
Ник куасың, Норадын? 
Нәрсә синең морадың?

1 Турка—кытай ефәге.
2 Камка— камчат (ввдра); ефәк катнаш тукыма мәгънәсе дә бар.
Норадын әйтте:
Әйткәнеңне барысын 
Кылганың хак, әй, ата, 
Әйткәнемнең берсен дә 
Кылганың юк, әй ата.
Вәгъдә иман иде,
Берен дә кылмадың миңа,
Йә казакъ чык,
Йә үлтерәмен,—диде.

Идегә Норадынга әйтте:

Каулыйсың, улым, каулыйсың, 
Карт атаңны яудай яулыйсың. 
Мин яу түгел сиңа, ә син үзең 
Мин бирәлмәс нәрсә даулыйсың.
—Мине каулагач та хан буласың, эшләр бары да төзәлә дип уйлайсың, ахыры. Хан да була алмacсың, эшне дә яхшырта алмассың. Син теләгән урынга башкалар ултырыр. Моны тиздән аңларсын, ләкин эш үткән булыр,—диде дә казакъ чыгып китте.

Ханлык Идегә кулыннан китте, башканың кулына керде, Норадын һаман да хан була алмады.

Тәхеттән куылгач, казакъ чыгып киткән Идегәнең үз утлы Норадынга үпкәләп, аның да хан була алмавына ачынып ерлаганы:
Тирлегем алтын булмады,
Тәгем (тәхет) минәр (бизәк) булмады,
Хан йияне1 би улы
Норадын хан булмады.
Карга кунмас агачка 
Каз кундырдың, Норадын, 
Козгын кунмас агачка 
Куу кундырдың, Норадын.

Норадын атасына кайтарып әйтте:

Тирлегең алтын булмаса, 
Тәгең минәр булмаса. 
Хан йияне би улы 
Норадын хан булмаса,
Хан ултыртты тәхеткә,
Ирешер ил бәхеткә. 
Карга кунмас агачка 
Каз кундырдым ил өчен, 
Козгын кунмас агачка 
Куу кундырдым ил өчен.

Атасы каршы әйтәде:

Карга кунмас агачка
Каз кундырдың йил өчен (бушка),
Козгын кунмас агачка
Куу кундырдың йил өчен.

Анасы Норадынга тагын сорап әйтәде:

Әй, Норадын, Норадын, 
Каз төшермәс күлләргә 
Каз төшереп уйнаттың. 
Каздай башын агарткан 
Атаңны нигә уйлаттың?
Әй, Норадьщ, Норадын, 
Куу кундырмас күлләргә 
Куу кундырып уйнаттың, 
Куудай башын агарткан 
Анаңны нигә уйлаттың?

Норадын анасына кайтарып әйтте:

Әй, инәкәм, инәкәм! 
Каз төшермәс күлләргә 
Каз төшердем ил өчен, 
Каздай башын агарткан 
Атаны уйлаттым ил өчен. 
Әй, инәкәм, инәкәм, 
Куу кундырмас күлләргә 
Куу кундырдым йорт өчен, 
Куудай башын агарткан 
Анамны уйлаттым йорт өчен.

Анасы Норадынга әйтәде:

Әй, Норадын, Норадын, 
Кара суга кан койсаң, 
Суны кайдан эчәрсең? 
Халык белән даулашып,
Яхшыны кайдан табарсың? 
Каулы йиргә2 үрт салып, 
Утны (үлән) кайдан табарсың? 
Халык белән яулашып 
Яхшыны кайдан табарсың?
Норадын анасына кайтарып әйтәде:
1 Йиян е —ана ягыннан туганы.
2 Каулы йир —кипкән үләнле җир.
Әй, инәкәм, инәкәм! 
Кара суга кан койсам, 
Суны ширбәт эчәрмен. 
Халык белән даулашсам, 
Йорт яхшысын табармын.

Норадын анасына тагы ерлайды:

Әй, инәкәм, инәкәм! 
Иртә тордым таң белән, 
Тирә-ягым карандым, 
Яуга чыктым яңгызым, 
Яңгыз атам санандым1.

Норадын анасына тагы ерлайды:

Әй, инәкәм, инәкәм! 
Ике ташны култыклап, 
Идел кичкән Норадын 
Икедән яуга төшеп, 
Исән чыккан Норадын.
Әй, инәкәм, инәкәм! 
Каулы йиргә үрт салсам, 
Ут яхшысын табармын. 
Халык белән яулашсам, 
Йорт яхшысын табармын.
Әй, инәкәм, инәкәм! 
Иртә тордым таң белән, 
Тирә-ягым карандым, 
Яуга чыктым яңгызым, 
Яңгыз анам санандым.
Әй, инәкәм, инәкәм! 
Яңгыз ташны култыклап, 
Йаек кичкән Норадын, 
Яңгыз гына яуга төшеп, 
Исән чыккан Норадын.

1 Санандым —абруй казандым.

VII

Туктамыш ханның Кадыйр-Бирде атлы утлы бар иде. Ул атасы Туктамыш хан белән дошман булган Идегә һәм аның утлы Норадыннан үч алгалы тайярланып йөри иде. Әллә ничә кат сугышып та Идегә һәм Норадыннарны йиңә алмады. Яңгызларын кулга төшерә алмады. Иң актыгында Норадынга хезмәттә булган Янбайны сатып алу юлына керде. Норадын янында булган Янбайга зур бүләкләр белән яшереп хат йибәрде. Хатында Янбайның Туктамыш ханга иткән зур хезмәтләрен санады. Янбайның ул заманнардагы шөһрәтен хәтерләтеп мактады... Норадынны кулга төшергәле булышлык итә алса, зур бүләкләр бирәчәген, Туктамыш ханга һәм аның балаларына эшләгән хаталарын кичерәчәген, үзенең янына зур хезмәткә алачагын вәгъдә кылды...

Янбай хатны алып укыгач та күп уйлап тормады: "Була... Ләкин фәлән күлгә ауга барудан башка чара эшләп булмас. Шунда алып барганда камышлыкта яшеренеп яткан гаскәр һәм икәвебезне тоткын кылып алып китәр..."—диде. Ил эшеннән бушаган араларда, сәел (матур күренеш) көннәрендә Норадын кош чөйгәле, кош аулагалы бик яратадыр иде. Иайлы көннәрнең берендә Янбай Норадынга: "Бүген көн бик яхшы. Безнең монавы... күлдә кыр үрдәкләре, кыр казлары, куулар бик күп, диләр. Ауга чыккалы чамагыз юкмы?"—диде. Каядыр баргалы ирегеп, ашкынып торган Норадын: "Чама бар. Чыккалы кәрәк",—диде.

Янбайның киңәше буенча өстенә көбә кимәстән, еддыч такмастан гына чыкты. Күлнең тирә-ягы калын камышлык ман капланган идe. Күлнең үзенә барып йитәр өчен камышлыкларны үткәле байтак кына вакыт кәрәк булды. Калын камышлыкларны үтеп күлгә чыгып та өлгермәделәр, Кадыйр-Бирденең гаскәре боларны камап та алды. Норадын үзенең алданганлыгын сизсә дә, бернәрсә дә эшләргә мөмкинлек булмады. Норадынны үзенең Янбай морзасы ман бергә кул-аякларын бәйләп алып та киттеләр Кадыйр-Бирдегә. Кадыйр-Бирдегә Норадынны тотканлык-ларын, аңа алып килә ятканлыкларын алдан ук хәбәр иттеләр.

Ул эченнән Норадынны китереп йиткергәнче үк бәйрәм итәдер иде. Үзенең атасы Туктамыш ханны үлтергән Норадынны көтәдер иде. Ак Урданың иң яхшы шәһәрләрен яндырышкан, казналарын талашкан, өлкәннәрен үлтерешкән Идегә утлы Норадынны көтәдер иде. Норадынны хөкемгә ултыртачак урындык аны язалау өчен бөтен ягы очлы кадаклардан эшләнгән иде. Ялан аяк кертеләчәк өйнең идәннәренә дә очлы кадаклар кадакланган иде.

Куллары артына каерылып бәйләнгән Норадынны килтерделәр. Әлеге кадаклы идән аша йөргезеп, кадаклы урындыкка ултырттылар. Кадыйр-Бирде Солтан инде Норадын тарафыннан Туктамыш ханга һәм аның балаларына эшләнгән бөтен явызлыклар, усаллыклар турында сораша башланды. Кадыйр-Бирде Солтан ерлап сорайды:
Кауданлы йиргә ут салдың, 
Утны кайдан утларсың? - 
Кара суга кан койдың, 
Суны кайдан эчәрсең? 
Карт атаңны кауладың, 
Гөнаһын кайда барып йоларсың?—диде. 

Норадын ерлап йавап бирәде:

Кауданлы йиргә ут салсам, 
Язын сайлап утлармын, 
Кара суга кан койсам, 
Суны баллап эчәрмен. 
Карт атамны кауласам, 
Кәгъбәгә барып йолармын.

Кадыйр-Бирде сорайды:

Аргылдан күчкән алты арбам, 
Алтавы да казна арбам, 
Катиба-епәктән сарган, 
Аны кайттең, Норадын?
Тулгай-тулгай йөгергән, 
Йөгергәндә йир бавырын кыдырган, 
Тустаган күзле турыны, 
Аны кайттең, Норадын?

Норадын кайтарып ерлайды:

Аргылдан күчкән алты арбаң, 
Алтавы да казна арбаң, 
Тәңре үземә биргән соң 
Сәубан батырга биргәнмен. 
Тулгай-тулгай йөгергән,
Йөгергәндә йир бавырын кыдырган,
Тустаган күзле турыны
Тукыш (сугыш) иткән көннәрдә
Үз астыңнан менгәнмен,
Менеп алып тукышка
Үзеңә каршы килгәнмен.

Кадыйр-Бирде сорап ерлайды:

Сигез йирдән чигелгән, 
Тугыз йирдән тугылган, 
Кара кештән тегелгән 
Тунны кайттең, Норадын? 
Тугыз кызлык, мең куйлык 
Нургоба атлы көбәне, 
Аны кайттең, Норадын?

Норадын кайтарып ерлайды:

Сигез йирдән чигелгән, 
Тугыз йирдән тугылган, 
Кара кештән тегелгән 
Тунны Тәңре биргән соң, 
Сыртыма салып йөргәнмен.
Тугыз кызлык, мең куйлык 
Нургоба атлы көбәне 
Тәңре үземә биргән соң 
Бөктәр тышлап кигәнмен. 
Кигән соңда сугышып, 
Үзеңә каршы килгәнмен.

Янбай сорайды:

Тулгамалы айбалта 
Аны кайттең, Норадын? 
Тугыз солтан атасы, 
Тулай байтак иясе 
Туктамыштай ханнарны,
Аны кайттең, Норадын? 
Кисмә-кисмә сары алтын, 
Мөһер суккан саф алтын, 
Энҗе, җәүһәр, якутны, 
Аны кайттең, Норадын?

Янбайга Норадын кайтарып ерлайды:

Тулгамалы айбалтаң 
Тукыш иткән йирләрдә 
Уң кулыма алганмын, 
Алып кайрап салганмын.
Туктамыштай ханнарны 
Төнәй-төнәй куганмын. 
Иртеш башы Каратунда 
Куа барып йиткәнмен, 
Тулгамалы айбалтаң ман 
Туңкайтып башын алганмын, 
Кисек башын кан көе 
Яулыгыма сарганмын, 
Канҗагама бәйләп китереп, 
Атам алдына салганмын. 
Шулай итеп аңардан 
Атам үчен алганмын. 
Кисмә-кисмә сары алтын, 
Мөһер суккан саф алтын, 
Энҗе, җәүһәр, якутны 
Халкыма мин барын 
Кисеп олҗа кылганмын. 
Кузыкайдан аруны, 
Күәскәйдәй сылуны 
Уң теземә утыртып, 
Үбә-коча сөйгәнмен. 
Кәмал утлы Киң Янбай, 
Кире сүзгә эт Янбай, 
Арырак китеп сөйлә син, 
Бирерәк килеп тыңла син. 
Колан коега төшкәндә 
Корбака айгырлык кылар.
Норадын турга төшкәндә 
Янбай аударлык (аучылык) кылар. 
Ачма күзең, тишәрмен, 
Сөйләмә, телең кисәрмен, 
Эчеңә кереп мин синең, 
Кара елан булып гизәрмен. 
Кара кешенең улы син, 
Мал биргәннең колы син. 
Коллык кылып йиде балаң, 
Йиде буының корысын! 
Ә мин Рамазан аенда, 
Айның унбише көнендә, 
Пәйшәмбе көн, йома акшам, 
Айның тулы төнендә, 
Ай, көн бергә йөргәндә 
Асылдан пәйда булганмын. 
Кузагачтан биекмен, 
Болытка тисәм бөгелмән. 
Кайнашып беткән ботакмын, 
Өермә сукса да иелмән. 
Боралкы аттан ярсумын, 
Бугалак салсаң тукгаман, 
Йөрәгемә пычак тыксаң да, 
Әйтермен, һич курыкман. 
Коралсызларны кыйнау, 
Йоклаганнарны үлтерү— 
Көчсез кеше эше ул, 
Юньсез кеше эше ул...—диде.
Норадын бу сүзләрне сөйләгәндә үткен кадаклы урындык өстендә ултырадыр иде. Тәненә кадаклар кереп, сөякләренә тиеп торадыр иде. Моны күреп торган Кадыйр-Бирде Солтан аның бөтен кылган эшләрен туры сөйләвенә, коралсызларны кыйнау, йоклаганнары үлтерү—көчсезләрнең эше ул, дип һич курыкмастан әйтә алуына карап, бөтен явызлыкларын кичте, бөтен ачуларын онытты.

Норадынның сүзләре Кадыйр-Бирденең йелекләренәчә кереп утырды һәм: "Әйткәннәреңнең барысы да дөрес, кылганнарыңны танмадың, бир кулыңны, яшә, Норадын, килешик!"—диде. Норадын бу вакытларда тәненнән каннар агып, ярым үле хәленә килгән булса да, килешкәле булды. Ул бу яралардан айлар соңында гына савыга алды. Савыккан соң Кадыйр-Бирде Солтан аны үзенә төмән башы итеп билгеләде. Норадын моннан соң да кайбер сугьшшарда батырлыклар күрсәтте. Ләкин озак яши алмады, бер сугышта яралары кабаттан ачылып, каны агып— кансырап2 дөньядан үтте.
1 Боралкы—Нигъмәт Хәким далада иясез йөргән ат, дип аңлаткан. Күп телләр белүче профессор Гайшә ханым Рорлих (Лос-Анджелес) аңлатуынча, Боралкы—Бораклының ялгыш язылуы: Бораклай—Борактай.
2 Кансырау—кан азлыгы.

VIII

Кадыйр-Бирде үзенең атасы Туктамышның шәүкәтен кайтару өчен Идегәгә әледән-әлегә баскынлык кылып торадыр иде. Ләкин һаман да Идегәне йиңә, аны кулга төшерә алмыйдыр иде. Шулай да өмиден өзмидер иде. Баскынлык ясагалы уңай бер форсат кына сагалап йөридер иде. Көннәрнең берендә Кадыйр-Бирдегә аның шымчылары: "Идегәнең таркау чагы" дигән хәбәрне китерделәр. Кадыйр-Бирде моны текемләп (төпченеп) сорашып булганнан соң баскынлыкка, чачаулыкка ашкынды. Аңа кайбер аркадашлары: Идел туңсын инде, аны кичкәле туңганын көтмәк кәрәк. Юкса, гаскәр өчен Иделне чьпу авыр булар. Урынсыз күп зәхмәт тартырмыз",— диделәр. Кайберләре: "Идегә инде 60 яшьләрне узган, картайган, тиздән үзе дә үләчәк. Нинди мәгънә чыгар соң аны үлтергәле яу булып, кыргын ясап йөрүдә?"—диделәр. Кадыйр-Бирдегә боларның сүзләре охшамады, ул аларның сүзләренә колак асмады:
Идел туңса кем кичмәс,
Идегә үлсә кем алмас?
Иделне туңмас борын кичмәк кәрәк!
Идегәне үлмәс борын алмак кәрәк!—диде.
Кадыйр-Бирде гаскәрен йыеп Идел буена барды, күп кыенлыклар белән гаскәрен Идел ашa кичерде дә Идегәгә таба юнәлде. Идегә дә Кадыйр-Бирде явы килүеннән хәбәр алып өлгергән иде. Ашыгычлык белән гаскәрен йыйды да, Кадыйр-Бирде явына каршы юнәлде.
Яу килгәнен белгән соң, 
Күп чирүне күргән соң, 
Тарлан бүзне атланып, 
Сугышкалы барады. 
Гайрәте судай ашады, 
Ачуы чиктән ашады, 
Атына камчы салган соң 
Яуны килеп басады.
Кайда садак тартады, 
Кайда мылтык атады, 
Кайда кылыч селтәләп, 
Кайда сөңге мән батады. 
Ул читеннән керәде, 
Бу читеннән чыгады, 
Куйга керде бер бүре, 
Бүре куйны кырады...
Сугыш шулкадәр каты барады ки, һәр ике яктан хисапсыз күп гаскәр кырыла барады. Моны күргән гаскәрләрнең Идегә ягындагылар да, Кадыйр-Бирде ягында-гылар да качадылар. Кәр ике якта гаскәрләрдән кешеләр чамалы гына торып калдылар. Идегәне үлтергәле тырышып, Кадыйр-Бирде иң зур көчне Ңцегә өстенә юнәлтәде. Карт Идегә хисапсыз күп ук, кылыч, сөңге араларында калады. Оста, тәҗрибәле Идегә бу баскынлыкның барын да ерып чыгарга якынлашады. Ләкин күп урыннан яраланып, үзеннән күп кенә кан китәде. Тегеләй дә картайган Идегә кан китү белән тагын дә хәлсезләнә төшәде.

Аның арый, хәлсезләнә башлаганын сизенгән Кадыйр-Бирде Идегәгә бермә-бер каршы чыгып, аны үлтереп ат алгалый уйлады да, аның янына кашка турысы ман чабып килеп әйтәде:
Түбәдәге дүрт йолдыз 
Таңы атар көн тугандыр, 
Көрән туры ат койрыгы 
Дүрт чалуга тулгандыр. 
Калган-каткан ил булып, 
Кадыйр-Бирде хан булып,
Элгәрегедәй дан булып,
Яшәр көннәр тугандыр,
Көбәләр мән корганын,
Чөйдәле (түтәле?) балта кулга алып
Чөйдәгезгә бер менеп,
Чабар көннәр тугандыр,—ди.

Идегә Кадыйр-Бирдегә кайтарып әйтәде:

Түбәндәге дүрт кондыз, 
Таңы атар көн булмас, 
Көрән туры ат койрыгы 
Дүрт чалуга тулалмас! 
Калган-поскан ил булып,
Кадыйр-Бирмәс хан булып, 
Туктамыштай дан булып, 
Көбә киеп коргактан, 
Чөйдәле1 балта кулга алган, 
Кадыйр-Бирде чөйдәмә 
Чабар көннәр туалмас!—диде.

1 Ч ө й д ә м ә —"минем балта түтәсенә" мәгънәсендә. Яшь Кадыйр-Бирде карт Идегәнең ачы рәвештә көлүеннән гаять каты ачуланды. Ачуы шулкадәр кабарды, зәһәресе шулкадәр чыкты ки, шул ук сулышта бер мәртәбә тирләп-пешкәннән соң Идегәне бер төрле дә аямаслык хәлгә килеп туңды һәм болай диде:
Кантарда (декабрьдә) яуган болыттай
Зәһәрле суык төсем бар,
Эзләп килдем үзеңне,
Суеша торган эшем бар,—диде.

Идегә Кадыйр-Бирдегә кайтарып:

Кабагымнан кар явып, 
Керлегемә боз туңып, 
Эзләп килгән Кадыйр мән 
Орышкалы көчем бар,—
диде дә чүригә (бәпкәчкә) ташланган тилгәткән (тилгән) төсле Кадыйр-Бирде өстенә ташланды. Кадыйр-Бирде Идегәне берничә йирдән яралап өлгергәндә, Идегә аны тупрак ман каралап, дөнья мән исәнләштереп тә өлгерде.

Сугышып арыган, кан китеп хәлсезләнә барган Идегә тотты да тукышлактан (сугыш мәйданыннан) качты. Юл яздырып өйрәнгән карт төлке Идегә урау юллар ясап, сугыштан бер авылга килде. Төште атыннан, керде бер өйгә, яраларын юып бәйләде, сусын эчте, ашарга-эчәргә алды да бер күлгә таба юнәлде. Күл тирәсендәге куаклык, камышлык арасына кереп бераз ял итеп алгалы уйлады.

Кадыйр-Бирденең берничә бие, яннарына бераз гаскәр алып Идегә аркасыннан кугын төште. Кугын куып китте, тиз генә йитеп үлтергәле уйлады: ары чабып карады, бире чабып карады, кергән йирне айкады, чыккан йирне байкады, якыннан тота алмады, ерактан күрә алмады...

Идегә кача барганында якыннан таныш бер кешесен очратты, үзенең кача барганын, кача барып иптәшләрен көтеп ятачагын әйтте һәм үзе яклы булган кешеләр очрап калса, аларга кайда көтеп ятканын әйтеп, юл күрсәтеп йибәргәле үтенде. Таныш кеше: "Баш өсте!"—диде. Идегә үз юлына юнәлде, таныш үз юлына китте. Идегәнең үтенеч тапшырган танышы юлда барган вакытта Идегә яклы булып күренгән бер кешене очратты. Ул кеше үзенең Идегәдән күз язып, аңардан адашып калганын, аны эзләп каңгыраганын әйтте, белә торган булса, Идегәне табу өчен юл күрсәтүен үтенде. Идегәнең әлеге үтенеч тапшырган танышы Идегәнең авыр бер хәлдә булганын, кайда барып иптәшләрен көтеп ятачагын әйтеп бирде, юлын да өйрәтте.

Юл сораучы кеше Кадыйр-Бирденең бер бие, Идегәне эзләп баручы бер кеше иде. Бу кеше үзенең эзләп барган кырык-илле юлдашына барып хәбәр иткәннән соң, болар Идегә качып яткан күлгә таба юнәлделәр. Идегә яткан күл тирәсенә килеп аның ат эзен таптылар. Ләкин ат эзе камышлыкка кергән эз түгел, бәлки чыккан эз булганын күрделәр. Арада берәвесе: "Идегә ул оста кеше, атын чиктереп кергән булар камышлыкка (әкертен генә) сез чыгачак юлның ике ягыннан камышлыкка яшеренеп кереп торың, мин тулгап күрәен:
Идегә өлкән ир иде, 
Менгән аты Кир иде, 
Олыларча йөрер иде, 
Үзеннән яшь кешегә: 
"Син тора тор, газизем, 
Мин атаен!"—дир иде. 
Үзеннән өлкән кешегә:
"Мин тораен, газизем, 
Син атсаңчы!"—дир иде. 
Яшә, килдек үзеңә, 
Колак салдык сүзеңә, 
Ни диярсең, көтәрбез. 
Йавабың-ниең булмаса, 
Камышлыкны яргалап, 
Үз катыңа үтәрбез,—диделәр.

Идегә ерак камышлык артыннан әйтте:

Ягасы алтын кирәүкә 
Ягалашып ерткан соң, 
Тылтандаган көрәнчә ат 
Кадырауны еккан соң 
Сездәен сөлтекләрдән1 
Курка торган Идегә юк! 
Сездәен өтекләрдән 
Егыла торган Идегә юк!
Теләгегез там (тәгаен, бөтен) булса, 
Кадырауга киткәле, 
Ашкынуыгыз раст булса, 
Аны куып йиткәле. 
Көтә торың, чыгармын, 
Сөңгем канга тыгармын, 
Күк күкрәтеп, кылыч ман 
Яшен уйнатып сугармын,—диде.

1 Сөлтек—хайван тиресе эченә үлән тутырып ясаган карачкы, чучело.
Кадыйр-Бирде морзаларыннан берәү:
Идегә чыкмай булмастыр, 
Екмай күңеле тулмастыр, 
Әгәр үзе чыкмаса, 
Кеше керми тормастыр,—диде.
Идегә, үзенең яраларыннан кан китүе, картлык көннәре йитүе аркасында артык арыган иде. Ачык мәйданга чыгып сугышмаска, үз янына камыш арасыннан кергән кешеләргә ташлана торырга уйлады. Беренче ату кизәген (нәүбәтен) аңа биреп чакырсалар да, камышлыктан чыкмады.

Камышлыкка керәчәк кешеләрнең игътибарларын үзеннән читкә тарту, аларны башка юлга кертү өчен хәйлә корды. Янындагы ун-унбиш колач чамалары булган бер йепнең бер очын үзендә калдырып, икенче очын бер агач кисәге бәйләп камышлыктан керә торган юлның бер як читенә ташлады. Берәмләп керә торган кешеләр шул агач турысыннан Идегә ягына бераз үтү мән Идегә әлеге йепне тартып, кергән кешеләрнен артларында калган камышлыкларны селкетеп кыштырдатты. Керүчеләр, Идегә безнең өскә арттан ташлана икән, дип өч-дүрте дә кинәттән артка борылды. Идегә йепне тагы бер тартып куйды да, артларыннан өсләренә ташланып, барын да үлтереп өлгерде. Хәйлә йебе яңа керүчеләр өчен дә тартылды. Аларны да үлтерде. Хәйлә сизелде. Күпләп керә башладылар. Идегә аларны кычкырып туктатты да: "Әйтә торганнарны тыңлап беткәч, керәрсез",—диде. Идегә әйтеп ерлайды:
Яшьлек көнем беткән соң 
Чәчкәм атар таң булмас, 
Картлык көнем йиткән соң 
Элгәрегедәй дан булмас. 
Дан булмаса булмасын, 
Булганнарның нисе артык,
Сан булмаса булмасын, 
Булганнарның кайсы артык, 
Үлем белән куркытма, 
Курка торган уем юк; 
Үлем, килсә, аңардан 
Котыла торган буем юк!—
дип, үлемнән курыкмаганын кычкырып ерлады. Шуның белән бергә үзенең илен сөеп, йирен яратып, гомере буе шулар өчен көрәшкәнен аңлатмыйча үлмәячәген әйтеп болай ерлады:
Илем өчен илсенеп, 
Йирем өчен йирсенеп, 
Халыгым өчен яхшы уем 
Күкрәк тулып йилсенеп,
Көрәшкәнне халыгым 
Аңладымы, белә алман, 
Андамаса халыгым, 
Аңламастан үлә алман!—
дип, камышлык арасыннан бер гайрәт орды. Идегә өстенә күмәкләп керә башладылар. Керә килгәннәрнең тагы берничәсен камышка сөяп өлгерсә дә, соңыннан кергәннәре белән чәнчешкәле мөмкинлек тапмастан, күлгә ташланды да, икенче ягына таба йөзә башлады. Арадан берәү, йөзә барган Идегәнең башына, җилкәсенә төзәп ук белән аткалы кереште. Идегә йан ачуы белән су өстенә суга-суга күл яңгыратып сүгенгәле тотынды, "күлдән чыкканнан соң кәрәгегезне бирәрмен әле сиңа" дип тешләрен кайрады. Атылган уктан башын тайпылдырып калу өчен укчыларга карап чалкан йөзә башлады. Берничә укны юл яздырса да, тоташтан атыла башлаган укларның берсе Идегәнең битен сыдыра тишеп кереп, бер күзен дә чыгарды. Идегә укны суырып алып суга атты. Укчыларга йилкәсен биреп йөзә башлады. Аркасына тагы ике-өч ук кадалды, аларның биленә кадалган икесен суырып алып ташлады, ләкин берсен суыра алмады, инде күп йөзә алмаслык, өч-дүрт минутлардан артык су өстендә тора алмаслык хәлгә килде. Үлем өзгәләнүләре белән сыкрана, бер батып, бер калкып сулар пошкырып, арсландай "аһ" ора башлады. Моны күргән берничә егет күлгә ташланып йөзә киттеләр. Идегәне икәвесе ике яктан тотып, йөзә-йөзә күл читенә тартып алып чыктылар, өстерәп чыгарып, күл читенә салдылар.

Идегә инде үзенең үлемнән котыла алмаячагын, үлтермичә калдырсалар да яшәүнең мәгънәсе булмаячагын уйлап, актык өмидләрен өзеп болай диде:
Минең инде илгә күренер йөзем дә юк, 
Борынгыдай йортка карар күзем дә юк, 
Билем дә юк—дошманнарым, тиз үлтерең, 
Сезгә инде башка әйтер сүзем дә юк,—диде.

Муйнына кылыч күтәрелде.

Тапшырылдым, Ходай, Үзеңә, 
Ни кылсаң да иркең үземә!—


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013