Бүген Әдипләр: Хәмзә Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмзә Зарипов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Хәмзә Зарипов
Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. Шуларда калган эзләрдән кешенең үзен табып буламы? Минемчә, була. Искә төшерерлек, хәтергә алырлык мизгелләр, еллар арасында өтелгән вакыт та шул сукмакта калган. Аның фикерләре, истәлекләр үзен һич кенә дә онытырга ирек бирми. Журналист Хәмзә Зарипов исемен кадерләп саклаучыларның берсе – аның тормыш юлдашы Сания ханым үзе.

Үз сүзе булган Хәмзә Зариповның тынгысыз иҗатына чын-чынлап кызыксыну уятты ул. “Хәмзә Зарипов әйтсә әйтә, язса яза инде, дип әйтәләр иде аның турында. Үзенең иманын сатмады, барыр юлы таш булды. Кеше урынын тәкъдим итсәләр дә, баш тартты. Эшләгән кеше минем аркада китәргә тиеш түгел, диде. Исән булса, быел 75 яшь тулыр иде”, – дип сөйли Сания ханым. Дөреслекне сөйләп, туры юлга таш ярган Хәмзә үзен бу җәмгыять өчен уңайсызрак кеше буларак күрсәтә. Бюрократик киртәләр кысуы аркасында төрле хәлләргә дә юлыга, кайчак итәк-җиңнәрне бушатып җибәрү дә үзенекен иткәндер. Әмма редакция тормышы белән бер бәйләнгән кеше иҗат эшеннән һич кенә дә аерылып китә алмый шул. “Ватаным Татарстан”да эшләгән чакта Шәмси Хамматов җаваплы эшләрне һәрчак Хәмзәгә куша торган булган, бәйрәм саннарын да аңа ышанып йөкләгән. Җаваплы секретарь булып калган чаклары да күп була. Шулай ул берничә ел дәвамында газетаның әдәбият-сәнгать, уку йортлары һәм фән бүлеген җитәкли. Соңрак “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында эшли. Язарга яратуы төрле очрашуларга дәшкән. “Татарстан буйлап күп йөрде, очрашмаган кешесе юк иде. Трамвай-троллейбуста барганда да аны таныйлар. Язучылар белән кызыклы әңгәмәләре үзе бер китаплык. Идеяләре күп була Хәмзәнең, шуңа да берәр фикереңне әйтерсең әле дип, яңа ки­тапларны укырга бирәләр. Үзенең гаделлеге аркасында күп күрде, әмма язарга бик яратты. Соңрак та төрле газеталарга язышып торды. “Гасырлар авазы”нда баш белгеч булып эшләде. Татарстанның һәм СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы иде”, – дип сөйли Сания ханым.

Тормышка, гаиләгә, туганнарына тугрылыклы кеше була Хәмзә. Дуслары, туганнары белән яхшы мөнәсәбәттә яши. Сания апа үткәннәрне искә алганда, яшьлекнең иң матур чагы – Хәмзә белән танышкан вакытларын исеннән чыгармый. Хәер, ире өчен дә кадерле еллар иде ул. Балык Бистәсе районында аның редакциядә хатлар бүлегендә эшләгән чагы. Типографиягә хәреф җыярга Роза һәм Сания исемле кызлар килә. Шунда Сания белән Хәмзә бер-берсенә гашыйк була. “Хәмзә Казанга “Яшь ленинчы” газетасына миннән алда китте. Венера Ихсанова аны сайлап алган хезмәткәрендә ялгышмады. Башта корреспондент булып эшләгән егетне соңрак җаваплы секретарь итеп билгеләде. Газетаның бөтен эшен алып барды”, – дип хатирәләрен уртаклаша Сания ханым. Өйләнешкәнче өч ел дус булып йөриләр. 1963 елның 10 августында өйләнешә алар. “Апа кияүгә чыкмыйча, бармыйм дигән идем. Хәмзә мине өч ел буе көтте. Үзе шул вакыт эчендә туйга акча җыйган икән. “Яшь ленинчы”ның бөтен редакциясе туйга килде, яшьлек бәйрәмебез бик күңелле үтте”.

Әле генә кебек иде. Әмма бергә яшәүләренә 47 ел вакыт үтеп киткән. “Саниякәем” дип кенә дәшеп гомер иткән Хәмзә бала җанлы була, улын бик яратып тәрбияли. Оныкчыгын сөеп туя алмый. Займищедагы бакчаларында икәүләшеп яшелчә үстерәләр, аннан җыйнап алып кайткан байлыкны кышлыкка әзерләп куялар. “Бөтен банкаларны үзе япты ул. Бу ир эше, бу хатын-кызныкы итеп карамады. Каядыр барсам, каршы ала, озатырга чыга иде. Үлгәч, ике ай буе еладым гына, шулкадәр сагынам, әле дә икенче бүлмәдә эшләп утыра кебек. Гомергә миңа карата яхшы булды. Иртәдән кичкә кадәр башын ял иттергән арада миңа булыша иде, элек кер салып китәргә куша иде. Кайтсам, ял иткәндә эшен дә эшләгән, керләрне уып, чайкап элеп тә куйган”, – ди Сания апа. Хәмзә абый хатынына “Син минем кояшым, менә 40 елдан артык җанымны җылытып торасың” дип язып калдыра.

Әтисе сугышка киткәндә дүрт яшьлек малай гомер буе әти сүзен әйтергә тилмереп үсә. Шуңадырмы, уллары Искәндәрне үстерүе белән горурлана. Аннан Саниянең әтисен яратып хөрмәт итеп яши. Тик бу юлы да әти сүзен алты ел гына әйтеп кала ул.

“Кешеләргә гаделлек таләп итүе аркасында бик күп авырлыклар күрдек. Ярату, хөрмәт булганда гына авыруларны да, һәртөрле кыенлыкларны да җиңеп була торгандыр. Гомер үткән саен тормыштагы вакыйгаларга, аралашып-сөйләшеп яшәгән кешеләргә башкача бәя бирә башлыйсың. Хәзер Хәмзәгә бәйле истәлекләр аның язмаларында, фотоларында сакланганын күбрәк аңлыйм. Аларны кабат-кабат өйрәнәм. “Кайчан язып бетерсә дә, миңа укый иде. Бервакытта да акны кара, караны ак дип язмады”, – ди Сания апа.

РӘСИМӘ МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013